21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Презентация.
презентация к уроку на тему
Туган тел көненә презентация.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
21_nche_fevral_-_halykara_tugan_tel_kone.ppt | 1.11 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән соң? Эш шунда: 1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.
ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара .
Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә — 478 млн, һинди телендә — 437 млн, испанда — 392 млн, рус телендә — 284 млн, гарәптә — 225 млн, португалда — 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.
Татарстанда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү юнәлешендә «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» ТР Законы һәм 2004-2013 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы эшләп килә.
Тел дигән дә рь я бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән карап калыр. Нәкый Исәнбәт И нет у нас иного достоянья! Умейте же беречь Хоть в меру сил, в дни злобы и страданья, Наш дар бесмертный – речь. И.А.Бунин Татар теле – туган тел, Безнең газиз булган тел Әти-әни, әби-бабай Безне сөя торган тел. Шәйхи Маннур
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне
Туган тел бәйрәме...
21 февраль -- Халыкара туган телләр көне.
Дәрестән тыш чара туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу эштә 9 сыйныф укучылары катшашты. Алар туган телне яратырга, сакларга кирәклеген аңлаттылар һәм башка телләрне дә хөрмәт итәргә...
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне
Халыкара туган тел көненә багышлап ясалган презентация...
21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә
21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә (1, 2 нче слайдлар)Шигырь сөйлим туган телемдә1 нче укучы. Үз телемдә шигырь укыйм, (3 нче слайд...
21 февраль- халыкара туган тел көне
Открытое меропиятие на тему "21 февраля- денбь родного языка"...
"21 нче февраль -Халыкара Туган тел көне" уңаеннан үткәрелгән кичә сценарие.
http://"21 нче февраль -Халыкара Туган тел көне" уңаеннан үткәрелгән кичә сценарие....
21 нче февраль - халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы.
21нче февраль-халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы....