ДӘРЕС ПЛАНЫ
план-конспект урока (6 класс) на тему

6 НЧЫ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ (СИНГАПУР ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕН КУЛЛАНЫП ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ)

РУС ТӨРКЕМЕ

тЕМА: "тУГАН ҖИРЕМ- тАТАРСТАН"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sing6b.doc95.41 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема                                     Туган җирем -Татарстан

Максат                             1. Татарстан республикасы турында булган                                  белемнәрне тирәнәйтү.

                                             2. Сөйләм культурасын үстерү, баету.

                                             3. Туган ил белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау                          Дәреслек, проектор, экран, А3 форматлы битләр.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез!

-Хәлләрегез ничек?

-Яхшы.

Көннәр кояшлы булсын!

Җирдә тынычлык булсын!

Барыбызга да хәерле көннәр!

Көнебез хәерле үтсен!

-Укучылар, әйдәгез бер-берегез белән исәнләшегез. (Укучылар җилкәдәш партнерлар белән йодрыкчыклары белән исәнләшәләр, кара-каршы партнерга елмаялар).

Бүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, кунакларыбызны да елмаеп сәламлик.Бер-беребезгә яхшы теләкләр өчен рәхмәт әйтик.

-Бик яхшы. Әйдәгез хәзер дәресне башлыйбыз.

II.  Актуальләштерү.

СИ-ФИНК-УАНДЭ структурасы.

-Укучылар, слайдта бирелгән рәсемгә карагыз. Бу рәсемдә сез нәрсә күрәсез. Уйлагыз. Мин сезгә 10 секунд вакыт бирәм.

- Хәзер сез нәрсә күргәнегезне язасыз. Сезгә 20 секунд вакыт бирелә.(20 секунд даю, чтобы записать.)

- 1 нче номерлы укучылар басыгыз .(Һәрбер укучыдан сорыйм). (СИНГЛ РАУНД РОБИН).

-2нче сорау. Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз? (Что вы думаете об этом?). Уйларга 10 секунд вакыт бирелә.

-Хәзер шул турыда язасыз. Бу эшкә 20 секунд бирәм.

-2 нче номерлы укучылар басыгыз.(Һәрбер укучыдан сорыйм.)

-3нче сорау. Бу рәсем нәрсә турында уйларга мәҗбүр итә?(О чём это вас заставляет задуматься?) Уйларга10 секунд вакыт бирәм.

-Шул турыда 20 секунд эчендә язасыз.

-3 нче номерлы укучылар басыгыз.(Һәрбер укучыдан сорыйм).

III. Төп өлеш.

1. Тема билгеләү.

-Укучылар, әйтегез әле, бу рәсемдә без нинди  тема турында  сөйләштек?

-Туган җирем - Татарстан.

-Дөрес. Бик яхшы. Димәк, без бүген  “Туган җирем - Татарстан” темасын дәвам итәбез.

2. Лексик материалны кабатлау.

 Слайдта сүзләр бирелә.

-Укучылар тема буенча лексиканы искә төшерик әле.

Дөнья

Дәүләт

Ватан

Милләт

Ил

Милли

Туган  җир

Башкала

халык

(Бу сүзләрне  укучылар хор белән укый. Сүзләрнең тәрҗемәсен әйтәләр.Шуннан соң алар  белән башта сүзтезмәләр төзелә.)

3.Тик-Тэк-Тоу.

-Укучылар, сезнең алда карточкалар ята.Туган җир темасына сүзләр язасыз. Бер карточкага бер сүз язырга кирәк.1 нче номерлы укучылар карточкаларны 1дән 9 га кадәр нумерлап чыгыгыз.2 нче номерлы укучылар карточкаларны бутагыз һәм 3 ләп тезеп чыгыгыз.Хәзер һәркайсыгыз 3 сүз кулланып вертикаль, горизонталь, диагональ буенча «Крестики-нолики» принцибы белән җөмләләр төзисез. Моның өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә.(Җөмләләрне бер- берсенә укыйлар). 4 нче номерлар укый.

IV. Ныгыту.

  1. Сорауларга җавап бирү.

-Укучылар, ә безнең Татарстанның төп халкын кемнәр тәшкил итә?

-Дөрес,татар һәм рус халкы. Тагын нинди милләт вәкилләре яши туган җиребездә? (чувашлар, марилар, үзбәкләр, төрекләр, әрмәннәр)

-Татарстанның территориясе зурмы?

-Анда нинди файдалы казылмалар чыга?

-Татарстан Республикасының символикасына нәрсәләр керә?

-Казан шәһәре нинди елга буена урнашкан?

-Татарстанның нинди күренекле язучы, шагыйрьләрен, композиторларын, рәссамнарын беләсез?

-Бик яхшы, булдырдыгыз! Сорауларга яхшы гына җавап бирдегез, ә хәзер әйдәгез, Татарстан турында булган белемнәребезне тикшереп, барлап чыгыйк, укучылар!

2.Токин Мэт

-3 нче номерлы укучылар, А3 битен алыгыз һәм уртага Туган җир дип тема языгыз һәм  индивидуаль һәм тынычта сүзләр, сүзтезмәләр, рәсемнәр графиклар, саннар, билгеләр һәм башкаларны язасыз. Сезгә бу эш өчен 1 минут вакыт бирелә.

-По часовой стрелке хәзер сез командагыз белән икенче өстәлгә күчәсез, башкаларның ТОКИН МЭТларын анализлыйсыз, бәйләнешләр табасыз һәм аларны уклар белән күрсәтәсез, сораулар яки комментарийлар язасыз. 1 минут вакыт бирелә. Икенче өстәлгә күчәләр тагын 1 минут.

-Үз өстәлләрегезгә кайтасыз. Үзегезнең ТОКИН МЭТны анализлыйсыз, сорауларга җаваплар бирәсез. 30 секунд вакыт бирәм.

-1нче номерлы укучылар алга чыгыгыз.

-Укучылар, бер-берегезне үзегезнең эшләрегез белән таныштырыгыз.

-Сез бу эшегезне бик яхшы башкаргансыз. Мин бик тә канәгать. (Тактага элдертәм)

Физкультминут. Микс-Фриз-Груп

-Татарстанны ничә елга иле диләр?(4)

-Ничә дәүләт теле бар? (2)

-Казанда ничә театр бар? (7)

-Һәрбер дәүләтнең үз символикасы  бар? Алар ничәү?(3)

-Булдырдыгыз, утырыгыз.

2. Дәреслек белән эшләү.

Дәреслектәге 4нче күнегү.

-Укучылар, дәреслекнең 110 нчы битен ачыгыз, 4 нче күнегүнең биремен Дима, укы һәм аңлат.(Дәфтәрләргә язалар.) Укып чыгалар.

10нчы күнегү. Таблицаны тутырырга.(3-4 укучыдан укытам.)

V. Йомгаклау.

1.-Укучылар, йомгаклыйк  әле. Бүген без сезнең белән нинди темага сөйләштек?

- Татарстан турында.

-Без нинди илдә яшибез?

-Нинди республикада?

-Димәк, Татарстан- ул безнең туган илебез һәм без туган илебезне якларга, сакларга һәм яратырга тиешбез.

  • Сезнең белән эшләү миңа бик ошады. Сез бик талантлы, белемле балалар. Мин сезгә бары тик уңышлар гына телим. Билгеләрегезне дәфтәрләрегезне  тикшергәч, журналга куярмын.(Актив укучыларга билгеләр кую.)

VI. Өй эше бирү. 

.-Укучылар, хәзер без сезнең белән 800 рублей САМЭРИ структурасын искә төшерербез. Сез өйдә  резюме язарсыз. 1 сүз 10 сум тора. Безнең 500 сумыбыз бар. Димәк сез 50 сүздән торган резюме язасыз. Тема:” Татарстан- туган җирем.”

  1. Дәреслектә 111 нче бит, 5нче күнегү.
  2. Туган җирем-Татарстан (резюме язып килергә)
  3. Татарстан гербы рәсемен ясап килергә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...

Бизнес-план. Основные разделы бизнес-плана.

Образовательная программа:  Программа среднего (полного) общего образования по технологии  (базовый уровень). Составлена на основе федерального  компонента государственного  станда...