Фатих Әмирхан "Хәят" повесте
план-конспект урока на тему

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

Фатих Әмирханның "Хәят" повесте буенча дәрес 10нчы сыйныфта үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fatih_mirhan._hyat_povestena_analaiz.docx34.71 КБ
Файл f._mirhan_hyat_povestena_analiz.pptx682.92 КБ

Предварительный просмотр:

  10 сыйныф, 22.02.2018.

Тема: Фатих Әмирхан “Хәят” повестеннан өзекләр.

Максат: Укучыларны Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрен фәнни-теоретик

яктан аңларга, әдәби детальләр аша әсәрнең моделен  төзергә һәм

әсәрне схема аша күзалдына китерергә өйрәтү,  образларны танып-белү, фикерләү, сөйләм  күнекмәләре булдыру өстендә эшләү,  гаилә нигезендә яткан әхлакый һәм  рухи  сыйфатлар турында  аңлату.

Материл: Ф.Әмирхан ,“Хәят” китабы,

                  Слайд:”Ф,Әмирханның “Хәят”әсәрендә модель бирелеше”

                  “ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”

                   

Дәрес  барышы;     1) Оештыру

                                 Эмоциональ-уңай халәт тудыру,

  Укытучы сүзе: 

Укучылар, тактага карагыз әле, нинди сүзләр язылган?

Мәхәббәт. Матурлык. Яшәү.

Мәхәбәт төшенчәсенә килгәндә, нәрсә соң ул мәхәббәт?

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай дип язылган:

МӘХӘББӘТ  и. 1. Кемне яки нәрсәне дә булса бик нык якын күрү, кемгә яки нәрсәгә дә булса чын күңелдән биренгәнлек хисе.

Нинди мәхәббәт турында сүз бара?

2. Башка җенестән булган бер кешегә карата кайнар йөрәк хисе ; гыйшык.

Матурлык төшенчәсе турында нәрсә беләсез?

МАТУРЛЫК и. 1. Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә (күренеш, эш, тормыш һ.б);

                                                                                                                                                    2. Матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт; чибәрлек.

ЯШӘҮ ф. 1. Гомер итү, тору.

                          2. Нинди дә булса тормыш алып бару.

Бу төшенчәләрне нинди бер сүз белән билгеләп була?

ТОРМЫШ и. 7 аңлатмасы бар. Шуның 3нчесе – гомер юлы; язмыш.

ХӘЯТ и. Тормыш, яшәеш, тереклек.

Дәреснең темасы нинди булыр дип уйлыйсыз? 

Фатих Әмирханның “Хәят” повесте.

Укучылар, без  сезнең белән Фатих Әмирханның “Хәят” повестеннан өзекләр укыдык, Сезгә бик ошагандыр диеп уйлыйм. Бүгенеге чор өчен  дә үзенең актуальлеген югалтмаган, матурлык һәм  бәхет төшенчәләрен янәшә куеп, тормышның ямен, мәгънәсен аңлата торган  әсәр ул.

Әсәрне укып эчтәлеген аңладык. Бүгенге дәрескә нинди максатлар куярбыз соң?

Бу сорауга җавап табу өчен мин сезгә киләсе слайдта күрсәтелгән схеманы тәкъдим итәм. Бу схема сезнең өстәлләрдә дә бар, игътибар белән укып чыгыгыз һәм максат куярга тәкъдимнәр бирегез.

Максат: 1. “Хәят” әсәрен фәнни-теоретик яктан аңларга өйрәнү,

                                                       2. Әдәби детальләр аша әсәрнең моделен  төзергә һәм

әсәрне схема аша күзалдына китерү,  

                                               3. образларны танып-белү,

                                                                                       4. фикерләү, сөйләм  күнекмәләре булдыру өстендә эшләү,

                               5. гаилә нигезендә яткан әхлакый һәм  рухи  сыйфатлар турында  аңлау

Анализ күпкырлы, эшебез уңышлы булсын өчен бүген мин сезнең белән төркемнәрдә эшләргә тәкъдим итәм һәм һәр төркемгә аерым биремнәр биреп алар үз фикерләрен безгә язып күрсәтерләр дип уйлыйм.

Сезнең өстәлләрдә кәгазь битләре. Сез үз биремегезне шул кәгазь битләренә модель рәвешендә төшереп барырсыз, дәрес азагында без гомум анализны күзалларбыз.

Шулай итеп, башлыйбыз!

  1. Әсәрнең язылу тарихы.

Укучылар, мәгълүм булганча, “Хәят” әсәре 1911нче елда языла.Әлеге еллар нинди аерым үзенчәлекләргә ия һәм бу әсәр нинди иҗтимагый шартларда языла соң?

(- вак милләтләрне кысрыклау;

- патша хөкүмәте тарафыннан изүләргә чыдый алмыйча, халыкның баш күтәрүе;

- социаль тетрәнүләр,асылулар;

- 1905нче елда буржуаз революция була;

- халык өчен мөмкинлекләр туа; театр труппалары оеша;

- әдәбият үсеш ала;

- матбугат иреге ачыла, ләкин шунда ук кире тартып та алына;

- икенче революцион күтәрелеш башлана.)

- Яхшы. Димәк,шушы тарихи вакыйгаларның да әсәр тууга һәм әсәрдәге темаларга йогынтысы зур булырга тиеш. Ә хәзер повестька әйләнеп кайтыйк.

  1. Әсәрнең жанры. Чәчмә әсәр, повесть.Чөнки әсәрдә бер герой һәм бер сюжет сызыгы.  

Ә нинди повесть?

Романтик повесть.

Ильзана.

Без “Хәят” повестен романтизм кысасына гына кертеп куя алмыйбыз. Чөнки Хәят иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән бәйсез итеп күрсәтелми. Аның караш һәм характеры нәкъ менә үз мохите – феодаль-буржуаз тәртипләр йогынтысында формалашкан. Икенче төрле әйткәндә, реализмның төп таләбе – кешене иҗтимагый тирәлек белән бәйләнештә, шул тирәлек җимеше итеп тасвирлау таләбе әсәрдә тормышка ашырылган. “Хәят” повестендагы реализм җирдән чак кына югары күтәрелгән, ләкин аннан аерылып китмәгән реализм ул.

1) Эчтәлек нәрсә ул? Әсәрнең эчтәлеге нәрсәгә корылган?(Слайдтан уку-чы эчтәлекнең  төрен танырга  тиеш)

Эчтәлек

                 а) объектив-тормышка  якын итеп сурәтләү,

                 б)субъектив-тормышка якынлыкны автор фикеренчә бирү,

 (әсәрнең  эчтәлеге объектив,чөнки автор вакыйгаларны тормышка якын

итеп бирә).

*** Слайдлар тукталып тора.

Ә хәзер әсәрдәге образларга тукталып китик.

         Хәят   Лиза   Михаил  Әминә  

 

Язучы Фатих ага Әмирхан искиткеч оста психолог булган. Аның моңа кадәр укыган хикәяләрендә дә һәм хәзер өйрәнәчәк повестенда да кешенең кичерешләре,үз-үзе белән каршылыкка керүе искиткеч зур осталык белән сурәтләнә.

- Укучылар, без “Хәят” сүзенең тормыш дигән сүзне аңлатканын сүзлектән карап белгән идек инде.

Димәк,без өйрәнгән  повестьның  эчтәлегенә әсәрнең исеме символ булып тора. Без бу символга бәле әйләнеп кайтачакбыз.

- Хәят – повестьның төп герое. Аның тышкы кыяфәте нинди соң? Әсәрдән шул урынны табып, укып күрсәтегез әле.

(Укучылар табып укыйлар.)

- Әйе, Хәят – искиткеч гүзәл кыз. Автор аның гүзәллеген идеаллаштырып биргән. М.Мәһдиев язганча, Ф.Әмирхан Хәятка “яза башлаганчы ук гашыйк булган һәм гыйшкы аның повесть ахырына таба гел үскән, гел дөрләгән...”  

- Хәят белән бәйле вакыйгаларны атыйк әле.

(1нче вакыйга - Хәят һәм Михаил мөнәсәбәте;

3нче вакыйга - Хәят һәм Салих;)

-Хәят һәм Михаил ничек танышалар? Шул турыда кыскача сөйләгез.

(Укучылар шул турыда кыскача сөйлиләр.)

- Михаил белән күрешкәннән соң, Хәят күңелендә хисләр ничек алмашына?

(Хәят бик шат, чөнки Михаил аны ярата. Ул да Михаилга битараф түгел. Ул моңсулана, чөнки Михаил – рус егете.)

- Михаил белән очрашканнан соң, Хәят күңелендә нинди көрәш башлана?

(Хис һәм вөҗдан)

- Шул урынны укып китегез әле. (Укучылар табып укыйлар.)

- Хәят нинди тәрбия ала соң? (Мөселман тәрбиясен һәм әтисе аны русча да укыта. Ул, башка мөселман кызлары белән чагыштырганда, алдынгы фикерле кыз.)

- Әсәрдә сандугач сайравы нигә кертелгән һәм ничә мәртәбә?

(2мәртәбә. Беренчесе - Михаил мәхәббәтен аңлатканда, икенчесе - Хәят үзе генә калып уйланганда. Хәят та Михаилны яратуын аңлый. Димәк, сандугач сайравы – мәхәббәт тууны аңлатучы символ.)

  • Ә Салих Фатихов образы белән без якыннан танышабызмы?
  • (юк, бары тик аның фоторэсеме һәм Хәятның хыялы белән генә танышабыз)

- Хәят мәхәббәте нинди каршылыкларга очрый?

(Ата-анасы һәм дус кызлары. Хат.)

- Хәят әти-әнисен, туганнарын, дус кызларын тыңламыйча кияүгә чыга аламы?

(Төрле җаваплар алына.)

- Әгәр Хәят Михаилга кияүгә чыкса, сезнеңчә нәрсә булыр иде?

(- Хәят бәхетле булыр иде   -  +;

- ата-анасы белән аралары өзелер иде     -  -;

- ул христиан диненә күчәргә тиеш  -   -;

- балалары нинди диндә булыр -  -  һ.б.)

- Сез Хәятның үз хисләрен җиңәрлек көч табуын ничек бәялисез?

(Хәят - көчле, сабыр, үзе турында гына түгел, туганнары, киләчәк турында уйлый, хыяллана, өметләнә белә.)

- Димәк, Хәят тормыш мәгънәсен нәрсәдә күрә?

(Яшәүдә, бәхетле булырга теләүдә.)

  • Ә Хәят Сездән киңәш сораса, сез аңа нинди киңәшләр бирер идегез?

Физкультминут: килешәсез икән кул чабыгыз, килешмисез икән, җилкәләрегезне күтәреп бер-берегезгә карап емаегыз:

Сюжет элементлары:

Экспозиция – әсәрнең төрле урыннарында бирелгән.
Төенләнеш – Лизаның Хәятны кунакка алырга килүеннән башлана.
Вакыйгалар үстерелеше – Хәятның дачага килүе һәм Михаилны күрүе. Михаил белән арасын өзәргә уйлавы.
Кулминацион нокта – Хәятка әнисенең Салих портретын күрсәтүе.
Чишелеш – Хәятның Салихка кияүгә барырга карар кылуы.

Шулай итеп, әсәр нәрсә турында? (бер җөмлә белән әйтегез.)

(Бер сү белән әйтегез)

Димәк әсәрнең темасы нинди?

Тема: татар хатын-кызларының язмышы.

2)Әсәрнең  темасы  турында  сөйләшү,

Слайд күрсәтелә: (теманы билгеләргә)

              а)мәңгелек

              б)милли

              в)тарихи

              г)персональ

Укучылар бу әсәрдә мәңгелек тема яктыртылуын әйтергә тиеш,чөнки

мәхәббәт, бәхет темалары- алар  мәңгелек  темалар.

3)Пафос- әсәрнең эмоциональ яңгырашы,”Хәят”әсәренең  романтик

пафоска корылганлыгын  исбатлау,чөнки әсәрдә идеалга омтылу,аның чынбарлык белән туры килмәве сурәтләнә.

5) Проблема- каршылыкларда ачыла торган мәсьәләләр.”Хәят” әсәрендә нинди проблема куелганлыгын  белү өчен, андагы каршылыкларны  та-бабыз.

Конфликт:

  1. Хәятның үз эчендә;
    2) рус һәм татар халкы  карашлары арасында;
    3) Хәят белән Михаил;
    4) Хәят белән Лиза арасында;
    5) ике дин арасында.

                               Әсәрнең  проблемасы:

         а)сәяси

         б)мифологик

         в)милли

         г)фәлсәфи

         д)кеше                          

          (укучылар бу әсәрдә кеше, аның язмышы, милли проблемалар, яшә-еш законнары яктыртылуын  фикерләргә тиеш,)

                                           Әсәрдә күтәрелгән проблемалар:
                                                                  1) хатын-кыз язмышы;

2) рус һәм татар җәмгыятендә татар хатын-кызларының тоткан урыны;

3) сыйнфый каршылык;

4) тәрбиялелек;

5) әхлаклылык;

6) мәрхәмәтлелек.


6) Идея-әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образларны  сурәтлә-гәндә бирелгән төп фикер,тема куйган сорауның җавабы ул.Укучылар

“Хәят”әсәрендәге идеяне таба алсалар  бик әйбәт ,чөнки  төп фикердә

бик күп  тәрбия сыйфатлары  ята:(әти-әнинең абруе,гаилә тәрбиясе,

динле-иманлы булу, дуслык, хәер-фатиха, бәхет, кеше  ирекле  булса да аның яшәеш  законнарына буйсынуы).

Идея: хатын-кыз үз бәхете өчен көрәшергә тиеш.

  Шушы  терминнарны тикшергәннән  соң, аларны билгеле бер  калыпка  салуыгызны сорыйм

                        “Хәят” әсәренең  моделен төзибез: (укучылар такта янында чыгыш ясыйлар):

          Беренче төркем:                        Икенче төркем: 

        Эчтәлек                                               Форма

  1.Тема                                                     1.  Әдәби  образлар.

 2. Проблема                                            2. Детальләр.

 3.Идея                                                      3. Пейзаж,әйберләр дөньсы.

 4.Пафос                                                   4.  Әдәби  сөйләм.

5.Сюжет                                                  5. Композиция.  

Әйдәгез нәтиҗә ясыйк. Шулай итеп, Хәятнең сайлаган юлы  дөресме? Ул  бәхетле  булырмы?

Әйе, автор укучысын уйландырып калдыра. Әммә өстәмә мәгълүматларга караганда, Хәят әсәренең дәвамы да булган икәнлеге ачыклана.

Ильзана:

Мин бу тема буенча фәнни-эзләнү эшен башкардым. Шул ачыкланды:  Сәхи Рәхмәти дигән өлкән журналист Авзал Шамовка хат язган. Хатта менә нәрсәләр турында хәбәр ителә:

Хәят прототибы шушы көннәрдә исән. Хәятнең чын исеме Үлмәс булып, ул мәшһүр Гани бай углы Габделхәмит Хөсәеновка тормышка чыкты. Әмирханның “Хәят”ендә Үлмәснең кызлык дәвере генә тасвир ителгән булып, Үлмәс ханымның иргә баргач булган маҗаралары “ Хәят”нең икенче бүлегендә тасвир ителергә тиеш иде. Ләкин Хәятнең икенче бүлеге чыкмый калды. Сәбәбе шул:

1911 елда “Хәят”нең беренче бүлеге басылып чыгып бераз вакыт магазиннарда сатылгач та, бу китапта тасвир ителгән Хәят – Габделхәмит Хөсәеновның хатыны Үлмәс ханым икәнлеге бөтен Оренбург халкына, бигрәк тә әдәбият белән шөгыльләнүчеләргә мәгълүм була. Күп тә үтми, Габделхәмит Хөсәенов “Хәят”нең магазиннарда булган бөтен нөсхәләрен сатып алып яндыртты һәм “Хәят”нең икенче кыйсмен (кулъязмасын) – бөтен хокуклары белән Ф.Әмирханнан 10 мең сумга сатып алды. Халык икенче кыйсмен көтсә дә, без аның матбугатта чыкмаслыгын белә идек.

Үлмәс ханым, дөрестән дә Габделхәмид белән бераз торгач, Габделхәмиднең бертуган энесе Гатаулла белән Оренбургга качып китәләр. Соңыннан Үлмәс ханым кире Оренбургга кайтып Габделхәмид белән тора башлый.

Йомгак:

Бүгенге көндә катнаш гаиләләр бик күп. Төрле милләт вәкилләре матур оя корып, бик бәхетле яшиләр. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез ничек?
Укучылар Хәят образының бүген дә актуальлелеген, матурлыгын бу әсәрне өйрәнүнең кирәклеген аңлаталар. Әсәрнең кыйммәтен аңлау белән беррәттән, тагы бер кат әсәрне тудыручы татар халкының бөек шәхесен яратып искә алалар. Аның классик әсәр тудыруына тагы бер кат соклануларын белдерәләр. Проблемалы сорауга җавап бирелә.

Бәяләү. Эшебезне бәяләр өчен шундый бирем. Өстәлләрдә буш кәгазь битләре. Шуның беренче юлына бүгенге өйрәнгәннәрдән чыгып сорау языгыз да кәгазьнең аскы өлешенә җавабын теркәп бөкләгез дә җавабын яшерегез.

Кәгазь битен иптәшегезгә бирегез. Ул сорауга җавап кайтарырга тиеш.

Билгеләр кую.

Без дәрес башында куелган максатыбызга ирештекме?

                                                1. “Хәят” әсәрен фәнни-теоретик яктан аңларга өйрәндек,

                                                       2. әдәби детальләр аша әсәрнең моделен  төзеп әсәрне схема аша күзалдына китердек,  

                                               3. образларны танып-белдек,

                                                                                       4. фикерләү, сөйләм  күнекмәләре булдыру өстендә эшләдек

                

Өй эше: “Минем Хәятка бирәчәк киңәшләрем” дигән темага инша язарга тиешләр.

Бүгенге дәрес белән канәгатьсезме? Канәгать булсагыз - кул болгагыз, канәгать түгелләр – җилкәләрегезне күтәреп бер-берегезгә карап елмаегыз.

Эчтәлек                                               Форма

  1.Тема                                                     1.  Әдәби  образлар.

 2. Проблема                                            2. Детальләр.

 3.Идея                                                      3. Пейзаж,әйберләр дөньсы.

 4.Пафос                                                   4.  Әдәби  сөйләм.

5.Сюжет                                                  5. Композиция.  

Кеше образларын, характерларын типлаштыру һәм индивидуальләштерүнең төп ысулларын һәм чараларын Ф.Әмирхан художество практикасында яхшы белеп кулланган кебек. Портрет, пейзаж, сөйләү-тел үзенчәлекләре, деталь, колорит, психологик анализга бик киң урын бирә.


Хәят – Әмирханның эстетик идеалы. Татар кызын әнә шундый итеп – үз милли телен, гореф-гадәтләрен, ата-анасын хөрмәт итү белән бергә, рус культурасын, Европа культурасын да үзенең холкына сеңдергән бөтен бер шәхес итеп күрәсе килгән аның.

“Хәят” повесте – Ф. Әмирханның әдәби таҗының бер кыйммәтле таҗы. Ул 1911 елда языла. Ул татар кызларының аянычлы язмышына багышланган әсәр. Татар хатын-кызларының азатлыгы мәсьәләсе Әмирхан иҗатында искелеккә каршы көрәшнең мөһим бер тармагы булып тора. Мөгаен, әдәбиятыбыз барышында, бигрәк тә проза һәм драматургиядә бу проблеманы бөтен тулылыгы белән колачлап,социаль планда күтәреп чыгучыларның ул беренчеседер.

Хәят повестенә кайтыйк. Ул күләме ягыннан гына түгел, бәлки сәнгатьчә көче ягыннан да Әмирханның хатын-кыз хәленә багышланган әсәрләре арасында аерым урын тота. Ул лирик -психологик нечкәлек белән аерылып тора. Беренче карашка Хәят без белгән татар кызына охшамый. Ул татарлар аз яшәгән шәһәрдә рус сәүдәгәрләре белән аралашып эш йөртә торган урта кул сәүдәгәр гаиләсендә туып, чагыштырмача иркен үскән. Рус яшьләре белән аралашудан, дачада күңел ачудан, театрга барудан һәм танцыга йөрүдән дә аны тыймыйлар. 16 яшьлек Хәят чын мәгънәсендә гүзәл. Әмирхан аңа әсәренең башыннан алып ахырынача гашыйк булып язган. Эчке матурлыгы тышкы матурлыгына тиң: аек акылга ия, саф, тыйнак һәм горур.

Кеше образларын, характерларын типлаштыру һәм индивидуальләштерүнең төп ысулларын һәм чараларын Ф.Әмирхан художество практикасында яхшы белеп кулланган кебек. Портрет, пейзаж, сөйләү-тел үзенчәлекләре, деталь, колорит, психологик анализга бик киң урын бирә.

Персонажларының Хәяткә мөнәсәбәте аша яисә үтеп барышлый китерелгән детальләр ярдәмендә язучы Хәятнең гүзәллеген һаман сиздереп бара. Бер урында ул аны ал фәрештәгә тиңли. Ул аны илаһи, саф, гүзәл, нечкә зат итеп күрсәтә - хатын-кыз гүзәллеген, матурлыгын сурәтләүдә элекке күп гасырлык поэтик традицияләрне кабатлый, көнчыгыш поэзиясендәге детальләрне куллана. Бер урында Әмирхан Хәятне болай дип сурәтләп яза:

“...бу кызның озын керфекле кара күзләре алсу-ак йөзенә, могҗизалы якутлар шикелле, нур чәчеп торганлыктан, гүзәл башы, хәтта бөтен буе нурда йөзә шикелле күренә иде”.

Героинясын характерлау өчен әдип пейзаж сурәтләреннән дә бик матур файдалана. Вакыйга май аеның матур бер көнендә башланып китә. Табигатьнең яңа гына яшәреп киткән нәфис чагы.

Хәят дусты Лиза белән дачага яшьләр мәҗлесенә китә. “Кояш, алар өстенә ак болытлар арасыннан, оялчан гына карап тора иде”, ди язучы. Кояшны да оялтырлык гүзәл Хәяткә гүяки табигать ак бәхетләр генә тели.

Хәят ике дөнья, ике тормыш тәэсирендә үсә: берсе - мөселман тормышы,икенчесе – рус тормышы. Йөрәге белән ул соңгысына тартыла, акылы беренчесенә чылбырлап куйган. Хәзергә әле ул ике тормыш эчендә яши ала. Декольтеле күлмәк киеп, төнге өчләргә чаклы танцы кичәләрендә булу, ике-өч сәгать төрле догалык һәм салаватлар укып яту ничектер бер-берсе белән яраша.

Бу ике тормыш шулар йогынтысында Хәяттә туган ике төрле караш, гадәт һәм зәвыклар иртәме-соңмы бер-берсе белән бәрелешүгә, берсе өстенлек алырга тиеш,һәм менә шулай була да.

Менә Мясниковлар дачасы. Аларның улы, Казан университетында укый торган Михаил, Хәятне кабат күргәч, аңа гашыйк була. Михаил мәхәббәтен белдергәч, дөнья тагын да яктырып киткән кебек тоелса да, Хәят бер мизгелгә күңелендә ниндидер китеклек сизә... Ә Михаил рус егете ич! Хәят дөньясында искелек тойгылары баш калкыта, аның янында Кара көч басып тора.

Әнә шулай аның психологиясендә көрәш, тартыш бара: бер уй яисә тойгы икенчесен, өченчесен тудыра. Баштагы уй – тойгы яңа эчтәлек белән кабат әйләнеп кайта, капма-каршысына әйләнеп, тагын юкка чыга. Хәятнең аңында һәм күңелендә беренче карашка тәртипсез күренгән, бик еш чигенешләр ясый торган уй-тойгылар өермәсе булып ала. Әмма анда билгеле бер максатка илтә торган, кызда рухи яктан сыйфат-үзгәреш тудыра торган ниндидер эчке мәгънә, эзлеклелек бар. Биредә “җан диалектикасы”на якын психологик анализ белән очрашабыз. Аны әдәбиятка башлап Л.Н. Толстой керткән булса, татар әдәбиятында беренче булып Фатих Әмирхан кулланды дисәк, шаять , ялгышмабыз.

Күпмедер вакытлар узгач, тагын бер егет Хәятнең күңеленә керә язып кала. Бусы инде мөселман, Гали Арсланов исемле студент. Кара көч тагын каршы төшә: татар егетләре белән үз белдегеңчә танышырга ярамый. Хәят бу “кагыйдә”не табигый итеп саный һәм кире кагу уен башына да китерми.

Ниһаять, Салих Фатихов исемле бер яшь байдан тәкъдим килә. Рус дөньясында кайнап, чагыштырмача хөр үскән Хәят “мин күрмәгән, белмәгән кешегә бармыйм” яисә “үзе белән танышмыйча, бер сүз дә әйтә алмыйм” дип җавап бирергә тиеш иде кебек. Ләкин ул моны эшләми, чөнки борынгыдан килә торган сүз аның аңына сеңгән ...

Кара көч тагын уңышка ирешә: Хәят Салих Фатиховка чыгарга каршы түгел.

“ Хәят” повесте Ф.Әмирханга күтәренке стильдә протест белән тәмамлана. Хәят үзенең язмышына риза була һәм кияүе Салихны хыялында Европача тәрбияләнәгн бер егет дип күз алдына китергәч (моның хыял гына икәнен Хәят белә инде, бичара).

“Мендәренә барып капланды да:

-Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, гомерлек мәхәббәт бир инде!-диенде. Бу теләк кызлык вакытының иң соңгы вә шуның белән бергә иң куәтле теләге иде”.

Теләк, әлбәттә, кабул булмаячак. Хәят язмышының иң югары ноктасын язучы әнә шулай соңгы абзацка күчергән. Бөтен повесть шушы соңгы җөмләгә таянган да калган.

Әсәрдән аңлашылганча, Хәят Салихка кияүгә чыгачак. Повестьнең югалган икенче кисәгенең беренче бите дә шуны раслый. Хәятнең хатынлык дәвере ничек булган? Әдипне әсәрне пьеса итеп язарга уйлаган чагында сызгалап куйган планы бу сорауларга беркадәр җавап бирсә кирәк:

  1. Матур кызның йортында ярым сәтрәлелек белән тәрбия ителүе.
  2. Бай кияүгә бирелүе.
  3. Зәүҗеннән туеп, каен энесе белән мөгашәкасе.
  4. Каен энесе белән атасы йортына качулары.
  5. Каен энесеннән туеп, ире йортына кайтуы.

Әсәрнең планына караганда,Хәятнең тиз генә “җанлы курчак” булып китәргә теләмәве һәм Кара көчкә каршы “бунт” күтәрүе дә күренә. Әмма планның соңгы пункты аның да язмышы ахыр чиктә меңләгән татар хатын-кызларына хас язмышка охшаш булып бетәчәге турында уйларга мөмкинлек бирә.

Әсәргә язган рецензиясендә Г. Ибраһимов Хәят образына карата канәгатьсезлек белдергән:

“Хәят тибының табигый икәнлеге закында да бик зур шөбһә бар”.

Тәнкыйтьчене бөтенләй үк хаксыз дип булмый. Чынлап та бит, Хәят – бик үк типик булмаган татар кызы, һәм ул бик үк типик булмаган шартлар эчендә күрсәтелә. Өстәвенә, әдип кызны күпмедер дәрәҗәдә идеаллаштыра, образга романитизм буяулары куша. Шулай да, Хәятнең типик характер икәнлеген шик астына алу урынсыз булыр иде.

Аны бик үк типик булмаган шартларга куелуы, беркадәр идеаллаштырылуы барлык татар хатын-кызлары өчен типик хәлне тагын да калкытыбрак күрсәтүгә хезмәт итә , ягъни әсәрнең реализмын тагын да баета, тирәнәйтә төшә.

Хәят кебек чагыштырмача хөр үскән һәм яңа тәрбия алган кызлар да ахыр чиктә Кара көч корбаны булалар икән. Меңләгән бүтән татар хатын -кызлары турында әйтеп тә торасы юк.

Бу гадәттән тыш образның тормышта прототибы булган. (Кара: М. Мәһдиев. “Реализмга таба”. КДУ нәшр.,1989,б.91-94)

Хәят образының ничек тууы, повестьнең нинди материалга нигезләнеп язылуы турында Х.Хисмәтуллин һәм А.Шамов шактый кызыклы фикерләр әйтеп калдырганнар.

“Кояш” та (1912 елдан 1918 елга кадәр эшли) басылган мәгълүматларга таянып А.Шамов “Хәят”нең икенче кисәге язылган булуын әйтә. Бу кисәкнең хәтта кулъязма вариантыннан 28 юллык бер өлеше дә табылган. Октябрь революциясеннән соң Ф.Әмирхан повестьнең беренче кисәгенә яңадан кайткан,аны төзәткән, тагы да камилләштергән. Ләкин икенче кисәген бастырмаган, “Хәят”нең дәвамы, шулай итеп әдәбият тарихы өчен сер булып калган.

Икенче кисәкнең (булачак кисәк) планы безгә мәгълүм. Ул план 1909 елда ук инде Ф.Әмирханның “Танымаганлыктан таныштык” исемле китабының тышлык битендә басылып чыккан.

Мин ул планны инде укыдым.

Сәхи Рәхмәти (Оренбург – Казан – Уфа – Урта Азия кебек урыннарда яшәгән һәм эшләгән, журналист, заманында бик күп татар газеталарында мәкаләләр бастырган) дигән өлкән журналист А.Шамовка хат язган.(ул хат А.Шамовның архивында саклана икән) . Хатта менә нәрсәләр турында хәбәр ителә:

Хәят прототибы шушы көннәрдә исән. Хәятнең чын исеме Үлмәс булып, ул мәшһүр Гани бай углы Габделхәмит Хөсәеновка тормышка чыкты. Әмирханның “Хәят”ендә Үлмәснең кызлык дәвере генә тасвир ителгән булып, Үлмәс ханымның иргә баргач булган маҗаралары “ Хәят”нең икенче бүлегендә тасвир ителергә тиеш иде. Ләкин Хәятнең икенче бүлеге чыкмый калды. Сәбәбе шул:

1911 елда “Хәят”нең беренче бүлеге басылып чыгып бераз вакыт магазиннарда сатылгач та, бу китапта тасвир ителгән Хәят – Габделхәмит Хөсәеновның хатыны Үлмәс ханым икәнлеге бөтен Оренбург халкына, бигрәк тә әдәбият белән шөгыльләнүчеләргә мәгълүм була. Күп тә үтми, Габделхәмит Хөсәенов “Хәят”нең магазиннарда булган бөтен нөсхәләрен сатып алып яндыртты һәм “Хәят”нең икенче кыйсмен (кулъязмасын) – бөтен хокуклары белән Ф.Әмирханнан 10 мең сумга сатып алды. Халык икенче кыйсмен көтсә дә, без аның матбугатта чыкмаслыгын белә идек.

“Идел” газетасы Фатих Әмирханга багышлап шундый шигырь бастырган(1913 ел,23 апрель):

Фатихым, күрсәтче безгә шул “Хәят”нең калганын,

Ул Хәят бәгъдәт тәзәүвеҗ (иргә чыккан соң)нинди төсләр алганын.

(Бу шигырьнең С.Рәмиевныкы булуы бик мөмкин. Ләкин әлегә аның җыентыкларына кертелми.

Үлмәс ханым, дөрестән дә Габделхәмид белән бераз торгач, Габделхәмиднең бертуган энесе Гатаулла белән Оренбургга качып китәләр. Соңыннан Үлмәс ханым кире Оренбургга кайтып Габделхәмид белән тора башлый.

Бүгенге көндә катнаш гаиләләр бик күп. Төрле милләт вәкилләре матур оя корып, бик бәхетле яшиләр. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез ничек?
Укучы. Мин бары тик татар егетенә генә чыгачакмын. Чөнки әти миңа күптән әйтеп куйды, кистереп. Мин хисләремне Хәят кебек басачакмын, сүндерәчәкмен. Минем әти бик коры.
Укучы. Мин дә татар егетенә, чөнки олылайгач, төрле-төрле гореф-гадәтләр яшәргә комачаулаячак.
Укучы. Мин яратсам,милләткә карамаячакмын.Өйләнәм.
Укучы. Ә мин уйлап караячакмын, өйләнергәме-өйләнмәскәме?.
Укучы. Үз милләтен, үз милләтең инде.
Укытучы. Укучылар, әйтегез әле, Хәят образын без типик образ дип атый алабызмы?
Укучылар Хәят образының бүген дә актуальлелеген, матурлыгын бу әсәрне өйрәнүнең кирәклеген аңлаталар. Әсәрнең кыйммәтен аңлау белән беррәттән, тагы бер кат әсәрне тудыручы татар халкының бөек шәхесен яратып искә алалар. Аның классик әсәр тудыруына тагы бер кат соклануларын белдерәләр. Проблемалы сорауга җавап бирелә. Рәсемнәрнең ни өчен ясалганына җавап алына.
Укытучының йомгаклау сүзе.
Ул Ф.Әмирханның портреты янына килә һәм вазадагы чәчәкләргә ымлап, Ф.Әмирханның "Чәчәкләр китерегез миңа!" нәсереннән өзек укый: "Чәчәкләр китерегез миңа!... Мин аларны үземнең каләмнәрем, язылып бетмәгән һәм бетмәячәк дәфтәрләрем тирәсенә тезәрмен. Энҗе чәчәкләр китерегез миңа! Алар яшь кызның муаффәкыятьсез беренче шатлыктан тамган күз яшьләре шикелле саф булсыннар алар, сөт тамчыларыдай тамып-тамып торсыннар. Аклыклары белән күзләрне чагылдырсыннар...
Китерегез миңа ясмин чәчәкләре, китерегез миңа резедалар. Аларның гакылдан шашкан гашыйк серенадасы шикелле йомшак һәм хыялый җәелә торган исләре миндә түзәлмәслек бер теләк, бәхет, гашыйк теләге тудырсыннар! Сез беләсезме, музыка нәгъмәләре белән чәчәкләр арасында гаҗәеп бер тәнасеб бар бит. – А, ишетсәгез лә, китерегез, китерегез миңа чәчәкләр!"

Әсәрдә төп образ – Хәят


Хәят – 16 яшьлек, озын куе чәчле, зифа буйлы, озын керфекле, кара күзле, алсу-ак йөзле. Хәят - чибәр кыз, әмма бу гади чибәрлек кенә түгел, таңга калдыра торган матурлык. Язучы шул гүзәллекне укучыга җиткерү өчен сурәтләү чараларын куллана: кызның кара күзләре “могҗизалы якутлар”ны хәтерләтә. Алардан ниндидер гаҗәеп нур бөркелә. Шул нур аның бөтен гәүдәсен балкытып тора. Чәче гади чәч кенә түгел, “ефәк көлтәсе”. Ал күлмәген кигәч, ул “ал фәрештә шикелле була”. Хәятның чибәрлеге курчак матурлыгы кебек салкын, тышкы матурлык кына түгел. Кызның эчке матурлыгы тышкы матурлыгына кушыла. Гаят саф ул, искиткеч сизгер, тупаслыкны аз гына да кичерә алмый. Кирәк икән, кыю һәм батыр була. Горурлык та бар аңарда. Хәятка рус егетләре белән аралашу рөхсәт ителә, аны театрга йөрүдән, хәтта декольте күлмәкләр киюдән дә тыймыйлар, ягни ул беркадәр иркенлектә үсә.

- Ә кайдан килгән соң Хәятка мондый иркенлек?
Хәятның атасы Борһан абзый рус сәүдәгәрләре белән эш йөрткәнгә һәм йорты “рус урамында” булганга күрә, Хәят рус балалары белән уйнап үскән.
Лизаның әтисе - хәрби кеше. Борһан абзый исә, сәүдәгәр буларак, армия өчен кайбер әйберләр җитештереп бирә, ике гаилә аралаша башлый.
Хәят 5-6 ай русча укый, ягъни татар кызларының бик күпләренә эләкми торган шартларга куела. Аның бәхет турында хыялы артык зур түгел: әхлаклы, зыялы һәм төскә ярыйсы берәр егетне сөеп, кияүгә чыгу.

Хәят ике төрле яшәү рәвеше эчендә үсә.

Әнә шул ике төрле яшәү рәвешенең икесенең дә тәэсирен тоеп үскән ул. Күңеле, йөрәге белән ул беренчесенә тартыла, акылы исә аны икенчесенә бәйләп куйган. Театр, концерт, кичәләр аңа йоклар алдыннан икешәр сәгать төрле догалар укып ятуга комачауламый.

Хәятның күңелендә ике тойгы бәрелешә. Ул рус дөньясы белән үзе арасында упкын ятканын, язмышының мөселман дөньясы белән аерылгысыз икәнен аңлый башлый. Хәзер инде, “кяфер” булганы өчен, Михаилны үзенең йөрәгеннән йолкып атарга мәҗбүр була.


Табигате белән хыялыйрак кеше Хәят йөрәге һәм фикере белән рус тормышын якын итә. Әмма аңа ул тормыш көчләре буенча яшәү тыелган.

Хәятның хыялга бирелүе татар хатын кызларының җәмгыятьтәге хәленә, аларның хокуксызлыгына да бәйләнгән.
Булачак кияве Салихны хыялыннан матур кыяфәтле итеп үткәргәч, Хәят мендәренә каплана да “илаһи, мәхәббәт бир!” дип куя.
Бер генә чара кала: әнә шундый дөньяда, шундый тормышта хыял көче белән генә булса да яшәп карау.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мәхәббәт. Матурлык. Яшәү.

Слайд 2

МАТУРЛЫК и. Барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә (күренеш, эш, тормыш һ.б); 2. Матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт; чибәрлек.

Слайд 3

МӘХӘББӘТ и. 1 . Кемне яки нәрсәне дә булса бик нык якын күрү, кемгә яки нәрсәгә дә булса чын күңелдән бирелгәнлек хисе. 2. Башка җенестән булган бер кешегә карата кайнар йөрәк хисе ; гыйшык.

Слайд 4

ЯШӘҮ ф. 1 . Гомер итү, тору. 2 . Нинди дә булса тормыш алып бару.

Слайд 5

ТОРМЫШ и. (7 аңлатмасы бар). Шуның 3нчесе – гомер юлы; язмыш. ХӘЯТ и. Тормыш, яшәеш, тереклек.

Слайд 6

Фатих Әмирхан « Хәят » повесте

Слайд 7

Чәчмә (эпик) әсәргә анализ тәртибе: 1. Әсәрнең язылу тарихы 3. Язучының иҗади югарылыгы ( нинди әсәрләр язган , иҗат методы, нинди гаиләдә тәрбияләнгән , иң күренекле әсәре ). 4. Әсәрнең жанры. – Повестьта бер герой, бер сюжет сызыгы . 5 . Әсәрнең темасы . 6. Идеясе . 7. Проблемасы . 8. Сюжет элементлары . 9. Образлар системасы 10 . Геройның портреты. 11. Образга якын булган интерьер. 12. Табигать күренешләре . 13. Әсәр кем исеменнән сөйләнә . 14. Әсәрнең теле. 15. Әсәрнең әһәмияте .

Слайд 8

1. Әсәрнең язылу тарихы - вак милләтләрне кысрыклау; - патша хөкүмәте тарафыннан изүләргә чыдый алмыйча, халыкның баш күтәрүе; - со циаль тетрәнүләр; - 1905нче елда бур жуаз революция була ; - халык өчен мөмкинлекләр туа; театр труппалары оеша; - әдәбият, мәдәният үсеш ала; - матбугат иреге ачыла, ләкин шунда ук кире тартып та алына; - икенче революцион күтәрелеш башлана .

Слайд 9

Әсәрнең жанры. Әсәр эпик төргә карый . Чәчмә әсәр, повесть.Чөнки әсәрдә бер герой һәм бер сюжет сызыгы. Бу- романтик повесть.

Слайд 10

Әсәрнең эчтәлеге нәрсәгә корылган? Эчтәлек: а ) объектив-тормышка якын итеп сурәтләү, б)субъектив-тормышка якынлыкны автор фикеренчә бирү.

Слайд 12

Әсәрнең темасы а)мәңгелек б)милли в)тарихи г)персональ

Слайд 13

Пафос - әсәрнең эмоциональ яңгырашы.

Слайд 14

Проблема- каршылыкларда ачыла торган мәсьәләләр : а)сәяси б)мифологик в)милли г)фәлсәфи д)кеше

Слайд 15

Идея -әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образларны сурәтләгәндә бирелгән төп фикер , тема куйган сорауның җавабы ул

Слайд 16

“Хәят” повестена әдәби анализ: Эчтәлек : Форма: 1.Тема 1 . Әдәби образлар. 2. Проблема 2. Детальләр . 3.Идея 3. Пейзаж, әйберләр дөньсы. 4.Пафос 4. Әдәби сөйләм. 5.Сюжет 5. Композиция.

Слайд 17

Модельнең шапкасы ничек атала? ҖӨМЛӘ Җөмлә нәрсәне белдерә? Тәмамланган уйны белдерә Җөмлә ахырында нинди тыныш билгеләре куела? . ? ! Әйтелү максаты буенча нинди җөмләләр була? Хикәя, сорау, өндәү, тойгылы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы

о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой...

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Интересные фаты о математике

Подбор фактов о математике из серии "А знаете ли Вы...", которые можно использовать как в предметном уголке, так и на внеклассных мероприятиях....

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин....

Фатих Әмирханның “Хәят” повестенда эчке каршылык

Тема: Противостояние героев повести “Хәят” Фатиха Әмирхана.Цель: Уметь рассказать о внутренних переживаниях героев и оценить их поступки. Развивать умение выражать свои мысли, формирование р...

Солдат шинеле. (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы.)

“Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән  уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү;  Сугыш чорын су...