Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.
план-конспект урока (8 класс) по теме
Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fatih_krim.doc | 54.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Фатих Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун”.
Максат: 1.Ф.Кәрим иҗаты турындагы белемнәрне тирәнәйтү; әсәрнең эчтәлегенә төшендерү. 2.Әсәргә анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен бирү. Поэма турында төшенчә бирү.
3.Халык уен коралларына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Дәреслек, шагыйрьнең портреты, әсәрләре, рәсемнәр, халык уен кораллары, магнитофон, компьютер, уен атрибутлары.
Дәрес барышы: 1) 1.Оештыру эше. Аралашу өчен сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: Исәнмесез, балалар! Бүген сезнең чираттагы әдәбият дәресен мин үткәрәм. Әйдәгез, таныш булыйк. Мин, Исрафилова Фирая Вагиз кызы булам, Абалач урта мәктәбендә сезнең кебек үк малайларга һәм кызларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Ә сезнең белән мин күзләрегез, йөзләрегез, күңелегез аша танышырмын. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп алыйк. Кем бик матур елмая икән? Күрәсезме, барыбызга да күңелле булып китте. Әйе, күңелендә шатлык булганда кешенең йөзендә елмаю балкый. Ләкин без һәрчак елмаеп кына яшәмибез.
2. Хис турында төшенчә бирү.
Укытучы: Балалар, сезнең каршыгызда бер бит кәгазь бар. Әйдәгез, шул кәгазьләргә кеше йөзләрен ясыйк әле. Сез үзегезнең күңелле чагыгызны да, күңелсез чагыгызны да ясарга тырышыгыз.
3. Рәсем ясау, аларга аңлатма бирү.
Укытучы: Әйе, укучылар. Без я шатланабыз, я сагынабыз, я күңелсезләнәбез, я ачуланабыз, я яратабыз. Болар барысы да кеше хисләре. Димәк, безнең хисләребез йөзебездә чагыла икән.
2)Яңа материалны өйрәнүгә әзерлек.
1. Укытучы: Тормышта кешегә шатлыклы көннәрен дә, кайгы килмәгәндә кирәкле бер дәва бар. Нәрсә икән ул?
2. Укучыларның фикерен тыңлау.
3. Укытучы: Дөрес. Ул - җыр. Бу турыда күп кенә шагыйрьләр үзләренең әсәрләрендә сөйлиләр. (Китап күргәзмәсен карау).Шагыйрь Муса Җәлил үзенең “Җырларым” дип исемләнгән шигырендә менә нәрсә ди (компьютер).
“Мин кабыздым җырда ялкын итеп Йөрәгем һәм хаклык кушканны Җырым белән җиңдем дошманны”.
Фатих Кәрим(өзек плакаттан укыла).
4. Алдан өйрәнгән материалны кабатлау.
Укытучы: Сез Фатих Кәримнең тагын шигырь юлларын беләсез?
Укучылар җавабын тыңлау.
Укытучы: 1943 елда Фатих Кәрим яраланып госпитальгә эләгә (Рәсем)
Дəваланып чыкканнан соң, андагы сугышчыларның хисләрен чыгылдырган әсәр иҗат итә.Бүген без Фатих Кәримнең шул әсәрен өйрәнәбез.
3)Яңа материалны өйрәнү.
1.Укытучы: Әйдәгез,дәфтәрләрегезне ачып, дәреснең темасын язып куйыйк. Бүгенге дәрестә без Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” әсәренең эчтәлеге белән танышбыз,әсәрдәге геройның хисләренə анализ ясарга танышырбыз, анализ ясарга һәм сәнгатьле укырга өйрәнербез, халык-уен кораллары белән танышырбыз. Без бүген моңланырга, сокланырга өйрәнербез, чөнки бүген без өйрәнәчәк әсәр үзеннән-үзе җырлап тора. Дәрескә эпиграф итеп түбәндәге юлларын алыйк:
“Җыр ул аерылмый -
Һәр чак яныңда.
Башыңнан сыйпый
Үлгән чагыңда.”
2.Әсәрнең исеменә анализ ясау .
Укытучы: Әсәрнең исеменә игътибар итик әле.Бүген без татар халкының нинди уен коралы турында укыячакбыз икән?
Укучыларның җавабын тыңлау.
Укытучы: Безнең халкыбыз элек-электән җырлы-моңлы халык булган.Ул төрле уен коралларында уйнап күңелен күтәргән.аларны осталар үз куллары белән ясаганнар.(Бездә курай,кубыз,кәтүк сыбызгы кебек уен кораллары бар.Әйдәгез,тыңлыйк әле.Бу нинди уен коралының тавышы?(Курайда уйнау).Әле тагын кубыз, кәтүк сыбызгы (рәсемнәр күрсәтелә) кебекләре дә булган.Ә иң күп кулланылганы - гармун булган (гармун күрсәтелә.)
(Гармун моңы яңгырый).
Татарларда I гармунны Вараксин дигән оста ясаган. Элегрәк кыңгыраулы гармуннар булган. Көе ераккарак яңгыгасын өчен, гармуннарга кыңгырау такканнар.Шагыйрь Фатих Кәрим дә шундый гармун турында яза. Ул гармунның төсен “яшел” ди. Бу да очраклы гына түгел. Яшел төснең безнең динебезгә кагылышы бар. Коръән тышы яшел төстә булган, муллалар яшел чапан кигәннәр. Шулай ук яшел сүзенә шагыйрь яшәрү, яшәү мәгънәсен дә салган.
-Ә хәзер, әйдәгез, әсәр белән танышыйк. Мин әсәрне укыганда, сез игътибар белән карап барыгыз, эчтәлеген хәтерегездә калдырыгыз, кайсы сүзләргә басым ясап укыйм, кайда пауза ясыйм - шуларны да билгеләп барыгыз.
3. Әсәрне укытучы тарафыннан сәнгатьле уку.
4. Сүзлек өстендә эш.
җилпеп җибәрү
5. Әсәрнең эчтәлеген сөйләтү.
6. Слайд 1. Әсәрне ничә өлешкә бүлеп булыр иде? Башта без кем белән танышабыз?
а) Фазыл - булдыклы егет.
б) Кыңгыраулы яшел гармун
в) Зәңгәр күлмәкле кыз.
г) Госпиталь егетләре - Ватанның бөркетләре.
7. Бүләкләрне сәнгатьле укыту.
8. Образлар өстендә эшләү.
Укытучы: Ә хәзер шигырьдә катнашучы образларны барлыйк әле.
Слайд 2. Таблицаны тутырыгыз:
Төп образлар | Ярдәмче образлар |
(Дәфтәрләрдә эшләү).
9. .Уен моменты. Төп образга характеристика бирү.
Укытучы: Ә хәзер без аз гына вакытка суд залына күчәбез. Сез барыгыз да “шаһитләр”. Димәк, сез үзебез өйрәнгән әсәрне якларга тиеш булачаксыз. Дөрес җавап бирүчегә ябалак-зирәклек символы биреләчәк. Басыгыз, суд керә. Утырыгыз.
Хөкемдар: Иптәшләр, суд утырышын башлыйбыз. Судка гражданин ....... тан гариза керде. Ул Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” әсәрен укучылар өйрәнүгә лаек түгел дип саныйм. Дәгъвачы, үзегезнең гаризагызга өстәп, нәрсә әйтә аласыз?
Дәгъвачы: Мин Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” әсәре укучылар өйрәнүгә лаек түгел дип саныйм. Чөнки Фазыл безгә үрнәк булырлык образ түгел. Ул сугыш вакытында җырлап күңел ача. Сугыш чорында кеше җырлап яшәргә тиеш түгел дип уйлыйм.
Хөкемдар: Сүз гаепләүчегә бирелә.
Гаепләүче: Чынлап та, кайдадыр сугыш бара, кешеләр үләләр. Ә Фазыл гармун тотып, җырлап күңел ача.
Хөкемдар: Сүз яклаучыга бирелә.
Яклаучы: Минемчә, Фазыл бөтен яктан безгә үрнәк булырлык образ. Менә аның сугышта булган вакытын гына алыйк. Ул бит батыр сугышчы булган.
Хөкемдар: Шаһитләрдән кем моны исбат итә ала?
Шаһит: (өзекне укый)
Гаепләүче: Сугыш вакытында һич уйламаганда батырлык эшләп була. Аның өчен артык тырыш булу кирәкми? Бәлки ул тыныч тормышта бер ялкау булгандыр.
Хөкемдар: Шаһитләр арасыннан кем моны кире кага ала?
Шаһит: Фазыл шахтада тырыш эшче булган (өзекне укый).
Гаепләүче: Әйдәгез, Фазылның госпиталь тормышына күз салыйк әле. Аның күз алдында сөйгән кызы гына, ул шуны уйлап, моңланып утыра.
Яклаучы: Дөрес, Фазыл госпитальдә ятканда сөйгән кызын уйлый, аңа хат яза. Ул аның турында сугышта йөргәндә дә уйлагандыр. Чөнки менә шушы сөю аңа көч бирә. Ул дошманнарны җиңеп, сөйгәне белән кавышырга өмет итеп яши.
Хөкемдар: Шаһитләрдән кем дә булса моны исбат итә аламы.
Шаһит (өзекне укый “Батырны....
Гаепләүче: Фазыл госпитальдә гармунчы һәм җырчы буларак таныла.
Яклаучы: Ә бит менә шушы гармун яралы сугышчыларда яшәү дәрте, көрәш дәрте уята.
Хөкемдар: Шаһитләр, моны дәлилли аласызмы?
Шаһит (өзек) “Ватаным өчен”
Яклаучы: Фазыл тормышта зарланып яшәүче түгел. Ул җырлап яши. Чөнки җыр шундый сихри көчкә ия, ул җансызларга җан өрә, көчсезләргә кәч бирә.
Хөкемдар: Шушы фикерне дәлилләүче бармы?
Яклаучы: Фазыл үз илен, үз халкын, аның иҗатын ярата. Аның күңеленә халык җырлары якын.
Шаһит: (өзек)
Хөкемдар: Күргәнебезчә, Фазылдан сез күп нәрсәгә өйрәнә аласыз. Ул укучыларга үрнәк булырлык образ. Шуңа күрә ул укучылар өйрәнүгә лаек.
10. Дәфтәрләрдә эшләү.
Укытучы: Чынлап та, Фазылның кайсы сыйфатлары безгә үрнәк булырлык?
Укытучы: Әсәрдә Фазылның хисләре сүрәтләнгән дидек. Нинди хисләр соң ул?
(Сагыну, моңаю, сөю, ярату).
11. Поэма турында төшенчә бирү.
Укытучы: Шигырьдә, гадәттә. Бер хис сүрәтләнә. Ә без укыган әсәрдә хисләр күбрәк. Шуңа күрә бу шигырь түгел, поэма дип атала. Монда кеше образы - Фазыл бар.
4) Йомгаклау.
1. – Бүген Ф.Кәримнең нинди әсәрен укыдык?
- Шагыйрь бу әсәре бәлән безгә нинди фикер әйтергә теләгән?
( Җыр кешенең гомерен озайта, кешегә көч бирә, кайгыны тарата).
2. Димәк, без дәрескә (эпиграф укыла) эпиграф итеп алып дөрес эшләгәнбез. Чынлап та бу шулай. Кешеләр сугыш вакытында да гармун, җырдан аерылмаганнар. Бу турыда рус язучысы Твардовский да яза (рәсем).
Ә хәзер гармун уйный белүчеләр кими бара. Кемнәрнең өендә гармун уйный белүче бар?
3. Укучылар чыгышын тыңлау.
4. Укытучы: Шагыйрьләр дә халыкның гармуннан, татар моңыннан аерылуына борчылалар. Мәсәлән җирле шагыйрәбез Саимә Гыйлметдинова болай дип яза (өзек). Ә шагыйрь Рамил Чурагулов “Моңнар кайтсын авылга” исемле шигырь, композитор Ризван Хәким аңа көй язган. Шушы җыр белән без дәресне тәмамлыйбыз.
Җыр “Моңнар кайтсын авылга”
5. Өйгә эш.
Укытучы: Әйе, безнең моңнарыбыз онытылмасын. Чөнки җыр ул - кешенең юлдашы. Сез өйдә шушы фикерне дәвам итеп, хикәя төзеп килегез. Бүгенге дәрестә “иң зирәк” медален .....бирәбез.
Менделеев муниципаль районы
Абалач урта гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исрафилова Фирая Вагыйз кызы.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы
о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой...
Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.
Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....
Интересные фаты о математике
Подбор фактов о математике из серии "А знаете ли Вы...", которые можно использовать как в предметном уголке, так и на внеклассных мероприятиях....
Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация
Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин....
Фатих Әмирханның “Хәят” повестенда эчке каршылык
Тема: Противостояние героев повести “Хәят” Фатиха Әмирхана.Цель: Уметь рассказать о внутренних переживаниях героев и оценить их поступки. Развивать умение выражать свои мысли, формирование р...
Ф.Кәрим "Кыңгыраулы яшел гармун"
Әлеге дәрес план-конспекты Ф.Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнгәндә үрнәк дәрес планы буларак тәкъдим ителә....
Саратский яшел гармун, көмеш кыңгыраулары
Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасын өйрәнгәндә куллану өчен презентация....