Туган көн - күңелле бәйрәм бүлеген кабатлау өчен дәрес үрнәге
план-конспект урока (5 класс) на тему
Туган көн - күңелле бәйрәм бүлеген үткәндә,йә тәмамлаганда файдаланырга була
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 32.62 КБ |
Предварительный просмотр:
Зеленодол муниципаль районы
Осиново бистәсенең «В.В.Карпов исемендәге лицей»
Тема: “Туган көн – күңелле бәйрәм”
(“Минем туган көнем”
циклын кабатлау)
(5 А,Б сыйныфлары)
Дәрес: татар теле
Дәрес темасы: “Туган көнгә барабыз”
Үткәрелү датасы: 06.04.2018
Дәреснең максатлары:
- укучыларның лексик-грамматик белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
- темага карата булган белемнәрен тулылындыру, танып белү активлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү;
- бер-берсенә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
Дәреснең бурычлары:
- укучыларның үзләштергән белемнәрен диалогик-монологик сөйләм аша тикшерү;
- сүзлек составын баету;
- бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дәреснең принциплары:
- дидактик: укытуның тормыш белән бәйлелек принцибы, дифференцияаль якын килү;
- лингвистик: функциональ;
- гомумметодик: коммуникатив, ситуатив-тематик;
- хосусый методик: теория белән практика берлеге.
Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, тикшеренү, проблемалы укыту.
Укыту алымнары: әңгәмә, парлап , рәсем буенча, карточкалар белән эшләү.
Дәрес тибы: гомумиләштерү – йомгаклау дәресе.
Җиһазлау: ноутбук, мультимедия проекторы, интерактив такта, презентация, индивидуаль карточкалар.
Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова “Татар теле”, рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек, “Татарстан китап нәшрияты”, 2011.
Дәреснең планы:
- Оештыру:
- исәнләшү;
- дежур укучы белән әңгәмә.
- Белемнәрне актуальләштерү:
- дәреснең темасын билгеләү.
- фонетик күнегү;
- Видео карау,киңәш бирү
- “Крокодил Гена”җыры
- Белем күнекмәләрен ныгыту:
- киңәш бирү (кроссворд чишү);
- ишетеп аңлау күнекмәсе;
- котлау язу;
- (“Винни пух” мультфильмыннан өзек карау)
- ризык исемнәрен искә төшерү;
- табышмаклар белән эшләү;
- “инфинитив + ярамый” структуралы җөмләләрне кабатлау
Белемнәрне тикшерү:
Ситуатив күнегүләр (карточкалар белән эш).
- Йомгаклау.
- Өй эше бирү.
- Билгеләр кую.
Дәрес барышы
- Оештыру:
- Исәнләшү:
- Хәерле көн, укучылар. Хәлләрегез ничек?
- Яхшы.
- Көнегез матур үтсен өчен, бер-беребезгә карап елмаегыз һәм тыныч кына утырыгыз.
- Дежур укучы белән әңгәмә:
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Бүген сыйныфта мин дежур.
- Бүген ничәнче число?
- Бүген 6нчы апрель.
- Атнаның нинди көне?
- Җомга.
- Бүген көн нинди?
- Бүген көн салкын, кояшлы, җил исә.
- Сыйныфта кемнәр юк?
- Сыйныфта барысы да бар.
- Белемнәрне актуальләштерү:
1. Әңгәмә.
-Укучылар,карагыз әле бу нәрсә?(Бу – табын)
-Ә без кайчан шулай мул итеп табын әзерлибез? (бәйрәмдә)
-Әйтегез әле,менә бу нинди бәйрәм икән? (туган көн бәйрәме)
-Туган көн –ул нинди бәйрәм?
-Димәк,без дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?
2. Фонетик зарядка.
-Укучылар,тактага игътибар итегез әле,бу нинди авазлар,без аларны ничек итеп укыйбыз? (к,г,къ,гъ)
-Сез хәзер шушы хәрефләрне кулланып туган көн темасына өчәр сүз языгыз.
- Шушы сүзләрдән сүзтезмәләр төзегез,ә хәзер җөмләләр.
- Афәрин,укучылар.
-Туган көнгә ничек чакырып була?
- – Укучылар,минем почтага видео килде.Карап карыйк әле
Видео. “Привет! Минем бүген туган көнем.Онытмадыгызмы?Килегез.Бүләк онытмагыз!
-Бу кем?
-Бу чакыру сезгә ошадымы,укучылар?
-Ландыш нинди кыз?
-Ландышка нинди киңәш бирәбез,укучылар?
Видео. “Сәлам, дусларым! Мин сезне бүген кичке 6 га туган көнемә чакырам! Рәхим итегез,дусларым!
- Ә бу видео ошадымы сон?
- Монда Ландыш нинди кыз?
- Ландышның туган көненә барабызмы,укучылар?
- Туган көндә нишлиләр? (Өстәл әзерлиләр, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, котлыйлар.)
- Әйе, без дә бүген дәрестә уйнарбыз, җырларбыз, татарча дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәнербез.
- Әйдәгез,күңелләрне күтәреп җибәрик, җыр җырлап алыйк.
“Крокодил Гена” җыры
- Белем күнекмәләрен ныгыту этабы:
- – Безне Ландыш безне туган көненә чакырды. Ә туган көнгә бүләк алып барырга кирәк. Туган көнгә нәрсәләр бүләк итеп була? Кроссвордны чишеп җавабын табыйк.
Кроссворд чишү.
- Ишетеп аңлау күнекмәсе (аудирование).
Диалог тыңлыйк:
- Марат, бүген безнең сыйныфташыбызның туган көне!
- Кемнең туган көне, Алсу?
- Ландышныкы.
- Шулаймени? Ә аңа ничә яшь тула?
- 12 яшь.
- Син барасыңмы?
- Әйе, барам.
- Туган көнгә сәгать ничәгә чакыра?
- Кичке сәгать алтыга.
- Нәрсә алып барасың?
- Китап.
- Бик яхшы! Мин дә барам! Бүләк алырга кирәк! Ландышларда очрашырбыз! Сау бул!
- Сау бул, Марат!
Слайдта сораулар:
- Укучылар, дәфтәрләрне ачып, числоны язып куйыйк. Ишеткән диалог буенча тест чишәбез.
- Алсу ... белән сөйләшә:
а) Ләйсән;
б) Марат;
в) Айгөл.
2. Марат белән Алсу ... .
а) сыйныфташлар;
б) күршеләр;
в) туганнар.
3. ... туган көне.
а) Айсылуның;
б) Гөлиянең;
в) Ландышның.
4. Ландышка ... яшь тула.
а) 11;
б) 12;
в) 13.
5. Туган көн сәгать ... .
а) биштә;
б) алтыда;
в) җидедә.
6. Алсу туган көнгә ... алып бара.
а) шоколад;
б) уенчык;
в) китап.
- Дәфтәрләрләрегез белән алышыгыз һәм иптәшегезнең эшен карандаш белән тикшерегез. (слайдта җаваплар). Әгәр алты сорауга да җавап дөрес булса, “бишле” билгесе куегыз, “дүртле” билгесе биш сорауга җавап дөрес булса куела. Өч-дүрт сорауга дөрес җавап биргән булса - “өчле”, бер-ике сорауга – “икеле”.
- –Бүләк булды. Ләйсәнгә котлау открыткасы язарга кирәк.
Һәр төркемгә конверт бирелә. Укучылар сүзләрдән котлау җыялар.
4)- Укучылар,туган көнгә барганчы үз-үзеңне тотыш кагыйдәләреңне искә төшерик.Моның өчен мультфильм карап китик.
“Винни пух” мультфильмыннан өзек карау.
- Винни пух үзен табын янында дөрес тотамы?
- Юк.
- Укучылар, ә сез ашаганда үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме?
5)Электрон физминут.
- – Әйдәгез, Ландышка табын әзерләргә булышыйк.
Слайдта ризыклар күрсәтелә, укучылар исемен әйтергә тиеш.
Без әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын.
Уртага куйдык чәчәк,
Чәчәк янына — чәкчәк.
Бавырсак һәм кош теле.
Ризыклар төрле-төрле:
Сумса, бәлеш, өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак.
- Укучылар, табынга тагын нәрсә җитми? (Җиләк-җимешләр.)
- Әйдәгез табынга җиләк-җимешләр куйыйк. “Табышмак әйтәм – уйлап тап” уенын уйныйбыз.
- Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел. Карбыз.
Слайдта җиләк-җимешләр рәсеме чыгып бара.
- Сап-сары – кояш түгел,
Эчләре бүлем-бүлем.
Кабыгын әрчеп алдык,
Өләштек телем-телем. Әфлисун.
- Алма дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул, балалар? Алма.
- -Укучылар, ә сез әниегезгә ашарга пешерергә булышасызмы? Әйе.
- Тактага карагыз да, нәрсәләр пешерергә булышканыгызны әйтегез.
“Мин әнигә булышам” конструкциясен кабатлау.
- Табыныбыз әзер.
- Белемнәрне тикшерү этабы.
Ситуатив күнегү. Карточкалар белән эш.
- Хәзер мин сезгә ситуацияләр бирәм, сезгә диалоглар төзергә кирәк.
I карточка.
День Рождения.
Руслан приглашает Максима на день рождения. Максим расспрашивает, кто еще придёт на день рождения. А Руслан отвечает, что придёт Дамир, Ильдар, Алия, Гузель. Максим узнаёт, в котором часу придут они, а Руслан отвечает, что придут в 6 часов и говорит, что будет весело.
II карточка.
В магазин.
Мама спрашивает у дочки о том, куда она идёт. В ответ дочка говорит, что в магазин. Мама спрашивает, что купит она в магазине. Дочка отвечает, что купит чак-чак, открытку на день рождения. Мама интересуется, кому она берёт вкусный чак-чак, открытку. Дочка отвечает, что подруге Насте.
III карточка (“йомшак» укучылар өчен)
В магазине.
Разговор между продавцом и покупателем. Приветствуют друг друга. Продавец спрашивает, что возьмёт. Покупатель отвечает, что торт, сок, яблоки, грушу. Продавец уточняет, что ещё нужно, покупатель в ответ, что 2 кг помидора и огурцов. Продавец говорит сумму – 569 рублей, покупатель благодарит и прощается.
- Йомгаклау.
- Димәк, бүген бездә нинди бәйрәм булды? Бүген бездә туган көн бәйрәме булды.
- Укучылар, Ландышның туган көнендә нишләдек? Табын әзерләдек, уйнадык, җырладык, котладык.
- Нәрсә ошады?.
Укучыларның җаваплары тыңлана.
- Өй эше бирү.
- “Туган көн” сүзенә синквейн язарга
- “Минем туган көнем” темасына диалог төзергә
- “Минем туган көнем” темасына рәсем ясарга
- Билгеләр кую.
-Сау булыгыз, укучылар! Уңышлы көн сезгә!
- Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2012/04/16/picture-78320.jpg)
Фонетика бүлеген кабатлау
Бу дидактик материал дәрестә укучыларның белемен кыска вакыт эчендә тикшереп алу өчен кулланыла. Турыпочтаклык турылыры кисеп алынып,,шул турыга төшеп калган сүзләр языла.Материал шаблон ясап куллану...
![](/sites/default/files/pictures/2020/02/25/picture-223465-1582613082.jpg)
Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау.
"Лексикология һәм сөйләм культурасын кабатлау" темасы буенча 5 сыйныфка ачык дәрес эшкәртмәсе....
![](/sites/default/files/pictures/2020/02/25/picture-223465-1582613082.jpg)
Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау. Презентация.
"Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау" темасына презентация....
![](/sites/default/files/pictures/2016/02/01/picture-745939-1454337831.jpg)
Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту
Дәреснең максаты: а) белем бирү : Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту өстендә эш, антоним, омоним, синонимнарның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклауга ярдәм итү.б) Фикер...
Туган (татар) теле дәресе. Тема : Лексикология бүлеген кабатлау
Туган (татар) теле дәресе. Тема : Лексикология бүлеген кабатлау...