Татар теле дәресләрендә Мөнир Нигъмәт иҗаты.
статья (8 класс) на тему
Мөнир Нигъмәтуллов фән өлкәсендә генә уңышлар казанмады, ә оста, матур каләм иясе дә иде. Аның әсәрләре, шигырьләре тема төрлелеге, мәгънә тирәнлеге белән үзләренә җәлеп итәләр. Галим, язучының иҗаты гади илһам җимеше генә түгел, ә аерым бер кеше тарихы, матур, зәвыклы итеп язылган истәлекләр, хис-кичерешләр, дөньяга карашлар. Мөнир Нигъмәтнең шигырьләре татар теле укытучылары өчен һәр дәрестә ярдәмче хәзинә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_dreslrend_m.nigmt_izhaty.docx | 19.98 КБ |
Предварительный просмотр:
Нигъмәтуллова Р.Н., Сәйфетдинова Р.Н.
(Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясе)
Татар теле дәресләрендә Мөнир Нигъмәт иҗаты.
Педагогик процесс – белем алу, үстерү һәм тәрбия максатларының берлеген күз алдында тота. Аларның беренче икесе укучыларның белем һәм күнекмәләрен ныгыту, тирәнәйтү белән бәйле. Белем алу һәм үстерү максатлары дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, дәреснең нигезен тәшкил итәләр. Тәрбия бирү максаты исә, уку-укыту планы һәм прогрммаларында каралмаган шәхесара бәйләнешләр коруны күз алдында тота, шунлыктан күп вакытта яшь укытучыны кыенлыкка китерә.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, укытучыларга дәрес планы төзегәндә нәкъ тәрбия бирү максатларын билгеләү һәм тормышка ашыру иң зур авырлык тудыра. Дәресләр анализлаганда, кагыйдә буларак, игътибар белем бирү һәм үстерү максатларына юнәлтелә. Тәрбия бирү максатларына караш бераз читтә кала. Шунлыктан, бүгенге көндә тәрбия бирү турында сүз чыкса, күп очракта дәрестән тыш чаралар күз алдында тотыла, ә тәрбияви функция сыйныф җитәкчесенә йөкләнә.
Бу очракта мәктәпнең, дәресләрнең тәрбияви әһәмияте ни дәрәҗәдә соң? Сыйныф белән тәнәфесләрдә яисә атнага бер сыйныф сәгатендә генә очрашып, укучыларда уңай сыйфатлар үстерү турында сүз алып барып буламы? Тик табигать фәннәреннән аермалы буларак гуманитар фәннәр бу сорауда күпкә алга киткәннәр. Әлеге мәкаләдә без татар теле дәресләрендә тәрбияви функция белән белем бирү функциясен тормышка ашыру өчен берникадәр материалны анализлап тупладык. Алга куелган максатыбызга ирешү өчен төбәгебезнең танылган язучысы – Мөнир Нигъмәтнең иҗатын өйрәндек.
Мөнир Нигъмәтуллов фән өлкәсендә генә уңышлар казанмады, ә оста, матур каләм иясе дә иде. Аның әсәрләре, шигырьләре тема төрлелеге, мәгънә тирәнлеге белән үзләренә җәлеп итәләр. Галим, язучының иҗаты гади илһам җимеше генә түгел, ә аерым бер кеше тарихы, матур, зәвыклы итеп язылган истәлекләр, хис-кичерешләр, дөньяга карашлар. Мөнир Нигъмәтнең шигырьләрен татар теле укытучылары өчен һәр дәрестә ярдәмче хәзинә дип атар идек.
Сигезенче сыйныфның татар теле программасы иң авырлардан санала. Укучылар ел дәвамында синтаксис бүлеге белән танышалар. Ничек авыр, ялыктыргыч җөмлә тикшерүне укучыларга кызыклы да, тәрбияви әһәмияткә дә ия булырлык итеп үткәрергә соң? Укучылар һәр дәрестә җөмләләр белән эшлиләр һәм һәр дәрескә төрледән төрле җөмлә кирәк. Мөнир Нигъмәтнең иҗатында әлеге критерийларга туры килә торган җөмләләр, шигырь юллары күп табылды.
Укучыларны тыныч тормышка өндәүче алдагы шигырь юлларын тезем җөмләләрне үткәндә кулланырга мөмкин:
Сугыш булмасын, кан коелмасын,
Ачлыктан сабый интекмәсен,
«Әни, син кайда?» – дип тилмермәсен,
Дөнья мәшхәрен ул күрмәсен...
...Язлар килгән саен, җир яшәрсен,
Ак чәчәккә күмелсен шомырт. (“Имин булсын яңа меңьеллыклар”)
“И гүзәл Хода баласы!” шигырен дә тезем җөмләләрне өйрәнгәндә уңышлы файдаланырга була. Әлеге шигырендә автор Аллаһы Тәгаләнең гүзәл баласы хатын кызларга мәдхия укый.
Йөгертәсең, тилмертәсең,
Көттерәсең, тилертәсең,
Әле гафу иттерәсең.
Чаптырасың, таптырасың,
Күздән утлар аттырасың,
Туктаусыз шаккатырасың.
Миндә гаеп дидерәсең,
Тагын гафу иттерәсең.
Кайчак авыз ердырасың,
Шуның өчен чаптырасың,
Әллә ниләр таптырасың.
Бер елмаеп алдырасың,
Бумажникны салдырасың,
Шулай таңга калдырасың.
Яндырасың, көйдерәсең,
Сиздермичә сөйдерәсең
Агартасың, саргайтасың,
Тик үзеңә каратасың,
И гүзәл Хода баласы,
И Хатын-кыз!(“И гүзәл хода баласы!”)
Туган ил, туган җирнең матурлыгы, гүзәллеге, әлеге җанга якын якның табигате турында һәр шагыйрь үзенчә “җырлыйдыр”. Мөнир Нигъмәтнең иҗатында исә бу тема аеручы еш яктыртылган. Алдагы шигырь юллары иярченле һәм күп иярченле кушма җөмләләрне өйрәнгәндә иркен кулланыла ала.
Әллә үзем үскән,
Таумы бераз чүккән?
Яшьлек хәтирәм Сырка тавы.
Күпме елларүткәч,
Сулар күпме киткәч,
Әйләнеп кайттым сиңа тагын. (“Сырка тавы”)
Табигатьттә гүзәл гармония,
Бер артык нәрсә юк бит анда.
(1)Җиңелчә сулап куя Җир-ана,
(2)Мәрхәмәтле кешеләр булганда. (Иярчен вакытҗөмлә)
(1)Яшел урман булса, (2)кошлар кайтса,
(3)Чишмә акса әгәр челтерәп,
(4)Табигать кыйпылчыгы кешегә
Тагын нинди зур нигъмәт кирәк?! (Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә)
(1)Җир җылынгач,(2)тереклек уянгач,
(3)Каен шифалы суын бирә.
Балта чабып,аның суын суырып,
Явыз кешеләр дә көн күрә. (Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә)
(1)Урман бетсә, (2)чишмә-сулар кипсә,
(3)Газиз җиребез яргаланыр.
Йә, әйтегез, киләсе буынга
Бездән соң тагын нәрсә калыр??? (Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә)
(“Җир-ана яклау сорый”)
Мөнир Нигъмәт үз иҗатында зур игътибар биргән тагын бер тема: туган тел язмышы. Үзе тумышы белән мишәр татары булган язучы мишәрләр тарихын кызыксынып өйрәнгән, шигырьләр язган. “Мишәр татарларының фамилияләре турында” исемле мәкаләсендә ул мишәрләр турында әлегә кадәр билгеле булмаган фактлар һәм шулай ук үз авылы – Шыгырдан тарихын да яктырта.......
Берничә гасыр турыдан-туры руслар белән аралашып яшәгәнгә күрә, патша армиясендә нигездә мишәрләр хезмәт иткән. Бу дөреслеккә якын караш, чөнки ономастика фәне өйрәткәнчә, торак пунктына гадәттә авылга беренче булып нигез салган кешенең исеме кушыла.(“Мишәр татарларының фамилияләре турында”)
“Кем син, татар?” мәкаләсендә язучы татар милләтенең авыр язмышы турында уйлануларын яктырта. Иярченле кушма җөмләләрне өйрәнгәндә куллану максатыннан, мәкаләдән берничә җөмләне китерәбез.
Әгәр алдамыйча, бүлгәләмичә, ничек бар шулай объектив исәпкә алу үткәрелсә, татар чын мәгънәсендә күп миллионлы халык булып чыгачак. Ә үзегез беләсез: күпсанлы халык түрәләр өчен күп һәм зур мәшәкать тудыра... Бу фани дөньядан, Ходайдан әмер булгач, шул телдә саубуллашып китеп тә барырмын. (“Кем син, татар?”)
“Рамазан айлары саваплы булсын!” хикәясе Мөнир аганың балачак һәм үсмерчак истәлекләренә нигезләнеп язылган. Без сезгә тәкъдим иткән ике җөмлә генә дә Аллаһыга мәхәббәт, рәхмәт хисләре белән сугарылып язылган.
Үтә болгавыр заманда яшибез. Иртәгәсе көн нинди буласын бүген белмәсәк тә, Аллага шөкер, сүз иреге килде, дин иреге килде...Ислам кануннарын, аның тәртипләрен, кагыйдәләрен белмәсәләр дә, дин сабагын укымасалар да, өйрәтүчеләр күбәеп китте.(“Рамазан айлары саваплы булсын!”)
Тел галимнәре, Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультеты хезмәткәрләре, укытучылар Мөнир Нигмәтне фән кешесе, шагыйрь, зур талантка ия, иҗади фикер йөртүче бөек укытучы, дус буларак кадерлиләр (хәтерлиләр). Ә мәктәпләрдә татар телен бирүче укытучыларның максаты – укучыларны туган төбәк язучылары иҗаты белән таныштыру, аларның исеме югалмауны, онытылмауны тәэмин итү. Татар теле, тарихы, әдәбияты өчен зур өлеш кертән Мөнир аганың исеме дә шулар рәтендә булырга хаклы. Дистәләгән мәкаләләр, шигырьләрендә ул хакыйкатьне генә күрсәтмәгән, ә киләчәк буынга бәһасез мирас, зур тәрбияви әһәмияткә ия хәзинә калдырган. Аның без искә алып үткән мирасыннан кала үзе төзегән сканворд, кроссвордлары да бар. Аларны исә без алдагы мәкаләдә яктыртырбыз. Шулай итеп, Мөнир Нигъмәт иҗаты - татар теле укытучылар өчен белем бирү стандартларына туры килә торган әзер материал сандыгы.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле дәресләрендә сәләтне үстерү алымнары.
Статья на газету"Ачык дәрес"...
татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)
Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...
Татар теле дәресләрендә уеннар куллану-рухи физик яктан сәламәт булу ул.
Асылова Л.Т. “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның...
" Татар теле дәресләрендә уеннар"
Татар теле дәресләрендә уеннар...
Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.
Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...
Татар теле дәресләрендә яңа информацион технологияләрдән файдалану
Әлеге материал татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар телен укытуда яңа технологияләрдән файдалануда ярдәм итәр дип уйлыйм.Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту мето...
Мәкалә"Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү"
Бу мәкалә укытучылар өчен ,Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен кулланыла....