Әдәби уку, 1 сыйныф. Технологик карта.
план-конспект урока на тему

Камалетдинова Диана Фаат кызы

Әдәби уку, 1 сыйныф. Технологик карта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_1_klass.docx23.39 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку дәресенә технологик карта

1 нче сыйныф, УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”

Татарстан Республикасы  Аксубай муниципаль районы

МБГББМ “З. Т. Шәрәфетдинов исемендәге Карасу төп белем бирү мәктәбе”

Тема

Әйтмә һәм язма сөйләм. “Өч кыз” , “Куян кызы” әкиятләрен тыңлау

Максат

1. Әйтмә һәм язма сөйләм төшенчәләре, “ Өч кыз”, “Куян кызы” әкиятләре белән танышу, әкиятләрнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, укыганнардан һәм сөйләгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясарга өйрәтү, әкиятләр укуга кызыксынуны арттыру.

3. Халык әкиятләре белән автор әкиятләренең охшашлыгын күзәтү, әйтмә сөйләмне язма сөйләмнән аерырга өйрәнү.

4. Әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык, мәхәббәт хисләре, кешеләргә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булу сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Китаптагы рәсемнәрдән әкият элементларын табу, язма сөйләмне әйтмә сөйләмнән аера белү; рәсемгә карап 3-4 җөмләле хикәя төзи белү

Төп төшенчәләр

Әйтмә һәм язма сөйләм, әкият, автор әкияте, халык әкияте.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, рәсем сәнгате.

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1.“Әлифба” Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф.Ш., Шамсетдинова Р.Р    Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011 нче ел.

2. “Әлифба – методик әсбап” Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф.Ш., Шамсетдинова Р.Р    Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел.

1. “Өч кыз”, “Куян кызы” мультфильмнары.

2. Дидактик карточкалар,  тест, рәсемнәр.

Универсаль уку гамәлләре

Регулятив:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

Танып белү:рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру

Коммуникатив:күршең белән фикерләшү

Шәхси:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәрес барышы.

Оештыру этабы.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Игътибар белән карагыз әле, Г.Тукайның кайсы әсәрендә шушы кояш образы чагылган? (Тактага елмайган, битараф, ачулы кояш рәсемнәре беркетелгән). (“Эш беткәч, уйнарга ярый”). Кайсы кояш сезгә күбрәк ошый? Бүгенге дәрестә без аны үзебезгә юлдаш итеп алырбыз. Дәресебезнең девизы: Елмаюга ни җитә, елмаю боз эретә.

Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

II. Яңа тема өстендә эшләү. 1.Әңгәмә. - Күз алдына китерегез : кояшлы иртә белән тын гына йокыдан тордыгыз, юындыгыз, киендегез, сөйләшмичә мәктәпкә киттегез, мәктәптә иптәшләрегез белән аралашмадыгыз, сөйләшмичә өйгә кайтып киттегез. Сезгә күңелле булдымы? Ә кешегә кайчан кызык һәм күңелле була?(Әгәр кеше аралашса.) Без сөйләшкән бөтен нәрсә сөйләм дип атала.Димәк,сөйләм кешегә хәбәр итәргә,белергә, сөйләргә, аралашырга кирәк. Сөйләм төрле була. Әгәр дә без сөйләшәбез икән,димәк, бу сөйләм әйтмә сөйләм була. Әгәр дә без әйткәнне язып барсак,димәк,бу сөйләм язма сөйләм була. 2.Уйлап кара ”Бу нинди сөйләм?” - ике кеше сөйләшеп тора; - укучы тактага яза; - укучы такта янында җавап бирә; - әби хат яза; - әни китап укый. 3.Уен “Нинди сөйләм өчен кирәк?” - телефон - микрофон – акбур - компьютер - ручка – карандаш 4.Әңгәмәне дәвам итү. - Сөйләм нәрсәләрдән тора? - Нәрсә ул җөмлә? - Әгәр җөмләләр билгеле бер тәртиптә язылсалар ничек дип атала? - Текст турында нәрсә беләбез? - Нинди текст төрләре бар?

- Шигырь - хикәя – әкият һ. б.

Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Әйе, укучылар сез дөрес әйттегез. Әкият тә текст төре була. Без бүгенге дәрестә ике әкият белән танышырбыз. Мин сезгә ике табышмак әйтәм, сез шуларның җавапларын табарга тырышыгыз.  

Алгы тәпие кыска, Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да, Ак тунын кия кышка. (Куян) 

Кош түгел – оча, Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата, Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен) Бу хайваннар сезгә таныш булган кайсы әкиятләрдә бар. (“Биккуркак белән Бикбатыр”, “Куян кызы”, “Өч кыз”)

Физминутка

Куяннар һәм бүре

Йом –йомшак куяннар                        (киереләләр)

Йокыдан уянганнар,

Нинди рәхәт аланда,

Шатланалар алар да.                             (сикергәлиләр)

Тик бүрене күрмиләр,                            (як-якка караналар)

Читтәнрәк йөрмиләр

Бүре – бик явыз нәрсә,                           (кулларын, йодрыклап,

Уйлап тормый һичнәрсә,                         күкрәк турысында

Аланга килеп җитә,                                  әйләндерәләр,

Куянны алып китә.                                    йөгерәләр)

Белемнәрне актуальләштерү.

Бу табышмакларны әйтүем юкка гына түгел. Бүген укыйсы әкиятләребез нәкъ менә бу геройлар турында.

Дәреслекләрегезне ачыгыз. Мин укыган өзекләргә туры килгән рәсемнәрне таба барыгыз.

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Татар халкының “Өч кыз” һәм Абдулла Алишның  «Куян кызы»  әкиятләре өстендә эш:

Әкиятләрне укытучының үрнәк укуы;

Әкияттән рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне табып уку. Рәсемнәр әкияттәге кайсы җөмләләргә туры килә икән? Кем җитезрәк?Беренче рәсем.

Менә аның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр. Бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр, ди.

Икенче рәсем. Тиен дустым, хәлем бик авыр, кызларымны чакырып кына китерсәнә, - дигән.

Өченче рәсем. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.

Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди. Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:

Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.

Дүртенче рәсем. Уртанчы кыз киндер суга икән. Тиенгә әйткән: Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән. Тиен бик ачуланган да әйткән: Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.

Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән. Бишенче рәсем.

Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Сорауларга җавап бирү.

Сезгә кайсы кыз ошады? Ни өчен өченче кыз ошады? Ни өчен беренче һәм икенче кыз ошамады? Бер хатынның ничә кызы булган? Ана кеше ялгыз калгач ни була? Ана кеше кемне ярдәмгә чакыра?

Олы кыз кемгә әверелә? Уртанчы кыз кемгә әверелә? Ана кешегә кем булыша? Бу әкиятләр нәрсә турында? Ни өчен Куян кызының аяклары шешә? Әнкә куян кызына нинди матур сүзләр белән эндәшә? Әниләрнең сүзен тыңламауның ахыры нәрсә белән бетәргә мөмкин? Әкиятләр нәрсәгә өйрәтә?Ни өчен Куян кызының аяклары шешә? Әнкә куян кызына нинди матур сүзләр белән эндәшә?

Әниләргә карата балалар нинди мөнәсәбәттә булырга тиешләр. Сез әниләр турында нинди әсәрләр беләсез. “Куян кызы” әкиятен кем язган? (Укучылар җавабы) Әйе, бу әкиятне Абдулла Алиш язган.  Абдулла Алиш  – әкиятнең авторы. Халык әкиятләре һәм автор әкиятләре була. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)А.Алиш турында кыскача мәгълүмат бирү.

- Мәктәптә укыганда концертлар оештыра, газета – журналлар чыгара, театр түгәрәгенә йөри. Бик тырыш укучы була. Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче көнне үк ул сугышка китә. Әсирлеккә төшә. Берлин янындагы төрмәдә Муса Җәлил белән очраша. Алар бергә яшерен ешмада эшлиләр. Ләкин оешманың эше ачыла һәм аларны фашистлар җазалап үтерәләр. Алиш туган якка әйләнеп кайта алмаса да, ул һәрвакыт безнең янда. Без аны әкиятләре аша онытмабыз.  Абдулла Алиш балалар өчен бик күп әкиятләр һәм хикәяләр язган. “Утлы йомырка”, “Алдакчы Наил”, “Биккуркак белән Бикбатыр”.

Әкиятләрнең истә калган өлешен укучылардан сөйләтеп карау.

Яңа белемнәрне ныгыту.

Тактада язылган мәкальләрнең кайсысы әкият эчтәлегенә туры килә.

Укучылар тактада язылган мәкальләрне укыгыз әле. Сез аларның мәгънәләрен  ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре тыңлана)  Бу мәкальләрнең кайсысы “Өч кыз” әкиятенең эчтәлегенә туры килә дип саныйсыз?

А) Ана күңеле - балада, бала күңеле – далада.

Б) Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

В)  Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Әйе, олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. Бу мәкаль “Өч кыз” әкиятенең эчтәлегенә туры килә.

Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

1.Үзегезгә ошаган әкияткә иллюстрация (рәсем) ясарга, 2. “Өч кыз”, “Куян кызы” мультфильмнарын карарга, 3. Рәсем буенча әкиятләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Нәтиҗә ясау.

Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? ?  (Укучыларның фикерләре тыңлана) Кайсы җөмләләр  иң әһәмиятле, төп мәгънәне белдерә?  (Әкиятләрдән табып уку) И, сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит. Кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар. Әкиятләр безне әти-әнине хөрмәт итәргә, аларга мәрхәмәтле, игътибарлы, шәфкатьле булырга өйрәтә.  Әни – бала өчен иң газиз, иң кадерле якын кеше. Чөнки ул безне тудырган, ашаткан, эчерткән, җыр көйләп йоклаткан, беренче елмаюыбызны күреп куанган, туган телебезне өйрәткән кеше.

Кадерле укучылар, әйдәгез, һәрчак әниләргә мәрхәмәтле булыйк. Аналарның хакын хаклыйк, иманлы,  шәфкатьле булыйк . “Җәннәт – аналарның аяк астында” дигән мәкальне һәрвакыт күңелебездә тотыйк. Ата-анасын хөрмәтләгән кеше генә, үзе дә хөрмәткә ирешә ала.

Йомгаклау. Укучылар, сезгә  әкиятләр ошадымы? Әкияттәге кызларның кайсысы ошады? Ни өчен?

Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? Татар халык әкиятләре белән автор әкиятләре нәрсә белән аерыла. (Татар халык әкиятләре телдән телгә күчеп безгә килеп җиткән, авторы билгесез, автор әкиятләре китапка язылган һәм аларның авторлары билгеле.) Бүгенге дәрес сезгә ошадымы. Үзегезгә нинди билгеләр куясыз? Дәрес тәмам.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныф.Әдәби уку.Технологик карта.

Уку  предметы:   әдәби уку  Сыйныф: 3Укытучы: Вафина Гөлсинә Хәмит  кызыУМК : автор Хәйдәрова  Р.З.Дәреснең  темасы:Ш.Галиев. «Кунаклар» шигыреДәреснең  тибы: я...

Технологик карта 5нче сыйныф.

"Язгы каникулда" тексты буенча үткәрелгән дәрес....

Фразеологик әйтелмәләр (5 нче сыйныф, технологик карта)

5 нче сыйныф өчен татар теленнән  “Фразеологик әйтелмәләр” темасына технологик карта...

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...

5 нче сыйныф өчен технологик карта. "Шарт фигыль"

5 нче сыйныфлар өчен төзелгән технологик карта.  Технологик карта дәрес өчен бик уңайлы. Чөнки дәреснең һәр этабы төгәл бирелә. Укытучыга бу  технологик карталар бик зур ярдәм итә....

әдәби укудан технологик карта.(3 сыйныф,рус төркеме.)

Тема:“Көндәлек режим». Муса Җәлилнең.”Сәгать” шигыре....

2 нче сыйныф рус төркемендә укудан технологик карта

Татарстанга рәхим итегез! темасына технологик карта...