Хәсән Cарьян иҗатында сатира(презентация)
презентация к уроку на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Максат: Хәсән Сарьян иҗатында сатираның әһәмиятен билгеләү, ул күтәргән проблемаларны тагын да тирәнрәк тикшерү һәм асылына төшенү.
Бурычлар: 1 . Язучы Хәсән Сарьянны сатира остасы буларак өйрәнү; 2. Аның татар әдәбиятын үстерүдә тоткан урынын күрсәтү; 3. Сатира аша бирелгән төп мәсьәләләрне тикшерү; 4. Тел-сурәтләү чараларын билгеләү һәм аларны анализлау.
Хәсән Сарьян 1930 нчы елның 24 мартында Башкортстанның Илеш районы, Иске Аю авылында туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә алып, җиде классны күрше авыл мәктәбендә тәмамлый. 1948-1951 елларда Х. Сарьян – Бөре татар педагогия училищесы студенты. Училищедан соң ул Уфа педагогия институтына укырга керә .
« Кызыл таң », « Совет Башкортстаны » газеталары, « Сәнәк » журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1957-1960 елларда Башкорт дәүләт университетында татар теле тарихы һәм хәзерге татар теле курсыннан лекцияләр укый.
1960 елда Хәсән Сар ь ян Казанга күчеп килә . « Азат хатын » журналы редакциясендә җаваплы секретарь, СССР әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры , « Идел » альманахының редакторы булып эшли.
Х. Сарьян – тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшли. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган әңгәмәләр алып бара, әдәби осталык турында күп санлы мәкаләләр бастыра
Төп басма китаплары Әткәм һөнәре . -Казан: Тат.кит.нәшр. 1966. Күңел моңнары . -Казан: Тат.кит.нәшр. 1969. Бер ананың биш улы . Казан: Тат.кит.нәшр. 1979. Егет язмышы .-Казан: Тат.кит.нәшр. 1980.
Нәтиҗә: - Хәсән Сарьянның әсәрләрендә бүгенге көндә дә бик актуаль булган проблемалар сатира ярдәмендә ачыла. - Аның сатирасы халыкка, аның рихи дөньясын баетуга хезмәт итә. - Хәсән Сарьянның сатирик әсәрләре аһәңле, җор телле булулары белән аерылып тора, халыкчан булулары укучыны үзенә җәлеп итә .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)
Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз фикерләрен әйтергә өйрәтү. 2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...
Ф.Әмирхан иҗатында матурлыкка омтылыш.
Ф.Әмирхан иҗаты турында мәгълүмат бирүМатурлык төшенчәсенә аңлатма бирү...
"XX йөз башы татар мәдәнияте җәмгыяте өчен актуаль булган мәсьәләләрнең Ф.Әмирхан иҗатында чагылышы"
Әдәбият дәресенә материал....
Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы
Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....
Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы
Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....
Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары
Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек....
ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә
1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп ...