Керәшен халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча программа
методическая разработка по теме
Татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, Нократ, Касыйм, Әстерхан, Себер, Пермь татарлары һ.б.Шулар арасында керәшеннәр үзенә бертөрле этнокон-фессиональ төркемне тәшкил итә. Бу төркемнең формалашу тарихы фәндә җитәрлек өйрәнелмәгән һәм һәркайсы үзенчәлекле. Шул сәбәпле аларның сөйләмендә һәм гореф-гадәт-йолаларында җирле үзенчәлекләр, аермалыклар бүгенге көндә дә сакланып килә.<?xml:namespace prefix = o /??>
2002 нче елның апрелендә ТР Президенты М,Ш,Шәймиев керәшен лидерлары белән очрашуда әле үзебезнең татар халкы арасында да күп кенә проблемалар барлыгын билгеләп үтте. Шулай ук керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча факультатив курс өчен программа эшләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Президентыбыз Мәгариф министрлыгына 2002/2003 нче уку елына, беренче тәҗрибә буларак, әлеге программа нигезендә факультатив дәресләрдә файдалану өчен уку ярдәмлеге әзерләргә дигән күрсәтмә бирде. Мәгариф министрлыгы әлегекараны гамәлгә ашыру максатыннан, 34 сәгатькә исәпләнгән программа һәм «Без бер тамырдан»: керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомумибелем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге( Казан, “Мәгариф” нәшрияты,2002)уку ярдәмлеге тәкъдим итте.
Керәшен татарларының үзенә генә хас гореф-гадәт-йолалары, тел үзенчәлекләре, кием-салымы, бизәнү әйберләре генә түгел, бик билгеле шәхесләре дә бар. Шуларны мәктәпләребездә укучы балаларыбыз белергә, алар үрнәгендә дә тәрбияләнергә тиеш.
Мәктәп яшендәге бала татар халкының нинди этник төркемнәрдән торуын, ләкин аларның шул ук вакытта барысының да бер милләт – татар милләте булуын белеп үсәргә тиеш. Без бер-беребезне күпме яхшырак белсәк, рухи байлыгыбыздан тулырак файдалана алсак, диннәребезне хөрмәт итсәк, уртак яшәешебез тагын да матуррак, тынычрак, киләчәгебез яктырак булыр. Үз милләтенең зур тарихлы, күптөрле һәм бай бизәкле булуын белеп үскән балада милләтпәрвәрлек һәм ватанпәрвәрлек хисләре дә көчлерәк була.
Максат һәм бурычлар:
Керәшен татарларының килеп чыгышы, тарихи, дини һәм этник аермалыкларга ия төрки кавем булулары хакында белешмә бирү.
Укучыларны керәшен халкының йолалары, бәйрәмнәре, күренекле кешеләре һәм культурасы белән таныштыру.
Факультатив дәресләр үзебезнең як керәшеннәренең үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрүне үз эченә ала.
Әлеге факультатив курс программасы теоретик һәм практик характердагы өйрәнүләрне исәпкә алып төзелгән.
Укучылар белергә тиеш:
Керәшеннәрнең
- тарихын һәм килеп чыгышын белү;
- этник аермаларын белү;
- мәдәниятен белү һәм җырларын өйрәнү;
- танылган кешеләре хакында белү;
- курс барышында керәшен халкының кайбер үзенчәлекләрен практик яктан өйрәнү, кайбер нәтиҗәләр ясый белү;
-
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kershchshen_programma.doc | 59 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Мәгариф һәм фән министрлыгы
Этнокультуралы мәктәпләрдә
факультатив дәресләр өчен
программа
“Керәшен халкының тарихы һәм мәдәнияте”
Программа Н.В.Максимовның
«Без бер тамырдан»:
керәшен татарларының
этногенезын һәм этнографиясен
өйрәнү буенча урта гомуми
белем мәктәпләре өчен
уку ярдәмлеге( Казан,
“Мәгариф” нәшрияты,2002)
нигезендә төзелде.
Аңлатма язуы.
Татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, Нократ, Касыйм, Әстерхан, Себер, Пермь татарлары һ.б.Шулар арасында керәшеннәр үзенә бертөрле этнокон-фессиональ төркемне тәшкил итә. Бу төркемнең формалашу тарихы фәндә җитәрлек өйрәнелмәгән һәм һәркайсы үзенчәлекле. Шул сәбәпле аларның сөйләмендә һәм гореф-гадәт-йолаларында җирле үзенчәлекләр, аермалыклар бүгенге көндә дә сакланып килә.
2002 нче елның апрелендә ТР Президенты М,Ш,Шәймиев керәшен лидерлары белән очрашуда әле үзебезнең татар халкы арасында да күп кенә проблемалар барлыгын билгеләп үтте. Шулай ук керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча факультатив курс өчен программа эшләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Президентыбыз Мәгариф министрлыгына 2002/2003 нче уку елына, беренче тәҗрибә буларак, әлеге программа нигезендә факультатив дәресләрдә файдалану өчен уку ярдәмлеге әзерләргә дигән күрсәтмә бирде. Мәгариф министрлыгы әлегекараны гамәлгә ашыру максатыннан, 34 сәгатькә исәпләнгән программа һәм «Без бер тамырдан»: керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомумибелем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге( Казан, “Мәгариф” нәшрияты,2002)уку ярдәмлеге тәкъдим итте.
Керәшен татарларының үзенә генә хас гореф-гадәт-йолалары, тел үзенчәлекләре, кием-салымы, бизәнү әйберләре генә түгел, бик билгеле шәхесләре дә бар. Шуларны мәктәпләребездә укучы балаларыбыз белергә, алар үрнәгендә дә тәрбияләнергә тиеш.
Мәктәп яшендәге бала татар халкының нинди этник төркемнәрдән торуын, ләкин аларның шул ук вакытта барысының да бер милләт – татар милләте булуын белеп үсәргә тиеш. Без бер-беребезне күпме яхшырак белсәк, рухи байлыгыбыздан тулырак файдалана алсак, диннәребезне хөрмәт итсәк, уртак яшәешебез тагын да матуррак, тынычрак, киләчәгебез яктырак булыр. Үз милләтенең зур тарихлы, күптөрле һәм бай бизәкле булуын белеп үскән балада милләтпәрвәрлек һәм ватанпәрвәрлек хисләре дә көчлерәк була.
Максат һәм бурычлар:
Керәшен татарларының килеп чыгышы, тарихи, дини һәм этник аермалыкларга ия төрки кавем булулары хакында белешмә бирү.
Укучыларны керәшен халкының йолалары, бәйрәмнәре, күренекле кешеләре һәм культурасы белән таныштыру.
Факультатив дәресләр үзебезнең як керәшеннәренең үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрүне үз эченә ала.
Әлеге факультатив курс программасы теоретик һәм практик характердагы өйрәнүләрне исәпкә алып төзелгән.
Укучылар белергә тиеш:
Керәшеннәрнең
- тарихын һәм килеп чыгышын белү;
- этник аермаларын белү;
- мәдәниятен белү һәм җырларын өйрәнү;
- танылган кешеләре хакында белү;
- курс барышында керәшен халкының кайбер үзенчәлекләрен практик яктан өйрәнү, кайбер нәтиҗәләр ясый белү;
Эчтәлек.
- Керәшеннәрнең килеп чыгышы, формалашуы, тарихы.
Кереш. Татарлар – кемнәр алар? Керәшен татарлары турында кыскача белешмә. Керәшеннәрнең сөйләшү үзенчәлекләре. Керәшеннәрдә генә булган сүзләр. Керәшен исемнәре. Исем кушу йоласы. Керәшен киемнәре, кием компонентлары.
- Керәшен йолалары һәм бәйрәмнәре.
Керәшен йолалары, йолаларда мәҗүсилек билгеләре.Бәби туе.Кыз сорарга бару. Керәшен туе.Соңгы юлга озату. Керәшен халкында ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр. Бәйрәмнәрдә мәҗүсилек билгеләре.Раштуа. Раштуаның өч көне.Кышкы Микулы. Балдак салу.Кач ману.Уразага керү.Май чабу.Бәрмәнчек( кош оя итмәс көн).Оло көн. Симек.Торойсон – җапрак бәйрәме.Питрау.Энҗел. Җәйге микулы. Спаслар.Өч спас.Покрау.Нардуган.
3.Керәшен җырлары.
Керәшеннәрдә җырулар. Аларның тематикасы. Йола җырлары.Туй җырлары.Шаян такмаклар.Түгәрәк уеннары.
4.Керәшеннең асыл затлары.
Керәшеннәрдән чыккан танылган кешеләр.Галимнәр.Геройлар.Язучылар.Артистлар.
Практик-эзләнү өлеше.
Эзләнү проектларын тәкъдим итү.
Түбәндәге темаларга:1.“Керәшен халкының килеп чыгышы һәм таралуы”,
2.“Керәшен җырларында туганлык һәм дуслык, бердәмлек мотивлары”,
- “Керәшен йолаларында мәҗүсилек билгеләре” эзләнү проектларын тәкъдим итү.
План.
№ | Тема | Сәг. саны | Вакыт |
Керәшеннәрнең килеп чыгышы, формалашуы, тарихы | |||
1. | Кереш. Татарлар – кемнәр алар? Керәшен татарлары турында кыскача белешмә. | 1 | |
2. | Керәшеннәрнең сөйләшү үзенчәлекләре. Керәшеннәрдә генә булган сүзләр. | 1 | |
3. | Керәшен исемнәре. Исем кушу йоласы. | 1 | |
4. | Керәшен киемнәре, кием компонентлары. | 1 | |
Керәшен йолалары һәм бәйрәмнәре | |||
5-9. | Керәшен йолалары, йолаларда мәҗүсилек билгеләре. 1.Бәби туе 2.Кыз сорарга бару 3. Керәшен туе 4.Соңгы юлга озату | 5 | |
10 –22. | Керәшен халкында ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр. Бәйрәмнәрдә мәҗүсилек билгеләре.
10. Спаслар.Өч спас. 11.Покрау. 12. Нардуган. | 13. | |
Керәшен җырлары | |||
23 –27. | Керәшеннәрдә җырулар. Аларның тематикасы. Йола җырлары.
| 5 | |
Керәшеннең асыл затлары | |||
28-31. | Керәшеннәрдән чыккан танылган кешеләр. 1.Галимнәр. 2.Геройлар. 3.Язучылар. 4.Артистлар. | 4 | |
Йомгак. Эзләнү проектларын яклау | |||
32-33. | Эзләнү проектларын тәкъдим итү. Проект темалары:
3. “Керәшен йолаларында мәҗүсилек билгеләре” | 2 | |
34. | Йомгаклау. “Түгәрәк табынның түре юк” (милли ризыклы, җырлы-биюле табын). | 1 |
Әдәбият.
Н.В.Максимовның «Без бер тамырдан»: керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге( Казан, “Мәгариф” нәшрияты,2002).
- “TATARICA. Энциклопедия.” Издательство “Ватан”, Казань, 1997
- А.Филиппов “Карендәшләр”, “Идел-Пресс”, Казан,2001.
- Ф.С.Баязитова “Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты”, “Матбугат йорты” нәшрияты, Казан, 1997.
- Ф.С.Баязитова “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”, “Татарстан китап нәшрияты”, Казан, 1995.
- “Татар халык иҗаты” сериясеннән “Йола һәм уен җырлары”, “Татарстан китап нәшрияты”, Казан, 1980.
- “Туганайлар” газетасы саннары.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа
Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр: 1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...
Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.
Кайбыч районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...
"Татар халкының милли бәйрәмнәре" темасы буенча дәрсе
Дәрес тәнкыйди -фикерләү технологиясенә нигезләнеп төзелгән....
Үз белемен күтәрү буенча программа
Гүзәлия Әсхат кызының 2015-2018 нче уку елларына үз белемен күтәрү буенча программасы...
"Башҡортостан тарихына сәйәхәт" (сценарий)
quot;Башҡортостан тарихына сәйәхәт" (сценарий)...
"Башҡортостан тарихына сәйәхәт" (презентация)
quot;Башҡортостан тарихына сәйәхәт" (презентация)...
Татарстан халыклары мәдәниятен өйрәнү
Татарстан халыклары мәдәниятен өйрәнү...