Ана каргышы-йөрәк сагышы. (Татар әдәбиятыннан технологик карта)
план-конспект урока (5 класс) по теме
Татар телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
nazipova_gulnaz_shamilovna_1.docx | 31.21 КБ |
Предварительный просмотр:
Нәҗипова Гөлназ Шамиловна,
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
Кукмара ш.т.п. “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия”
Татар телендә гомуми белем бирү мәктәбенең
5нче сыйныф укучылары өчен
татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)
Билгеле булганча, соңгы унъеллыкта җәмгыятебездә барган үзгәрешләр белем бирү системасын да читләтеп үтмәде. Бүгенге көндә белем бирүдә инновацион юнәлешне үстерү - төп бурычларның берсе. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен, белем бирү системасы заманча таләпләргә җавап бирергә, укытуның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш. Мәктәпләрдә, белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, укытуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрүче инновацион технологияләр дә уңышлы файдаланыла башлады. Мин үзем дә дәресләремдә әлеге ысуллардан отышлы файдаланам һәм даими рәвештә тәҗрибәм белән уртаклашырга тырышам. Әлеге дәрес эшкәртмәсе дә шул максатны күздә тотып төзелде.
Дәреснең темасы | Ана каргышы – йөрәк сагышы. Бәет жанры. “Сак-Сок” бәете. |
Максат | Белем бирү: бәет жанры, аның барлыкка килүе турында мәгълүмат бирү, «Сак – Сок» бәете белән танышу; Фикерләү сәләтен үстерү: бәетләргә хас үзенчәлекләрне билгеләргә өйрәнү, укучыларда мөстәкыйль фикерләү һәм үз фикерен башкаларга җиткерә белү күнекмәләре формалаштыру. Тәрбияви: әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, ана каргышының төзәтеп булмастай бәхетсезлекләргә китерүенә, каргыштан сакланырга, ата-аналарның сүзләрен тыңларга кирәклегенә төшендерү. |
Көтелгән нәтиҗәләр | Предмет буенча нәтиҗәләр: бәет жанры турында мәгълүмат бирү, “Сак-Сок” бәетен өйрәнү. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: халкыбыз иҗаты белән горурлану хисләре тәрбияләү, халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту, геройлар кылган гамәлләр аша тәртибеңә бәя бирергә өйрәнү, әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Метапредмет нәтиҗәләре:
|
Дәрес тибы | Яңа материалны өйрәнү дәресе |
Төп төшенчәләр | Бәет, каргыш, тема, идея, проблема |
Предметара бәйләнеш | Рус әдәбияты, рәсем, җыр |
Эшне оештыру төрләре | Индивидуаль, парларда, төркемләп |
Материал | Дәреслек: Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова / - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 175 б. |
Җиһазлау | “Бәетләрдә – җан авазы” җыентыгы (Кукмара төбәгендә яшәүчеләр иҗат иткән бәетләр. Төзүчесе: Нәҗипова Г.Ш.); проектор, экран, презентация, бәетләр язылган аудиоязма, Урманчеев Ф.И. Тарих мең дә сигез йөздә: Бәетләр, мөнәҗәтләр. – Казан: Мәгариф, 2000. |
Формалаштырылачак уку-укыту гамәлләре | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре. РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре. ТБУУГ - танып белү универсаль уку гамәлләре. КУУГ-коммуникативуниверсальукугамәлләре |
Дәрес барышы
Тәкъдим ителгән дәрес эшкәртмәсенең өстенлеге шунда: мондый төр дәресләрдә укучыларның мөстәкыйль фикерләү дәрәҗәләре үсә, үз фикерләрен башкаларга җиткерергә һәм аны дәлилли белергә өйрәнәләр, шул ук вакытта балаларда бер-береңә ярдәм итү, ата-анага карата игътибарлы булу кебек кешелеклелек сыйфатлары да формалаша. Ә укучыларны тормышта үз урынын табарлык, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләү – һәрбер мөгаллимнең бурычы.
Файдаланылган әдәбият
- Урманче Ф.И. Тарих мең дә сигез йөз дә. Бәетләр, мөнәҗәтләр. – Казан: Мәгариф, 2000.
- Урманче Ф.И. Татар эпосы. Бәетләр. – Казан: Раннур, 2001.
- Әхмәтова Ф.В. Бәетләрдә чынбарлыкның поэтик гәүдәләнеше. Казан: Мәгариф, 2011.
- Бакиров М.Х. Үзенчәлекле жанр буларак бәетләр. // Казан утлары. 2000 ел №10.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».
Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи...
5 нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән “Салават күпере – дуслык күпере” дәресенә технологик карта
5 нче сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен “Салават күпере – дуслык күпере” (“Балачак – хәтердә мәңге калачак...” циклының йомгаклау дәресеннән соңгы 9 нчы дәресе ) дәресенә технологик карта...
«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».
Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи...
«Җиләк - җимешләр, яшелчәләр. Тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану.» (1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән технологик карта (В.Н. Мещерякова системасы буенча дәрес))
Урок проводится с применением коммуникативных технологий. Обучение проходит в группе через совместные игры, общение....
Кереш сүзләр (5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта)
Кереш сүзләр (5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта...
татар теленнән технологик карта
Тема Исемнәрнең килеш белән төрләнешеТеманың максаты 1. Белем бирү: исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү;алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту....
«Дүрт аяклы дусларыбыз» (4 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан технологик карта)
ldquo;Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына караган лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануны активлаштыру, камилләштерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру максатыннан үткәрелгән дәреснең технологик к...