Укучыларның дөньяны танып белүдә һәм милли үзаңны үстерүдә туган телнең әһәмияте
материал по теме

Гилязева Фания Нурсахиевна

Моё выступление на Первом Всероссийском форуме учителей родных языков в Москве.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Укучыларның дөньяны танып белүдә һәм милли үзаңны үстерүдә туган телнең әһәмияте

Самара шәһәре “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                     Заман миңа :”Югарыга мен!” – дип

 Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе татар теле

Икенчесе – бөек рус теле.

Хәзерге заманда мәгариф системасындагы бурычларны тормышка ашырганда, мин Самарадагы бердәнбер татар мәктәбенең татар  теле һәм әдәбияты укытучысы үземнең укучыларымны базар мөнәсәбәтләре, конкуренция чорында тормышта үз урыннарын табуны максат итеп куям.Аларның һәрберсе көнкүрешебезнең һәр өлкәсендә ихтияҗи кирәк дәрәҗәле урыннарда  урнашып эшләүләрен телисем килә.

Нәрсәсе белән аерыла бүгенге яшь буын вәкиле? Безнең күз алдында югары белемле, тәрбияле, кирәк вакытта тиешле дөрес карар кабул итә белә торган, заман таләпләренә туры килгән информацион технологияләрне аңлап, кулланып эш итә торган, туган телендә барысын да аңлап  тирә- як мөхиттә аралаша белгән яшьләр тора.

 Баланы әйләнә -тирә белән таныштыру, тормышка әзерләү бары тик югары квалификацияле, заманча яңа технологияләр белән эш итүче, һәр укучыга күңелен, йөрәк җылысын, ана теленең бар байлыгын тапшыручы укытучыга гына хас.

  1. Яратып эшләгән эш кешегә канат куя.Менә инде 28 ел мин мәктәптә эшлим. Эштә узган һәр көнем яшәү көчемне арттыра. Бигрәк тә балаларның ана телендә сөйләшүләре .Тик, кызганычка каршы, күп кенә гаиләләрдә бер кәлимә дә сүз дә әйтелми татар телендә ( ә дәрестә күпме генә катнаша ала укучы?!).
  2. Шулай да татар халык авыз иҗаты  әсәрләреннән яратып өйрәнелеп  килгән әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар аша баланың  аңы, фикерләү дәрәҗәсе үсә.Ә бу исә, үз чиратында,  яшь буынның милли үзаңының формалашуына этәргеч бирә.Үз заманында бөек педагог Ушинский К.Д  яшь буын кешеләре белемне туган телендә алуның бик әһәмиятле икәнен  билгеләп үтә.

4.  Чөнки ана телендә алган  беренче төшенчә, беренче белем тормыштагы мөнәсәбәтләргә төшенергә тизрәк ярдәм итә.

5. Башлангыч сыйныфларда ук халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның “Туган тел” шигыре аша укучылар туган телнең АНА теле икәненә төшенә башлыйлар.Шуның очен ВАТАН, АНА , ТУГАН ТЕЛ сүзләре  беренче тапкыр туган телендә отып алып бала күңелендә бик кадерле сүзләр булып кала.Шуның белән бергә бала тәрбия дә ала башлый, дөньяга карашы ачыла бара.

        6-7. Җәмгыять үсеше белән бергә тел дә үсә.Ана телендә алган белем белән бергә баланың милли үзаңы да үсә .Моңа ничек ирешеп була? Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халкының үткәне белән әдәби әсәрләр аша, шулай ук  

8-9. мәгърифәтчеләребез К.Насыйри, Ш. Мәрҗәни үрнәгендә аларның хезмәтләре аша.Чөнки элек алар укыган мәдрәсәләрдә белемне  5 телдә биргәннәр.

        Чыннан да,  бары тик бер телдә генә укып, зур белем байлыгына ирешеп булмый. Кеше никадәр күбрәк тел белсә, аның алдында  дөньяны танып- белергә тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачыла.

10.        Укучылар да, без укытучылар да бик яхшы аңлыйбыз  татар телен рус теле белән берлектә өйрәнүне. Бу ике тел дә дөньяда иң киң таралган 14 тел исемлегендә. Ә татар теле шул телләр арасында 11 урында тора.

        11.Рус һәм татар телләренең бәйләнеше турында Г.Тукай болай  дип язып калдыра;

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать вә әхлак алмашып.

        Чыннан да, Тукайның әсәрләрен өйрәнгән вакытта укучылар аның үзлегеннән рус телен өйрәнүен, Пушкинның әсәрләрен яхшы белүен, тагын Лермонтовның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итүенә төшенәләр. Дәресләрдә Тукайның “Мәхбүс”, Пушкинның “Узник” шигырьләрен чагыштырып өйрәнәбез. Шулай эшләгәндә  6- сыйныфта Муса  Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен дә тиз аңлыйлар.

         Чагыштырып укытабыз җирле шагыйребез Г. Сәгыйровның  тормыш юлын һәм иҗатын рус язучысы Владислав Титов(“Всем смертям назло”) әсәре белән . Борис Полевойның “Повесть о настоящем человеке” әсәрен укучыларның исенә төшерәбез.

12.Фәнис Яруллинның  “Җилкәннәр җилдә сынала”повестен укыганда. Әдәби геройларны чагыштырып , балаларны яхшыга, шәфкатьлелеккә өндибез.

16. Алган белемнәрен укучылар иҗади эшләрендә кулланалар.Ул эшләрне өлкә татар газетабыз “Бердәмлек “ битләрендә еш күрергә була.

13.Әдәби геройларның ошашлыгын татар һәм рус әкиятләрендә(“Камыр батыр”, “Иван – крестьянский сын”нан табалар.

        14.Тел дәресләрендә зур кызыксыну белән фразеологизмнарның охшаш һәм аермалы якларын күзәтәләр. (чебеннән фил ясау-делать из мухи слона, кызыл кар яугач- когда рак на горе свистнет). Күп кенә күзәтүләр нәтиҗәсендә укучылар телдә грамматик категорияләрнең охшашлыгын табалар.

Саннарны, фигыль формаларын  мәкальләр ярдәмендә тиз отып алалар.(7 кат үлчә, бер кат кис. 7 раз отмерь - 1 раз отрежь.100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын.- НЕ имей 100 руб,  а  имей 100 друзей.).

     10 сыйныфта төрки телләрдән  кергән сүзләрне өйрәнгәндә аларның рус телендә актив кулланышта  йөргәнен күрәбез: кирпеч-кирпич, , эскәмия-скамья,балык-балык,арыш-рожь..Шулай итеп, укучылар татар һәм рус телләренең бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торып, бер-берсен баетып, тулыландырып торуына ышаналар.

15. Сүзләрне дәрес саен тәрҗемә итеп, сүзлекләр белән эш һәр дәрестә алып барыла.

        17.Рус һәм татар теле бер кошның ике канаты сыман.Берсеннән- берсен аерып булмый. Шулай да игътибарны күбрәк татар телен өйрәтүгә юнәлттерергә кирәк.Мәктәптән  соң өйләрендә балаларга туган телдә аралашу булса, дәресләрдә укучылар татарча  татар телендә иркен фикер йөртерләр иде.

Үз телен белгән кеше дәрәҗәле була, милли үзаңын үстерә ала, телне киләчәк буыннар өчен саклап кала ала.

Нинди генә уңышларга ирешсәк тә, безнең укыту процессында проблемалар да юк түгел. 2011-2012 уку елында  6,7,8 сыйныфтагы укучыларны төркемнәргә бүлеп укыту  туктатылды. 10-12 баланы  гына алып, дәрес барышында сөйләм кагыйдәләренә нигезләнеп, ситуатив диалоглар төзеп, коммуникатив юнәлештә ана теленең байлыгын өйрәтү чикләнеп бара.

Самара өлкә мәгариф министрлыгы моңа юл куймасын иде. Мәктәп директорыМагдания Мидхатовна Абдрахимованың мөрәҗәгатенә игътибарлы булсыннар иде.

Хөрмәтле коллегаларым!Бу залда утыручылар күбебез әби-бабайлар.Мин соралам сездән: оныкларыгыз күчтәнәч булып авылга сезнең янга кайтканда ( бәйрәм көннәрендә, каникул вакытларында) авыз тутырып саф татар телендә сөйләшсәгез иде.Хәзер шул әшне эшләмәсәк, оныкларыгыз үзләре әти-әни булгач, ничек итеп газиз балалары белән  туган  телдә аралашырлар?!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мое педагогическое кредо – родной язык основа мировоззрения, связь родного и русского языков

Слайд 2

Заман миңа: “Югарыга мен!” – дип, Ике канат биреп үстерде. Канатымның берсе – татар теле, Икенчесе – бөек рус теле!..

Слайд 3

Из творческих работ учащихся

Слайд 4

Дөн ь яда иң бөек тел – ана теле, Иң зур милләт - газиз халкың.

Слайд 5

В школе привитие любви к богатству татарского языка начинается с изучения стихотворения великого поэта Г. Тукая «Туган тел».

Слайд 6

Знания языка помогают росту национального самосознания, который включает в себя:

Слайд 11

Словарная работа

Слайд 12

Творческие работы учащихся на страницах областной газеты «Бердәмлек»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Н.Нәҗминең “Татар теле” шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы.

"Н.Нәҗминең "Татар теле" шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы" дигән татар әдәбияты дәресе рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныф татар төркеме өчен төзелде.  Дәрестә Н.Нәҗминең "Татар  теле" ши...

Укучыларның дөньяны танып белүдә һәм милли үзаңны үстерүдә туган телнең әһәмияте

Моё выступление на Первом Всероссийском форуме учителей родных языков в Москве....

Туган телне (татар телен) өстәмә рәвештә өйрәтү өчен эш программасы

2014 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучыларга туган телләрен өйрәнү максатында өстәмә сәгать кертелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрл...

Авторлык дәрес проекты "Туган телнең серле сүзләр сандыгында ниләр бар?"

 Бу дәрес 5-6 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән олимпиадаларга әзерләгәндә, татар теле лексикасыннан белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү өчен тәкъдим ителә....

Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...

Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”

Доклад. “Туган  телне  һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”...