“Тел дигән дәрья бар...” электив курсы
рабочая программа (9 класс) на тему
“Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”, - диелә халык мәкалендә. Туган телебездә язылган әдәби әсәрләрне яратып уку аны аңлауга нигезләнә. Укытучының максаты исә укучыны әдәби әсәрләргә анализ ясарга өйрәтү. Әсәргә анализ нәтиҗәсендә укучы уйларга өйрәнә, әсәрнең эчтәлеген таба, әдипнең тасвирлау осталыгына бәя бирә, язучы иҗатына бәя бирү өчен җирлек әзерли, язучы иҗатын өйрәнү, үз чиратында, әдәбият тарихын өйрәнүгә ярдәм итә.
Программаның билгеләнеше.
17 сәгатькә исәпләнгән әлеге программа 9нчы сыйныф укучыларына адреслана. Курсның актуальлеге.
Урта мәктәптә татар әдәбияты өчен чыгарылган программада әдәбият теориясенә дә урын бирелә. Шулай да бүгенге көн укучысын әдәби әсәрне үзе анализлый алырга өйрәтүгә зур әһәмият бирергә кирәктер. Программа укучыны фикерләү гамәлләренә һәм аларны куллана белергә өйрәтүгә нигезләнә. Иҗади фикерли алучы креатив шәхес тәрбияләү – бүгенге көн таләбе.
Әлеге курс, бер яктан, гамәли эш өчен кирәк күләмдә образлар системасы, сюжет, композиция, тематика, проблематика, идея һ.б. шундый әһәмиятле теоретик төшенчәләр хакында күзаллау булдырса, икенче яктан, әдәби әсәр анализлау күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә. Әдәби әсәрне укымыйча анализлап булмый. Курсның актуальлеге – укучыларны әдәби әсәрдән күп яңа мәгълүмат алырга өйрәтү, дөнья агышы, кешене урап алган мохит, башкаларның рухи тормышы, хисләре һәм омтылышлары турында фикерләрне тирәнәйтергә мөмкинлек бирү.
Әсәрләргә анализ ясаганда укучы матурлыкны табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала. Ләкин иң әһәмиятлесе – мөстәкыйль фикер йөртергә күнегә, әдипләрнең сәнгатьчә фикерләү нәтиҗәләрен фәнни фикер алымнары белән өйрәнә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 979.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
“Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”, - диелә халык мәкалендә. Туган телебездә язылган әдәби әсәрләрне яратып уку аны аңлауга нигезләнә. Укытучының максаты исә укучыны әдәби әсәрләргә анализ ясарга өйрәтү. Әсәргә анализ нәтиҗәсендә укучы уйларга өйрәнә, әсәрнең эчтәлеген таба, әдипнең тасвирлау осталыгына бәя бирә, язучы иҗатына бәя бирү өчен җирлек әзерли, язучы иҗатын өйрәнү, үз чиратында, әдәбият тарихын өйрәнүгә ярдәм итә.
Программаның билгеләнеше.
17 сәгатькә исәпләнгән әлеге программа 9нчы сыйныф укучыларына адреслана. Курсның актуальлеге.
Урта мәктәптә татар әдәбияты өчен чыгарылган программада әдәбият теориясенә дә урын бирелә. Шулай да бүгенге көн укучысын әдәби әсәрне үзе анализлый алырга өйрәтүгә зур әһәмият бирергә кирәктер. Программа укучыны фикерләү гамәлләренә һәм аларны куллана белергә өйрәтүгә нигезләнә. Иҗади фикерли алучы креатив шәхес тәрбияләү – бүгенге көн таләбе.
Әлеге курс, бер яктан, гамәли эш өчен кирәк күләмдә образлар системасы, сюжет, композиция, тематика, проблематика, идея һ.б. шундый әһәмиятле теоретик төшенчәләр хакында күзаллау булдырса, икенче яктан, әдәби әсәр анализлау күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә. Әдәби әсәрне укымыйча анализлап булмый. Курсның актуальлеге – укучыларны әдәби әсәрдән күп яңа мәгълүмат алырга өйрәтү, дөнья агышы, кешене урап алган мохит, башкаларның рухи тормышы, хисләре һәм омтылышлары турында фикерләрне тирәнәйтергә мөмкинлек бирү.
Әсәрләргә анализ ясаганда укучы матурлыкны табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала. Ләкин иң әһәмиятлесе – мөстәкыйль фикер йөртергә күнегә, әдипләрнең сәнгатьчә фикерләү нәтиҗәләрен фәнни фикер алымнары белән өйрәнә.
Программа эчтәлегенең төзелеше:
Программа 4 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленә.
1.Сәнгать алымнары һәм образ тудыручы чаралар.
2.Әдәби әсәр эчтәлеге. Хис.
3.Тезмә әсәрләргә анализ ясау үзенчәлеге.
4.Чәчмә әсәрләргә анализ ясау үзенчәлеге.
Курсның максаты:
Үзгәреп торган тормыш шартларында шәхеснең иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү, аңлап уку ихтыяҗы булдыру, сурәтләү чараларының әдәби әсәрләрдә тоткан вазифасын ачыкларга өйрәтү, дәресләрдә алган теоретик материалны тирәнәйтү.
Бурычлары:
-татар әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне системага салу, тулыландыру;
-әдәби әсәргә анализ ясау юлы белән материалны хәтердә калдырырга, фикерләрне тәртипкә салырга ярдәм итү;
- укучыларны иҗади фикерләү гамәлләре белән таныштыру;
- әдәби төрләргә анализ ясау үзенчәлекләренә төшендерү;
-укучыларны татар әдәбиятыннан олимпиадага, бердәм дәүләт имтиханына әзерләү.
- укучыларның гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрү.
Курс буенча укучылар белергә тиеш:
1.Теләсә кайсы жанр әсәре өчен уртак булган бәя, мәгънә, метафора, каршылык, сюжет, идея кебек образ тудыручы чараларны белергә, аларны әсәргә анализ ясаганда файдалана алырга.
2.Әдәби төрләргә (лирик, чәчмә) хас сыйфатларны белеп, аларны әсәргә анализ ясау процессында куллана белергә.
Укучылар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:
1.Үзләштергән белемне гамәлдә куллана белергә.
2.Халык иҗаты һәм әдәби жанрларның үзенчәлекләрен аңлый белергә.
3.Теоретик материал, сүзлекләр, фәнни методика белән эшләргә өйрәнү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
1.Сайлап алу курсы программасы буенча үткәрелгән дәресләрдән укучы әдәби төрләрне аерырга, аңларга, анализларга өйрәнә һәм белемнәрен әдәбият дәресләрендә, фән буенча олимпиадаларда файдалана ала.
2.Укучылар дәресләрдә матурлыкны (иҗат матурлыгы, язучы каләменә соклану, үз табышыңа куану) табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала.
3.Әдәбиятны фәнни юнәлештә укыту укучыларның теоретик материалны аңлап үзләштерүенә ярдәм итә.
4.Укучылар, ялгышудан курыкмыйча, үз фикерләрен әйтергә өйрәнә.
Укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерү тәртибе:
Курсны семинар-дәрес белән тәмамлау күздә тотыла. Анда укучыларның иҗади эшләреннән (проект, презентация, реферат) күргәзмә ясала. Укучылар үзләренең хезмәтләрен якларга тиеш булалар.
Белемнәрне бәяләү тәртибе:
1.Семинар таләпләренә туры килгән эшләргә “зачет” куела.
2.Төрле бәйгеләрдә, конференция яки семинарларда чыгыш ясаган укучыларга өстәмә балл куела.
Методлар: аңлату, әңгәмә, өлешчә эзләнү һәм тикшеренү, проектлар методы.
Алымнар: индивидуаль, төркемләп һәм фронталь эш.
Эш төрләре: семинар, лекция, проект яклау, практик эш, әңгәмә, бәхәс, тестлар чишү, презентация әзерләү һәм яклау, экскурсия, очрашулар, укучылар конференциясе һәм фәнни-гамәли конференция.
“Тел дигән дәрья бар...” электив курсы
программасының эчтәлеге
I бүлек. Сәнгать алымнары һәм образ тудыручы чаралар. ( 5сәгать)
Каршылык – иҗади фикерләүнең иң киң таралган төре. Аның күп кенә әсәрләрдә әсәрнең идеясен дә, сюжетын да, проблемасын да алыштырып килүе. Бөтенне каршылыкка китерү юллары.Чагыштыру юлы. Әсәрне каршы якларга бүлү, каршылык тудыру алымнарын ачыклау.
Мәгънә. Әсәрләр мисалында сүзләрнең, әйберләрнең, күренешләрнең, вакыйгаларның мәгънәләрен табу.
Сыйфат дәрәҗәсе, төрләре. Әйтемнәрнең вазифасы – нәрсәнеңдер сыйфат дәрәҗәсен күрсәтү.
Мәкальләр. Әйтемнәрдән аермасы. Мәкальләрдә әйтелгән раслауның бәхәссез дөрес булуы.
Халык җырлары. Кайгы һәм шатлык дәрәҗәсен күрсәтүче дүртьюллыклар.Хис сәбәпләренә, юануга багышланган дүртьюллыклар.
Мәзәкчәләр. Аларның вазифасы: кешеләрнең нинди дә булса яман сыйфатын иң югары дәрәҗәгә җиткерү – арттыру. Ике өлеше: беренче өлештә берәү ялкау булса, икенче өлештә башка берәү аңардан да ялкаурак була.
Кабатлау алымы. Кабатланган саен хиснең дәрәҗәсе арту.
Метафора. Аның иҗади фикерләүнең актив кулланыла торган алым булуы.
II бүлек. Тезмә әсәрләргә анализ ясау. әдәби әсәр эчтәлеге. Хис. (4 сәгать)
“Хис” төшенчәсе. Хиснең дәрәҗәсе, сәбәбе, юану. Хиснең үзе генә дә бетмәс-төкәнмәс эчтәлеккә ия булуы. Хис тудыручы сәбәпләр – хиснең эчтәлеге. Әниләргә, әтиләргә мәхәббәт хисе, дуслык хисе, туган илгә мәхәббәт хисе.
Әхлак төшенчәсе. Әсәр эчендәге бәйләнешләр эченнән хис һәм әхлак эчтәлекләрен табарга өйрәтү. Игелеклелек, гаделлек. Персонаж бәясе һәм автор бәясе.
Мифлар, алардагы иҗади фикер.
III бүлек. Тезмә әсәрләргә анализ ясау. (3сәгать)
Лирик шигырьләрнең эчтәлеге лирик геройның хис-кичерешләреннән гыйбарәт булуы. Хис дигәндә, кичерешләрнең сәбәбе, дәрәҗәсе һәм юану өлеше күздә тотылу. Шигырьдә өлешләрнең барысы да бер үзәккә бәйләнүе. Безгә кирәкле әлеге үзәкне авторның төрле юллар белән күрсәтүе:
1.Кабатлану. Тезмә әсәрләрдә аеруча күп кабатлана.
2.Чишелмәгән каршылык итү.
3.Әсәрнең исеме итү.
IV бүлек. Чәчмә әсәрләргә анализ. (5 сәгать)
Чәчмә әсәрләр төркеменә кергән хикәя, повесть, роман жанрларының уртак максатлары – тормышны танып белү.
Чәчмә әсәрләрнең өлешләре – вакыйгалар. Күләмле әсәрләрне сюжет сызыкларына бүлү.
Чәчмә әсәрләргә анализны фокус табудан башлау. Аны табуның ике юлы:
1.Автор фокусны сюжет эченә кертмәскә мөмкин. Ул вакытта ул үзенә бер мөстәкыйль вакыйга була.
2.Фокус сюжетның үз эчендә дә була ала. Бу очракта автор аны сюжетының төп вакыйгасы итә, кабатлый, укучы тиз тапсын өчен, әсәр исеменә үк менгерә.
Электив курсның укыту-тематик планы
№ | Тема | Вакыты | Искәрмә | |
календарь | фак тик | |||
1 | Сәнгать теле. Образ тудыручы чаралар. Каршылык алымы. Чагыштыру юлы. | |||
2 | Мәгънә. Сыйфат дәрәҗәсе, төрләре. Мәкальләр, әйтемнәр, аларны аеру | |||
3 | Халык җырларына, мәзәкчәләргә анализ тәртибе | |||
4 | Кабатлау алымы | |||
5 | Метафора | |||
6 | Хис. Лирик шигырь эчтәлеге буларак хис. | |||
7 | Лирик шигырь эчтәлеге буларак хис. | |||
8 | Әхлак. Гаделлек. Персонаж бәясе һәм автор бәясе | |||
9 | Мифлар, алардан сурәтләү алымнарын табу | |||
10 | Тезмә әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре | |||
11 | Шигырьдә өлешләрнең бер үзәккә бәйләнүе | |||
12 | Бөтенлек тудыручы чаралар: строфа, рифма, ритм. | |||
13 | Чәчмә әсәрләргә анализ үзенчәлеге. | |||
14 | Чәчмә әсәрләрнең исеме | |||
15 | Чәчмә әсәрләрдә метафора | |||
16 | Чәчмә әсәрләрдә фокус. Әсәрдә фокусның үзенә бер мөстәкыйль вакыйга булуы | |||
17 | Курс буенча тест һәм иҗади биремнәр үтәү |
Укучылар өчен әдәбият исемлеге
1.Әхмәдуллин А.Г.Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2010.
2.Давыдова Т.Т., Пронин В.А., Теория литературы. Учебное пособие. – М.: Логос, 2003.
3.Татар әдәбияты. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен кулланма. – Казан: Школа, 2008.
4.Татар классик драматургиясе: Г.Камал.М.Фәйзи. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2004.
5.Хатипов Ф.Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002.
6.Хализев В.Е. Теория литературы. – М., 2000.
Укытучы өчен әдәбият исемлеге
1.Гиршман М.М. Литературное произведение: теория и практика анализа. – М., 2009.
2.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты. - “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
3.Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминова В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.- “Мәгариф” нәшрияты,2005.
4.Корман Б.А.Изучение текста художественного произведения. – М., 2000.
5.Николина Н.А. Принципы анализа текста художественного произведения. – М., 2011.
6.Рәми И.Г.,Даутов Р.Н.Әдәби сүзлек. – Тат.кит.нәшр., 2001.
7.Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары уку йорты студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003.
К у ш ы м т а
Кушымта №1
Тестлар
1.”Алар зурайды, биекләнде, түгәрәкләнде” җөмләсендә кулланылган лексик чара:
А) сүз уйнату;
Б) синоним;
В) омоним.
2.”Ләкин зияраттагы ике картайган, черегән, беткән картларның өстенә ап-ак тузлы, ямь-яшел яфраклы яшь ике каен үсте” җөмләсендә кулланылган стилистик фигураның төрен билгеләгез.
А) инверсия;
Б) кабатлау;
В) антитеза.
3.”Кайсыгызның кулы җылы Бәйлисе бар йөрәкне” тезмәсендә кулланылган тропның төрен билгеләгез.
А) метафора;
Б) чагыштыру;
в) метонимия.
4.Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре драма төренең кайсы жанрына керә?
А) трагедия;
Б) комедия;
В) мелодрама.
5. Түбәндәге төшенчәләрнең кайсы конфликт?
А) әдәби әсәрдәге вакыйгалар тезмәсе;
Б) әсәрдәге вакыйгаларның, көрәшнең иң югары ноктасы;
В) персонажларның тормышка карашлары, характерлары каршылыгыннан чыккан бәрелеш, көрәш.
Кушымта №2
Иҗади эш биремнәре
1. Шигырьгә анализ ясагыз.
...Зәңгәр күктә бер ак болыт
Җәйге эссе челләдә-
Аккош булып тибрәнә
Җәйрәп яткан күлләрдә.
Ә һәр күлнең үз юравы:
Ак болыт аңа гына!
Керфек-камышлар эченә
Бу бәхет таман гына!
Шул уйда һәр тымызык су
Үз йөзендәгегә -
Коедагы, буадагы да,
Тояк эзендәге дә.
Ә болыт йөзе челләдә...
Күк йөзе – зәңгәр-зәңгәр!
Болытның да үз хыялы –
“Тулышып җитсәм әгәр,
Ташлап бушлыкның катларын,
Җиргә төшеп килешкә,
Кушылыр идем тамчы булып,
Чишмәгә йә инешкә”.
2.Әсәрдән китерелгән өзеккә анализ ясагыз. Темасына, куелган проблемага, идеягә, образлылыкка игътибар итегез.
Язмышлар охшашлыгы
Үзләренә кирәк чакта уйнадылар, йомшарса - өрделәр, тыгызланса – бушаттылар, ләкин сүтелеп-тишкәләнеп беткәч, текмәделәр, чыгардылар да ыргыттылар аны. Татар язмышы түгелме бу? Әлегә юк.Тик без дә шул футбол тубы хәлендә түгел идекме? Үзебездә ничек сикертсәләр, шулай сикереп, кайда типсәләр, шунда очып,аздан гына футбол тубы язмышына төшмичә калдык. Әйе, бу репортаж әлегә чүплек башында язылмый. Әмма тагын да хәлсезләнеп бетсәк, безне тиздән тарих чүплегенә чыгарып ыргытачаклар.
(Н.Гариф)
3.Әсәрдән китерелгән өзеккә анализ ясагыз. Темасына, идеясенә һәм образлылыкка игътибар итегез.
Аладан туган колалар.
Күпләр кебек гади генә бер татар егете иде Сәмигулла абзый. Әмма беркатлылыгы аның үз тормышына гомер буена җитәрлек тәэсир итте дә инде.
Әтисенә атлар карашып үссә дә, районнан килгән план буенча тракторчылыкка укып кайтырга туры килде аңа. Инде укып кайтып, яхшы гына эшли башлагач, колхоз рәисе аны эшеннән чыгарып атты. Имеш, ул тракторда килеш, юлдан каршыга килүче атлыга юл биргәндә, кырыйдагы кар көртенә кереп баткан. Колхоз җыелышында бар авылдашлары арасында хурлап, трактор түгел ат та җиктермим мин сиңа, дип куды. Монысы бер сәбәп кенә икән, дөресрәге, үз туганының малаена трактор кирәк була.
Тик шул хәлдән соң авылдан ук чыгып киткән Сәмигулла абый тракторның янына да бүтән барып карамады. Гомер буе ат өстендә килеш күрше колхозының көтүен көтте.
Ә менә бер-берсенә терәлеп үскән өч малае да машинага утырдылар. Әтиләре белән булган хәл тәэсир иткәндерме, белмим, тик боларыннан атлыга түгел, җәяүлегә дә игътибар юк. Озын юлдагы олы кешеме, бала-чагамы, аны белү юк, выжылдыйлар да узып китәләр яныннан.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Менә уйлап торам әле, Сәмигулла абыйның малайларын нинди ачы заман җилләре үз яныннан читкәрәк илтеп ташлады икән?
(Н.Гариф)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2012/01/27/picture-52685.jpg)
"Туган төбәгем". Электив курс программасы
Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...
Электив курс для 9 класса
Мәкаль һәм әйтемнәргә нигезләнеп төзелгән әхлак тәрбиясе(9нчы сыйныфлар өчен электив курс)...
Электив курс для 9 класса. Разработки уроков
1 нче бүлек. Алма агачыннан ерак төшми.1 нче тема : Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч.Максат :1.Гаилә турында төшенчә бирү; гаиләнең ныклыгы, ата-анага, балаларга йөкләнгән бурычларны ба...
![](/sites/default/files/pictures/2012/09/17/picture-109941.jpg)
Электив курс программасы
Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге яшьләр арасында филология фәннәре белән бәйле б...
![](/sites/default/files/pictures/2012/09/17/picture-109941.jpg)
Электив курс программасы
Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге яшьләр арасында филология фәннәре белән бәйле б...
Электив курс-11 класс
Урта мәктәптә “Татар теле һәм әдәбияты программасы”нда стилистикага, сүз сәнгетенә, эш кәгазьләренә өлешчә урын бирелә. 11нче сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стильләрнең үз...
![](/sites/default/files/pictures/2013/01/11/picture-155949-1357898453.jpg)
Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")
“Татар теленең лексикологиясе” дип аталган электив курсы программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре өчен т...