Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Ана образы
материал на тему
Предварительный просмотр:
Гаилә елы (эмблема) Слайд “Караңгыда безгә юл күрсәтә, Әни синең хәер-фатихаң” Слайд “Бала бишеге – гомер бишеге” (бишек рәсеме) Слайд: “Дан җырлыйлар сиңа шагыйрьләр” Слайд: М.Җәлил портреты (фотолар) Слайд: ФЯруллин портреты Слайд: Р.Миңнуллин портреты Слайд: А.Ахматова портреты. Слайд: Ана күңелен аңлау өчен Кышын яз булып кара”... Слайд: әсәрләр исемлеге Слайд:Х.Сәрьян “Бер ананың биш улы” Слайд: Ә.Еники “Әйтелмәгән васыть” Слайд: “Сәхнәдә дә Ана бөек Слайд: әсәрләр исемлеге Слайд: Ш.Хөсәенов (әсәрдән күренешләр) Слайд: Т.Миңнуллин (әсәрдән күренешләр) Слайд: “Җәннәт аналарның аяк астында” “Уч төбеңдә тәбә кыздырсаң да, анаң алдында бурычыңны түләп бетерә алмассың” “Яктылык-кояш янында. Яхшылык-ана янында” Б.Урманче, Т. Хаҗиәхмәтов һ.б. иҗат иткән хатын-кыз рәсемнәре Слайд: Мамадыштагы һәм Җиңү паркындагы Ана һәйкәлләре
| Конференциянең темасы: “Караңгыда безгә юл күрсәтә, Әни, синең хәер-фатихаң” Максаты: 1. Укучыларны иҗади эзләнүгә тарту. 2. Әдәби әсәр укуга кызыксыну уяту. 3. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә сурәтләнгән Ана образлары аша аналарга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү. Үткәрү формасы: әдәби-конференция 1 а.б.Аналар, аналар- кояшлы һавалар, Колачлы дәрьялар. Аналар-күңел яраларына Шифалар – дәвалар. 2 а.б.Аналарга дан җырлыйк без, Аналарны гел зурлыйк без. Беркайчан да ялгызлыкта, Ятимлектә калдырмыйк без, Сөекле аналарны. 1 а.б.Әнкәй, әни, нәнә, инәй, исәй... Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала. Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен, йөрәк җимешләре өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана. Никадәр сабырлык, дөньядагы никадәр матурлык, мәхәббәт һәм күңел киңлеге синдә. 2 а.б.Әниләр турында сүз башлаганда иң элек күз алдына туган йорт, туган туфрак, туган нигез килеп баса. Әни берни белән дә тиңли алмаслык газиз кеше. Җыр: “Әнием, җаным син” 1 а.б.Син иртә белән йокыдан уяндың, күзләреңне ачтың, өйдә тәмле ризык исе. Күңелгә шундый рәхәт, яныңда әниең, күз нурың, җылытучың, кайгыртучың. Син ,“Әни” дип эндәшәсең. Ул дөньяда иң кадерле сүз. Кеше үз гомерендә бу сүзне бик күп тапкырлар кабатлый. Әни кеше шул сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Ул бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, Әни дигән сүз үзе йөрәктә туа. 1 а.б. Иң изге кешең - әни икән Ул синең өчен генә яши икән. Тик шуны син аңлап җиткермисең Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм – дип язды үзенең шигырендә Сәйфи Кудаш. 2 а.б. Әйе, менә шундый үкенечле хәлдә калмаслык итеп, әниләрне кадерләп, хөрмәтләп ничек яшәргә? Шушы сорауларга бъгенге конференциябездә җавап табарбыз. “Караңгыда безгә юл күрсәтә, Әни синең хәер-фатихаң” Бүгенге конференциядә катнашалар ............ Җыр: “Бишек җыры” 1 а.б. Әниләр һәм бишек җырлары. Бу ике сүз бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән. Әниләрдән башка бишек җырын, бишек җырларыннан башка әниләрне күз алдына китереп булмый.Чөнки аларда тормыш чишмәсенең башы, яшәү чыганагы. 2 а.б. 1000 елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмый. Г.Тукай “Ана догасы”, М.Җәлил “Ана”, С.Хәким “Әнкәй, “Клиндерләр эзлим”, Рәшит Гәрәй “Һаман әнкәй”, Ф.Яруллин “Әни синең хәер-фатихаң”,”Әни”, Р.Миңнуллин “Әнкәмнең догалары”, “Әнкәй хатлары”, “Әнкәйләр тәрбиясе” һ.б. бик күп әсәрләрне санап китәргә була. Безнең укучыларыбыз бу кичәгә әзерләнү барышында күп эзләнделәр, татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне өйрәнделәр һәм Ана образының бөеклеген тагын бер кат расладылар. Ә хәзер укучыларның үзләренә сүзне бирик.
М.Җәлил шигърияте белән мин бик кечкенәдән таныштым. Ул вакытта әле шагыйрьне белми идем. Апам миңа “Эмма” шигырен укыды. Мәктәптә укый башлагач, мин М.Җәлилнең бөек патриот шагыйрь икәнен аңладым. Бүген аның иҗатына тукталасым килә. Җәлил лирикасы тормыш чыганагыннан бәреп чыга. Кайсы гына шигырен алып карама, аның нигезендә ниндидер ниндидер реаль кеше, булган вакыйга яки берәр тормышчан деталь ята. Моны исбат итү өчен Җәлил шигъриятендә аеруча калку итеп күрсәтелгән ана образына мөрәҗәгать итү бик кызыклы. Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. “Батрак ана”, “Ана”, “Ана бәйрәме”, “Соңгы үпкә, “Үлем турында” һәм башка бик күп шигырь-поэмаларында бу образ бөтен тулылыгы, эчке матурлыгы, мөлаемлыгы белән ачыла. Ул әсәрләрдә Җәлилнең иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уй-хыяллары чагылган. Шуңа күрә мондый әсәрләр укучылар күңеленә дә юл таба. Алар безне рухи яктан баета, күңелләрне сафландыра, яшәргә яңа көч бирә.... Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым, Күреп үлсәмче, дип кызымны! Анам кабере – туган туфрагыма Куеп үлсәмче, дип, башымны! Гомеренең соңгы көннәрендә, үлем җәзасын көткәндә Муса газиз әнисен искә төшерә: Эчем тулы каргыш, үпкә белән Китәм инде җирнең өстеннән. Мескен әни мине юкка гына Күз нурларын түгеп үстергән. Юкка гына күкрәк сөтен имезеп, Бишек җыры җырлап тибрәткән... Дөньясына нәфрәт, каргыш булып Чыкты ул җыр минем йөрәктән. Шагыйрь хәлен күз алдыгызга китереп карагыз. Кулларын дуслары түгел – богаулар кыскан. Яткан урыны үз каны белән юылган, төрмә камерасы салкын кабергә әверелгән... Әмма шундый шартларда дә Җәлил үз җанын саклап калу турында түгел – туган туфрагына кайтып, әнисе каберенә йөзен куеп үлү турында хыяллана. Бу урында шагыйрьнең 1918 елны язылган “Ятим бала” исемле шигыре искә төшә. Шигырьдә күрсәтелгән ятим бала, башка сыеныр урын тапмагач, зиратка бара, әнисе каберенә йөзен куеп, барлык моң-зарларын сөйли. Яшь түгеп аргач, шунда ук мәңгелек йокыга китә... Кечкенә Мусаның шуңа охшаш эчтәлекле “Анам кабере” исемле пьесасы да бар. Ул авылның мәктәп сәхнәсендә куелган. Төп рольне кечкенә Муса үзе башкарган. Яшь артист кәс, куаклар һәм чын ташлар ярдәмендә ясалган кабер өстенә ятып, әрнеп, дулкынланып әнисенә эндәшкәндә, тамашачылар – авылның бала-чагасы, агай-энеләре – балавыз сыгып утырганнар, дип язды Рафаэль Мостафин. Иҗатының башы һәм ахыры... икесендә дә бер үк фикер: дөньяда ана кабере булган туган туфрактан изге җир юк, анадан да изге җан юк. Аңа тугрылыклы булуда – яшәүнең бөтен мәгънәсен күрә М.Җәлил һәм бу фикер минеке дә. 2. Ә хәзер Ф Яруллин иҗатына тукталабыз. Сүз .. бирелә. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Республикабызның халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗаты диюгә, күз алдына иксез-чиксез диңгез килеп баса. Ул шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицицист та. Иҗатының кайсы ягын гына алып карама, аның дөньяга, яшәешкә үзенә генә хас фәлсәфи карашын, җәмгыятьтә бара торган процессларга мөнәсәбәтен күрәсең. Фәнис Яруллин бала күңеленә тизрәк үтеп керим әле дип, шигырь формасының җиңелен сайламый, шул ук вакытта күп кенә шигырьләрен җитди темаларга кора. “Ана турында баллада”сында ул тетрәндергеч вакыйганы сурәтли. Түшәктә ята Авыру ана. Бик авыр аңа, Бик авыр аңа. Көчкә-көчкә генә тын алып яткан ана янына Үлем үзе килә дә болай ди: ...Сиңа ун елны Өстим яңадан. Ләкин шартым бар: Бүләк гомернең Тик үзең өчен Яшә һәр көнен. Ләкин аналар, бигрәк тә безнең татар аналары, үзләре өчен генә яши аламыни? Авыру ана Уйлый да улын, Әйтә пышылдап: -Юк, китмә, үлем. Минем сулышны Хәзер үк кис тә Ун ел гомерне Балама өстә. Аналарның бөеклеге, олы җанлылыгы хәтта легендаларга кергән. Әйтик, бер гашыйк егеткә сөйгән кызы: “Сөюеңне раслар өчен миңа әниеңнең йөрәген алып кил”,-ди. Мәхәббәттән күңел күзе томаланган егет анасының йөрәген күкрәгенннән умырып ала да сөйгән кызы янына ашыга. Барган чакта абынып егыла. Шунда ананың канлы йөрәге: “Берәр җирең авыртмадымы, улым?”-дип сорый. Ф.Яруллинның да әлеге балладасы да шушы легендага аваздаш. “Юылмас хурлык” әкият-поэмасында баланың үз куркаклыгы аркасында әнисен явыз бүреләр өере арасында калдырып китүе тасвирлана. Автор әйтергә теләгән фикерен бала күңеленә мәңгегә сеңеп калырлык образларга сала. -Улым!-дип кычкырган Ана Җан ачылары белән,- Син кайда? Коткарырга кил! Үләм бит, юкса, үләм. Синең аякларың җитез, Бүреләрне алдап чап. Алар сиңа иярерләр дә Арып калырлар туктап. Инде тай булып үсеп җиткән колын, әнисен бик җәлләсә дә, бүреләр өеренә ташланырга йөрәге җитми. Бүреләр Әнкә атны ботарлап ташлый. Аның бары тик башы гына кала. Баш янына иелгән улы Күз яшен түгә-түгә. Тезләнеп гафу сораган Үз-үзен сүгә-сүгә. -Әнкәй!-дигән яшь түгеп Тай,- Синең алда ант итәм: Явызлардан, усаллардан Куркып калмамын бүтән. Чыннан да Тай әнкәсенә биргән антына тугры калган. Ул батыр, көчле, гайрәтле айгыр булып үсеп җиткән. Әмма ничек кенә гайрәтле булма – үлгән анаңны терелтә алмыйсың шул. Кайчандыр бер куркып калуы бу гайрәтле айгырның йөрәгенә юылмас хурлык булып кала. Нинди генә батырлыклар эшәмәсен-хурлыктан котыла алмый ул. Чөнки ана кешене авыр хәлдә ташлап калдыру – юыла торган хурлык түгел. Ана хакы – Тәңре хакы. Менә шундый яклары белән ачыла Ф.Яруллин иҗатында Ана образы. Җыр: 3. Үзенең җырларында һәм шигырьләрендә татар халкы мең еллар буе иҗат итеп килгән Ана образын камилләштерүдә тиңдәшсез иҗади көч куючы шагыйрь. Р.Миңнуллин иҗаты буенча сүз 11 класс укучысы ......... бирелә. Минем Р.Миңнуллин иҗатына тукталасым килә. “Шигырьләрем, дөньядагы иң кадерле, иң матур, иң әйбәт кешегә багышланган”,-дип язды Р.Миңнуллин. Мин үзем Р.Миңнуллин иҗатының буеннан-буена сузылып килгән ике образына сокланам: аның берсе туган як образы булса, икенчесе – Ана образы. Р.Миңнуллин үзенең җырларында һәм шигырьләрендә татар халкы мең еллар буе иҗат итеп килгән Ана образын камилләштерүдә тиңдәшсез иҗади көч куя. Роберт- әтисез үскән малай. Шуңа аның шигъриятенә иң беренче булып Әнкәй темасы килеп кергән икән, бу гаҗәп түгел. Әти-әнисе турында бик күп яза Р.Миңнуллин. Бигрәк тә әнисе турында. Бүтәннәрдән үзгәдер без, Күңелләр дә үзгәдер. Ул нечкәлек күңелләргә Әнкәйләрдән күчкәндер. Шундый килә андыйларның Йөзенә бер бирәсе! Биреп булмый – ни дисәң дә, Әнкәйләр тәрбиясе (“Әнкәйләр тәрбиясе”) Хатын-кыздагы йомшак якның чынлыкта көчле якка әверелеүен күрсәтә автор. Хатын-кыз, табигатьнең үзе кебек, мәңгелек сергә төренгән. Ана табигате бигрәк тә! Шуны аңлаган кешенең йөрәк түрендә һәм күз алдында әнисе торса – бу гаҗәпмени? Шагыйрь гади татар хатын-кызының якты образын тагын да гомумиләштереп, иң югары баскычка – гомумкешелек иҗтимагый бөеклеккә күтәреп куюга ирешә: Хатлар укыйм. Кат-кат укыйм Мин Әнкәйнең хатларын – Әнкәйнең, гади Әнкәйнең Даһи тәгълиматларын,- дип яза шагыйрь “Әнкәй хатлары” дигән шигырендә. Әнкәй дә картайган инде, Чәчләре дә агарган: Нур сибелә, нур чәчелә, Нур бөркелә алардан. Бик килешә аклары да, Сагынам карасын да. Мин агарткан чәч тә бардыр Ул чәчләр арасында. Әнисе рәсемен ясый, сорау куя, уйлана шагыйрь. Гомумиләштерә, нәтиҗәгә килә: “Әнкәйләрнең бөеклеген соңрак...соңрак аңлыйбыз”,- ди ул “Әнкәйнең ак чәчләре” әсәрендә. Күрәбез, Р.Миңнуллин өчен Ана образы ул – мәңгелек фикер һәм илһам чыганагы! Җыр: С.Садыйкова муз., Р.Миңнуллин сүзләре “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” 4. А.Ахматова иҗаты буенча сүз 11 класс укучысы ......... бирелә. 1 а.б. “Ана күңелен аңлау өчен Кышын яз булып кара. Язгы ташу ургылганда Ишелмичә, җебемичә. Боз-ташкынга баш имичә Акмыйча калып кара. 2 а.б. Прозада әниләр образы дигәндә, Ә.Еникинең “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять”, Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”, Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы”, Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы”, М.Кәримнең “Озын-озак балачак”, Г.Бәшировның “Әни”, “И.Гази “Синең әниең”, Р.Мингалим “Яшел күзле әнкәем”, М.Горькийның “Мать”, Л.Толстой “Анна Каренина”, Паустовскийның “Телеграмма” һ.б. әсәрләрне атарга була. 2 а.б. Татар әдәбиятының проза өлкәсендә Ана образы ничегрәк ачыла ? Укучыларыбызның фикерләрен тыңлыйк. Укучылар чыгышы: 1. Х.Сәрьянның “Бер ананың биш улы” әсәре буенча 7 класс укучысы .......... сүз бирәбез. Бүгенге заман гаиләләрендә 1 яки 2 бала тәрбияләнә. Алар күпчелек иркә, үзләрен генә яратучы, көйсез, өлкәннәрне хөрмәтли белмәүче булып үсәргә мөмкин. Ә менә Хәсән Сәрьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендәге Солтан белән Маһисәрвәрнең биш улларын тәртипле, тату, бердәм, тәрбияле итеп тәрбияләүләре турында сүз бара. Тимерче булып эшләгән әтиләре бик иртә үлеп китә. Малайларның таза-сау, акыллы, инсафлы булып үсүләрендә әниләренең өлеше бик зур. Малайларны үз авылларында гына түгел, тирә-якта да яхшы беләләр. Мине бигрәк тә аларның әниләренә һәм бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре сокландыра. Туганнарына абыем, апаем дип кенә эндәшәләр алар. Мондый яхшы тәрбия бигрәк тә ана кешедән бирелгәндер дип уйлыйм. Хәсән Сәрьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендәге Ана образы аның зур уңышы. Татар хатынының акылын, саф әхлаклылыгын, рух көчен күрсәткән образ бу. Маһисәрвәр апа бер-бер артлы өч баласын югалта. Мөмкин булган кадәр сабырлык күрсәтергә тырыша ул. Хәтта Мирзасы үлгән көнне Сирингә туй итәргә рөхсәт бирерлек көч таба үзендә. Хәсрәтен тышка чыгармаска тырышса да, бер-бер артлы килгән бу олы кайгылар аны иртә картайталар, ананың чәчләре ап-ак була. Ул көчле рухлы булып кала. Шул рәвешле, татар әдәбиятында сурәтләнгән аналар янында тагын берәү - үтә тайнак, тавыш-тынсыз гына үзенең тормышын җайлап алып баручы, сабыр холыклы, үзендә милләтебезнең матур сыйфатларын туплаган Х.Сәрьянның Маһисәрвәр апа да бар. 2.Ә.Еники “Әйтелмәгән васыть” әсәрендә Ана образы. Чыгыш ясый 9 класс укучысы ............ Мин Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендәге Акъәби образына сокланам һәм аның турында сөйләргә телим. Ә.Еники – татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы. Аларда әдип үз заманы героеның катлаулы язмышын, каршылыклы характерларын күрсәтә. Әдипнең иҗат дөньясы киң һәм күпкырлы. Аның әсәрләрендә сүрәтләнгән кеше образлары нигездә тирән эчке кичереш, уйлану, сиземләү кебек катлаулы психологик халәтне бирү ярдәмендә ачыла. Ул –кешеләр язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр хәлләрне, драматик кичерешләрне тирән аңлаучы һәм шуларны үзенә генә хас чаралар ярдәмендә сәнгать чынлыгына әйләндергән сүз остасы. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәренең үзәгендә Акъәби образы. Бу образда халык рухы, борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре чагылган. Акъәби гомере буена хәләл көче белән генә көн күргән. Берсеннән-берсе уңган, илгә файдалы, кирәкле балалар үстереп биргән. Ул-киң күңелле, хезмәт ярата, зур хөрмәткә лаек ана. Акъәби балаларының олы дәрәҗәгә ирешүләренә ихлас күңелдән куана, ләкин шул ук вакытта туган туфрактан читләшүләренә, туган халкыннан аерыла баруларына җаны әрни. Анда ата-баба җиренә, тәрбияләп үстергән халкына, туган теленә, сакланып калган гореф-гадәтләренә, мәдәни байлыкка карата сакчыл, ихтирамлы караш тәрбияләү турында васыять әйтеп калдыру теләге көчле. Ләкин балалары Акъәбинең тавышсыз-тынсыз, аерым бүлмәдә ятуын артыграк күрәләр, берсе дә аны борчыган эч серләре белән кызыксынмый, хәтта хәл белүләре дә коры гына була. Балалары аның җанын дәвалау ягын оныталар. Нәтиҗәдә борынгыдан килгән, яшьләр өчен әһәмиятле, киләчәкнең нигез ныклыгы өчен җирлек булырлык кыйммәтле васыяте үзе белән бергә җир куенына китә. Акъәбинең балалары аның соңгы теләген тыңларга вакыт та таба алмыйлар, кирәксенмиләр дә. Хәтта ананың соңгы васыятен: аны үзебезчә җирләүне дә тиешенчә оештыра алмыйлар. Акъәби вафат булгач, аның әйберләренең күбесен театр гардеробына илтеп бирәләр. Рухи байлык, үткәннәр, үлгәннәр өчен кирәкми, исәннәр, бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Бу гади генә авыл карчыгы киләчәк буыннар тормышын мәгънәле, матур итеп күрергә тели. Аның мондый язмышка дучар ителүе бик кызганыч. Ә.Еникинең Акъәбие минем өчен мәңге аклык, сафлык, үрнәк образ булып кала.
Җыр: “Картайма әле әнкәй” 1 а.б. Сәхнәдә дә Ана образы бөек булып кала. Драматургиядә әлеге темага Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”, Батулланың “Кичер мине әнкәй”, Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”, Рәшидә Җиһаншинаның “Улларым” һ.б. әсәрләр бар. Ә хәзер укучыларны тыңлыйк. 1. Ш.Хөсәенов “Әниемнең ак күлмәге”. Сүз бирелә 11 класс укучысы ......... Конференциягә әзерләнү барышында мин Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” драмасына мөрәҗәгать иттем. Бу әсәрне тыныч күңел белән, дулкынланмыйча карау мөмкин түгел. Драмада үзәктә Ана образы тора. Әсәрдә аның исеме дә бирелми, чөнки бу барлык аналарны берләштергән образ. Бу әсәрнең икенче исеме дә бар. Ул “Әни килде” дип атала. Ә хәзер сезне әсәр турында үземнең фикерләрем белән таныштырасым килә. Ананың балалары инде зур үсеп, кеше булганнар, кошлар сыман кайсы-кая таралышып беткәннәр. Ана үзе генә авылда яши. Балалары аны, әлбәттә, аны онытмыйлар: посылка җибәреп, хат язып торалар. Бервакыт Ана балаларына кунакка килеп керә. Нәкъ менә шушы көнне аның улы да өйләнә икән. Әлбәттә, бу турыда ана белми, чөнки аңа хәбәр итүче юк. Бу хәл үзе генә дә анага карата игътибарсызлыкны күрсәтә. Чөнки яхшы бала өйләнер алдыннан әти-әнисеннән фатиха сорар иде. Уллары-кызлары әниләренең килүенә сөенәләр. Ана да аларның күңелен боегайтасы килмәгәнгә, үзендә яман шеш авыруы икәнлеген әйтмәскә була. Ләкин аны шифаханәгә алып килгән күрше кызы бу серне ача, әниләренә карата рәхимлерәк булуларын, хәзер инде аны кайсыныңдыр тәрбиягә алырга тешлеген әйтә. Менә шуннан соң ачыла да инде балаларының чын йөзе. Берсенең бер проблема икән, икенчесенең – икенче проблема һәм алар берничек тә әниләрен үзләренә ала алмыйлар. Әлбәттә, түземле дә, нечкә күңелле Ана боларны күрмәмешкә салыша, ләкин аның күңеленә төер утыра шул инде. Һәм бу төерне берничек тә бетереп булмаячак Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында кайгыртачак, ә бала башында әле тормыш мәшәкатьләре, вакыт юклык... Минемчә, балалары ананы яраталар, ләкин үз эшләренә, үз уйларына бирелеп, аны аңламыйлар. Мәсәлән, Ислам да бик теләп әнисен үзләренә алыр иде дә, тик авыру белән артык чыгымнар булачак. Һәм төрле сәбәпләр табып, моңа ризалашмый. Ләкин менә шул Исламга ана ике мәртәбә тормыш бүләк иткән. Беренчесе – туганда, икенчесе – чирләгәч. Балаларына бу бик нык тәэсир итә, алар инде аңладылар бугай, ләкин Анада аларга карата рәнҗеш кала. Әмма безнең Әниләр олы йөрәкле бит, бигрәк тә үз баласына карата. Алар яраталар, сөяләр, кызганалар һәм гафу итәләр. Ш.Хөсәенов Ана образы аша барлык аналар күңеленең нечкәлеген, матурлыгын күрсәтә. Әсәр “Әниемнең ак күлмәге” дип атала. Татар халкында ак төс чисталык, пөхтәлек, сафлыкны белдерә. Әлеге әсәрдә дә ана шундый ак, саф, чиста. Ана- иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Әлеге әсәр белән сез таныш түгел икән, мин аны сезгә дә укырга тәкъдим итәм. Ә хәзер шушы әсәрдән өзек карап китик. 2. Т.Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”драмасы. Чыгыш ясый 11 класс укучысы Шәрифуллина Ләйсән. Бүгенге иң популяр иҗатчылардан кемнәрне беләсең дип сораганда, үзен татар баласы санаган һәр кеше, беренчеләрдән итеп Туфан Миңнуллин исемен атый. Чыннан да, аның исемен без кайда гына очратмыйбыз: театр афишаларында, газета-журнал битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында, урта мәктәп һәм махсус уку йортлары өчен дәреслекләрдә, хөкүмәт залларында... Инде менә ничә дистә ел шулай. Гаҗәп үзенчәлекле шәхес һәм бәрәкәтле иҗат. Театр сәхнәсендә ул тулы бер юнәлеш – “Туфан Миңнуллин театры” тудырды. Бүгенге көндә күп укучылар Туфан аганың язмаларын яратып укыйлар, аның сәхнә әсәрләрен һәрдаим карап баралар. Мин үзем аның иҗатына гашыйк кеше. Ул миңа чын безнеңчә - гади телдә яза белү, бүгенге көндәге иң кайнар проблемаларны күтәреп чыгуы белән якын. Менә әуңа күрә мин бүген үземнең чыгышымны аның бүгенге көндә дә актуаль “Әниләр һәм бәбиләр” драмасына багышлыйм. Мин бу әсәрнең спектаклен карадым һәм үз кулыма тотып укыганым да бар. Ана дигән исемнең бөеклеген, сафлыгын раслауда “Әниләр һәм бәбиләр” драматик әсәре төп урынны алып тора. Туфан Миңнуллинның бу пьесасы белән таныш булмаган, аны укымаган кеше, юктыр мөгаен. Бу-ата-ананың үз балаларына булган хисен тулы һәм тирән итеп чагылдырган чын мәгънәсендәге гүзәл әсәр. Биредә 4 хатын – дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы матур булган Алтынчәч һәм баласын үзенә алырга теләмәгән Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Дилемма, бишек җырлары ишетмичә үскәнгә шундый каты бәгырьле, эгоист, үз рәхәте бәрабәренә яңа туган баласыннан баш тартучы кешелексез адәм актыгына әверелгәндер дип уйлыйм. Дилеммага карата миндә нәфрәт уяна. Ирексездән аның нарасыен кызгана башлыйсың, аның киләчәге куркыта. Ул беркайчан да ана назын татымаска, “әнием, бәгърем” дип әйтмәскә мөмкин бит. Бу турыда хәтта уйлыйсы да килми. Минем бу минутта Гөлфинә апаның ундүртенче баласы булып, кайгы күрми үсәсем, акыллы Валентинаның иркә кызы, Алтынчәч-айналайның матур, чибәр бәләкәче булысым килә. Чөнки беләм: алар өендә, алар оясында ни күрсәң, очканда да шуны күрерсең. Алар балаларын җәмгыятькә файдалы шәхес, кеше итеп тәрбиялиләр. Менә бу аналар, чыннан да, Ана дигән бөек исемгә лаек. Чыгышымны әсәрдәге Аналар җырыннан юллар белән тәмамлыйсым килә. Ике кулын куеп алар тезләренә, Утырышып бер ял итеп алалар да, Тагын эштә, тагын шөгыль, мең мәшәкать... Исән-саулык телик әле аналарга, Озын гомер телик әле без аларга. Баласының йөргән юлы йөзләрендә, Алар гаме яллар иткән арада да. Һаман сагыш, һаман борчу, мең төрле уй... Түземлекләр телик без аларга. Җыр: 2 а.б. Без бүген поэзиядә, прозада, драматургиядә “Ана” образының бөеклеген ачтык. Безнең мәктәп укучылары да иҗат эше белән шөгыльләнәләр. 1998 елның ноябреннән Аналар көне билгеләп үтелә башлады. Шул уңыйдан мәктәбебездә “Аналар” көненә багышлап иҗади эшләргә конкурс үткәрелә башлады. Ә бүген аларның иҗат җимешләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. - ............. 1 а.б. Сәнгатьтә дә аналар образына зур урын бирелә. Безнең рәссамнарыбыз нинди матур портретлар һәм сурәтләр иҗат иткәннәр. Мәсәлән: Х.Якупов, Б.Урманче, Тавил һәм Нияз Хаҗиәхмәтовлар, Лотфулла Фәттахов һ.б. рәссамнарыбызның иҗат эшләре сокландырырлык. Рәссамнар, шагыйрьләр аналарның зирәклегенә, аларның матурлыгына дан җырлыйлар. Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә: Аларгадыр бөтен авырлык. Әнкәйләргә якты йолдызлардан, Ә кояштан һәйкәл салырлык. 2 а.б. Кемнәргә генә һәйкәл куелмады соңгы елларда. Татар Анасына багышланган иң беренче һәйкәл-Мамадышның Хәтер паркында Бөек Ватан сугышында 8 улын югалткан, Урта Кирмән авылының иң сабыр, иң түзем кешесе Фатыйма Әхмәдиева хөрмәтенә куела. Казанның Җиңү паркындагы һәм Апас районындагы Ана һәйкәлләре Татарстаныбыздагы барлык Хатын-кызларыбызга, бөек Аналарга мәдхия йөзеннән салындылар. Волгоградттагы кулына кылыч тоткан батырлык символына әйләнгән мәһабәт Ана һәйкәленә кем генә сокланмый икән!? Газиз әнкәйләрнең һәрберсенең Исемнәрен ташка нык уеп, Кулдан килсә әгәр, бронзадан Һәйкәл куяр идем мин коеп. Һәйкәл кояр идем, куяр идем Авылыбызның иң-иң түренә. Матур көннәремдә, кайгы барда Килер өчен һәрчак бирегә. Килеп йөрер идем шул һәйкәлгә Батырлыкны кабат күрергә. Өйрәнергә тормыш авырлыгын Алар кебек җиңә белергә. Килер идем һәрчак мин алардан, Яшәү көче җирдә алырга. Тынычлыкны яклап, җир шарында Мәхәббәткә тугры калырга. Газиз әнкәйләрнең һәрберсенең Исемнәрен ташка нык уеп, Һәрберсенә кызгылт бронзадан Һәйкәл куяр идем мин коеп! 1 а.б. Дөньяның атаклы галимнәре, талантлы шагыйрьләре, батырлары тарихта аналары белән киләләр. Андый аналар белән замандашлары горурланалар. Исемнәре мәңге үлмәс Мусалар, Газинурларны тудырган әниләр экраннарда, сәнгатьтә, халкыбызның күңелендә мәңге яшәр! Җыр: Гөлсинә Сабирова музыкасы һәм сүзләре “Әни, әни” 2 а.б. Аналарга дан җырлыйк без, Аналарны гел зурлыйк без. Беркайчан да ялгызлыкта, Ятимлектә калдырмыйк без, Сөекле Аналарны! |
Муса Җәлил иҗатында ана образы
М.Җәлил шигърияте белән мин бик кечкенәдән таныштым. Ул вакытта әле шагыйрьне белми идем. Апам миңа “Эмма” шигырен укыды. Мәктәптә укый башлагач, мин М.Җәлилнең бөек патриот шагыйрь икәнен аңладым. Бүген аның иҗатына тукталасым килә.
Җәлил лирикасы тормыш чыганагыннан бәреп чыга. Кайсы гына шигырен алып карама, аның нигезендә ниндидер ниндидер реаль кеше, булган вакыйга яки берәр тормышчан деталь ята. Моны исбат итү өчен Җәлил шигъриятендә аеруча калку итеп күрсәтелгән ана образына мөрәҗәгать итү бик кызыклы.
Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. “Батрак ана”, “Ана”, “Ана бәйрәме”, “Соңгы үпкә, “Үлем турында” һәм башка бик күп шигырь-поэмаларында бу образ бөтен тулылыгы, эчке матурлыгы, мөлаемлыгы белән ачыла. Ул әсәрләрдә Җәлилнең иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уй-хыяллары чагылган. Шуңа күрә мондый әсәрләр укучылар күңеленә дә юл таба. Алар безне рухи яктан баета, күңелләрне сафландыра, яшәргә яңа көч бирә....
Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым,
Күреп үлсәмче, дип кызымны!
Анам кабере – туган туфрагыма
Куеп үлсәмче, дип, башымны!
Гомеренең соңгы көннәрендә, үлем җәзасын көткәндә Муса газиз әнисен искә төшерә:
Эчем тулы каргыш, үпкә белән
Китәм инде җирнең өстеннән.
Мескен әни мине юкка гына
Күз нурларын түгеп үстергән.
Юкка гына күкрәк сөтен имезеп,
Бишек җыры җырлап тибрәткән...
Дөньясына нәфрәт, каргыш булып
Чыкты ул җыр минем йөрәктән.
Шагыйрь хәлен күз алдыгызга китереп карагыз. Кулларын дуслары түгел – богаулар кыскан. Яткан урыны үз каны белән юылган, төрмә камерасы салкын кабергә әверелгән... Әмма шундый шартларда дә Җәлил үз җанын саклап калу турында түгел – туган туфрагына кайтып, әнисе каберенә йөзен куеп үлү турында хыяллана.
Бу урында шагыйрьнең 1918 елны язылган “Ятим бала” исемле шигыре искә төшә. Шигырьдә күрсәтелгән ятим бала, башка сыеныр урын тапмагач, зиратка бара, әнисе каберенә йөзен куеп, барлык моң-зарларын сөйли. Яшь түгеп аргач, шунда ук мәңгелек йокыга китә...
Кечкенә Мусаның шуңа охшаш эчтәлекле “Анам кабере” исемле пьесасы да бар. Ул авылның мәктәп сәхнәсендә куелган. Төп рольне кечкенә Муса үзе башкарган. Яшь артист кәс, куаклар һәм чын ташлар ярдәмендә ясалган кабер өстенә ятып, әрнеп, дулкынланып әнисенә эндәшкәндә, тамашачылар – авылның бала-чагасы, агай-энеләре – балавыз сыгып утырганнар, дип язды Рафаэль Мостафин.
Иҗатының башы һәм ахыры... икесендә дә бер үк фикер: дөньяда ана кабере булган туган туфрактан изге җир юк, анадан да изге җан юк. Аңа тугрылыклы булуда – яшәүнең бөтен мәгънәсен күрә М.Җәлил һәм бу фикер минеке дә.
Р.Миңнуллин иҗатында ана.
Минем Р.Миңнуллин иҗатына тукталасым килә.
“Шигырьләрем, дөньядагы иң кадерле, иң матур, иң әйбәт кешегә багышланган”,-дип язды Р.Миңнуллин. Мин үзем Р.Миңнуллин иҗатының буеннан-буена сузылып килгән ике образына сокланам: аның берсе туган як образы булса, икенчесе – Ана образы. Р.Миңнуллин үзенең җырларында һәм шигырьләрендә татар халкы мең еллар буе иҗат итеп килгән Ана образын камилләштерүдә тиңдәшсез иҗади көч куя.
Роберт- әтисез үскән малай. Шуңа аның шигъриятенә иң беренче булып Әнкәй темасы килеп кергән икән, бу гаҗәп түгел. Әти-әнисе турында бик күп яза Р.Миңнуллин. Бигрәк тә әнисе турында.
Бүтәннәрдән үзгәдер без,
Күңелләр дә үзгәдер.
Ул нечкәлек күңелләргә
Әнкәйләрдән күчкәндер.
Шундый килә андыйларның
Йөзенә бер бирәсе!
Биреп булмый – ни дисәң дә,
Әнкәйләр тәрбиясе (“Әнкәйләр тәрбиясе”)
Хатын-кыздагы йомшак якның чынлыкта көчле якка әверелеүен күрсәтә автор. Хатын-кыз, табигатьнең үзе кебек, мәңгелек сергә төренгән. Ана табигате бигрәк тә! Шуны аңлаган кешенең йөрәк түрендә һәм күз алдында әнисе торса – бу гаҗәпмени?
Шагыйрь гади татар хатын-кызының якты образын тагын да гомумиләштереп, иң югары баскычка – гомумкешелек иҗтимагый бөеклеккә күтәреп куюга ирешә:
Хатлар укыйм.
Кат-кат укыйм
Мин Әнкәйнең хатларын –
Әнкәйнең, гади Әнкәйнең
Даһи тәгълиматларын,- дип яза шагыйрь “Әнкәй хатлары” дигән шигырендә.
Әнкәй дә картайган инде,
Чәчләре дә агарган:
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.
Бик килешә аклары да,
Сагынам карасын да.
Мин агарткан чәч тә бардыр
Ул чәчләр арасында.
Әнисе рәсемен ясый, сорау куя, уйлана шагыйрь. Гомумиләштерә, нәтиҗәгә килә: “Әнкәйләрнең бөеклеген соңрак...соңрак аңлыйбыз”,- ди ул “Әнкәйнең ак чәчләре” әсәрендә.
Күрәбез, Р.Миңнуллин өчен Ана образы ул – мәңгелек фикер һәм илһам чыганагы!
Ә хәзер мин сезнең игътибарыгызга шагыйрьнең үзем яраткан “Мәдхия” шигырен тәкъдим итәм.
Мәдхия
Талпына да канатлана сабый,
Әнисенең кайнар учларында.
Күз яшьләре балкый сөенечтән
Әнисенең керфек очларында.
Дөньябызның матурлыгы булып
Җир йөзендә мәңге балкысын
Илебезнең гүзәл хатын-кызы-
Яшь баласын тоткан якты сын!
Дөньяларын онытып уйнап йөргән
Сабыеннан күзен алмый ана.
Бу минутта Бәхет төшенчәсен
Ана гына бары аңлый ала!
Гомерләрнең якты җыры булып
Җир йөзендә мәңге балкысын
Җиребезнең гүзәл хатын-кызы –
Яшь баласын тоткан якты сын!
Тәмле төшләр күреп йоклый сабый
Әнисенең җылы куенында.
Алда аны зур бер тормыш көтә-
Рәхәтен дә күрер, кыенын да.
Яшәешнең бер тылсымы булып
Җир йөзендә мәңге балкысын
Кешелекнең гүзәл хатын-кызы –
Яшь баласын тоткан якты сын!
Сабыйларның татлы җыры җирдә-
Алар әле шундый бәхетлеләр.
Ана белән сабый елмайганда,
Иртәгә дә безгә бәхет көләр!
Киләчәккә бер мәдхия булып
Җир йөзендә мәңге балкысын
Мәңгелекнең гүзәл хатын-кызы –
Яшь баласын тоткан якты сын!
Мине Фәнис Яруллин иҗатындагы Ана образы кызыксындырды.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Республикабызның халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗаты диюгә, күз алдына иксез-чиксез диңгез килеп баса.
Ул шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицицист та. Иҗатының кайсы ягын гына алып карама, аның дөньяга, яшәешкә үзенә генә хас фәлсәфи карашын, җәмгыятьтә бара торган процессларга мөнәсәбәтен күрәсең.
Фәнис Яруллин бала күңеленә тизрәк үтеп керим әле дип, шигырь формасының җиңелен сайламый, шул ук вакытта күп кенә шигырьләрен җитди темаларга кора. “Ана турында баллада”сында ул тетрәндергеч вакыйганы сурәтли.
Түшәктә ята
Авыру ана.
Бик авыр аңа,
Бик авыр аңа.
Көчкә-көчкә генә тын алып яткан ана янына Үлем үзе килә дә болай ди:
...Сиңа ун елны
Өстим яңадан.
Ләкин шартым бар:
Бүләк гомернең
Тик үзең өчен
Яшә һәр көнен.
Ләкин аналар, бигрәк тә безнең татар аналары, үзләре өчен генә яши аламыни?
Авыру ана
Уйлый да улын,
Әйтә пышылдап:
-Юк, китмә, үлем.
Минем сулышны
Хәзер үк кис тә
Ун ел гомерне
Балама өстә.
Аналарның бөеклеге, олы җанлылыгы хәтта легендаларга кергән. Әйтик, бер гашыйк егеткә сөйгән кызы: “Сөюеңне раслар өчен миңа әниеңнең йөрәген алып кил”,-ди. Мәхәббәттән күңел күзе томаланган егет анасының йөрәген күкрәгенннән умырып ала да сөйгән кызы янына ашыга. Барган чакта абынып егыла. Шунда ананың канлы йөрәге: “Берәр җирең авыртмадымы, улым?”-дип сорый. Ф.Яруллинның да әлеге балладасы да шушы легендага аваздаш.
“Юылмас хурлык” әкият-поэмасында баланың үз куркаклыгы аркасында әнисен явыз бүреләр өере арасында калдырып китүе тасвирлана. Автор әйтергә теләгән фикерен бала күңеленә мәңгегә сеңеп калырлык образларга сала.
-Улым!-дип кычкырган Ана
Җан ачылары белән,-
Син кайда?
Коткарырга кил!
Үләм бит, юкса, үләм.
Синең аякларың җитез,
Бүреләрне алдап чап.
Алар сиңа иярерләр дә
Арып калырлар туктап.
Инде тай булып үсеп җиткән колын, әнисен бик җәлләсә дә, бүреләр өеренә ташланырга йөрәге җитми. Бүреләр Әнкә атны ботарлап ташлый. Аның бары тик башы гына кала.
Баш янына иелгән улы
Күз яшен түгә-түгә.
Тезләнеп гафу сораган
Үз-үзен сүгә-сүгә.
-Әнкәй!-дигән яшь түгеп Тай,-
Синең алда ант итәм:
Явызлардан, усаллардан
Куркып калмамын бүтән.
Чыннан да Тай әнкәсенә биргән антына тугры калган. Ул батыр, көчле, гайрәтле айгыр булып үсеп җиткән. Әмма ничек кенә гайрәтле булма – үлгән анаңны терелтә алмыйсың шул. Кайчандыр бер куркып калуы бу гайрәтле айгырның йөрәгенә юылмас хурлык булып кала. Нинди генә батырлыклар эшәмәсен-хурлыктан котыла алмый ул. Чөнки ана кешене авыр хәлдә ташлап калдыру – юыла торган хурлык түгел. Ана хакы – Тәңре хакы.
Менә шундый яклары белән ачыла Ф.Яруллин иҗатында Ана образы.
Әмирхан Еники иҗатында Ана образы.
Мин Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендәге Акъәби образына сокланам һәм аның турында сөйләргә телим.
Ә.Еники – татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы. Аларда әдип үз заманы героеның катлаулы язмышын, каршылыклы характерларын күрсәтә. Әдипнең иҗат дөньясы киң һәм күпкырлы. Аның әсәрләрендә сүрәтләнгән кеше образлары нигездә тирән эчке кичереш, уйлану, сиземләү кебек катлаулы психологик халәтне бирү ярдәмендә ачыла. Ул –кешеләр язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр хәлләрне, драматик кичерешләрне тирән аңлаучы һәм шуларны үзенә генә хас чаралар ярдәмендә сәнгать чынлыгына әйләндергән сүз остасы.
Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәренең үзәгендә Акъәби образы. Бу образда халык рухы, борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре чагылган. Акъәби гомере буена хәләл көче белән генә көн күргән. Берсеннән-берсе уңган, илгә файдалы, кирәкле балалар үстереп биргән. Ул-киң күңелле, хезмәт ярата, зур хөрмәткә лаек ана. Акъәби балаларының олы дәрәҗәгә ирешүләренә ихлас күңелдән куана, ләкин шул ук вакытта туган туфрактан читләшүләренә, туган халкыннан аерыла баруларына җаны әрни. Анда ата-баба җиренә, тәрбияләп үстергән халкына, туган теленә, сакланып калган гореф-гадәтләренә, мәдәни байлыкка карата сакчыл, ихтирамлы караш тәрбияләү турында васыять әйтеп калдыру теләге көчле. Ләкин балалары Акъәбинең тавышсыз-тынсыз, аерым бүлмәдә ятуын артыграк күрәләр, берсе дә аны борчыган эч серләре белән кызыксынмый, хәтта хәл белүләре дә коры гына була. Балалары аның җанын дәвалау ягын оныталар. Нәтиҗәдә борынгыдан килгән, яшьләр өчен әһәмиятле, киләчәкнең нигез ныклыгы өчен җирлек булырлык кыйммәтле васыяте үзе белән бергә җир куенына китә.
Акъәбинең балалары аның соңгы теләген тыңларга вакыт та таба алмыйлар, кирәксенмиләр дә. Хәтта ананың соңгы васыятен: аны үзебезчә җирләүне дә тиешенчә оештыра алмыйлар. Акъәби вафат булгач, аның әйберләренең күбесен театр гардеробына илтеп бирәләр.
Рухи байлык, үткәннәр, үлгәннәр өчен кирәкми, исәннәр, бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Бу гади генә авыл карчыгы киләчәк буыннар тормышын мәгънәле, матур итеп күрергә тели. Аның мондый язмышка дучар ителүе бик кызганыч.
Ә.Еникинең Акъәбие минем өчен мәңге аклык, сафлык, үрнәк образ булып кала.
Хәсән Сәрьян иҗатында Ана образы.
Бүгенге заман гаиләләрендә 1 яки 2 бала тәрбияләнә. Алар күпчелек иркә, үзләрен генә яратучы, көйсез, өлкәннәрне хөрмәтли белмәүче булып үсәргә мөмкин.
Ә менә Хәсән Сәрьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендәге Солтан белән Маһисәрвәрнең биш улларын тәртипле, тату, бердәм, тәрбияле итеп тәрбияләүләре турында сүз бара. Тимерче булып эшләгән әтиләре бик иртә үлеп китә. Малайларның таза-сау, акыллы, инсафлы булып үсүләрендә әниләренең өлеше бик зур. Малайларны үз авылларында гына түгел, тирә-якта да яхшы беләләр. Мине бигрәк тә аларның әниләренә һәм бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре сокландыра. Туганнарына абыем, апаем дип кенә эндәшәләр алар. Мондый яхшы тәрбия бигрәк тә ана кешедән бирелгәндер дип уйлыйм.
Хәсән Сәрьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендәге Ана образы аның зур уңышы. Татар хатынының акылын, саф әхлаклылыгын, рух көчен күрсәткән образ бу. Маһисәрвәр апа бер-бер артлы өч баласын югалта. Мөмкин булган кадәр сабырлык күрсәтергә тырыша ул. Хәтта Мирзасы үлгән көнне Сирингә туй итәргә рөхсәт бирерлек көч таба үзендә. Хәсрәтен тышка чыгармаска тырышса да, бер-бер артлы килгән бу олы кайгылар аны иртә картайталар, ананың чәчләре ап-ак була. Ул көчле рухлы булып кала. Шул рәвешле, татар әдәбиятында сурәтләнгән аналар янында тагын берәү - үтә тайнак, тавыш-тынсыз гына үзенең тормышын җайлап алып баручы, сабыр холыклы, үзендә милләтебезнең матур сыйфатларын туплаган Х.Сәрьянның Маһисәрвәр апа да бар.
Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” әсәре
Конференциягә әзерләнү барышында мин Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” драмасына мөрәҗәгать иттем. Бу әсәрне тыныч күңел белән, дулкынланмыйча карау мөмкин түгел. Драмада үзәктә Ана образы тора. Әсәрдә аның исеме дә бирелми, чөнки бу барлык аналарны берләштергән образ. Бу әсәрнең икенче исеме дә бар. Ул “Әни килде” дип атала. Ә хәзер сезне әсәр турында үземнең фикерләрем белән таныштырасым килә.
Ананың балалары инде зур үсеп, кеше булганнар, кошлар сыман кайсы-кая таралышып беткәннәр. Ана үзе генә авылда яши. Балалары аны, әлбәттә, аны онытмыйлар: посылка җибәреп, хат язып торалар. Бервакыт Ана балаларына кунакка килеп керә. Нәкъ менә шушы көнне аның улы да өйләнә икән. Әлбәттә, бу турыда ана белми, чөнки аңа хәбәр итүче юк. Бу хәл үзе генә дә анага карата игътибарсызлыкны күрсәтә. Чөнки яхшы бала өйләнер алдыннан әти-әнисеннән фатиха сорар иде. Уллары-кызлары әниләренең килүенә сөенәләр. Ана да аларның күңелен боегайтасы килмәгәнгә, үзендә яман шеш авыруы икәнлеген әйтмәскә була. Ләкин аны шифаханәгә алып килгән күрше кызы бу серне ача, әниләренә карата рәхимлерәк булуларын, хәзер инде аны кайсыныңдыр тәрбиягә алырга тешлеген әйтә. Менә шуннан соң ачыла да инде балаларының чын йөзе. Берсенең бер проблема икән, икенчесенең – икенче проблема һәм алар берничек тә әниләрен үзләренә ала алмыйлар. Әлбәттә, түземле дә, нечкә күңелле Ана боларны күрмәмешкә салыша, ләкин аның күңеленә төер утыра шул инде. Һәм бу төерне берничек тә бетереп булмаячак
Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында кайгыртачак, ә бала башында әле тормыш мәшәкатьләре, вакыт юклык... Минемчә, балалары ананы яраталар, ләкин үз эшләренә, үз уйларына бирелеп, аны аңламыйлар. Мәсәлән, Ислам да бик теләп әнисен үзләренә алыр иде дә, тик авыру белән артык чыгымнар булачак. Һәм төрле сәбәпләр табып, моңа ризалашмый. Ләкин менә шул Исламга ана ике мәртәбә тормыш бүләк иткән. Беренчесе – туганда, икенчесе – чирләгәч. Балаларына бу бик нык тәэсир итә, алар инде аңладылар бугай, ләкин Анада аларга карата рәнҗеш кала. Әмма безнең Әниләр олы йөрәкле бит, бигрәк тә үз баласына карата. Алар яраталар, сөяләр, кызганалар һәм гафу итәләр. Ш.Хөсәенов Ана образы аша барлык аналар күңеленең нечкәлеген, матурлыгын күрсәтә.
Әсәр “Әниемнең ак күлмәге” дип атала. Татар халкында ак төс чисталык, пөхтәлек, сафлыкны белдерә. Әлеге әсәрдә дә ана шундый ак, саф, чиста. Ана- иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше.
Әлеге әсәр белән сез таныш түгел икән, мин аны сезгә дә укырга тәкъдим итәм. Ә хәзер шушы әсәрдән өзек карап китик.
Т.Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”.
Бүгенге иң популяр иҗатчылардан кемнәрне беләсең дип сораганда, үзен татар баласы санаган һәр кеше, беренчеләрдән итеп Туфан Миңнуллин исемен атый. Чыннан да, аның исемен без кайда гына очратмыйбыз: театр афишаларында, газета-журнал битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында, урта мәктәп һәм махсус уку йортлары өчен дәреслекләрдә, хөкүмәт залларында... Инде менә ничә дистә ел шулай. Гаҗәп үзенчәлекле шәхес һәм бәрәкәтле иҗат. Театр сәхнәсендә ул тулы бер юнәлеш – “Туфан Миңнуллин театры” тудырды. Бүгенге көндә күп укучылар Туфан аганың язмаларын яратып укыйлар, аның сәхнә әсәрләрен һәрдаим карап баралар. Мин үзем аның иҗатына гашыйк кеше. Ул миңа чын безнеңчә - гади телдә яза белү, бүгенге көндәге иң кайнар проблемаларны күтәреп чыгуы белән якын. Менә әуңа күрә мин бүген үземнең чыгышымны аның бүгенге көндә дә актуаль “Әниләр һәм бәбиләр” драмасына багышлыйм. Мин бу әсәрнең спектаклен карадым һәм үз кулыма тотып укыганым да бар.
Ана дигән исемнең бөеклеген, сафлыгын раслауда “Әниләр һәм бәбиләр” драматик әсәре төп урынны алып тора. Туфан Миңнуллинның бу пьесасы белән таныш булмаган, аны укымаган кеше, юктыр мөгаен. Бу-ата-ананың үз балаларына булган хисен тулы һәм тирән итеп чагылдырган чын мәгънәсендәге гүзәл әсәр.
Биредә 4 хатын – дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы матур булган Алтынчәч һәм баласын үзенә алырга теләмәгән Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Дилемма, бишек җырлары ишетмичә үскәнгә шундый каты бәгырьле, эгоист, үз рәхәте бәрабәренә яңа туган баласыннан баш тартучы кешелексез адәм актыгына әверелгәндер дип уйлыйм. Дилеммага карата миндә нәфрәт уяна. Ирексездән аның нарасыен кызгана башлыйсың, аның киләчәге куркыта. Ул беркайчан да ана назын татымаска, “әнием, бәгърем” дип әйтмәскә мөмкин бит. Бу турыда хәтта уйлыйсы да килми. Минем бу минутта Гөлфинә апаның ундүртенче баласы булып, кайгы күрми үсәсем, акыллы Валентинаның иркә кызы, Алтынчәч-айналайның матур, чибәр бәләкәче булысым килә. Чөнки беләм: алар өендә, алар оясында ни күрсәң, очканда да шуны күрерсең. Алар балаларын җәмгыятькә файдалы шәхес, кеше итеп тәрбиялиләр. Менә бу аналар, чыннан да, Ана дигән бөек исемгә лаек.
Чыгышымны әсәрдәге Аналар җырыннан юллар белән тәмамлыйсым килә.
Ике кулын куеп алар тезләренә,
Утырышып бер ял итеп алалар да,
Тагын эштә, тагын шөгыль, мең мәшәкать...
Исән-саулык телик әле аналарга,
Озын гомер телик әле без аларга.
Баласының йөргән юлы йөзләрендә,
Алар гаме яллар иткән арада да.
Һаман сагыш, һаман борчу, мең төрле уй...
Түземлекләр телик без аларга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Образ Фигаро как бессмертный образ музыкальной культуры
Урок был проведён в рамках конкурса "Учитель года города Астрахани 2009". Основная задача - познакомить учащихся с новым произведением, показать интонационное многообразие музыки Моцарта на прим...
Мастер-класс "Общение-образ или образ-общение?"
Как организовать диалог на уроке? И даже полилог? А может быть, и декалог? Это возможно, если урок проводить, во-первых, в режиме мастер-класса (динамично, образно, интонационно выстроено), во-вторых,...
Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы.
Укучыларның антонимнар турында белемнәрен тирәнәйтү....
Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"
Реферат на тему "Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык"....
БСҮ. Г.Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышы.10 нчы сыйныф
Ата-аналар өчен күрсәтелгән ачык дәрес план-конспекты...
Әдәбиятта экология проблемасы
Әдәбиятта экология проблемасы...
«9 класс Урок №4 Центральные образы «Слова о полку Игореве». «Система образов в «Слове»: образы-персонажи, образ-пейзаж, образы-животных»
laquo;9 класс Урок №4 Центральные образы «Слова о полку Игореве».«Система образов в «Слове»: образы-персонажи, образ-пейзаж, образы-животных»Цели:1. Определить тем...