Фатих Әмирхан әсәрләрен мәктәптә өйрәнү
статья (5 класс) на тему
Мин мәктәптә Фатих Әмирхан иҗатын, аның хикәяләрен өйрәнүгә зур игътибар бирәм. Аның хикәяләрендә хәрәкәт итүче, сурәтләнүче күп төрле геройлар белән танышу балаларны тормышның үзендәге кешеләрнең эш-гамәлләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтә. Алар язучының үткер акылына, күзәтү сәләтенә, рухи байлыгына сокланалар.
Әдәбият дәреслегендә Габдулла Тукай иҗатыннан соң Фатих Әмирхан иҗатын өйрәнә башлау да бик урынлы.
Фатих Әмирхан хикәяләре үзләренең тирән мәгънәсе, төзелеш камиллеге, эчке дөньяның нечкәртеп сурәтләнүе, өслүб гүзәллеге белән укучыларны җәлеп итә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Фатих Әмирхан әсәрләрен мәктәптә өйрәнү | 21.28 КБ |
Предварительный просмотр:
Фатих Әмирхан әсәрләрен мәктәптә өйрәнү
Вәлиуллина Рәмзия Һашимовна, 121 нче лицейның
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан мәдәни тарихыбызда лаеклы урын тоткан иң күренекле шәхесләрнең берсе. Ул XX йөз башының
I чирегендә татар халкының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында якты эз калдырды. Фатих Әмирханның әдәби мирасы бай һәм затлы. Ул үзенең егерме еллык кына, әмма нәтиҗәле иҗат дәверендә югары сәнгатьчә
дәрәҗәдә эшләнгән күп кенә әсәрләр иҗат итте. Ул үзенең әдиплек көчен хикәя, повесть, роман, драма әсәрләрендә ачык күрсәтте. Бай гына тәнкыйди һәм публицистика мирасы калдырды.
Фатих Әмирхан-укытучы-педагог. Мәгариф өлкәсен үстерүгә алдынгы карашлары белән дә сизелерлек өлеш кертте. Укучыларның эчке дөньясын яхшы белү Фатих Әмирханга, язучы буларак балаларның күңелләренә үтеп керерлек, аларны табигый кызыксындырырлык әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек биргән.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да Фатих Әмирхан әсәрләрен балаларның рухына тәэсир итү хасиятен бәяләгән, аларның мәктәп - мәдрәсәләрдә
укытылуын хуплаган.
Чыннан да, Фатих Әмирханның педагогик карашлары тулысы белән хәзерге укыту һәм тәрбия бурычларына туры килә. Без моның дөреслегенә әдипнең мирасын өйрәнгәндә һәрвакыт инана барабыз. Мисал өчен аның “Нәҗип” хикәясен алыйк. Анда балаларны тәрбияләүдә түбәндәге юнәлешләрне билгеләргә мөмкин: хезмәт тәрбиясе, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, саф әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, халкыбызның күңел дөньясы матурлыгын кул эшләрендә чагылдыру осталыгына мәхәббәт тәрбияләү.
Мин мәктәптә Фатих Әмирхан иҗатын, аның хикәяләрен өйрәнүгә зур игътибар бирәм. Аның хикәяләрендә хәрәкәт итүче, сурәтләнүче күп төрле геройлар белән танышу балаларны тормышның үзендәге кешеләрнең эш-гамәлләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтә. Алар язучының үткер акылына, күзәтү сәләтенә, рухи байлыгына сокланалар.
Әдәбият дәреслегендә Габдулла Тукай иҗатыннан соң Фатих Әмирхан иҗатын өйрәнә башлау да бик урынлы.
Фатих Әмирхан хикәяләре үзләренең тирән мәгънәсе, төзелеш камиллеге, эчке дөньяның нечкәртеп сурәтләнүе, өслүб гүзәллеге белән укучыларны җәлеп итә.
Ф. Әмирханның “Нәҗип” хикәясе 5 сыйныфта өйрәнелә һәм бүген минем бу хикәяне сыйныфта өйрәнүнең йомгаклау дәресенә тукталасым килә.
Дәреснең максаты: 1) “Нәҗип” хикәясендә автор әйтергә теләгән төп фикерне һәм аны җиткерүнең сәнгатьчә чараларының матурлыгын ачу.
2) Укучыларның әдәби әсәр укуга кызыксынуларын арттыру, сәнгатьле сөйләү, мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү.
Тәрбия бирү максаты: Татар халкының күңел дөньясына, сәнгатенә, яраткан эшләренә, хезмәтне яратып башкару сыйфатларына мәхәббәт тәрбияләү.
Укучыларның актив, нәтиҗәле эшчәнлегенә ирешү өчен, дәресне кызыклы итеп оештыру мөһим. Мин балаларны әдәбият белән мавыктыруны, үз итүләренә ирешүне укытуда төп бурычым итеп саныйм.
Әдәбият-ул сәнгать дәресе. Анда хискә бирелү, күңелнең нечкәрүенә юл кую, кирәк икән, елау, көлү, кешенең хәленә керү-табигый булырга тиеш дип саныйм. Дәрес сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп алып барыла: музыка, рәсем сәнгате һ.б.
Дәрестә өзекләрне тыныш билгеләренә туктап, рольләргә бүлеп уку, өндәү, сорау, хикәя җөмләләрне, эндәш сүзләрне табып уку әдәбият дәресен татар теле дәресе белән бәйләп алып баруга мөмкинлек бирә.
Дәрес татар халкының борынгы көе, курай моңы белән башланып китте. Укучылар көйнең нинди уен коралында башкарылуын әйттеләр. Курайның барлыкка килү тарихы, табигатьтә табылуы, татар һәм башкорт халкының милли уен коралы булуы турында мәгълүмат бирелде.
Дәрестә музыканың әһәмияте гаять зур икәненә балалар тагын бер мәртәбә инандылар. Ул балаларның эчке дөньясын баета, вакыйгаларны дөрес бәяләргә ярдәм итә, зәвык тәрбияли. Музыка дөньясы, курай моңы аларны сихри дөньяга алып керә.
Класста тынлык урнашты. Курайның сихри моңы яңгырый. Бер укучы әсәрне укый башлады:
“Минем абыемны бөтен күрше-күрпе мактап сөйлидер иде:
- Булдыклы бала, матур бала, акыллы бала... диләр иде.
Кайдан өйрәнептер, ул курайны бик матур итеп, моңлы итеп уйный иде...”
Чыннан да, Фатих Әмирхан кечкенә Нәҗипнең ничек итеп кешеләр аңа
сокланырлык хезмәт табуын балаларның күңелен җилкендерә алырлык, уйланырга мәҗбүр итәрлек матур сүзләр, гыйбрәтле хәл-әхвәлләр белән бирә алган. Нәҗип үзен канәгатьләндергән башкаларга да шатлык китергән шөгыль таба. Монда аңа абыйсы Гомәр зур тәэсир ясый. Чөнки аның курайда матур итеп уйнавы башкаларга көчле тәэсир итүен күрә. Димәк, кешеләр аны яратсыннар өчен үзенә дә нинди дә булса бер матур эше белән аларның хөрмәтен казанырга кирәклеген аңлап ала. Гомәр образын ачуда һөнәрнең хәлиткеч әһәмияте күрсәтелә, без аның эчке матурлыгын, нык холык иясе булуын күрәбез.
Дәрестә хикәянең эчтәлеген сөйләүгә игътибар бирелә. Укучылар һәр бүлекнең эчтәлеген сөйлиләр, сөйләгәннән соң шуңа кагылышлы сораулар бирелә, чагыштырулар, табигать күренешләре булган урыннар китаптан табып укыла. Табигатьнең иң гүзәл, иң катлаулы, иң нечкә җимеше-кеше икәненә игътибар юнәлтелә. Язучы, әлбәттә үзе дә табигатьне яраткан, аннан ямь таба белгән.
Нәҗипнең үз-үзен тотышындагы кытыршылыкларның сәбәбен бүгенге көн белән бәйләп карау отышлы.
Хәзерге көндә дә сыйныфта тәртипсез укучылар булуга ишарә ясала. Дәрестә, гаиләдә ата-ана, әби-бабаны, өлкәннәрне зурлау, үстергән-тәрбияләгән ата-анага рәхмәтле булу сыйфатларының мөһимлегенә игътибар юнәлтеп алына.
Нәҗипнең үз тырышлыгы аркасында, күңел түреннән чыккан яшьләренең ачылыгын татыганнан соң һөнәрле булуы-рәсем ясау сәләте ачылуы хакында балалар бик рәхәтләнеп фикер алышалар. Аңарда рәсем ясау сәләте ачылу сурәтләнгән урынны китаптан табып уку, шуның ярдәмендә рәсем сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү дәресне җанландырып җибәрә. Укучылар – үзләре дә бу дәрестә рәссамнәр. Балалар дәрескә рәсемнәр ясап килделәр. Нәҗипнең кыланышларын, холкын чагылдырган әлеге рәсемнәр ясауга конкурс оештырылды. Гомумән, ясалган рәсемнәр аларда әлеге образ белән кызыксыну уята, аларның Нәҗипне һәрберсе үзенчә күрүен, бәяләвен күрсәтә.
“Нәҗип” хикәясен укыганда, әдипнең халыкчанлыгын, халкының рухи хәзинәсен яратуын, белүен, аңа карата сизгерлеген әйтеп китәргә кирәк. Язучы хикәядә татар халкының күңел матурлыгын ачуга ирешә.
Нәҗип апасына татар хатын – кызларының калфак өлгесе рәсемен ясап бирә. Дәрестә дә балаларга калфак, түбәтәй, читек, сөлге, кулъяулыклар күрсәтелә, аларның чигелешенә игътибар бирелә. Укучылар дәрестә дәү әниләренең сөлге, кулъяулыкларны ни өчен кадерләп, сандык төпләрендә саклауларын беләләр. Әбиләре аларны кыз вакытта ук чиккәннәр икән, әйтерсең анда аларның тормыш мизгелләре, мәхәббәтләре, тирән хисләре язылган һәм сакланган. Менә шуңа күрә, бүгенге көндә дә яшь буынны матур итеп яшәү үрнәгендә тәрбияләү, затлы гореф-гадәтләрне, көн итүнең матур якларын торгызу-мөһим бурычларның берсе булып тора. Чөнки аларда татар халкының тәрбия нигезләре дә чагыла, милләтебезнең затлылыгы раслана.
Дәрестә татар халкының һөнәргә, хезмәткә караган мәкальләре игътибар үзәгендә булды. Һәр укучы дәресне тулырак ачкан, үзенә ошаган мәкальләрне дәфтәргә язды һәм эчтәлеген аңлатты.
Фатих Әмирхан-халык тормышының нечкә күзәтүчесе дә.
Ни өчен һөнәргә өйрәнү кирәк? Сез нинди эшләр эшли беләсез? дигән сораулар да дәресне җанландырып җибәрде.
Укучылар бик теләп үзләренең шөгыльләре, нинди эшләрне яратуларын сөйләделәр. “Минем яраткан шөгылем” темасына язылган иншалар конкурсында җиңеп чыккан укучы үзенең иншасын укып күрсәтте. Иншаларга нәтиҗә ясалды, аларның эчтәлекләре буенча укучылар белән фикер алышу булып үтте.
Укучылар Фатих Әмирханның кешеләрдә булган рухи матурлыкны күрә белүенә, аларны сурәтләү осталыгына сокланалар. Нәҗип образы, чыннан да алар өчен бик гыйбрәтле, шул ук вакытта якын. Чөнки бишенче сыйныф балаларына аның кыланышлары аңлашыла. Шуңа күрә бу хикәянең укучыларга тәэсире зур һәм файдалы.
Фатих Әмирханның мәктәптә үтелә торган нинди генә хикәясен алма, ул яшьләргә көчле тәрбия чарасы булып кабул ителә. Аларда булган кимчелекләр ачык күрсәтелә, аларның ни өчен тәнкыйть ителүе аңлатыла. Язучы калдырган бай, әдәби мирас бүген изге эшебезгә-яңа шәхес тәрбияләү эшенә зур ярдәм итә. Фатих Әмирхан-үзенең бөтен язмышын халык язмышы белән бәйләгән какшамас рухлы язучы. Шуңа күрә аның иҗаты татар әдәбиятын сәнгатьчә затлы әсәрләр белән баетты һәм әдәбиятның алтын фондына кереп калды.
“Нәҗип” хикәясе Фатих Әмирхан иҗатын өлкән сыйныфларда өйрәнү өчен кызыксындыру тудырып калдыра.
Аның гомумән әдәбиятка, халкыбызның яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмияте зур.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы
о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой...
Фатих Әмирханның “Хәят” повестенда эчке каршылык
Тема: Противостояние героев повести “Хәят” Фатиха Әмирхана.Цель: Уметь рассказать о внутренних переживаниях героев и оценить их поступки. Развивать умение выражать свои мысли, формирование р...
Тема: Хәят – татар яшьләре тормышы (Фатих Әмирхан “Хәят” повесте)
Максат:1. Әсәрне образлар системасы ягыннан тикшерү;2. Повесть исеменә салынган төп мәгънәне билге...
Фатих Әмирхан - күпкырлы шәхес.
. Фатих Әмирхан 1886 елның 1 нче гыйнварында Казанның Яңа бистәсендә Зариф мулла гаиләсендә туган. . Аның әтисе, хезмәте-шөгыле буенча рухани саналса да, фикердә һәм көндәлек тормышында яңалык тарафда...
Разработка урока по тексту "Күренмәс малай".
План урока составлен по алгоритму, предложенному на мастер-классах, с использованием сингапурских структур....
Фатих Әмирхан "Хәят" повесте
Фатих Әмирханның "Хәят" повесте буенча дәрес 10нчы сыйныфта үткәрелде....
Ф. Әмирханның “Тигезсезләр” драмасына нисбәтле Хәлим Искәндәрев һәм Фатих Сәйфи-Казанлыларның әдәби-эстетик карашларына чагыштырма анализ
quot;Мөхәррир яисә шагыйрьнең вазифасы нинди генә тормышны алса да, шуны дөрес, әтрафлы итеп күрсәтүдер". ...