Технологик карта. Фигыль. Нишли? нишлиләр? сорауларына җавап бирүче фигыльләр.
методическая разработка по теме

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

2 нче сыйныфта туган телдән технологик карта 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл figyl._metodik_eshkrtm._zahretdinova_.n.docx95.59 КБ

Предварительный просмотр:

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы,

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

4 нче санлы урта мәктәбенең югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Методик эшкәртмә рус мәктәпләрендәге татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. 1 нче сыйныфта укучыларга “Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр” темасын өйрәнгәндә, фигыль сүз төркеме турында төшенчә бирелде. 2 нче сыйныфта “Сүз” бүлеге башында да сүзләрнең эш-хәрәкәтне белдерү мөмкинлеге турында кабатлау күнегүләре үтәлде. Бу дәрестә әлеге сүзләр “Фигыль” төшенчәсе астында өйрәнелә башлый. Дәрес системалы-эшчәнлекле якын килүгә нигезләнә.

Кушымтада дәрес өчен кирәкле дидактик материаллар, өстәмә ресурслар бирелә.

Тема

Фигыль. Нишли? нишлиләр? сорауларына җавап бирүче фигыльләр.

Дәрес тибы

Яңа уку материалы үзләштерү дәресе.

Эшчәнлек формалары

Әңгәмә, дәреслек белән эш, парларда һәм төркемнәрдә эш.

Максат

Фигыль сүз төркеме белән танышуны дәвам итү, фигыль төшенчәсен үзләштерү.

Бурычлар

Нишли? нишлиләр? сораулары аша фигыльне танырга өйрәнү.

Фигыльне сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану күнекмәләрен үстерү, укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен баету эшен дәвам итү.

Табигатькә сак караш тәрбияләү.

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

Универсаль уку гамәлләре 

Шәхескә кагылышлы УУГ:

-табигатькә сак караш,

Регулятив УУГ:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшләрне аера белү,

- үз эшчәнлегеңне бәяләү.

Танып белү УУГ:

- объектларны классификацияләү, чагыштыру.

- сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив УУГ:

- төркемнәрдә һәм парларда эшли белү,

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

Төп һәм өстәмә ресурслар

Куллану өчен әсбаплар:

  1. Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова,  Е.А. Панова. “Татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)”. Казан, “Мәгариф - Вакыт”, 2013.
  2. Үзбәя өчен карточкалар, фигыльләр язылган карточкалар, тест биремнәре, төркемдә иҗади эш өчен кәгазь битләре.

Техник чаралар: компьютер, экран, проектор, “Фигыль” темасы буенча презентация.

Предметара бәйләнеш

Әдәби уку, татар халык фольклоры.

Төп төшенчәләр

Фигыль, нишли? нишлиләр? сораулары.

Эшчәнлекне оештыру ысуллары  

Фронталь,  мөстәкыйль, парларда, төркемнәрдә.

Укыту методлары

Проблемалы укыту методы, практик метод, эвристик метод, рефлексив метод, уен методы.

Укыту алымнары

Проблемалы сорау кую, модельләштерү, дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, билге һәм чагыштыруларны эзләп табу, нәтиҗә ясау, хезмәттәшлек, иҗат итү.

Дәрес этаплары

Укытучы   эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше.

Максат: уңай психологик халәт  тудыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәлләрегез ничек?

Балалар, мин сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.

-Исәнмесез!

-Әйбәт, рәхмәт!

Шәхси УУГ: мәктәпкә карата уңай мөнәсәбәт.

2 этап. Актуальләштерү, эшкә кызыксыну уяту.

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру,  дәреснең темасын ачыклау.

Әйдәгез әле, бергәләшеп кроссворд чишеп алыйк.

1 слайдта кроссворд ачыла.

  1. Әрекмәндәй зур колак,

Аяклары бер колач,

Борыны җиргә тигән,

Килгән ул ерак илдән.

  1. Кош түгел оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата.

  1. Бакчамда бер кошым бар,

Кычкыра гел кар да кар.

  1. Тәне тулы тәңкәсе,

 Елга аның әнкәсе.

  1. Нечкә билле,

Көлтә койрыклы.

ф

и

л

т

и

е

н

к

а

р

г

а

б

а

л

ы

к

т

ө

л

к

е

ь

Көтелгән җаваплар (фронталь):

-Фил

-Тиен

-Карга

-Балык

-Төлке

Танып-белү УУГ:

-билге-нәтиҗә бәйләнешен табу, нәтиҗә чыгару.

3 этап. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү,

дәреснең максатын билгели белү.

-Укучылар, вертикаль баганада нинди сүз килеп чыкты?

-Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә өйрәнербез?

-Укучылар, игътибар итегез, фигыль сүзе нечкәлек хәрефе белән языла.

1 слайдта “Нәрсә ул фигыль?” соравы ачыла.

-Димәк без бүгенге дәрестә нинди сорауга җавап эзләрбез?

-Дөрес. (Тактага “Фигыль” дигән карточка эленә).

-Фигыль

-Фигыльне өйрәнербез.

-“Нәрсә ул фигыль?” соравына җавап эзләрбез.

Танып-белү УУГ: -

-проблеманы кую һәм формалаштыру.

Коммуникатив УУГ: -

-коллектив фикер алышуда катнашу.

Регулятив УУГ:

-дәреснең максатын билгеләү.

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: килеп туган уку мәсьәләсен үзләштерү, укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

1 нче өлеш. Кроссвордтагы сүзләрне анализлау аша фигыль сүз төркеменең моделен төзү.

-Укучылар, кроссвордтагы сүзләргә игътибар итик әле.  Мин сезгә сораулар бирермен, ә сез парларда фикер алышып җавап бирегез.

-Фил нишли?

-Тиен нишли?

-Карга нишли?

-Балык нишли?

-Төлке нишли?

2 слайдта көтелгән җаваплар ачыла.

-Балалар,сез дөрес җавап биргәнсезме? Карап чыгыгыз әле.

-Сез әйткән сүзләр нәрсәне белдерә? Парларда уйлап җавап бирегез.

-Дөрес. (Тактага “Эш-хәрәкәт”дигән карточка эленә).

-Ә алар нинди сорауга җавап бирә?

-Дөрес.  (Тактага “Нишли?”дигән карточка эленә).

-Фил ашый. Ә филләр нишлиләр?

-Тиеннәр нишлиләр?

-Каргалар нишлиләр?

-Балыклар нишлиләр?

-Төлкеләр нишлиләр?

Тикшерәбез: 2 слайдта көтелгән җаваплар ачыла.

-Дөрес әйткәнсезме?

-Бу баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

-Дөрес.  (Тактага “Нишлиләр?”дигән карточка эленә).

-Укучылар, схемага игътибар итегез. Хәзер сез нәрсә ул фигыль соравына җавап бирә аласызмы? Парларда фикер алышыгыз да җавап бирегез.

-Укучылар, бу ике сорау бер-берсеннән ничек аерыла? Парларда фикер алышыгыз да җавап бирегез.

-Дөрес.  (Тактага “1 предметның эш-хәрәкәте” һәм “берничә предметның эш-хәрәкәте “ дигән карточкалар эленә).

-Ни өчен ашыйлар сүзендә –лар кушымчасы, ә калган сүзләрдә –ләр кушымчасы?

Сорау-җавап барышында тактада карточкалардан фигыль сүз төркеменең шундый моделе төзелә:

 Фигыль

Эш-хәрәкәт

           Нишли?                      Нишлиләр?

      1 предметның                2 яки берничә                  

        эш-хәрәкәте                  предметның                                                  

                                                эш-хәрәкәте

            оча

                                                     очалар

 

Көтелгән җаваплар: (парларда)

-Фил ашый.

-Тиен сикерә.

-Карга оча.

-Балык йөзә.

-Төлке йөгерә.

-Әйе, дөрес җавап биргәнбез.

-Бу сүзләр эшне, хәрәкәтне белдерә.

-Алар нишли? соравына җавап бирәләр.

Көтелгән җаваплар: (парларда)

-Филләр ашыйлар.

-Тиеннәр сикерәләр.

-Каргалар очалар.

-Балыклар йөзәләр.

-Төлкеләр йөгерәләр.

-Әйе, дөрес әйткәнбез.

-Алар нишлиләр? соравына җавап бирәләр.

-Фигыль эш-хәрәкәтне белдерә, нишли? нишлиләр? сорауларына җавап бирә.

-Нишли? соравы 1 предметның эш-хәрәкәтен белдерә, ә нишлиләр? соравы 2 яки берничә предметның эш-хәрәкәтен белдерә.

-Нишлиләр соравында -ләр кушымчасы бар.

-Ашый сүзе калын, ә калган сүзләр нечкә.

Танып-белү УУГ:

-модельләштерү,

-объектларны классификацияләү,

нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив УУГ:

-парларда эшли белү.

2 нче өлеш. Модельне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштыру.

-Укучылар, дәреслекнең 84-85 нче битләрендә бер кагыйдә бар. Әйдәгез әле, шуларны укып чыгыйк.

-Дөрес уйлаганбызмы?

-Сезнең алда сары кәгазьләр ята. Анда без ясаган модель. Бу сезгә бүләк, аны югалтмагыз, ул әле сезгә кирәк булыр. Китап эченә тыгып куегыз.

Кагыйдәне 2 укучы бүлеп укый.

-Әйе, дөрес уйлаганбыз.

Регулятив УУГ

-дәреслектә ориентлаша белү.

3 нче өлеш.

-Хәзер бергәләшеп бер бирем эшлибез. Сезнең алда фигыль язылган шәмәхә карточка ята. Сез сүзне кычкырып укырга, аңа сорау куярга һәм, такта янына чыгып, нишли? яки нишлиләр?соравы астына беркетергә тиеш.

Укучыларга җырлый, тыңлый, уйный, пешерә, сөйли, карый, укыйлар, кисәләр, тегәләр, эшлиләр, киләләр, юалар сүзләре язылган карточкалар таратыла.

-Укучылар, хаталар бармы?

3 слайдта үзбәя өчен критерийлар ачыла.

-Укучылар, сезнең алдыгызда ал төстә кәгазьләр бар. Кем дөрес эшләгән 1 саны янына түгәрәк ясагыз, ә кем ялгышкан, өчпочмак ясагыз.

-Әйдәгез әле, беренче баганадагы фигыльләрне кычкырып укыйк.

-Димәк, алар нинди сорауга җавап бирә?

-2 нче баганадагы фигыльләрне укыгыз.

-Алар нинди сорауга җавап бирә?

Укучылар эшне инструкция буенча башкаралар (мөстәкыйль).

Хаталар булса төзәтелә, кемнең ялгышканы ачыклана.

3 нче слайдта. 

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

       дөрес эшләдем

       дөрес эшләмәдем

Хор белән укыйлар.

-Нишли?

Хор белән укыйлар.

-Нишлиләр?

Шәхси УУГ:

-укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Танып-белү УУГ:

-сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, нәтиҗә чыгару,

-объектларны чагыштыру.

Регулятив УУГ:

-көтелгән нәтиҗәдән аермалар килеп чыкканда кирәкле төзәтмәләр кертү,

-үз эшчәнлегеңне бәяләү.

Динамик пауза.

-Укучылар, ә хәзер бер уен уйныйбыз. Мин сезгә җөмләләр әйтәм. Әгәр җөмлә дөрес булса,  сез аны кабатлап әйтәсез, шул ук вакытта хәрәкәтләр белән күрсәтәсез.

-Очалар, очалар, казлар очалар.

-Очалар, очалар, аюлар очалар.

-Йөзәләр, йөзәләр, балыклар йөзәләр.

-Йөзәләр, йөзәләр, тавыклар йөзәләр.

-Сикерәләр, сикерәләр, агачлар сикерәләр.

-Сикерәләр, сикерәләр, куяннар сикерәләр.

-Йөгерәләр, йөгерәләр,  китаплар йөгерәләр.

-Йөгерәләр, йөгерәләр, балалар йөгерәләр.

Укучылар дөрес җөмләләрне кабатлап хәрәкәтләнәләр.

Шәхси УУГ:

-татар милли уеннары белән кызыксыну.

4 нче өлеш. Иҗади эш (төркемнәрдә).

-Укучылар, без хәзер төркемнәрдә эшләрбез. Сезнең өстәлләрдә ак кәгазь битләре бар. Анда бер сүз язылган (Куян, Песнәк, Чыршы). Шул сүзләрне кычкырып укыгыз әле.

-Хәзер һәр төркем үзенең темасы буенча бер җөмлә яза, җөмләгездә фигыль кулланырга онытмагыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

-Җөмләгезне укыгыз. (Укыячак баланы укытучы билгели).

-Фигыльне әйтегез.

-Хәзер дәфтәр битләрен алмашыгыз, алдагы җөмләне дәвам итеп, тагын 1 җөмлә языгыз.

-Җөмләгезне укыгыз.

-Фигыльне әйтегез.

-Тагын алмашыгыз, дәвам итеп, 1 җөмлә языгыз.  

-Җөмләгезне укыгыз.

-Фигыльне әйтегез.

-Тагын алмашыгыз.

-Менә хәзер үзегез яза башлаган эш кире урынына әйләнеп кайтты. Нинди текст килеп чыкты микән, таныштырып үтегз.

-Игътибар белән тыңлагыз, кирәк булса, төзәтмәләр кертерсез.

-Булдырдыгыз, балалар, сез бергәләшеп куян, песнәк, чыршы турында бик матур хикәяләр яздыгыз.

-Әйтегез әле, ни өчен мин сезгә шундый темалар бирдем?

4 слайдта Экология елының эмблемасы ачыла.

5 слайдта үзбәя өчен критерийлар ачыла.

-Хәзер ал кәгазь битләренә үзегезгә бәя куегыз.

Һәр төркем үз сүзен кычкырып укый.

Укучылар, киңәшеп, 1 җөмлә язалар.

Җөмләне 1 укучы кычкырып укый.

Төркемнәр дәфтәр битләрен алмашалар, алдагы җөмләне дәвам итеп, тагын 1 җөмлә язалар, аның белән таныштыралар

Тагын 1 тапкыр алмашалар, 1 җөмлә язалар, таныштыралар.

Шуннан соң гына кәгазь бите үз төркеменә әйләнеп кайта.

1 укучы килеп чыккан текстны кычкырып укый, кирәк булса, төзәтмәләр кертәләр.

-Быел Россиядә Экология елы.

5 нче слайдта.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

      - актив эшләдем

      - бик актив булмадым, ләкин эшкә катнаштым

      - эшләмәдем, тыңлап кына утырдым.

Шәхси УУГ:

-табигатькә сак караш.

Танып-белү УУГ:

-фикер йөртүнең логик чылбырын төзү.

Коммуникатив УУГ:

-төркемнәрдә эшли белү,

-башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү,

-үз фикерләреңә ышандыра белү.

Регулятив УУГ:

- көтелгән эталоннан аермалар килеп чыкканда кирәкле төзәтмәләр кертү,

-үз эшчәнлегеңне бәяләү.

5 этап. Өй эше бирү

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.

Өй эше: 6 слайдта.

1). 128 нче күнегү.

2).* 128 күнегүдәге уенны дәвам итәргә.

3).* Дәрестә үзегез яза башлаган бер хикәяне дәвам итәргә (“Куян”, “Песнәк”, “Чыршы”).

Регулятив УУГ:

-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.

5 нче өлеш. Фигыль буенча тест эшләү.

-Укучылар, бүгенге теманы ничек аңладыгыз икән, тикшереп карыйк әле.

Тест биремнәре.

1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметны

б) билгене

в) эш-хәрәкәтне

2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем? нәрсә?

б) нишли? нишлиләр?

в) нинди? кайсы?

3. Кайсы рәттәге сүзләр фигыльләр?

а) утыра, уйлый, сөйли

б) зәңгәр, караңгы, ак

в) китап, дәфтәр, өстәл.

4. Нокталар урынына тиешле кушымчаны куй.

Укучылар дәрестә укый...  һәм сөйли... .

5. Җырлый фигыле белән 4-5 сүздән торган җөмлә

төзе. (алдынгы укучылар өчен)

-Хәзер җавапларны тикшерәбез. 7 слайдта җаваплар чыга:

  1. эш-хәрәкәтне
  2. нишли? нишлиләр?
  3. утыра, уйлый, сөйли
  4. көләләр

5 нче биремне укытучы тикшерә. Дөрес җөмлә өчен      

укытучы         тамгасы куя.

Укучылар тест биремнәрен мөстәкыйль башкаралар.

Үз эшләрен тикшерәләр һәм бәялиләр.

8 нче слайдта.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

      - хаталар юк

      - 1 хата бар

      - 2 яки күбрәк хата бар.

Танып-белү УУГ:

-кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Регулятив УУГ:

-дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү,

-үз эшчәнлегеңне бәяләү.

6 этап. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

-Укучылар, үзбәя кәгазьләрегездәге тамгаларны санагыз. Түгәрәкләр күбрәк булса – 5, квадратлар күбрәк булса 4, өчпочмаклар күбрәк булса 3 куегыз.

-Укучылар, бүген без дәрес башында нәрсәне белергә теләгән идек?

-Белдекме?

-Бүген син нәрсә өйрәндең?

-Син нәрсәләр эшләдең?

-Син нәрсә аңладың?

-Нәрсәне аңлап бетермәдең?

-Димәк, бу безнең алдагы дәреснең бурычы булачак.

-Мин сезгә уңышлар телим!

Укучылар үзләренә гомуми билге куялар.

-Без бүген дәрестә  фигыльнең нәрсә икәнен белергә теләгән идек.  

-Белдек.

Коммуникатив УУГ:

-бүтәннәрнең сөйләмен  тыңлау һәм аңлау;

-үз фикерләреңне тулы, төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Регулятив УУГ:

-үз эшчәнлекләрен бәяләү.

Кулланылган  чыганаклар исемлеге:

  1. Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова.  “Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен)”. Казан, 2011.
  2. Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова,  Е.А. Панова. “Татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)”. Казан, “Мәгариф - Вакыт”, 2013.
  1. Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: проект /Рос. акад. образования; под ред. А. М. Кондакова, А. А. Кузнецова. – М.: Просвещение, 2008.
  2. Формирование универсальных учебных действий в основной школе. Система заданий. Под ред. А. Г. Асмолова, О. А. Карабановой. М.: Просвещение, 2010.
  3. «Эзләнүләр һәм табышлар » (Иҗади үсеш технологиясен укыту- тәрбия процессында куллану тәҗрибәсеннән) «Иҗат» нәшрияты, Яр Чаллы-2000
  4. «Татар теле һәм әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә» Яр Чаллы- 2006.
  5. Профессиональный стандарт педагога, 2014 год.

Кушымта

1.Тактада фигыльнең моделен ясау өчен  (1 нче өлештә).

ФИГЫЛЬ

эш-хәрәкәт

нишли?

нишлиләр?

1 предметның

эш-хәрәкәте

берничә предметның      эш-хәрәкәте

2. Укучыларга тарату өчен (3 нче өлештә).

җырлый тыңлый

тегә

пешерә

сөйли

карый

укыйлар кисәләр уйныйлар

эшлиләр

киләләр

юалар

3. Тест биремнәре (5 нче өлештә)

Укучының исеме __________________________________

1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметны

б) билгене

в) эш-хәрәкәтне

2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем? нәрсә?

б) нишли? нишлиләр?

в) нинди? кайсы?

3. Кайсы рәттәге сүзләр фигыльләр?

а) утыра, уйлый, сөйли

б) зәңгәр, караңгы, ак

в) китап, дәфтәр, өстәл.

4. Сызыклар урынына тиешле кушымчаларны яз.

Укучылар дәрестә укый______  һәм сөйли______ .

  1. Җырлый фигыле белән 4-5 сүздән торган җөмлә төзеп яз.

  1. Үзбәя кую өчен карточкалар

           

     

C:\Users\Ирек\Desktop\фигуралар.jpg

  1. _____

  1. _____

  1. _____

Дәрескә билге ______

C:\Users\Ирек\Desktop\фигуралар.jpg

  1. _____

  1. _____

  1. _____

Дәрескә билге ______

C:\Users\Ирек\Desktop\фигуралар.jpg

  1. _____

  1. _____

  1. _____

Дәрескә билге ______

C:\Users\Ирек\Desktop\фигуралар.jpg

  1. _____

  1. _____

  1. _____

Дәрескә билге ______

C:\Users\Ирек\Desktop\фигуралар.jpg

  1. _____

  1. _____

  1. _____

Дәрескә билге ________

C:\Users\Ирек\Desktop\фигуралар.jpg

  1. _____

  1. _____

  1. _____

Дәрескә билге ______

C:\Users\Ирек\Desktop\фигуралар.jpg

  1. _____

  1. _____

  1. _____

Дәрескә билге ______

C:\Users\Ирек\Desktop\фигуралар.jpg

  1. _____

  1. _____

  1. _____

Дәрескә билге ______


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

Ачык дәрес Тема: “Нишләр?” соравына җавап бирүче сүзләр

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак-мәктәбе       Ачык дәресТема:  “Нишләр?” соравына җавап бирү...

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Теманы өйрәнү өчен технологик карта...

технологик карта

технологик карта...

. "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта

3 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән уку дәресендә "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта....

Технологик карта

Технологик карта...

5 нче сыйныф өчен технологик карта. "Шарт фигыль"

5 нче сыйныфлар өчен төзелгән технологик карта.  Технологик карта дәрес өчен бик уңайлы. Чөнки дәреснең һәр этабы төгәл бирелә. Укытучыга бу  технологик карталар бик зур ярдәм итә....