Татарстан халыклары мәдәниятен өйрәнү
учебно-методический материал на тему

Татарстан халыклары мәдәниятен өйрәнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarstan_halyklary_mdniyaten_oyrnu_tugrgene_programmasy.doc123.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан халыклары мәдәниятен өйрәнү”  программасы

                             

                       

 

Автор-төзүче: Данилова Светлана Григорьевна

                               Аңлатма  язуы

    Россия   Федерациясендә   барган  көчле   иҗтимагый  үзгәреш  шартларында  уку-укыту, белем  бирү  процессы  күп  нәрсәләргә , мәсәлән, социаль-иктисади, сәяси-хокукый, социаль-мәдәни, мониторинглы  факторларга  бәйле.  Алар аерым-аерым  да,бергә  дә белем  бирү  процессына  бик  нык  йогынты  ясыйлар.

    Татарстан  Республикасында яшәүче   халыкларның  тарихы, милли  мәдәниятләре, социаль-тарихи  байлык  буларак, хәзерге  шартларда  аеруча зур  әһәмияткә  ия.Бер  яктан,  заманыбыз  республикада   яшәгән  барлык халыкларның  тарихын, милли  мәдәниятен  саклауны,үстерүне , баетуны  таләп  итә. Икенче  яктан, яшь  буынны шушы  бай  мирас  белән  таныштырып, аны үзләштерүләренә   ирешү  бурычы  куела.

   Бүгенге   көндә илебезнең күп  халыклары    алдына милли  мәдәниятнең  бер элементы  булган  туган  телне яклау,аны  торгызу,үстерү  һәм саклау  проблемасы килеп  басты, чөнки  туган тел  милли

мәдәниятнең  төп  яклаучысы һәм  аны саклаучы  да.

    Халкыбызның  үткәнен, мәдәниятен  саклауда  диннең  ролен дә  инкарь итәргә  ярамый. Дин  кешеләргә  хас  булган  барлык   уңай  сыйфатларны саклый, милли әхлакның  яклаучысы  һәм  аның  таянычы булып  тора. Гаилә,милли мәктәп, балалар бакчалары,китапханә, театр халкыбызның  мәдәниятен    саклау, аны  үстерү   ягында торалар.

    Шул  ук   вакытта башка халыкларның тарихын,  мәдәниятен хөрмәт  итмичә, үз  тарихыңны, мәдәниятеңне саклау   һич  мөмкин  түгел.Әгәр  дә  шәхес  башка  тугандаш халыкларның милли  казанышлары  белән кызыксынып, аларны  өйрәнеп,үзенә  кабул  итә  икән,ул үз  халкының  мәдәни  кыйммәтләренә дә  ныграк төшенә  дигән  сүз.Шәхес дөньякүләм мәдәният уңышлары  белән дә кызыксынырга , аларны өйрәнергә тиеш.Дөнья мәдәниятен яхшы белү милли мәдәниятне аңлауга, аны  тирәнтен өйрәнүгә китерә.

        Укыту-тәрбия  процессында  халкыбызның  мәдәниятен өйрәнү туган телне, үз тарихыңны,әдәбиятны һәм  сәнгатьне өйрәнү белән  бергә,милли  мохит  тудыруда,милли мәдәниятне  укыту процессында  һәм  дәрестән  тыш эшләр  оештыруда күренә.Әлеге процесс вакытында  укчылар мәдәният  турында  мәгълүмат алалар,аның эчтәлеген үзләштерәләр.Укучылар әйләнә-тирәдәге  кешеләргә ,туган халкына ,аның тарихына, мәдәниятенә хис аша бәя  бирә башлыйлар, бу  юнәлештә  фикер йөртүләре  тирәнәя. Алар мәдәни  казанышларны кызыксынып  өйрәнәләр һәм шул ук вакытта үз халкының вәкиле  буларак  горурлану  хисе кичерәләр. Укыту-тәрбия  процессының    мәдәният белән  тыгыз бәйләнештә торуы нәтиҗәсендә укучыларның  милли үзаңнары формалаша  һәм   бер үк  вакытта аларның дөнья мәдәнияте хакында күзаллаулары үсә.

     Мәдәният халыкның җәмгыять үсеше барышында   туплаган бай  тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен,үз эченә ала.Безнең  бурыч - әнә  шул элементларны укучыларга  җиткерү.

      Максатыбыз- белем  бирү проессының   милли мәдәниятләр  белән үзара бәйләнешкә  керүе   уку-укыту эшендә  уңай нәтиҗәләргә китерә  алуын  Татарстан Республикасында  яшәүче халыкларның мәдәнияте үрнәгендә дәлилләп  күрсәтү.

   

Укыту    2  елга,  атнага   1 сәгатьтән  исәпләнгән.

 

  “Татарстан халыклары  мәдәниятен өйрәнү”   буенча   программа  түбәндәге  эзлеклелектә  икегә   бүленә:

1  нче  ел укыту-  “Татарстан  - туган җирем”

 7 нче   сыйныфлар өчен  программа

Барлыгы   -34  сәгать,атнага бер тапкыр  керә.

Бу бүлектә Татарстан Республикасының   күп милләтле республика  булуы турында мәгълүмат бирелә. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның   сәнгате,борынгы заманнардан  килгән  халык  авыз  иҗаты, бәйрәм-йолалары,уен-җырлары аша  белем бирүгә, укучыларда халкыбызның  сәнгатенә карата мәхәббәт  ,   хөрмәт,кешелеклелек,мәрхәмәтлелек,шәф-катьлелек,кайгыртучанлык,әдәплелек кебек  сыйфатлар тәрбияләүгә  зур  урын   бирелә.

  2 нче  ел  укыту -   “Татарстан  Республикасында    яшәүче  халыкларның     мәдәнияте”   

8нче  сыйныфлар өчен   программа.

Барлыгы  34 сәгать, атнага  бер тапкыр  керә.

Мәдәният- җәмгыять үсешенең билгеле бер  баскычы,кешенең  иҗади  көче,сәләтләре үсешенең   дәрәҗәсе, халык  тарафыннан  тудырылган материаль 1әм  рухи  байлык  ул. Бу  бүлектә сүз гомумкешелек  кыйммәтләре һәм  аларны  танып  белү  алымнарын  үзләштерү    мәдәниятнең  төп  асылы   булуы  турында   мәгълүмат бирелә.  Мәдәниятне һәркемнең  үзенчә  кабул  итүе,үзләштерүе аның  шәхес  буларак  формалашуына  хезмәт  итүе турында   бәян  ителә.

   

  Программа    түбәндәге  бүлекләрне  өйрәнүне үз  эченә  ала:

           

     

   Татарстан –туган җирем.

1. Татарстан-туган  җирем. Күп  милләтле  

Татарстан   халкы  турында мәгълүмат  бирү.Татар халкының килеп чыгышын,тарихын  өйрәнү.Безнең җирлектә  яшәүче   рус,удмурт,керәшен татарларының  килеп чыгышын,  яшәешен  барлау,күзәтү.

 Тарихыбыз-  риваятьләрдә .

2. Россия  Федерациясенең  дәүләт  символлары.

Россиянең гербы, флагы. Татарстан  Республикасының гербы,флагы.

3.Татарстан Республикасының  Кукмара  районы  тарихы.

Күп  милләтле халкы  турында мәгълүмат  бирү.

Килеп чыгышын,тарихын  өйрәнү.Этнографик мәгълүматлар.Керәшеннәр кайларда яши.Төрки христианлык Күренекле шәхесләрен  барлау, тарихи , истәлекле урыннарны  өйрәнү.Авыллар тарихына күзәтү ясау

Көшкәтбаш, Поршур.Пчеловод,Югары Чура, Кече Чура авыллары  тарихы. Нәсел агачы-шәҗәрә.

4.Халык авыз  иҗаты.

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның халык авыз  иҗаты  әсәрләре.Халык җырлары,бәет,

мөнәҗәтләр,мәкальләр,әкиятләр,дастаннар,әйтем-

нәр,сынамышлар,табышмаклар,йола поэзиясе һ.б.

Үзебезнең  җирлектәге  бәетләр(“Марс бәете”, “Анна түти “ бәете һ.б.)

Керәшен  татарларының  йола һәм  уен җырлары,бию  такмаклары.(Керәшен халык  җырлары-“Борды урамнары,”Матур  кызга”, Өчле бию” ,”Утыр әле  яннарыма”,”Кәвәл  авылы көе”, “Туганкаем” .”Безнең   ил”,”Ак калфак” ,”Сездә тула басалармы?”,”Нардуган көе”, “Симет көе”, “Питрау  көе”һ.б.)

5.Татар халык йолалары һәм бәйрәмнәре.

Яшьләр өчен халык  уеннары (аулак  өй, кич утыру, өй саклау  һ.б.).

Аерым даталар  белән бәйле  яшьләр уеннары (кичке уен, кызлар уены һ.б.)

Төрле-төрле  өмәләр (өй  өмәсе, печән  өмәсе, тула  басу өмәсе,йон эрләү өмәсе, орчык өмәсе  һ.б.)

Көзге бәйрәмнәр( кунак  чакыру, каз  өмәсе һ.б.)

Нардуган  бәйрәме. Бәхет сынау уеннары.(йөзек  салу, йөзек  багу . бәйрәм  үткәрү  формасы һ.б.)

Язгы бәйрәм –Май чабу.

Язгы  бәйрәмнәр һәм  йолалар( Нәүрүз  бәйрәме, боз озату,йомыркалы  уен, Карга  боткасы һ.б.)

Мөселманнарның  дини бәйрәмнәре( Изге  Рамазан,Корбан –бәйрәм)

Чәчү  алдыннан уздырыла торган бәйрәмнәр(орлык  чыгару)

Чәчүдән  соң  үткәрелә   торган  йолалар (корбан чалу,яңгыр теләү, Җыен, Карга боткасы, Каен бәй-

рәме) Сабан туе – халык бәйрәме.

Керәшен татарларының  уеннары. “Борылдырылыш”,”Назалы”, “Капкалы”, “Түгәрәк  уены”, “Йөзек салыш”,”Итек ату”, “Яулык  алыш”,

“Тәпән атыш”, “Каеш  сугыш”,”Аксак тәкә”, “Сукыр тәкә” һ.б.

6.Татарстанның декоратив –кулланма сәнгате.

Балчыктан ясалган әйберләр. Агач  һәм ташка сырлап  төшершелгән рәсем.

Бизәкле  киндер сугу, бизәкле туку.

Тире мозаикасы  сәнгате.Савыт-саба бизәү.

Татар халык орнаменты. Чигү сәнгате. Чигү өчен бизәк  үрнәләре. Зәркән (ювелир) сәнгате.

Төбәгебезнең кул осталары-шәлчеләр турында мәгълүмат  бирү.

7.Татар халык киемнәре.

Халкыбызның  милли киемнәре.(өс һәм  аяк  киемнәре , бизәнү әйберләре   ,җиз тәңкә,беләзек һ.б.)

Түбәтәй,калфак  турында мәгълүмат бирү.Тарихы,

төрлелеге.

Керәшен татарларының   милли киемнәре, бизәнү әйберләре.(түшлек,тамакса,баш киемнәре-калпак чачак,түгәрәк яулык, сүрәкә,ак калфак,ука чачак;     алкалар,чулпы һәм  тезмә, беләзек, хәситә һ.б)

8. Рәсем  сәнгате.

Татарстанның  рәссамнары  турында мәгълүмат бирү.”Табигатебез  сандугачы” (Бөек рус  рәссамы И.И. Шишкин тормышы һәм  иҗаты турында).

Шигърият һәм  музыка  үтеп  кергән  иҗат (рәссам

Бакый  Урманче   тормышы һәм  иҗаты  турында)

“Минем Ватаным “ темасы  (рәссам Харис Якупов иҗаты турында).

 Яшь талантларны барлау.

Җирле рәссамнар турында материал  җыйнау.

9. Татарстанның  таш  елъязмасы.

Архитектура сәнгатенең тарихы,үсеше белән  таныштыру.

Мәчетләр.Храмнар, Музейлар. Тыюлыклар.

Кукмараның  тарихи корылмалары.

Югары  Чура авылы чиркәвенең  төзелү,ачылу тарихы.

Татарстан  Республикасында  яшәүче халыкларның   мәдәнияте.

1.Татарстанда   музыка сәнгате,татар халык  җырлары.

Халык  артистлары,танылган  композиторлар турында  мәгълүмат бирү.(И .Шакиров,Ә.Авзалова

С.Садыйкова, С.Сәйдәшевһ.б.)

Музыкаль сәнгать төрләре(опера, балет, халык , эстрада  җырлары, фольклор,бәет,мөнәҗәтләр һ.б.)

Бүгенге көндә танылган  артистлар.

Төбәгебезнең  яшь җырчылары.(В.Захаров,В.Ан-

дреевлар)

2.Театр яктылыкка, нурга илтә.

Татар театр сәнгатенең  үсеше.

Татар театрының  тууы.Театраль Казан.

Г.Камал ,К.Тинчурин  исемендәге  театрлар.

М.Җәлил исемендәге опера һюм  балет  театры.

В.И.Качалов  исемендәге рус  театры.

“Әкият” курчак театры.(Авылыбыз  егете,артист-Юрий  Чуктиев турында материал  туплау)

Башка татар театрлары.Җирле театр турында  материал  туплау.Театр  актерлары  турында мәгъ-

лүмат җыю.

3.Дини бәйрәмнәр,ышанулар.

Ислам дине. Мөселманнарның  дини бәйрәмнәре( Изге  Рамазан,Корбан –бәйрәм  һ.б.)

Христиан  дине.Христиан динен тотучылар. Христианнарның дини бәйрәмнәре

(Раштуа бәйрәме, Изге бәйрәм-Олы көн,Май чабу,Каен бәйрәме,Симет бәйрәме,Питрау бәйрәме һ.б.)

4.Татарстан  Республикасының танылган шәхесләре.

Фольклорчы – К.Насыйри.

Ризаэтдин Фәхретдинов. Адмирал-   И Ф .Лихачев.

Карл Фукс Казанда.

Бүгенге көн шәхесләрен барлау.

5.Татар халкының  мәгариф тарихы.

Мәдрәсәләр,

1917 нче елдан соңгы милли мәктәпләр.

Казан университеты  тарихы.

Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр: Ш.Мәрҗани,

К.Насыйри, Р .Фәхретдинов, В.В. Радлов,Яков Емельянов һ.б.

Кукмара мәгариф системасының тарихы. Керәшен мәгарифе тарихы. Югары Чура мәктәбе  тарихы.

6.Республиканың вакытлы матбугаты.

Татар матбугаты  тарихы. Балалар журналлары һәм газеталар дөньясында

Керәшен матбугаты тарихы.( “Туганайлар” газетасына күзәтү)

7.Матур  әдәбият.

Әдәбият- ул сүз сәнгате. Шигърият һәм  прозаЯкташ язучылар  иҗаты белән танышу,материал туплау.Җирле әдәбиоешмаларның  шагыйрьләре белән очрашу.

Югары Чура авылында яшәп иҗат иткән һәвәскәр  язучы А.Герасимов  язмаларын өйрәнү.

Матбугат битләрендә  язмалар бастыру өстендә эшләү.

1  нче  ел укыту-  “Татарстан  - туган җирем”

 7  нче   сыйныфлар өчен   тематик  план

                         

                              Аңлатма   язуы

     Укучылар  Татарстан Республикасында  яшәүче халыкларның   гореф-гадәтләре,халык авыз  иҗатының  тоткан урынын  һәм үзенчәлекләрен өйрәнәләр.Бигрәк тә хезмәт  йолаларына, халкының традициягә  кергән  бәйрәмнәренә  зур игътибар бирелә.Аерым  йола һәм  бәйрәмнәрне   практик уздыру һәм  бүгенге  тормышта  куллану  буенча эзлекле эш   алып  барыла.

     Татарстан  халкының  һөнәри  сынлы  сәнгате,аның  төрләре, декоратив-кулланма  сәнгать,кул  эшләре   турында    белешмә  бирелә һәм  аның  үсеш  үзенчәлекләре  өйрәнелә.

     Белем  белән  бергә яшь буынга  әхлак тәрбиясе

бирелә,  милләтара   мөнәсәбәтләрдә  толерантлык, үзара  игътибарлылык, Татарстан мәдәниятенә карата горурлык хисе тәрбияләү  өстендә  эш  алып  барыла.

 

             1  елга   тематик   план.

 

             Дәрес   темасы

Дәрес саны

1

Татарстан-туган  җирем

Күп  милләтле  Татарстан   халкы  турында мәгълүмат  бирү.Татар халкыныңкилеп чыгышын,тарихын  өйрәнү

Безнең җирлектә  яшәүче   рус,удмурт,керәшен татарларының  килеп чыгышын,  яшәешен  барлау,күзәтү.

 Тарихыбыз-  риваятьләрдә .

    1

     1

 

   

    1

2

Россия  Федерациясенең  дәүләт  символлары.

Россиянең гербы, флагы. Татарстан  

Республикасының гербы,флагы.

        1

     

        1

3

Татарстан Республикасының  Кукмара  районы  тарихы.

Күп  милләтле халкы  турында мәгълүмат  бирү.

Килеп чыгышын,тарихын  өйрәнү.Этнографик мәгълүматлар

.Керәшеннәр кайларда яши.Төрки христианлык Күренекле шәхесләрен  барлау, тарихи , истәлекле урыннарны  өйрәнү

.Авыллар тарихына күзәтү ясау

Көшкәтбаш, Поршур.Пчеловод,Югары Чура, Кече Чура авыллары  тарихы.

Нәсел агачы-шәҗәрә.

    1

   1    

    2

4

Халык авыз  иҗаты.

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның халык авыз  иҗаты  әсәрләре.Халык җырлары,бәет,

мөнәҗәтләр,мәкальләр,әкиятләр,дастаннар,әйтемнәр,сынамышлар,табышмак-лар,йола поэзиясе һ.б.

Үзебезнең  җирлектәге  бәетләр(“Марс бәете”, “Анна түти “ бәете һ.б.)

Керәшен  татарларының  йола һәм  уен җырлары,бию  такмаклары.(Керәшен халык  җырлары-“Борды урамнары,”Матур  кызга”, Өчле бию” ,”Утыр әле  яннарыма”,”Кәвәл  авылы көе”, “Туганкаем” .”Безнең   ил”,”Ак калфак” ,”Сездә тула басалармы?”,”Нардуган көе”, “Симет көе”, “Питрау  көе”һ.б.)

1

 1

 1

5

.Татар халык йолалары һәм бәйрәмнәре.

Яшьләр өчен халык  уеннары (аулак  өй, кич утыру, өй саклау  һ.б.).

Аерым даталар  белән бәйле  яшьләр уеннары (кичке уен, кызлар уены һ.б.)

Төрле-төрле  өмәләр (өй  өмәсе, печән  өмәсе, тула  басу өмәсе,йон эрләү өмәсе, орчык өмәсе  һ.б.)

Көзге бәйрәмнәр( кунак  чакыру, каз  өмәсе һ.б.)

Нардуган  бәйрәме. Бәхет сынау уеннары.(йөзек  салу, йөзек  багу . бәйрәм  үткәрү  формасы һ.б.)

Язгы бәйрәм –Май чабу.

Язгы  бәйрәмнәр һәм  йолалар( Нәүрүз  бәйрәме, боз озату,йомыркалы  уен, Карга  боткасы һ.б.)

Мөселманнарның  дини бәйрәмнәре( Изге  Рамазан,Корбан –бәйрәм)

Чәчү  алдыннан уздырыла торган бәйрәмнәр(орлык  чыгару)

Чәчүдән  соң  үткәрелә   торган  йолалар (корбан чалу,яңгыр теләү, Җыен, Карга боткасы, Каен бәй-рәме)

 Сабан туе – халык бәйрәме.

Керәшен татарларының  уеннары. “Борылдырылыш”,”Назалы”, “Капкалы”, “Түгәрәк  уены”, “Йөзек салыш”,”Итек ату”, “Яулык  алыш”,

“Тәпән атыш”, “Каеш  сугыш”,”Аксак тәкә”, “Сукыр тәкә” һ.б.

 

1

 1

  1

 

  1

  1

6

Татарстанның декоратив –кулланма сәнгате.

Балчыктан ясалган әйберләр. Агач  һәм ташка сырлап  төшершелгән рәсем.

Бизәкле  киндер сугу, бизәкле туку.

Тире мозаикасы  сәнгате.Савыт-саба бизәү.

Татар халык орнаменты. Чигү сәнгате. Чигү өчен бизәк  үрнәкләре. Зәркән (ювелир) сәнгате.

Төбәгебезнең кул осталары-шәлчеләр турында мәгълүмат  бирү.

 

    1

   1

   1

7

Татар халык киемнәре.

Халкыбызның  милли киемнәре.(өс һәм  аяк  киемнәре   бизәнү әйберләре   ,җиз тәңкә,беләзек һ.б.)

Түбәтәй,калфак  турында мәгълүмат бирү.Тарихы,төрлелеге.

Керәшен татарларының   милли киемнәре, бизәнү әйберләре.(түшлек,тамакса,баш киемнәре-калпак чачак,түгәрәк яулык, сүрәкә,ак калфак,ука чачак;     алкалар,чулпы һәм  тезмә, беләзек, хәситә һ.б)

   2

    1

8

Рәсем  сәнгате.

Татарстанның  рәссамнары  турында мәгълүмат бирү.”Табигатебез  сандугачы” (Бөек рус  рәссамы И.И. Шишкин тормышы һәм  иҗаты турында).

Шигърият һәм  музыка  үтеп  кергән  иҗат (рәссам Бакый  Урманче   тормышы һәм  иҗаты  турында)

“Минем Ватаным “ темасы  (рәссам Харис Якупов иҗаты турында).

 

Яшь талантларны барлау.

Җирле рәссамнар турында материал  җыйнау.

   4

  1

9

Татарстанның  таш  елъязмасы.

Архитектура сәнгатенең тарихы,үсеше белән  таныштыру.

Мәчетләр.Храмнар, Музейлар. Тыюлыклар.

Кукмараның  тарихи корылмалары.

Югары  Чура авылы чиркәвенең  төзелү,ачылу тарихы.

    1

    2

    1

    1

  2 нче  ел  укыту -   “Татарстан  Республикасында    яшәүче  халыкларның     мәдәнияте”   

8 нче  сыйныфлар өчен   тематик  план

                  Аңлатма  язуы

   Бу бүлектә  балаларга   элеккеге һәм  бүгенге   сәнгать  осталары  турында  кызыклы, файдалы  мәгълүматлар  бирелә.Аерым  сәнгать  әсәрләре  белән  турыдан-туры  танышалар, авторларның тормышы, иҗаты  белән  бәйле   мөһим , шул  ук  вакытта   мавыктыргыч хәлләр, вакыйгалар  турында  белешмә алалар.

     Халкыбызның   театр, музыка, кино,музыка, матур әдәбият сәнгате  турында  мәгълүмат  бирелә, үсеш   үзенчәлекләре  өйрәнелә.

   

  2 нче елга тематик план

 Дәреснең  темасы

 Дәрес  саны

1

Татарстанда   музыка сәнгате,татар халык  җырлары.

Халык  артистлары,танылган  композиторлар турында  мәгълүмат бирү

.И .Шакиров,Ә.Авзалова иҗаты

С.Садыйкова, С.Сәйдәшев иҗаты

Музыкаль сәнгать төрләре(опера, балет, халык , эстрада  җырлары, фольклор,бәет,мөнәҗәтләр һ.б.)

Бүгенге көндә танылган  артистлар.

Төбәгебезнең  яшь җырчылары.(В.Захаров)

   1

  1

   1

  1

    1

2

Театр яктылыкка, нурга илтә.

Татар театр сәнгатенең  үсеше.

Татар театрының  тууы.Театраль Казан.

Г.Камал ,К.Тинчурин  исемендәге  театрлар.

М.Җәлил исемендәге опера һюм  балет  театры.

В.И.Качалов  исемендәге рус  театры.

“Әкият” курчак театры.(Авылыбыз  егете,артист-Юрий  Чуктиев турында материал  туплау)

Башка татар театрлары.Җирле театр турында  материал  туплау.Театр  актерлары  турында мәгълүмат җыю.

   1

   1

    1

   2

      2

3

Дини бәйрәмнәр,ышанулар.

Ислам дине. Мөселманнарның  дини бәйрәмнәре( Изге  Рамазан,Корбан –бәйрәм  һ.б.)

Христиан  дине.Христиан динен тотучылар.

 Христианнарның дини бәйрәмнәре

(Раштуа бәйрәме, Изге бәйрәм-Олы көн,Май чабу,Каен бәйрәме,Симет бәйрәме,Питрау бәйрәме һ.б.)

     1

      1

      1

4

Татарстан  Республикасының танылган шәхесләре.

Фольклорчы – К.Насыйри.

Ризаэтдин Фәхретдинов.

Адмирал-   И Ф .Лихачев.

Карл Фукс Казанда.

Бүгенге көн шәхесләрен барлау.

   1

    1

  1

5

Татар халкының  мәгариф тарихы.

Мәдрәсәләр,1917 нче елдан соңгы милли мәктәпләр.

Казан университеты  тарихы.

Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр: Ш.Мәрҗани,К.Насыйри,Р.Фәхретдин, В.В. Радлов,Яков Емельянов һ.б.

Кукмара мәгариф системасының тарихы.

 Керәшен мәгарифе тарихы. Югары Чура мәктәбе  тарихы.

  1

   1

   2

   1

   1

6

Республиканың вакытлы матбугаты.

Татар матбугаты  тарихы.

 Балалар журналлары һәм газеталар дөньясында

Керәшен матбугаты тарихы.( “Туганайлар” газетасына күзәтү)

  1

   2

    1

7

Матур  әдәбият.

Әдәбият- ул сүз сәнгате. Шигърият һәм  проза

.Якташ  язучылар  иҗаты белән танышу,материал туплау,

Җирле әдәби оешмаларның  шагыйрьләре белән очрашу.

Югары Чура авылында яшәп иҗат иткән һәвәскәр  язучы А.Герасимов  язмаларын өйрәнү.

Матбугат битләрендә  язмалар бастыру өстендә эшләү

  1

 

 3

  1

 

    1
даими  

                           Әдәбият   исемлеге

1Фәхретдинов Р.Г. Алтын Урда һәм  татарлар.-Яр Чаллы,1993.

  1. Фәхретдинов Р.Г. Мондадыр  безнең  бабайлар: Археолог язмалары.-Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.
  2. Фукс  К. Казан татарлары .- Казан: фонд ТЯК,1991

4..Без  бер  тамырдан.,Казан., Мәгариф  нәшрияты,2002.

5Р.Ә.Сәхипова Халык  педагогикасы  нигезендә    укыту һәм  тәрбия  бирү.Казан.

Татарстан   китап   нәшрияты.,2005.

6.Р.Уразман. Татар халкының  йолалары һәм  бәйрәмнәре, Казан, Мәгариф нәшрияты,1992

7.Ф.Валеев. Декоративно-прикладное  искусство , орнамент  татар,1969.

8.Т..Сперанская . Костюмы  казанских татар.-Казань,1970.

9  Ф.Ф.Гулова Татарская  народная  вышивка.-Казань.1980.

10 Ф.Сафина . Ткачество татар Поволжья.-Казань.,1996

11  З.П..Антонова.  Керәшен   җыру әйтә.,Чаллы,1999.

12 Л.А.Харисова. Культура  народов  Татарстана  ,Казань,Магариф,2006.

13.З.Н.Җиһншина  .Якташ язучылар,Кукмара,2003.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Керәшен халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча программа

Татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, Нократ, Касыйм, Әстерхан, Себер, Пермь татарлары һ.б.Шулар арасында керәшеннәр  үзенә бертөрле этн...

Идел буе халыклары музыкасы

Максат: 1. Идел буе халыкларының музыкасы белән таныштыруны дәвам итү( рус, татар,башкорт,мари,чуваш, мордва); укучыларның музыкаль белемнәрен киңәйтү;Аларны яңа әсәрләр һәм композиторлар  белән ...

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы.

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы....

Халыклар фестивале

Халыклар фестивале үткәрү өчен  эшкәртмә....

"Россия халыклары этнодидактикасы" китабында басылып чыккан мәкалә "Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” повестеның идея-художество үзенчәлеге" .

Һәр язучы, әдәбият хәзинәсенә билгеле бер күләмдә үзенчә өлеш кертеп, ниндидер дәрәҗәдә укучы тарафыннан уңай яки кире яктан баһалана. Аларның күбесе әсәрләренең үзәнечелекле яклары, тормышчан материа...

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан")

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан") для учащихся русских и татарских групп...