Внеклассное мероприятие по сказке-поэме Г.Тукая "Шурале"
методическая разработка (6 класс) на тему

Мухаметдинова Резеда Фаритовна

Знакомство с новым образом Шурале в современной жизни по страницам сказок и различных публикаций, мультфильмов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_chara._mohmtdinova_r.f._1_nche_mktp.docx26.68 КБ

Предварительный просмотр:

    Мөхәмәтдинова Резеда Фәрит кызы

1 нче урта мәктәпнең югары квалификацион категорияле

                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Барыбызга да таныш Шүрәле

Г.Тукайның “Шүрәле” әкият-поэмасы буенча ачык чара

Максат:

1. Шүрәле образының үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрне тирәнәйтү,              тулыландыру;

2. Фикерләү сәләтен үстерү, чагыштыра белергә өйрәтү;

3. Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну хисе тәрбияләү, туган телебезгә, әдәбиятыбызга  мәхәббәт хисе тәрбияләү;

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, “Шүрәле” мультфильмыннан видео-өзекләр , “Шүрәле” әкият-поэмасы буенча ясалган рәсемнәр , презентация.

 Алып баручы:

-Исәнмесез, кадерле  укучылар, хөрмәтле кунаклар !  

-Әйтегез әле, сез барыгыз да Шүрәле белән танышмы? Кем ул? Яки нәрсә ул?

Укучылар:

Ул –урман җәнлеге, урман хуҗасы, урман “сарыгы”, әкият герое, мультфильм, шул исемле балет персонажы.

Алып баручы:

-Төгәл әйтеп булмый, шуңа күрә минем аны бер “зат” диясем килә.Шүрәле нинди зат соң ул?

Укучылар Шүрәлегә хас булган сыйфатларны әйтәләр, “Шүрәле” әкият-поэмасы буенча ясалган рәсемнәрен күрсәтәләр.

Нинди?

Нишли?

-куркыныч

-кытыклый

-ямьсез

-үтерә

-беркатлы

-сагалый

-усал

-кычкыра

-мәкерле

-үкерә

-озын бармаклы

-куркыта

-мөгезле

-бакыра

Алып баручы:

-Бик яхшы, Шүрәлегә хас булган сыйфатларны күп әйттегез. Димәк, без аның белән кайларда  еш очрашабыз?

Укучылар:

-әкиятләрдә;

- мультфильмнарда;

-рәсемнәрдә һәм сыннарда;

-дәреслекләрдә;

-борынга татар мифларында;

Алып баручы:

Шүрәле тормышыбызда һәрвакыт безнең белән.Ләкин Шүрәле һәрвакыт бертөрле микән? Әйдәгез, төрле чыганакларга таянып, аңа  хас булган сыйфатларны ачыклыйбыз һәм чагыштырабыз. Моның өчен кәгазь битен башта 2 гә, аннан сон тагын 2 гә, урта почмагын аска таба бөклибез. Уртага Шүрәле лип язып куябыз, беренче өлешкә –мифта, икенче өлешкә – Г.Тукайның әкият-поэмасында, өченче өлешкә – мультфильмда, дүртенче өлешкә – дәреслектә дип язып куябыз.

Алып баручы:

Бу бүленеш шартлы, сез үзегезнең  вариантны да куллана аласыз.

1.Иң беренче булып,  Шүрәле белән без бик борынгыдан, буыннан-буынга тапшырылып килгән мифларда очрашабыз.Әйе, татар халкының да үз мифлары бар. Мәсәлән, су иясе ( су анасы), өй иясе, амбар иясе, бичура, албасты һәм шүрәле турында мифлар яшәп килә.Шүрәле турында мифны искә төшереп китәбез. Текстны игътибар белән тыңлагыз, Шүрәле турында нәрсәләр әйтә алабыз?

Бер укучы татар халык мифын сөйли.

Шүрәле калын урманнарда яши. Ул кешегә охшаган, тик бармаклары бик озын. Шүрәле кешене адаштырырга, урман эченә алдап кертергә бик ярата. Ул кеше кебек кычкыра, һәм кеше аңа таба китә.  Шулай итеп, Шүрәле тавышына алданган кеше урман уртасына кереп китә дә адаша.

       Шүрәле ялгыз кеше янына гына килә икән. Ике кеше булса, ул курка, ди. Кешеләрнең эте булса, якын да килми икән. Эттән ул бик курка, ди.

       Шүрәле кешеләр белән сөйләшергә, сорашырга ярата. Үзе сорауларга җавап бирми. Шүрәлене күрсәң, тешләреңне күрсәтергә ярамый икән. Кешенең тешен күрсә, озын бармаклары белән кытыкларга тотына, ди. Ул, бер кытыклый башласа, үтергәнче кытыклый икән, ди.

Нинди?

Нишли?

-озын бармаклы

-адаштыра

-куркак

-алдый

-кычкыра

-ялгызларга тия

-сөйләшергә ярата

-сорашырга ярата

-урманда яши

Алып баручы:

Әйе, телдән-телгә күчеп, мифтагы Шүрәле образы язучы һәм шагыйрьләребезнең әсәрләрендә дә үзенә урын тапкан. Шуларның иң гүзәл үрнәге булып Г.Тукайның “Шүрәле” әкият- поэмасы тора. Әкияттән кечкенә өзек карап китик, Шүрәлегә хас булган сыйфатларны табабыз һәм әйтәбез (1 нче видео-өзек)

Нинди?

Нишли?

-коточкыч

-кытыклый

-дуслары бар

-үтерә

-беркатлы

-сагалый

-ышанучан

-кычкыра

-кызганыч

-үкерә

-озын бармаклы

-куркыта

-юләр

-бакыра

 Алып баручы:

Бу әкият-поэма нигезендә  “Татар мультфильм” иҗади берләшмәсе бик  матур мультфильм тәкъдим итте.Биредә әкият-поэма яңа эчтәлек белән баетыла.Шул яңа эчтәлекне чагылдырган өзек карарга   тәкъдим итәм( 2 нче видео-өзек)

Нинди?

Нишли?

-мөгезле

-кытыклый

-гаиләсе бар

-үтерә

-беркатлы

-сагалый

-ышанучан

-белемгә омтыла

-кызганыч

-үкерә

-озын бармаклы

-куркыта

-юләр

-табигатьне ярата

-тәҗрибәле

-урманны саклый

-кайгыра

Алып баручы:

Тора –бара галимнәребез Шүрәлегә балалрны укытуны да ышанып тапшыра башладылар. Шүрәле бит хәзер укытучы. Дәреслек битләрендә Шүрәле:

Нинди?

Нишли?

-мөгезле

-искә тәшерә

-сөйкемле

-үтерә

-ягымлы

-сөйләшә

-озын бармаклы

-сораша

-елмаючан

-искәртә

-тәҗрибәле

-өйрәтә

-кунакка килә

-игътибарны туплый

-елмая

Алып баручы:

Бик яхшы,  ә хәзер әйтегез әле, Шүрәле мифта, Г.Тукайның әкият-поэмасында, мультфильмда гел бертөрлеме?

Укучылар Шүрәленең уңай һәм тискәре сыйфатларын әйтәләр.

Алып баручы:

Безнең Шүрәлебез тискәре, коточкыч ямьсез геройдан сөйкемле,тырыш, ягымлы Шүрәлегә әйләнгән.Тик барыбер аның уртак сыйфатлары калган : ул озын бармаклы, мөгезле.Бу сыйфатларның нинди символлар аңлатуын сезнең үзегезгә кадырам.

Бер укучы  Г.Тукайның “Сабыйга”  шигырен сөйли.

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;

Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк;

Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;

          Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

Алып баручы:

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Әйдәгез,бергәләп “Туган тел”  җырын җырлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...