Алмашлык. Билгесезлек алмашлыклары
план-конспект урока (8 класс) на тему
8 нче сыйныфта татар теле дәресе
Презентцация
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres_plany-8_klass25.01.2017.doc | 937 КБ |
prezentatsiya_k_uroku_-8_klass_25.01.2017.ppt | 424 КБ |
Предварительный просмотр:
8 нче класс.
Татар теле дәресе.
Тема: Алмашлык. Билгесезлек алмашлыклары.
Максатлар:
1. Алмашлыклар турында белемнәрне ныгыту.
2. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү. Алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту. Төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү; сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.
3. Үз фикерләрен дәлилли алучанлыкларын, эзлекле фикер йөртүләрен, танып-белү эшчәнлекләрен үстерү, туган телгә ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, дидактик уеннар, тест сорауларына җавап бирү, төркемләп эшләү, индивидуаль бирем үтәү.
Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты Яңа педагогик технология: компьютер технологиясе.
Дәрес төре: өйрәнгән темаларны гомумиләштереп кабатлау.
Җиһазлау: компьютер, проектор, дәреслек (147-148 нче битләр), индивидуаль биремле карточкалар, презентация.
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше.
1) Исәнләшү.
2) Укучыларның дәрескә хәзерлекләрен тикшерү:
-кем буген дежур?
-бүген нинди һава торышы?
II.Булган белемнәрне актуальләштерү.
- Өй эшен тикшерү – 9, 10, 11 нче күнегүләр 146 бит
- Слайд - Уйла, эзлә, тап! Мәкальләрдә нинди сүзләр төшеп калган?
III. Белемнәрне ныгыту, барлау.
- Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар? (7)
РЭЛЛИ РОБИН СТРУКТУРАСЫ БУЕНЧА ЭШ. (Һәр алмашлык төркемчәсенә 2 шәр мисал, табарга, 2 укучы чиратлашып җавап бирә)
- Слайд – бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табарга.
- Тапкан алмашлыкларны нәрсә булса да бәйлиме? (Әйе, барысы да билгесезлек алмашлыклары)
- Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Билгесезлек алмашлыклары)
- Билгесезлек алмашлыклары ничек ясала? (-дыр/дер, -тыр/-тер кушымчалары, әллә сүзе)
IV.Өй эше
- 4 нче күнегү – укыгыз һәм тәрҗемә итегез, билгесезлек алмашлыкларын күрсәтегез.
Физкультминутка
- 6 нчы күнегү – билгесезлек алмашлыкларының дөрес тәрҗемәләрен табыгыз, алар белән җөмләләр төзегез.
Кемнедер – кого-то
Нәрсәгәдер – чему-то
Кемдәдер – у кого-то
Кемгәдер – кому-то
Нәрсәдәндер – от чего-то
- 7 нче күнегү - күп нокталар урынына билгесезлек алмашлыкларын куеп, җөмләләр языгыз. (Каяндыр, каядыр, кемнәндер, ниндидер, кемдер, ничектер)
- Карточкалар белән эш –
V.Өй эше.
- 4 билгеләү алмашлыгы белән җөмлә төзергә
- 8 нче күнегү 148 бит - җөмләләрне тәрҗемә итегез.
VI.Йомгаклау, билгеләр кую
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
1) ... эшләми, ... ашамый. 2) ... сабыр, .... эшнең җаен таба р. 3) … халыкны ң … батырлары була. 4) Батыр ... халкын яклый. Уйла, эзлә, тап ! Мәкал ь ләрдә нинди сүзләр төшеп калган?
1) Кем эшләми, шул ашамый. 2) Кем сабыр, шул эшнең җаен таба р. 3) Һәр халыкны ң үз батырлары була. 4) Батыр үз халкын яклый. Уйла, эзлә, тап ! Мәкал ь ләрдә нинди сүзләр төшеп калган?
Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар? 5 3 4 6 7
Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар? 1. Зат алмашлыклары - личные местоимения 2. Тартым алмашлыклары - притяжательные местоимения 3. Күрсәтү алмашлыклары - указательные местоимения 4. Сорау алмашлыклары –вопросительные местоимения 5. Билгеләү алмашлыклары – определительные местоимения 6. Билгесезлек алмашлыклары – неопределенные местоимения 7. Юклык алмашлыклары – отрицательные местоимения
Һәр алмашлык төркемчәсенә 2 шәр җөмлә төзергә 1. Зат алмашлыклары – мин, син, ул, без, сез, алар 2. Тартым алмашлыклары – минеке, синеке, аныкы, моныкы, һ.б. 3. Күрсәтү алмашлыклары – бу, ул, әнә, теге, шул, андый, һ.б. 4. Сорау алмашлыклары – кем, нәрсә, нинди, ник, кайсы, һ.б. 5. Билгеләү алмашлыклары – һәр, бөтен, үз, һәммә, барлык, һ.б. 6. Билгесезлек алмашлыклары – кемдер, нәрсәдер, каядыр,әллә кем, никтер, кайдадыр, һ.б. 7. Юклык алмашлыклары – беркем, бернәрсә, һичкем, берничек, һичнәрсә, һичнинди, һ.б.
Ул сезнең артыгыздан нидер кычкырып калды. Бу кешене мин кайдадыр ниндидер җыелышта күргән идем бугай. Кемдер гармунда уйнады, кемнәрдер матур итеп җырла�дылар. Хәлләрегезне никтер беркемгә дә сөйләмисез. Аның сүзләре ничектер йөрәкләргә барып җитте. Бу кабинетта һәрвакыт кемдер нәрсәдер сөйли. Эт кемгәдер ниндидер ямьсез тавыш белән өрә иде. Мин кайчандыр жур�налист булырга хыяллана идем, ә хәзер нигәдер бу теләк юк. Бирем - алмашлыкларны табарга
Ул сезнең артыгыздан нидер кычкырып калды. Бу кешене мин кайдадыр ниндидер җыелышта күргән идем бугай. Кемдер гармунда уйнады, кемнәрдер матур итеп җырла�дылар. Хәлләрегезне никтер беркемгә дә сөйләмисез. Аның сүзләре ничектер йөрәкләргә барып җитте. Бу кабинетта һәрвакыт кемдер нәрсәдер сөйли. Эт кемгәдер ниндидер ямьсез тавыш белән өрә иде. Мин кайчандыр жур�налист булырга хыяллана идем, ә хәзер нигәдер бу теләк юк. Бирем - алмашлыкларны табарга
Образуются от вопросительных местоимений: а) путем присоединения к ним безударных аффиксов -дыр/-дер, -тыр/-тер. Например: кайдадыр (где-то), ничектер (как-то); б) путем сочетания вопросительных местоимений со словом әллә. Например: Әллә нинди (какой-то), әллә кемнән (от кого-то). Билгесезлек алмашлыклары
Өй эше: 1) 4 билгеләү алмашлыгы белән җөмлә төзергә 2) 8 нче күнегү 148 бит - җөмләләрне тәрҗемә итегез
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Алмашлык. Тест. 6 нчы класс.
"Алмашлык" темасына 6 нчы класс өчен тест....
Презентация, правила по татарскому языку. Алмашлык (Местоимение).
Презентация, правила по татарскому языку. Алмашлык (Месстоимение)....
Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.
Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....
Алмашлык ( тест)
"Алмашлык" темасы буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест...
4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.
4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......
Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре (план- конспект)
Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре. 6 сыйныф. татар теле...
Билгесезлек алмашлыклары
6 нчы сыйныфның татар төркеменә "Билгесезлек алмашлыклары" темасына татар теле дәресенә технологик карта....