,,Агыйдел дулкыннары “ әдәби берләшмәсе язучылары белән очрашу
материал (7 класс) на тему

Исламова Эльвира Маулетдиновна

Укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру, тирәнәйтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon agyydel_dulkynnary_kich.doc93 КБ

Предварительный просмотр:

Сәхнә бәйрәмчә бизәлә.Залга ,,Аккош иле - Актаныш, Актынышка -300, район төзелүгә - 80 ел исемле плакат эленә.

  Максат:

     1.Укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру, тирәнәйтү.

     2.Актаныш төбәгеннән чыккан әдипләребезгә карата хөрмәт ,горурлык хисләре тәрбияләү.

     3.Туган якка,аның табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

     4. ,,Агыйдел дулкыннары “ әдәби берләшмәсе әгъзаларының әсәрләре белән танышу, шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү.

1 алып баручы. Исәнмесез кадерле кунаклар, укытучылар,укучылар!

2 алып баручы. Хәерле көн , барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим.

1 алып баручы. Миләүшә,менә мин сиңа карап торам-торам да сиңа бер соравым туа.

2 алып баручы. Сорап кара,соравың бик кыен булмаса, җавап бирермен.

1 алып баручы. Менә синең язучы буласың килмиме?

2 алып баручы. Бик килә дә, ләкин хәзер соң түгелме икән дип уйлыйм.

1 алып баручы. Нигә син бит языштырасың.

2 алып баручы. Шул  илһам килгәндә бераз сызгалыйм инде, теге мәзәктәге сыман, тик илһам  миңа бик сирәк килә шул.

1 алып баручы. Илһам дигәннән, безнең  Актаныш җырлы, моңлы як бит шулаймы. Менә уйлап кара әле Илһам абый да безнеке, Әлфия апа да.

2 алып баручы. Халкыбыздан чыккан  талантларны саный китсәң, билләхи күктәге  йолдызлар да җитмәс.

1 алып баручы.  Ак сүзе белән башланган

                            Синең исемең дә.

                             Гел ак булсын барыр юлың

                             Эшең җисемең дә.

2 алып баручы.   Ак сүзенә кушылгандыр

                             Икенче бер сүз-таныш

                             Актанышка кем килсә дә

                             Елмаеп каршы алыш.

                                 Хәмит Миңнегалиев

1 алып баручы. ,,Аккош иле – Актаныш” исеме астында узачак язучылар белән очрашу кичәсен  ачык дип белдерәбез.

  Җыр : ,,Изге Актаныш”.

1 алып баручы. Төбәкнең  матурлыгы үзе  дә талантлар үсеп чыгуы, аларның канатлары ныгуы өчен уңдырышлы җирлек – Актаныш районыдыр.

2 алып баручы. Район яклары җөмһүриятебезнең мәшһүр Чулман, Агыйдел, йөгерек саф сулы Ык һәм Сөн елгалары юа. Алар янында эреле – ваклы дистәләгән күлләр, кечкенә елгалар һәм чишмәләр ямь өстиләр.Җәйләр җитсә киерелеп печән чабар болыннар, иксез – чиксез иген басулары, җәнлекләргә һәм кошларга бай калын-калын урманнар районның табигый йөзен билгели.

1 алып баручы. Эш сөючән җырга – моңга хәвәс халкы белән бергә, менә шушы табигый көязлек Актаныштан  чыккан әдипләр иҗатында матур чагылыш таба, аларга рухи азык бирә, дәрт һәм ялкын өсти. Актаныштан бик күп күренекле әдипләр чыккан.

 2 алып баручы. Актаныш таңнары редакциясе каршында оешкан ,,Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе ярты гасыр дәвамында иҗади көчләрне туплап, милли әдәбиятыбызны үстерүгә зур өлеш кертте һәм бүген дә бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара.

1 алып баручы. Безнең халыкка белемгә омтылу һәм каләмгә тартылу хас, нинди генә чорда да эчендәгесен шигъри юлларда чагылдырырга омтылган.

     Иҗатчылар түгәрәге  1957 елның октябрь азагында Бурсык җидееллык мәктәбе директоры Суфиян Поварисов,газетаның әдәби хезмәткәре Надил Мөхәммәтов тарафыннан оештырыла.

2 алып баручы. Менә безнең 1 нче сыйныф укучылары  Яңа Әлем шагйре Хәмит абый Миңнегалиевның шигъри тәлгәшләрен сезгә бүләк итәләр.

    Атын җигеп атна саен

     Кем Актанышка килгән.

     Түгәрәк оештырып,шунда

      Иҗат дәресе биргән?

   

      Анысы да – син. Бәрәкалла!

       Каян вакыт таптың син?

       Күпме яшҗләр күңеленә

       Иҗат уты яктың син?

       Болар бездә син калдырган

       Очкыннан туган ялкын.

       Шуңа син безгә кадерле

    Шуңа йөрәккә якын.

             Хәмит Миңнегалиев.

1 алып баручы. 30 дан артык Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы булган актанышлының күбесе әлеге түгәрәктә,соңыннан берләшмәдә канатын ныгыта.

2 алып баручы. ,,Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсен озак еллар нәтиҗәле җитәкләгән  Илфак Ибраһимов  Чалманарат авылыннан. Хәзерге вакытта ТР  Язучылар берлеге рәисе. 2008 нче елда Төрки дөньясының төрек теле Шәрәф премиясенә лаек булды.

1 алып баручы. Әллә син Миләүшә Илфак абый Ибраһимовны да беләсең ул?

2 алып баручы. Ник белмәскә.Ул бит миннән җырчы ясады.

1 алып баручы. Аңламадым, ничек итеп?

2 алып баручы. Сөйләсәң кызык вакыйга инде ул. Институт бетергәч, Яңа Әлем мәдәният сараенда җитәкче булып эшләп алган идем. Смотр концерты вакытында Илсур абый Ялалов кызларга ,,Актаныш” исемле җыр өйрәтте.

Мин гадәттәгечә катнашмадым билгеле.

1 алып баручы. Син шулай булырсың, койрыгыңны тоту бик авыр. Шуннан ни булды?

2 алып баручы. Ни булсын, концерт көне җиткәч вокалыбыздагы  1 нче тавышка җырлаучы кызларыбыз чирләп китте. Шуннан мине 1нче тавышка  бастырдылар. Тавышым калын булса да тырышып 1 нчегә җырладым.

1 алып баручы. Да, мин сәхнәдә утыручыларны кызганып куйдым.

2 алып баручы. Ә, мин үземне.Зато концерт беткәч вокалыгыз яхшы булды дип Илфак абый мактады.

1 алып баручы. Номерыгыз үтте дип кенә әйтә күрмә.

2 алып баручы. Каян белдең үтте шул. Җырлап күрсәтимме?

1 алып баручы. Әйдә, җырла инде, җырламасаң нигә җырлатмадың диеп җәфаларсың.

2 алып баручы.Агыйделкәй ак икән.

                          Бик күңелле як икән

                          Чәчем агаргач аңладым

                      Яшьлек чак кунак икән.

1 алып баручы.Кунак дигәннән, безгә бит бүген кунаклар килде, әйдәгез таныштырып үтик.

2 алып баручы. (Исемнәрен әйтә).

                       Мөхәммәт Мирза

                        Үземә.

       Сандугачлар сайравын да

       Ишетә белү кирәк.

       Чәчкәләрнең ачылуын

       Иртәдән күрү кирәк.

       Авылдашны очратканда

       Сәламли белү кирәк.

       Сиңа төбәлгән күзләрнең

       Серләрен сизү кирәк.

       

        Гаиләнең татулыгын

        Аклый да белү кирәк.

        Үзеңә тугърылыкны

        Хаклый да белү кирәк.

1 алып баручы.   Берләшмәнең элекке әгъзасы Республиканың күренекле язучысы тарихи романнар авторы  Вахит Имамов Иске Байсар авылында туган.

    Казан дәүләт университетын тәмамлый. Балык бистәсе районы ,,Октябрь юлы “ газетасы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире вазыйфасын башкара.

Чаллыга күченеп килгәч, ,,Якты юл” газетасы редакциясендә эшли, мәктәптә балалар укыта, КамАЗ заводларында инженер диспетчер, ,,КамАЗ”

нәшриятында баш редактор була.

    Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Республиканың күренекле язучысы тарихи хезмәтләре өчен Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты. Хәзерге вакытта Вахит Имамов Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе һәм  ,,Мәйдан” журналы мөхәррире булып эшли. Бүгенге көндә 29 олы яшьтәге төрле һөнәр иясе иҗат белән актив шөгылләнә.

2 алып баручы. Ә.З.Моталлапов – ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан-  ның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен горур йөртә.Әдипнең 6 романы, 25 әдәби һәм 6 документаль повесте, меңнән артык шигыре бар. Шулардан 6 чәчмә әсәре (8е китап рәвешендә,калганнары газета – журналларда) басылып чыкты.

1 алып баручы.  Мерәс авылында туып үскән Актаныш төбәгендә яшәп

иҗат итүче ,,Олы җанлы әдип” Әмирҗан Моталлапов әсәрләрендә күбесенчә авыл тормышы, аның үткәне, бүгенгесе, проблемалары хакында сүз бара. Аларда шулай ук кеше язмышлары, аның эчке кичерешләре, мәхәббәт хәлләре калку итеп күрсәтелә.

   Әмирҗан Моталлапов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,олпат каләм иясе Президентыбызның рәхмәт хатына лаек булды. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия бирелүе күпеллык иҗатының нәтиҗәсе.

                                     Эш

                             Әмирҗан Моталлапов

Эшләгән куллар шомара,

Эшләп арта осталык.

Менә бу эшли,дисеннәр

Сиңа карап сокланып.

Бетмәсен эш,әзер торсын

Иртәгәсен дә көтеп.

Кулга эш тимәгән көнне

Күңелләр китек кебек.

Баштан эшкә чумсаң гына

Авырлыклар онтылыр.

Яраткан хезмәт булудан

Гайре бәхет юктыр ул.

   

         

1 алып баручы.

Теләкәй авылында туып үскән, хәзерге вакытта Иске Кормаш авылында яшәүче Тәгъзимә апа Мөхәммәтдинова “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсенең иң өлкән, иң югары активлыкка ия булган әгъзаларыннан берсе. Язмаларында сүрәтләнгән эшчән гаиләләр, җитештерү алдынгылары, тынгысыз хезмәт кешеләре, көрәшчеләре безнең күңелләрдә уңай кичерешләр тудыралар.

2 алып баручы

                 Ул гомер буе кешеләр арасында, аларның хәсрәтләрен дә, куанычларын да үз йөрәге аша үткәреп гомер кичергән олы җанлы Ана. Ул җиһанга, җир – суга,табигатькә Ана буларак мөрәҗәгать итә.Кешеләргә булган мөнәсәбәте дә Аналарга хас җылы, ягымлы, миһербанлы. Ул җыентыкларында иң изге һәм үлемсез хиссият – мәхәббәткә дан җырлый. Мәхәббәтне саф халәтендә иң югары биеклеккә  - яшәү мәгънәсе, яшәү чыганагы үлемсезлек биеклегенә күтәрә.

Бәхетле син

                                                    /Тәгъзимә Мөхәммәтдинова/

Бәхетле син зур тормышта

Ялгыз булмавың өчен.

Шатлык, кайгыларың уртак

Дусларың булган өчен.

Бәхетле син ана сөтен

Аклый белгәнгә күрә.

Кеше хәтерен екмыйча

Саклый белгәнгә күрә.

Бәхетле син җир – анага

Тугъры булганың өчен.

Яшел чирәмнәрнең дә

Кадерен белгәнең өчен.

Бәхетле син кешеләрне

Кеше дип санлаганга.

Тормыш мәнен, яшәү ямен

Тирәнтен аңлаганга.

  • --------------------------------------------------------------

Кормаш моңнары

             /Тәгъзимә Мөхәммәтдинова/

Күңелнең бар кыллары

Кормаш белән тоташкан.

Тик берсенә кагылсаң да

Тавыш бирә тоташтан.

Чиртсәң әгәр серен белеп

Кирәген сайлап кына.

Туктаусыз агыла моңнар

Йөрәктән салмак кына.

Үзем сүнсәм дә сүрелмәс

Күңелемнең моңнары.

Мәнгелекнең нурларына

Тоташ барлык кыллары.

Кормаш моңнары,

Кормаш җырлары –

Алар минем йөрәгемнең

Сүнмәс нурлары.

1 алып баручы

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмит ага Миңнегалиев  Әлем авылыннан .   -             шигърияткә салмак, әмма нык адымнар белән килеп кергән авыл шагыйре. Шуңа да аның шигырьләре эшләнеп беткәнлеге, уй – фикерләренең саллылыгы, хисләренең гамлелеге, белән күңелне әсир итә. Ул тудырган сүрәтләүләргә дә һич кенә дә тел теш тидерә торган түгел.

 2 алып баручы

Әлбәттә, боларга шагыйрькөн – сәгатьләп кенә түгел, ә бәлки, гомер буе туктаусыз, иҗат итеп ирешкән. Шулай бөртекләп, сайлап җыйналганга аның җәүһәрләре кадерле дә инде.

                                                                Фәнәвис Дәүлетбаев          

Әнкәйләр булмаса

                                                            Хәмит Миңнегалиев

Әнкәйләр булмаса җирдә

Яшәү дә булмас иде.

Кәннәрне нурларга төреп

Ал таңнар тумас иде.

Әнкәйләр булмаса җирдә

Чәчкәләр үсмәс иде.

Матурлыгы күңелләрдән

Күңелгә күчмәс иде.

Әнкәйләр булмаса җирдә

Кошлар сайрамас иде.

Канат кагып яшәр өчен

Тиңен сайламас иде.

Әнкәйләр булмаса җирдә

Гүзәл җыр тумас иде.

Буыннан – буынга күчеп

Яңарып тормас иде.

     1 алып баручы

Илдар Кирамов(1929 – 19   ) Югары Богады авылыннан.

Гомерендә байтак кайгы – сагыш күргән. Алма кебек чагында, 15 яшендә, нәкъ сугыш беткән көндә, бер аяксыз калган...  Иң олы, иң ныклы таянычын – сөекле хатынын – бик иртә җирләгән...  Ләкин әнә шундый коточкыч кайгылар кичереп тә Илдар ага беркайчан сынмаган, бирешмәгән. Ул гомер буе тормышка, үзенең туган җиренә гашыйк булып яшәгән, йөрәгендә халкына карата иң изге, иң кайнар хисләр йөрткән. Шул хисләрен ул гомер буе шигырь юлларына салып килгән.Ул тормышта бик тә гади һәм бик тә көләч кеше. Шигырьләрендә дә шул ук самимилек, шаянлык һәм гади авыл баласы булуы ярылып ята.

 Дип яза аның турында Вахит Имамов

-

Сезне ташлап кая китим?

                                                                               /Илдар Кирамов/

Сөям сезне болын чәчкәләре,

Кочагыма җыям – җыям да.

Сине тыңлыйм шаулы урманкаем,

Куеныңа кереп чумам да.

Сөям сезне яшел биек таулар,

Түбәгезгә менеп басам да,

Таллы ярларына дулкын каккан

Агыйделгә битем юам да.

Сездән алган изге хисләремне

Күңелемә җыям – җыям да,

Мине назлап йөрткән җиркәемнең                                                                         Күкрәгенә башым куям да.

Кычкырмакчы булам, кыяларга басып,

Сөеп карап иркен кырларга:

Сезне ташлап мин соң кая китим?

Мин бит сезнең тугры бала ла!

2 алып баручы

Хуҗин Йосыф Әхтәм улы 1948 нче елда Иске Җияш авылында туган. 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, Чуракай, Теләкәй мәктәпләрендә укыта. 1979 елның июненнән хезмәт юлын мәтбугат белән бәйли.Чит телләр, татар теле һәм әдәбияты, журналистика буенча үзенә алмашка шәкертләр хәзәрләүгә күп көч куя.

Эшче – хәбәрчеләрнең v съездынды, Татарстан халыкларының беренче корылтае делегаты, 1982 елда рәсеме республиканың Мактау тактасына куела.

СССР, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсен җитәкли.ТР нын атказанган мәдәният хезмәткәре.

Редакцияның төпле журналисты Йосыф Хуҗинга

                                                    /Хәмит Миңнегалиев/

1 алып баручы

Шайгарданова Лилия Табанлыкүл авылында туган.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укып агроном белгечлегенә ия була.

районыбызның төрле оешмаларында укытучы, комсомол секретаре, инженер – технолог, район дәүләт архив мөдире, район киночелтәре директоры булып эшләргә һәм башка җаваплы вазыйфалар башкарырга туры килә. 2000 нче елның 10 нчы ноябреннән районыбызның Туган як музее директоры булып эшли. Мәктәп яшеннән үк шигырьләр язарга ярата. Әмма еллар үтү белән дә, иҗатка тартылуы сүнми, сүрелми. 1990 елдан “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсенең әгъзасы,бер үк вакытта, 2000елга кадәр, аның сәркәтибе вазыйфасын да башкара. Штаттан тыш хәбәрче була. Актаныш урта мәктәбендә “Серле каләм”, “Тылсымлы каурый” түгәрәкләрен җитәкли.

1992 – 93 елда, сәнгать кешеләренә багышлап, районыбыз газетасында”Музыка дөньясында “ дигән баш астында музыка мәктәбенең тарихын һәм анда эшләүче сәнгатькәрләребезнең хезмәтләрен яктыртуны башлап җибәрә.

1996 елда Туган якка багышланган матур иҗаты өчен район мәдәнияте бүлеге тарафыннан лауриат исеме бирелә.Шигырьләре газета – журналларда чыга.

Актаныш урамы

                                                        /Лилия Гыйлем/

Актанышым шат кояшның

Көләч нурын ябынган.

Гүзәллеккә хәйран булып

Йөрим урамнарыннан.

                   Хис канатым кагып узам

                  Актаныш урамыннан.

                  Сәбәп тә юк, юри киләм

                   Юлларның уравыннан.

Бәхет теләп, ак чук сибеп

Кала сылу юкәләр,

Миләшләргә кунган кошлар

Җыр – моң бүләк итәләр.

                Кайда йөрмим сагынамын,

               Актанышка ашкынам.

               Ямьле урамнарым буйлап

               Бер үтәргә ашыгам.

Актаныш чишмәләре

                                                     /Лилия Гыйлем/

Чишмәләрнең моңнары бар

Җырларымның барсында.

Башкаемны иям бары

Эчәр суым каршында.

Һәркайсының үз холкы бар,

Һәрберсенең үз тәме.

Чишмәләр җырлап торганда

Җиремнең бетмәс яме.

Ага һаман алар тынмый

Ташларны урый – урый.

Иссәләр дә каршы җилләр

Чишмәләр алга ургый.

Җырлыйлар “Хәмит”,  “Мәликә,

“Җидегән”,  “Изгеләре”,

Моңнары белән яшәтә

Актаныш чишмәләре.

   

1 алып баручы

                                                     

Альбина Афзалова районыбызның кайчандыр күкерәп утырган Алма – Ата авылында туып үсә. Яшьлек романтикасы аны Чаллы шәһәренә КамАЗ заводларының берсенә эшкә алып килә. Читтән торып Алабуга педогогия институтына укырга керә.

Туган җирнең тарту көче үзенекен итә. 1982 елда ул Актанышка кайта шунда ул үзенең мәхәббәтен таба.  

Буш вакытларында шигырьләр язарга ярата.  Язган шигырьләре туган якка, яшьлек, мәхәббәткә, әниләргә багышланган. Ил, милләтнең киләчәге, үз балалары, туачак буын турында кайгырту хисләре дә чит – ят түгел аңа.

                                                     /

Мин сине табар идем.

                                                                 /Альбина Афзалова/

Язгы җилләр булсам әгәр

Гел назлап исәр идем.

Моңсуланган чакларыңда

Юатып китәр идем.

Язгы гөлләр булсам әгәр

Юлыңа үсәр идем.

Серләреңне сөйләр булсаң

Җырыңа күчәр идем.

Язгы кояш булсам әгәр

Нурларым сибәр идем

Мин биектә, ә син җирдә

Гел сине күзләр идем.

Язгы сулар булсам әгәр

Ургылып агар идем.

Таулар аша юллар салып

Барыбер табар идем.

Һәрбер җырым йөрәк хисем минем.

                                       /Альбина Афзалова/

Һәрбер җырым йөрәк хисем минем.

Сөю әле миндә өр –яңа.

Хисләремне урап ялкыннарга

Яңа шытым бирәм дөньяга.

Килә минем якты тормышымны

Ак чәчәкләр белән күмәсем.

Җырым аша яшәү матурлыгын

Кешеләргә бүлеп бирәсем.

Тыныч яшәү яшәүмени җирдә,

Кайнамагач тормыш эчендә.

Уйланмасаң, әгәр эзләнмәсәң

Ни мәгънә бар кеше көчендә

Елгалар да әнә һәр яз саен

Ярларыннан ташый ургылып.

Ташу китә юллар, эзләр салып

Чокыр кала ярда убылып.

Үтә гомер, үтә ташу кебек

Сырлар салып маңгай эзләргә.

Үткән юлны борылып күрү өчен

Маяк кадыйк үткән эзләргә.

Актанышым

  Альбина Афзалова/

Актанышым – ак кала,

Агыйдел канат кага.

Сиңа булган мәхәббәтем

Мәнгегә җанда кала.

Актанышым, Актанышым

Аерылмасын юлларым.

Синең белән бергә – бергә

Үтсен гомер юлларым.

Минем сабый балачак

Мәнге синдә калачак.

Актанышның ак моңы

Мәнге озатып барачак.

Актанышның ак даны

Еракка китеп бара.

Актанышым – ак кала

Ышан да килеп кара.

  1 алып баручы

Фәнәвис Дәүлетбаев белгечлеге буенча икътисадчы.

Кеше, аның бәхетен,мәхәббәтен, гомерен үз эченә алган фани дөнья турында уйланулары шул фани дөньяны тудырган, яшәтүче Аллаһыбызга кат – кат олылап табынулары, шигырьләренең үзәген тәшкил итә.

 2 алып баручы

Һәрбер җырым йөрәк хисем минем.

Таңнар нигә матур, нигә якты?

Таңнарның бар гүзәл Чулпаны.

Актанышны данла әле син дә

Түмерҗәнең Хәсән Туфаны.

дип язган хәмит Миңнегалиев үзенең шагыйрь дустым – экономист Фәнәвис Дәүлетбаевка дигән шигырендә.

Безнең гомер

     /Фәнәвис Дәүлетбаев/

И дускаем, бу дөньяга

Берәү дә ике килми.

Ни аяныч күпләребез

Яшәү кадерен белми.

Ходай үзе бүләк иткән

Безгә тигән гомердә.

Уфтанмыйча, сызланмыйча

Сөелеп яшик җирдә.

 2 алып баручы

Һәр мәктәптә әдәби түгәрәкләр эшли. Алар белән Лидия Галимова җитәкчелек итә.

Хәзер сүзне шигъри тәлгәшләргә бирәбез.

--------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

“Актаныш таңнары” газетасында ай саен әдәби сәхифә, иҗатчыларның түгәрәк көннәре уңаеннан махсус битләр бирелә.

/Хәзер сүзне килгән кунакларга бирәбез/.

                Яши белик

   Тәгъзимә Мөхәммәтдинова

Матур кием генә түгел                        

Матур уйлар бизмәсен.

Матур дөнья яме шунда

Матур дуслар бизмәсен.

Алга карап яши белик

Алга карап эш итик.

Алга карап фикерләшик

Алга карап уй йөртик.

Яратыйк бер – беребезне

Яратыйк әниләрне.

Яратыйк күршеләребезне

Яратыйк нәниләрне.

Яши белик хезмәт белән

Яши белик хөрмәт белән

Яши белик изгелек кылып

Яши белик кеше булып.

Китапханәче: Исламова Э.М.

                                                Актаныш районы, Актаныш гимназиясе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чишмә" берләшмәсе белән очрашу"

Чишмәләр, чишмәләр... алар җир куеныннан ургып чыгалар да, челтер-челтер итеп җыр җырлагандай, елгаларга, аннан диңгезләргә барып кушылалар. Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең ...

Урок на тему "Механик тибәнешләр һәм дулкыннар"

Урок на тему "Механик тибәнешләр һәм дулкыннар"...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Язучылар белән очрашу кичәсе

Мәтәптә язучылар белән очрашу кичәсе....

"Тавышның таралуы. Тавыш дулкыннары. Тавышның тизлеге" темасына дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең максаты: ·         Тавышның эластик – каты, сыек һәм газсыман тирәлекләрдә таралуын аңлату;·...

Язучылар белән очрашу

Ачык чара эшкәртмәләре...

"Язучылар белән очрашу кичәсе"

quot;Якташ язучыларыбыз белән очрашу кичәсе"...