Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту
методическая разработка (5 класс) на тему
Дәреснең максаты:
а) белем бирү : Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту өстендә эш, антоним, омоним, синонимнарның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклауга ярдәм итү.
б) Фикер сәләтен үстерү : Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру, тел байлыгын арттыру.
б) Тәрбия бирү : туган телгә, татар халык бәйрәмнәренә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
metodich_leksikologiya.doc | 62.5 КБ |
Предварительный просмотр:
5 нче сыйныф өчен татар теле дәресе
Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту
Максат: 1. Укучыларның лексика бүлеге буенча алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау; өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру;
2. Сүзләрне аңлап, урынлы куллану; бәйләнешле сөйләм үстерү;
3. Татар тел белеменә ихтирам хисе, туган телгә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы : кабатлау-йомгаклау.
Җиһазлау : 1) Юсупов Р.А., Зиннәтуллина К.З., Гайфуллина Т.М. Татар теле: 5 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2006. – Б. 86-127 б. 2) “Аңлатмалы сүзлекләр” 1-3 том, “Русча-татарча сүзлек”, “Татар энциклопедиясе”, “Фразеологик әйтелмәләр”, “Орфография” һ.б.; 3) Лексикология темасы буенча тестлар, карточкалар, 4) компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү.
Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!)
Укытучы: Укучылар бүген дәрестә кемнәр юк?
Укучы: Дәрестә барысы да бар!
Укытучы:Урамда һава торышы нинди?
Укучы: Урамда көн бик матур, аяз.
Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне?
Бүген атнаның өченче көне, чәршәмбе!
Укытучы: Бик яхшы.
II.Актуальләштерү.
- Үткән дәресләрдә без тел гыйлеменең нинди бүлеген өйрәнеп бетердек? (лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген өйрәнеп бетердек.)
-Лексикология тел белеменең нинди тармагы? Ул нәрсәне өйрәнә?
Лексикология (гр. lexikos - сүз, logos – өйрәнү) – телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән.
Телнең сүзлек байлыгын без лексика дип, ә шул байлыкны өйрәнә торган тел тармагын лексикология дип атыйбыз. Лексикология сүзне төрле яклап өйрәнүне үзенең максаты итеп куя.
-Нәрсә ул сүз?
Сүз ул- аңлашу, аралашу чарасы.Телне өйрәнү беренче чиратта сүздән башлана. Без бит үзебезнең тормышыбызны телдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Сөйләм вакытында бик күп сүзләр арасыннан, теге яки бу фикерне әйтү өчен, кирәклесен сайлап алырга, аны урынлы куллана белергә тиешбез. Дөрес һәм матур итеп сөйли белү-кешенең гомуми культуралылыгының бер билгесе. Моңа ирешү өчен сөйләмеңә игътибар итеп тору, телгә таләпчән була белү кирәк. Кызганыч ки, тормышта безгә еш кына сөйләм культурасының бозылу күренешләре белән очрашырга туры килә.
III.Белемнәрне ныгыту.
Без сезнең белән бүгенге дәрестә лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлыйбыз. Дәфтәрләргә число, тема языла.
1) Кросворд чишү һәм шуның ярдәмендә терминнарны искә төшерү.
Сораулар:
1. Үзара тыгыз бәйләнгән берничә сүздән торган һәм күчерелмә мәгънәгә ия булган төзелмәләр.
2. Телдә барлыкка килә торган яңа сүзләр.
3. Билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре.
4. Мәгънәдәш сүзләр
5. Капма-каршы мәгънәле сүзләр
6. көндәлек тормышта һәрдаим кулланылган сүзләр
7. сирәк очрый торган сүзләр, инде кирәге дә кимегән сүзләр
1. фразеологизм
2. неологизм
3. диалекталь
4. синоним
5. антоним
6. актив
7. пассив
Вертикаль баганада лексика сүзе килеп чыгарга тиеш.
2) Сүзләргә синонимнар табу.
ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН Һәр төркемгә берәр сүз бирелә. Укучылар бирелгән биткә синонимнарын уйлап язырга тиеш булалар.
Төркемнәрдә эш. Төркемдәге һәр укучы бирелгән сүзгә синонимнар яза.
Матур, зур, эссе, кечкенә
Дөреслеген тикшерү.
Зифа, чибәр , сылу, күркәм, нәфис,матур.
Өлкән, эре, дәү, олы, зур.
Эссе, кайнар, кызу.
Кечкенә, вак, нәни, бәләкәй. Үзбәя.
3) “Омонимнарны уйлап тап” уены уйнап алу.
- Укучылар, мин сораулар бирәм, ә сез нинди сүз турында сүз барганын ачыкларга тиеш буласыз.
- -нишләү? нәрсә?
-кайда? нәрсәләрдә була?
-печән өстендә чалгы белән, сабантуйда ат белән, мунчада себерке белән эш итү һ.б. (чабу)
2) -ул – кышны алмаштыра, тимерне турайтырга, май ясарга
кушканда әйтелә (яз)
3)-ул сүз белән кеше битен һәм хәрефле бер санны атыйлар,
суда хәрәкәт итәргә кушканда шул сүзне әйтәләр (йөз).
4) -алмашлыкның берсе ул, шуның белән итек ямыйлар (без)
5) –бәйрәм мәҗлесен дә, татлы ризыкны да атыйлар (бал)
-Омонимнар тизәйткечләрдә дә еш очрый. Менә бу тизәйткечне укыйк һәм тиз әйтеп карыйк, омонимнарны табыйк.
Кара карга
Кунган карга,
Карга кунган
Ак карга,
Шул карганы
Карар өчен
Карга җыелган карга.
4) Дәреслектәге күнегү өстендә эш. 257 нче күнегү.
Бирем белән танышу. Тиешле хәрефләрне куеп, текстны күчереп язырга. ( беренче абзац) Кагыйдәләрне аңлатырга. Нәүрүз бәйрәменең нинди бәйрәм булуын аңлатырга. Бер укучы тактада эшли.
5) Сингапур структурасы буенча эш (ТИК - ТЭК – ТОУ структурасы )
- Алдагы эшне без Сингапур структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.
- Моның өчен сезнең өстәлләрегездә карточкалар куелган .
- Икенче номерлы укучы әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.
Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенга.
Башка сүзләр өстәргә ярый.
Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакытыгыз бетте.Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз, тикшерәсез һәм язасыз.
Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.
.Хәзер сез дәфтәрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга тиеш буласыз. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берниче укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.
6) “ Кем күбрәк “ уены уйнату. “Умырзая “ сүзеннән яңа сүзләр төзү. Кайсы төркем күбрәк сүз төзер.
Төркемнәрне тикшерү. Үзбәя.
- Тактада плакатлар урнаштырылган.
- татар теленең чыгышы ягыннан сүзлек составы
- кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы
- кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы
- кулланылыш активлыгы ягыннан сүзлек составы
Уукучылар бирелгән карточкаларны тиешле урынга урнаштырырга тиеш .
(Карточкалардагы сүзләр: татар теленең үз сүзләре, алынма сүзләр; актив һәм пассив сүзләр; тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар; гомумхалык сүзләре, диалекталь сүзләр, һөнәрчелек сүзләре, терминнар)
8) Бирелгән мәкальләрне антоним сүзләр белән тулыландырып язып бетерергә.
1. Иң ачы нәрсә дә тел, иң татлы нәрсә дә тел.
2. Кыю бер үләр, куркак мең үләр.
3. Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.
4. Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләр сүзен янчыкка сал.
9) Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү.
Әйе, укучылар, без сезнең белән "Сүзләр дөньясының никадәр
бай, мавыктыргыч булуын күрдек. Ә бу сүзләр
барысы да кайда очрашалар соң?
-Сүзлекләрдә.
-Әйе, сүзлекләрдә очрашалар алар. Ә сез нинди сүзлекләр беләсез?
Алар ни өчен кирәк? Аның белән ничек эш итәләр?
(Сүзлекләр күргәзмәсеннән файдалану).
IV. Йомгаклау
Тест эшләү.
(тестлар 2 вариантта бирелә).
1 нче вариант
1 Лексика нәрсәне өйрәнә ?
а) авазларны һәм хәрефләрне
ә) сүзләрнең ясалышын һәм төрләнешен
б) сүзтезмә һәм җөмләләрне
в) сүзләр җыелмасын
2 Алтын сүзе кайсы сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәдә килгән ?
а) алтын куллы
ә) алтын муенса
б) алтын йөзек
3 Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән.
а) яхшы - яман
а) яхшы, әйбәт
б) көзге – көзге
4 Синонимик рәттәге төп сүзне ( доминанта ) билгелә.
Чиста, саф, пакъ, керсез
а) пакъ
ә) чиста
б) саф
в) керсез
5 Бирелгән сүзләр арасыннан диалекталь сүзне билгелә.
Мәктәп, синоним, ызба.
а) мәктәп
ә) синоним
б) ызба
2 нче вариант
1 Фразеологизмнарны күрсәтегез.
а) телен йоту
ә) ризыгын йоту
б) су йоту
2 Зур сүзенең антонимын билгелә.
а) өлкән
ә) кыска
б) кечкенә
3.“Синонимнар сүзлеге” кайсы төргә карый.
а) телара
ә) аңлатмалы
4. Телебезгә башка телләрдән кергән сүзләр ничек атала?
а) алынма сүзләр
ә) архаизмнар
б) неологизмнар
5. Фразеологик әйтелмә составында ничә сүз булырга мөмкин?
а) ике сүз;
ә) өч яисә дүрт сүз булырга мөмкин;
б) икедән артык сүз була.
Димәк, лексикология бүлеген яхшы белү безнең сөйләм телен үстерә һәм югары сөйләм культурасына ирешергә ярдәм итә. Укучылар, әйдәгез сөйләмебезгә игътибарлы булыйк, синоним, омоним сүзләрне, фразеологик әйтелмәләрне еш кулланыйк. Шул очракта безнең сөйләмебез матур, аһәңле, образлы, төгәл булыр.
V. Өйгә эш. Синонимнар, фразеологик әйтелмәләр, күчерелмә мәгънәдәге сүзләр кулланып, “Ямьле яз” темасына хикәя язарга.
Билгеләр кую.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фонетика бүлеген кабатлау
Бу дидактик материал дәрестә укучыларның белемен кыска вакыт эчендә тикшереп алу өчен кулланыла. Турыпочтаклык турылыры кисеп алынып,,шул турыга төшеп калган сүзләр языла.Материал шаблон ясап куллану...
Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау.
"Лексикология һәм сөйләм культурасын кабатлау" темасы буенча 5 сыйныфка ачык дәрес эшкәртмәсе....
Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау. Презентация.
"Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау" темасына презентация....
"Лексикология һәм сөйләм культурасы" дигән электив курс программасы
Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телн...
Лексикология бүлеген кабатлау өчен биремнәр
Лексикология бүлеген кабатлау өчен биремнәр...
Туган (татар) теле дәресе. Тема : Лексикология бүлеген кабатлау
Туган (татар) теле дәресе. Тема : Лексикология бүлеген кабатлау...