Исемнәрнең килешләр белән төрләнүе,
план-конспект урока (5 класс) на тему

Валеева Айсылу Габдулахатовна

 5 нче а сыйныфының рус төркемнәрендә “Исемнәрнең килеш белән төрләнүе” темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta_vlieva_aysylu-2_prezent.docx28.43 КБ

Предварительный просмотр:

      ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»

Тема: 5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә “Исемнәрнең килеш белән төрләнүе” темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы

“Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацияләр” темасы буенча белем күтәрү кысаларында

Башкарды: Вәлиева Айсылу Габделәхәт кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эш урыны: Түбән Кама шәһәре,

“Кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүче  9 нчы урта белем бирү мәктәбе”

Проект эше яклауга кертелде:

29 март 2017 ел

Проект эшенең җитәкчесе:, ФФК доценты

Казан – 2017


 

Эчтәлек

Кереш...............................................................................................................................................................................................3

Төп өлеш. Дәреснең технологик картасы.................................................................................................................................4-8

Йомгаклау.......................................................................................................................................................................................9

Кушымта.........................................................................................................................................................................................10-11

Кереш

        Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. Икенче буын Федераль белем бирү стандартлары буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрәчәк. Фән ияләре укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиешләр. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булачаклар.

      Икенче буын Федераль белем бирү стандартлары педагогларга карата да зур таләпләр куя. Бүгенге көндә еш кулланыла торган компетентлылык термины мәктәпкә үтеп керде. Фән иясе буларак укытучыларның да, укучыларның да компетентлылыгы турында аларның шәхси сыйфаты буларак сөйләшәбез. Ком¬петентлык – заман таләбе. Компетентлы кеше кайсы да булса өлкәдә аеруча уңыш¬лы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес.

  ФДББС таләпләре мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү эчтәлегенә, аның максат-бурычларына, формаларына, укыту предметының структурасына, аларны укытудагы технологиягә, белем бирүнең метод һәм алымнарына гына түгел, ә дәресне планлаштыруны , дәрес структурасына, аны формалаштыруга да үзгәреш кертә.

      Дәреснең технологик картасы- укытучы һәм укучы арасындагы үзара педагогик эшчәнлекне планлаштыра торган заманча бер форма. Ул дәреснең гомумиләштерелгән, график тасвирламалар ярдәмендә башкарылган сценариясе, дәресне проектлаштыруның нигезе, укытучының шәхси методлары белән таныштыру чарасы.

Дәреснең технологик картасы:

— дәресне әзерләү-эшкәртү шартларын, аны үткәрүгә этәргеч булган сәбәп¬ләрне;

— дәрес үткәрү өчен кирәк булган укыту чараларын;

— укытучы һәм укучыларның эшчәнлек төрләрен;

— теманы, дәрес тибын, максатларны, җиһазлауны, метод һәм алымнарны;

— ФДББС буенча планлаштырылган нәтиҗәләрне үз эченә алган өлеш¬ләрдән торган схема-таблицаны тәшкил итә.

Проектның актуальлеге: технологик карта ярдәмендә  белем бирү, укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле итеп оештырырга, ФДББС таләпләре нигезендә предмет, метапредмет һәм шәхескә караган осталыкларның үсешен тәэмин итәргә мөмкин.

Көтелгән нәтиҗәләр: технологик картаны төзү. Проект эше рәвешендә тәкъдим итү һәм уку-укыту процессына кертү.

Проектның максаты: “Исемнәрнең килешләр белән төрләнүе” темасы буенча технологик карта төзү.

Укытучы

Вәлиева Айсылу Габделәхәт  кызы

Предмет

Татар теле

Тема

Исемнәрнең килешләр белән төрләнүе

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: уку эшчәнлешендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау ( дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, үз көчеңә ышану).

Танып-белү УУГ: укучының һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау.

Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау.

Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатларын формалаштыру, үзеңнең һәм сыйныфташларының эшчәнлеген бәяли белү.

Предмет УУГ: исемнең килешләрен  дөрес билгеләү.

Дәреснең тибы

Ныгыту

Төп төшенчәләр

Килеш исемнәре

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әдәбият, сәнгать

Эшне оештыру

Фронталь, индивидуаль, парлы эш, төркемнәрдә эш.

Чыганаклар

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова . “Күңелле татар теле”.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

Предмет

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

Оештыру. Мотивлаштыру

1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез,укучылар!

-Хәерле көн !

-Хәлләрегез ничек?

-Кәефләрегез әйбәтме?

-Бүген ничәсе?

-Атнаның кайсы көне?

-Урамда һава торышы нинди?

-Анда җылымы,әллә салкынмы?

-Хәзер елның кайсы фасылы?

Укытучыны сәламлиләр, бер-берсенә матур сүзләр, теләкләр телиләр.

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү.

РУУГ: эш урыныңны оештыру

Укыту-укуга карата ихтирамлы караш булдыру, укучыларны яхшы укуга өндәү

Актуальләштерү.

Максат – белем алуга  карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

 Өй эшен тикшерү.

а)Сөйләшү:

 “Минем яраткан ризыгым”

(парларда эш)

ә) –презентация,чыгышлар,рефератларны өлешчә карау,

татар халык ашларын искә төшерү

Ризыкларның атамаларын дөрес әйтү күнекмәләре өстендә эшлиләр, сүзләрнең тәрҗемәләрен туры китереп язалар

Сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү

КУУГ: дөрес әйтелеш өстендә эшләү

РУУГ: хаталарны табу, төзәтү; үзконтроль

Игътибарлылык һәм кызыксынучанлык

үстерү

Уку мәсьәләсен кую.

Максат – килешләр буенча алган белемнәрне  искә төшерү һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

 

- Электрон тактада бирелгән 1нче таблицада нәрсәләр җитми?

(Килеш исемнәре ,килеш кушымчалары)

-Таблицада бирелгән сораулар сезгә нәрсә сөйли?

-Бу нинди сораулар?(Килеш сораулары.)

Димәк без бүген дәрестә нинди  теманы искә төшерәчәкбез?

Сорауларга җавап эзлиләр,җавап бирәләр;

дәфтәргә число,көн исеме ,килешләрне язалар. Сүзләрнең дөрес кушымчаларын язалар,

тикшерәләр

(әзер таблица буенча  )    

Килешләрне таный белү

ТБУУГ: белемнәрне структуралаштыру, үзләштергән белемнәрне куллана белү

КУУГ: үз фикереңне җиткерә белү

РУУГ: уку мәсьәләсен адымлап чишү

Сыйныфташлар

ыңны хөрмәт итү, үзбәя

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

    1.Үткәннәрне искә төшерү.

-Татар телендә ничә килеш бар?

-Иптәшегез белән килеш исемнәрен исегезгә төшерегез.(парларда эш)

 -Ә рус телендә килешләр ничек атала?

 -Сколько всего падежей?Как их называют?

 (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

Дәреслек белән эш.(89нчы бит)

Сүзлек эше:

Килеш-падеж

Баш килеш-Именительный падеж

Иялек килеше-Притяжательный падеж

Юнәлеш килеше-Направительный падеж

Төшем килеше-Винительный падеж

Чыгыш килеше-Исходный падеж

Урын-вакыт килеше-Местно-временной падеж

2..Үткәнне ныгытуда активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

   1 -Ребята, теперь потренируемся, как вы запомнили названия падежей имён существительных. Я буду читать разные существительные. Вы должны будете определить их падеж.

Өстәлгә,урманнан,балалар,китапта,бакчаның,авылда,чәчәкне.

    2 - Балалар, хәзер төркемнәрдә, группаларда эшлибез.

Б.к.      токмачта             гөлгә

И.к.     токмач                 гөл

Ю.к.    токмачның          гөлнең

Т.к.      токмачтан           гөлдән

Ч.к.      токмачны            гөлне

Ур.-в.к.токмачка             гөлгә

-Бу ике төрләнеш нәрсә белән аерыла”(калын һәм нечкә төрләнеш)

     3.Бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз.Җөмләне

иптәшегез тәрҗемә итсен

     4.Физминутка.

Ныгытылган белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәнәләр.

Төркемнәрдә эш.

Сүзләрне дөрес урнаштыру

Иҗади эш.

Килешләрне таный белү,кушымчаларын аеру,килеш

ләрнең атамаларын дөрес әйтү,сүзләрне килешләр белән төрләндерү

не ныгыту

ТБУУГ: килешләрне искә төшерү

КУУГ: үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү

РУУК:

уку мәсьәләсен адымлап чишү

Үзеңдә җаваплылык хисе булдыру.

уртак эшчәнлек барышында үз фикереңне формалаштыра белү, аны башкаларның фикерләре белән чагыштыру, дәлилли белү;

Рефлексия

И в заключении я хочу проверить как вы усвоили материал, проведем тестирование. На листочках записываете только верный ответ.

1. Татар телендә ничә килеш бар?Сколько падежей на татарском языке?

А) 5

ә) 7

б) 6

2. Иялек килеше нинди сорауларга җавап бирә? На какие вопросы отвечает притяжательный падеж?

а) кемгә?нәрсәгә?

ә) кемнең?нәрсәнең?

б) кем?нәрсә?

3. Төшем килешендәге сүзне тап. Найди слово в винительном падеже

а) дәфтәр

ә) әнигә

б) алманы

4.Мәктәпкә сүзенең килешен билгелә.Определи падеж слово в школу

а) баш килеш

ә) иялек килеше

б) юнәлеш килеше

5.Баш килештәге исем җөмләнең кайсы кисәге булып килә?Каким членом предложения является слово в именительном падеже?

 а) ия

ә) хәбәр

  6)  Бәяләү.

Кемнең хатасы юк,  “биш”ле куясыз.

Кемнең бер хатасы бар? -4

Кемнең ике хатасы бар? – 3

Кемнәр бишлегә эшләде? Кемнәр дүртлеге эшләде? Кемнәр өчле алды?

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?

- Кемгә авыр булды? Ни өчен?

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)эти окончания?

Укытучы яшел төстәге карточкаларны тарата. Карточкада 3 төрле бәя бирелгән( Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк). Укучылар үзләренең эшчәнлеген бәяләү өчен кирәк булган сүзләрнең астына сызалар.

Өй эше бирү

Хәзер, көндәлекләрне ачабыз. Өй эшен язып куегыз.

1)каен, елга сүзләрен килешләр белән төрләндерергә.

2)Шул сүзләрне кертеп җөмләләр уйлап язарга.

3)Язгы каникул турында кечкенә инша язып килергә.

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт

Тест эшлиләр. Эшләрне үзләре бәялиләр. Үз фикерәрен әйтәләр,

Үзбәя.

Үзбәя.

Үзләренең ни өчен мондый бәя сайлауларын аңлаталар

өй эшен язып алалар

РУУГ:Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

КУУГ: үз фикереңне җиткерә белү,фикер йөртү.

Үз уңыш-уңышсызлыкларының сәбәпләрен ачыклау

 

                                                                                                                                                                                                       

Йомгаклау

     “Исемнәрнең килеш белән төрләнүе” темасына төзелгән технологик картаны уңышлы дип саныйм. Кереш өлешендә куйган бурычларга ирештем. Куелган бурычларга ирешү өчен түбәндәге эшләрне башкардым: технологик карта төзү теориясе белән таныштым; предмет, метпапредмет, шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр буенча булган әдәбиятны тагын бер тапкыр карап, өйрәнеп чыктым; шушы УУГ кулланып, технологик картаны төзеп чыктым.

       Технологик карта укытучыга түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:

- ФДББС нигезендәге планлаштырылган нәтиҗәләрне тормышка ашыру;

- конкрет теманы өйрәнү процессында формалашачак УУГ тормышка ашыру;

- укучыларда эзлекле рәвештә УУГ формалаштыру;

- дәрес темасын үзләштерүне күздә тотып, максаттан алып ахыргы нәтиҗәләренә кадәр булган эшчәнлекнең эзлеклелеген проектлаштыру;

- иҗади эшчәнлеккә вакыт булдыру.

     Эш барышында технологик карта төзүнең уңай якларын күрдем, аңладым. Шуңа күрә алдагы эшемдә дә технологик картаны үземнең эшемдә кулланачакмын.

Кушымта 1

Әбигә               әби+ гә           кемгә?

Дәрестә            Дәрес+тә        кайда?

Песинең           Песи+нең       нәрсәнең?

Сумканы          Сумка+ны      нәрсәне?

Класстан          Класс+тан      кайдан?

Кар                   Кар                  нәрсә?          

Кушымта 2а

Баш килеш-Именительный падеж

-

Иялек килеше-Притяжательный падеж

-ның/-нең

Кемнең?.......?

-га/-гә,-ка/-кә

Кемгә?нәрсәгә?кая?

Төшем килеше-Винительный падеж

-ны/-не

Кемне?нәрсәне?

Чыгыш килеше-Исходный падеж

 ............... .......   -Местно-временной

-да/-дә,-та/-тә

Кемдә?нәрсәдә?кайда?

Кушымта 2ә

Баш килеш-Именительный падеж

-

Кем?нәрсә?

Иялек килеше-Притяжательный падеж

-ның/-нең

Кемнең?нәрсәнең?

Юнәлеш килеше-Направительный падеж

-га/-гә,-ка/-кә

Кемгә?нәрсәгә?кая?

Төшем килеше-Винительный падеж

-ны/-не

Кемне?нәрсәне?

Чыгыш килеше-Исходный падеж

-дан/-дән,-тан/-тән

Кемнән?нәрсәдән?каян?кайдан?

Урын-вакыт килеше-Местно-временной

-да/-дә,-та/-тә

Кемдә?нәрсәдә?кайда?

Кушымта 3

1. Татар телендә ничә килеш бар?Сколько падежей на татарском языке?

А) 5

ә) 7

б) 6

2. Иялек килеше нинди сорауларга җавап бирә? На какие вопросы отвечает притяжательный падеж?

а) кемгә?нәрсәгә?

ә) кемнең?нәрсәнең?

б) кем?нәрсә?

3. Төшем килешендәге сүзне тап. Найди слово в винительном падеже

а) дәфтәр

ә) әнигә

б) алманы

4.Мәктәпкә сүзенең килешен билгелә.Определи падеж слово в школу

а) баш килеш

ә) иялек килеше

б) юнәлеш килеше

5.Баш килештәге исем җөмләнең кайсы кисәге булып килә?Каким членом предложения является слово в именительном падеже?

 а) ия

ә) хәбәр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф өчен тест (килешләр)

4 нче сыйныф өчен тест (килешләр)...

Килешләрдә төрләндерү

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше....

Татар телендә килешләр.

Татар телендә килешләр темасына презентация....

Килешләр таблицасы

Килешләр таблицасы татар төркемендә һәм рус төркемендә укучыларга да ярдәм булып тора....

Исемнәрнең килешләр белән төрләнүе.

Сингапур алымнары кулланып төзелгән дәрес эшкәртмәсе....

Килешләр буенча "Филворд"

Килешләр буенча "Филворд"...

Урок на тему "Исемнәрнең төрләнеше.Парлы һәм тезмә исемнәр"

Конспект и презентация к уроку для 6 класса на тему "Исемнәрнең төрләнеше.Парлы һәм тезмә исемнәр"...