Туган телем-газиз гөлем
методическая разработка (9 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Туган телем – иркә бөрем.
Телләр бакчасында
Иң күркәм, газиз гөлем.
( 21 февраль- туган телләр көненә тагышлап үткәрелгән чара)
Максат: Туган телгә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү
Бурычлар: Туган телнең матурлыгын күрсәтү
Телгә карата горурлык хисе тәрбияләү.
«Исәнмесез» ,- диде берәү килеп
Читтә йөргән чакта каңгырап,
Гүя шулчак баскан җирләреннән
кайнар чишмә чыкты ургылып.
Бары бер сүз: «Исәнмесез»,- диде
Күпме моң ишетте колагым.
Атам-анам теле, туган телнең
Газизлеген шунда аңладым.
-Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар hәм укучылар
Җыр булырлык матур сүзләр биргән
Матур телем. Туган телем.
рәхмәт сиңа, Туган телем
Киңдер сиңа күңел түрем.
Нәкый ага Исәнбәтнең халыктан язып алган бер тәгъбире бар.
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр
Белмәгән коры калыр.
- hәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кдерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел ! Мәңге аерылгысыз , изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең , халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.
«Ана теле» М. Гафури шигыре сөйләнә
Туган тел– дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу- аңлашу коралы ул.
Адәм баласының иң изге , иң даhи хисләренең берсе - туган телгә гамьле, хөрмәте булу, төбәгең, шәҗәрәңне белүдер.
Әдәбиятыбызның әнкәсе- гомер- гомергә шигърият. Телебезне шигырьдән бака күз алдына да китереп булмый бит.
«Туган телемә» Р. Миңнуллин шигыре .
Бүгенге заманда телгә кагылышлы нинди генә законнар чыкса да, иң отышлысы- шәхси үрнәк! Миемчә, тел тәрбиясендә ул- нигез ташы. Туган телгә өйрәтүдә әни кешенең үзенә аерым җаваплы урыны барлыгын искәртеп үтү дә зарур. «Тел- ананың балага иң зур бүләге.»
Мәгълүм ки , татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөньяда халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.
Кызганычка каршы, без туган тел, сүз кадере беткән заманда яшибез. Бу вакытта менә Туган тел көне кебек бәйрәмнәр дә бик мөhим.
Быел Г. Тукайның әлеге шигырь язылуына да 100 ел тулды. Бер гасыр инде ул телләрдән төшмичә укыла, ничә буын әлеге искиткеч гүзәл үрнәк тәэсирендә тәрбияләнә hәм киләчәктә дә тәрбияләнер. Гомумән алганда, безнең бөтен әдәбиятыбыз гына түгел , милли сәнгатебезнең төрле жанрлары да Г. Тукай исеменә барып тоташа.
« Туган тел» җыры башкарыла
Туган телгә багышланган әлеге чарада сүз телгә, сүзгә карата , hәркайсыбыздагы гамьсезлектән арыну хакында барыр.
Милләтнең киләчәге – бүгенге яшь буын. Ә милләт телдән башка милләт була алмый. Бар өмет яшьләрдә.
Арттырмыйм да , киметмим дә , шуны бел-
Татар теле- әнҗе, мәрҗән тулы тел.
Моңлы тел ул, нурлы тел ул- Туган тел-
Баш очымда кояш булып тора гел!
«Минем җандай кадерлем…» Х. Туфан шигыре сөйләнә
Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Безнең телебез- бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда , моң безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шул моң халыкның күңел кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.
Безнең телебез, меңәрләгән ишләре күк, алда әйткәнемчә, моңлы тел ул.
Үзенә җай, үзенә ятыш, аның көе: «Сак- Соклары», «Рамайлары», «Сарманнары», «Гөлжамалы», «Гөлҗамалы» hәм «Әллүки»е.
Минемчә, өйрәнү hич мөмкин түгел ана телен, ул фәкать ана сөте белән керә, каныңа сеңә, җаныңны миhербанлы- шәфкатьле итә. Үзенең ана телен әйбәт белгән зат кына башка телләрне дә өйрәнергә-белергә сәләтле.hәм киресенчә, үзенең ана телен юньләп белмәгән кеше, үз теленә мәхәббәте булмаган, аңарга кимсетеп караган , үз халкының әдәбиятын укымаган, мәдәниятеннән йөз чөергән бәндә икенче телне дәяхшы белмәячәк.hәрхәлдә әлеге телнең бөтен нечкәлекләрен үзләштерә алмаячак. Моңа минем иманым камил.
«Туган тел» З Насыйбуллин шигыре сөйләнә
Туган телебезнең нәфислеген саклау өчен , мөгаен, иң әүвәл аның гаять үзенчәлекле, бәллүр шикелле уалырга гына торуын чынлап торып аңларга, маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә күрә белергә кирәктер. Шунсыз аның башка телләрдән аермасын да барча байлыгын да, яңгырашын да аңлап булмый.
«Туган тел» Г. Гыйльман шигыре сөйләнә
Галимнәр хәзерге вакытта дөньяда якынча 6800 тел бар, дип әйтә. Татар телендә 15 миллионнан артык кеше сөйләшә. Лингвистлар иң авыр телләр арасына Миннесота штаты индеецлары телен кертә. Анда 6 меңгә якын фигыль формасы бар. Ә дагыстандагы табасаран телендә 44 килеш бар.
Иң җиңел тел – гавай теле. Анда быры тик 6 тартык hәм 5 сузык бар.
Иң әдәпле тел- Гренландиядәге эскимос – инуит теле. Анда сүгенү сүзләре түгел, үпкәләтерлек сүз дә юк.
Инглизләр туган телләрен 8 ел өйрәнә, испаннар – бары тик 2-3 ел. Иң авыры японнарга – урта мәктәпне бетергәннән соң да телләрен өйрәнүләрен дәвам итәләр.
«Туган телгә мәдхия» Л. Шагыйрьҗан шигыре сөйләнә
ЮНЕСКО мәгълүматы буенча, 100 мең сөйләшкән телнең генә буыннан буынга күчү ихтималы бар. Киләчәктә телләрнең яртысы юкка чыгарга мөмкин дип фараз ителә.
Иң зур куркыныч Америка, Канада, Австралия hәм Россия телләренә яный. Бу дәүләттәге балаларның 80% ата- бабаларының телен белми.
Якын арада Себердәге удэге теле, Аляскада эйак hәм арикапу телләре юкка чыгачак. Хәзер ул телләрдә 100,6 hәм 1 кеше сөйләшә.
Туган телендә 30% азрак бала сөйләшкән очракта да тел юкка чыгу чигенә барып җиткән дип кабул ителгән.
«Туган тел ул» З. Насыйбуллин шигыре сөйләнә
-Телнең төп материалы – сүз. Бу турыда бөек рус язучысы Толстой болай дигән «Сүз- бөек нәрсә ул. Бөек , чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә дә, сүз белән аларны аерырга да мөмкин. …»
Өтек, алама сүзләрдән котылып, җырлы- биюле, көйле- моңлы, җанга ягымлы телдә сөйләшергә иде.
«Сүзләр» М. Галиев шигыре сөйләнә
Әйе, теле барның – юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!
Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер- бәясе, хөрмәте бар.
«Татар телем- төрки тел» Г. Саттар- Муллиле шигыре сөйләнә
«Татар телем» В. Агапов җыры башкарыла.
Телнең матурлыгы, сыгылмалыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.
Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны hәркөн куллану кирәк.
«Туган тел» Х. Әюп шигыре сөйләнә
Ф. Яруллин:«Тел- халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый»,- дип язган. Әйдәгез әле әнә шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк.
Туган тел ул .Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....
Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)
21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...
Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"
Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...
"Туган телем-газиз телем"
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен ...