Миннегалиева Гольназ Салахетдиновна

сайт учителя татарского языка и литературы

Ни шагу назад,ни шагу на месте,а только вперёд!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: чтение книг

Увлечения: садоводство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Мамадыш

Место работы: МБОУ СОШ №1

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/minnegalieva-golnaz-salakhetdinovna
Һәрвакытта да кеше булып кала бел.

Укытучы! Нинди бөек исем. Мин  үз нәселемдә беренче укытучы.Сайлаган һөнәремә тап төшермәскә дигән максат куеп, балаларга белем бирәм. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын телем-телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә. Укытучы биргән белем безгә, кошларга канат ничек кирәк булса, шулай кирәк. Укытучы - иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе.

О себе

Үзем турында кыскача гына әйтә алмыйм.

Мой взгляд на мир

Яшәүне, тормышны, балаларны яратучы гади хатын-кыз .

Мои достижения

Грамоты, дипломы

Моё портфолио

Табигатьтән сезгә илһам иңгән,
Сез сабырлык, гыйлем үрнәге.
Белем дигән илне якын итеп,
Яулагансыз текә үрләрне.

Кушымта:
Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,
Исемегез һәркем телендә.
Беркайчан да болыт капламасын,
Кояш булсын тормыш күгендә.

Ипле генә, тыныч кына итеп,
Күңелләргә үтеп керәсез.
Балаларга терәк, таяныч сез,
Аналардай сөя беләсез.

Кушымта:
Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,
Исемегез һәркем телендә.
Беркайчан да болыт капламасын,
Кояш булсын тормыш күгендә.

Зөлфирә Сәләхова

Мои публикации:
Краеведение
Разное
Родной язык и литература
Добавить грамоту в портфолио