Туган авылым чишмәләре
проект (5 класс)

Агзамова Гульнара Канофеевна

Туган як чишмәләренең килеп чыгышы, тарихы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._bshirov_ukulary_hamidullina_alina.docx30.73 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбе”

Туган  авылым  чишмәләре

 Эшне башкарды:  Биектау муниципаль

                                                                  районы Ямаширмә гомуми урта  белем

                                                  мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

                                             Хамидуллина Алинә Әнис кызы

                                                                  Фәнни  җитәкче: Биектау муниципаль

                                                                  районы Ямаширмә гомуми урта  белем

                                                                  мәктәбенең  туган (татар) теле һәм

                                                                  әдәбияты укытучысы Әгъзәмова Гөлнара  

                                                                  Кәнәфия кызы

2022-2023

Эчтәлек

  1. Кереш..................................................................................................................3
  2. Төп өлеш ........................................................................................................4-7
  1. Авылым тарихы.................................................................................4
  2. Чишмә – тормыш чыганагы..............................................................5
  3. Туган авылым чишмәләре.................................................................6
  1.  Йомгаклау.........................................................................................................7
  2. Кулланылган әдәбият ..................................................................................8

  1. Кереш

Эзләнү-тикшеренү эшенең актуальлеге: Туган як, туган авыл, чишмә... Бу сүзләр элек-электән тылсым көченә ия. Кеше гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чыннан да, чишмә бик зур кыенлыклар белән җир астыннан  саркып чыга, әкрен генә ага... Күп еллар кешеләрне  үзенең саф суы белән сыйлый, дәвалый, сөендерә...

Чишмәләр – тереклек чыганагы, җир куенының җиденче катламнары аша бәреп чыгучы саф су. Иделебез, Кама, Нократ, Агыйделләр үзләренең мул сулары белән чишмәләргә бурычлы бит. Һәр елга башы – чишмә, ә инеш – елгалар диңгезләрне тулыландыра. 

         Халкыбыз элек - электән чишмәләрне чистартып, күз карасыдай саклап, кадерләп торган. Алар кеше гомерен чагылдыра, халык тормышының истәлек- хатирәләре һәм тарихы турында сөйли. Безнең балачагыбыз да шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безгә тормышка юл күрсәтә.

Эзләнү – тикшеренү эшенең объекты: Барыбызга да билгеле, хәзерге заманда халыкның чишмәләрдән файдалануы,  аларга карата игътибар кими төште. Авылым җирлегендә чишмәләрнең шактый икәнен белсәм дә, аларның атамаларын белми идем. Кайберәүләренең атамалары таныш булса да, ни өчен шулай аталганлыгы мине кызыксындырды. Шулардан чыгып, мин күңелемдә туган сорауларга җавап эзли башладым.    

         Эзләнү эшемнең максаты төрле чыганаклар аша туган ягымның җирлеге сулыкларының тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.

   Эзләнү – тикшеренү эшенең бурычлары:

  1. Туган авылымның тарихын өйрәнү;
  2. Туган авылымның чишмәләре белән танышу, аларны саклау;
  3. Авылым чишмәләренең килеп чыгышы турында өлкәннәрдән сораштыру.

        Хезмәтнең структурасына килгәндә, фәнни эзләнү эше керештән, төп бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора. 

  1. Төп өлеш
  1. Туган  авылым тарихы

         1552 нче елда Казан ханлыгы яулап алынган вакытларда Казан гына түгел, Казан Арты да сугыш мәйданына әйләнә, татар авыллары җир белән тигезләнә, кырлар таптала. Минем туган авылым Ямаширмә дә шул авыллар исәбенә керә.

Халыкта сакланган риваятьләр буенча, элекке бабаларыбыз Әширмә авылында яшәгәннәр. Авыл тау өстендә булганга, һәр яктан күренеп торган. Аста тирән чокыр булган. Чынлап та, Әширмә атамасына кергән "ширмә" сүзе сулы чокыр, тирән чокыр дигән төшенчәне аңлата. [Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. -Казан: Тат. кит. нәшр., 1992].

"Ямаширмә" дигән атамага килгәндә, ул әлеге Әширмә исеменә бәйле булса кирәк. Авылның исеме баштарак Яңа Әширмә, соңрак Яңа Ширмә булган, ә алар русча документларда Ямашурма булып киткән дип фараз ителә. Бүген авылның татарча исеме дә шушы русча атамадан күчереп, Ямаширмә дип языла. Ямаширмә исеменең килеп чыгышын аңлаткан икенче версия дә бар. Әширмә халкы чукынудан баш тарткач, "Ширму - в яму" дигән әмер килгән һәм рус гаскәре авыл халкын чокырга таба куган, ди. Имеш, шуннан бирле авыл Ямаширмә (Яма + Ширмә) дип атала башлаган.

Ямаширмә авылы борын-борыннан дүрт өлешкә бүленгән  һәм хәзерге көнгә кадәр дәвам итә: Хәсән абыз, Йомратау, Аръяк, Атау. Аның табигате искиткеч матур. Ул биек тауларга, киң кырларга, мул, шифалы  һәм тәмле сулы чишмәләргә бай.

Авылыбызда тырыш, эшчән, уңган, бар эшкә дә булган, алтын куллы кешеләр яши. Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән.

Элегрәк авылда биш кое, яр астыннан ага торган биш чишмә булган:  Габи, Аппак, Чүмечле, Изгеләр, Чиннек.  Бүгенге көндә дә авыл халкы әлеге чишмәләрнең суларын кулланалар, файдаланалар.

Авылыбыз тарихы бай, кызыклы, мавыктыргыч. Мин аның белән горурланам. Авылыбыз яшәсен, үссен, яшәрсен!

  1. Чишмә – тормыш чыганагы

 Ата-бабаларыбыз суның кадерен белгәннәр, зурларын һәм кечерәкләрен дә аерым атама белән йөрткәннәр. Ә нәрсә соң ул чишмә? Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чишмә дип атала. Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче.

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Кайберләре шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да,  коеларны тутырып торалар.

 Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар. Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора. Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.

Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар.

Кешелек тарихында су чыганаклары, бигрәк тә чишмәләр кадер-хөрмәткә лаек булган. Чишмәләр буенда һәрвакыт чисталык-пөхтәлек, тәртип булган. Су чыганакларын пычратучылар зур гөнаһлы кешеләрдән саналган, аларны хәтга җәзалаганнар, чөнки чишмәләр кешелекнең яшәү чыганагы, аларның «саулыгы» чишмәләргә һәм башка су чыганакларына бәйле.

Көмеш һәм саф сулы чишмәләребезгә зыян китермик, саклыйк,  ярдәм итик, аларның җыры беркайчан да тынмасын иде!

  1. Туган авылым чишмәләре

Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур һәм бай. Чишмә буйларында шомырт, карлыган, гөлҗимеш, балан агачлары үскән. Боларның барысы да кеше өчен, кешеләрнең бәхете өчен табигать тарафыннан бүләк итеп бирелгән.

Ямаширмә халкы элек суны коелардан, чишмәләрдән алган. Авылда биш кое, яр астыннан ага торган биш чишмә булган.

Елга буендагы коены Габи чишмәсе дип йөрткәннәр. Элек аның суын чиләкне көянтә башына элеп тә алып булган.

Яр астыннан  агып чыккан чишмәләрнең берсе Чүмечле чишмә дип атала. Бу исем чишмәдән суны чүмеч белән алганга бирелгән.

Авыл башында бер чишмә бар, монысын Аппак  чишмәсе диләр. Бу чишмә бик күп гасырлардан килгән.  Ул изге  чишмә санала.

Авылдан ике чакрым өскәрәк, Ямаширмә урманына таба барганда Чиннек елгасы ага. Элек урман шуннан ук башланган, аның читендә Аюпов фамилияле байларның умарталыгы булган. Картлар сөйләве буенча Чиннек елгасының суы мул булган, ул шарлап агып торган.

Авылның нәкъ уртасында, тау астыннан агып чыгучы - Изгеләр чишмәсе. Ул  иң борынгы, шул ук вактта бүгенге көндә дә халык иң күп йөри торган чишмәбез. Элек чишмәнең суы бик көчле булган. Хәзер алай ук түгел инде. Бу чишмәгә игътибар, тәрбия аеруча зур – ул авылыбызның иң төп чишмәсе. Гомер - гомергә ул гел төзекләндерелә, яңартыла. 

       Чишмә исемнәренең барлыкка килүләре бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри.

         Туган табигатебезне, чишмәләребезне саклау – барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын, күмелмәсеннәр! Чишмәләрне саклап, яңаларын тапсак, авылларыбыз да яшәрер, матурланыр!

  1. Йомгаклау

Туган төбәгебез тарихын, чишмәләрен, күренекле кешеләрен ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Тарихны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора.

Әлеге хезмәтне башкарганнан соң,  шуны әйтергә мөмкин: чишмәләр сан ягыннан гына түгел, суының тәме, урнашкан урыннарының халык өчен җайлы булуы уңаеннан да зур әһәмияткә ия. Борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган табигатьнең иң гүзәл могҗизаларыннан булган чишмәләр халык байлыгы, аларны саклау, исемнәрен һәм урнашу урыннарын карап- тәрбияләп, киләчәк буыннарга тапшыру – хәзерге буынның изге бурычы.

Мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:

1. Туган авылымның тарихы белән таныштым;

2. Авылымдагы чишмәләр, аларның тарихын өйрәндем;

3. Чишмәләрнең әһәмиятен ачыкладым, аларга карата сакчыл караш тәрбияләдем.

Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше - яхшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул!     

Кешеләр! Табигатькә мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен көчебезне кызганмыйк! Табигатьне һәм аның байлыгын саклап калу – безнең бурыч.

  1. Кулланылган әдәбият

1. Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994

2. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.

3. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан, 1998.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем туган авылым.

Авылыбызның тарихын белү, аның үткәнен барлау- безнең бурычыбыз....

Проектная работа по теме «Сердцу близкий уголок мой Исергап» (« Йөрәгемә терәгем син, туган авылым Исергәп”)

Проектная  работа по теме «Сердцу близкий уголок мой Исергап» (« Йөрәгемә терәгем син, туган авылым Исергәп”) посвящается истории нашего села Исергапово, с создания села, происхождения назв...

Туган авылым.

Үткәрелгән  дәрес-экскурсиянең максаты :  Жирле материал нигезендә укучыларның тел байлыгын арттыру, сөйләм культурасын үстерү, диалекталь сөйләмнәрдән арыну, туган якка мәхәббәт, авыл хезмә...

Туган авылым

Туган як! Туган җир! Туган туфрак!  Туган төбәк!  Туган табигать!  Һәрбер кеше өчен  нинди  газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һә...

Проект Авылым чишмәләре

Проект Авылым чишмәләре...

Туган авылым чишмәләре

Баулы районы Татар Кандызы авылы чишмәләре турында....

Авылым чишмәләре

Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан!  Болар - җанга иң якын сүзләр.      Аларның чын мәгънәсен үсә төшкәч, туган як табигатенең матурлыгын     кү...