"Ак яулыклы әбием". III сыйныфның татар төркемендә әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе.
методическая разработка на тему

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен III  сыйныфта әдәби укудан  дәрес  эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ak_yaulykly_biem.doc142.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әгерҗе  шәһәре  №4  гомуми  урта  белем  бирү  мәктәбе.

III  сыйныфның  татар  төркемендә әдәби укудан  ачык  дәрес  эшкәртмәсе.

Тема:  “Ак  яулыклы  әбием”.

 

Эшкәртмәне  әзерләде:                                        

                                                          Заһретдинова  Әлфия  Назиф  кызы.

Максат:      1. Р. Вәлиеваның  “Туган  көндә”  хикәясе  белән  танышу, яңа

                     сүзләрне   кулланылышка  кертү;  җырчы  Җәмилә,  намаз  турында  

                     кыскача  мәгълүмат  бирү.      

 

                     2. Әсәрне  анализлау,  логик  фикерләү,  сәнгатьле  уку  күнекмәләрен  

                     камилләштерү.

                     3. Әбиләргә  карата  хөрмәт,  игътибар, рәхим-шәфкать  тәрбияләү.

 

 Җиһазлау:  дәреслек,  сүзлек  дәфтәрләре,  магнитофон,  аудиотасмада  

                     Җәмиләнең  “Әбиемә” җыры,  дисбе,  кәгазь  битләре,  төсле

                     карандашлар.    

                     

                     Тактада  ак  яулык,  әби  рәсеме  эленгән.

                     Эпиграф  язылган:

                     “Бергә  чакта  көн  дә  бер  куандыр,

                      Аерым  чакта  һәркөн  сагынып  ал”.

                                                                              Җ. Якупова.

   

     

       I. Оештыру моменты.

       

       II. Өй эшен тикшерү.

       -Үткән дәрестә без үзебезнең әби һәм бабайларыбыз турында сөйләштек һәм өй эше итеп мин а) В.Ахунҗановның “Әбигә энә саплыйм” дигән шигырен  сәнгатьле укырга,  ә) әбиләрегез турында сөйләргә,  б) әби-бабагыз турында шигырь язарга биргән идем.

        2 укучы шигырьне сәнгатьле укый. Билге куела.

        -Шигырьдәге малай нинди? (ярдәмчел, эшчән, әбисен ярата һ. б.)

        2 укучы үзләре иҗат иткән шигырьләре белән таныштыралар. Билгеләр куела. Өй эшенең ә) пункты бераз соңрак тикшереләчәге турында искәртелә.

       III. Яңа тема.

       

             1. Дәреснең  темасы,  максаты  белән  таныштыру.

        -Бүгенге  дәрестә  Р. Вәлиеваның  “Туган  көндә”  хикәясен  укырбыз,  яңа сүзләр   белән  танышырбыз  һәм,  гомумән,  әбиләребез  турында  сөйләшербез. Шуңа  күрә  мин  бүгенге  дәресне  “Ак  яулыклы  әбием”  дип  атадым.  Эпиграф  итеп  “Бергә  чакта  көн дә  бер  куандыр,  аерым  чакта  сагынып  искә  ал”  дигән  шигъри  юлларны  алдым.  Ә  менә  бу  ак  яулык  дәресебезнең  символы  булыр.

             2. Сүзлек  өстендә  эш.

        Тактадагы  сүзләр  өстендә  эшләү  һәм  сүзлекләргә  язып  кую.

               югыйсә - а  то

               җәза – наказание

               җыерчыклы – морщинистый

               изге – святой

               рәнҗетергә - обидеть

             3. Хикәяне  кычкырып  уку.

        Укытучы  укый.

             4. Хикәя  буенча  сорауларга  җавап  бирү.

        -Хикәядә  катнашучыларны  әйтегез.

        -Нинди  бәйрәм  турында  сүз  бара?

        -Фәридәнең  әнисе  бәйрәмгә  ничек  әзерләнгән?

        -Фәридәнең  кәефе  нинди?

        -Ул  туган  көненә  кемнәрне  чакырган?

        -Фәридә  әнисенә  нинди  сорау  белән  кергән?

        -Бу  сүзләрдән  соң  аның  әнисе  ничек  үзгәреп  киткән?

        -Әнисе  Фәридәгә  нинди  җәза  биргән?

       

             5. Хикәяне  анализлау.

        Хикәяне  эчтән  бер  кат  укып  чыгалар  һәм  2  өлешкә  бүләләр.

       1нче  өлешне  бер  укучы  кычкырып  укый.

      -Исем  куегыз.  (“Бар  да  матур”)

      -Нәрсәләр  матур?

      -Бу  матурлыкны  кем  ясаган?

      -Фәридәнең  әнисен  нинди  дип  була?

      -Фәридә  әнисенә  булышканмы?

      -Фәридә  нинди  кыз?

       2нче  өлешне  тагын  бер  укучы  кычкырып  укый.

      -Исем  куегыз. (“Булмый  калган  бәйрәм”)

      -Бәйрәм  ни  өчен  булмый?

      -Фәридәнең  сүзләреннән  соң  әнисе  нишли?

      -Ул  бу  вакытта  ниләр  кичергән  дип  уйлыйсыз?  Аның  башына  нинди  уйлар  килгәндер?

      -Әнисе  Фәридәгә  дөрес  җәза  биргәнме?

      -Фәридәгә,  иптәшләренә  шалтыратып,  бәйрәм  булмаячагын  әйтү  җиңел  булырмы?

      -Ни  өчен  Фәридәгә  әнисе  шундый  каты  җәза  биргән?

             6. Рәсем  буенча  әңгәмә.

      -Фәридә  нинди?

      -Аның  әбисе  нинди?

      -Әбинең  бите,  куллары  нинди?

      -Ул  җыерчыкларда  кемнәрнең  дә  өлеше  бар?

      -Кулдагы  сырлар – бик  күп  эш  эзләре.  Балаларны  ашату,  киендерү,  укыту,  кеше  итү  өчен  эшләгән  эш  эзләре.

       IV. Өй  эше  бирү.

     

      -Фәридә  гел  шулай  матур  булып  торырмы?

      -Сез  Фәридәнең  нинди  булып  үсүен  телисез?

      -Әгәр  Фәридә  үзенең  хатасын  аңламаса,  нинди  хәлләр  булуы  мөмкин?  Бу  сорауларга  сез  җавапны  өйдә  эзләрсез.

      а). Репродуктив: 1-4 сорауларга  җавап бирергә.

      ә). Конструктив: план  төзергә,  хикәянең  эчтәлеген  сөйләргә.

      б). Иҗади: хикәяне  дәвам  итәргә.

       V. Физминут.

      Финляндиядә  яшәп  иҗат  итүче  җырчы  Җәмиләнең  “Әбиемә”  җырын  тыңлау.  Җәмилә  турында  кыскача  мәгълүмат  бирү.

       

             8. Әбием  турында  сөйлим.

      Өй  эшенең  ә) өлешен  тикшерү. Өч  укучыны  тыңлау,  билгеләр  кую.

             9. Мөстәкыйль  эш.

      -Укучылар,  әбиләрегезне  яратасызмы?

      -Сезнең  алда  карандашлар  һәм  кәгазь  битләре  ята. Әбиегезне  нәрсәгә  тиңлисез?  Шуны  ясагыз.

       Эш  беткәч,  һәр  укучы  үзенең  рәсемен  күрсәтә  һәм  аңлата.

             10. Намаз.

      -Кемнең  әбисе  намаз  укый?

      -Нәрсә  ул  намаз?

       Язучы  Р. Гәбделхакованың  “Әбием  Намаз  укый”  нәсереннән  өзек  уку  (укытучы).

        “Әбием намаз укый... Ап-ак намазлык өстендә ак яулыклы, ак күлмәкле татар карчыгы... Әллә яулыгының аклыгыннан, әллә күңел сафлыгыннан нурлар чәчеп торган бу мөлаем йөзе бу минутларда биниһая изгелекнең нәкъ Картайгач та матурлыгын югалтмаган бераз батынкы зур күзләре йомык, гомерендә бер тапкыр да әшәке сүз әйтер өчен ачылмаган иреннәре әкрен генә кыймылдый.

          Әби Ходай белән сөйләшә... Йа Хода! ХХ гасырның канлы еллары, рәхимсез сугышлары шаһите булган, мәрхәмәтсез ачлык-ялангачлыкларны артыгы белән татыган, мул-рәхәт тормышны бары хыялында, төшләрендә генә күргән әбием Сиңа ялвара!

          Беренче һәм соңгы мәхәббәте – никахлы насыйп ярын, бер-бер артлы якты дөньядан китеп барган йөрәк парәләре – сигез баласын югалткан тол хатын һәм бәхетсез ана Синнән гөнаһларын ярлыкауны сорый!

          Гомеренең бер көнен дә эшсез үткәрмәгән, хәләл хезмәте белән көн күргән, фани дөньяда исән-имин яшәвенә шөкер иткән сабыр карчык Сиңа рәхмәт укый.

          Ачык йөзле, ак яулыклы тыйнак татар әбиләре! Күктән иңдерелгән изге фәрештәләр әллә соң сез үзегезме?”  

      -Димәк,  әби  намаз  вакытында  нишли  икән?  

     Намаз  вакытында  әби:

 Аллага  ялвара.

 Аңа  рәхмәт  укый.

 Гөнаһларны  кичерүне  үтенә.

       Җаваплар  тыңлана  һәм  тактага  нәтиҗә  беркетелә.

             

                                               

      -Ә  алар  үзләре  өчен  генә  рәхмәт  укыйлармы?  Үзләренең  генә  гөнаһлары  өчен  генә  борчылалармы?  (Җаваплар  тыңлана).

      -Әйе,  алар  Ходайдан,  шушы  дисбе  төймәләрен  тарта-тарта,  безнең  барчабызга  да  сәламәтлек,  бәхет,  озын  гомер  сорыйлар.  Безнең  тәүфикълы,  мәрхәмәтле,  әдәпле,  акыллы  булып  үсүебезне  телиләр.

      -Димәк,  нинди  алар  безнең  әбиләребез?  (кайгыртучан,  яхшы  күңелле,  миһербанлы,  сабыр,  изге  һ.б.)

      -Әйе,  шушы  ак  яулык  кебек  ак,  саф  күңелле,  изге  алар  безнең  әбиләребез.

       VI. Йомгаклау.

     

      -Укучылар,  бүгенге  дәрес  буенча  нинди  нәтиҗә  ясарсыз?  (Әбиләрне  рәнҗетергә  ярамый.  Аларны  кадерләргә, яратырга,  сакларга  кирәк.)

      -Әйдәгез,  укучылар,  әбиләребезгә  бездән  көтелгән  хөрмәт-ихтирамны,  рәхим-шәфкатьне,  җылы  карашыбызны,  тәмле  телебезне  кызганмыйк,  аларны  шатландырып  яшик.

       “Бергә  чакта  көн  дә  куандырыйк,

        Аерым  чакта  һәркөн  искә  алыйк”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.

Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

11 класс әдәбият

11 класснын татар балалары очен эш программасы....

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча  диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты...

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...