Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте
статья (11 класс) на тему

   Гамил Афзал шигырьләрен  гомуми белем бирү мәктәбендә өйрәнү үзенчәлеге

     Хәзергә татар поэзиясенең үзенең нечкә юмор, үткен сатира ысулында язылган шигырьләре белән баеткан, шул ук вакытта үзенчәлекле лирик булып калган олы әдибебез, халык шагыйре Г.Афзал иҗатын өйрәнүгә программада   рус мәктәбенең 11 нче сыйныфында татар төркемендә 2 сәгать вакыт бирелә. Ә рус төркемендә Г.Афзал иҗаты 6 нчы,8 нче,9 нчы сыйныфларда өйрәнелә. Татар төркемендә без укучылар белән “Өф-Өф итеп”, “Мыек борам” шигырьләрен өйрәнәбез. Шигырьләргә анализ ясыйбыз, иҗаты белән танышуны дәвам итәбез.

Рус төркемендә иҗатын, шигырьләрен укып, монологик,диалогик сөйләмгә чыгабыз.

Рус төркемендә Г.Афзал иҗаты, шигырьләре

6 нчы сыйныф “Суларда йөз, эшлә кырда”

8 нче сыйныф биографик белешмә.

9 нчы сыйныф “Өф-өф итеп”, “Мыек борам”

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

" Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте Кирилова Алсу Мансур кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре гомуми белем Муни ц ипал ь бюд жет учреждениесе “3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Слайд 2

Ә менә балаларда үз фәнеңә ничек кызыксыну уятырга соң? Миңа үземнең эшемдә инновацион технологияләр ярдәм итә. Бүген шуларның берсе – тәнкыйди фикерләү технологиясенә тукталырбыз .

Слайд 3

Тәнкыйди фикерләү технологиясе

Слайд 4

“Идеяләр кәрзине” Сыналу Көч Бүләк «Бүләк»

Слайд 5

“ Кешелекле җәмгыять” формуласын төзибез . Кешелекле җәмгыять Явыз җәмгыять

Слайд 6

Г.Афзалның “Мыек борам” ? ? Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? ( Конкрет мисалда җәмгыять һәм шәхес проблемасы тора : намуссызлык , кешелексезлек , битарафлык Катлаулы сораулар Ни өчен ... аңлатыгыз ? Ни өчен сез ... дип уйлыйсыз ? Аерма нәрсәдә...? Гади сораулар Кем... ? Нәрсә... ? Кайчан ... ?

Слайд 7

Нәтиҗә Алга таба нәрсә булыр ? Минем көннәр шулай үтә, Минем мыек һаман үсә..., Кыш та җитте, ачы буран, Мин урамда басып торам. Ике егет килеп чыкты- Мине карга сугып екты. -Каравыл!-дим, хәлләр харап, Ник үтәсез читкә карап? Пүскәй, артны тукмасыннар, Башка гына сукмасыннар,- Башны карга тыгып торам, Гайрәт белән мыек борам.

Слайд 8

Мин “Мин” бәхетлеме? Ни өчен? Аңа тыныч, гадел, бәхетле җәмгыятьтә яшәр өчен нәрсә җитми? Җәмгыять белән “мин” уртак яклары бармы? Яшәү рәвешләрен үзгәртеп буламы?

Слайд 9

“Бирелгән сүз” Мин нинди?

Слайд 10

“Мәсьәләләрне чишү таблицасы” “Кешелекле җәмгыять” формуласы



Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

«Гамил Афзал укулары»

VI республика педагогик укулары  

фәнни-методик эшкәртмә

Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте

А.М.Кирилова

1 нче квалификацион категория

Минзәлә шәһәре “ 3 нче урта  гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет учреждениесе

2017

Эчтәлек

Кереш......................................................................................... 3 бит

Төп өлеш.

1. Гамил Афзал шигырьләрен  гомуми белем бирү мәктәбендә өйрәнү үзенчәлеге. .................................................................................4-9 бит

 Йомгак........................................................................................10-11 бит  

Кулланылган әдәбият................................................................ 12 бит


Кереш.

Шигырь булып туды әмәнәтем,

Шигырь булып чыкты хәсрәтем

Матурлыкка-чиксез мәхәббәтем,

Явызлыкка-чиксез нәфрәтем!.
Г.Афзал

     Хәзерге татар шигъриятенең күренекле вәкиле Гамил Афзал поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килде. Гомумән, үзенең гомер юлын күздә тотып:

Кая килеп туктар юл азагы,

Ел үтәсе юлны ай үтәм.

Бөтен гомерем минем – юл газабы,

Аннан татлы газап бар микән? –

(“Юл газабы”)  дип яза шагыйрь.

 Шундый юл үткән шагыйрь укучыны да ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча дөньядан олы хәзинә эзләве белән үзенә тарта, сокландыра.

     Гамил Афзалның тормышы һәм иҗаты тәрбияви әһәмияткә ия.Бу тема бүгенге көндә дә актуаль, чөнки тәрбия темасы шагыйрьләрне генә түгел, һәр ата-ананы, җәмгыятьне дә уйландыра, борчый торган мәсьәлә. Безнең киләчәгебез кем кулында? Ул өметлеме? Гаиләдән килгән тәрбия бүгенге көндә ныклымы? Яшьләр бу болгавыр заманда үз урыннарын таба алырлармы? Менә шушы сораулар кешеләрне,шул исәптән мине дә, борчый.

   


Төп өлеш

   Гамил Афзал шигырьләрен  гомуми белем бирү мәктәбендә өйрәнү үзенчәлеге

     Хәзергә татар поэзиясенең үзенең нечкә юмор, үткен сатира ысулында язылган шигырьләре белән баеткан, шул ук вакытта үзенчәлекле лирик булып калган олы әдибебез, халык шагыйре Г.Афзал иҗатын өйрәнүгә программада   рус мәктәбенең 11 нче сыйныфында татар төркемендә 2 сәгать вакыт бирелә. Ә рус төркемендә Г.Афзал иҗаты 6 нчы,8 нче,9 нчы сыйныфларда өйрәнелә. Татар төркемендә без укучылар белән “Өф-Өф итеп”, “Мыек борам” шигырьләрен өйрәнәбез. Шигырьләргә анализ ясыйбыз, иҗаты белән танышуны дәвам итәбез.

Рус төркемендә иҗатын, шигырьләрен укып, монологик,диалогик сөйләмгә чыгабыз.

Рус төркемендә Г.Афзал иҗаты, шигырьләре

6 нчы сыйныф “Суларда йөз, эшлә кырда”

8 нче сыйныф биографик белешмә.

9 нчы сыйныф “Өф-өф итеп”, “Мыек борам”

Аның иҗаты белән тулырак танышу, тәрбияви әһәмиятен укучыларга тирәнрәк аңлату максатыннан чыгып,мин сыйныфтан тыш укуга да бер сәгать алам.Өй эше итеп Гамил Афзалның биографиясен укырга кушам. Дәрескә килгәндә, укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты белән хәбәрдар булалар. Дәресне кызыклырак, үзенчәлеклерәк итү өчен һәм шагыйрьнең иҗатын тәнкыйди фикерләү технологиясенең  метод һәм алымнарын кулланып эшлим. 

Укучыларга түбәндәге “идеяләр кәрзине”н тутырырга тәкъдим итәм.

https://img.clipartfest.com/66fed74644e887b7c9b3a9c3edaa6d88_and-white-easter-basket-clip-basket-clipart-black-and-white_468-500.png                         https://img.clipartfest.com/66fed74644e887b7c9b3a9c3edaa6d88_and-white-easter-basket-clip-basket-clipart-black-and-white_468-500.png                          https://img.clipartfest.com/66fed74644e887b7c9b3a9c3edaa6d88_and-white-easter-basket-clip-basket-clipart-black-and-white_468-500.png

            Сыналу                                                      Көч                                                                 Бүләк «Бүләк»

Укучыларга мондый сорау бирәм:

Гамил Афзалның тормыш һәм иҗаты буенча сез бу кәрзиннәргә нинди идеяләр салырсыз.?

“Сыналу” га нәрсәләр керә?

Укучылардан көтелгән җаваплар:

        Туган авылыннан гаиләләре белән чыгып китәргә мәҗбүр итәләр.

Авырып укуын ташлый.

1954нче елда, ягъни 33яшендә ll группа инвалид дигән язу ала.

Укучыларга бу өлештә мин өстәмәләр кертәм:

 Язмыш аны 3яшеннән сыный башлый, шушы яшендә ул әнисез кала.

 10яшендә туган авылыннан, балачак дусларыннан аерыла.

 1959нчы елда 2көнгә генә туган авылына кайтып китә һәм гомере буе якты хатирәләр генә саклап, аны сагынып яши.

Туган ягы турында шигырьләр яза.

Оныттылар, диеп үпкәләмә,

Карурманнар үскән илләрдә

Сине сагынып җаннар өзгәләнә Айлы әкият кебек төннәрдә.

«Көч» кә нәрсәләр керә?

Укучылардан көтелгән җаваплар:

Авырып китүенә карамастан, язучылык дәртен сүндерми,иҗат итә.

Магнитогорск шәһәрендә яшәсә дә, туган телен онытмый, татар телендә шигырьләр яза башлый.

Үзлегеннән укый, тормыш университетын тәмамлый.

Гамил Афзал кайсы “бүләк”кә лаек?

        Укучылардан көтелгән җаваплар:

Аның иң зур бүләге – ул халык шагыйре.

Тормыш сынауларын үткәндә, сыгылмыйча, теләсә нинди шартларда да (тормыш сиңа власть,акча, авырлык бирә) син кеше булып калсаң, үзеңне-үзең югалтмасаң, язмыш сине бүләкли.

Үлгәннән соң да яшәү үзе бүләк түгелме? Талантлы шагыйрьнең иҗатын ничә еллар буе өйрәнү – ул бит бездән бүләк.

 “Мыек борам”  шигыре  белән тагышу.

  1. Чакыру. Кызыксындыру уяту.

Акыл штурмы”. –Тактадагы рәсемнәргә карагыз әле, рәсемнәр буенча теманы табарга тырышыгыз. (Әйе, темабыз “тормышның ямьсез яклары ”). 

Булган белемнәрне активлаштыру. Дәреснең беренче этабында кулланыла. Укучылардан күбрәк идеяләр әйттерү өчен уңайлы. Ничек уйлыйсың? – барысы да уйлый, фикер әйтә.

Эчкече хулиганнар, урамдагы тәртипсезлек, кешеләрнең явызлыгы җәмгыятькә бары тик начарлык һәм бәхетсезлек алып килә. Безнең барыбызның кешелекле җәмгыятьтә яшисе килә.

“Кешелекле җәмгыять” формуласын төзибез.

Кешелекле җәмгыять        Нинди ассоциациялләр килеп

Явыз җәмгыять        баса?

Мин сезгә үз җавапларыгызны “Идеяләр кәрзине” ысулы аша әйтергә тәкъдим итәм.

https://img.clipartfest.com/66fed74644e887b7c9b3a9c3edaa6d88_and-white-easter-basket-clip-basket-clipart-black-and-white_468-500.png                                                             https://img.clipartfest.com/66fed74644e887b7c9b3a9c3edaa6d88_and-white-easter-basket-clip-basket-clipart-black-and-white_468-500.png

Кешелекле җәмгыять                                                          Явыз җәмгыять

игелекле, тәрбияле, гадел, намуслы булырга,         намуссызлык,

кешеләргә, алар язмышына карата        битарафлык

 битараф булмаска         саранлык, комсызлык

        үз-үзеңне генә ярату,            

                                                                                                    үз максатыңа ирешү

                                                                                                    өчен намус белән

                                                                                                    алыш-биреш ясау,

                                                                                                    байлыкка табыну

                                                                                               

Бу ысул, гадәттә, дәреснең беренче этабында кулланыла. Ул идеяләрне, төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның шәхси, парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә. Ул дәрестә балаларның белемнәрен активлаштыру вакытында кулланыла.

2 . Аңлау (төшенү)

Г.Афзалның “Мыек борам”  шигыре  белән тагышуны дәвам итәбез.

Без “Текстны паузалап уку” ысулын кулланабыз. Ул “Гади һәм катлаулы сораулар” (Толстые и тонкие вопросы) ысулы белән үрелеп барачак. Дәреснең икенче һәм өченче этабында кулланыла.

Ул “Гади һәм катлаулы сораулар” (Толстые и тонкие вопросы) алымы белән үрелеп барачак.

Гади сораулар

Кем...?

Нәрсә...?

Кайчан...?

Катлаулы сораулар

Ни өчен... аңлатыгыз?

Ни өчен сез... дип уйлыйсыз?

Аерма нәрсәдә...?

Әсәрнең үзәгендә  нинди мәсьәләләр тора? (Конкрет мисалда игелекле, тәрбияле, гадел, намуслы булырга, кешеләргә, алар язмышына карата битараф булмаска өйрәтә)

Сурәтләнгән дүрт вакыйгада да тормышның ямьсез яклары күрсәтелә. 

Һәр вакыйгада да “мин” үзен мактау белән мавыга - “гайрәт белән мыек бора”.

 “Мин” тәрәзә аша урамда барган күренешләрне күзәтә. Урамда тәртипсезлек, хәвеф-хәтәр хөкем сөрә.

Эчкече хулиганнар, трамвайда “үгез күзле аю егет”нең кондукторны кыерсытуы,.

Күршесенең көне-төне хатыны белән сугышуы.

Футбол уйнаучы малайның тәрәзә ватуы.

“Мин” күңелендә ризасызлык тудыра, ләкин бу күренешләргә нәфрәтләнгән “мин” гаделсезләргә каршы чыкмый.

 “Мин” урамга чыгып, гаделсезлек белән көрәшү, хакыйкать урнаштырудан баш тарта, аңа үзенең кечкенә, тынчу дөньясы чикләрендә яшәү кулайрак. “Мин” “күрмәмешкә салыну”, “тешне кысып”, “дәшми генә тыңлап тору” позициясенә баса. Төрле явызлыкларга нәфрәтләнгән, асылда исә тар фикерле, битараф “мин” үзенең тотрыклы кызганыч дөньясы җимерелүеннән курка:

Бирер идем каты җәза,

Килеп чыгар бәла - каза.

Әсәрнең үзәгендә җәмгыять  һәм шәхес проблемасын тора: намуссызлык, кешелексезлек, битарафлык,

Алга таба нәрсә булыр?

Минем көннәр шулай үтә,

Минем мыек һаман үсә...,

Кыш та җитте, ачы буран,

Мин урамда басып торам.

Ике егет килеп чыкты-

Мине карга сугып екты.

-Каравыл!-дим, хәлләр харап,

Ник үтәсез читкә карап?

Пүскәй, артны тукмасыннар,

Башка гына сукмасыннар,-

Башны карга тыгып торам,

Гайрәт белән мыек борам.

“Мин” бәхетлеме? Ни өчен? Аңа тыныч, гадел, бәхетле җәмгыятьтә яшәр өчен нәрсә җитми?

Җәмгыять белән “мин” уртак яклары бармы? Яшәү рәвешләрен үзгәртеп буламы?

3.Рефлексия.

“Бирелгән сүз” (ключевое слово)

“Мин”

“Мәсьәләләрне чишү таблицасы” н тәзергә (работа с аналогиями)

“Кешелекле җәмгыять” формуласы


Йомгак

Гамил Афзал шигырьләрен сәхнәдән ишеткәч, чынлап та, күңелләре мүкләнгән кешеләр дә тирә-юньгә башкача карый башлыйлар. Әхлакый, рухи кыйммәтләргә кытлык бу заманда аның кеше тәрбияләүгә багышлаган әсәрләре бигрәк тә тәэсир итә. Мәсәлән, бала тәрбияләү. Кыз баланы да, ир баланы да бертөрле җаваплылык белән үстерергә кирәк. Шул исәптән, «Өф-өф итеп», «Сайладым, их сайладым», «Флүрәттәй акылы», «Әсмәбикә җаным, ахирәт» әсәрләре бик тә тормышчан итеп иҗат ителгәннәр.

Әйе, Г. Афзал − безнең горурлыгыбыз, иң абруйлы өлкән шагыйребез. Үткен телле яраткан шагыйребез хезмәтенә зур бәя бирелгән. Татарстан Республикасының Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган Г. Афзал:

Шигырь булып туды әманәтем,
Шигырь булып чыкты хәсрәтем;
Матурлыкка − чиксез мәхәббәтем,
Явызлыкка − чиксез нәфрәтем, −

дип, истә калды.

Нәтиҗә:  гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык иманлы нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы, намуслы, әхлаклы булу, чит кеше проблемасына битараф булмау, комсызланмыйча, булганына шөкер кылып яшәү, тормышта үз урыныңны табу бик мөһим.

Гамил Афзал халык күңелендә мәңге яшәячәк. Ул тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык иманлы нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыга. Һәм укучыларны да шул хакта уйлануга этәрә.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Гамил Афзал шигырьләре укучыларны намуслы булырга, эш сөяргә,туган җирне яратырга, олыларга мәрхәмәтле, кечеләргә шәфкатьле булырга, чын кеше булып яшәргә өйрәтә.                                              


Кулланылган әдәбият

  1. Афзал Г. Гомер кичүләре: Шигырьләр. – Казан. “Рухият” нәшрияты, 2000.- 560б.
  2. Афзал Г. Сайланма әсәрләр. 3 томда, 1 том. – Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2004.- 383б.
  3. Әхмәтҗанов М. Гамил Афзал иҗатында сәясәт. // Казан утлары. - №5. – 2006.- Б.142-149.
  4. Баттал Ф. Юксыну (Гамил Афзалның тууына 90 ел). // Казан утлары. - №5. – 2011. – Б. 129-135.
  5. Гайнетдин М. Гамил Афзал. // Дин вә әдәп. – март. – 2006.- Б.13-24.
  6. Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1985.-208б.
  7. Ганиева Ф., Заһирова Г. Авырлыкларга сынмаган Афзал. // Мәйдан. - №5. – 2012. – Б.83-85.
  8. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: Библиографик белешмәлек. Беренче китап.= Писатели нашего детства: Библиографическая книга. Первая книга. – Казан. Мәгариф, 2002.- 233б.
  9. Фазлыева Ф. Гамил Афзал иҗатында кеше язмышы темасы. // Фән һәм мәктәп. - №12. – 2011.- Б.7-11.
  10. Хөрмәтуллина Р. Аталар сузе – акылның үзе. // Фән һәм тел. - №2. – 2006.- Б.33-38.
  11. Афзал Г. Август йолдызлары: Шигырьләр. – Казан. Татар китап нәшрияты, 1995.- 207б.
  12. Афзал Г. Рәхмәт!: лирика, юмор, сатира. – Казан. “Рухият” нәшрияты, 2009.- 288б.
  13. Афзал Г. Туган як моңнары: Шигырьләр . – Казан. Татар китап нәшрияты, 2001.- 287б.
  14. Афзал Г. Үз туксаным туксан:юмор, сатира: шигырьләр, кыска хикәяләр, юморескалар. – Казан: Татар китап нәшрияты, 2015.- 527б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гамил Афзал - сатира остасы (эзләнү эше).

Эзләнү эше Г. Афзал иҗатын өйрәнүгә багышланган....

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

АЛИШ ӘКИЯТЛӘРЕНЕҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ, ТЕЛ –СУРӘТ ЧАРАЛАРЫ, ТӘРБИЯВИ ӘҺӘМИЯТЕ

Әлеге хезмәттә А. Алиш әкиятләрендәге тел-сурәт чараларына игътибар ителә....

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” фәнни-эзләнү эше

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” исемле фәнни-эзләнү эше Баулы шәһәренең 1 нче санлы мәктәбендә язучы-эзләнүче, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист Р.Мостафинга әдә...

Балалар язучысы Резеда Вәлиева иҗатының тематикасы һәм тәрбияви әһәмияте.

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак та күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Югыйсә бик авыр чорларда, кыен в...

Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте

Гамил Афзалның тормыш юлын һәм иҗатын мәктәптә өйрәнү зур тәрбияви әһәмияткә ия.  Аның шигырьләре укучыларны намуслы, гадел булырга, эш сөяргә, туган җирне яратырга, олыларга мәрхәмәтле, кечеләрг...

Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте.

Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте....