Җәлил туган көн. Презентация.
презентация к уроку на тему

Муса Җәлилгә багышланган презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon zhlil_tugan_kon_2.ppt1.46 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ХӘТЕР МӘҢГЕ САКЛАР Казан шәһәре Совет районы 159 нчы лицейның 8 нче А сыйныфы укучыларының иҗади эше. Җитәкчесе: татартеле һәм әдәбияты укытучысы Галимуллина Л.Ф.

Слайд 2

Ак чәчәкләр Сезгә, ак җаннар! 1941 нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае. 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе. Күпмилләтле илебез фашизмга каршы канкойгыч сугышта җиңеп чыга. Мин моның белән чиксез горурланам, шуңа күрә дә рефератымны шул чор темасына язарга булдым...

Слайд 3

1906-1944 Муса Җәлил

Слайд 5

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында(1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С.Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.

Слайд 6

Хатыны-Әминә

Слайд 7

Кызы-Чулпан

Слайд 8

Табигать дөньясы И ртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп хәл сорашып Күзгә-күз караштылар. Назлады җил аларны, Тибрәтеп ак чукларын, Таң сипте өсләренә Хуш исле саф чыкларын.

Слайд 9

Бәхетле балачак Үтеп барам шулай урам буйлап Парадныйда күрәм бер бала Звонокка үрелә, буе җитми Аптырагач, карап уйлана. Мин балага киләм: -Әллә ,- димен,- Звонокка буең җитмиме? -Җитми шул,-ди -Кая үзем басыйм, Бернеме , -дим, әллә икеме? Биш. -.Басам. Шуннан бала әйтә:-Абзыкай ,син нинди йөрәкле! Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса, Икебезгә дә бирер кирәкне!

Слайд 10

Хезмәт шатлыгы Бик уңган безнең бакчачы бабай, Яше үзенең туксанда бугай. Ул кояш белән бергә кузгала, Көрәген ала, җиңен сызгана. Түтәлләр казый, гөлләр утырта, Алмагачларның башларын кырка. Түтәлне тутырып ,үсә җиләкләр. Нәркис.миләүшә.сөмбел һәм мәкләр .

Слайд 11

Моабит дәфтәрләре

Слайд 12

Аның исеме-мәңгелек.

Слайд 13

Татарлар елмаеп үләләр. Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә 1944нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр шул чаклы адым) җырлап үткәннәр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр!

Слайд 14

Җәлил һәм җәлилчеләр Җәлилчеләр 1944 елның 25 автустында 12 сәг. 06 мин. тан 12 сәг. 36 мин. ка кадәр Берлиндагы Плетцензе төрмә-сендә гильотинада җәзалап үтереләләр. Изге уйлар, таудай теләкләр күп, Сулыйсы иде Ватан һавасын! Дәвам итеп мәңге, кылганнарыбыз Бер матур җыр булып яңгырасын! Әйе, фашизм палачларының дәһшәтле балтасын гаделлек кылычына тиң булган корыч каләме белән җиңгән баһадир җырчыларның шигырьләре, батырлыклары бөтен дөньяда яшәү тантанасы булып яңгырый һәм яңгыраячак!!!

Слайд 15

Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше Гайнан Кормаш -12 сәгать 06 минут Фоат Сәйфелмөлеков - 12 сәгать 09 минут Абдулла Алиш -12 сәгать 12 минут Фоат Булатов - 12 сәгать 15 минут Муса Җәлил -12 сәгать 18 минут Гариф Шабаев-12 сәгать 21 минут Әхмәт Симаев-12 сәгать 24 минут Абдулла Баттал -12 сәгать 27 минут Зиннәт Хәсәнов - 12 сәгать 30 минут Әхәт Атнашев - 12 сәгать 33 минут Сәлим Бохаров - 12 сәгать 36 минут

Слайд 16

Гайнан Кормаш Син – халыкның батыр улы, Исемең мәңге онтылмас: Һәрчак безнең йөрәктә син - Гайнан абый Кормаш!

Слайд 17

Фоат Сәйфелмөлеков Исемнәре мәңге балкый Якты йолдызлар кебек. Кыю иптәш һәм көрәштәш – Фәрит абый Сәйфелмөлек.

Слайд 18

Абдулла Алиш Муса абый ялгыз түгел,- Иптәшләре бар ич: Бер иптәше - әкиятче Абдулла Алиш!

Слайд 19

Фоат Булатов Көннәр матур, ак кар ява, Күңелдә дәрт уятып... Тынычлык өчен көрәшкән Фоат абый Булатов!

Слайд 20

Муса Җәлил Җыр өйрәткән аны хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомре аның моңлы бер җыр иде, Үлеме дә яңгырый җыр булып.

Слайд 21

Гариф Шабаеф Кайчандыр безнең шикелле Булгандыр ул бер сабый... Һәрчак безнең күңелдә син- Шабаев Гариф абый!

Слайд 22

Әхмәт Симай Язмыш кайчак бик аяусыз- Төрле яклап сыный Сынатмадың, халкым улы- Әхмәт абый Симай!

Слайд 23

Абдулла Баттал Батырларны барлыйм, дисәң, Тарих дәфтәрләрен актар: Шундый батырларның берсе – Абдулла абый Баттал!

Слайд 24

Зиннәт Хәсәнов Батырлар турында һәр көн Шигырьләр, җырлар туа... Җыр булып яши күңелдә Хәсәнов Зиннәтулла!

Слайд 25

Әхәт Атнашев Дошманнарга каршы батырлар Көрәшкәннәр берләшеп. Ул батырларның берсе син- Әхәт абый Атнашев!

Слайд 26

Галләнур Бохараев Ил – Ватанга ант итә Газиз халкым уллары... Антыңа тугры калдың син- Сәлим абый Бохаров!

Слайд 27

Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында монумент

Слайд 28

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры

Слайд 29

Музей

Слайд 30

Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең-каберен бел!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...