Авторская программа курсов по выбору Давлетшиной Г. Г. "Инсафлының теле саф"
статья (9 класс) на тему

Гузель Давлетшина Габдулхаевна

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

“Апас урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы ДӘҮЛӘТШИНА ГҮЗӘЛ  ГАБДЕЛХӘЙ КЫЗЫ 9 нчы сыйныфларга “Инсафлының теле саф” дип исемләнгән сайлап алу курсы буенча төзегән авторлык программасына рецензия.

 

9 нчы сыйныф укучыларының профиль алды әзерлегенә куелган төп мәсьәлә булып, аларны тормышта үз юлларын сайлап алуга комплекслы әзерлек тора. Шуңа күрә укыту системасында сайлап алу курслары зур әһәмияткә ия.  Аларның төп бурычлары- өлкән сыйныф укучыларының белем алу ихтыяҗын канәгатьләндерү, укучыга педагогик, психологик, мәгълүмати яктан ярдәм итәрлек система булдыруны күздә тота. Тәкъдим ителгән курс шушы бурычларны дөрес аңлап төзелгән.

         Авторлык программасы- аңлатма язуы, маскаты- бурычлары, дәресләрне үткәрү формасы-методлары, төрләре, төп тематик эчтәлеге һәм кулланылган әдәбият кебек мөһим бүлекләрне үз эченә ала. Программа шул ягы белән үзенчәлекле: кушымтада һәр дәреснең тулы методик эшкәртәмсе бирелгән.

         Сайлап алу курсында үткәрелгән дәресләр һәр укучының белем алуда шәүси мәнфәгатләрен, ихтыяҗын, һәвәслеген үстерү белән бәйләнгән. Автор эзләнү, логик фикер йөртә белү, нәни ачышлар ясарга омтылу, иҗади эшли белә торган шәхес әзерләүне максат итеп куйган. Иҗади эшләрдә укучы материалны үзләштерү дәрдәҗәсен, аны анализлау сәләтен, тел чараларыннан файдалан белүен күрсәтә.

         Хезмәт авторының да дөньяга карашы киң, алдынгы булуы күренә.  Ул укучыларның активлыгын, иҗади эшчәнлеген, кызыксынучанлыгын үстерүгә һәм формалаштыруга төрле эзләнү методлары куллана.

         Сайлап алу курсы- укучыларны хәзерге вакытта актуал саналаган проект һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген киң җәелдерергә, укытучыны эшлекле якын килеп, хезмәт итәргә булыша.

       Авторлык эшкәртмәсенең төзелү тәртибе барлык таләпләргә туры килә. Бирелгән материал гомумбелем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфларында иҗади эшләү өчен бай кулланма, киләчәктә һөнәр сайлау өчен зур ярдәмлек булып хезмәт итә ала. Программада укучыларның активлыгын, иҗади эшчәнлеген, кызыксынучанлыгын үстерүгә төрле иҗади биремнәр, күнегүләр бирелә, эзләнү методлары кулланыла. Темасы - үзенең эчтәлегенә карата бик актуаль, җәмгыятнең төп бурычы булган - туган телебезне саклап калу, укучыларның татар теле дәресләрендә алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, ныгытуны тормышка ашыруны күз алдында тота. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon davletshina_avtorskaya_programma.doc599 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Муниципаль бюджет  белем учреждениесе «Апас урта гомуми белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”

“Инсафлының-теле саф” темасына сайлап алу курсының

авторлык  программасы

                       

                                                                    Төзеде:  югары  квалификация

категорияле татар теле һәм әдәбияты

                                                                     укытучысы Дәүләтшина Гүзәл              

                                                                     Габделхәй кызы.

                                   

Апас-2014

Аңлатма язуы.

     Бүгенге  көн мәгариф  системасының  өстенлекле  юнәлеше  булып укучының шәхес буларак үзүсешен тәэмин итә алырлык  уку эшчәнлеген оештыру; махсус белем һәм күнекмәләр белән янәшә  белем алуда универсаль гамәлләренең камил һәм тотрыклы формалашуын да   тәэмин итүгә юнәлдерелгән  уку-танып белү процессын  оештыру  санала.  Мәгариф системасы алдына  икенче буын федераль дәүләт белем стандартлары катгый, әмма гадел таләпләр куя: бирелгән белемнең фундаменталь булуы, ягъни,  укучының татар әдәбияты дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләренең рус әдәбиятын һәм башка халыклар әдәбиятын үзләштергәндә дә кулланышка керерлек булу зарур.

       

           Сөйләм телен баетучы чаралар, нәрсә турында һәм ничек сөйләшү мөһимлеге,    фикерне тыңлаучыга  ничек  җиткерүе   зарурлыгына кагылышлы сораулар   кешеләрне һәрвакыт кызыксындырган.

 Туган тел белән бергә халыкта тәрбия системасы барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул  кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормыш өчен мөһим күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга өйрәнгән,  халыкның гореф – гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән. Халык педагогикасы  - зур акыллылык, сәламәт әхлаклылык чишмәсе. Аның төбендә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тыйнаклык, гаделлек кебек матур сыйфатлар ята.

          Шуңа күрә дә халык педагогикасының төп чаралары: ана теле, халыкка файдалы хезмәт, җырлар: бишек җырлары, хезмәт, мәхәббәт турында җырлар, лирик җырлар, уеннар, мәзәкләр, биюләр, бәетләр, дастаннар,әкиятләр, әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, тормыш – көнкүреш йолалары, кунакчыллык кагыйдәләре  киләчәк буынны тәрбияләүдә бик мөһим чара булып тора.

         Укучыларда ихтыяр көчен, намуслы, вөҗданлы була белү, өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә ихтирам белән карарга өйрәтү, җирдә дөрес итеп яшәү, аларны чын кеше итеп тәрбияләү – һәрберебезнең изге бурычы.

        Минемчә, нинди генә һөнәр сайласаң да, дөньяны танып-белү, тәҗрибә туплау, тәҗрибә уртаклашу, фән-техника, сәнгать яңалыклары белән танышу тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.  Халкыбызның зирәк акылы, тапкыр фикерләре, үзенчәлекле тәрбия алымнары  һәм  әхлак нормалары  укучыларны  тәрбияләүнең  үрнәге  һәм өлгесе булып тора. Шуңа күрә кыйммәтле  җәүһәрләрне өйрәнүне әлеге махсус курс программасы нигезендә оештыру максатка ярашлы була.

       Бу курс балаларны тылсымлы тел дөньясына алып керер, кешеләр белән аралашканда, төгәл җавап бирергә, фикерне тулы белдерергә, тапкыр әйтергә ярдәм итәр дип уйлыйм.

         

Программаның максаты:

Күп мәдәниятлелек һәм күп теллелек шартларында гомумкешелек кыйммәтен  белеп, танып, ихтирамлы булып үзе булып кала белгән  шәхес, милләт вәкиле үсеше өчен җирлек тудыру.

Программаның бурычлары:

  • Укучының иҗади һәм акыл һәвәслеген үстерү.
  • Үз алдына максат куярлык һәм максатын тормышка ашыру чараларын да табарлык, дөньяга төпле карашы булган, илен яратучы, башка милләт вәкилләренә дә хөрмәт белән караучы гражданин тәрбияләү.
  • Татар халкының рухи байлыгын үзләштерү.
  • Милләт мәдәниятен туган туфракның хәзинәсе булуына төшендерү.
  • Милли үзаң, туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Танып-белү эшчәнлеген оештыру методлары:

  • Эзләнүле (эвристик);
  • проблемалы ситуация тудыру;
  • тикшерүле.

Танып-белү эшчәнлеген оештыру төрләре:

  • дәрес-әңгәмә;
  • укучылар конференциясе;
  • дәрес-презентация;
  • дәрес- сәяхәт;
  • проектлар төзү;
  • эшлекле уеннар
  • дәрес- зачет;

Программаның билгеләнеше:

         “Инсафлының-теле саф”  дип  аталган курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  тәкъдим  ителә.   9 нчы сыйныф укучыларына адреслана.

9 нчы сыйныф укучыларының профиль алды әзерлегенә куелган төп мәсьәлә булып, аларны тормышта үз юлларын сайлауга комплекслы әзерлек тора. Тәкъдим ителә торган әлеге сайлап алу курсы  укучыларның мөстәкыйль уку эшчәнлеген үстерүне, укытуның яңа методларын куллануны күздә тотып эшләнде.

         Курсның  актуальлеге- белем бирүдә федераль дәүләт стандартларының   яңалыгы - белем алуда универсаль гамәлләрнең  берсе коммуникатив гамәлләрнең камил формалашуы.  Ягъни, укучының  үз фикерен  диалогта  һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белүгә әзерләү.   Бу таләп – сайлап алу курсның актуальлеген  раслаучы   мөһим  дәлил дә.

Программаның структурасы:

Программа 2 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән. 9 дәрес теоретик, 3 һәр бүлеккә йомгак ясап дәрес  иҗади  (практик) эшчәнлек планлаштырыла.

       Программа материалын өйрәнү 12 сәгатькә исәпләнә. Программада теоретик материалның гамәли эшчәнлек белән үрелеп баруы тәэмин ителә. Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга һәм укучыларның теоретик материалларны үзләштерү дәрәҗәсен  контрольдә тотарга ярдәм итә. Укытучы аларны үзе теләгәнчә үзгәртә дә ала.

Сайлап алу курсы буенча укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

          1. Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, гомумиләштереп нәтиҗә ясарга, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәнү;

2. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә төшенү;

3. Кешелеклелек, милли горурлык, гражданлык хисләре формалашу;

  1. Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Курсның тематик эчтәлеге:

  №

                 Дәрес темасы

 Сәгать      

  саны

Эшчәнлек формасы

1.

Тел – күңел көзгесе

1

КВН- дәрес

2.

Тылсымлы тел дөньясы

1

Ребуслар, кроссвордлар чишү

3.

Татар халык авыз иҗаты

1

Күзәтү ясау

4.

Милли йола һәм бәйрәмнәр

 

1

“Могҗизалар кыры” уены уйнау.

5.

Исемең матур, кемнәр куйган?

1

Әңгәмә, укучыларның эзләнүләре

6.

Сөйләм культурасы

1

Эзләнү  элементлары белән практикум  

7.

Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык.

              

1

Китап укучылар конференциясе

8.

Туган ягым- гомер бишегем

1

Укучыларның эзләнүе, әңгәмә

9.

Халкымның күңел бизәкләре

1

Дәрес- әңгәмә, белешмә бирү.

Иҗади эшләр

10.

Презентация ясау

1

Практик эш

11.

Видеоязма төшерү

1

Практик эш

12.

Репортаж әзерләү                                                                      

1

Практик эш

                                                             Барлыгы

    12 сәгать

 “Инсафлының-теле саф”  курс программасының кыскача эчтәлеге.

Беренче  тема. “Тел – күңел көзгесе”

       КВН- дәрес итеп оештырыла. Ике команда  көч  сынаша. Беренче  команда- Тапкырлар, икенче  команда- Зирәкләр командасы. Жюри билгеләнә. Әлеге бәйгедә укучыларның туган телебезне  ни  дәрәҗәдә  белүләре  ачыклана. Ул юмористик  хикәя  төзү, шигырьне  сәхнәләштереп  күрсәтү, алфавит сөйләтү, Г. Тукай әкиятләрен табып, мозаика төзү, сорауларга җавап бирү, тизәйткечләр әйтү кебек конкурслардан гыйбарәт. Һәр команданың белемнәре бәяләнә.  

Икенче тема. “Тылсымлы тел дөньясы”

          Дәрес сорау- җавап һәм практик юнәлештә алып барыла. Башта әзер ребуслар һәм  кроссвордлар тәкъдим ителә, аннары укучылар үзләре сканворд төзеп карый. Бу эшне алар бер- берсенә ярдәмләшеп, киңәшеп башкаралар. Тылсымлы тел дөньясында кайныйлар.

 

Өченче  тема.  “Татар халык авыз иҗаты”

             Татар халык авыз иҗаты турында әңгәмә. Һәр төренә(әкият, бәет, табышмак, мәкаль, җырлы- биюле уен, җыр, мәзәк) тукталып, күзәтү ясала, презентацияләр карала, мисаллар китерелә. Халык авыз иҗатының хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмавы ассызыклана.

Дүртенче тема. “Милли йола һәм бәйрәмнәр”

  “Могҗизалар кыры” уены формасында оештырыла. Уен телевизион тапшыруга охшатып алып барыла. Татар халкының йола һәм бәйрәмнәрен яктырткан 4 турдан һәм супер уеннан тора. Тамашачылар турында 12 төрле халык авыз иҗаты әсәре саналырга тиеш була. Уен мавыктыргыч, күҗелле, кызык итеп үткәрелә.

Бишенче тема.  “Исемең матур, кемнәр куйган?”

           Дәрес укучыларга татар исемнәре, аларның мәгънәсе,  исем кушу йоласы турында мәгълүмат бирү, татар исемнәренә хөрмәт белән карау,  үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан,  исемнәргә багышланган җырлар, шигырьләре тыңлау рәвешендә алып барыла. Исемнең кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавы билгеләнә, борынгы әдәбияттан үрнәкләр китерелә. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр - исемнәр бар. Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган, үзенең идеалларын һәм тарихын чагылдыра торган исемнәр хәзинәсен  барлыкка китергән.

Алтынчы  тема.  “Сөйләм культурасы”

         Туган телне яратырга һәм нечкә итеп тоярга, аның сүз байлыгын дөрес файдаланырга өйрәтү дәресе.  Монда текст редакцияләргә өйрәтелә, “Microsoft Word” программасында эшләү күнекмәләрен үстерелә. Без һәрвакыт матур итеп, саф татарча сөйләшүчеләргә сокланабыз. Моңа ирешү өчен, телне бик яхшы белергә, тоярга, гасырлар буе тупланып килгән сүз байлыгын дөрес файдаланырга кирәк. Кайда гына укысаң да, эшләсәң дә, кешеләр белән сөйләшә белү, дөрес язу бик мөһим. Без үз телебезне бай һәм саф килеш сакларга тиеш. Мин сезнең киләчәктә туган телебезне дә, компьютерны да бик яхшы белүчеләр булуыгызны телим.

Җиденче тема.  “Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык”

        Дәрес- китап укучылар конференциясе итеп үткәрелә.  Эпиграфына: “Кешелек тарафыннан тудырылган барлык    могҗизаларның да иң бөеге – китап”- дигән сүзләр алына. Китап ул - бүгенге яшәешебез, киләчәгебез дә.  Китап ул - дога да, изге сүз дә.

           Татар халкы гомер - гомергә укымышлылыгы, гыйлемле булуы белән дан тоткан. Әгәр шулай булмаса, моннан 800 ел элек язылган “Йосыф вә Зөләйха” кыйссасын кулдан- кулга күчереп язарлар иде микән? Әгәр шулай булмаса, Габдулла Тукай Казанга кайткач, гомеренең соңгы елларында аның китаплары 30 тапкыр басылып чыкмас иде. Казанда инде өч гасыр дәвамында елның –елында йөзләрчә исемдә китаплар басыла. Әгәр укучысы булмаса, алар чыкмас иде. Китап әдәплелеккә, әти - әнине хөрмәт итәргә, Туган илне яратырга өйрәтә.

Сигезенче тема.  “Туган ягым- гомер бишегем”

          Дәрес кичә-сәяхәт итеп оештырыла. Кичәнең төп максаты- үзебезнең җирлектән чыккан күренекле шәхесләр, аларның иҗатлары белән танышу. Сәяхәтебез Апас төбәге буенча үткәрелә. Презентацияләр карала.

          Апас авылында безнең тарихи шәхесләребез, шәхес культы корбаннары- Садри Җәләл, тел белгече- Җамал Вәлиди, галим- Мөхәммәт Гайнуллин, балалар шагыйре- Шәүкәт Галиев, композитор- Сара Садыйкова, җырчы- Фердинанд Сәлахов туып- үскән. Аларның бөек исемнәре әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез күгендә якты йолдыз булып балкыйлар.

         Һәр укучы үз туган ягын белергә, аны яратырга, аның белән горурланырга бурычлы.

         Тугызынчы  тема.  “Халкымның күңел бизәкләре”

         Дәрес үзенчәлекле итеп оештырыла. Халкыбызның  күңел җәүһәрләрен туплаган китапларны тәкъдим ителә. Укучылар  милли киемнәр кияләр, милли ризыклар пешереп килеп, чәй табыны әзерлиләр. Әби белән бабай булып, тарих белән таныштыралар, “Түгәрәк” уены уйныйлар, төрле җырлар, такмаклар җырлыйлар, бәетләр әйтәләр. Туган тел ул - әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып- белергә, чиксез матурлыкларны аңларга, тоярга ярдәм итә торган тел.

Туган телем, илем кебек,

Кадерле дә, якын да.

Ата-бабам, әнкәм-әбкәм

Рухы яши җанымда.

 Унынчы тема. Иҗади эшләр

  1. Презентация ясау.  Укучылар укытучы биргән темаларның берсен сайлап, презентация ясыйлар.

        Мәсәлән: “Ветераннар елъязмасы.

  1. Сыйныф алдында яклыйлар.

Унберенче тема.

  1. Видеоязма төшерү.  Төркемләшеп, тәкъдим  ителгән берәр темага видеоязма төшерәләр.

Мәсәлән: “Тормыш- гүзәл”

  1. Аны яклыйлар.

Уникенче тема.  

1. Репортаж язу. Радио яки телевидениегә тапшыру буларак, әзерләргә мөмкин.

2.  Район газетасына мәкалә язалар.                                                                      

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Т.Ш.Гыйләҗев. Татар әдәбияты ХХ гасыр башы. Мәгариф. 2007

2. Р.Вәлиева. Шигырьләр. Әкиятләр. Поэмалар.  Тарих. 2004  

3. М.З.Зәкиев. Ф.С.Сафиуллина. Хәзерге татар әдәбияты. Казан. Мәгариф.2002

4. К.В. Закирова  Р.А.Низамов. Көч һәм рух тамырлары.  Мәгариф нәшрияты. 1998

5. Р.Уразман. Татар  халкының  бәйрәмнәре һәм йолалары. Казан. 1992  .

6. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт – мәңгелек юлдаш. Казан. 2002

7. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. З. Рәсүлова Мәгърифәт йолдызлыгында. Казан 1998

8. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Педагогика. Казан. 2001

9. Т.Ш.Гыйләҗев. Татар әдәбияты ХХ гасыр башы. Мәгариф. 2007

10. В.Казыйханов “Әхлак дәресләре”

11. Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред.

В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009 – 48 с.

12. Концепция развития поликультурного образования в Российской

Федерации.

13. Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации

Укучыларга тәкъдим ителгән әдәбият:

1. Ф.С. Сафиуллина. Г.Б.Ибраһимов. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Мәгариф нәшрияты 1998

2. К.М. Миңнуллин. Ф.И.Урманче. Татар халык җырлары. Казан Мәгариф нәшрияты. 2001

3. Ф.Ф.Харисов. Сораулар һәм җаваплар. Казан. Хәтер нәшрияты. 1997

4. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт йолдызлары. Казан. Мәгариф нәшрияты. 2002

5. К.Насыйриның  “Тәрбия китаплары”

6.Татар халык иҗаты: Хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 2004.-479 б.

7.Татар эпосы. Бәетләр.-Казан: ”Раннур”, 2001.

  1.  К.М.Хөснуллин  Мөнәҗәтләр һәм бәетләр.-Казан:”Раннур”, 2001
  2.  “Юлдаш “ газетасының кушылмасы -”Дулкын”, №  9,14,17,19, 21.
  3. Саттаров Г.Ф. Исемең матур кемнәр куйган....

КУШЫМТА

Курсның  кыскача эчтәлеге:

1нче дәрес.

Тема: Тел – күңел көзгесе

(КВН- дәрес)

Максат:

  • Алган белемнәрне эзлекле системага салу;
  • Зирәк һәм тапкыр җаваплар бирү сәләтен үстерү;
  • Дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: газеталар , шарлар,  магнитофон.

Дәрес барышы:

        Укытучы: Исәнмесез, кадерле  дуслар! Шаяннар  һәм  тапкырлар  үзенең   “Тел – күңел  көзгесе” дип  исемләнгән  бәйгесен башлап  җибәрә.  Белгәнебезчә, 21нче  февраль- Юнеско  тарафыннан  халыкара  туган тел  көне  буларак  билгеләп  үтелә. Иң  татлы  тел – туган  тел,  анаң  сөйләп  торган  тел,  ди  халык. Бүгенге  бәйгедә  без  сезнең  үз  телегезне  ни  дәрәҗәдә  белүегезне  ачыкларбыз.

                 Шулай  итеп, тапкырлар  һәм  зирәкләр

                 Башлыйлар  ярышырга.

                 Һәр  ике  як  бер-берсеннән

                 Теләмәс  калышырга.

                 КВН,  КВН,

                 Бик  күңелле  бу  уен!

 Бүген  ике  команда  көч  сынашачак. Беренче  команда- Тапкырлар командасы.  Икенче  команда- Зирәкләр командасы.

1.КВНның  яхшы  гадәте  буенча,  хәзер  командалар  бер-берсен  сәламлиләр.

(1  команда )

                1) Дуслар,

                     Бу  күркәм  залга  

                     Җыелдык  без  уенга.

                     Әйдәгез,  рәхим  итегез

                     Бүгенге  КВНга

                                     2)Безнең  җиңүне  теләп,

                                        Бик  күп  дуслар  килгәннәр,

                                        Көч  тырыйк  әле,

                                         Оттырмаска, дигәннәр.  

        3) Хөкемдарлар, сүзебез  шул ;

                       Эш  бик  күп  булыр  сезгә.

                       Тик  менә  артык  таләпчән

                       Булмагыз  инде  безгә.

Рус  халкының  телен  яратабыз,

Аңлашыла  ул һәр  кешегә.

Бар  халыклар  өчен  уртак  бер  тел:

Матур  да  ул, бай да, көчле  дә!

Тел  бутарга ләкин,  тел  бозарга

Юк,  хакы  юк  һичбер  кемнең  дә.

Руслар  белән сөйләш  русчалап  син,

Татар  белән- бабаң  телендә,

Анаң  телендә, Туган  телендә  

4) Зирәкләр! Уныш  телибез

     Без- киң  күңелле халык.

     Менә букча, тутырыгыз

     Очколар  җыя  барып.

2нче  команда :   Котлавыгыз  өчен  рәхмәт,

                             Тик  шуны онытмагыз.

                             Бер  урында  басып  торып,

                             Тимер  күк  тутыкмагыз.

Без  дә  сездән  

Калышмаска  уйлыйбыз.

Әмма  зур  бүләк  тапмадык,

Тапшырырга  кыймыйбыз.

                              Беләсез  бит: бүлмәләрдә

                              Чисталык булу  кирәк.

                              Шуңа  күрә  менә  сезгә

                              Себерке  белән  чиләк.

                 

                             Командаларга  рәхмәт.

Беренче  конкурс.  Юмористик  хикәя  төзү.(5б)

I  командага:                                     II командага:

Күрше- тирә                                      җир- су

Ир- ат                                                 ис- акыл

Ут-күз                                                 уен- көлке

Язу- сызу                                            кош-корт

Кеше- кара                                         хатын- кыз

Урын- җир                                         бала- чага

         Икенче  конкурс-  Кем  остарак?  (5б)

Һәр  ике  командага  да  тел  бутауга  карата  шигырь  бирелә: Алар  шушы  шигырьне  сәхнәләштереп  күрсәтергә  тиешләр.

I командага:  М.Хөсәен   Мин  Җәмилә  түгел, Җинечка!

II командага: Рус  казлары “Га-га-га”

   

         Өченче  конкурс:   Алфавитны  сөйләтү  дип  атала.

Сез  ничек  сөйләргә  икәнлеген  үзегез  сайлап  аласыз.

I командага-  суд хөкемен чыгаргандагы кебек.

II командага- мәхәббәт  аңлаткандагы  кебек.

         Дүртенче  конкурс:  Капитаннар  ярышы.

Сез борчак  саный-саный  минем  сорауларыма  тулы  җаваплар бирергә  тиеш  буласыз. Аннары  борчакларыгызны  саныйбыз, аларның  саны  сез  әйткән  сан белән  туры  киләргә  тиеш.

  • Синең  исемең  ничек?
  • Син  ничәнче класста  укыйсың?
  • Сиңа  ничә  яшь?
  • Синең  туган  көнең  кайчан?
  • Кайсы  фәннәрне  яратып  үзләштерәсең?
  • Иң  яраткан  укытучың?
  • Класс  җитәкчегез  кем?
  • Мәктәп  директорының  исеме  ничек?
  • Иң  яраткан  ризыгың?
  • Классыгызда  ничә  малай  бар?
  • “Әминә” шигырен  беләсеңме?
  • Сөйләп  күрсәтә  аласыңмы?
  • Кем буларга  телисең?
  • Ни  өчен?
  • Син нинди йолдызлык  астында тудың?

Бишенче  конкурс:  Туган  телне  Габдулла  Тукайдан  башка  күз  алдына  китерүе  дә  кыен. Хәзер  аның  шигырьләре  буенча   бер  бирем  үтәрбез.

  Һәр  ике  командага  да  киселгән  рәсемнәр  бирелә. Сез  аларны  җыеп, рәсемне  төзәргә  һәм   шигырьнең  исемен  атарга  тиеш  буласыз.  Кем  беренче  төзәр?

Алтынчы  конкурс:  Интелектуаль  бәйге.

Чиратлап  командаларга  сораулар  бирелә.  Кайсы  команданың  дөрес  җаваплары  күп  булуы  ачыклана.

1 дөрес  җавап – 0,5  очко

  1. Шүрәленең  “ әтисе” (Г.Тукай)
  2. “Тукай”  сүзен  ничек  асылташка   әйләндереп  була (йакут)
  3. Сарыкның  туганы  кем ?
  4. Су  анасы  белән  Шүрәле  кайда очрашалар?
  5. Капчыкта  бүре  башы  ничә  булган?  (1)
  6. Кәҗә  кем  белән  дус?
  7. Алманың  яртысы  нәрсәгә  охшаган?
  8. Бер  имәндә  өч  ботак, ботак  саен  өчәр  алма.  Барысы  ничә  алма?
  9. Кайсы  ай  календарьда  юк?  ( һавадагы  ай)

10)Бүрегенә  чыпчык  кунганда, кавылчы  нишли? (йоклый)

11)Нәрсәне  күрү  бик  җиңел? (кеше  гаебен)

12)Чиләккә  башта  нәрсә  салалар? (күз)

         Җиденче  конкурс:  Һәр  командага  да  берәр  тизәйткечләр  бирелә. Һәр  команда  кешесе  бер-бер  артлы  тизәйткечләрне  укый. Кайсы  команда  тизрәк  һәм  аңлаешлы, дөрес итеп  әйтер(5 балл)

         Сигезенче  конкурс: Соңгы  конкурсыбыз  иҗади  характерда.

Сез килешләрне  искә  төшереп, җөмләләр  әйтәсез. Килешләрнең  тәртибе  үзгәрми.

          1 команда.        2 команда

              Баш.             Йокы.

2 нче дәрес.

Тема: Тылсымлы тел дөньясы.

  1. Ребус- кроссвордлар чишү
  2. Укучылар үзләре сканворд ясап карый.

3 нче дәрес.

  Тема: Татар халык авыз иҗаты.

Максат: 

  • Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен кабатлау.
  • Алар ярдәмендә укучыларда, әдәплелек, әхлаклылык, ярдәмчел булу һәм

башка уңай сыйфатларны тәрбияләү.

  • Балаларда мирасыбызга карата мәхәббәт уяту.

  Җиһазлау: мультимедиа, магнитофон, рәсемнәр.

 

Дәрес барышы

  l. Кереш әңгәмә.

 - Г.Тукай : “...халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, - дигән. Бу чынлап та шулай. Чөнки халкыбыз иҗаты – бик кыйммәтле хәзинә. Без бүген татар халык авыз иҗаты турында сөйләшербез. Укучылар, нәрсә соң ул халык авыз иҗаты?

(Укучыларный җавабы тыңлана)

   - Әйе, укучылар, татар халкының авыз иҗаты бик күп төрле. Бер дәрестә генә аларның барысы турында да сөйләшеп бетереп булмый. Шуңа күрә без иң киң таралган төрләренә генә тукталып китәрбез. (3 нче слайд)

                     

  ll.Әкиятләр.

  - Әйдәгез, әкиятләрдән башлап җибәрик. Хыял илендә яшим дисәң – яңа әкиятләр укы.

  - Әкиятләрне сез бик яратасыз. Әйтегез әле, нинди әкиятләр була? Алар нинди төркемнәргә бүленәләр. (Тормыш-көнкүреш, хайваннар турында һәм тылсымлы)

  - Әйе, дөрес. Мин сезгә әкиятләр укырга кушкан идем. Хәзер без аларны тыңлап китәрбез. Сыйныфташларыгыз сөйләгән вакытта игътибар белән тыңлап торыгыз. Сез әкиятнең исемен һәм аның кайсы төргә кергәнен әйтергә тиешсез.

  “Өч кыз” – тылсымлы әкият

  “Әтәч белән төлке” – хайваннар турында

  “Ялкай малай” – тормыш – кәнкүреш әкияте

  - Укучылар, бу әкият нәрсәгә өйрәтә?

(Укучыларның җавабы тыңлана)

   lll.Бәет.

  - Нәрсә ул бәет?

(Укучыларның җавабы тыңлана)

   - Әйе, элек булып үткән берәр фаҗигале хәлне тирән кичереш белән көйгә салып бәет әйтәләр. Без хәзер “Сак-Сок” бәетен тыңлап китәрбез. Игътибар белән тыңлап торыгыз.

  (“Сак-Сок” бәетен тыңлау)

  • Бәет нәрсә турында?
  • Ул нинди булырга өйрәтә?

  lV.Табышмак.

   - Зиһенем үссен дисәң, сиңа табышмак ярдәм итәр. Кем генә табышмаклар яратмый икән? Ә нәрсә соң ул табышмак? Гадәттә берничә кеше арасында зиһен-хыял үткенлеген сынашып күңел ачулар була. Табышмак әйтешәләр. Табышмаклар бик күп төрле булалар. Алар табигать күренешләренә, аерым әйберләргә карата чыгарылалар.

  - Мин сезгә рәсемнәр ясап килергә кушкан идем. Алар мин тәкъдим итәсе табышмакларның җаваплары. Хәзер экраннан табышмакларны укыйбыз һәм сез җавапларны күрсәтерсез.

  1) Койрыгы җиргә тимәс,

      Сырты көнгә көймәс. (Балык)

  2) Көн йөри, төн йөри,

      Бер атлам җир китә алмый. (Сәгать)

  3) Бәләкәй генә олан,

      Биленә каеш буган. (Себерке)

  4) Аяксыз – кулсыз, күлмәк кия. (Мендәр)

  5) Үзе атка атланган,

       Аякларын арт якка салган. (Күзлек)

  6) Җанлы җансызны кыйный,

      Җансыз кычкырып елый. (Барабан)

  - Укучылар табышмаклар ни өчен кирәк? (Алар зиһенне үстерә, белемнәребезне арттыра)

  V.Җырлы-бию уеннар. (Физкультминут)

  - Мондый төр уеннар күп гасырлар буена Сабантуй, җыен кебек бәйрәмнәрдә уйналып килгән. Безнең борынгы әби бабаларыбыз көйләп, җырлап, такмаклар әйтешеп бии торган булганнар. Әйдәгез, без дә ял итеп биеп алыйк.

  (Әпипә көенә бию күнегүләрен кабатлау)

   Vl.Мәкальләр.

  - Әгәр дә сүздә акыл, хикмәт, тапкырлык ишетергә теләсәгез, мәкаль кыстырып сөйләргә яратучыны тыңлагыз. Мәкальләр – тирән мәгънәле җөмләләр. Аларның күбесендә кеше тормышта үз көченә, үз хезмәтенә таянырга тиеш дигән фикер әйтелә.

  - Экранда бирелгән мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерегез:

Әнкәм йорты (алтын бишек)

Сөйли белсәң, (тыңлый да бел)

Ашаганың белән мактанма, (эшең белән мактан)

Калган эшкә (кар ява)

Сабыр төбе – (сары алтын)

Күп укыган (күп белер)

Кеше сөйләгәнне сөйләмә, (үзең күреп сөйлә)

  - Мәкальләр нәрсәгә өйрәтә? (Эшне вакытында эшләргә, мактанмаска, әти-әнине хөрмәт итәргә, белемгә омтылырга, сабыр булырга һ.б.)

 

  Vll. Мәзәкләр. 

 - Чәчмә формадагы сатирик һәм юмористик эчтәлекле, көтелмәгәнчә тапкыр тәмамлана торган җыйнак хикәяләүләрне мәзәк дип атыйлар. Аларда халкыбызның тапкырлыгы, шат күңелле, оста булуы күренә. Әйдәгез өй эшенә бирелгән мәзәкләрне сәхнәләштереп карыйк.

   1 нче мәзәк.

   Укытучы укучыдан сорый:

   - Фаил, Кырым сугышы турында ни беләсең? Ул ничәнче елларда булган? Шул хакта сөйлә әле.

   - Мин ул чорда тумаган идем, берни дә әйтә алмыйм, - ди малай.

   2 нче мәзәк.

   Укытучы Мараттан сорый:

   - Марат, “ф” хәрефе белән башланган берәр сүз әйт әле.

   - Фил.

   - Дөрес. Ә син ни әйтерсең, Айдар?

   - Тагын бер фил.

   3 нче мәзәк.

   Татар теле дәресендә укытучы сорый:

   - Мин чабам, син чабасың, ул чаба. Бу кайсы заман була?

   - Әлбәттә, тәнәфес вакыты.

   4 нче мәзәк.

   Укытучы сорый:

   - Ләйсән, син нигә җөмлә ахырында берничә тыныш билгесе куйдың?

   - Берсе дөрес булмаса, икенчесе туры килер дигән идем.

   5 нче мәзәк.

   - Укучылар, бер хикәя җөмлә уйлагыз.

   Айгөл:

   - Ат арба тарта.

   - Дөрес. Хәзер шуны өндәү җөмләгә әйләндерегез.

   Гадел:

  • На-а-а!

   6 нчы мәзәк.

   - Рәсим, ни өчен син мәктәпкә соңга калып киләсең?

   - Укырга беркайчан да соң түгел, диләр ич.

   7 нче мәзәк.

   - Яле, Илшат, өй эшеңне күрсәт әле?

   - Әни портфельгә салырга оныткан.

   - Ә ни өчен үзең салмадың?

   - Бездә шундый тәртип, һәр кеше эш урынын үзеннән соң җыештырып калдырырга тиеш.

  - Укучылар, мәзәкләр нәрсә өчен кирәк? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

  Vlll. Җыр.

  - Җыр – кешенең юлдашы диләр. Ни өчен?

  - Халык җырлары берничә Төркемгә бүленә: озын җырлар, кыска җырлар,  уен-бию җырлары һәм такмаклар.

  - Озын җырлар кешенең эчке дөньясын, рухи кичерешләрен гәүдәләндерәләр.

  - Кыска җырлар 4 кенә юлдан торалар. Аларның тематикасы төрле-төрле.

  - Уен-бию җырлары һәм такмаклар күптәннән барлыкка килгәннәр. Алар төрле бәйрәмнәрнең бизәге булып торалар.

  - Хәзер курайчыларыбыз башкаруында “Өммегөлсем”, “Суда-суда”, “Әпипә” кебек татар халык көйләрен тыңлап китәрбез.

  lХ. Йомгаклау.

  - Укучылар, без бүген халык авыз иҗатының берничә төренә тукталып киттек. Әйтегез әле, гомумән алганда, алар безне нәрсәгә өйрәтә?

4 нче дәрес.

Тема: Милли йола һәм бәйрәмнәр

(“Могҗизалар кыры” уены)

Максат: 

  • укучыларны милли рухта тәрбияләү;
  •  үткәннәрне онытмаска, ихтирам итәргә өйрәтү;
  • уйлау,  фикерләү сәләтләрен үстерү;
  • милли бәйрәм һәм йолаларны белүләренә ирешү.

Җиһазлау:  “Әбием сандыгы” күргәзмәсе, Р.Уразманованың “Милли йола һәм бәйрәмнәр”, Ә.Кәримуллинның “Татарлар: исемебез һәм җисемебез” китаплары.

Уен телевизион тапшыруга охшатып алып барыла.

I тур

XIX гасырда Урта Идел буенда татарлар яшәгән авылларда үткәрелгән бәйрәм. Бу сүзнең мәгънәсе “яңа көн” дигәнне аҗлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда Яңа елны каршылау бәйрәме итеп үткәрелә.

(Нәүрүз)

II тур

Үзенә генә хас булган йола, атрибутларын һәм күңел ачу төрләрен үз эченә алган Казан татарлары бәйрәме.

(Сабантуй)

III тур

 25 декабрьдән алып 5 январьга кадәрге чорда үткәрелгән бәйрәм. Бәйрәмнең төп мизгелләре түбәндәгеләр: кеше танымаслык итеп киенеп, йорттан йортка керү, йөзек салып багу, кызларның язмышы турында, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар.

(Нардуган)

 Тамашачылар туры

Татар халык авыз иҗаты  әсәрләрен санагыз.

(Әкият, табышмак, санамыш, уеннар, мәкаль, бәет, мөнәҗәт, алдавыч, җыр, үчекләү, бишек җырлары, сынамыш)

IV тур

Чистай өязе Татар Баганасы авылында әрәпә, Казан өязе Яңа Кишет, Кече Әтнә авылларында ат аягы кыздыру дип атаганнар. Бу йола бездә ничек атала?

(Бирнә җыю)

Супер уен

XIX йөз ахыры XX йөз башында татарлар ясый торган йола. Аны башлап йөрүчеләр ирләр һәәм хатыннар да, картлар һәм карчыклар да, балалар һәм яшүсмерләр дә булырга мөмкин. Бу йола корылык куркынычы булганда бик еш үткәрелгән.

(Яңгыр боткасы)

5 нче дәрес.

Тема: Исемең матур- кемнәр куйган

  1. Татар исемнәре турында тулы мәгълүмат бирү;
  2. Исем кушуга бәйле гореф- гадәтләр һәм йолалар, исем кушу тәртибе  

Максат: 

  • укучыларга татар исемнәре, аларның мәгънәсе,  исем кушу йоласы турында мәгълүмат бирү;
  •  татар исемнәренә хөрмәт, ихтирам, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү;
  • исемнәргә багышланган халык җырлары, шигырьләре аша

исемнәрнең матурлыгын тоя белү сәләтен үстерү .

Җиһазлау: магнитофон, кассета язмалары, тактага темага кагылышлы мә-                

                  кальләр, шигырь юллары язып эленә, дәрес презентация ярдәмендә      

                   алып барыла.

                              Дәрес барышы:

1.    Исемсез кеше – канатсыз кош.

2.    Исемнәр бакчасында

3.    Исемнәр тарихы

4.    Исем кушу йоласы

5.    Исемнәр чылбыры

6.    Татар исемнәре ни сөйли?

7.    Исемең матур ,кемнәр куйган?

8.    Исеме онытылмаган кеше -  иң бәхетле кеше.

    Гүзәл Уразова башкаруында “Бал җимеш ” җыры яңгырый.

         Бала туды. Дөньяга зур түземсезлек, олы өметләр белән көтеп алган яңа кеше килде. Өйгә яңа ямь, гаиләгә  юаныч,  куаныч,  бәхет  өстәлде.  Яшь

балалы йортка нур иңә, анда тормыш кайный, гайбәт сүз, ызгыш – талашка урын калмый, ди халык. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата – анасына өстәмә яңа мәшәкатьләр дә китерә. Аларның  иң беренчесе – балага исем кушу. Исем кешегә бер генә мәртәбә  бирелә һәм ул аның  гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз  исеменә шулкадәр  күнегә ки,  ул   аның

туган теленең иң якын, иң газиз,  иң кадерле сүзе булып тоела.  ”Исемсез

кеше – канатсыз кош” – ди татар халык мәкале.    

“Рәйхан” җыры яңгырый.

           Әби – бабаларыбыз элек- электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур  

җаваплылык белән  караган. Исеме җисеменә  туры килә  торган матур    эчтәлекле,  аһәңле, җиңел  һәм анык  әйтелешле  исемнәр  бирергә тырышкан. Без моны әле  генә  тыңлап  үткән  татар  халкының борынгы  “Рәйхан” җырында бик ачык күрәбез. Безгә  гарәп т еленнән кереп һәм      татарларда урта гасырларда  һәм  18-19 нчы  йөзләрдә  киң таралган бу исем “ зәңгәр чәчәкле  хуш исле  гөл” һәм  “рәхәтлек” мәгнәләренә  ия.

            Ифрат матур мәгънәле, гаять аһәңле, җиңел  һәм ачык әйтелешле  Рәйхан  исеме  кебек матур исемнәр  халкыбызның  күңеленә  хуш  килгән. Рәйхан,  Зөбәйдә,  Зифа,  Зөһрә,  Зөлфия,  Мәрфуга, Гөлзадә,   Сәрбиназ, Айсылу,  Миңсылу, Галиябану, Алсу, Әлфия һәм башкалар кебек матур      һәм аһәңле хатын-кыз  исемнәребез әдәби һәм сәнгатҗ әсәрләренең исемнәре булып киткән.

           Кеше исемнәре  күренекле татар - башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич

әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул. Ш. Бабичның, бер шигырен “Исемнәр   бакчасында” дип атап, байтак кына хатын-кыз исемнәренә карата күңел

түрендә уелып калырдай шигъри юллар язуы билгеле.(Гөлнур, Гөлгенә,

Айзирәк исемнәренә багышланганнары укып үтелә.)

           19 нчы йөз башы татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый да атаклы

“Сәхипҗамал” поэмасында Сәхипҗамал исемен данлыклап: “Үзе-гел наз,

күзе - нәргиз,  йөзе-гүзәллек  шаһы,  исеменә  җисемнәрен  тиң   яраткан илаһи”,- дип язган иде.

             Ә хәзер татар халкының җырларга кергән матур, мәгънәле, зәвыклы

исемнәрен искә төшерик.

          (Укучылар икегә бүленеп, чираттан татар исемнәре кергән 1әр куплет  

җыр башкаралар.)

        Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да

төрле җимешләр - исемнәр бар. Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган,үзенең идеалларын һәм тарихын чагылдыра торган исемнәр хәзинәсен (антропонимикасын) барлыкка китергән. (Сүз уңаеннан: Исемнәрне,төрле атамаларны,фамилияләрне  өйрәнә торган фән ономастика дип атала. Ул термин грекчадан күчкән, исем, атама дигән мәгънәдә кулланыла. Ономастика фәне   үзе өч төркемгә бүленә: антропонимика(шәхси исемнәр, фамилияләр, кушаматлар өйрәнә); топонимика (георафик атамаларны өйрәнә); этномимика (халыкларның, ыру, кабиләләләрнең атамаларын өйрәнү белән шөгыльләнә).

   Исемнәр- үзе бер тарих. Аларны ачыклауга галимнәр зур әһәмият бирә.Әйдәгез, тарих битләренә куз салыйк әле.

Исемнәр килеп чыгышы буенча төрле төрләргә бүленә:

-борынгы төрки-татар исемнәре: Айдар, Айтуган, Биктимер, Айсылу,  

Сөембикә һ.б.

-ислам дине белән бәйле исемнәр: Ислам, Хафиз, Заһит-Заһидә,Ризван, Мөршидә һ.б.

-гарәп теленнән кегән исемнәр: Габдулла, Камил, Ләйлә, Фәридә һ.б.

-фарсы теленнән кергән исемнәр: Нияз, Рушан, Дилбәр,Гөлшат һ.б.

-рус һәм европа телләреннән алынган исемнәр: Рафаэль, Диана, Ринат, Эльвина, Эльза, Руслан һ.б.

-Октябрь революцияеннән соң киң таралган исемнәр: Ирек, Дамир, Илшат, Илсөяр, Люция һ.б.

     Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы белән берәттән үзенчәлекле традицияләре , бирелү- кушылу йола- мотивлары да бар.

      Безнең көннәрдә дә әби-бабаларыбыздан килгән күркәм дини  исем кушу йоласы сакланган.

       Әйдәгез, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте тарафыннан

нәшер ителгән “Баларга үгет нәсыйхәт” китабы битләренә күз салыйк.

(“Балага исем кушу” бүлегеннән юллар укыла, 115-116 б.)

      Балага исем кушу бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: “Начар исем начар язмыштан да яманрак”,- дип әйтелә.

     Татар исемнәренә багышланган күпсанлы китаплар авторы Гомәр Саттар-Мулилле болай дип яза: “Дөньяга яңа туган сабый вә сабыяларыбызның исем – намы күңелне тибрәтерлек, иркәләрлек. назларлык, хушларлык нәкъ татарча милли матур көй һәм җыр кебек милли һәм нәфис булса иде”...

     Ә, сез, укучылар, нинди матур татар исемнәре беләсез? Әйдәгез, исемнәр чылбыры төзик әле.(Бер укучы исем әйтә,икенче укучы шул исемнең соңгы хәрефенә башланган исем әйтә, һәм шул рәвешчә уен дәвам итә: Камил-

Ләйсән- Нияз...)

   Әйе,сез санап киткән исемнәр – телебезнең җәүһәрләре,кыйммәтле хәзи-нәсе, милләтебезнең йөзе,көзгесе,тарихи үткәне,бүгенгесе һәм киләчәге.

    Мондый матур исемнәр турында сөйләгәндә тагын шуңа да тукталып

китик : безнең телебездә кайбер исемнәрне бозып , кыскаааааартып, русча

латып әйтү очраклары бар. М. Хөсәеннең сезгә таныш булган  “Мин Җәмилә түгел , Жинечка” шигыре безне бу яман гадәттән кисәтә . Шулай ук куша-матлар тагу очраклары да күзәтелә. Бу күңелсез гадәт турында безнең мәктәбебез укучысы Алсу Миннибаева язган шигырьне тыңлап үтик әле.

     Татар теле бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре иң мул булкан телләрнең берсе.

     Шушы исемнәр муллыгыннан әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез исемнәрне нинди күзлектән чыгып сайлаганнар?

     Элек- электән  кешенең белемле, укымышлы, галим булуы күркәм сыйфат, дәрәҗә булып саналган һәм санала. Шуны истә тотып кушылган исемнәр: Галим, Миргалим, Галимә һ.б.

     Баланың тугрылыклы, гаделбулуын теләп, шул мәгънәдә бирелгән исем- нәр:Гаделҗан, Гадел, Инсаф, Нәзифә, Гаделия, Рашат һ. б.

     Ата- ананың һәм туганнарның баланы үзләренә дус ,иптәш, юлдаш булуын теләп кушылган исемнәр: Илдус, Илфат, Вахит, Дания, Асия һ.б.

      Юмартлык, игелеклелек,  шәфкатьлелек төшенчәсен белдергән исемнәр: Шәфикъ, Кәрим-Кәримә, Нәсим- Нәсимә, Рәхим- Рәхимә, салих- Салихә һ.б.

     Кыз балаларның матур йөзле булуларын теләп кушылган исемнәр:Айгөл,  Гүзәлия, Гүзәл, Айсылу, Гөлкәй, Гөлия һ.б.

      Укучылар, ә менә сезнең исемнәр нинди мәгънәгә ия?Сезгә ни өчен шундый исемнәр кушылган?

     Күркәм исемнәребез арасыннан сезнең әти-әниләрегез үзләренә ошага-нын, заман таләпләренә җавап бирә торганын, зәвыкларына туры, күңеллә-ренә хуш килә торганын сайлагандыр, әлбәттә, баламның исемеяхшы булсын дигәннәрдер. Дагстан халык шагыйре Гамзат Цадаца әйткәнчә:

                     Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,

                     Аннан тугры дусны күрмисең;

                     Безнең хакта мәңге ядкарь саклап

                     Картаймыйча яши һәр исем.

    (Балалар үз исемнәренең мәгънәләрен аңлаталар,исемнәрен яклыйлар: презентация, шигырь, җыр, рәсем һ.б. ярдәмендә.Соңыннан нәтиҗә ясала.)

     Нинди мәгънәле, аһәңле, зәвыклы исемнәр кушканнар сезгә әти-әни-ләрегез. Алар сезнең матур, батыр,көчле, нурлы йөзле,изге күңелле,  бәхетле, озын гомерле булуыгызны теләгән.

      Шушы исемнәрегез белән сез ,укучылар, тормыш  юлыннан , гомер юлыннан атлыйсыз.Ә тормыш юллары катлаулы...

       Язучы Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” исемле әсәреннән өзек тыңлап үтегез әле: “Сәйрин Сәләхов бала чактан ук кеше исеменә җитди карарга өйрәнде... Аның өчен исем шундый мөһим, ихтирамга һәм сергә чорналган бер тылсым кебек тоела иде... Аңа һәр начарлык , намусыңа тап төшерерлек һәр начар эш исемгә сеңеп калыр шикелле иде. Бала чакта аңа “Исем сиңа гомергә бирелгән,ул бер генә, аның чисталыгын аның ихтирамын сакларга тиешсең”,-дип аңлаттылар. Сәйрин ышанды,исеменә йогарлык начарлык эшләүдән моңа кадәр сакланып килде.Исем ул синең үзең генә дә түгел бит: ул- синең йөзең,ата-анаңның, ыругыңның, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем – ул синеңтормыш юлыңнан күтәреп барган үз байрагың”.

       Димәк, укучылар, яхшы мәгънәле , матур исемгә ия булу гына түгел, исемеңә лаек булырга, аңа тап тәшермичә, намус белән хезмәт итәргә, исемеңне һәм үзеңнебашкаларда хөрмәт итәрлек итеп яшәргә кирәк. “Исеме онытылмаган кеше –иң бәхетле кеше”,- дигән бөек үзбәк шагыйре Алишер Нәваи.

   Гомәр Саттар-Мулилленең “Исем бирмәк- исем алмак” шигыре укыла.

   Ә яхшы исемне күркәм, гүзәл, изге эшләр белән калдырып була. “Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи” дигән татар халык мәкален онытмагыз.

   Укучылар, исемнәрегез шикелле , күңелләрегез , башкарган эшләрегез, киләчәгегез дә матур булсын.  Дөньялар тыныч, тормышыбыз мул булсын. Сезнең барыгызга да яхшы ат-исем белән яшәргә насыйп булсын.

     Х.Фәрхи башкаруында “ Балаларга фатиха ” җыры яңгырый.

6 нчы дәрес.

Тема. Сөйләм культурасы.

Дәреснең максат.

  • “Сөйләм культурасы “ темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү һәм тирәнәйтү.
  • Текст редакцияләргә өйрәтү. “Microsoft Word” программасында эшләү күнекмәләрен үстерү
  • Туган телне яратырга һәм нечкә итеп тоярга, аның сүз байлыгын дөрес файдаланырга өйрәтү.

Материал. 9 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге,  Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Р.Юсупов. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы.

Җиһазлау. Дәрес компьютер классында үткәрелә. Компьютерларга редакцияләү өчен текст кертеп куела. Видео һәм аудиомагнитофон.

 

Дәрес барышы.

 

                                                                             Тупаста булса тел илнең колагы,

                                                                               Уеңны уйдырып сал шул колакка.

                             Дәрдемәнд.

I.Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

а) Р.Миңнуллинның “Туган телемә” шигыре язмасын тыңлау.

б) Укытучының кереш сүзе.

       - Исәнмесез, укучылар! Әле генә нинди матур шигырь тыңладык. Аның эчтәлеге бүгенге дәрес темасы белән бик тәңгәл килә: без туган тел турында сөйләшүне дәвам итәбез. Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның сөйләменә игътибар итәргә кирәк. Без һәрвакыт матур итеп, саф татарча сөйләшүчеләргә сокланабыз. Моңа ирешү өчен, телне бик яхшы белергә, тоярга, гасырлар буе тупланып килгән сүз байлыгын дөрес файдаланырга кирәк. Искә төшерик әле, сөйләмгә нинди таләпләр куела ?

II. Төп өлеш:

Телебездә алынма сүзләр урынсыз күп кулланыла. Монда Дәрдемәнд сүзләрен китерү урынлы булыр иде:

Катыштырма вәләкин телгә телне

Тел уйнатмак наданлыктан гамәлдер.

Хаталар китмәсен өчен, уйлап сөйләү, язганыңны кат-кат тикшерү мөһим.

III. Белем-күнекмәләрне ныгыту.

- Без хәзер текст редакцияләрбез- сөйләм хаталарын табып, төзәтербез. Сезгә өйрәнгән белемнәрегезне файдаланырга кирәк булыр.

Укучылар компьютерларга утыра. Текст укыла. Эчтәлеге буенче кыскача әңгәмә үткәрелә. Мөстәкыйль эшлиләр.

Район киңәшмәсендә.

            Вакыт кич. Әкрен генә ябалак кар ява.Район главасы колхоз рәисләрен киңәшмәгә җыйды.Алар бүгенгесе көнне әһәмиятле булган мәсьәләләрне хәл итәргә җыеналар.

        Беренче булып “ Шахтер “ колхозыннан килгән Г.Мәрдәновка сүз бирелде:

Безнең сөт сату буенча показательләребез начар түгел дип әйтәсем килә.Барлык крупный рогатый скот прогулкага чыга, ашатырга җитә. Көненә 2.5 тонна сөт реализовать итеп барабыз.Дояркалар да тырышып эшли. Эшләгәненә карап хезмәт хакы да яхшы гына чыга. Ә менщ производство мясада эшлисе эшләр эшләнмәгән әле, резервлар җитәрлек.

        Аннары сүз салам тарттыру мәсьәләсенә күчте. Глава 10 декабргә бу эшне төгәлләү мәсьәләсен куйды. Дөрестәндә, кар тирәнәйгәч  бу эшне башкарып чыгу авыр булачак.

          “ Күңгәр” колхозы рәисе агымдагы ремонт эшләре турында информцаия бирде:  Тракторларны, сеялка һәм башка тагылма коралларны үзебездз ремонтлыйбыз. Мастерскойлар җылы, запчасть белән дә өзеклек булганы юк.

           Киңәшмә соң гына тәмамланды. Хакимият бинасы каршысына җыелган машиналар авылларга таралыштылар.

Алдан бетергән укучыларга өстәмә эш:

           “Табигаттә бер артык һәм бер кирәксез әйбер юк” дигән сүзне ишеткәнегез бардыр сезнең. Күптән түгел үткәрелгән балалар иҗаты выставкасы моңа мисал булып тора. Анда ясалган күргәзмә табигый материаллардан ясалган иде. Түгәрәккә йөргән балалар төрле әйберләрне көнкүрештән калгач та файдаланып булганлыгын исбатлаганнар. Миләштән ясаган муенсалар кызларга барса, полиэтилен шешәләр нәрсәгә генә бармый ! Балаларга иҗади бирем дә бирелгән иде , беренче булып килгән укучылар шуны сөйләп күрсәтте.

Физкултьминут. Күзләрне ял иттерү.

 Укучылар үз эшләрен текстның дөрес варианты белән чагыштырып тикшерәләр. Хаталар анализлана.

IV. Ныгыту “Сөйләм культурасы “ темасы буенча тестлар эшләү.

1. Кайсы  җөмләдә  стилистик  хата  бар?

А) Бу  галстук  синең  кайсы  күлмәгең  белән  барыр  икән?

Б) Гомерләр  уза  икән  ул!

В) Дәү  әниебезнең  урыны  җәннәттә  булсын!

Г) Ләкин  мин  боларны  кайдан  алыйм?

  2.Кайсы  җөмләдә  стилистик  хата  бар?

А)Тышта  ниләр  бар  икән?

Б) Храм  музейга  әверелдерелә.

В)Шомыртлар  чәчәк  ата.

Г) Бәхет  дигәннәре  шулдыр  инде  ул!

3.Татар  телендә  кайсы  пар  сүзләр  юк?

А) мәхәббәт – мәһабәт;

Б) зират – зыярат

В) ахыры – ахры;

Г) таләп – тәләп.

4. Татар  телендә  кайсы  пар  сүзләр  юк?

А) гыйбрәт – гыйбарәт;

Б) тәкбир – тәгъбир;

В) хуш – һуш;

Г) тәэсир – тәкъсир.

5.  Кайсы  җөмлә  рус  теле  калькасы  түгел?

А) Яңа  еллар  котлы  булсын!

Б)  Мин  Сезнең  алда  бурычлы.

В) Нинди  язмышлар  белән?

Г) Сезгә  үз  яшегезне  биреп  булмый.

6.  Кайсы  сүзтезмә  дөресрәк?

 А) авыруның  шифасы;

 Б) даруына  күрә  шифасы;

 В) шифасының  дәвасы;

 Г) даруның  шифасы.

7. Кайсы  сүзтезмә  дөрес?

 А) янгын  күзәтелде;

 Б) авыл  кешесе;

 В) костюм – чалбар;

 Г) быелгысы  елда.

8.  Кайсы  җөмләдә  гарәп  алынмасы  дөрес  кулланылмаган?

А) Иншалла,  мәшәкатьле  юл  артта  калды.

Б) Насыйп  булса,  барып  җитәрбез.

В) Һәр  авыруның  дәвасы  була.

Г) Ул  сугышта  шәһит  китте.

9. Кайсы  неологизмның  мәгънәсе  дөрес  аңлатылмаган?

 А) Фэн – кайнар  һава  агымы  ярдәмендә  чәч  киптерү  приборы;

Б)  Кинолог – кинематография  белгече;

 В)  Триллер – көчле  дулкынландыру, куркыту  тәэсире  тудыручы  әсәр (китап, фильм  һ.б.).

Г)  Анклав – берәр  дәүләт  территориясе  эчендә  калган  икенче  бер  дәүләт  территориясе.

10.     Сөйләм  культурасы  нәрсә  ул?

А) әдәби  телнең  язма  һәм  сөйләмә  формадагы  нормаларын  үзләштерү;

Б) тел  белеменең  тел  нормаларын  өйрәнүче  тармагы;

В) кешеләрнең  әдәпле  сөйләшүе;

Г) А һәм Б вариантлары.

V. Йомгаклау

Менә , укучылар, без “Сөйләм культурасы “ темасы буенча үткәннәрне практик кулланып карадык. Бу эш белән кайбер һөнәр ияләре көн саен шөгыльләнә, кемнәр дип уйлыйсыз? ( Редакция хезмәткәрләре, укытучылар...) Бик дөрес. Редакцияләрдә бу эшне редакторлар, корректорлар башкара. Бәлки кайберләрегез киләчәктә укытучы, журналист, корректор булыр, бу белемнәрне эшендә кулланыр. Алай гына да түгел, һәркайсыгыз, Дәрдемәнд шигырендәгечә, “уен уйдырып салырлык булсын”. Кайда гына укысаң да, эшләсәң дә , кешеләр белән сөйләшә белү, дөрес язу бик мөһим. Юкка гына руслар “Чистое слово “ программасы өстендә эшләмиләр. Без дә үз телебезне бай һәм саф килеш сакларга тиеш. Мин сезнең киләчәктә туган телебезне дә , компьютерны да бик яхшы белүчеләр булуыгызны телим.

“ Татар теле “җыры тыңлана.

 7 нче дәрес.

Тема: Китап укып,  елый алганнарның күңелендә булмый каралык.

Дәреснең максаты:

  • Укучыларга китап укуның кызыклы, файдалы һәм кирәкле шөгыль булуын җиткерү.
  • Китап укуга карата булган уңай фикерләрне аңлату;
  • Китап уку кагыйдәләре белән таныштыру;
  • Китап укуга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: проектр, презентация, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы:

                                               

                                                Кешелек тарафыннан тудырылган барлык    

                                                                       могҗизаларның да иң бөеге - китап.

Күтәрелгән проблеманың актуальлеге һәм мөһимлеге.

  • Китапларның барлыкка килү тарихы.
  • Социологик сораштырулар.
  • Проблемаларны чишү юллары.
  • Көтелгән нәтиҗәләр.

Укытучы  сүзе:  Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар

кәгазь.  Бары шул гына,  ә яхшылап уйлап баксаң,  китап- ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның могҗизасы, дияр идем. Әлбәттә, укый  белгән кеше өчен. Хәзер безнең илебездә укый белмәгән кеше юктыр.

       Укучыларның әдәби әсәрне аз укуы, шуның нәтиҗәсе буларак, сөйләм һәм фикерләү сәләтенең түбәнәя баруы, сүзлек байлыгының ярлы булуы безне, укытучыларны, бик нык борчый.  Ә шулай да ничек итеп китапка, телгә кызыксыну уятырга соң? Минемчә, бүгенге тәрбия дәресе әлеге мәсьәләне берникадәр хәл итәргә булышыр.

              Уку безнең сөйләм телебезне үстерү, баету өчен иң мөһим әйбер. Һәм безнең бурбурычыбыз- укуны кешелеккә таныту!      

      Бала күңеле кече яшьтән үк китапка тартыла. Матурлыкка, камиллеккә, сәнгатькә омтылуны табигать үзе салган, күрәсең. Якыннарын ул: “Китап укы, әкият сөйлә", - дип аптыратып бетерә. Әмма, ни гаҗәп, үзе хәреф таный, укый белә башлагач, бу омтылыш кими. Иң кызганычы шунда: башлангыч сыйныф ахырында укучы матур әдәбияттан читләшә башлый, мәктәпне тәмамлап чыкканда китап сөючеләр бармак белән генә санарлык кала.

      Әйдәгез, татар китабының кайчан, ничек барлыкка килүенә күз салып китик әле.  Татар халкы нинди язулар кулланган соң?  Кем әйтә? (Гарәп, латин, кириллица)

Укучы чыгышы:   Татарларда гарәп язуының 1000 еллык тарихы бар. Ә латин графикасы уңайлы булса да 10 гына ел гамәлдә йөреп калган. Алардан алда язу туу белән үк кулъязма китаплар килгән.  Ә язу- белемнәрне телдән сөйләп кенә икенче кешегә җиткереп бетерү мөмкин булмый башлагач туган.

    Болгар татарларының  язулары V-VI гасырлардан ук килә. Безнең халыкка кулъязма китаплар бик күптәннән киң таралган. Ә безнең көннәргә кадәр сакланып калуы ягыннан беренче әсәр итеп Кол Галинең “Кыйсаи Йосыф” поэмасын күрсәтәбез.

    Кулдан күчереп кенә кешеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкин булмагач, кешелек дөньясы уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе - язма, басма сүз барлыкка килгән. Беренче басма китап XI йөздә Кытайда дөнья күрә. Гарәп шрифты белән язылган беренче татарча китап 1612 елда Лейпциг шәһәрендә басылып чыга.

    Ә Россиядә беренче татар китабы 1722 елда Петр I нең Иранга походы чорында басыла. Петр патшаның 100 меңнән артык кешеле гаскәренең 50 меңләбе татар була. Шул ук гаскәр Кавказдагы татар телен аңлаучы халыклар  җире аша үткәндә, сугышның максатын аңлашу өчен  Петр I  “Манифест” ны татар телендә дә тәрҗемә иттерә һәм бастырып чыгара.

    Бу вакыйга 1722 елның 15 июлендә була . Ә татарча китап баса торган әлеге типография Астрахань шәһәре янында көймәгә урнаштырылган була . Әнә шунда басылган брошюраны Россиядә чыккан беренче татар китабы дибез. Россиядәге төрки халыклар арасында – беренче, дөньяда яисә төрекләрдән кала икенче булып татарлар китап бастыра башлый.

    Укытучы сүзе:  Китап ул - бүгенге яшәешебез, киләчәгебез дә, ягъни шул ук ”Әлифба”, “Туган тел”, дәреслекләр, сүзлекләр, рәсемле басмалар, күңелне моңландыра,  сафландыра  торган шигырьләр, җырлар, бәет-мөнәҗәтләр. Китап ул - дога да, изге сүз дә... Менә шуларсыз калып карыйк әле?.. Андый мескен хәлдә калырга язмасын!  Китапсыз,  язусыз яшәргә дучар халык - иң түбән халыктыр ул, минемчә.

       Татар халкы гомер - гомергә укымышлылыгы, гыйлемле булуы белән дан тоткан. Әгәр шулай булмаса, моннан 800 ел элек язылган “Йосыф вә Зөләйха” кыйссасын кулдан- кулга күчереп язарлар иде микән? Әгәр шулай булмаса, Габдулла Тукай Казанга кайткач, гомеренең соңгы елларында аның китаплары 30 тапкыр басылып чыкмас иде. Казанда инде өч гасыр дәвамында елның –елында йөзләрчә исемдә китаплар басыла. Әгәр укучысы булмаса, алар чыкмас иде.

     Бүгенге көндә безнең мәктәптә хәлләр ничегрәк тора соң?

9нчы сыйныф укучылары мәктәп укучылары арасында социологик сораштырулар алып бардылар. Укучыларга 4 сорау бирелде:

  1.  Син китап укырга яратасыңмы?
  2. Сезнең өйдә китап укыйлармы?
  3. Уку өчен китап сатып аласызмы?
  4. Китапханәгә йөрисеңме?

Укучы чыгышы:

     Башлангыч сыйныф укучыларының, урта һәм өлкән сыйныф укучыларына караганда, китапларны яратып укуы аңлашылды. Авылда эш күп булуга карамастан, өйдә китап укучы гаиләләр булуы да шатлыклы күренеш. Китапларны сатып алучы бары берничә генә гаилә бар икән. Китапханәгә дә башлангыч сыйныф укучыларының күбрәк йөрүе ачыкланды.        

     Сораштырудан күренгәнчә башлангыч сыйныфларда бала бик теләп китап укый, ә үсә төшкәч бу теләк югала.

Укытучы сүзе:

  • Укучылар, сезгә шундый соравым бар: ни өчен югары сыйныфларда уку теләге югала? (Җаваплар тыңлана)

Укучы чыгышы:

Укытучы сүзе:

     Татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин дә безгә китаплар белән дус булырга, алардан аерылмаска киңәш итә. “Гүзәл китаплар — гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз! Китап уку  кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер”.

    Китап турында әдипләребезнең дә бик күп шигырьләре бар. Сезгә таныш  Сәгыйть Рәмиевның “Уку” шигыре белән танышкан идегез, әйдәгез шуны искә төшереп китик әле.

Укучылар чыгышы:

  • Сәгыйть Рәмиев “Уку”.
  • М.Гафури “Балалар һәм китап”.
  • Г.Тукай “Китап” шигырьләре яттан укыла.

      Укытучы сүзе: Китап турында башка күренекле кешеләрнең фикерләре, мәкаль- әй   әйтемнәре бик күп. Сез шулардан кайсыларын беләсез? Кем әйтә?

Укучылар чыгышы:

“Китап – минем өчен могҗиза ул”  М.Горький.

“Китап – галим, телсез мөгаллим” Татар халык мәкале.

“Китап каршында бар нәрсә дә тоныкланып кала” А.П.Чехов.

“Китап – бакча ул, ә андагы язулар – шул бакчаның гөлләре” Каюм Насыйри.

Укытучы сүзе:

  • Ни өчен кешеләр китап укыйлар, ул нәрсә бирә?
  • Китапларны ничек сайларга? (яшеңә, белем дәрәҗәңә карап)
  • Классик әдәбият нинди ул? (Үрнәк булырлык атаклы, киң танылган язучылар иҗаты )
  • Рус һәм татар әдәбиятының классик язучыларын әйтегез. (Пушкин, Гоголь, Лермонтов, Тургенев, Некрасов, Тукай, Исхакый, Ибраһимов, Әмирхан,Такташ, Җәлил һ.б. ) (Җаваплар тыңлана)

    Хәзер язучы Гомәр ага Бәшировның китап турындагы фикерен тыңлап карыйк: “Син кулыңа китап алдың. Анда ниләр язылган, ниләр барын белмисең әле. Беренче битен укыдың, 2 нчесен, 10 нчысын, 100 нчесен. Син үзеңне ниндидер бер бүтән, таныш түгел мохиттә итеп сизә башладың. Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең ачыкланды. Күп нәрсәне белдең, шатланып көлдең, моңландың, уйландың, нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең. Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың, идеалың иде. 400 нче, меңенче, унмеңенче битләр һәм син сәйлән чәчәк кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен очкыч таптың. Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.”

    Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, белем чишмәсе, зирәк юлдаш, акыллы киңәшче һәм ышанычлы сердәш. Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта. Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиев,  Роберт Миңнуллин, Рәзил Вәлиев иҗатын өйрәнеп үскән кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булып үсмәс, минемчә.

   Китап бит, гомумән, әдәплелеккә, әти - әнине хөрмәт итәргә, Туган илне яратырга өйрәтә.

    Дөрес, күпләр инде үзләренә кирәк материалны компьютердан гына укыйдыр. Ә кулыңа китап алып уку- үзе бер рәхәт бит ул. Китап укып бетергәннән соң да әле китапның калынлыгына карап, “моны мин укыдым микәнни?”дип шаккатып утырасың. Компьютер кебек зыянлы да түгел ул. Минем  компьютер кирәксез әйбер  диясем килми, бары чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Китапларны онытмыйк, алар бит безнең өчен язылган.

     (Китап күргәзмәсе белән таныштыру, китаплар тәкъдим итү)

Дәрескә нәтиҗә ясау:

 -Китап укуның кирәклеген, мөһимлеген аңлата белү;

-Китапханәләргә барып язылу, даими йөрү;

-Уку тизлеген арттыру буенча эшләү;

-Гаиләдә китап укуны оештыру.

     Китап-белем чишмәсе, диләр. Укырга яраткан һәм укыганыннан акыл ала белгән кешене китап акны карадан аера белергә, тормышта югалып калмаска, хаталар ясамаска өйрәтә. Бу бигрәк тә сезгә, укучылар, яшь буынга кирәк.

8 нче дәрес.

Тема: Туган ягым- моңлы бишегем

Дәреснең максаты: 

  • Туган як тарихына күзәтү.
  • Туган төбәктән чыккан шәхесләр белән танышу.
  • Туган якка, аның кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес барышы:

Укытучы сүзе: Хәерле көн, хөрмәтле  укучылар?! Без сезнең белән “Туган ягым- моңлы бишегем”  дип исемләнгән кичә-сәяхәткә җыелдык. Кичәбезнең төп максаты-үзебезнең җирлектән чыккан күренекле шәхесләр, аларның иҗатлары белән танышу. Сәяхәтебезне үзебезнең Апас төбәге буенча үткәрербез.

Апасның мәшһүр җырчысы Резидә Мостафина башкаруында “Апас ягы” дигән җыр башкарыла.

Әйе,  һәркемнең үз туган ягы, туган авылы үзенә күрә ямьле, кадерле, якын. Туган як һәркем өчен бер генә була ул. Ә безнең туган ягыбыз-Апас төбәге. (Презентация күрсәтелә)

        Сәяхәтебезне Апас авылыннан башлыйбыз. Һәркемне дә үз авылының тарихи үткәне кызыксындыра. Ә ул нинди булган соң? Хәзер без Апас тарихы белән танышырбыз.( Укучылар  чыгышы тыңлана)

       Апас авылында безнең тарихи шәхесләребез, шәхес культы корбаннары- Садри Җәләл, тел белгече- Җамал Вәлидиләр туып үскән. Аларның бөек исемнәре әдәбиятыбыз күгендә якты йолдызлар булып балкыйлар. Бу шәхесләр турында сөйләү өчен сүзне укучыларга бирик.

       Апасыбыздан ерак та түгел Чурибураш авылы бар. Бу авылда Мансур Крыймов кебек шагыйребез, Ф. Сәлахов кебек җырчыбыз туып үскән. Популяр җырчыбыз турында күбебез беләбез. Аның җырларын тыңлап, иҗаты белән кызыксынып торабыз. Ә менә шагыйрь М. Крыймовны күбебез белеп тә бетермибез. Кем соң ул, аңың язмышы нинди булган? Хәзер бу турыда чыгыш тыңларбыз.

      Сәяхәтебезне Олы Бакырчы авылына таба дәвам итәбез. Анда исә безнең күренекле якташыбыз, шагыйрь Шәүкәт Галиев туган. Аның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача танышырбыз.( Бер укучы чыгышы тыңлана, икенче укучы “Якташларга әйтер сүзем бар” шигырен сөйли)

Безнең төбәкнең Карамасар авылы- татар әдәбиятына Гали Хуҗи кебек шагыйрьне биргән як. Ул татар поэзиясен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗаты турында безгә бер укучы сөйләп күрсәтер.

         Ә хәзер сәяхәтебезне бөек композиторыбыз Сара апа Садыйкова гомер-гомергә үзенең туган ягы дип санап йөрткән Тутай авылына таба дәвам иттерик. Әйе, Сара апа дигән сандугачыбызның моң чишмәсе нәкъ менә шушы авылдан, шушы төбәктән башланган да инде. Хәзер аның турында чыгыш тыңлап китәрбез.

Музыкаль тәнәфес: С. Садыйкова көе, Г. Зәйнашева сүзләре “Җидегән чишмә”.

        Күргәнебезчә,  Апас төбәге күренекле шәхесләргә бик бай! Кадерле балалар! Кайларга  гына китсәгез дә, кайларда гына яшәсәгез дә туган җиребезне, туган телебезне онытмагыз, туган ягыбыз белән горурланыгыз, туган ягыгызны яратыгыз!

   

9 нчы дәрес.

Тема: Халкымның күңел бизәкләре

  1. Халкыбызның  күңел җәүһәрләрен туплаган китапларны тәкъдим итү.
  2. Дәрес үзенчәлекле итеп оештырыла: укучылар милли киемнәр кияләр, милли ризыклар пешереп килеп, чәй табыны әзерлиләр.

Сыйныф  “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” Г.Тукай.

Минем телем –

Меңәрләгән ишләре күк,

Моңлы тел ул,

Үзенә җай, үзенә ятыш,

Аның көе:

“Сак-Сок”лары,

“Рамай”лары,

“Сарман”нары, “Гөлҗамал”ы,

“Карурман”ы,

“Әллүки”е...

дип язылган плакатлар белән бизәлә. Уртага өстәл куелган. Матур итеп чәй табыны әзерләнгән. Самавыр кайнап тора. Өстәл артында милли киемнәрдән киенгән татар егетләре һәм кызлары утыра. Алар арасында әби белән бабай да бар. Китапларның түшләренә китап тышлыкларының зурайтылган рәсеме беркетелгән.

          Татар  халык көе яңгырый.

Укытучы

Сөйлә, Китап!

Болгар чорларыннан,

Тарихыннан аять сөйлә, әйдә:

Телгә килсен Якуб углы Йосыф,

Һәйкәл булып бассын Зөләйха.

Фани дөнья сүзен, сөю җырын

Борынгылар ничек үз иткән,

“Мәхәббәтнамә”ләр дә исән һаман,

Алмаз кашлар – шигъри йөзектә.

Сөйлә, Китап,

Сәйфи Сараилар,

“Гөлстан”нар ничек калганнар?

Янган калалардан исән-имин

Чордан-чорга күчеп барганнар.

Татар халык иҗатын сөюче дуслар!

Үзегез беләсез: татар халык иҗаты ул әкиятләрдән, бәетләрдән, мәкальләрдән, легендалардан, җырлардан тора. Без бүген үзебезнең чәй табыныбызга халкыбызның күңел җәүһәрләрен туплаган шушы китапларны алып килдек. Иң беренче булып сүзне “Җырлар” китабына бирәбез.

“Җырлар” китабы.

         Татар җыры ерак тарихлардан

Алып килгән кеше хәтерен.

Оялчан ул, инсаф-ягымлы ул,

Үзе тыйнак, үзе әкрен.

Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Юлында карурманнар, биек тау-кыялар очраса да туктамаган ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп, һаман аккан, һаман җырлаган, яңа тормыштан матур аһәңнәр алып, ул чишмә бүген дә чылтырап ага.

Миңа әнә шушы чишмәнең сафлыгын, гүзәллеген күрсәткән җырлар тупланган. Алар татар халкының бөек шагыйрь һәм тиңдәшсез талантлы җырчы булуын раслый.

Яле, туганым, “Мәкальләр һәм әйтемнәр” китабы, син минем турыда нинди мәкальләр әйтә аласың?

“Мәкальләр һәм әйтемнәр” китабы.

Миндә җыр турында бик күп мәкальләр һәм әйтемнәр тупланган. Менә алар:

Җыр - кешенең юлдашы.

Җыр – күңеллегә куаныч, күнелсезгә - юаныч.

Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.

Һәр кешенен үз яраткан җыры бар.

“Җырлар” китабы.

Рәхмәт яхшы сузеңә, туганым. Әйдәгез әле, бергәләп халкыбызның “Җомга көе”н җырлыйк.

(Җыр башкарыла.)

Мин бүгенге кичәгә кечкенә сеңлемне дә алып килдем, ягъни “Кыска җырлар” китабын. Сеңлем, яле, үзең турында сөйләп кит әле.

“Кыска җырлар” китабы.

Мин, ягъни кыска җыр – халык тормышына иң якын торган жанр. Минем аз сүз белән күп фикер әйтә алуыма, көн кадагына сугар өчен уңайлы булуыма татар язучылары да күптән игътибар иткәннәр. Г.Тукай, М.Җәлил, М.Фәйзи һәм күп кенә башка язучылар кыска җыр формасында язылган шигырьләр, поэмалар иҗат иткәннәр. Хәзер сезгә миндә тупланган чәнечкеле шаян җырлар җырлап күрсәтәбез.

(“Кара каш, кара күз, замечательная” көенә җырлана.)

Укытучы:   Ә хәзер сүзне “Бәетләр” китабына бирәбез.

(“Бәетләр”китабы ролен әби булып киенгән бала башкара.)

       “Бәетләр” китабы

          Иң беренче, мин сезне, балакайларым, үзем белән таныштырып китим. Бәет– татар халык иҗатының лиро-эпик жанры. Аның нигезендә кайгылы яисә көлкеле вакыйга ята. Тормышта төрле фаҗигале хәлләр булып тора. Мондый хәлләр китергән авыр югалтуларга карата кеше, үзенең рухи халәтен чагылдыруның бер чарасы итеп, бәет иҗат итә. Дөресрәге, моң-хәсрәт халык күңеленнән үзе бәет булып бәреп чыга. Хәзер мин сезгә шәхси фаҗигаләр төркеменә кергән “Суга баткан Гайшә бәете”н сөйләп китәм.

Укытучы:    Хөрмәтле дуслар! Без сезнең белән кызганыч бәетләр тыңлап бик моңаеп киттек, ахры. Әйдәгез, җырлап-биеп алыйк!

(Барысы бергә “Түгәрәк” уены уйныйлар. “Дулкынланып сулар керә пароход идәненә” көенә.)

         Хәзер сүзне “Әкиятләр” китабына бирәбез.

“Әкиятләр” китабы

       Минем бүген сезгә, әкият сөючеләргә, көнкүреш әкиятләре турында сөйлисем килә.

Татар халкының көнкүреш әкиятләре 4 төркемгә бүленәләр: гыйбрәтле әкиятләр, маҗаралы әкиятләр, юмористик әкиятләр, сатирик әкиятләр.

Гыйбрәтле әкиятләрдә халыкның бик күп буыннары тарафыннан тупланган тормыш тәҗрибәсе, акылы, зирәклеге чагыла. Мәсәлән, “Васыять” исемле әкияттә аталары, үлем алдыннан, өч улына авыл саен йорт салып йөрергә, тәмле аш кына ашарга, ешрак өйләнергә киңәш бирә. Әмма уллары, нәкъ аталары әйткәнчә эшләп,  һич бәхеткә ирешә алмыйлар. Ниһаять, бер карт очрап, әлеге васыятьләрнең асылын аңлатып бирә: авыл саен йорт салу – авыл саен дус-ишләр булдыру, тәмле аш ашау – эшләп ашау, еш кына эш артыннан йөреп хатыныңны сагынып кайту – ешрак өйләнү икән.

Инде юмористик һәм сатирик әкиятләрнең берничә тибын әйтеп узам. Әйткәнебезчә, тилеләр турындагы әкиятләр бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгәннәр. Мәсәлән, “Кыйныйлар да кыйныйлар” дигән әкияттә герой янгын чыккач: “Алла куәт бирсен!”, - дип кычкыра. Мәет күмүчеләр янына барып: “Сугымыгыз симез булсын!” – ди. Яңа төшкән киленгә “Гүр туфрагың җиңел булсын”, - дип әйтә.

Бабай   Татар халык әкиятләре арасында көлдергеч әкиятләр күп түгел, хәзер мин сезгә шундый әкиятләремнең берсен сөйлим.

(“Аучы” әкиятен сөйли.)

        Укытучы    Рәхмәт сиңа, “Әкиятләр” китабы, рәхмәт сиңа, бабакай. Хәзер сүзне “Мәзәкләр” китабына бирәбез.

“Мәзәкләр” китабы

Мәзәк – кечкенә күләмле, чәчмә формадагы көлкеле әсәр. Аның тапкыр һәм көтелмәгән чишелеш белән тәмамлануы мәзәкнең үзенчәлекле билгеләре булып торалар. Миңа ялкаулардан, наданлыктан, мактанчыклыктан, исереклектән, чит тел белмәүчеләрдән көлеп язылган мәзәкләр тупланган. Хәзер без сезгә гыйшык-мәхәббәт, кызлар-егетләр, киленнәр-кайнаналар, кода-кодагыйлар турындагы  мәзәкләрдән берничәсен укып китәбез.

      (“Яшь чак – дәртле чак”, “Авызын ачса, үпкәсе күренә”, “Үзе белмәгәч”, “Айлы кичтә” һ.б.)

Укытучы:     Хәзер, дуслар, тагын җырлап алабыз. Татар халык көе “Нигә яна йөрәгем”.

                        (Җыр башкарыла.)

       Без әле татар халык иҗатына кергән “Легендалар һәм риваятьләр” китабы белән танышмадык. Хәзер сүз аңа.

“Легендалар” китабы

Иң беренче булып, мин сезне, дуслар, легендалар белән таныштырып китәм.

Легенда ул – нигезендә фантастик образ яки күзаллау яткан халык хикәясе. Татар легендаларының тематикасы бик бай һәм эчтәлеге күптөрле. Миндәге әсәрләрне күк җисемнәре, үсемлекләр, хайваннар турындагы, тарихи шәхесләр турында сөйләүче легендаларга аерырга була. Сезгә “Кеше гомере ничек корылган?” дигән легендамны укырга телим.

Укытучы: Ә хәзер сүзне “Балалар фольклоры” китабына бирәбез.

“Балалар фольклоры” китабы

Балалар фольклоры дигәч тә, билгеле инде, балалар мине күмәкләшеп утырып язып чыгармыйлар. Мин, гадәттә, ялгыз баштан чыгарылып, халыклашып китәм.

Минем тәрбияви әһәмиятем гаять зур. Мин, язма әдәбият әле булмаган чорларда, бик күп гасырлар буенча яшь буынның рухын тәрбияләп килдем. Гасырлар дәвамында нәниләрнең эстетик зәвыкларына яраклашып формалашкан әсәрләр буларак, халык тәҗрибәсе белән сыналган тәрбияви чараларның рухи дөньясын танып белүдә әһәмиятле хәзинә булып хезмәт итәм.

(“Шулай бервкыт җиктем чикерткә...” укыла)

Укытучы:   Рәхмәт сезгә, дуслар. Татар халык иҗатын сөюче хөрмәтле дуслар! Безнең туган телебез - матур-матур романнар иҗат итәргә киң мөмкинлекләре булган тел. Үз телеңне, үз халкыңның иҗатын белмәү ул - чын маңкортлык, бай культура мирасын аңлаудан читләшү - тормыштан төшеп калу дигән сүз. Туган тел ул - әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга, тоярга ярдәм итә торган тел.

Туган телем, илем кебек,

Кадерле дә, якын да.

Ата-бабам, әнкәм-әбкәм

Рухы яши җанымда.

          (“Туган тел” җыры башкарыла.)

Курска  йомгак ясап, иҗади эшләр башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторская программа курса по выбору 8-9 кл.

Данная программа рассчитана на учащихся 8-9 кл. и называется "Простые шаги к счастью"...

АВТОРСКАЯ ПРОГРАММА курса по выбору «Избранные вопросы математики»

Данная авторская программа   разработана   для   учащихся   9-х   классов    основной общеобразовательной школы. Программа составлена н...

Авторская программа курса по выбору: «Флористика и фитодизайн»

Программа  курса по выбору «Флористика и фитодизайн» предназначена для учащихся 9-х классов, объём программы - 17 часов....

Авторская программа курса по выбору «ОСНОВЫ НРАВСТВЕННОЙ ЖИЗНИ» Для учащихся 8-9 классов.

Всякий подросток является личностью и несет в себе нечто уникальное, непохожее на других детей. Но, под воздействием современной т.н. «молодежной культуры» и из-за отсутствия необходимого внимания со ...

Авторская программа курса по выбору " Практика делового письма" 9 класс

Программа курса «Практика делового письма» составлена на основе материала первоисточников ведущих специалистов по вопросу: официально-деловая письменная речь....

Авторская программа курса по выбору "Немецкая литература 20 века"

Курс по выбору  "Немецкая литература 20 века" (Учебный курс предпрофильного обучения для учащихся 9-х классов, 17 часов)...

Авторская программа курса по выбору «ОСНОВЫ НРАВСТВЕННОЙ ЖИЗНИ» Для учащихся 8-9 классов

Важным моментом в воспитании подростков является и то, что часто из хороших и добрых побуждений мы стараемся как можно быстрее приобщить их к высшим нравственным идеалам. Но при этом не всегда учитыва...