"Сүзлекләр һәм алардан файдалану"
план-конспект урока (10 класс) на тему

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

"Сүзлекләр һәм алардан файдалану" темсы буенча дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suzleklr_hm_alardan_faydalanu.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сүзлекләр һәм алардан файдалану күнегүләре.

Максат:         1. Лексикография фәне турында гомүм төшенчә бирү;

           2. Сүзлекләрдән файдалану күнекмәләрен өйрәнү,

        3. Ишетеп аңлау, сөйләм, язу күнекмәләрен   үстерү;

        4. Китапка  сакчыл караш булдыру.

Җиһазлау: Сүзлекләр (20 дән артык), уку әсбабы, компьютер, такта.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру
  2. Актуальләштерү.
  3. Төп өлеш.
  4. Йомгаклау.  
  5. Нәтиҗә ясау
  6. Өй эше бирү

  1. Оештыру моменты.

Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн, утырыгыз.

 

   Укучылар, урамда кояш көлә, озакламый ямьле яз да җитәр. Урамдагы кояш бүлмәгә дә керә. Безгә яктылык, җылылык өләшә. Күңелләребезне нурландыра. Шушы кояштай бер-беребезгә елмаеп алыйк. Изге теләкләр теләп, дәресебезне башлыйбыз.

1. Актуальләштерү.

        Ребусны чишеп, тактада язылган табышмакның җавабын табыгыз һәм дәфтәрегезгә языгыз.

                Бик күп телләрне белсә дә,

                Сөйләшми бер телдә дә,

                Өйрәним дисәң, өйрәтә,

                Карышмый беркемгә дә.

Сүзлекләр нәрсәгә туплана? Сүзлек дигәч безнең күз алдына нәрсә килеп баса?

Дөрес, китап.

Бу сүз белдергән предмет ни өчен кирәк?        

Бүгенге дәресебездә

1. Лексикография фәне турында гомүм төшенчә бирү;

           2. Сүзлекләрдән файдалану күнекмәләрен өйрәнү,

        3. Ишетеп аңлау, сөйләм, язу күнекмәләрен   үстерү;

        4. Китапка  сакчыл караш булдыру.

Сүзләрне туплау, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәне лексикография дип атыйлар.

Ә сүзлекләрне без кайдан алабыз?

Дөрес китаханәдән. Бүген безнең дәресебезгә китапханәче Гөлсинә апагыз  Вәлиева килде.

Китапханәгә килгәч, вакытны үткәрмичә, ничек итеп сүзлек китапларын табып алырга була, шул хакта безгә аңлатып китәр.

Китап  галим - телсез мөгаллим.

ди халык мәкале. Нәрсә турында сөйли икән бу мәкаль? Без бүгенге дәрестә шушы мәкальне тикшерербез.

Әйдәгез сүзлекләр ярдәмендә бу мәкальнең эченә кереп карыйк.

Иң элек бу сүзләрнең дөрес язылышына игътибар итик:

Кайсы сүзлек белән кулланырбыз?

Бирем: “Татар теленең орфографик сзлеге”н ачып бу сүзләрнең дөрес язылганын дәлилләп дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

Нәтиҗә: Орфографик сүзлекләрдә сүзнең мәгънәсе түгел, ә шул сүзнең һәм аның төрләнешенең дөрес язылышы күрсәтелә.

Бирем: Китап, галим, мөгаллим сүзләрен “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” ннән карап мәгънәләрен табыгыз, дәфтәрегезгә күчереп языгыз.

Нәтиҗә: Аңлатмалы сүзлекләрдә билгеле бер телнең көндәлек тормышта иң актив кулланыла торган сүзләре теркәлә.

Мөгаллим дигән сүз бүгенге көндә актив кулланыламы?

Димәк бу сүзне без кулланылыш ягыннан нинди сүз дип атыйбыз?

- Искергән сүз.

        Бирем: Мөгаллим, галим сүзләренең синонимнарын “Синонимнар сүзлеге”ннән табыгыз.

Нәтиҗә: Синонимнар сүзлегендә телнең синонимнар байлыгы чагыла. Алар әлифба нигезендә яки оялап тезеләләр. Кайбер сүзлекләрдә синонимнарның мәгънәләренә дә аңлатма бирелә, матур әдәбияттан мисаллар да китерелә.

Димәк китапны кем белән чагыштырган халык мәкале?

        Ә ни өчен “телсез” дип әйтелә?

Ә китапларны дөрес куллану кагыйдәләрен беләсезме икән?

                                

Китаплар озак яшәсеннәр:

  • Китапны урталай бөкләргә ярамый.
  • Аның битләрен бөкләп куярга ярамый.
  • Китап эченә каләм тыгып калдырырга ярамый.
  • Китапка язарга һәм рәсем ясарга ярамый.
  • Китапны пычрак кул белән тотарга ярамый.
  • Ашаганда китап тотып утырырга ярамый.
  • Китапны кояш нурлары төшкән җирдә укырга ярамый.
  • Китап битләре кояш нурларыннан, пычрактан, юештән бозылалар. Аларны тагын тузаннан һәм корткычлардан сакларга кирәк.
  • Китапларны чиста парталарга һәм өстәлләргә генә куярга кирәк.
  • Бер битне укып бетергәч, алдагы битне өстәге почмагыннан гына тотып ачарга гадәтләнегез. Һәм беркайчан да бармакларыгызны төкерекләмәгез.

Менә никадәр кагыйдә бар!

Сез гимназиядә ук дәверендә өч тел төрле тел өйрәнәсез. Әлбиттә тел өйрәнгәндә беренче ярдәмче - сүзлекләр.

Ә хәзер китап, мөгаллим, сүзсез, галим сүзләрен русчага тәрҗемә итеп карыйк, русчадан инглиз теленә тәрҗемә итәрбез.

Китап

Книга

Book

Мәгаллим

Учитель

Teacher

Телсез

Немой, бессловесный

Галим

Ученый

Нәтиҗә: Ике телле һәм күп телле тәрҗемәле сүзлекләрдә бер телнең сүзләре икенче тел сүзләре белән тәрҗемә ителеп бирелә.

Нурмәүәммәт әфәнде Хөсәенов Книга, Китап, Кенәгә сүзләренә нинди аңлатма бирә икән?

Книга.  Скорее всего является заимствованием из тюркского языка. Сравните древне-тюркский kuinig – «свиток», представляющее в этих языках переоформление синонимического слова китап яз.  Менее вероятны объяснения слова книга из древнескандинавского kenning  - «учение» и kunukku – «печать».

Кенәгә - “книга”, болгар. Нинди дә булса мәгълүмат алып бару өчен бер төпкә тәпләнгән кәгазь битләре, башлыча атыргы тышлы дәфтәр, яки нинди дә булса текстлы һәм төрле рәсми билгеләр өчен урынлы булган төпләп эшләнгән документларның исеме. Болгар чорындагы “куниг” сүзеннән рус теленә “книга” рәвешендә күчкән һәм татар теленә янәдән кенәгә булып кайтып ныгыган. Куенча; Куенда йөртелүче китап.

Кызыклы фикерләр, шулай бит!? Нурмәүәммәт әфәнде бүгенге кәндә дә бу хезмәте өстендә тырышып эшли. Безгә кызыксынырга һәм өйрәнергә кала.

Әдәбият белемендә без фразеологик әйтемнәр дип нинди сүзлзәргә әйтәбез?

Фразеологик әйтем – күчерелмә мәгънәдәге сүзләр.

 Бирем: уй, тел сүзләрен Нәкый Исәнбәтнең “Татар теленең фразеологик сүзлеге”ннән табыгыз, аңлатмалары белән күчереп языгыз.

Нәтиҗә: Фразеологик сүзлектә фразеологик берәмлекләргә аңлатма бирелә, күп кенә очракта аларның килеп чыгышына кагылышлы мшгълүматлар да китерелә.  

Димәк китап кеше тормышында нинди урын алып тора икән?

Габдулла Тукай болай дип яза:

        

Китап

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-тилмәш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь, -

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәтүче йолдызым;

Сөйли башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,

Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем.

Җиңелләнәм, саф кешегә әйләнәм мин шул чакта,

Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,

Ышанычым арта минем үз-үземә,

Өмет белән карый башлый булачакка.

Без бүген сезнең белән нинди темага сөйләштек?

Лексикография.

Нинди төр сүзлекләр белән эшләп карадык?

Татар теленең

Орфографик сүзлеге

Аңлатмалы сүзлеге

Синонимнар сүзлеге

Ике телле һәм күп телле тәрҗемәле сүзлекләре

Фразеологик сүзлеге

Өй эше: “Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән Габдулла Тукайның “Китап” исемле шигыреннән 5 сүзнең мәгънәләрен табыгыз, дәфтәрегезгә язып килегез.

Билгеләр кую.


Орфографик сүзлекләрдә сүзнең мәгънәсе түгел, ә шул сүзнең һәм аның төрләнешенең дөрес язылышы күрсәтелә.

Аңлатмалы сүзлекләрдә билгеле бер телнең көндәлек тормышта иң актив кулланыла торган сүзләре теркәлә.

Синонимнар сүзлегендә телнең синонимнар байлыгы чагыла. Алар әлифба нигезендә яки оялап тезеләләр. Кайбер сүзлекләрдә синонимнарның мәгънәләренә дә аңлатма бирелә, матур әдәбияттан мисаллар да китерелә.

Ике телле һәм күп телле тәрҗемәле сүзлекләрдә бер телнең сүзләре икенче тел сүзләре белән тәрҗемә ителеп бирелә.

Фразеологик сүзлектә фразеологик берәмлекләргә аңлатма бирелә, күп кенә очракта аларның килеп чыгышына кагылышлы мәгълүматлар да китерелә.  


Габдулла Тукай. Китап

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-тилмәш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь, -

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәтүче йолдызым;

Сөйли башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,

Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем.

Җиңелләнәм, саф кешегә әйләнәм мин шул чакта,

Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,

Ышанычым арта минем үз-үземә,

Өмет белән карый башлый булачакка.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс " Һава үзлекләре"

Тема: Һава үзлекләре. Без ни өчен куртка, пальто киябез? Максат 1) һаваның үзлекләрен ачыклау,               2) әйләнә-тирә дөньядан ...

Сүзлекләр һәм алардан файдалану

Сүзлекләр, аларның төрләре турында белешмә бирү; алардан дөрес һәм тиз файдалана белү күнекмәсе формалаштыру....

Разработка урока по математики 5 класс "Натураль саннарны тапкырлау һәм аларньң үзлекләре"

Аннотация к урокуДанный урок является уроком повторении. Материал урока направлен на развитие творческого мышления учащихся. Задачи подобраны одно-двухшаговые по своему решению. Структура урока: поста...

Сүзлекләр һәм алардан файдалану

5 класста татар теленнән "Сүзлекләр һәм алардан файдалану" темасына дәрес конспекты...

Сүзлекләр һәм алардан файдалану

5 сыйныфта "Сүзлекләр" темасын өйрәнү...

"Сүзлекләр һәм алардан файдалану"

quot;Сүзлекләр һәм алардан файдалану" темасы буенча презентация тәкъдим ителә....

Тема урока: "Лексикография. Сүзлекләр төзү принциплары. Сүзлекләр" 5 класс

Разработка урока родного татарского языка в 5 классе по теме "Лексикография.Сүзлекләрне төзү принциплары. Сүзлекләр"...