Дәрес планы.7сыйныф.Татар төркеме.
план-конспект урока (7 класс) на тему
Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы
“Татар теле, 7класс” дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres_plany.doc | 63.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы
“Татар теле, 7класс” дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты
Авторлары: В.А.Гарипова.С.Х.Айдарова.Т.Г.Нәбиуллина.
Тема: Сыйфат темасын кабатлау.
Рәхимова Мөнирә Самат кызы–
Совет районы
Казан шәһәре
141нче мәктәпнең
беренче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема | Сыйфат темасын кабатлау . | |
Максат | 1. -укучыларның фикерләү күнекмәләрен үстерү. 2). 2.- Сыйфат темасын кабатлау-ныгыту. 3.- Тема буенча алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү. Халык авыз иҗатында, гомумән, матур әдәбиятта, сөйләмебездә, сыйфатларның кулланышына, яңгырашына, татар теленең гүзәл, көйле тел булуына игътибар иттерү 3. – укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру; 4. – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. | |
Планлаштырылган нәтиҗә | Предмет буенча белем, күнекмәләр | Универсаль уку күнекмәләре |
Предмет буенча: - нәрсә ул сыйфат икәнен белү; - текстан сыйфатларны таба белү; - текст белән эшли белү. | Регулятив: - куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру. - өлешләрдән бербөтенне төзи белү; | |
Төп төшенчәләр | Сыйфат , нинди? кайсы? сорайлары, исемне ачыклый | |
Оештыру | ||
Предметара бәйләнеш | Эш формалары | Ресурслар |
әдәбият, рус теле, әйләнә-тирәне өйрәнү | Индивидуаль, Фронталь. | Дәреслек Интерактив такта |
Оештыру моменты ( мотивлаштыру этабы)
|
| |
Актуальләштерү | -Укучылар алдагы дәрестә сез нинди сүз төркемен өйрәндегез?(Сыйфат сүз төркемен)
--Сыйфатлар күбесенчә нинди сүз төркемен ачыклап килә? (исемне).
| |
Яңа темага чыгу, уку мәсьәләсен чишү этабы Мөстәкыйль эш Ныгыту. Рефлексия Йомгаклау, нәтиҗә ясау Билге кую Өй эше бирү | -Дәрестә нинди тема өстендә эшләрбез?(Сыйфат) Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә соң? Төсне: ак, кара, яшел........................................................ Тәмне: тозлы, тәмле, татлы Форманы: түгәрәк,..................................... Холыкны :( характерны)шаян,............................................. Вакытны: җәйге, язгы.................................................. Табигать күренешләрен: язгы, җилле, буранлы.................. Физик сыйфаты: кайнар,........................... Күләме: зур,........................... Укучылар сүзләргә өстәп сүзләр язалар. Интерактив такта. Ә хәзер дәреслекләр белән эшлибез.17бит.23 күнегү. Иҗади эш. Якын дустыгызның тышкы кыяфәтен һәм характерлы сыйфатларын тасвирлап сөйләгез.Сыйфатлар кулланмыйча гына сөйләп булырмы? Шигырь укыла Ничә мәче? Әбиемнең мәчеләре Тезелгәннәр карагыз- Мин күрсәтәм, сез карагыз, Абайламый калмагыз! Чамалагыз,чамалагыз, Бармакларны бөгә- бөгә, Бергә- бергә санагыз. ...Менә бусы – Соры мәче, Менә бусы- Сары мәче Ак мәче! Соры мәче- Батыр мәче, Куркак мәче, Ак мәчесе- Сак мәче. Шаян мәче, Куркак мәче- Наян мәче Сак мәчесе- шук мәче. Сорауны тагын кабатлыйм: Мәчеләр барсы ничәү? ( Белмәгәннәр юк та бугай Мәчеләр барсы ....... Үрнәк: соры мәче- сары мәче ак мәче- Бер күнегү башкарып алабыз. 17 бит. бит 25 нче күнегү. Нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп язарга. Экранда җөмләләр язылган. Көз җитте.Яфраклар коела. Укучылар чәчәкләр тотып мәктәпкә килделәр.Бу җөмләләрдә нәрсәдер җитми? ( Сыйфатлар. Әйдәгез сыйфатлар куеп укып карыйк) Димәк укучылар сыйфатлар безгә ни өчен кирәк соң? Җәмләләрне матурлау өчен. Сыйфатның иң яраткан сүз төркеме........??????.......... Әйе, ул күпчелек исемне ачыклап килә. Дәрестә үткәннәрне тагын бер тапкыр системага салыйк әле. Итерактив тактада эшләү. Сыйфат Мөстәкыйль сүз төркеме, ярдәмче сүз төркеме Предметның , эш- хәрәкәтен, билгесен белдерә Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә. Фигыльне, исемне ачыклап килә.( Дөрес түгелләре алына) Укучылар бүген сезгә дәрестә бигрәк тә нәрсә ошады? Нәрсә аңлашылмады? Укучылар сез үзегезгә билге куегыз. Өстәлдәге билгеләр арасыннан үзегезгә тиешлесен сайлап алыгыз. Кемнәр үзен мин бүген 5 легә эшләдем дип уйлый? Кемнәр 4 легә эшләдем дип уйлый.? Бүген 3 ле алучылар юктыр да инде. Молодцы. Барыгыз да яхшы эшләдегез. Өй эше:
1. Сыйфатлар кулланып “Безнең сыйныф”темасына кечкенә хикәя языгыз 9-10 җөмлә)
|
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Һәркем бәхетле булырга хаклы"
Рәхимов методын кулланып татар әдәиятын 11нче класста укыту дәресе....
Мөстәкыйль эшләр 6 класс (рус төркеме)
Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 6 класс укучылары өчен мөстәкыйль эш биремнәре....
3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.
3 нчесыйныфның рус төркеме (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З., 2009 ел...
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе....
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе.Презентация...
Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)
6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...