"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к
рабочая программа на тему
На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро встаёт вопрос создания адаптированной Программы. На основе имеющихся учебников общеобразовательной школы для начальных классов адаптировать их для учащихся школ 8 вида с ограниченными возможностями здоровья.
Как результат многолетней работы по улучшению качества преподавания татарского языка детям с ограниченными возможностями здоровья в русскоязычных группах мной в 2016 году была разработана и адаптирована программа для детей с ограниченными возможностями здоровья на основе программы:
- по татарскому языку и литературному чтению для русскоязычных учащихся 1 – 4 классы (авторы-создатели К. С. Фатхуллова, Р.З. Хайдарова, Казань:«Магариф», 2011);
- программы для средней (полной) общеобразовательной школы на основе коммуникативной технологии для русскоязычных учащихся 1-11 классы (Авторы-создатели К.С. Фатхуллова, Р.З. Хайдарова. Казань: «Магариф», 2014).
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
avtorskaya_programma.docx | 70.35 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы
Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
«Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен 7 нче Алабуга мәктәбе»
"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар), Казан, 2014. Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева нигезендә үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә рус телендә сөйләшүче укучылар өчен яраклаштырылып ясалган татар теле һәм әдәби уку программасы.
1 – 9 нчы сыйныфлар
Iквалификационкатегорияле укытучы – дефектолог
З. И. Ванюшева
Алабуга
2016
ЭЧТӘЛЕК
Аңлатма язуы .............................................................................................
Укыту предметының укыту планында тоткан урыны ............................
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре .............................................
Укыту предметының төп эчтәлеге ............................................................
Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәсе
Сөйләм предметының эчтәлеге.....................................................
Укучыларның белем һәм күнекмәләренә куелган таләпләр
һәм грамматик минимум
Татар сөйләм этикеты үрнәкләре................................................
Социаль-мәдәни күнекмәләр.......................................................
Махсус күнекмәләр......................................................................
Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү............
Аңлатма язуы
Үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә рус телендә сөйләшүче укучылар өчен яраклаштырылып ясалган программасы татар теленнән белем бирү белән беррәттән, балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салуны максат итеп куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерүне күз алдында тота.
Программа психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде. Укытуда уен, төркем, шәхескә юнәлдерелгән, сәламәтлек саклау, инновацион технологияләрны файдалануны күздә тота.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле төп укыту фәннәренең берсе булып тора.
Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.
Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниятара аралашу осталыгы кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәргеч ясый.
Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә.Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын,теләк-омтылышларын,индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы(грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.
Үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә рус телендә сөйләшүче укучылар өчен татар теленнән һәм әдәби уку фәненнән белем бирү максатлары күпкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
- Танып белү максаты
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, күренекле татар язучыларының иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.
- Үстерү максаты
Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.
Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:
- хәтерне, игътибарлылыкны үстерү;
- аралаша белү сәләтен үстерү;
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
- Тәрбия максаты
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.
4. Белем бирү максаты
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
Татар теленә өйрәтүнең әһәмиятле юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;
- кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;
- әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;
- үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.
Программа Россия Федерациясендәге башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы нигезендә төзелгән. Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законнары нигезендә базис укыту планында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге каралган.
Укыту предметының укыту планында тоткан урыны
Үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә татар теле һәм әдәби укуга 1153 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше түбәндәгечә күрсәтелә:
I сыйныф – 3 сәгать – 99 сәгать;
II сыйныф – 4 сәгать – 136 сәгать;
III сыйныф – 4 сәгать – 136 сәгать;
IV сыйныф – 4сәгать – 136 сәгать.
V сыйныф – 4 сәгать – 136 сәгать;
VI сыйныф – 4 сәгать – 136 сәгать;
VII сыйныф – 4 сәгать – 136 сәгать;
VIII сыйныф – 4 сәгать – 136 сәгать;
IХ сыйныф – 3 сәгать – 102 сәгать.
Үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә рус телендә сөйләшүче укучылар өчен татар телен укыту 4 этапка бүленә:
1 этап – 1 нче сыйныф (телдән сөйләм этабы);
2 этап – 2 – 4 нче сыйныфлар (уку һәм язу күнекмәләрен формалаштыру этабы);
3 этап – 5 – 7 нче сыйныфлар (төп этап);
4 этап – 8 – 9 нчы сыйныфлар (гомумиләштерү этабы).
Үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә уку елы 34 атна, ә беренче сыйныфта 33 атна тәшкил итә.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре
Телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә.
Үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә рус телендә сөйләшүче укучылар өчен татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән аралашу күнекмәләре булдыру;
- аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
- татар теле предметына карата уңай мотивация һәм кызыксыну булдыру һәм татар телен уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру.
Шәхси нәтиҗәләр:
- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре
Программа реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп,сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.
Танып белү нәтиҗәләре:
- ихтыяр көче, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
- үрнәк буенча эшли белү;
- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
- җөмләләр төзи белү.
Регулятив нәтиҗәләре:
- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
- әңгәмәдәшеңнең гади соравын тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
- аралаша белү сәләтен үстерү.
Үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә рус телендә сөйләшүче укучылар татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:
- татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән аралашу күнекмәләренә ия булу;
- телдән сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
- татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.
УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ
Тыңлап аңлау
- укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
- төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
- тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
- җөмләләрне тыңлап, сүз санын билгеләү.
- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
- сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү;
- ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Диалогик сөйләм
- өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
- укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;
- бутап бирелгән җөмләләрне эчтәлек тәртибендә урнаштырып, кечкенә хикәяләр төзү;
- татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.
Монологик сөйләм
- җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
- әдәби әсәрләрдән өзекләр укып һәм аңлап кыскача эчтәлеген сөйләү;
Уку
- татар хәрефләрен таный белү, алар белдергән авазларны дөрес әйтү;
- дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
- тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
- укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
- уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле уку;
Язу
- татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;
- сүзләрне, иҗекләргә бүлеп, юлдан-юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен үзләштерү;
- өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;
- аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез дөрес, матур итеп күчереп язу;
- күнегүләр эшләгәндә дөрес, матур язу күнекмәләрен үстерү.
- чирек азагында тестлар үткәрү алдыннан әзерлек эше үткәргәндә, сүзләрне, грамматик категоряләрне дөрес язу күнекмәләренә ирешү.
Сөйләмнең предмет эчтәлеге
Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларына, шулай ук үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә рус телендә сөйләшүче укучыларның яшь үзенчәлекләренә һәм мәнфәгатьләренә туры килә. Ул түбәндәгеләрне үз эченә ала:
Үзем турында. Танышу. (Исеме, яше, кайда яшәве, укуы).
Мин һәм минем гаиләм. Гаилә әгъзалары, аларның исемнәре, һөнәрләре.
Көндәлек режим. Өйдәге эшләр. Гигиена. Сәламәтлек.
Кибеткә бару: өс киеме, аяк киеме, ашамлыклар, уенчыклар, китап кибетендә.
Бәйрәмнәр. Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.
Минем мавыгуларым. Минем яраткан шөгыльләрем һәм уеннарым.
Спорт уеннары. Урамда төрле спорт уеннары уйнау.Спорт уеннарының төрләре турында иптәшеңә сөйләү.
Мин һәм минем дусларым. Исемнәре, яшьләре, тышкы кыяфәтләре, холыклары, мавыгулары.
Белем бәйрәме белән, дуслар! Күңелле каникуллар турында мәгълүмат бирү.Белем бәйрәме көне турында сөйләү.
Минем мәктәбем һәм сыйныфым. Дәресләр, уку әсбаплары. Укытучылар. Татар теле дәресе.
Ашханәдә. Аш вакытларын атый белү. Нәрсә ашавың, ашамлыкларның файдасы турында сөйләү.Пешекче һөнәре.
Базарда. Яшелчәлрнең файдасы, формасы. Базарда яшәлчәләр сатып алу этикеты.
Без театрга барабыз. Театрда үз-үзеңне тоту. Татарстан – театрлар иле.
Без сәяхәткә чыгабыз. Татарстан республикасы, шәһәрләре, милләтләре турында кыскача сөйләү.
Сәламәтлек – зур байлык. Дару үләннәренең сәламәтлек өчен файдасы. Сәламәт яшәү рәвеше турында киңәшләр бирә белү.
Өлкәннәргә хөрмәт. Әдәпле сөйләшү кагыйдәләре. Өлкәннәргә булышу. Өлкәннәрне хөрмәт итү.
Әти-әниләргә булышабыз. Өйдә нинди эшләр башкаруың турында сөйләү.Эшне башкарырга (башкармаска) кирәклеге турында әйтә белү.Башкарган эшләренә нигезләнеп, кешене характерлау.
Һөнәрләр. Һөнәр ияләре турында кыскача сөйләү. Үзеңә һөнәр сайлау.
Минем республикам. Гомуми мәгълүмат: исеме, башкаласы, шәһәрләре, елгалары.
Сәяхәт итү. Җәйге ял. Кышкы ял. Авылда ял итү.
Татар халкының күренекле шәхесләре. Балалар язучылары һәм шагыйрьләре.
Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм балалар өчен әсәрләр (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр).
Татар сөйләм этикеты үрнәкләре (танышу, исәнләшү, рәхмәт әйтү, саубуллашу, үтенеч белдерү, гафу үтенү).
Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларына, шулай ук үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә рус телендә сөйләшүче укучыларның яшь үзенчәлекләренә һәм мәнфәгатьләренә туры килә.
Укучыларның белем
һәм күнекмәләренә куелган таләпләр
һәм грамматик минимум
1 нче сыйныфта үзләштерелергә тиеш төп белем һәм күнекмәләр
- укытучы белән һәм үзара исәнләшә, саубуллаша белү;
- укытучының дәрес үткәрү белән бәйле дәрес күрсәтмәләрен аңлау, кушканны үтәү;
- сүзләрне ачык әйтү, сүз басымын дөрес кую;
- укытучы әйткән предметларны һәм рәсемнәрне танып күрсәтә белү;
- рәсемдә күрсәтелгән предметларны атый белү.;
- сүзләрне, җөмләләрне укытучы артыннан дөрес кабатлау;
- диалогик сөйләмдә үтелгән лексиканы куллана белү;
- репродуктив лексика кулланып җөмлә һәм текстлар төзи белү;
- бирелгән сорауны тыңлап, аңа җавап бирү;
- дәреслек белән эшләргә өйрәнү.
Грамматик минимум
1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары.
2. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.
3. Исемнәргә Кем? Нәрсә? Ничә? Ничек? Нинди? соруларын куя белү.
4. Кем, Нәрсә? Ничә? Ничек? Нинди? сорауларына җавап бирә белү.
5. Гомуми сорау куя һәм аңа җавап бирә белү.
6. –мы \-ме,түгел кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.
7. Исемнәрнең 1,2,3 затта берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру.
8. Микъдар саннары белән таныштыру (1-10 саннары).
9. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
10. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
11. Син ...? – Мин ... . ;Синең..? – Минем .. . ; Синең исемең ничек? – Минем исемем ... . ;“Синең ... бармы? – Әйе, ... .” структуралары.
2 нче сыйныфта үзләштерелергә тиеш төп белем һәм күнекмәләр
- сүзләрне ачык әйтү, сүз басымын дөрес кую;
- укытучының дәрес үткәрү белән бәйле дәрес күрсәтмәләрен аңлау, кушканны үтәү;
- татар алфавитын белү;
- татар телендәге сузык һәм тартык авазларны һәм хәрефләрне танып белү;
- калын һәм нечкә сузыклар кергән сүзләрне дөрес әйтү; иҗек ясау процессында сузыкларның ролен билгеләү;
- сүзләрне иҗекләргә бүлү, укыганда, иҗекләп, уку елы азагына тулы сүз белән уку;
- җөмләне фразаларга дөрес итеп бүлү һәм дөрес пауза белән уку;
- җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне ясау, өтерләр янында санау интонациясе бирү;
- -сүзләрне юлдан-юлга күчерү;
- э, е, о, ө, я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йөкушылмалары булган сүзләрне дөрес уку һәм язу;
- кеше исем, фамилияләрен, хайван кушаматларын, җөмлә башындагы сүзләрне баш хәрефтән язу;
- кечкенә текстларны тактадан, дәреслектән дөрес итеп (иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмыйча), сүзләп матур язу күнегүләрен үтәп күчереп язу;
- татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аңлый һәм куллана белү.
Грамматик минимум
1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары.
2. Исемнәргә Кем? Нәрсә? Ничә? Ничек? Нинди? соруларын куя белү.
3. Кем, Нәрсә? Ничә? Ничек? Нинди? сорауларына җавап бирә белү.
4. Гомуми сорау куя һәм аңа җавап бирә белү.
5. Исемнәрнең 1,2,3 затта берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләм күнекмәләрендә үстерү.
6. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
7. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
8. Син ...? – Мин ... . Синең..? – Минем... . Синең исемең ничек? – Минем исемем ... .“Синең ... бармы? – Әйе, ... .” структуралары.
9. III зат берлек сандагы фигыльләр.
- нче сыйныфта үзләштерелергә тиеш төп белем һәм күнекмәләр
- укытучының дәрес үткәрү белән бәйле дәрес күрсәтмәләрен аңлау,
кушканны үтәү;
- җөмләне фразаларга дөрес итеп бүлү һәм дөрес пауза белән уку;
- җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне ясау, өтерләр янында санау интонациясе бирү;
- -сүзләрне юлдан-юлга күчерү;
- э, е, о, ө, я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йөкушылмалары булган сүзләрне дөрес уку һәм язу;
- сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү, аларны дөрес уку;
- репродуктив лексика кулланып җөмлә һәм текстлар төзи белү;
- текстларны дөрес күчереп яза белү;
- Текст һәм җөмләләрне сәнгатьле уку, тәрҗемә итү;
- диалогик сөйләмдә үтелгән лексиканы куллана белү;
- татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аңлый һәм куллана белү.
Грамматик минимум
- Исемнәрнең 1,2,3 затта берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләм күнекмәләрендә үстерү.
- Исемнәрнең урын-вакыт килешендә төрләнеше белән танышу.
- Кайда? соравын кулланып төзелгән сорау җөмләләр белән таныштыру.
- Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану.
- Ничә? Ничек? Нинди? Нишли? сорауларына җавап бирә белү.
- Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану.
- нче сыйныфта үзләштерелергә тиеш төп белем һәм күнекмәләр
- укытучының дәрес үткәрү белән бәйле күрсәтмәләрен аңлау, кушканны үтәү;
- гади җөмләрне тыңлап аңлау;
- сораулар ярдәмендә сюжетлы рәсемнәр һәм терәк сүзләр кулланып җөмләләр төзү;
- сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү;
- репродуктив лексика кулланып җөмлә һәм текстлар төзи белү;
- текстларны дөрес күчереп яза белү;
- текст буенча сорауларга җавап бирү;
- җөмләләрне , тектларны дөрес интонация белән уку. тәрҗемә итү;
- диалогик сөйләмдә үтелгән лексиканы куллана белү;
- татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аңлый һәм куллана белү.
Грамматик минимум
- Исемнәрнең урын-вакыт килешен сөйләм күнекмәләрендә үстерү.
- Исемнәрнең юнәлеш,чыгыш килешләрендә төрләнеше белән танышу.
- Кайда? Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгән сорау җөмләләр белән таныштыру.
- Ничә? Ничек? Нинди? Нишли? сорауларына җавап бирә белү.
- Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
- Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
- Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану.
- Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 2,3 зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану.
- Боерык фигыльнең 2 зат берлек Һәм күплек сан формалары белән таныштыру.
- Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.
- нче сыйныфта үзләштерелергә тиеш төп белем һәм күнекмәләр
- гади җөмләрне тыңлап аңлау;
- репродуктив лексика кулланып җөмлә һәм текстлар төзи белү;
- диалогик һәм монологик сөйләмдә үтелгән лексиканы куллана белү;
- текстларны дөрес күчереп яза белү;
- җөмлә эчендә төшеп калган сүзләрне мәгънә ягыннан аңлап дөрес язу;
- сораулар ярдәмендә терәк сүзләр кулланып җөмләләр төзү;
- текстны дөрес интонация белән уку;
- текстан кирәкле җөмләләрне табып уку;
- текст буенча сорауларга җавап бирү;
- татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аңлый һәм куллана белү;
- ситуатив күнегүләр кулланып сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Грамматик минимум
- Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау.
- Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен гамәли үзләштерү.
- Иялек килешендәге исем + тартымлы исем (укучының дәфтәре) төзелмәсен сөйләмдә кулланырга өйрәтү.
- Исемнең чыгыш килешен кертү.
- Белән бәйлеген ныгыту.
- Зат алмашлыкларын, килеш белән төрләндереп, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
- Лексик темага караган хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.
- Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану.
- Фигыльнең юклык формасын 4 затта да куллану.
- Хәзерге заман хикәя фигыльнең һәм юклык формасының зат-санда төрләнүе.
- “Ул” алмашлыгыныңчыгыш килешендә кулланылуы.
- Боерык фигыльләрнең юклык формасы.
- Гына, генә, кына, кенә теркәгечләре.
- Аңа алмашлыгын кертү.
- Зат алмашлыгының төшем килеше.
- “Сәгать ничәдә?” ,“Вакыт күпме?”конструкцияләре.
6 нчы сыйныфта үзләштерелергә тиеш төп белем һәм күнекмәләр
- җөмләрне тыңлап аңлау;
- репродуктив лексика кулланып җөмлә һәм текстлар төзи белү;
- диалогик һәм монологик сөйләмдә үтелгән лексиканы куллана белү;
- текстларны дөрес күчереп яза белү;
- җөмлә эчендә төшеп калган сүзләрне мәгънә ягыннан аңлап дөрес язу;
- сораулар ярдәмендә терәк сүзләр кулланып җөмләләр төзү;
- текстны дөрес интонация белән уку;
- текстан кирәкле җөмләләрне табып уку;
- текст буенча сорауларга җавап бирү;
- татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аңлый һәм куллана белү;
- ситуатив күнегүләр кулланып сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Грамматик минимум
- Иялек килешендәге исем + тартымлы исем (укучының дәфтәре) төзелмәсен сөйләмдә куллануны ныгыту.
- Исемнең төшем килешен ныгыту.
- Без,сез алмашлыклары хәзерге заман хикәя фигыльләр һәм юклык формалары белән куллану.
- Без, сез алмашлыкларын юнәлеш һәм чыгыш килештә куллану.
- Исемнәрнең 1,2, 3 зат күплекетә тартым белән төрләнеше.
- Турында, өчен бәйлекләрен кертү.
- Шуңа күрә теркәгечен кертү.
- Тәртип саннары.(1-10).
- Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндереп, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
- Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат күплек санда кулланылуы.
- Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләндереп, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
- нче сыйныфта үзләштерелергә тиеш төп белем һәм күнекмәләр
- җөмләрне тыңлап аңлау;
- репродуктив лексика кулланып җөмлә һәм текстлар төзи белү;
- диалогик һәм монологик сөйләмдә үтелгән лексиканы куллана белү;
- текстларны дөрес күчереп яза белү;
- җөмлә эчендә төшеп калган сүзләрне мәгънә ягыннан аңлап дөрес язу;
- сораулар ярдәмендә терәк сүзләр кулланып җөмләләр төзү;
- текстны дөрес интонация белән уку;
- текстан кирәкле җөмләләрне табып уку;
- текст буенча сорауларга җавап бирү;
- раслау, кабатлап сорау, өстәп әйтү алымнары кулланып, диалоглар төзү;
- татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аңлый һәм куллана белү;
- ситуатив күнегүләр кулланып сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Грамматик минимум
- Иялек килешендәге исем + тартымлы исем (укучының дәфтәре) төзелмәсен сөйләмдә куллануны ныгыту.
- Исемнең төшем килешен ныгыту.
- Без,сез алмашлыклары хәзерге заман хикәя фигыльләр һәм юклык формалары белән куллану.
- Без, сез алмашлыкларын юнәлеш һәм чыгыш килештә куллану.
- Исемнәрнең 1,2, 3 зат күплекетә тартым белән төрләнеше.
- Турында, өчен бәйлекләрен ныгыту.
- Шуңа күрә теркәгечен ныгыту.
- Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндереп, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
- Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат күплек санда сөйләмдә кулланырга күнектерү.
- Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләндереп, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
8 нче сыйныфта үзләштерелергә тиеш төп белем һәм күнекмәләр
- җөмлә эчендә төшеп калган исем, сыйфат һәм фигыльләрне мәгънә ягыннан аңлап дөрес язу;
- репродуктив лексика кулланып җөмлә һәм текстлар төзи белү;
- диалогик һәм монологик сөйләмдә үтелгән лексиканы куллана белү;
- сораулар ярдәмендә терәк сүзләр кулланып җөмләләр төзү;
- текстан кирәкле җөмләләрне табып дөрес интонация белән уку;
- текстан кирәкле өзекне табып уку.
- текст буенча сорауларга җавап бирү;
- раслау, кабатлап сорау, өстәп әйтү алымнары кулланып, диалоглар төзү;
- ситуатив күнегүләр кулланып сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Грамматик минимум
- Лексик темаларга караган Кая? Кайда? Кайдан? Кайчан? Нигә? Нишли? Нишләми? Нишләде? Нишләмәде? сорауларына җавап бирәторган сүзләрдән дөрес файдалану.
- Үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасын сөйләмдә куллану.
- Өстендә, астында, янында алдында,артында бәйлек сүзләре.
- Фигыльнең инфинитив формасы.
- Ярдәмче фигыльләр.
- Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.
- Кебек бәйлеге.
- Үткән заман хикәя фигыльләрнең билгеле һәм билгесез формалары.
- Билгеле һәм билгесез үткән заман фигыльләрнең юклык формасы.
9 нчы сыйныфта үзләштерелергә тиеш төп белем һәм күнекмәләр
- репродуктив лексика кулланып җөмлә һәм текстлар төзи белү;
- диалогик һәм монологик сөйләмдә үтелгән лексиканы куллана белү;
- сораулар ярдәмендә терәк сүзләр кулланып җөмләләр төзү;
- текстан кирәкле җөмләләрне табып дөрес интонация белән уку;
- текстан кирәкле өзекне табып уку.
- текст буенча сорауларга җавап бирү;
- раслау, кабатлап сорау, өстәп әйтү алымнары кулланып, диалоглар төзү.
- ситуатив күнегүләр кулланып сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Грамматик минимум
- Лексик темаларга караган Кайчан? Нишләде? Нишләмәде? сорауларына җавап бирә торган сүзләрдән дөрес файдалану.
- Сан, килеш, тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә дөрес итеп куллану, күплек сандагы тартымлы исемнәрне гамәли үзләштерү.
- Килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларын дөрес куллану, сорау, тартым алмашлыкларын кулланып җөмләләр төзи белү.
4. Лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә дөрес куллану.
5. Хәзерге, билгеле hәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне барлыкта, юклыкта зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә дөрес куллану.
6. Кебек,саен, буенда бәйлекләрен исемнәр hәм алмашлыклар белән куллана белү.
7. Алдында, артында, өстендә, янында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзү.
8. Микъдар, тәртип, җыю саннарын сөйләмдә дөрес куллану. (10 – 100 саннары)
9. Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап сөйләмдә актив куллану.
10. Сан, тартым, килеш белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту.
11. Килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларын, тартым алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.
Татар сөйләм этикеты үрнәкләре
1 – 3 нче сыйныфлар
- Исәнмесез, балалар! Басыгыз! Утырыгыз! Сау булыгыз!
- Юра, бас!\ утыр!
- Исәнмесез, малайлар \ кызлар! – Исәнмесез, укытучы апа.
- Малайлар\ кызлар, утырыгыз \ басыгыз!
- Кызлар, утырыгыз!\ Малайлар да утырыгыз!
- Укытучы: Юра, исәнме! – Укучы: Исәнмесез, укытучы апа !
- Тагын нинди?
- У1: – Исәнме! – У2; Исәнме!
- Матур утырыгыз!
- Кем дежур? – Мин дежур.
- Сау булыгыз! – Сау булыгыз, укытучы апа \ абый!
- Син ( жест ) дежурмы? -- Әйе, мин дежур.
- Кабатла(гыз)!
- Дәрес тәмам!
- Җавап бир!
- Тагын бер тапкыр!
- Сорау бир!
- Ә хәзер...
- Синең исемең ничек?
- Әйт ле.
- Әле сүзен утыр, бас, кабатла сүзләре белән куллану.
- Кем әйтә?
- Әле сүзен фигыльләр белән куллану.
- 1-10 кадәр туры һәм кире санау.
- Кычкырып әйт (әле).
- Барыгыз бергә.
- Укы. Тәремә ит.
- Барыгыз бергә укыгыз, тәрҗемә итегез.
- Татарча ничек була?
- Булды.
- Кара(гыз) (әле)!
- Кулыгызны күтәрегез!
- Дөрес (түгел)
- Такта янына чык!
- (Барыгыз да) тактага / рәсемгә карагыз!
- Булыш! Кем булыша?
- Өч тапкыр әйт!
- Ә хәзер мин сораулар бирәм.
- Куллар партада, аяклар идәндә!
- Дәфтәреңне бир (әле)!
- ... бир (әле). Рәхмәт!
- нче сыйныф
- Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич!
- Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы.
- Бик зур рәхмәт сезгә.
- Исән-сау булыгыз!
- Керергә ярыймы? Әйе, ярый, рәхим итегез. Юк, ярамый.
- Чыгарга ярыймы? Әйе, ярый. Юк, ярамый.
- Гафу итегез (гафу ит), алырга мөмкинме? Әйе, мөмкин. Юк, мөмкин түгел.
- Ашыгыз тәмле булсын!
- Әйе, мин риза. Юк, мин риза түгел.
- Мин бик шат. Мин дә бик шат.
- Сорарга ярыймы?
- Зинһар өчен, әйтегез әле.
- Әйе, мин сезне тыңлыйм.
- Котлыйм сезне!
- Хәерле юл!
- Нәрсә булды?
- Әлбәттә.
- Тагын килегез!
- Сау булыгыз! (Сау бул!)
- Исән булыгыз! (Исән бул!)
- Хушыгыз! (Хуш!)
Социаль-мәдәни күнекмәләр
Татарстан төбәгендә яшәп, татар мөхите белән даими очрашып торучы, халыкның тормыш-көнкүреш белән якыннан таныш булган рус телендә сөйләшүче балалар җирле халыкның әдәбиятыннан да хәбардар булырга тиеш.
Әдәби уку дәресләренең төп максаты һәм бурычлары:
- үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә рус телендә сөйләшүче укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)формалаштыру;
- укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
- татар милләтенә, аның милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.
- татар халкының күренекле язучылары һәм аларның балалар өчен язылган хикәя, әкиятләре, шигырьләре, шулай ук балалар фольклоры үрнәкләре (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, җырлар) белән таныштыру.
- әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү;
- әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын аңларга һәм әсәрдәге геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү;
- халык әкиятләрен һәм кече фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү;
- укучыларда эхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.
Татар теле дәресләрендә өйрәнелгән грамматик структуралар әдәбият дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла.
Үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә рус телендә сөйләшүче укучылар өчен әдәби укыту дәресләре 3 этапка бүленә:
1 этап – башлангыч сыйныфлар (телдән сөйләм, уку һәм язу күнекмәләрен формалаштыру этабы);
2 этап –урта сыйныфлар (уку, язу, әдәби зәвык тәрбияләү);
3 этап –өлкән сыйныфлар ((сәнгатьле уку, дөрес язу, диалогикһәм монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру);
Мәктәптә әдәби укуга өйрәтүнең төп максатлары
Башлангыч сыйныф (телдән сөйләм,уку һәм язу күнекмәләрен формалаштыру этабы).
- сүзләрне, җөмләләрне ачык әйтү, сүз басымын дөрес кую;
- диалогик сөйләмдә үтелгән лексиканы куллана белү;
- бирелгән сорауны тыңлап, аңа җавап бирү;
- сүзләр, җөмләләр һәм кыска текстларнының эчтәлеген аңлап, интонациялы уку;
- татар әдәбияты, күренекле татар балалар язучылары һәм әсәрләрен күзаллау;
- укыган текстларга карата куелган сорауларга җавап бирү;
- рәсемгә карап, текст эчтәлеге буенча җөмләләр төзү;
- текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.
- татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсен үстерү һәм әдәби зәвык тәрбияләү.
Урта сыйныф (уку, язу, әдәби зәвык тәрбияләү).
- әдәби текстларны (хикәя, шигырь, әкиятне) дөрес, тиз һәм сәнгатьле уку;
- укыган әсәрнең исемен аңлату, әсәрне гади генә итеп бәяли белү,
- укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;
- бирелгән сорауларга язма җавап бирү;
- балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү
- татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсен үстерү һәм әдәби зәвык тәрбияләү;
Өлкән сыйныф укучылары (сәнгатьле уку, дөрес язу, диалогикһәм монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру)
- әдәби текстларны дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку;
- балаларны татар әдәбияты, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
- бирелгән сорауларга язма җавап бирү;
- әсәрнең эчтәлеге буенча план төзү, төп геройга язма характеристка бирү;
- татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсен үстерү һәм әдәби зәвык тәрбияләү.
Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
- халык авыз иҗаты үрнәкләре;
- тема буенча музыкаль әсәрләр; (җырлар)
- күрсәтмә әсбаплар;
- мультимедиа укыту программалары;
- электрон дәреслекләр;
- интернет материаллары;
- электрон китапханә;
- сүзлекләр;
- белешмә материаллар;
- татарча сайтлар;
- балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;
- яңа әдәби китаплар;
- аудио һәм видеоәсбаплар.
Татар балалар язучылары һәм әдәби әсәрләр минимумы
- нче сыйныф
- Абдулла Әхмәт.
- “Минеке, тимә!”(А. Әхмәттән).
3. А. Минһаҗев “Көз килә”.
4. “Табигать китабы” Җ. Тәрҗеманов.
5. Муса Җәлил.
6. М. Җәлил “Күке”.
7. Әнәс Кари.
8. Ә. Кари “Кыш”.
9. Абдулла Алиш.
10. “Куян кызы”(А. Алиштан).
11. “Сабан туенда”( Г. Тукайдан).
12. Г. Тукай “Безнең гаилә”.
13. Дәрҗия Аппакова.
14. “Йолдызкай”( Д. Аппаковадан).
4 нче сыйныф
- Резеда Вәлиева.
- «Туган көндә»( Р. Вәлиевадан).
- Габдулла Тукай
4. Г. Тукай «Туган тел».
5. “Аю Әппәс” (Р. Батулладан).
6. Муса Җәлил.
7. М. Җәлил “Ишек төбендә”.
8. Абдулла Алиш.
9. «Бик яхшы сабак алды Ябалак» (А. Алиштан).
10. Ш. Маннур “Яхшы бел”.
11. “Ай-һай” (А. Әхмәттан).
12. Р. Фәйзуллин “Табигать кочагында”.
13. “Агачлар да авырый” (З. Әхмәровтан).
5 нче сыйныф
- “Өч кыз” (Татар халык әкияте)
- Габдулла Тукай.
3.Г. Тукай “Туган тел”.
4. Дәрҗия Аппакова.
5. «Шыгырдавыклы башмаклар» (Д. Аппаковадан).
6. Татарстанның гимны
- Муса Җәлил.
- М. Җәлил “Карак песи”.
- Резеда Вәлиева.
- “Дәү әнием әкияте” (Р. Вәлиевадан)
- Роберт Миңнуллин.
- Р. Миңнуллин “Кунакка килегез! ”
- Абдулла Алиш.
- “Чукмар белән Тукмар” (А. Алиштан)
6 нчы сыйныф
- Алтын Урда.
- “Әби, Илнур һәм шигырь” (А.Әхмәтгалиевадан).
- Татарстанның гимны.
- “Сөяк саплы пәке” (Д. Аппаковадан).
- Муса Җәлил.
- М. Җәлил “Сәгать”.
- “Әбү булган аягы”( Р. Батулладан).
- Габдулла Тукай.
- Г. Тукай “Бала белән Күбәләк”.
- Резеда Вәлиева.
- “Ак песи” (Р. Вәлиевадан).
- нче сыйныф
- Казан ханлыгы.
- Ә. Рәшитов “Кояшлы ил”.
- «Әни ялга киткәч» (А. Алиштан).
- Татарстанның гимны.
- Муса Җәлил.
- М. Җәлил “Кызыл ромашка”.
- Фатих Кәрим.
- Ф. Кәрим “Ватаным өчен”.
- Габдулла Тукай.
- Г. Тукай “Туган авыл”.
- Роберт Миңнуллин.
- Р.Миңнуллин “Әни, мин көчек күдем”.
- Резеда Вәлиева.
- “Кыңгырау чәчәк” (Р. Вәлиевадан).
8 нче сыйныф
1. Җәвад Тәрҗеманов.
2. “Тукран малае Шуктуган” (Җ. Тәрҗемановтан).
3. “Инша” (Л. Лероннан).
4. Г. Тукай “Елның дүрт фасылы”.
5. Фатих Кәрим.
6.Ф. Кәрим “Ант”.
7. Абдулла Алиш.
8. “Кара карганың кара баласы” (Тел күнекмәсе) (А. Алиштан).
9. З. Минһаҗева “Мәктәп еллары” .
10.М. Җәлил “Җырларым”.
11. Бари Рәхмәт.
12. Б. Рәхмәт “Яңгыр тели”.
9 нчы сыйныф
1.“Сагыну”(Г. Кутуйдан).
2. Васыять. (Татар халык әкияте)
3. Һ. Такташ “Урман”.
4. “Алмачуар” (Г.Ибраһимовтан).
5. Муса Җәлил.
6. М. Җәлил “Имән”.
8. “Беренче дәрес”(А. Алиштан).
9. Ибраһим Гази.
10. Ф. Кәрим “Кыр казы”.
11. “Зәңгәр күлдә ай коена” (Ф. Яруллиннан)
12.З. Минһаҗева “Мәктәп еллары” .
13. Рабит Батулла.
14. “Көчек” (Р. Батулладан)
Махсус күнекмәләр
Үсеш тайпылышлары, сәламәтлекләре чикләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең VIII төрендә рус телендә сөйләшүче укучылары татар телен өйрәнгәндә, түбәндәге махсус күнекмәләргә ия булалар:
- дәреслекнең ике телле сүзлекчәсеннән файдалану;
- таблицада, схемада бирелгән белешмә материалдан файдалану;
- аудио- һәм видеоәсбаплардан файдалану;
- интерактив мөмкинлекләреннән куллана белү;
- электрон белем бирү чараларыннан файдалану;
- сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.
Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:
– күрсәтмә әсбаплар;
- белешмә материаллар;
– аудио- һәм видеоәсбаплар;
– мультимедиа укыту программалары;
– электрон дәреслекләр;
– компьютер программалары;
– интерактив тикшерү программалары;
– татар сайтлары;
– электрон китапханә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 5 нче А,Б сыйныфларының рус төркемендә укучы балалар өчен 2015-2016 нчы уку елына эш программасы
Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча5 нче А,Б сыйныфларының рус төркемендә укучы балалар өчен2015-2016 нчы уку елына э...
Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы
Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы...
Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен). Төзүче-авторлары: Ф. Ф. Харисов Ч. М. Харисова.Методик ярдәмлек
Аңлатма язуыРус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту, үз...
ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районымуниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...
УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.
Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...
УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.
10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...