Электив курс "Якташ язучылар"
элективный курс (9 класс) на тему
Якташ язучыларның иҗатын өйрәнү йөзеннән оештырылган электив курс планы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
elektiv_kurs.doc | 125.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Мамадыш шәһәренең дүртенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Электив курсның исеме:
“Районыбыз җәүһәрләре”
Программаны төзеде:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мәгъфурова Рәмзия Нурулла кызы
Аңлатма язуы.
Бүген илебезнең мәгариф системасындагы укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – төп бурыч.
Бу уңайдан татар теле һәм әдәбиятын укыту да эчтәлеге һәм формасы ягыннан яңарырга һәм заман ихтыяҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртелергә тиеш. Татар теле һәм әдәбиятын укытуга тел һәм әдәбият фәннәренең бүгенге казанышларына, югары уку йортларының программаларына нигезләнеп, өстәмә материал белән тәэмин итү бурычы да йөкләнергә тиеш.
Профильле укыту тел – әдәбият укытучысына автор иҗатын һәм әсәрне үзенең зәвыгына һәм укучыларының ихтыяҗларыннан чыгып сайлауга күбрәк хокук, мөмкинлек бирә.
Аерым бер дәреслеккә һәм тапталган ысулларга, эш формаларына гына ябышып яту заманы үтте инде. Гамәлдәге мәктәп программалары укытучының үзенә дә иҗади эшләргә шактый мймкинлек бирә. Укытучы, теге яки бу дәрестәге текстлар һәм биремнәр белән генә чикләнеп калмыйча, өстәмә материалдан файдаланырга тиеш. Профильле укытуга күчеп, булачак филологлар әзерләүгә керешкәндә яки төрле курслар, олимпиадада катнашучылар белән эшләгәндә, тел – әдәбият укытучысы, һичшиксез, фәндәге, югары уку йортларындагы яңалыкларны күздә тотып эш алып барырга бурычлы.
Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту прграммасы дәүләт стандарты программаларыннан чыгып төзелә. Анда күзаллаган белемне укучыларга җиткерү, аларда эстетик кануннарга нигезләнеп фикер йөртү һәм хис итү культурасы булдыру, милли үзаң тәрбияләү, сәнгати белем бирергә өйрәтү укытучыдан тирән белем, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте булуны, эшкә иҗади якын килүне таләп итә. Әмма укучыларны туган якта туып – үскән әһелләрнең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтенә яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела.
Безнең Мамадыш төбәгенең шифалы туфрагында туып үскән һәм хәзер исемнәре Татарстанга гына түгел, хәтта башка милләтләргә дә билгеле булган данлы якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Шулар арасында милләт язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлатуда зур хезмәт куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче әдипләребез дә лаеклы урын били. Киләчәк буын моны белергә тиеш.
Шушы башлангыч җирле төбәктә туып үскән мәгърифәтчеләр, язучылар, шагыйрьләр,журналистлар, рәссамнар, композиторлар, җырчы – артистларны һәм башкаларны барларга, алар турында тулырак мәгълүмат тупларга этәргеч бирде. Бу эштә мәктәп укытучылары, укучылар, иҗади түгәрәк җитәкчеләре, китапханә хезмәткәрләре, төбәкне өйрәнүче музей җитәкчеләре активлык күрсәтте.
Электив курсның максаты:
Якташ иҗат әһелләренең әсәрләрен өйрәнү аша укучыларда милли үзаң тәрбияләү, үзебезнең як тормышын тирән аңлау, укучыларның иҗади сәләтен ачу.
Электив курсның бурычлары:
- Якташ язучылар иҗатының гомумтатар әдәбиты тарихында тоткан урынын билгеләргә.
- Туган якка мәхәббәт тәрбияләргә.
- Аерым каләм әһеллренең иҗади йөзен ачыкларга.
Милли горурлык, туган төбәгеңне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә булдырыла. Алар эшчәнлеген өйрәнү, җанлы очрашулар укучылар күңелендә тирән эз калдыра. Музейларыбызда альбом, экспонатлар да якташларыбыз эшчәнлеге турында сөйләргә тиеш. Ә үсеп килүче талантлар күпме! Аларга уңай үрнәк кирәк. Яшь буынны төбәгебезнең даими шәхесләре белән горурланып яшәрлек, аларның эшен дәвам итеп тәрбияләү безнең төп бурыч булып тора.
Электив курс 10 - 11 сыйныф укучылары өчен 18 сәгатькә исәпләнә.
Электив курсны үзләштереп, укучылар ия булырга тиешле белем һәм күнекмәләр:
- Иҗат әһелләренең әсәрләре белән таныш булырга;
- Фикерләү, фикерне ачык итеп әйтә белергә;
- Сәнгатьле уку, сөйләм күнекмәләрен ныгытырга;
- Татар халкының гореф – гадәтләре белән хәбәрдар булырга;
- Туган тел һәм әдәбият дәресләрен ныклы үзләштерүгә ирешергә.
Чыгарылыш эш:
- Якташ иҗат әһелләренең эшчәнлекләре буенча альбом әзерләү;
- Мәктәп музеена экспонатлар туплау;
- Рефератлар язу;
- Мультимедиа кулланмалар төзү.
- Иҗат әһелләре белән очрашулар үткәрү;
- Әсәрләрен сәхнәдән яңгырату.
Тематик план
№ | Тема | Сәгать саны | Эш төрләре | ||
I бүлек “Якташ язучылар һәм шагыйрьләр” | |||||
1. | “Районыбыз җәүһәрләре”. Кереш дәрес үткәрү. | 1 | Дәрес – лекция | ||
2-3 | Шәйхи Маннур “Агымсуларга карап”, “Чын сөю бармы?”һәм “Муса” романы белән танышу. | Шәйхи Маннур 1905 елның 15 гыйнварында Мамадыш өязендәге Тулбай авылында туа. Аның беренче шигырь җыентыклары 1928 елда басылып чыга.Әдәби хезмәтләре, Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен, ул хөкүмәтнең күп кенә орден һәм медальләре белән бүләкләнә.Ш.Маннур Тулбай авылында 1957 елда үз акчасына китапханә салдыра, 100 данә китап бүләк итеп бирә. Әдип 1980 елның 10 июнендә вафат була һәм туган авылы Тулбай зиратында җирләнә. | 2 | Дәрес – экскурсия | |
4 | Татарстан дәүләтенең иң югары бүләге – Г.Тукай премиясенә лаек булган якташларыбыз: Хуҗи Мәхмүтов Ринат Мөхәммәдиев Зиннур Мансуров. Алар өчесе дә Түбән Ушмы урта мәктәбен тәмамлаганнар. | З.Маннсуров 2009 елда “Җәрәхәтле йөрәк җылырак” шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен шагыйрь Мансуров Зиннур Мөҗип улы Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булды. Р.Мөхәммәдиевның мактаулы исемнәре. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Төркиянең халыкара әдәби бүләге иясе, Азия- Африка илләренең халыкара “Лотос” , М. А. Шолохов исемендәге халыкара, Андрей Платонов исемендәге әдәби премияләр лауреаты. | 1 | Дәрес -экскурсия | |
5 | Әле җирдә күпме изге җаннар Ш.Мостафин | 1948 нче елның 12 февралендә Татарстан Республикаының Мамадыш районы Арташ авылында туа. Унбер балалаы гаиләдә ул- иң өлкәне. Шаһинур Мостафинның басылып чыккан китаплары: Васыять”: Очерклар, әдәби- документаль язмалар. “Батырлар Китабы”, “Книга-Героев”: Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташыбыз турында татар һәм рус телләрендә энциклопедик басма. “Бака кашыгы”: Балалар өчен шигырьләр. “Хәтер яктысы”: документаль- публицистик язмалар. “Яшәү яме”: шигъри кыйсса. “Яңа меңъеллыкка очыш” Рус телендә: “Мы пришли сюда победить!» документальная повесть о поэте-матросовце Н.Идрисове. «Яблоневый сад» : документальный очерк. «Культуру восстановить труднее, чем экономику»: Беседы с писателем Р.Мирхайдаровым | 1 | Эзләнү эше оештыру | |
6 | Якты төннәр хәтерлидер мине- Йолдыз чүпли идем күз белән. Гәүдәм олы, ләкин көчле түгел, Көчле идем бары сүз белән... А.Фәлах | “Мин 1965нче елның 10 сентябрендә Татарстанның Мамадыш районындагы Яңа Комазан авылында туганмын. Башлангыч мәктәпне шунда тәмамлагач, терәлеп ук торучы Көек-Ерыкса авылы мәктәбендә урта белем алдым. Кечкенәдән әдәбиятка гашыйк идем мин. Шигърияткә булган мәхәббәтем мине Казан дәүләт университетына, журналистика факультына китерде. Журналист дипломына ия булгач, 1992нче ел азагында Ижауда “Яңарыш” газетасына хәбәрче булып урнаштым. Шигырьләремдә, башлыча, һәрберезгә дә таныш булган Мәхәббәткә дан җырлыйм, Гүзәллеккә сокланам, шаярам-көләм…» | 1 | Дәрес-лекция | |
7 | Нәзифә Харис кызы Кәримова | Нәзифә Кәримова танылган җәмәгать эшлеклесе, журналист, язучы, шагыйрә. “Азатлык” радиосының Мәскәүдәге корреспонденты, Мәскәүдә татар-башкорт “Зыялылар клубы”н оештыручы, клуб директоры. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, китап авторы. Аның сүзләренә язылган байтак кына җырлар соңгы вакытларда зур популярлык казанды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Журналистлар берлегенең “Бәллүр каләм” бүләге иясе. | 1 | Интернет ресурслар белщн танышу. | |
8 | Бу якларда – таулар! – Таулар иле Мамадыштан гүя башлана. И, бер кайтсам, Көмеш Нократымны Ятим итеп бүтән ташламам. Бу якларда – таулар! Кешеләр дә Шундый чибәр, шундый мәһәбәт! Ә.Гадел | Әхмәт Һади улы Гадел 1942 нче елда гүзәл табигатьле Комазан урманчылыгы авыланда туган. Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлаганнаң соң, әтисе үрнәгендә Лубян урманчылык техникумына укырга керә. Тәүге шигырләре нәкъ шул елларда районыбыз газетасы битләрендә басыла башлый да инде. Армиядә хезмәт иткәндә аның солдат тормышыннан язган шигырьләре “Поиск” исеме белән аерым җыентык булып басылып чыга. Шулай да яшь авторның шагыйрь буларак формалашуы җитмешенче елларга туры килә. Бүген инде ул дистәдән артык китап тормышыбызның төрле якларын яктырткан күпсанлы публицистик мәкаләләр, очерклар, киноценарийлар, йөзләгән җыр авторы | 1 | Эзләнү эше оештыру | |
9 | “Мул җимешле гомер.” Галиев Вахит Вәли улының иҗаты һәм тормыш юлы белән ташышу. | Туган җире: Мамадыш | 1 | Түгәрәк өстәл артында сөйләшү | |
10 | Гомер узды дип борчылмыйм, Эзем керде тарихка. Искә алып сөйләр өчен Җырым кала халыкка. Н.Йосыпова | Нәкыя Мөдәрис кызы Йосыпова 1936 нчы елның 25 октябрендә Мамадыш районының Урта Кирмән авылында туган. Чит җирләрдә бәхет эзләп кайтканнан соң, озак еллар ПМК-2 дә табельче булып эшләде һәм шуннан лаеклы ялга чыкты. Ул әдәбиятка олыгаеп килде. Әмма килгәч тә адашып йөрмәде, уз темасына, кыйбласына тугры булып калды, уз укучыларын да тапты. | 2 | Дәрес – экскурсия | |
11 | Рафаил Шәкүр улы Газизов. | Мамадышның иң гүзәл төбәкләреннән берсе булган Кече Кирмәндә гомерен мәгариф эшенә багышлаган шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизов яши. Иҗатын авыл, туган туфрак белән бергә үреп алып барырга көч тапкан сирәк язучыларның берсе ул. Иҗат кешесе булырга тиешлеген тәкъдир туганда ук кисәткән - Тукай туган көндә дөньяга аваз салган ул. Мактаулы исемнәре: Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни премияләре лауреаты, халыкара Г. Х. Андерсен исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган укытучысы | |||
11 | Тормыш фәлсәфәсе, яшәү мәгънәсе, чын дуслык, кешелеклелек- барысы да Вәрис Гали иҗатында | Мамадыш төбәгендә эшләүче Шәйхи Маннур исемендәге “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Чаллы газета-китап нәшрияты чыгарган “Бәхет күпере”, “Дуслар бүләге” китаплары авторы. Ул “Мамадышым–язмышым–Мамадыш–судьба моя” энциклопедик басмасының баш мөхәррир урынбасары да булды. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре дигән Мактаулы исемгә, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә, күпсанлы Мактау грамоталарына лаек булды.” Агымсу” берләшмәсе әгъзаларының ике дистәдән артык китабын редакцияләп чыгарды. | 1 | Түгәрәк өстәл янында очрашу. | |
12 | Галеева Рәсимә Зәйнагытдин кызы Нократ өсләредә ак томан, Җилләр уйный Нократ артында... Язгы җилләр әрнеп-әрнеп сөйли Яуда калган җаннар хакында. С.Шәйхи | Көек-Ерыкса гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 1977нче елда Казан дәүләт педагогика институтының филология факультетын 1977нче елда тәмамлаган. Рәсимә Зәйнаговна балаларга өстәмә белем бирү өстендә, иҗади сәләт үстерү буенча да күп һәм үзенчәлекле иэш алып бара. Аның әдәби музей-кабинеты районда иң яхшы кабинет исәпләнә. Анда якташ язучылар , тел алимнәре, иҗади шәхесләр турында бик күп мәгълүмат алып була. Ул һәр уку елында күренекле якташларыбыз, язучылар , сәнгать әһелләре белән очрашулар уздыра. Сәяф Гарәфетдин улы Шәйхетдинов дәһшәтле сугыш барган чорда – 1941 елның 1 сентябрендә хәзерге Мамадыш районының Урта Сөн авылында дөньга килгән. Газиз әтисе, Мәскәүне дошманнан саклау өчен барган тиңдәшсез көрәштә, 1941 елның 13 октябрендә яу кырында батырларча һәлак була. Сәяф Шәйхи кечкенәдән үк моңлы малай булып үсә. Тора-бара ул әтисе гармунында уйнарга өйрәнә, аннары шигырьләр яза башлый. Аның мондый сләтен шигъри җанлы мөгаллимә апасы Сания Сафина үз вакытында күреп ала һәм һәрдаим рухландырып тора. Сәяф Шәйхинең шигырьләрендә туган як, аның табигате, кешеләре, язмыш, башка төрле проблемалар һәм тарихи темалар күтәрелә. Түбән Кыерлыда туып үскән шигърияткә гашыйк егет чит төбәкләрдә эшләп, туган ягына кайтып төпләнә. Шигырьләр язудан тыш, графика, рәсемгә төшерү, агачтан сыннар кырып ясау белән шөгыльләнә. | 1 | Түгәрәк өстәл янында очрашу. | |
“Якташ артистлар, композиторлар, җырчылар, рәссамнар”. | |||||
13 | Моң солтаны Миңгол. | Татарстанның халык артисты Миңгол ага Галиев халкыбызның моңнарын йөрәге белән тирән тоемлап җырлый торган затлы җырчыларыбыздан. Аның тамашачасы-үзе кебек күпне күргән, ачлыкны татып, сугыш чоры михнәтләрен кичергән өлкән буын кешеләр. Миңгол Галиевның репертуарында 800ләп җыр бар. Һәрберсеннән гадилек, миһербанлылык, Ватаны, милләте өчен фидаилек, сагыш, горурлык, өмет бөркелә. | 1 | Эзләнү эше оештыру | |
14 | Хәлил Зәки улы Мәхмүтов | Татарстанның халык артисты Мәхмүтов Хәлил Зәки улы биографиясен болай дип башлый: “1939 нчы елның 15 нче мартында Мамадыш районының Катмыш авылында дөньяга килгәнмен. 1939 нчы елны, фин кампаниясе тәмамлангач, әти гаиләгә “бәхет” күрсәтү теләге белән безне Карелиягә алып китә. 1941 нче елны шунда каршыладык. Безне югалткан әни 1942 нче елның азагында безне Уржумнан барып таба. Беренче “чыгыш ясавым” мәктәптә чыршы янында булды. Аннан берничә мәртәбә хорда катнашканымны санамаганда, әлләни шаккатыра алмадым. “Талантым” беренче мәртәбә Урыссуда тау эшләре мастеры булып эшләгәндә “Умырзаяны” “суеп салудан” башланды. Агитбригада белән йөргәндә минем номерларым “иң яхшы” дигән билгеләр генә ала иде.. | 1 | Интернет аша чыганак белән эш. | |
15 | Абдуллина Равия Самат кызы | Равия Самат кызы 1949 нчы елның 12 нче октябрендә Мамадыш районы Баскан авылында дөньяга килә. Баскан башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң, укуын Усали урта мәктәбендә дәвам итә. Кечкенәдән үк әдәбиятны, тарих фәннәрен ярата. Казан дәүләт университетының тарих –филология факультетында белем ала. Укудагы уңышларын исәпкә алып, академик Д.Г.Тумашева аңа укуын аспирантурада дәвам итәргә тәкъдим ясый. Аспирантураны уңышлы гына тәмамлап, хезмәт юлын Алабуга дәүләп педагогия институтында башлап җибәрә. 29 ел студентларга төпле белем бирү өстендә эшли. Равия Саматовна татар теле морфологиясе, стилистика һәм сөйләм культурасы өстендә эшли. Шушы өлкәдә аның 12 китабы дөнья күрә. Йөзләгән фәнни мәкалә авторы. | 1 | Дәрес-лекция. | |
16 | Зиннәтуллина – Гусамова Чулпан Фазулрахман кызы | Чулпан Зиннәтуллина 1969 нчы елда Мамадыш районы Түбән Сон авылында туа. 1976 нчы елда Түбән Сон сигезьеллык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә гел “5”ле билгеләренә генә укып, 1986 нчы елда Түбән Сон урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Бүгенге көндә Чулпанның “Елгалар саеккан чагында”, “Өр-яңа җырлар”, “Әйләнеп кара әле” дип исемләнгән 4 аудио һәм 1 видеокассетасы дөнья күрде. | 1 | Дәрес – экскурсия | |
17 | Әлфәт Мәгъсумҗан Фән өлкәсендә эшләүчеләр: Нурмөхәммәтова – Мөбарәкшина Раушания Сәгъдәтҗан кызы, Сибгаева Фирүзә Рәмзил кызы, Мөхәммәтҗанова Лилия Хатыйповна белән танышу | Әлфәт Заирҗанов 1989 нчы елда Мәскәү Милли мәктәпләр институты каршындагы аспирантурага укырга керә һәм әдәбият укыту мәсьәләләре белән фәнни нигездә шөгыльләнә башлый.1993 елда “Татар мәктәбенең өлкән классларында драма әсәрләрен өйрәнү” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мәгарифнең милли проблемалары институтының Казан филиалында фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип вазифаларын башкара. 1995 нче елдаН Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы.
| 1 | Дәрес-лекция | |
18 | Мамадышның моң чишмәләре Юлда кешеләрнең, язмышларның Очратмыйсың нинди төрләрен. Берүзе өч композитор биргән Гаиләне бармы күргәнең ? Фәрит барлык белемен «Шүрәле» балетын иҗат итүгә багышлый Мирсәет Яруллин – «Кеше» ораториясе авторы | Заhидулла Яруллин татар профессиональ музыкасын башлап җибәрүчеләрнең берсе булды. Заhидулла Яруллин Казанга 1908 нче елда килә hәм шунда татар ижат интеллигенциясе мөхитенә килеп эләгә. Нәкъ менә шушы вакытларда музыка белән шөгыльләнүдә яңа формалар, профессиональ музыка иҗатының беренче үсентеләре барлыкка килә. Ул Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Кариев hәм башка мәдәният эшлеклеләре белән аралаша. “Шәрык клубы”нда үткәрелә торган музыка кичәләрендә hәм “Сәяр” труппасы оркестрында актив катнаша. Ул татар музыкасы классигы С.Сәйдәшевның музыка укытучысы була. Танылган композитор Фәрит Яруллин 1914 нче елның 1 нче январендә Казан шәhендә дөньяга килә. 1923 нче елга чаклы Казанда яши. Шул елның җәендә Яруллиннар гаиләсе белән Уфага күчеп китәләр. Анда туган тел дәресләрен Н. Исәнбәт укыта. Нәкъ менә Н. Исәнбәт тарафыннан өйрәнелгән «Шүрәле» әкияте кечкенә Фәритнең күңел түренә кереп оялагандыр. Гаиләдәге музыкаль традицияләрне кече улы дәвам иттерә. Аның тарафыннан Р. Харис, И. Юзеев hәм башка шагыйрьләр сүзләренә күп кенә җырлар язылган. «Кеше» дигән беренче татар ораториясе композиторының татар музыкаль мәдәниятына керткән мөhим өлеше булды. Ул 1938 нче елның 12 нче июлендә Мамадыш районы Кече Сон авылында туа. Әтисенең hәм абыйсының тәэсирендә ул кечкенәдән үк музыканы яратып, гармунда уйнап үсә. | 1 | Күзәтү дәресе |
Электив курс программасының эчтәлеге.
I бүлек. Теоретик бүлек.
1 нче дәрес. Районыбызда иҗат итүче әһелләребез турында мәгълүмат бирү, туган якка карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
2 нче дәрес. Шәйхи Маннурның тормыш юлы турында мәгълүмат бирү, иҗатына гомуми күзәтү ясау. Туган як турындагы шигырьләрен сәнгатьле итеп уку. ”Агымсуларга карап ” китабы белән танышу. Туган илгә, туган җиргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
3 нче дәрес. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган якташларыбыз З.Мансуров, Р.Мөхәммәдиев,Х.Мәхмүтов белән танышу.
4 нче дәрес. Шаһинур Мостафинның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, иҗатына гомуми характеристика. Туган як, мәхәббәт турындагы шигырьләрен уку. Җырларын тыңлау. Туган илгә булган мәхәббәт хисләрен сурәтләгән юлларны язып алу, төрле шигырьләрдә тасвирланган поэтик сурәтләрнең уртак якларын күрсәтү.
5 нче дәрес. Амур Фәлах китапларын уку. “Зимагур” китабы (Үз гаиләсенә багышланган тарихи язма) белән танышу. Сүзлек өстендә эш үткәрү, тел- сурәтләү чараларының әсәрләрнең эчтәлеген ачуда әһәмиятен күрсәтү. Шигырьләрендә, башлыча, һәрберезгә дә таныш булган мәхәббәткә дан җырлый, гүзәллеккә соклана, шаяра-көлә.
6 нчы дәрес. Якташыбыз танылган җәмәгать эшлеклесе, журналист, язучы, шагыйрә. “Азатлык” радиосының Мәскәүдәге корреспонденты, Мәскәүдә татар-башкорт “Зыялылар клубы”н оештыручы, клуб директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Журналистлар берлегенең “Бәллүр каләм” бүләге иясе Нәзифә Кәримова белән танышу . Аның сүзләренә язылган җырлар тыңлау.
7 нче дәрес. Әхмәт Һади улы Гаделнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. БДистәдән артык китап тормышыбызның төрле якларын яктырткан күпсанлы публицистик мәкаләләр, очерклар, киноценарийлар, йөзләгән җыр авторы булган якташыбызның иҗаты белән танышу.
8 нче дәрес. Галиев Вахит Вәли улының иҗаты һәм тормыш юлы белән ташышу. Язучы белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештыру.
9 нчы дәрес. Нәкыя Мөдәрис кызының иҗаты белән танышу. Ул әдәбиятка олыгаеп килде. Әмма килгәч тә адашып йөрмәде, уз темасына, кыйбласына тугры булып калды, уз укучыларын да тапты.
10 нчы дәрес. Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни премияләре лауреаты, халыкара Г. Х. Андерсен исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган укытучысы Рафаил Газизов белән танышу. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрү.
11 нче дәрес. Мамадыш төбәгендә эшләүче Шәйхи Маннур исемендәге “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Чаллы газета-китап нәшрияты чыгарган “Бәхет күпере”, “Дуслар бүләге” китаплары авторы. Ул “Мамадышым–язмышым” энциклопедик басмасының баш мөхәррир урынбасары да булды. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре дигән Мактаулы исемгә, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә, күпсанлы Мактау грамоталарына лаек булган, “Агымсу” берләшмәсе әгъзаларының ике дистәдән артык китабын редакцияләп чыган якташыбыз Вәрис Гәли белән танышу. Әсәрләргә анализ ясап, эчтәлеген ачарга өйрәнү, авторның интонациясен табу
12 нче дәрес. Рәсимә Зәйнаговна һәм Сәяф Шәйхи белән танышу.Гаилә альбомын карау. Шагыйрьнең укучы белән безгә таныш алымнар аша сөйләшүен өйрәнү.
13 нче дәрес. Татарстанның халык артисты Миңгол ага Галиев халкыбызның моңнарын йөрәге белән тирән тоемлап җырлый торган затлы җырчыларыбыздан. Аның тамашачасы-үзе кебек күпне күргән, ачлыкны татып, сугыш чоры михнәтләрен кичергән өлкән буын кешеләр.Миңгол Галиевның репертуарында 800ләп җыр бар. Һәрберсеннән гадилек, миһербанлылык, Ватаны, милләте өчен фидаилек, сагыш, горурлык, өмет бөркелә. Якташыбыз белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү.
14 нче дәрес. Татарстанның халык артисты Мәхмүтов Хәлил Зәки улының тормыш юлын өйрәнү.
15 нче дәрес. Равия Саматовна татар теле морфологиясе, стилистика һәм сөйләм культурасы өстендә эшләүче якташыбыз белән танышу һәм хезмәтләрен өйрәнү.
16 нчы дәрес. Чулпан Зиннәтуллина, Резидә Кадыйрова, Г.Ибушев белән танышу. Аудио һәм видеокассеталар тыңлау һәм карау.
17 нче дәрес. Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы Әлфәт Закирҗановның хезмәтләре белән танышу. Фән өлкәсендә эшләүчеләр: Раушания Сәгъдәтҗанова, Фирүзә Сибгаева, Мөхәммәтҗанова Лилия Хатыйповна белән танышу
18 нче дәрес. Мамадышның моң чишмәләре Яруллиннар белән танышу. Яруллинар музеена сәяхәт оештыру.
I I бүлек. Белемнәрне гамәли ныгыту.
- Якташ шагыйрьләр һәм язучыларның әсәрләрен тематикалау һәм өйрәнү.
- Якташ шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар үткәрү.
- Якташ композиторлар, җырчылар, артистлар белән очрашу үткәрү.
- Районкүләм чараларда аларга багышланган кичәләрдә катнашу.
- Алар турында альбомнар, стендлар төзү.
- Рәссамнарның картиналарын мәктәп музеенда булдыру.
- Видео, аудиофильмнарның булганнарын үзебездә булдыру.
- Җырларын тыңлау.
- Укучыларны иҗат эшенә тарту.
Файдаланылган әдәбият:
- Н.Йосыпова “Каеннарым”, Яр Чаллы, 2004 ел.
- “Дәресләрдә милли төбәк компоненты”,“Мәгариф” журналы, Казан шәһәре, 2004 ел, №12.
- В.Галиев “Күңелемә коя чишмәләр”, Казан, Татарстан китап нәшрияты,2005 ел.
- Ш.Маннур ”Агымсуларга карап”, Казан, Татарстан китап нәшрияты,2005 ел.
- С.Шәйхи “Язмышлар”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2004 ел.
- Х.Җиһангәрәева, “Туган телем – бөек тәрбияче”, “Мәгариф” журналы, Казан шәһәре, 2007 ел, №11.
- Х.Курбатов “Сүз сәнгате”, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
,,Агыйдел дулкыннары “ әдәби берләшмәсе язучылары белән очрашу
Укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру, тирәнәйтү...
Язучылар буенча тест
Язучылар буенча тест....
""Язучылар биографиясен өйрәнгәндә сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану"
Методик берләшмә утырышлары, педогогик советлар өчен чыгыш...
"Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары" Электив курс
Курсның исеме: Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары....
Бөек Ватан сугышы һәм язучылар
Татар халкының каһарман шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим иҗатыны багышланган әдәби кичә...
Якташ язучылар иҗатында Чишмә образы.
Авылым чишмәләре тарихы. Чишмә - сафлык символы....
"Каләм белән җиңдем дошманны" Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында презентация
Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән ...