Чишмәләр иле син, туган як
классный час (8 класс) по теме

Зайнагиева Зульфия Фоатовна

Укучыларга экологик тәрбия бирү, әдәби әсәр укуга кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Чишмәләр иле син, туган як!31.16 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби- музыкаль кичә

Тема.Чишмәләр иле син, туган як.

Максат. Экологик тәрбия бирү.

Эпиграф. Балыкка су, кошка һава, җәнлеккә урман, ә кешегә Туган ил кирәк.

                      Экранда пычранган табигать  тасвирлаган видео бара. Эчтән генә шигыръ укыла

     1 укучы.   Мин бүген бик сәер,куркыныч төш күрдем.

       Буш калган шәп- шәрә җир өстендә йөрдем.

Урман да, кырлар да, елга да югалган,

Бар җиһан карага төренеп, чишмәләр тын калган.

Уңда да, сулда да берни юк, беркем юк.

Яллангач җир өсте тавышсыз ыңгыраша елый күк.      

 Ашыгам каядыр-аяклар атламый

Шашып кычкырам- тавышым яңгырамый.

Я хода! Кешеләр, сез кайда!

Бу җиргә ни булды,кошлар ник сайрамый?

Колакны чыңлатып яңгырады бер аваз-

Әллә җир, эченнән,әллә соң галәмнән?

-Әй,кеше! Офтанма, үкенүнең файдасы юк инде.

Табигать бер түгел,мең кабат кисәтте соң инде.

Сез безгә хыянәт иттегез-алыгыз җәзасын.

Җиһанны кем бозган?

Гаепле үзегез,күрегез җәзасын.

Көпчәкле дошманнар һавны боздылар,бугазны будылар.

Торбалы афәтләр түтәлләр өстенә кислота яңгыры яудырды.

Табигать ханәбез бик озак чыдады,тилмерде

Соң чиктә кешене ярылган тагарак янында калдырды.

Төшемнең иң хәтәр,куркыныч җирендә уяндым

Уянып як-якка карагач,шөкер җир исән икән дип куандым.

Тик күңел барыбер тынычлык тапмады.

Күңелнең түрендә яшерен таң калды,моң калды.

Шомлы музыка астында укучы чыга

Әдилә: Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Ник кипкән?

Җир елый,ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу җир шары

Яшәр микән?

ҖИР-Айгөл: (Глобус күтәргән укучы керә). Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар! Мин – Җир! Мин сезне ишетүемә шатмын. Сезне ишеткәч мин бик сөендем. Онытмаганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!

ӘДИЛӘ: Җир-Ана! Нәрсәләр борчый сине?Барысында безгә әйт!

ҖИР: Мин һәрвакыт сезнең белән, сезнең һәрбер сүзегезне ишетеп, һәрбер эшегезне күреп торам. Ләкин минем хәлем хәзер бик аяныч. Кешеләр бик тәртипсезләнде. Алар күп урманнарны, сулыкларны пычрата.Урмандагы, сулыклардагы хайваннарым пычрак һавадан, судан агулана. Кешелекнеңбу вәхшилегенә каршы көрәшү өчен минем көчем генә җитми!

Әдилә: Җир-анабыз! Син шундый матур,чәчәкле, гүзәл. Бәлки, син урынсыз зарланасыңдыр?

ҖИР: Әйе, минем чәчәкләрем дә, урманнарым, елга-күлләрем дә күп. Ләкин аларның саны кимегәннән-кими. Шулай да сезнең мине һәм үзегезне коткарырга вакытыгыз бар. Бары сез генә моны эшли аласыз.(китә)

ӘДИЛӘ: Ничек? Әйт, Җир-анабыз! Ул үзенә ничек ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп калдырмады. Димәк, аны коткару юлын үзебезгә табарга туры киләчәк.

Алып баручы чыга.

1 а.б. Әйе, җир шарыбызның зары юкка гына түгел. Планетабыз, аның табигатен саклау – бүген кешелекнең иң мөһим бурычларының берсе. Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш.

2 а.б.(Диләрә)Җиребезнең борчылуы да урынсыз гына түгел. Ул безне ярдәмгә чакыра. Шуңа да әлеге проблемалар турында уйланып, 2013 нче ел – Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы икәнендә истә тотып, Сезне “Чишмщлщр иле син, Туган як!” дигән әдәби-музыкаль кичәдә катнашырга чакырабыз.

1 а.б.Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк. Шулар арасында табигать, туган җир, аның өчен борчылу,экологик проблемалар күтәргәннәре дә байтак.Кулына каләм  алган һәркем табигать, туган авылы, аның киләчәге өчен борчылуы турында язмый кала алмый.

2 а.б. Кешелекнең алдынгы, акыллы фикер ияләре табигатьнең аянычлы хәлен аңлап, шушы мәсьәләдә үз карашларын белдерергә, ниндидер чаралар күрергә һәм моның өчен, беренче чиратта, халыкта яшәешькә карата дөрес фикер, гадел караш тәрбияләргә тиешләр иде.Бу кичектергесез, әһәмиятле бурычны әдәбият  үз өстенә алды.Ә хәзер  әдәбиятыбызда табигать, аны саклау, экология проблемасының торышы тикшерү өчен укучыларыбызны түгәрәк өстәл артына чакырабыз.

(чыгыш ясаучылар өстәл артына чыгып утыралар)

Җыр “Туган авылыма”

1 а.б. Әле әдәбиятыбыз, беренче фольклор җимешләр туган заманнарда “экология” дигән термин гамәлдә дә булмагандыр. Ул заманнарда кешеләр бүгенгедәй экологик катастрофа алдында да тормагандыр. Шулай да ул кешелек тарихы барлыкка килгәннән бирле аның табигать белән бәйләнеше өзелмәгән.

2 а.б. Фольклорда экология мәсьәләләре дигән темага чыгыш ясау өчен бирегә Махмутова Гөлшатны чакырыйк эле.

Чыгыш. Фольклорда экология мәсьәләләре.

Ралинә – Камил чыгышы “Бәбкә саклаганда”

1 а.б. Әйе, язучыларыбыз, беренчеләдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде.

2 а.б.Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуын да искәртергә кирәк иде.

1 а.б. Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Без исә сүзебезне поэзиядән, аның да йөзек кашы булган Г.Тукай иҗатына тукталыйк. Сүзне Зайнагиева Зәлинәгә бирәбез.

Тукай иҗатында экология.

      Җирнең матурлыгын, һаваның сафлыгын саклау мәсьәләләре бөек шагыйребезне дә борчыган. Ул бу турыда уйланган, шул хакта күп кенә әсәр иҗат иткән. Шагыйрь фикеренчә, дөнья матур, шушы матурлыкны күп вакыт кеше үзе бетерә. Аның иҗатында кеше яшәгән бердәнбер урын буларак, Җир күпмегә түзәр икән, дигән хафалану да чагыла. Шулай да Г. Тукайның табигатькә, туган ягына багышланган шигырьләре саф табигатькә дан җырлаудан гыйбарәт.

Шагыйрьне илһамландыручы да табигать үзе. Туган ягына мәхәббәтне дә Тукай табигатьне сурәтләүдән башлый. Ул эчкән суга зур әһәмият бирә. Кешенең бөтен гомере су белән бәйле.

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән, - ди ул .

(“Туган авыл”).

Г. Тукай үз ягының урманнарына чын күңеленнән гашыйк. Ул яхшы белә: урман саф һава чыганагы да, бетмәс-төкәнмәс байлык та. Аның фикеренчә, урман – саулык, байлык сандыгы. Шагыйрьне һәр кош, чәчәк агач илһамландыра. “Чыршы” шигырен генә алыйк. Авторда ул табигатьнең мәңге яшь булуын дәлилләүче образ буларак бирелә.

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:

Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

Г. Тукай табигатьнең һәр фасылын, һәр мизгелен үзенчә күрә. Аны табигатьтәге үзгәрешләрнең кеше ихтыярыннан тыш булуы шатландыра. “Җир йокысы”, “Яз галәмәтләре”, “Валлаһи”, Буран”, “Яңгыр”, “Яз хәбәре”, “Елның дүрт фасылы” шигырьләрендә автор кабатланмас бизәкләр белән бөтен табигать мизгелләрен күз алдында җанландыра.

Г. Тукай үз иҗатында табигатькә ямь өстәүче, аны җанландыручы кошларга зур урын бирә, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли. “Карлыгач”,”Карга”, “Кошларга”, “Кошчык”, “Күгәрчен”, “Фатима белән Сандугач” шигырьләре аша шагыйрь балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүенә басым ясый, аларның иркендә генә матур итеп сайрый алуын әйтә. “Фатима белән Сандугач” шигырендә читлектәге кош ирек турында:

Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,

Булса да алтын, һаман да читлек ул, -

дип әйтә.

Шагыйрь хайваннар дөньясына да битараф түгел. Аларны ул дуслары, ярдәмчеләре дип саный, һәркемгә билгеле булган “Гали белән Кәҗә” шигыре үзе генә чын дуслыкның, мәхәббәтнең үрнәге булып тора. Табигатьтәге көчсез хайваннарны кызгана шагыйрь, кешеләрне бәгырьсезлектә гаепли. “Бичара куян” әсәрендә бүре куянның балаларын ашап китә, соңыннан әнкә куянны аучы ата. Ата куян ялгыз кала һәм аның өчен дөньяның яме, яшәүнең мәгънәсе бетә. Автор фикеренчә, явызлык, ерткычлык, бәхетсезлек китерә.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,

Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.

Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;

Имгәтеп ташла савын, сау эшчеләр сайлый Казан, дигән шигырендә шагыйрьне бөтен “өязгә нур чәчеп” торган Казанның пычрануы, төтен, корымга күмелүе сызландыра.

Бөек шагыйребез “Экология” фәнен өйрәнмәсә дә, яшәү йортыбыз булган Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылган. Ул табигатьнең кешегә яшәү өчен матди мөмкинлекләр дә, иҗат өчен илһам да бирүен дөрес аңлаган.

                Шагыйрь күңеле табигатьтән илһам ала.

Габдулхакова Айгөл - “Абдулла Алиш иҗатында экология”

Туган туфракка сабый чакта җибәргән тамырлар гына кешене ватанлы итә, хәерле итә, бәхетле итә. Табигать баласы икәнлегеңне тою нәкъ шул чорда башлана һәм Алиш әйткәнчә, куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунак икәнлеген күңелгә мәңгегә берегеп кала. Күпме еллар үтсә дә, бу табигать тойгысы онытылмый, кан тамырында уйный ул хис.

       А. Алиш кечкенәдән тирә-як мохитне оста тоемлый белгән, үзенчә күрә белгән, үз хисләрен, тормышка мөнәсәбәтен, барган вакыйгаларны төрлечә аңлата белгән. Язучының күп әсәрләрендә табигать белән багланыш кызыл җеп кебек сузылып бара.

          "Күз күреме җитмәслек, очына - кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда пуш исләр таратканнар. Кош - кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар..."

Бу "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар" әкиятеннән өзек. Китапны ябып куйгач та үзебезне шушы матур болында йөреп кайткан сыман тоя башлыйбыз.

       Алиш әсәрләрен укып, табигатьтә дә бар нәрсәнең дә җаны, теле бар икән дигән фикер туа. Абдулла Алиш - табигать ямен, аның матурлыгын сиземли һәм аңлый белүче язучы буларак, матурлыкны югалтмаска, тагын да матурайта, үстерә төшәргә, моннан чыгып экологияне сакларга кирәклеген төшендерергә тырышканы сизелә дә инде.

         Түбәндәге "Туган авыл" дигән шигыре нибары җиде юлдан тора:

- Дөнья гиздем - табалмадым һичкайда,
Сөйгән туган авылым Балыклы
Синдәгедәй мул бер байлыкны
Җир күкрәтеп уңган ашлыкны
Синдәгедәй гадел халыкны
Синдәгедәй гадел халыкны
Очратмадым һичбер вакытта...

Бу юлларны укып чыккач күз алдына Алишның матур табигатьле туган авылы килеп баса. Авылдан шактый ераклыкта балыкка бай Мәшкел елгасы ага. Язучының туган авылын Балыклы дип атавы Мәшкел елгасын искә, төшерүе булгандыр, күрәсең.

          А. Алишның язучылык таланты әкият жанрында киң ачыла. Ә әкиятләрен ул табигать күренешләрен сүрәтләп, андагы үзгәрешләр белән бәйләп яза. Шуның белән ул балаларда табигатькә соклану тойгысы тәрбияли, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтә.

        "Нечкәбил" әкиятен генә алып карыйк. "...Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, кояш сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар". Язучының табигатьне танып - белүчәнлегенә корылган, аның матурлыгын сакларга өйрәткән, эшчән бал кортларын, кырмыскаларны, кошларны һәм чәчәкләрне яратырга өндәгән әкиятләре күп. Алар табигатьнең үзе кебек үк самими, якты, кояш нуры, чәчәкләр хуш исе, кошлар сайравы белән тулы. Иртәнге чык сафлыгы, йөгерек елгалар җыры, шаян җилләр җитезлеге бар ул экиятләрдә. Күләме белән зур түгел үзләре, сюжетлары белән дә гади. Әмма җыр кебек хәтердә калалар.

          Әкиятләрнең күбесендә хәйваннар һәм кошлар дөньясы сүрәтләнә. Аларның төп геройлары да - хайваннар, кошлар яки бөҗәкләр: сертотмас үрдәк, хәйләкәр төлке һәм ерткыч бүре, тырыш хезмәте белән танылган бал корты һәм кырмыскалар, кешегә тугрылыклы эт, тыйнаклыгы белән сокландыргыч сыерчык һәм башкалар. Аның иҗатындагы табигатьне, мохитне саклау темасыбашка темалар  белән бергә үрелеп бара.

            Югарыда китерелгән үрнәкләрдән күренгәнчә, Алиш иҗатында табигатьне, экологияне саклау аермачык ярылып ята. А. Алиш инде күптәннән безнең арабызда булмаса да, аның әсәрләре бүген дә актуаль. Аларны укып һеркем соклана. Абдулла абыйны искә алганда без, ул исән булса ниләр генә язмас иде, дибез. Әйе, уйлаган уйларының, күңелендә йөрткәннәренең барысын да ул  әйтеп өлгерә алмады.

БИЮ.

1 а.б.  "Кешенең борынгыдан килгән гуманлы карашларына, гореф-гадәтләренә, еллар буена сыналып килгән тормыш тәжрибәсенә хилаф килердәй, аны рухи, әхлакый яктан рәнжетердәй башабаштаклык ахыр чиктә табигатькә дә зарар булып төшә" дип язган халык язучысы Г. Бәширов.

2 а.б. Ул сүз сөйләп кенә калмый, әсәрләре аша әлеге проблеманың чишелеш юлларын эзли, безне дә көрәшкә чакыра. Хәзер Аның иҗатындагы табигать белән таныштырып китү өчен бирегә Халиуллина Нурсиләне чакырабыз.

“Г.Бәширов иҗатында табигать” .

.Яшәешкә куркыныч алып килгән шушы әһәмиятле мәсьәләне, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып , олуг әдибебез Г.Бәширов үзенең “Җидегән чишмә” романында күтәрде. Романда табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләр социаль-әхлакый проблемлар яссылыгында яктыртыла. Кешеләрне туендыручы табигать үз агымына тыныч кына яши алмый. Ризван Чурмантаев, бригадир Мөхсин, браконьер балыкчылар, кош ояларын туздыручы яшүсмерләртабигатьтән файдаланып кына калмыйлар, аны туздыралар, рәнҗетәләр, оятсызларча аңа карата кул күтәрәләр. Табигатькә булган җинаятьчел мөнәсәбәт, бер яктан караганда, иҗтимагый-социаль сәбәпләр аркасында бара. Мәсәлән, Чурмантаевның “план, план, план – калганы ник янып бетми”, дип, план тутырып, үз эшен генә күрсәтергә әзер торуы, йә булмаса, өстән бирелгән боерыкларны гына үтәп утыручы Мөхсиннең кылган эшләре шуның турында сөйли.Икенче яктан, үз теләкләре белән теләсә нинди башбаштаклык, саксызлык, начарлык эшләп йөрүче яшүсмерләр.Әсәрдә табигаткә булган мөнәсәбәт аша геройларның кешелек  сыйфатлары, әхлак йөзләре дә билгеләнә. Романның уңай геройлары – яшь егет Гайнан, язучы Камил Дусай, умартачы Минһаҗ карт, район газетасы редакторы Дәрҗия, Гайнанның әтисе, агроном кыз Фәйрүзә һәм башка кайбер уңай геройлар рухи яктан бай, кешелекле, намуслы булулары белән аерылып торалар.

Аның «Туган ягым — яшел бишек» дигән әсәренең исеме генә ни тора!       «Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә язучы үзенең күңелле балачагын сурәтли. Күккә ашкан таулар артыннан, үзенең алтын күлмәген киеп, көн дә табигатьне сәламләүче кояшны, аның яктысында җемелдәүче чык тамчыларын, шулай ук авылның бөтен мәшәкатен күреп үсә Гомәр.

             Табигать – кешенең яшәү урыны. әйткәнебезчә, ул анда туа, яши, тереклек итә. Әмма кешегә матди азык кына түгел, рухи чыганак та кирәк. Әйе, табигать кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Кеше кечкенәдән табигать кочагында үсә.

Нәни геройның – авылда туып-үскән ир баланың атка, колынга булган тирән мәхәббәтен, колын туган уңайдан уянган зур шатлыгын сурәтләү белән башланып киткән вакыйга, озак та үтми кайгы-хәсрәт белән алышына. Баланың әсәр башында ук үлем кебек аяусыз ачы хәсрәт белән очрашуы очраклы хәл түгел. Бу икенче бер хакыйкатьне аңлауга этәргеч ясый. Табигать, тереклекнең, тормышның, яшүнең кадерен бел!  

Шулай итеп, табигатьнең кеше тормышыда ролен, мәгънәсен тирәнтен аңлаган, шуңа борчылган язучы, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып, аны саклау мәсьәләсен бөтен җитдилеге белән күтәрде, аның социаль-әхлакы асылын ачарга омтылды. Ә аңардан соң килгән буын әдипләре, Г. Бәширов традицияләрен дәвам итеп, бу мәсьәләне тагын да җитдиерәк күтәрделәр, аның асылын тагын да тирәнрәк ачарга тырыштылар. Табигатькә кул күтәрү әдәбиятта халыкның, милләтнең күпгасырлык рухи байлыгына кул күтәрү белән аңлатыла башлады.              

Әдилә җыр “Җидегән чишмә”.

1 а.б. Кеше язмышын еш кына тау-ташларны тишеп, авыр-авыр җир катламнарын ерып якты дөньяга, кояш һәм ай йөзләрен күрергә, кешеләрне сокландырырга омтылган чишмә белән чагыштыралар. Чишмәнең җир өстенә тишеп чыгуы нинди могҗиза булса, һәр кешенең тормыш юлы да серле йомгакка тиң. Чишмә барлыкка килү дә, адәм баласына җан иңү кебек үк, илаһи табигать көчләренең бөек сере.

2 а.б.Кеше язмышы туган туфрактан башлана, бихисап каршылыкларны җимереп, борма-борма юллар үтә - нәкъ чишмә юлы кебек. Шул гомер эчендә чишмә күпме файда китерә, күңелләргә күпме истәлекләр калдыра!.. Кеше дә шулай бит!.. Җиһанга аваз салу белән бакый дөньяга китү арасындагы вакыт – мизгел генә булса да, кайберәүләр шул вакыт аралыгында халык хәтерендә мәңгелеккә уелып калырдай гамәлләр кылып өлгерә... Ә барысы да туган як чишмәләреннән башлана!

Чыгыш: “Авылым чишмәләре”    

   Шекше, Алан-Елга, Сәрдә  авыллары элек-электән үк чишмәләргә  бай төбәкләрдән саналган. Табигать авылыбыз тауларына да үзенең хозурлыгын һич тә кызганмаган. Ул таулардан берничә чишмә агып чыгып инеш хасил итәләр. Шулар арасында киң таралганнары Галим, Дөләш, Гөлҗамал, Саймә , Рәис                  чишмәләре .

Аларның һәрберсенең үзенчәлекле тарихы бар. Чишмәләрне  казып чыгарган кешеләр үзләре исән булмасалар да, менә инде күп еллардан бирле алар авыл халкын үзләренең саф сулары белән туендырып торалар.

  Гомер-гомергә авыл халкы чишмәләрне үзе карап торган, елгалар, инешләр аның карамагында, тәрбиясендә булган. Моның өчен акча да, артык тырышлык та кирәкми, теләк кенә булсын. 2012ел – экология елында безнең авылларыбызда да чишмәләргә аеруча зур игътибар күрсәтелде. Авылыбызда туып үсеп, бүгенге көндә башка җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз чишмәләрне төзекләндерүгә алындылар. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендә яшәүче Кавиев Ришат Алан-Елга авылында урнашкан чишмәне өр яңадан эшләде, аның тирә-ягын гөлгә күмде. Бу чишмә быел  “Саймә” исеме белән яңадан ачылды. Аның янында “Чишмә бәйрәме” үткәрелде. Шекше авылындагы зур тарихка ия “Дөләш” чишмәсен төзекләндерүгә Гарипов Илшат абый зур көч куйды. Хәзерге вакытта Шекше авылы халкы аңа зур рәхмәтләр укый. Сәрдә авылында туып үскән эшмәкәр Рәис Дәүләтшин үз авылында урнашкан чишмәгә җан өрде.

Әйе, элек-электән чишмәләрне бик кадерләп тотканнар.Кайбер чишмәләрне гомере буена бер кеше караган, бу шөгыль атадан улга, оныкка күчкән.Шулай чишмә исемнәре туган да инде.Борынгылар чишмә суын эчсәң, җирдән көч аласың, дип ышанганнар. Чыннан да, су чыганаклары тылсымлы көчкә һәм үзлеккә ия.
Җир астыннан бәреп чыккан чишмә һәркемгә сафлык, матурлык һәм зирәклек биргән. Аксакаллар элегрәк чишмәләрнең бик күп һәм бөтенесе дә каралган булуын искә ала. Безнең заманда башка кыйммәтләр артыннан куып, аларга сакчыл мөнәсәбәт чак кына югалмый калды. Изгеләр дә үз вакытында кеше кылган җиде игелекле гамәлнең берсе – чишмәләрне яңарту дип әйтеп калдыраганнар.
Гади затмы син,    гали затмы- барыбер сусавыңны басарга дип килдең дә ,чишмә каршында иелеп тезләндең.Борын—борынгыдан шулай: ханнарны да, патшаларны да тезләндерә
белә ул чишмә.Су ургышына сокланып, шушы бөек кодрәт каршында син бер мизгелгә онытылып, акыл иясенә әвереләсең.Күңелең пакьләнгән саен, чишмәң суы да сафлана.Хисләрең тирәнәйгән саен, чишмәң суы да йомшара.

Күңелең ачылган саен, чишмәң күзе дә ачыла бара. Җир тирәнлегеннән бәреп чыккан садә тамчылар, кояш нурларыннан сөенче алып, бергә кушылалар да дулкынланып юлларын дәвам итәләр.

Нәни дулкыннарга юл сап, фатиха бир, галиҗәнап Кеше!

Син күзен ачкан чишмә һәрчак догада булыр... Амин!

Җир: Рәхмәт сезгә, кадерле укучылар! Мин бүген шуны аңладым: мине күпләрегез ярата һәм саклый икән. Җирдә шундый яхшы күңелле кешеләр  яшәвенә мин бик сөенәм һәм аларга рәхмәтлемен.  

  1 а.б.  Табигать – кешенең яшәү урыны. Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь, күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткат. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.

        2а.б. Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.

“Чишмәләр көе” финал җыры.

1 а.б.

Чаң кагам мин:

Бар халыклар!

Барлык теләк-гадәтләрне

Буйсындырып бары акылга,

Кул бирегез бер-берегезгә

Җир хакына,яшәү хакына.

2. а. Б. Кичәбез шуның белән тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган ягым-илһам чишмәсе

Максат:1)үткәннәрне кабатлау,туган як әдипләре,аларның әсәрләрен искә төшерү,укучыларны якташ язучыларның туган як белән бәйләнешле иҗатлары белән таныштыру,шигырьләрен уку.2)якташ язучыларга ба...

Туган ягым-илһам чишмәсе

Максат:1)үткәннәрне кабатлау,туган як әдипләре,аларның әсәрләрен искә төшерү,укучыларны якташ язучыларның туган як белән бәйләнешле иҗатлары белән таныштыру,шигырьләрен уку.2)якташ язучыларга багышлан...

Туган авылым чишмәләре

Баулы районы Татар Кандызы авылы чишмәләре турында....

Туган авылым чишмәләре

Туган як чишмәләренең килеп чыгышы, тарихы...