Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану
статья по теме

Җәләлова Лилия Раил кызы

әлеге чыгышта татар халык авыз иҗаты әсәрләренең килеп чыгышы белән танышырга була

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_hm_dbiyaty_dreslrend_tatar_khalyk_avyz.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар халык авыз

иҗаты әсәрләрен куллану.

     Халык элек – электән белемгә омтылган. Татар халык авыз иҗаты күп гасырлар буе буыннан – буынга күчеп килгән.

      Нәрсә соң ул татар халык авыз иҗаты? Кемдер тарафыннан иҗат ителеп, башкалар шомарткан һәм инде иҗат итүчеләр онытылган мондый әсәрне татар халык авыз иҗаты фольклор дип атыйлар, яки күп кешенең уртак җимеше.

     Фольклор (халык авыз иҗаты) термины,инглиз сүзләреннән ясалган: folk (халык) һәм Lore (акыл,зиһен). Аның тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. Элек – электән халык яшәеш һәм табигатьнең асылын, анда кешенең тоткан урынын аңларга омтылган, аерым күзәтүләрен һәм нәтиҗәләрен, уй – хыялларын төрлечә яктырткан. Күп кенә халык авыз иҗаты әсәрләре педагогик карашларга һәм таләпләргә туры килә, аларның теле гади, вакыйгалар балаларга аңлаешлы. Димәк, әби – бабаларыбыз фольклорның бала тәрбияләүдәге әһәмиятен белеп эш иткәннәр, аның ярдәмендә балага тирә - юньне танырга һәм аңларга да өйрәткәннәр.

     Табигать, матурлык, әдәп - әхлак кагыйдәләре белән бала беренче тапкыр нәкъ менә милли гореф – гадәтләр аша таныша башлый. Шулай булгач, фольклор бала психологиясен тирәнтен ачарга, омтылыш һәм иҗат мөмкинлекләрен дә билгеләргә ярдәм итә.

     Татар балалар фольклорына игътибар XIX гасыр урталарында башлана. 1805 нче елда Казан университетына нигез салыну фольклорны беркадәр фәнни җирлектә өйрәнә башлау мөмкинлеген тудыра. 1878 нче елда бер җәмгыять оеша. Җәмгыять Идел буе халыкларының фольклор әсәрләрен, гореф- гадәтләрен һәм тарихын өйрәнү, халыкның кабат үзенә кайтару юнәлешендә зур роль уйный. К.Насыйри  халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп, аларны балаларны тәрбияләү өлкәсендә файдаланырга омтыла, төрле җыентыкларга һәм уку китапларына туплый.Фольклорны төрлечә төркемнәргә бүлеп йөртәләр. Иң уңышлы бүленеш: “Багу поэзиясе”, “Күңел ачу фольклоры” һәм “Уен фольклоры”. Һәр бүлек үзе дә төрләргә бүленә.

      Хөрмәтле укытучылар! Балаларыбызга бу гореф-гадәт һәм йолаларыбызны җиткерүчеләр дә без –татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Менә шуңа күрә дә мин соңгы берничә ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар халык авыз иҗаты әсәрләрен кулланам. Бу дәресләрдә түбәндәге бурычларны куям:

  • милли үзаң тәрбияләү;
  • татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисе уяту;
  • баланы мәрхәмәтлелеккә өйрәтү;
  • милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү.

Монда иң әһәмиятлесе буыннарның үзара бәйләнешен өзмәү,тәҗрибәне,

гореф-гадәтләрне буыннан-буынга күчерү,минемчә.

     Бүгенге көндә минем алдымда укучыларда милли аң, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү тора. Безнең       дәреслекләребездә милли йолалар, бәйрәмнәр тел өлкәсендә эшләүче һәм аны үстерүче галимнәр турында мәгълүматлар бүгенге көндә дә бар. V- VI сыйныфларда әдәбият курсы татар халык әкиятләрен өйрәнү белән башлана. ”Зирәк карт”, “Үги кыз” әкиятләре өйрәнелә. Әкиятләр күбрәк балаларның теләкләренә һәм омтылышларына җавап бирә, бала психологиясенә якын тора. Чөнки алардагы гаделлек, яхшылыкның явызлыкны җиңүе, төрле серле күренешләрне чынбарлыктай кабул итү, фантазия – болар барысы да бала күңеленә якын. Аларда геройлар язмышы аша төрле фикерләр үткәрелә - явызлыкның җәза алуы, бәхет һәм бәхетсезлекнең сәбәпләре күрсәтелә. Әкияттә балалар яхшылык ягында һәм аның өстен чыгуын тели. Кайбер әкиятләрне изложение итеп язабыз, шулай ук аларны сәхнәләштерәбез дә.

     VI сыйныфта җырлар темасын өйрәнгәндә һәр бала ата-анасы белән бергәлектә халык җырларын һәм текстларын җыйнап килделәр. Җыр аша бала матурлык, анасының күңел җылысы белән очраша. Ә матурлык хисләре тәрбияләнгән балада әхлаксызлык чагылыш тапмый.

     Татар теле дәресләрендә әлеге эшне мисалларда, күнегүләрдә бирелгән һәм үзем өстәмә материал итеп алган мәкаль һәм әйтемнәр аша эшләргә тырышам. Мәкаль һәм әйтемнәрдә ана телебезнең матурлыгы, төгәллеге, байлыгы гәүдәләнә. Алар балаларның, беренчедән, фикерләү сәләтен үстерә, акылын,тапкырлыгын тирәнәйтә, икенчедән, телгә мәхәббәт тәрбияли. Мәкальләр диктанты да яздырам. Мәсәлән, мин мәкальнең башын әйтәм, алар ахырын язып куялар. (Аз сөйлә, ....). Грамматикадан төрле темаларны өйрәнгәндә, мәсәлән, шарт фигыль темасында сынамышларны кулланам (Төн аяз булса, йолдызлар эрерәк булып күренәләр икән.)

     Дәресне җанлырак, кызыклырак итү максатыннан күп вакыт табышмакларга мөрәҗәгать итәм. Бу аңлашыла да. Табышмакның төп бурычы – уйларга, фикерләрне исбатларга өйрәтү. Башлангыч сыйныфта рус группаларында авазларны өйрәнгәндә тизәйткечләр кулланам. Кайбер балалар авазларны авыр әйтәләр. [к] һәм [р] авазларын дөрес әйтү өчен:

               “Кара, кара, кара,

               Карга карый карга.

               Кара карга кардан бара,

               Канатларын кага- кага.” Кебек тизәйткечне кулланам.

Гомумән, тел һәм әдәбият дәресләрендә генә түгел, ә сыйныф сәгатьләрендә дә укучыларны татар халкының күп кырлы рухи культурасына караган төрле йолалары, гореф- гадәтләре, бәйрәмнәре, уеннары белән таныштырырга тырышам. (Мәсәлән, “Карга боткасы”, “Нәүрүз”, “Сөмбелә”, “Сабантуй” бәйрәмнәре.) Әлеге эшне башкаруда җитәкчелек иткән VII б сыйныфының татар балалары булуы бик зур роль уйный. Бу эшкә ата-аналар да үз өлешләрен кертәләр. Укыткан сыйныфларымда “Халык җәүһәрләре” исемле җыентык алып барыла. Әлеге җыентыкка мәкальләр, җырлар, табышмаклар, әйтемнәр тупланган.

    Билгеле булганча, халкыбызның киләчәге яшьләрнең,балаларның бүгенге тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Шул нисбәттә, халыкның әхлакый тәрбия бирү тарихына мөрәҗәгать итү, аларга таяну һәм тәрбия, белем бирү системасын нигез итеп алу бу мәсьәләне хәл итүдә әһәмиятле чара булыр иде. Чөнки халкыбызның тәрбияви, рухи азыгы белән сугарылган, мәдәни, әдәби, дини традицияләрен, үз эченә алган татар халык авыз иҗаты балаларда милли үзаң, әхлакый- эстетик сыйфатлар булдыруда, туган телгә, халкыбызга мәхәббәт, башка халыкларның теленә, мәдәниятенә хөрмәт хисләре тәрбияләүдә, милли кыйммәтләрне булдырырга сәләтле, иҗади шәхес формалаштыруда, гомумән, укыту-тәрбия эшендә тәрбия алымнарының мул чыганагы булып тора.

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Статья об использовании новых технологии на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентын куллану буенча чыгыш һәм электив курс программасы....