Укучыларның фикерләү сәләтен үстерүдә милли мирасыбызның роле
статья по теме

Мин бу чыгышымда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары мәсьәләсен күтәрдем. Бу проблеманы яктыртуда теоретик белемнәр һәм аларның практик чагылышы киң урын алды. Фикерләү процесслары күптөрле булганлыктан, темага күп яклап якын килдем һәм укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юлларын  бай эш тәҗрибәсенә таянып дәлилләдем. Күп кенә чынаклардан һәм методик әдәбияттан киң файдаландым, шуңа күрә эчтәлекне тирәнтен ачуга ирештем.

    

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kazan_shhre_sovet_raiony.docx74.55 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

22 нче гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: Укучыларның фикерләү сәләтен үстерүдә милли мирасыбызның роле

Югары категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәйфетдинова Г.И.

КЕРЕШ

Туган тел аша яшь буынга халыкның бай рухи мәдәнияты, аның дөньяны танып белүе, идеаллары, озак еллар буе тупланган белеме һәм тормыш тәҗрибәсе тапшырыла. Туган тел балаларга укыту- тәр-бия бирү, аларга әхлак нормаларының тәэсир итүендә мөһим чара булып тора.

      Милли мәгарифебез бүгенге көндә яңа бер баскычка күтәрелә. Гасырлар буенча килгән милли мирасыбыз, әдәбиятыбыз, сәнгатебез  халкыбызга кире кайтарыла. Телгә бәйле рәвештә халыкның милли характерын, милли матди һәм рухи байлыгын, гореф-гадәт, көнкүреш үзенчәлекләрен, тарихын, авыз иҗатын, дөньяга карашын өйрәнүдә фикерләү, аң, акыл тәрбиясе алдынгы урынны алып тора.

Минем темам “Укучыларның фикерләү сәләтен үстерүдә милли мирасыбызның роле” дип атала. Мин шушы теманы сайладым, чөнки тәрбия бирүдә, фикерләрне үстерүдә милли мирасыбызның роле бик зур. Милли мирас – киң төшенчә. Ул халык педагогикасын да, дини педагогиканы да, матур әдәбиятны да үз эченә ала. Халык педагоги-касының максаты– шәхестә әхлаклылык,кеше-леклелек, намуслылык сыйфатлары тәрбияләү. Боларга ирешү өчен һәр әсәрне аңларга, анализларга, фикер йөртергә кирәк.

Дини педагогика дини тәгълиматка – Коръәнгә, хәдисләргә ни-гезләнгән, фарыз һәм сөннәт гамәлләрне, шуларга бәйле булган тәр-тип нормаларын үзендә чагылдыра. Мәсәлән, яхшылык, киң күңелле-лек идеяләрен укучылар белән хуплыйбыз; тәкәбберлек, эчкечелек, яман гадәтләрне тәнкыйтьлибез.

Матур әдәбият образлары аша мин балаларны чынбарлык, җәм-гыятьтәге мөнәсәбәтләр, эстетик,әхлакый проблемалар белән таныш-тырам; проблемаларны анализлап, алардан чыгу юлларын укучылар белән бергә эзлибез.

Матур әдәбият зур тәэсир көченә ия. Ул дулкынландыра, хислән-дерә, кешеләргә дәрт бирә. Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә иң әһәмиятле чара дип саныйм мин аны. Матур әдәбият ярдәмендә һәр кеше кыска гомер эчендә меңләгән образның тормышы белән яши; төрле илләрдә, дәверләрдә яшәп карый ала. Матур әдәбият буыннар арасында элемтә тудыра, кешеләрнең хыялын үстерә, телнең матур-лыгын бәяли белү хисе тәрбияли. Ә боларга ирешү өчен, әлбәттә, фикерләргә, фикерләү сәләтен үстерергә кирәк. Үсеш процессында фикерләү төп билге булып тора. Фикерләү сәләте үсмәсә, без бүгенге дәрәҗәгә ирешә алмас идек. Тема кызыклы һәм әһәмиятле, шуның өчен дә мин бу теманы сайладым дип әйтәсем килә.

Бу мәсьәләнең галимнәребез тарафыннан өйрәнелүенә күз сал-сак, бер галим дә аны читләтеп үтә алмаганын ышанып әйтә алабыз. Татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә А.Г.Әминев, Хаков В., Яхин А. Г., Исламов Ф.Ф., Хуҗиәхмәтов Ә.Н., Сафиуллина Ф.С., Заһидуллина Д.

Ф., Мәхмүтов М.И. кебек һ.б. галимнәребезне санап үтсәк, рус теле һәм әдәбияты, психология өлкәсендә Леонтьев А.Н., Бабанский Ю., Подласый И.П., Селевко Г.К., Ильин Е.Н. һ.б. авторларның өлеше зур.

Бу эшне башкарганда, фикерләү сәләтен үстерү проблемасының фәнни нигезләрен һәм аларның практикада чагылышын өйрәнүне үземә максат итеп куйдым. Максатымны тормышка ашыру барышын-да фикерләүнең укыту һәм тәрбия процессындагы ролен ачыклау; фикерләүне үстерү юллары һәм чараларына хас билгеләрне өйрәнү; укыту һәм тәрбия процессының бердәмлеге мәсьәләләрен чагылдыру өстендә эш алып бардым.

ТӨП ӨЛЕШ

 ФИКЕРЛӘҮ СӘЛӘТЕН ҮСТЕРҮНЕҢ ТЕОРЕТИК АСПЕКТЛАРЫ.

 БЕЛЕМ БИРҮ СИСТЕМАСЫНЫҢ ТӨП ФОРМАСЫ БУЛАРАК ДӘРЕС                   ҺӘМ ФИКЕРЛӘҮНЕҢ ДӘРЕСТӘГЕ РОЛЕ.

Белем бирү, укыту системасы безнең көннәргә килеп җиткәнче күп баскычлар аша үткән, зур үзгәрешләр кичергән, төрле экспери-ментлар да аны урап узмаган. Бүгенге көндә белем бирү һәм тәрбия чарасының төп формасы булган дәрес тә сынаулардан читтә калма-ган. Завод-фабрика, кыр, авыл хуҗалыгы һ.б. өлкәләр белән бәйле темаларны өйрәнгәндә, экскурсия формалары актив кулланылган за-маннар булган. Әмма мондый экскурсияләрнең күплеге дисциплина-

ның начараюына һәм белем дәрәҗәсенең түбәнәюенә китергән. Шун-лыктан дәрес белем һәм тәрбия бирүнең иң отышлы формасы дип кабул ителгән.

Нәрсә соң ул дәрес? Дәрес ул логик тәмамланган, билгеле вакыт рамкалары белән чикләнгән, бербөтен укыту- тәрбия процессының бер өлеше. Дәрестә укучы һәм укытучының эшчәнлеге бергә туплана, шунлыктан максатлар төгәл билгеләнгән булырга тиеш. Дәрес - педа-гогик әсәр һәм укытучы, куелган таләпләрнең үтәлешенә һәм дәрес компонентларының ярашуына үз осталыгын, үз методик эш алымын алып керә. Укытучы буларак, димәк, мин дә үз эшчәнлегемне төп та-ләпләргә җавап бирерлек һәм методик темамны да тормышка ашы-рырлык– укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән итеп оештырырга тиеш. Укытучы укучыларның (әле бай булмаса да) тормыш тәҗрибәсе белән идарә итә һәм бу яңа белем алуда төп этәргеч булып тора. Укучы әдәби әсәрне укып анализлый икән, димәк, ул фикерли, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, фикерләү опера-цияләренең берсен башкара дигән сүз.

      НӘРСӘ УЛ ФИКЕРЛӘҮ?

Нәрсә соң ул фикерләү? Фикерләү - төшенчәләр һәм җөмләләр ярдәмендә дөньяны чагылдыру, яңа белемнәр туплау дигән сүз. Фи-

керләү информацияне эшкәртүгә нигезләнгән. Тышкы дөньядан баш миенә килүче һәм югары нерв системасында эшкәртелүче информа-ция булмаса,бернинди танып белү һәм бернинди фикерләү дә булмас иде. Информациянең бертуктаусыз яңа формага күчүе баш миенең тышкы дөнья белән бәйләнешен тәэмин итә. Ул үз-үзеңне тотуда ча-гыла. Әмма фикерләүне бер юнәлештә генә өйрәнү һәм аңа билгелә-мә бирү бик үк дөрес булмас. Беренче юнәлеш – бәйләнешләр бар-лыкка китерү.  Әлеге юнәлеш фикерләүне кабул итүдә барлыкка кил-гән, аннары хәтердә калган һәм билгеләрнең юкка чыгып, абстракт төшенчәләрнең барлыкка килүен тудырган ассоциатив бәйләнешләр-не гомумиләштерү итеп карый. Икенче юнәлеш - фикерләүне куелган бурычларны чишү итеп аңлау. Икенче күзлектән караганда, фикерләү элек алган белем - тәҗрибәләрне кулланмыйча, яңа шартларга ярак-лашу яисә булган белемнәрне яңа принциплар кулланып файдалану дигән сүз. Фикерләү хисләр ярдәмендә танып белү җитәрлек түгел яисә бөтенләй көчсез булган моментта башлана; тою, кабул итү һәм күзаллау бу моментта  бергә үрелеп китә. Фикерләү реактив форма-дан актив, логик формага күчә. Бу баланың логик бәйләнешләр дәрә-җәсенә күчүе, логик операцияләр белән эш итәргә өйрәнүе нәтиҗә-сендә барлыкка килә.

 ТЕЛ ҺӘМ ФИКЕРЛӘҮ.

Фикерләү – иҗтимагый билгеләнгән, тел, сөйләм белән аерылгысыз бәйләнгән, эзләнүләр һәм ачышлардан торган психик процесс. Фикерләү законнарын белмәсәк тә, сөйләм эшчәнлегебез ничек тормышка ашырылуын якынча гына чамаласак та, тел һәм фикерләүнең үзара бәйләнгәнлегенә һич тә шикләнмибез. Без тел, сөйләмне информацияне башка кешеләргә тапшыру һәм  үзебезнең фикерләү процессын оештыру өчен кулланабыз. Тел – кеше формалашуда һәм аның фикерләве формалашуда иң кирәкле элементларның берсе. Тел ярдәмендә фикерләрне материаль формада чагылдырырга мөмкин булганлыктан, тел үзаң формалашуның да бер чарасына әйләнә. Кешенең фикерләве һәрвакытта да фикерләүче субъект һәм сүздә салынган мәгънәнең үзара тәэсир итешүен үз эченә ала.

    Фикер тирәнрәк һәм төплерәк уйланган саен, сүздә, язма һәм тел-

дән сөйләмдә төгәл һәм ачык чагылыш таба. Һәм киресенчә, фикер-

нең билгеләмәсе сүзләр ярдәмендә никадәр камил һәм уелган булса,

фикер шулкадәр ачыграк һәм аңлаешлырак була. Безнең халыкта “Уеңны уйдырып сал” дигән әйтем тикмәгә генә барлыкка килмәгән димәк.

Кешедә барлыкка килүче фикер - эчтәлеге һәм формасы буенча материаль дөньяның чагылышы, дидек. Фикер формалаша, бер кешедән икенче кешегә сүз һәм сүзтезмәләр ярдәмендә тапшырыла, димәк, яши. “Тел фикер формалашуның кирәкле шарты гына түгел, ул кешенең танып белү эшчәнлегенең уңышларын, тәҗрибәсен ныгытырга, аларны киләсе буын кешеләренә тапшырырга мөмкинлек бирә”.1

1  Д. Г. Горский. Роль языка в познании. 28 бит.

Мәктәптә укучыларга белем һәм төшенчәләр системасы әзер,бил-

геле һәм формалашкан рәвештә бирелә.Әмма кешелеккә билгеле һәм аңлаешлы булган белемнәр һәр балага башта билгесез һәм яңа булу-ын онытмаска кирәк. Бу белемнәрне аңлау, өйрәнү аннан иҗади эшчәнлек таләп итә. Шулай итеп, белем алуның төп нигезе - фикер эшчәнлеге.

Фикер эшчәнлеге тудыруда төрле вариантлар кулланырга кирәк. Бирем шартлары үзгәрә икән, димәк, укучының фикерләү сәләте өчен уңайлы алшартлар тудырылган. Бу шартлар үзгәрү биремнәрне анализларга, иң кирәкле, әһәмиятле компонентларны билгеләргә һәм гомумиләштерергә мөмкинлек бирә. Ул бер ысулны икенче охшаш бирем чишелешенә күчерә. Тышкы яктан күзәтелә торган күчерү фикерләүнең эчке процессының законлы дәвамы булып тора.

     ФИКЕРЛӘҮ ТӨРЛӘРЕ.

Психология һәм педагогика фәнендә фикерләү берничә төргә бүленә. Бу төрләрне үстерү өстендә эшне мин һәр дәрестә алып барам. Фикерләү - абстракт төшенчә. Укучылар алдына куелган бурыч та “Әйдәгез, фикерәүнең эмпирик яки репродуктив формасын үстерү өстендә эшлик” дигән формада яңгырамый. Бу мәсьәлә дөрес һәм урынлы куелган сораулар, дәресне дөрес оештыру, әсәрне яки теманы өйрәнү барышында чишелгән бурычлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Шулай ук  бер дәрестә барлык төрләрне дә үстерү дигән сүз түгел әле бу. Әсәрдәге вакыйгалар, әйтергә теләгән фикер, нәтиҗә бәйләнеше теге яки бу фикерләү төрен таләп итә, эш шуңа бәйле рәвештә алып барыла.

Фикерләү төрләре түбәндәгеләр:

- Образлы – элек күргән кеше, предмет, күренешләрне күз алдына китереп уйлау. Ш.Камалның “Буранда” хикәясен өйрәнгәндә (9 сыйныф), буранның герой кичерешләрен бирүдәге ролен аңлау өчен, укучылар белән буранны һәм мондый вакытта үз кичерешләрен күз  алдына китереп анализлыйбыз.

- теоретик – закон, төрле формулалардан чыгып, абстракт уйлау. Әдәбиятның фәнни-теоретик нигезләрен аңлатучы атама һәм төшенчәләрне өйрәнүне үз эченә ала;

 - практик – билгеле закончалык һәм үзенчәлекләрне, атама һәм төшенчәләрне практик эшчәнлектә куллану;

 - эмпирик – тормыш тәҗрибәсеннән чыгып уйлау. А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен өйрәнгәндә, алар үз тәҗрибәләренә таянып фикерлиләр. Чөнки һәр укучы сер тотмауның, сүз сөйләүнең нинди нәтиҗәгә китерүен теге яки бу дәрәҗәдә инде кичергән була;

- фикергә йомгак ясау (умозаключение) – этаплап бүленгән фикер процессы, аңа йомгак ясау;

-репродуктив - әзер белем һәм күнекмәләр куллану. Мәсәлән, башка кешенең фикер эзлеклелеген тикшерү яисә язучы фикеренең үстерелешен һәм логикасын өйрәнү;

- продуктив – яңа идеяләр барлыкка китерү яисә булган чишелеш юлларын камилләштерү;

- критик – башка кешеләрнең һәм үз эшчәнлегеңнең җитешсезлекләрен ачыклау. И.Юзеевның “Гашыйклар тавы” повесть-поэмасы. Нинди көчле мәхәббәт! Әмма авторның максаты бу гына түгел. Авторның табигатькә сакчыл караш проблемасын ачуны Сәетнең ялгышы һәм язмышы аша бирүенә басым ясыйм, үз эш-гамәлләреңнең  дөрес булмаган, җитешсез якларын ачыклауны максат итеп куям. Әлбәттә, бу җитешсезлекләрне бетерү өстендә эш алып бару  эшчәнлегемнең дәвамы  булып тора.

-  критик булмаган -  киресенчә;

- индуктив – фактлардан нәтиҗә чыгару. Мәсәлән, исем темасын өйрәнгәндә, исемгә хас билгеләрне мисаллар нигезендә берәм-берәм аерып чыгарабыз һәм шуларга таянып, исемгә билгеләмә бирәбез - нәтиҗә чыгарабыз;

- дедуктив – гомуми төшенчәләрдән фактларны аерып алу. Бу очракта, мәсәлән, укучыларның текстны бүлгәләп, логик бәйләнешләр уздыруларын, әсәрне өлешләргә бүлеп, һәрберсенә исем бирүләрен таләп итәм;

- дивергент – сорауны чишүнең төрле юлларын уйлап, иң кулаен сайлап алу;

-креатив- проблеманы яңача күзаллау. Әсәрне өйрәнүне вакыйгалар-ны бүгенге көн белән чагыштыру, мәсьәләнең хәзерге вакытта торышын күзаллау белән бәйләп алып барам;

- симультант – берничә проблеманы берьюлы уйлау сәләте. Бу юнәлешнең аерым моментлары өстендә эш алып бару берникадәр дәрәҗәдә мөмкин булса да, берничә проблеманы берьюлы уйлау һәм чишү юлларын табу өчен табигать биргән талант кирәк дип уйлыйм мин. Мәсәлән, Наполеонның җиде эшне берьюлы эшли алуы барыбызга да мәгълум.

       Бу фикерләү төрләрен тормышка ашыру өчен, фикерләү операцияләрен яхшы аңларга һәм куллана белергә кирәк.

ФИКЕРЛӘҮ ОПЕРАЦИЯЛӘРЕ.

      Фикерләү операцияләре -  анализ, синтез, чагыштыру һәм классификацияләү.

Әдәби әсәр – катлаулы бер система, катлаулы бер дөнья. Шун-

лыктан аны бөтенләй, бөтен нечкәлекләре белән һәм берочтан өйрә-нү һич мөмкин түгел. Шуңа күрә әсәрне өлешләп өйрәнәләр. Мондый өйрәнү анализ дип атала. Анализ грекчадан таркату дигәнне аңлата. Әдәби әсәрне анализлау – аның бүлекләрен, алар арасындагы бәйләнешне һәм әсәрнең чынбарлык белән бәйләнешен өйрәнү ул.

Әдәби әсәрне анализлауны төрле сыйныфларда төрлечә алып ба-рырга кирәклеген истә тотып, бу юнәлештә эшне этаплап формалаш-тырам. Урта сыйныфларда анализ элементлары белән танышу, әдәби әсәрне сәнгать күренеше буларак күзаллау күнекмәләренә нигез салу өстендә эшлим. 9 сыйныфтан башлап, анализ күбрәк урын ала бара, укучылар анализ эшенә активрак тартылалар; әсәр язучының иҗат контекстында карала башлый; укучыларны әдәби төр һәм жанрлар-ның төп сыйфатларын аерып алу, әдәби геройны иҗтимагый-әхлакый аспектта карау, әсәрләрне чагыштыру кебек күнекмәләргә өйрәтәм. Укучыларның җавапларын анализ концепциясенә, геройларның ха-рактерын ачу логикасына буйсындырып, әсәрнең идеясен, автор по-зициясен ачу юнәлешендә эшлим.

Синтез – предметның аерым өлешләрен яки күренешләрнең билгеләрен һәм үзенчәлекләрен уйда берләштерү. Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә йомгаклау эше урта сыйныфларда күзәтүләр һәм нәтиҗәләр синтезын тәшкил итә.

Бу операцияләр бер-берсенә капма-каршы операцияләр булсалар да, үзара бик тыгыз бәйләнгәннәр. Мәсәлән, әдәби геройларның хисләрен, фикерләрен, эш-гамәлләрен анализлыйбыз һәм синтез нәтиҗәсендә геройларга характеристика бирәбез.

Чагыштыру – предмет һәм күренешләрнең охшашлыгын яки аермасын күрсәтү. Гомумиләштерү өчен чагыштыру  - иң кирәкле операция. Ф. Әмирханның Хәяте һәм М.Фәйзинең Галиябануын чагыштыруны геройларга характеристика биргәндә кулланабыз.

Классификацияләү – предмет һәм күренешләрне охшашлыгы яки аермасы буенча төркемләү. Фигыльне билгеләре буенча затланышлы яки затланышсыз формага бүлүне биредә мисал итеп китерә алам.

Белемнәрне куллануга бәйле күнекмәләргә фараз итү яки интуиция дә кушылып китәргә мөмкин. Фикерләү өчен мәгълуматларның җитәрлек дәрәҗәдә булмавына яки бик чикле булуына карамастан, кешенең җавапны табуы, дөрес нәтиҗәгә килү сәләте интуиция белән аңлатыла. Кешенең алдан күрә алуы, интуиция төрле иҗади эшләрдә бик кирәкле сыйфат.  Хәзерге вакытта теге яки бу вакыйганың булачагын алдан күрә алу сәләтен үстерүгә зур игътибар бирелә. “Алдан күрү, интеллектуаль күнекмә кебек үк, табигатьтә, җәмгыятьтә, фәндә гомуми закончалыкларны үзләштерүгә нигезләнә һәм күзәтү, анализлау, каршы кую күнекмәләрен, күренешләр арасындагы бәйләнеш, үсеш тенденцияләрен ачып бирү, аналогия буенча йомгак ясау, шулай ук индуктив фикерләү методларына ия булуны таләп итә”.1

      ФИКЕРЛӘҮНЕҢ ИНДИВИДУАЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.

 Югарыда әйтеп узганнардан тыш, фикерләүнең индивидуаль үзенчәлекләре булуын  һич онытырга ярамый. Боларга фикерләү мөстәкыйльлеге, сизгерлеге, тизлеге керә.

Мөстәкыйльлек – сорауны куя һәм проблеманы күрә белү, аларны үз көчең белән чишү дигән сүз. Фикерләүнең иҗади характеры нәкъ менә бу үзенчәлектә чагыла.

Сизгерлек – алдан билгеләнгән план, ысул канәгатьләндерерлек булмаганда, аларны максатка юнәлдерелгән итеп үзгәртә ала белү.

Фикер тизлеге – кыска вакыт эчендә карарлар кабул итә белү осталыгы.

1 Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Педагогика. Казан, 2001. 345 бит.

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ЭШЧӘНЛЕГЕ ҺӘМ ФИКЕРЛӘҮНЕҢ ТОРМЫШКА АШЫРЫЛУЫ.

   УКУ-УКЫТУ ЭШЧӘНЛЕГЕНДӘ КУЛЛАНЫЛУЧЫ ПЕДТЕХНОЛОГИЯЛӘР.

Әлегә кадәр без фикерләү сәләтен үстерү проблемасының күбрәк теоретик нигезләре өстендә эш алып бардык. Алда әйтеп үткәнемчә, укытучы һәм укучы эшчәнлеге дәрес кысаларында тормышка ашырыла. Ә дәрестә тема аңлатуны дөрес оештыру укытучыдан осталык һәм төрле технологияләр куллануны таләп итә. Мин

  1. Ю.К.Бабанскийның уку-укыту эшчәнлеген оптимальләштерү;

2. Л.В.Занковның (татар педагогика белемендә А.З.Рәхимовның) гомуми һәм махсус үсеш, максатчан эшне, иҗади сәләт үстерүне максат итеп куйган үстерелешле укыту;

3. иҗади сәләт үстерүгә алшарт булып торган уку-укыту эшчәнлеген активлаштыру (авторы Т.И. Шамова);

4. В.В.Давыдовның эчтәлекле, төпле укыту концепциясе;

5. Г.Лозанов тарафыннан эшкәртелгән интенсив укыту ягъни аралашу ихтыяҗы тудыру принцибы;

6.М.И.Мәхмүтов хезмәтләрендә күрсәтелгән проблемалы-үстерелешле укыту кебек технологияләргә нигезләнгән метод-алымнарны комплекслы кулланып эшлим. Ни өчен соң комплекслы? Чөнки төрле метод-алымнарны бергә куллану укыту-тәрбия процессын кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк итә дип саныйм мин.

   УКУ-УКЫТУ ЭШЧӘНЛЕГЕНДӘ КУЛЛАНЫЛУЧЫ ПРИНЦИПЛАР.

   Укытучылар иҗади эшләргә, яңа технологияләр, төрле принциплар

кулланырга тиеш. Мин үз эшемне түбәндәге принципларга нигезләп алып барам:

1. укытуның тормыш белән элемтәсен ныгыту, тормыш материалының яңа белем чыганагы булуы. Г.Исхакый әсәрләрендә эстетик, әхлак, хезмәт, акыл тәрбиясе, милли үзаң, милләтнең язмышы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге проблемалары күтәрелә. Әсәрләрне анализлыйбыз, тормыш белән бәйләп тикшерәбез. Яисә әдәби әсәрдә тасвирланган вакыйга, образларның уй-фикерләре, эш-хәрәкәтләре каршылыкка очрый, ышаныч тудырмый. Мәсәлән, Һади Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмасының төп идеясе – коммунизм кыры. Әмма әдәбият – тормыш дәреслеге бит. 30 нчы еллар башында яшәгән һәм эшләгән кешеләрнең уй-хыяллары, теләк – омтылышлары бу әсәрдә чагылуын аңлатам. Тел дәресләрендә халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итәм. Мәкаль, әйтем, табышмаклар укучыларның фикерләү сәләтен үстерә һәм тормышка якынайта. Мәкаль кешедән фикер уяулыгы сорый. Акылы үткен, җитез һәм актив кешегә мәкаль һәм әйтем бик күп нәрсә бирә: җиде кат үлчә, бер кат кис. Иле барның теле бар. Сабыр төбе – сары алтын. Гыйлемсез бер яши, гыйлемле мең яши.

2. Традицион бертөрлелектән ваз кичү. Бертөрле дәрес формалары, репродуктив методлар укучыларда фәнгә карата кызыксынуны киметә. Шуңа күрә мин иҗади формаларга мөрәҗәгать итәм. Дәрес- не КВН, викторина, сәяхәт формаларында  үткәрәм.

3. Мөстәкыйль эшләрне арттыру. Тел һәм әдәбият дәресләрендә изложение, сочинение яисә шигырь, әкият язулар, кроссоворд һәм ребуслар төзү, аларны чишү укучыларымның фикерләү сәләтен үстерә, тирән белем алуга этәргеч була.

4. Уку-укыту эчтәлеген индивидуальләштерү ягъни дифференцияләштерү принцибын кулланам. Дәресне уку материалының катлаулылыгын һәм укучының мөмкинлекләрен исәпкә алып корылган формаларда үткәрәм. Мәсәлән, карточка, терәк схемалар куллану, алгоритм буенча эшләү.

5. Педагогик алдан күрү принцибы шулай ук әһәмиятле принципларның берсе. Ул дидактик материал әзерләүне, укучыларның җавабын фаразлауны, белемнәрне бәяләү өчен биремнәр системасын булдыруны үз эченә ала.

6. Милли төбәк компоненты булдыру минем методик темам белән аваздаш принцип. Милли мирасыбыз һәм халык педагогикасы үрнәкләрен туплау өстендә даими эш алып барам, дәрес һәм сыйныфтан тыш эшләр вакытында кулланам. Дәрес һәм сыйныфтан тыш чаралар бер-берсен тулыландыралар, баеталар һәм алар укучыларга белем бирүнең төп формасы икәнен онытмаска кирәк.

7. Телләрне өйрәнүдә коммуникатив юнәлеш. Бәйләнешле сөйләм үстерү, рәсем-картиналар буенча эш оештырам, ситуатив диалог һәм монологлар төзетәм, әңгәмәләр оештырабыз.

 

       УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫ – БЕРДӘМ ПРОЦЕСС.

      Укыту-тәрбия процессы – бердәм процесс. Тел һәм әдәбият буенча сыйныфтан тыш чараның үз эчтәлеге, оештыруда һәм үткәрүдә үз үзенчәлеге, формалары, методлары бар һәм түбәндәге максатларны тормышка ашыруны күздә тота: үз туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү, тел культурасы дәрәҗәсен күтәрү, уку фәне буларак телгә карата кызыксыну тәрбияләү, дәрестә алган белемнәрне киңәйтү, тирәнәйтү һәм куллану. Бу чаралардан билгеле бер темага багышланган сыйныф сәгатьләре, халкыбызның гореф-гадәтләренә багышланган кичәләр, милли бәйрәмнәр, очрашулар, экскурсияләр оештырам. Дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда аудио һәм видеоязмалар кулланам; аларны анализлау, үз фикереңне яклап чыгыш ясау кебек алымнар укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә яхшы тәэсир итә.

      Шундыйлардан Казан шәһәренең 1000 еллыгына багышланган, “Әдәп төбе – матур гадәт”, “Татарстан- туган җиребез”, “Телләр белгән – илләр гизгән” һ.б. сыйныфтан тыш чараларны әйтеп китәсем килә.

      УКЫТУЧЫНЫҢ УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘВЕНДӘ БИРЕМ ТӨРЛӘРЕ.

Укытучының укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендә эшчәнлеген түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин:

- кызыксынучанлыкны, мөстәкыйльлекне, индуктив фикерләүне үстерүче тикшеренү характерындагы биремнәр (күзәтүләр, тәҗрибә, фәнни әдәбияттан җавап эзләү, материаллар җыю буенча экскурсия, экспедицияләр);

-иҗади фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр (сочинение язу, картина буенча хикәя язу, хикәяне дәвам итү);

- анализ һәм гомумиләштерүгә таянып, логик фикерләүне үстерүче сәбәп һәм нәтиҗәне булдыру биремнәре;

- алдан күреп, нәтиҗәләр ясау биремнәре;

- аналитик-синтетик фикерләү эшчәнлеген үстерүдә нәтиҗәләрне (дөрес җавапны) сайлап алу биремнәре. Андый биремнәр формалары буенча төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, синонимнарны һәм антонимнарны сайлап алырга һ.б.1 

Шушы төрләргә бүлүне нигез итеп алып, минемчә,  уңышлы булган һәм укучылар да яратып башкара торган бирем-күнегүләрнең

тагын берничәсен мисал итеп китерәсем килә:

- анаграммалар төзү (төсле-сөтле);

3 Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Педагогика. Казан, 2001. 346 бит.

- җөмлә кисәкләре уены (укытучы җөмлә укый, ә укучылар үзләренә җөмлә кисәкләре исеме язылган карточкалар сайлыйлар. Шул карточкалар ярдәмендә җөмләне тикшерәләр.

- җөмләне мөмкин булган кадәр тулыландыру (кем иң соңгы сүзне әйтә);

- картина буенча хикәя төзү. Укучылар ике командага бүленеп эшлиләр. Беренче команда исемнәр, икенче команда сыйфатлар бирә. Шул сүзләрне куллану мәҗбүри.

- метафоралар куллану (көз - олы яшьтәге хатын-кыз, чөнки аның буяулары косметиканы хәтерләтә);

- һәр ситуациядә, һәр эшчәнлектә, һәр геройда яхшы һәм начар яклары булуын күрсәтү;

 - яхшы һәм начар, файдалы һәм зарарлы кебек процессларның янәшә баруын аңлату. Яхшылык күбрәк булса, без яхшы дибез; начарлык күбрәк булса, начар дибез. Моны ни өчен белергә кирәк соң? Без начар дип уйлап яхшылыкны, яхшы дип уйлап, начарлыкны күрми калмас өчен;

-        укучыларны фикерләргә, анализларга, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табарга өйрәтү;

- кимчелекләрне табарга өйрәтү. Кимчелекне табу – проблеманың куелышына беренче адым, димәк, чишелешенә һәм кимчелекне бетерүгә таба адым. Нәрсә яхшы, нәрсә начар булуын белү генә аз, яхшылык эшли, начарлык эшләми белергә дә кирәк.  

      - начар күренештә яхшылык, ә яхшы күренештә начарны таба белергә өйрәтү. Мәсәлән, Йосыфны абыйлары коега ташлыйлар. Бу – начар. Әмма шушы вакыйга аның тормышын икенче якка үзгәртә, ул үз бәхетен таба һәм гадел хөкемдар була.

  - төп өлеш һәм бәйләнешләрне ничек табарга? Бу сорау укучыларны бик еш борчый. Кирәкми дип уйлаган өлешләрне, бәйләнешләрне әсәрдән алып ташлап карыйбыз. Әгәр дә “система” чәчелсә, димәк, бу төп өлеш. Әгәр киресенчә булса, бу әһәмиятле түгел. Мәсәлән, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәреннән Гөлдерсенне, аның мәхәббәтен алып ташласак, әсәр үләчәк дигән сүз.

     -диалогны этапларга бүлеп  өйрәнү, анализлау:

А) диалогны уку;

Б) сорау куеп, һәр репликаның функциясен билгеләү;

В) функция буенча модель төзү;

Г) модель буенча диалог төзү;

Д) ситуацияне үзгәртү нәтиҗәсендә сөйләүченең тактикасы үзгәрүен тикшерү һ.б.

ЙОМГАКЛАУ

Безнең борынгы бабаларыбыз элек-электән аң-белемгә, гыйлемгә омтылып яшәгән, белемле кешеләрне зурлаган. Халкыбыз кешелек тормышында гыйлемнең зур урын тотканын тирәнтен аңлаган. Моның шулай икәне халык авыз иҗатында да киң чагыла: “Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар”, “Укыган ил төзер, укымаган ил бозар”.

Халык фәнне, гыйлемне барлык байлыклардан да югары бәяли. “Алтынга омтылган – югалган, акылга омтылган – юл алган”.

Татар халкы кешенең акылын һәм зирәклеген югары бәяли. Барлык әкиятләрдә дә һәрвакытта да җиңеп чыгучы геройларның тапкырлык, зирәклек, акыллылык, уйлап табучанлык кебек сыйфатлары мактала. “Диюләрне җиңгән”, “Камыр батыр” һ.б. әкиятләрдәге геройлар үзләренең иң көчле дошманнарын акыл һәм тапкырлык белән җиңеп чыгалар.

Белемле, мәгърифәтле кеше тәрбияләү милләтебез тормышында төп максат булган. Дөньяны танып белүнең башлангыч һәм нәтиҗәле чыганаклары – тормыш, тәҗрибә, фикерләү.

Фикерләү – яңаны эзләү һәм табу. Иске, билгеле алымнар белән проблема чишелсә, фикерләү кирәк түгел, ул юк. Димәк, һәр ситуация тормышта проблемалы түгел  ягъни фикерләү таләп итми (мәсәлән, охшаш мисаллар чишү, күнегүләр эшләү).

Кеше фикерләве һәм аның теле, сөйләме параллель хәрәкәт итәләр: фикерләү үсеше булмаса, тел ярлы; ә фикер формасы булмаса, фикер була алмый. Чөнки фикер башта сүз формасында барлыкка килә.

Фикерләү беркайчан да анык бер формада гына кулланылмый. Шуңа күрә безнең – укытучыларның - беренче  бурычы – биремнәр эшләү процессында укучыларның фикерләүнең бер формасыннан икенче формасына күчә белү күнекмәсен булдыру. Шул ук вакытта кеше фикерләүнең бер төрен күбрәк куллана икәне дә бәхәссез.

Фикерләү процессы белмәгәннән белгәнгә, аңлашылмаганнан аңлашылганга таба хәрәкәт буларак карала. Дөрес төзелгән фикерләү процессы таныш булмаган белемнәрнең, чамалауларның, сорауларның  таныш белемнәрнең үсеше һәм формалашуы процессыннан алда барлыкка килүе белән характерлана. Фикерләүнең үзстимуляция, үз-үзеңне үстерү асылы менә шунда.

БИБЛИОГРАФИЯ

I. 1. Әминев А.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту   методикасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986.

  1.  Закирҗанов Ә.М. Сыйныфтан тыш уку дәресләре.-Казан: 2002.
  2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.- Казан: Мәгариф, 2004.
  3. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. – Яр Чаллы, 2000.
  4. Хуҗиәхмәтов Ә.Н.Мәгърифәт–мәңгелек юлдаш.–Казан: ТаРИХ,2002
  5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика. – Казан: Матбугат йорты, 2001.
  6. Хуҗиәхмәтов Ә.Н.Тәрбия–мәңгелек фәлсәфә.–Казан:Мәгариф,2001
  7. Шәймәрданов Р.Х., Сибгатуллин Р.Г. Татар милли  педагогикасы.-                     Казан: Матбугат йорты, 2004.

II

  1. Мышление и речь / Под ред. Н.И. Жинкина и Ф.Н.Шемякина.- Москва:Академия пед-х наук РСФСР, институт псих-ии, 1963.
  2. Микулинская М.Я. Развитие лингвистического мышления учащихся. – Москва: Педагогика, 1989.
  3. Никашин А.М., Страунинг А.М. Системный подход в ознакомление с окружающим миром и развитии фантазии. – Ростов-на-Дону, 1990.
  4. Пиаже Ж. Избранные психологические труды. – Москва: Междуна-родная педагогическая академия, 1994.
  5. Подласый И.П.  Педагогика. – Москва: ВЛАДОС, 1999.
  6. Селевко Г.К. Современные образовательные технологии. Редакция “Народное образование”. – Москва: 1998.
  7. Тамберг Ю.Г. Развитие творческого мышления ребенка. -  Московский  психологический журнал. №11.

8.Шуаре Марта О. (составитель и комментатор). Возрастная и педагогическая психология. – Изд-во Московского универ., 1992. 

ЭЧТӘЛЕГЕ

                                                                                                            бит

КЕРЕШ................................................................................................1

ТӨП ӨЛЕШ.........................................................................................3

I. ФИКЕРЛӘҮ СӘЛӘТЕН ҮСТЕРҮНЕҢ ТЕОРЕТИК АСПЕКТЛАРЫ.

1.1. Белем бирү системасының төп формасы буларак дәрес һәм фикерләүнең дәрестәге роле...............................................................3

1.2. Нәрсә ул фикерләү?......................................................................4

1.3. Тел һәм фикерләү.........................................................................4

1.4. Фикерләү төрләре.........................................................................6

1.5. Фикерләү операцияләре................................................................8

1.6. Фикерләүнең индивидуаль үзенчәлекләре...................................10

II. УКЫТУ-ТӘРБИЯ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ ҺӘМ ФИКЕРЛӘҮНЕҢ ТОРМЫШКА АШЫРЫЛУЫ.

2.1. Уку-укыту эшчәнлегендә кулланылучы педтех-нологияләр.........................................................................................11

2.2. Уку-укыту эшчәнлегендә кулланылучы принцип-лар.....................................................................................................11

2.3. Укыту-тәрбия – бердәм процесс...................................................13

2.4. Укытучының укучылар белән эшләвендә бирем төрләре..............................................................................................14

ЙОМГАКЛАУ....................................................................................17

БИБЛИОГРАФИЯ...................................................................19


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә төрле юллар куллану мөмкинлеген ачыклау. Бирелгән материал укытучыларга ярдәм итү максатыннан төзелде....

Укучыларның дөньяны танып белүдә һәм милли үзаңны үстерүдә туган телнең әһәмияте

Моё выступление на Первом Всероссийском форуме учителей родных языков в Москве....

Укучыларның дөньяны танып белүдә һәм милли үзаңны үстерүдә туган телнең әһәмияте

Моё выступление на Первом Всероссийском форуме учителей родных языков в Москве....

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү...

Индивидуальный план повышения профессионального уровня образования на 2015-2020 г. на тему «Төп урта мәктәптә ФДББСна күчү шартларында, яңа укыту технологияләрен кулланып, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү»;

Тема индивидуального плана связана с изучением и применением новых образовательных технологий в условиях внедрения ФГОС общего образования, рассчитан на 2015-2020г....

Татар әдәбияты дәресләрендә музей педагогикасын куллануның укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүдәге роле.

Үземнең педагогик эшчәнлегемдә мин  алдынгы технологияләрне киң кулланам. Музей педагогикасы кулланып үткәрелгән дәресләрнең һәм сыйныфтан тыш чараларның укучының фикерләү эшчәнлеген активлаштыру...