Сүзләр дөньясына сәяхәт (“Лексика” бүлеген кабатлау)
план-конспект урока (5 класс) на тему
5 нче сыйныф өчен дәрес планы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
suzlr_donyasyna_syakht_leksika_bulegen_kabatlau.docx | 20.22 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Сүзләр дөньясына сәяхәт (“Лексика” бүлеген кабатлау)
Максат: 1) “Лексика” бүлегендә үтелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, укучыларның белемнәрен системалаштыру;
2) Укучыларда сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү;
3) Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, аңа мәхәббәт төшенчәсе бирү.
Материал: 1. Юсупов Р.А., Зиннәтуллина К.З., Гайфуллина Т.М. Татар теле: 5 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2000. – Б. 91-136.
2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 1994. – Б. 24-142.
3. Әхмәтшина Ф. Омонимнар, синонимнарны өйрәнү // Мәгариф, 1998. – № 8. – Б. 48-49.
4. Хәйруллин М. Лексикабызда чит тел сүзләре // Мәгариф, 1998. – № 9. – Б.82-83.
Җиһазлау: карта-схема, “билетлар”, жетоннар, уенчык паровоз, сүзлекләр күргәзмәсе, плакатлар, “Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык” девизының плакаты.
Укыту принциплары: фәннилек, теория белән практиканың бәйләнеше, укучыларга дифференциаль якын килү, укытуның тормыш белән бәйләнеше.
Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, тикшеренү ысуллары.
Укыту алымнары: уен элементларын кертү, карточкалар бирү, грамматик
биремле язма эш бирү.
Дәрес төре: кабатлау – йомгаклау дәресе.
Дәрес планы
I. Актуальләштерү.
1) Исәнләшү;
2) Кереш сүз;
3) Табышмак әйтү, җавабын табу.
II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1) Сорауларга җавап бирү
(Поездка “билетлар” сату);
2) Салу, басу сүзләренең барлык мәгънәләрен ачыклау
(“Сүзләр диңгезендә” күпер аша чыгу);
3) Антонимнар турында кагыйдәне искә төшерү, мисаллар әйтү, тактада бирелгән сүзләрнең антонимнарын табу
(“Антонимнар” борылышында тукталу);
4) Омонимнар турында кагыйдәне искә төшерү, сүзләрнең омонимнарын табу
(“Омонимнар шәһәре” тукталышында туктау);
5) Бирелгән сүзләрнең синонимнарын табу
(“Синонимнар авылы” тукталышы);
6) Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе һәм өлкәсе буенча сүзлек составын искә төшерү, биремнәрне үтәү
(“Ромашкалар аланлыгы”нда ял итү);
7) Сүзлекләр турында сөйләшү.
III. Өйгә эш бирү: яшәгән төбәкнең күл, елга, чокыр, урам, тау исемнәрен язып килергә.
IV. Йомгаклау.
1) Сорауларга җавап бирү;
2) Жетоннарны санау, билгеләр кую.
Дәрес барышы
I. Укытучы: 1. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Барыбыз да тынычландык.
2. Укытучы: Укучылар, бүген без сезнең белән “Сүзләр дөньясына” кызыклы, мавыктыргыч сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин безгә сәяхәткә чыгар өчен транспорт төре сайларга кирәк. Нәрсәдә бару яхшырак булыр икән? Мин сезгә бер табышмак әйтеп карыйм, сез аның җавабын күмәкләшеп табарсыз.
3. Укытучы: Табышмак: Уф итәр, пуф итәр,
Төчкеренер дә пошкырыныр,
Ә аннан соң алып китәр
Һәм теләгән җиргә илтәр.
Нәрсә ул, укучылар?
Укучылар: Поезд.
Укытучы: Дөрес, балалар. Без сезнең белән сәяхәткә поезд белән чыгарбыз. Юлга чыкканчы, без үзебезнең максатыбызны һәм девизыбызны булдырыйк. Нинди безнең девиз?
Укучылар: Безнең девиз – “Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык “.
II. 1. Укытучы: Ә хәзер, әйдәгез, поездка билет алыйк. Шунысын да белеп торыйк, билетлар тылсымлы сүзләргә генә сатыла, аннары алдагы сорауларга дөрес итеп җавап бирүчеләр генә поездка утыра ала.
Билетлар:
1 билет: Телнең лексикасы дип нәрсә атала?
2 билет: Лексикология нәрсәне өйрәнә?
3 билет: Нәрсә ул – сүз?
4 билет: Полисемия дип нәрсәгә әйтәбез?
5 билет: Күчерелмә мәгънәле сүзләр ничек барлыкка килә?
6 билет: Сүзнең туры мәгънәсе дип нәрсәгә әйтәбез?
7 билет: Лексикографиядә нәрсәләр өйрәнелә?
8 билет: Нинди сүзләрне күпмәгънәле сүзләр ди атыйлар?
(Җаваплар тикшерелә)
Укытучы: Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын!
2. Укытучы: Укучылар, без сезнең белән “Сүзләр диңгезенә” килеп җиттек. Күпер аша бары сүзләрнең күпмәгънәлелеген ача алганда гына үтәргә мөмкин. Ике сүзнең мәгънәләрен ачыкларга кирәк сезгә: беренче варианттагылар салу сүзенең, икенче варианттагылар басу сүзенең мәгънәләрен ачыклар.
(Әлеге сүзләрнең мәгънәләре дәфтәрләрдә языла, тикшерелә)
Укучы: Салу – өй салу, су салу, хат салу.
Укучы: Басу – итек басу, аякка басу, кар басу.
3. Укытучы: Юлыбызны дәвам иттерәбез. “Антонимнар борылышына” килеп җиттек. Монда без антонимнар кагыйдәсен әйтергә, мисаллар уйларга тиешбез. Нинди сүзләргә без антонимнар дип әйтәбез?
Укучы: Капма-каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала.
Укытучы: Антонимнар телдә ни өчен кирәк?
Укучы: Антонимнар сүзлек запасын баеталар, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтәләр. Алар әдәби әсәрләрдә, бигрәк тә шигъри әсәрләрдә очрыйлар.
Укытучы: Антонимнарга мисаллар китереп карагыз.
Укучылар: күп – аз, җылы – суык, якты – караңгы, тиз – әкрен һ.б.
Укытучы: Яхшы, укучылар. Без арыдык, бу тукталышта перронга төшәбез һәм класс тактасында эшләп алабыз. Тактада сезгә сүзләр бирелгән. Сез аларның антонимнарын табып карагыз.
Тактада түбәндәге сүзләр бирелгән: чиста, юеш, усал, акыллы, ерак, биек, менү, китү, өстә.
Укучылар: чиста – пычрак, юеш – коры, усал – киң күңелле, акыллы – надан, ерак – якын, биек – тәбәнәк, менү – төшү, китү – килү, өстә – аста.
4. Укытучы: Юлыбызны дәвам итәбез, “Омонимнар шәһәре” аша үтәбез. Әйдәгез әле, кагыйдәне искә төшерик: Нинди сүзләргә без омоним сүзләр дип әйтәбез?
Укучы: Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре белән бөтенләй башка булган сүзләр аваздаш сүзләр, ягъни омоним дип йөртеләләр.
Укытучы: Мин сезгә сүзләр язылган плакатлар күрсәтәм, сез шул сүзләрнең омонимнарын әйтеп, төрләрен күрсәтеп бирергә тиеш буласыз.
Түбәндәге сүзләр күрсәтелә: сабак, туй, ат, оста бикә, Айтуган, алма, карта, тозлар, укучы.
Укучылар: сабак (уку) – сабак (үсемлекнең) - өлешчә омоним, туй (бәйрәм) – туй (фигыль) - өлешчә омоним, ат (исем) – ат (хайван) – өлешчә омоним, оста бикә - остабикә - әйтелешләре бер, ләкин язылышлары төрле сүзләр, алма (исем) – алма (фигыль) - әйтелешләре төрле, язылышлары бер сүзләр, тозлар (исем күплектә) – тозлар (фигыль), Айтуган (исем) – ай туган (сүзтезмә) – әйтелешләре бер, язылышлары төрле сүзләр һ.б.
5. Укытучы: Яхшы, укучылар. Юлыбыз “Синонимнар авылы” аша үтә. Ләкин анда шлагбаум төшерелгән. Шулай булгач, юлны дәвам иттерә алмыйбыз. Ни өчен икән? Әһә, анда нидер бар. Белдерү икән. Укып карыйк.
Белдерү: Әлеге шлагбаумны бары тик синонимнарга кагылышлы биремнәрне эшләгәннән соң гына ачарга мөмкин.
Укытучы: Синонимнар дип без нинди сүзләргә әйтәбез?
Укучы: Мәгънәләре белән бер үк төрле булган яки бер-берсеннән мәгънә төсмерләре белән генә аерыла торган сүзләр мәгънәдәш сүзләр, ягъни синонимнар дип аталалар.
Укытучы: Телдә һәм сөйләмдә синонимнар ни өчен кирәк?
Укучы: Сүзләрнең синонимнарын яхшы белгән кеше үз уен ачык, төгәл әйтә, аның сөйләме образлы, җөмләсе кыска, җыйнак була
(Уйлай, әйтү, жетоннар өләшү)
6. Укытучы: Ә хәзер юлыбызны дәвам иттерик, чөнки юл кешесенең юлда булуы яхшы. Менә без “Ромашкалар аланлыгына” килеп җиттек: һәркем ромашканың бер яфрагын өзеп алсын, анда күрсәтелгән биремнәрне үтәсен.
Яфрактагы биремнәр:
1. Рус теленнән кергән алынма сүзләрне языгыз.
2. Гарәп-фарсы телләреннән кергән сүзләрне языгыз.
3. Ыруг, патша, хан, кабилә дигән сүзләр нинди сүзләргә керә?
4.Углым, язмак, багла, әл дигән сүзләр нинди сүзләр?
5. Хәзерге телдәге неологизмнарга мисаллар китерегез.
6. Архаизмнарга мисаллар китереп карагыз.
7. Тарихи сүзләргә мисаллар китереп карагыз.
8. Нинди профессиональ сүзләр беләсез?
9. Нинди диалекталь сүзләр беләсез?
10. Фразеологизмнар дип без нәрсәләргә әйтәбез?
11. Телеңне тыю, һавадан алып сөйләү фразеологизмнары нәрсә белдерә?
12. Трай тибү, теле кычыту фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлатыгыз.
13. Чәчләр үрә тору, кыл да кыймылдатмау фразеологизмнары нәрсәне белдерә?
14. Теңкәгә тию, акылга утыру фразеологизмнары нәрсәне белдерәләр?
(Биремнәрне тикшерү)
7. Укытучы: Әйе, укучылар, без сезнең белән “Сүзләр дөньясының” никадәр бай, мавыктыргыч булуын үз сәяхәтебездә күрдек. Ә бу сүзләр барысы да кайда очрашалар икән? Юлны дәвам итик һәм сорауларга җавап эзлик. Кайда очрашалар сүзләр?
Укучы: Сүзлекләрдә очрашалар.
Укытучы: Әйе, алар сүзлекләрдә очрашалар. Ә сез нинди сүзлекләр беләсез?
Укучы: “Татарча-русча сүзлек”, “Русча-татарча сүзлек”
Укучы: “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Татар теленең фразеологик сүзлеге”.
Укучы: “Татар теленең орфографик сүзлеге”, “Татар теленең диалектологик сүзлеге” һ.б.
III. Укытучы: Шулай итеп, укучылар, сәяхәтебез ахырына якынлаша. Әйдәгез әле, өй эшен язып алыйк: өйдә үзебез яшәгән төбәкнең елга, күл, чокыр, тау, чишмә, урам исемнәрен язып килерсез.
IV. 1. Укытучы: Укучылар, без бүген нинди сәяхәткә барып кайттык?
Укучы: Без бүген “Сүзләр дөньясына” сәяхәткә барып кайттык.
Укытучы: Сәяхәттә нәрсәләр белән очраштык?
Укучы: Сәяхәттә без антонимнар, синонимнар, омонимнар, алынма сүзләр, диалекталь сүзләр, неологизмнар, искергән сүзләр белән очраштык.
2. Укытучы: Яхшы. Ә хәзер, укучылар, жетоннарны саныйк.
(Билгеләр кую)
Укытучы: Сәяхәтебез һәм дәресебез тәмам. Уңышлар сезгә!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фонетика бүлеген кабатлау
Бу дидактик материал дәрестә укучыларның белемен кыска вакыт эчендә тикшереп алу өчен кулланыла. Турыпочтаклык турылыры кисеп алынып,,шул турыга төшеп калган сүзләр языла.Материал шаблон ясап куллану...
Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау.
"Лексикология һәм сөйләм культурасын кабатлау" темасы буенча 5 сыйныфка ачык дәрес эшкәртмәсе....
Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау. Презентация.
"Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау" темасына презентация....
Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту
Дәреснең максаты: а) белем бирү : Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту өстендә эш, антоним, омоним, синонимнарның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклауга ярдәм итү.б) Фикер...
Лексикология бүлеген кабатлау өчен биремнәр
Лексикология бүлеген кабатлау өчен биремнәр...
Лексика бүлеген кабатлау. 5 сыйныфта татар теле дәресе.
Дәрес БФДС таләпләренә туры китереп төзелгән....
"Лексика" бүлеген кабатлау, 5 сыйныф
Укучыларның "Лексика" бүлеге буенча алган белемнәрен кабатлау....