Сочинение язабыз. 9нчы сыйныфта Бердәм Дәүләт Тестлаштыруына әзерләнү өчен
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Амутбаева Гульзар Абдулловна.

Материал для подготовки к ЕРТучащимся 9класса (татарская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon podgotovka_k_ert.doc194.5 КБ

Предварительный просмотр:

                            Икмәкнең кадерен бел

Икмәк! Бу сүзне ишетүгә күз алдына кызарып пешкән ипи килә. Ул хуш исле, тәмле.

Бодай яки арыш бөртеге шундый күмәч булсын өчен, күпме юл үтә. Колхозчылар һәм игенчеләр күпме көч куя. Яз көне алар җирне бик әйбәтләп эшкәртәләр, аннары чәчәләр. Алар үсеп, өлгергәч, җыеп алалар, амбарларга, элеваторларга озаталар. Игенченең һәр минуты кадерле. Ашлыкны тегермәндә тарттырып онга әйләндерәләр.  Аннан соң кабарып торган күмәч пешерәләр. Ул табынга куелганчы күпме юл үткән, күпме көч түгелгән.

 Минемчә, автор  ____нче җөмләсендә    шулай ук  икмәкнең кадерен белергә куша

Икмәк балаларга да, олыларга да — һәркемгә кирәк. Икмәкнең валчыгын да әрәм итәргә ярамый. Икмәкне кискәндә дә, күкрәккә куеп, зурлап кисәргә кирәк.

Сугыш

    Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китерде ул безнең халкыбызга.   Ул миллионнарча кешеләрнең бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләде. Ләкин  безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар һәм алар безгә җиңү  алып килде.

     Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән  җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде безгә тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен белергә тиешбез.

     Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Безнең халкыбызның бәхетен туган илебездән, тынычлыктан башка күз алдына да китермим мин.Тынычлык өчен көрәшергә кирәк.

Туган җир

   Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар — җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың.

    Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башланды.

    Һәркемгә үз иле кадерле. Безгә үз тормышыбызны, телебезне сакларга, ныгытып өйрәнергә кирәк. Үз тарихын, мәдәниятен, телен белгән кеше генә азат, ирекле, бәхетле була, туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән карый ала.

   Мин дә туган авылым  белән чиксез горурланам. Кайларга  гына барсам да, авылымны сагынып кайтам.

                                                                                   Туган як

   Әлеге өзек кеше күңеленә йогынты ясаучы төшенчәләр турында. Әлеге факторларның кайсыдыр начар, кайсыдыр яхшы тәэсир итә. Алар арасында иң әһәмиятлесе, минемчә,туган як.Туган як кешенең күңелен нурландыра, сафландыра. Кеше кайда гына яшәсә дә, туган ягын исенә төшергәч, аны җылы хисләр биләп ала.

  Шулай ук кешенең холкына аның янәшәсендәгн кешеләрнең кешелекле, яхшы мөнәсәбәтләре, кайгыртучанлыклары тәэсир итә. Әгәр дә сине саф күңелле кешеләр уратып алса, аларга охшарга тырышасың.

   Шулай итеп, кеше күңеле иң матур, иң гүзәл хисләр, төрле кыйммәтләр йогынтысында формалаша, ә аларга балачактан нигез салына.

                                                                                              Туган тел

        Бу өзек тел мәсьәләсенә багышланган.  Кешене туганнан алып соңгы көненә кадәр туган теле озата бара. Кайда гына яшәүгә карамастан, ана сөте белән канына сеңгән туган теле беркайчан да онытылырга тиеш түгел..Юкка гына автор да:”....”дип язмый.

   Туган илләреннән читтә яшәүче милләттәшләребез өчен туган тел бигрәк тә газиз. Туган тел күңелне пакъләндерә, тормыштагы авырлыкларныҗиңеп чыгарга көч өсти.

      Шулай итеп, автор туган телне кадерләргә чакыра. Тел – ул милләтне милләт итеп яшәүче гореф-гадәтләребезне, милли моңыбызны саклаучы көч.

                                                                                  Туган тел

     Минем туган телем – татар теле. Туган телем язмышы — милләт язмышы. Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора.   Моны аңлап, туган телен яклап һәм яратып яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер.  

     Шушы зур бәхетне югалтмас өчен генә дә без үзебезнең татар телен белергә тиешбез. Ана теле яңгырашы белән колакны назласа, ягымлылыгы белән ул күңелне юата, тәэсирлеге белән изгелек хисләре уята. Милләтнең төп күрке — тел һәм моң.

      Мин татар телен бик яратам. Шул телдә минем телем ачылган, шул телдә мин беренче тапкыр «әттә-әннә» дип елаганмын.   Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм үсә төшкәч, башка телләрнең дә кирәклеген, гүзәллеген аңларга ярдәм иткән.

Сабан туе

Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу — Сабан туе бәйрәме.

    Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына «Сабан туе — хезмәт туе» дип җырламыйлар. Табигатьнең матур кочагында, моңлы кошлар сайравы астында бу бәйрәм тагын да җанлана, тагын да ямьләнә төшә. Бу хакта текстның ____нче җөмләсендә дә ачык әйтелә.

Милли көрәштән башка Сабан туен күз алдына китерүе дә кыен, ә атлар чабышын инде әйтеп тә тормыйм. Ак күбеккә баткан юргаларның мәйдан уртасында баш чөеп биешеп йөрүләре күпме күңел күтәренкелеге бирә!

Әйе, Сабан туе — шатлык туе. Күктә янып торган кояш та ул көнне яктырак, матуррак карый кебек. Бар дөнья матурлана, гүзәллеккә төренә. Бөтен җирдә шатлык, бәхет хөкем сөрә. Менә шуңа күрә Сабан туе минем өчен аеруча якын.

Ана...

Ана... Бу сүз мине шундый дулкынландыра. Әнием — минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, эштә үрнәгем. Аннан башка минем дөньям буш. Һәм минем әнием — иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни.    

Әйе, һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне дөньяга китергәннәр, бәбкәм дип иркәләп кулларында назлаганнар, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, безне бишектә тирбәтеп йоклатканнар, бишек җырлары җырлаганнар. Һәм без әтиебезгә, әниебезгә мәңге бурычлыбыз. Бу хакта текстның ____нче җөмләсендә дә ачык әйтелә.

    Әйе, аналар — бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.

                                                                                Әни (кадерен белү)

   Әлеге текст әниләр кадере, ана белән бала арасындагы мөнәсәбәт турында. Чынлап та, әни-иң кадерле кеше ул. Безнең өчен ул янып-көеп йөри, бар йөрәк җылысын биреп яши. Шуңа да, без аны тыңлап, булышып, кадерләргә тиешбез. Якыннарны, аеруча ата-анаңна вакытында  тыңламау, каршы килү, соңыннан  үкенү хисенә китерә

   Исән-сау чакта әни кадерен белмәсәң, мәңге үкенү хисе белән яшәмәс өчен, беркайчан да аны рәнҗетмәскә, кадерен белеп яшәргә кирәк!

   

                                                                                      Батырлык турында

    Тыныч тормышта батырлык эшләп буламы? Бу сорау мине уйланырга мәҗбүр итте.Тормышта төрле катлаулы вакыйгаларга юлыгасың. Шул вакытта югалып калмау, намус кушканча эшләү кирәк.

   Димәк, батырлык ул – үзең турында уйламыйча, чын күңелдән ярдәм итү, дип нәтиҗә ясарга була. Кешеләр битараф булмаса, тормышта һәрчак төрле батырлыклар өчен урын булуын онытмаска кирәк.

                                                                       Китап

I.Текстының соңгы юлларында китапның милләт өчен рухи чыганак булуы турында әйтелгән. Автор безне милләтебез тарихында китапның тоткан урыны һәм аның рухи кыйммәте турында уйланырга чакыра.

II. Китап кеше тормышында зур роль уйный. Китап аша без халкыбызның тарихы, төрле геройларның язмышы белән танышабыз. Бүгенге көндә компьютерның файдалы яклары да бик күп, ләкин ул барыбер китапны алыштыра алмый. Кешелек дөньясы мең ел элек тә китапсыз яшәмәгән, хәзер дә аннан башка яши алмый. Китап – белем чишмәсе. Китап укымаган кешенең аң-фикерләү дәрәҗәсе дә түбән, рухи дөньясы да ярлы була.

III. Шулай итеп, китап кешене уйланырга, аның геройлары кичергәннәрне йөрәгеннән үткәрергә, хис дөньясын баетырга, битараф булмаска ярдәм итә. Халкыбызның бөек үткәнен дә китап аша гына белә алабыз. Ата-анага, милләт һәм туган илгә мәхәббәт тә китап аша сеңдерелә. “Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.”

                                                 Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт

             Минемчә, автор бу текста кеше арасындагы мөнәсәбәтләр турында язган. Кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә, алар исән чакта изгелек кылып, алар дөнья куйгач, эшләгән эшләре өчен үкенмәскә тиеш.

Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның... нче җөмләсенә игътибар итик. Бу җөмләдә бәләкәй сабый олы абыйсын тынычландыра. Әйе, без сабый чактан  ук нинди дә булса изгелек эшләргә, олыларны хөрмәт итәргә тиешбез. Без үзебез турында гына уйларга тиеш тугел, чөнки бездән башка да бу дөньяда кешеләр бар.

Балалар гына олыларны хөрмәт итәргә тиеш тугел, олылар да балаларны хөрмәт итәргә тиеш. Көчле кешеләр көчсезләргә ярдәм итеп дөрес юл күрсәтергә, аларның таянычы булырга тиеш: авыр минутларда ярдәм кулын сузарга, файда-киңәш бирергә, шатлыклы вакытларда бергә сөенә белергә кирәк.

Шулай итеп, текстның авторы кешеләр арасындыгы мөнәсәбәтләр изгелеккә һәм бер-береңне аңлауга нигезләнергә тиеш дип саный. Яныңда кешеләр булуы турында онытмаска өнди.

Чишмәләрне саклау

Әлеге текст авторы укучыларны “табигатьнең кадерле бүләге” булган төче суны саклау  мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.

Безнең бабаларыбыз төче суга, чишмәләргә элек-электән игътибарлы булган, авылларны чишмәләр янына салган, чишмәләргә матур исемнәр биргә. Бу юкка гына түгел! Моны дәлилләп , текстның ... җөмләсен китерәм. Чыннан да, безнең яшәү чыганагыбыз булган чишмә сулары дәвалау үзлекләренә дә ия. Борынгы бабаларыбыз шуңа да хөрмәт иткән аны.

Ләкин автор “дөньяда чиксез нәрсә юк” дип, безнең игътибарыбызны планетадагы барлык суларның нибары ике генә процентын тәшкил иткән төче суның кадерле булуына ишарәли.

Чыннан да, кешелекнең бүгенге көндә табигатькә бигрәк тә аның “бүләге” төче суга игътибары кимеде. Г.Бәширов “ Бу хәл безне сагайтырга тиеш...” дип, эчәргә яраклы суны, чишмәләребезне сакларга өнди.

Тормыш мәсьәләсе                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                

Әлеге текст авторы укучыларны тормыш  мәсьәләсе  турында фикер йөртергә чакыра.Әйе, без бу тормышта бик кирәкле һәм бик кадерле кеше булырга тиеш. Балаларыбыз, оныкларыбыз безнең белән горурланырлык эшләр эшләргә кирәк.

Фикерләремне раслар өчен, укылган тексттагы ... нче җөмләне китерәм. Минемчә, кадер-хөрмәткә ия булу өчен, кеше  тәрбияле,максатчан булырга  тиеш. Эшләгәннәрең өчен син үзең җаваплы. Син  башкаларга нинди мөнәсәбәттә булсаң ,алар да сиңа шундый карашта булыр. Һәр кеше үзеннән соң яхшы үз калдырырга тиеш. Моны  тексттан .. нче җөмлә белән расларга мөмкин. Чыннан да, безнең төп бурычыбыз – изге эш эшләү. Кемдер батырлык эшли, кемдер яңа ачышлар , ә кемдер башкаларга белгертмичә изгелек кыла. Моның өчен күп кирәкми, тик җаның гына чиста, саф булсын, теләгең югалмасын.

Шулай итеп, мин  бу текст нигезендә кеше бу дөньяга бер дә юкка түгел, ә үзенең ихтирамга лаеклы эшләре белән киләчәк буыннарга үрнәк булып калырга килгән дигән фикергә киләм.

Бәхет шәһәре

Бу текст бүгенге көндә җәмгыятьтә бик актуаль булган мәсьәләләрнең берсе яхшылык, игътибарлылык, кешелеклелек  кебек  әхлакый сыйфатларның югалу  турында.

Бүген кешеләр бүген үзләре өчен генә яшиләр. Алар башкаларга яхшылык эшләү түгел, үзләренә күрсәткән яхшылыкларга да битараф. Моңа дәлил итеп текстның ... җөмләсен китерәм. Бүгенге көндә кешелек табигатьнең - Җир-ананың  -  безгә эшләгән яхшылыгын күрми, шулай тиеш дип кабул итә. Безнең табигать байлыкларыннан рөхсәтсез файдалануыбыз, кирәгеннән артык куллануыбыз киләчәктә ни китерер, анысы билгесез. Җәмгыятьтә әхлаксызлык артуын автор чишмәне зурайтып ясаган, арта, пычрана баручы елга белән чагыштыра.”Ата-аналар үз балаларына игътибар итми башлаганнар, ә балалар әти-әниләрен ихтирам итмәгәннәр”,- дип дәвам итә автор сүзен.

Әйе, әлеге текстта Җир-ана рөхсәтеннән башка төзелгән “Бәхет шәһәре” кешеләргә бәхет китермәгән кебек, безнең дә артык горурлыгыбыз, битарафлылыгыбыз үзебезгә үк зыян салырга мөмкин. Без бәхет төшенчәсен байлык белән түгел, ә әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары белән янәшә торуын онытмасак иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сочинение на Всероссийский конкурс школьных сочинений "Моя семья" в номинации "Моя семья в истории страны" на тему: "Династия хлеборобов"

Сочинение победило на муниципальном и региональном этапах Всероссийского конкурса школьных сочинений....

Сочинение-рассуждение как вид творческого задания ЕГЭ. Виды аргументов в сочинении-рассуждении при подготовке к ЕГЭ

подготовить к написанию сочинения по заданию, сформулированному в демонстрационном варианте ЕГЭ по русскому языку (часть С); раскрыть содержание понятия «аргумент»: что надо понимать под жизненн...

Методическая разработка по русскому языку (10 класс) по теме: Сочинение на ЕГЭ. Упражнения для подготовки к написанию сочинения- рассуждения по предложенному тексту.

Данный материал представляет 10 заданий к предложенному тексту. Задания помогают сформулировать проблему, прокомментировать её, выявить авторскую позицию. Кроме того, необходимо прямую речь перевести ...

Сочинение – описание натюрморта по картине Н.М.Баранова «Рябиновые грозди» как подготовительный этап к сочинению по воображению.

Урок подготовки к сочинению-описанию натюрморта по картине владимирского художника Н. М. Барановасодержит работу  спонятием "натюрморт", художественным текстом(отрывком из книги В. А. Солоухина "...

Сочинение об абзацном отступе, сочинение о задаче автора рассуждения, сочинение о существительном - дирижере.

Данные сочинения  предназначены для подготовки к работе над лингвистической темой....

Подготовка к ЕГЭ. Уроки 1-2 из системы уроков по написанию сочинений. Тема: "Структура сочинения. Основные критерии к сочинению"

Мной разработана система уроков по проблеме  "Как научить писать сочинение по прочитанному тексту" в 11 классе. Данные уроки в системе - первый и второй.    Тема урока: "Структура сочин...

Проект «Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен укыту-методик комплект төзү»

Проект татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына һәм укучыларга  бердәм республика тестлаштыруына әзерләнүдә ярдәм итү максатын күздә тотып эшләнде...