Портфолио учителя
статья на тему

Әлеге документ мастер - класс бәйгесе өчен урнаштырыла

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл portfolio_golsin.docx787.64 КБ

Предварительный просмотр:

C:\Users\Comp\AppData\Local\Temp\Rar$DIa0.820\IMG_20150824_131212.jpg

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТЕЛӘЧЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МБГБУ- АЛАН УРТА МУНИЦИПАЛЬ ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

югары квалификацион категорияле  

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

кыямова гөлсинә рашит кызының

портфолиосы

Эчтәлек

  • Укытучы турында  белешмә
  • Педагогик эшчәнлек нәтиҗәсе
  • Укучыларның уңышлары
  • Укытучының уңышлары
  • Методик публикацияләр
  • Фоторәсемнәр

  1. Укытучы хакында мәгълүмат

https://edu.tatar.ru/upload/anketas/12564.jpg

    Мин, Кыямова Гөлсинә Рашитовна, 1966  нче елның 17 нче  ноябрендә Саба районы Сауш авылында дөньяга килгәнмен. Авылыбызда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Алан урта мәктәбендә урта белем алдым. Мәктәпне тәмамлагач, шунда ук өлкән пионервожатый булып эшли башладым. 1989 елда читтән торып Казан дәүләт университетына укырга кердем. 1992 елдан мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта башладым. Хәзерге көнгә кадәр үзем тәмамлаган мәктәптә балаларга туган телебезнең серләренә төшенергә ярдәм итәм. Минем педагогик стажым 32 ел. Татар теле һәм әдәбиятын 22 ел укытам.

    2012 нче елда югары категориягә аттестация уздым. Белемне күтәрү курсларында соңгы тапкыр 2015  нче елда булдым.

II. Педагогик эшчәнлек нәтиҗәсе

  1. Укучыларымның олимпиадаларда уңышлары:

Укуелы

Фән

Класс

Нәтиҗә

район

республика

2014/2015

Татар теле

11

призер

Әдәбият

11

призер

2015/2016

Татар теле

8

9

10

призер

призер

призер

2016/2017

Татар теле

10

11

Призер

призер

Әдәбият

11

призер

Соңгы 3 елда укучыларымның
төрле конкурс, бәйгеләрдә яулаган уңышлары

Конкурс исеме

Югарылыгы

Урыны

Укучының фамилиясе, исеме

Сый

ныф

Елы

1

“Илһамлы каләм”

республика

лауреат

Хәбирова Д

9

2014

2

“Шигъри сабантуй”

республика

җиңүче

Хәбирова Д

9

2014

3

“Шигъри сабантуй”

республика

катнашучы

Шәймәрданова Р.

9

2014

4

“Шигъри сабантуй”

республика

катнашучы

Нурисламова Ф.

8

2014

5

Парламент дәресе кысаларында үтүче сочинениеләр бәйгесе

район

җиңүче

Гимаев Ф.

8

2014

6

Парламент дәресе кысаларында үтүче сочинениеләр бәйгесе

республика

җиңүче

Гимаев Ф.

8

2014

7

Зональная научно практическая конференция “Филология, культура. история: новый взгляд”

зона

катнашучы

Шәймәрданова Р.

9

2014

8

Яшь язучыларның Бөтенроссия «Илһам» бәйгесе

бөтенроссия

призер

Хәбирова Д

9

2014

9

Яшь язучыларның Бөтенроссия «Илһам» бәйгесе

бөтенроссия

лауреат

Шәймәрданова Р.

9

2014

10

Яшь язучыларның Бөтенроссия «Илһам» бәйгесе

бөтенроссия

диплом

Нурисламова Ф.

8

2014

11

Интернет-тур международных предметных  олимпиад КФУ по татарскому языку

халыкара

Сертификат

Сертификат

Хабирова Д

Шаймарданова Р.

10

10

2015

12

Интернет-тур межрегиональных предметных  олимпиад КФУ по татарскому языку

регионара

Сертификат

Сертификат

Сертификат

Сертификат

Сертификат

сертификат

Хабирова Д

Шаймарданова Р.

Габделвалиева Л.

Шайхетдинова . Ә

Нурисламова Ф.

Гимаев Ф.

10

10

9

9

9

9

2015

13

Межрегиональная олимпиада КФУ, посвященная 130-летию со дня рождения Габдуллы Тукая, «Син Тукайны беләсеңме?»

регионара

Сертификат

Сертификат

Сертификат

Нурисламова Ф.

Шәйхетдинова Ә.

Габделвалиева Л.

9

9

9

2015

14

Акция –  создание информационных баннеров школьных музеев «Не померкнет  летопись Победы».

районный

призер

Шаймарданова Р.

10

2015

15

Зональная научно практическая конференция “Филология, культура. история: новый взгляд”

зона

Сертификат

Сертификат

Сертификат

Хабирова Д.

Шаймарданова Р.

Закирова Н.

10

10

7

2015

16

IV открытый конкурс экологической социальный рекламы «Город под защитой детства», номинация «Экологическое эссе»

республиканский

свдетельство

Фаттахова А.

7

2015

17

Сочинениеләр бәйгесе «Ул көннәрнең даны мәңгелек”

район

җиңүче

Хәбирова Д

10

2015

18

“Теләчем – нурлы төбәгем”  фәнни-гамәли конференциясе

район

Җиңүче

сертификат

Шаймарданова Р.

Хабирова Д.

10

10

2015

19

“Илһамлы каләм”

республика

Сертификат

Хабирова Д

11

2016

20

“Шигъри сабантуй”

республика

Сертификат

Сертификат

Хабирова Д

Шаймарданова Р.

11

11

2016

21

Яшь язучыларның Бөтенроссия «Илһам» бәйгесе

бөтенроссия

Хабирова Д

Шаймарданова Р.

Закирова Н.

Фаттахова А.

Халиуллина Я.

Дәүләтшин Р.

11

11

8

8

5

5

2017

22

Парламент дәресе кысаларында үтүче сочинениеләр бәйгесе

республика

Шәймәрданова Р.

11

2017

23

М.Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан сәнгатьле сөйләм конкурсы

район

призер

Шәймәрданова Р.

11

2017

  1. Укытучының уңышлары


БРТ нәтиҗәләре

Уку елы

Укучылар саны

Өлгереш

Сыйфат

80 нән югары балл җыючылар саны

90 нан югары балл җыючылар саны

1

2014-2015

14

100%

79%

4

2

2

2015-2016

5

100%

83%

2

2

                          Хезмәтемнең нәтиҗәләре

  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, 2004, 2006 ;
  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен”  күкрәк билгесе, 2009;
  • Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бөтенроссия “Туган тел” бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаганы өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, 2011;
  • Республикакүләм “Безнең яхшы укытучыбыз” грантына ия буларак район мәгариф бүлеге грамотасы, 2011;
  • “Туган ягым – яшел бишек” төбәкара  фәнни – гамәли конференциядә I дәрәҗә диплом, 2013;
  • Республикакүләм  “Сыйныф җитәкчесе” бәйгесенең район туры катнашучысы буларак район мәгариф бүлеге грамотасы, 2016;
  • Республика олимпиадасының район турында призерлар әзерләгән өчен, район мәгариф бүлеге грамоталары, 2014,2015, 2016;
  • “Туган якны өйрәнү” музеен яңартудагы фидакарь хезмәте өчен, Алан урта мәктәбенең рәхмәт хаты, 2016.

C:\Users\Comp\Pictures\ControlCenter4\Scan\CCI27022017_0002.jpg

C:\Users\Comp\Pictures\ControlCenter4\Scan\CCI27022017_0003.jpg

C:\Users\Comp\Pictures\ControlCenter4\Scan\CCI27022017_0005.jpg

C:\Users\Comp\Pictures\ControlCenter4\Scan\CCI27022017_0006.jpg

C:\Users\Comp\Desktop\диплом мин, 1 урын.jpg

C:\Users\Comp\Pictures\ControlCenter4\Scan\CCI27022017.jpg

C:\Users\Comp\Pictures\ControlCenter4\Scan\CCI27022017_0004.jpg

C:\Users\Comp\Desktop\документлар фото\IMG_4116.JPG

Матбугатта басылган  иҗат эшләре һәм мәкаләләр

C:\Users\Comp\Pictures\ControlCenter4\Scan\CCI27022017_0008.jpgC:\Users\Comp\Desktop\Гульсина\сканирование\Новая папка (2)\лл.jpg

C:\Users\Comp\Desktop\Гульсина\сканирование\Новая папка (2)\пп.jpg

C:\Users\Comp\Desktop\Гульсина\сканирование\Новая папка (2)\яя.jpg

Татарстан Республикасы  

Теләче муниципаль  районы  МБГБУ-

 Алан  урта гомумбелем бирү  мәктәбе

Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләрне

кабатлау һәм ныгыту дәресе

Татар теле, 8 нче сыйныф

Татар теле һәм  әдәбияты

                                                                     укытучысы:    Кыямова

                                                                     Гөлсинә   Рашитовна

Максат:

  1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту.
  2. Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләрне табу күнекмәсе булдыру.
  3. Яңа сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру.

Бурычлар:

  1. Тестлар чишү күнекмәсен үстерү.
  2. Иярчен җөмләләрнең бәйләүче чараларын билгеләү күнекмәсен үстерү.
  3. Төркемләп эшләү күнекмәсен үстерү, бердәмлек, коллективизм хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: таблицалар, әзер сораулар, компьютер, дәреслек, теоретик материаллар белән презентация.

Дәрес планы

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Белемнәрне актуальләштерү.

Тест чишү. (Тэйк оф – тач даун сингапур структурасын куллану)

  1. Белемнәрне ныгыту.
  • Эй ар гайд сингапур структурасын куллану.
  • Дәреслектәге 107 нче күнегүне эшләү. Иярчен вакыт һәм урын җөмләләрне аерып язу, синтаксик анализ ясау (ФИНК-РАЙД-РАУНД РОБИН сингапур структурасын файдаланып, җөмләләрне тикшерү)
  • Эй ар гайд сингапур структурсы буенча эшләү.
  • МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР сингапур структурасы буенча эшләү.
  • КОНТИНИУС РАУНД РОБИН сингапур структурасын кулланып, тикшерү.
  • 111 нче күнегү.

Парлап бирелгән җөмләләрдән иярчен урын җөмләле икешәр кушма җөмлә төзеп языгыз.

  1. Өй эше.
  2. Йомгаклау.

Дәрес барышы:

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бер-берегез белән исәнләшегез (укучылар төркемдә каршы як һәм ян парлары белән исәнләшәләр).

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Алда үтелгән дәресләрне искә төшерү.

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН - (встать - сесть)  “бас – утыр”

1) Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?

а) 12;

б) 2

2) Иярчен җөмләләрнең төзелеше ягыннан ничә төре бар?

а) 2;

б) 6;

3) Аналитик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?

а) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;

б) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр.

4) Синтетик бәйләүче чаралар:

а) кушымчалар, янәшә тору, парлы мөнәсәбәтле сүзләр;

б) кушымчалар, янәшә тору, бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

5) Шулай, шулай булса да, шуңа нинди сүзләр?

а) ияртүче теркәгечләр;

б) ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;

6) “Кич җиткәч, машиналарның соңгысын тутырдылар” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?

а) синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә;

б) аналитик иярчен урын җөмләле кушма җөмлә.

7) “Тукмагың кайда булса, сукмагың шунда булыр” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?

а) синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә;

б) аналитик иярчен урын җөмләле кушма җөмлә;

Җаваплар: 1-а, 2-а, 3-б, 4-б, 5-б, 6-б, 7-б

III  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

 ЭЙ АР ГАЙД. (“Руководство предположения/реакции”) – тема буенча укучыларның белемнәре һәм фикерләре күнегүләр эшләгәннән соң чагыштырыла.

Күнегү эшләгәнче

+ яки -

Сорау биремнәр

Күнегүне эшләп бетергәч

+ яки -

Иярчен вакыт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын я турыдан – туры, я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз аша белдерә.

Иярчен урын җөмләбаш җөмләдәге эш яки хәлнең урынын я турыдан – туры, я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз аша ачыклый.

Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләр баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр, көттерү паузасы, ике нокта белән бәйләнә.

Ялгызак мөнәсәбәтле сүз булган баш җөмлә аналитик иярчен җөмләдән соң килсә, аның алдына өтер куела

Сугыш булган җирдә сагыш бар.

(-дә) [...] – синтетик  иярчен урын җөмлә.

Иярчен урын җөмлә күбрәк – синтетик, сирәгрәк аналитик була.

Сугыш беткәч, батырлар күбәер.

[кем], (шул)- А., иярчен ия җөмлә

Укытучының сүзе. Тикшереләчәк җөмләләрдәге иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләрне табарга. Синтаксик анализ ясарга.

ФИНК-РАЙД-РАУНД РОБИН (“подумай-запиши-обсуди в команде”) – һәр укучы башта уйлый, аннары фикерен дәфтәргә яза. Эшне төгәлләгәннән соң, төркемдә аңлаша, сөйләшә.

Дәреслектәге 107 нче күнегүне эшләү

ЭЙ АР ГАЙД. (“Руководство предположения/реакции”) – тема буенча укучыларның белемнәре һәм фикерләре күнегүләр эшләгәнче һәм күнегүләр эшләгәннән соң чагыштырыла.

Күнегү башында

+ яки -

Сорау биремнәр

Күнегү ахырында

+ яки -

+

Иярчен вакыт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын я турыдан – туры, я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз аша белдерә.

+

+

Иярчен урын җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең урынын я турыдан – туры, я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз аша ачыклый.

+

+

Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләр баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр, көттерү паузасы, ике нокта белән бәйләнә.

_

+

Ялгызак мөнәсәбәтле сүз булган баш җөмлә аналитик иярчен җөмләдән соң килсә, аның алдына өтер куела

+

+

Сугыш булган җирдә сагыш бар.

(-дә) [...] – синтетик  иярчен урын җөмлә.

+

+

Иярчен урын җөмлә күбрәк – синтетик, сирәгрәк аналитик була.

-

_

Сугыш беткәч, батырлар күбәер.

(-кәч),[...] - аналитик иярчен вакыт җөмлә

-

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (помогающая учащимся глубоко понять и осознать изучаемые понятия и концепции) – укучылар теманың төрле якларын карыйлар, аның төп һәм төп булмаган билгеләрен, мисаллар һәм мисал була алмый торган очракларын язалар. (Һәр укучыга алдан әзерләп куелган А4 кәгазь бите бирелә.)

төп билгеләре

Төп булмаган билгеләр

мисаллар

 Каршы

 мисаллар

1нче төркем иярчен вакыт  җөмлә турында эшли

төп билгеләре

Төп булмаган билгеләр

мисаллар

 Каршы

 мисаллар

2нче төркем иярчен урын  җөмлә турында эшли

Һәр укучы үзенең эшләп бетергәннән соң, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН – билгеле бер вакыт эчендә төркемдәге һәр укучы үзенең фикерен әйтеп сөйләшү була, шуннан соң МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР ны төркемгә эшлиләр.

Төркемгә эшләп бетергәннән соң, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР класска эшләнелә. Төркемнәр, бер-берсен кабатламыйча, һәр бүлеккә үз фикерләрен әйтеп баралар.

111 нче күнегү.

Парлап бирелгән җөмләләрдән иярчен урын җөмләле икешәр кушма җөмлә төзеп языгыз.

IV Өй эше.

 Әдәби әсәрләрдән иярчен вакыт  һәм иярчен урын җөмләләргә икешәр  мисал язып килергә.

V  Йомгаклау.

Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую. Парковка. Дәрес турында фикерләрегезне язып ябыштырыгыз:

  • Сезгә дәрес ошадымы?
  • Дәрестә син үзеңне ачып бетерә алдыңмы?
  • Дәрес темасын аңладыңмы?

  • Бүгенге дәрестә катнашуыгызны бәяләп үтик.

 Дәрес бетте, барыгызга да рәхмәт. Чыгарга мөмкин

Тема:  Бу табигать, бу җир шары мәңге яшәргә хаклы! (әдәбият,11 нче сыйныф)

Максат:1. Ә.Баяновның “Сәяхәтнамә” поэмасын йомгаклау.

               2. Укучыларның Ә.Баянов иҗаты хакындагы белемнәрен камилләштерү, ныгыту.

               3. Табигаткә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: -11 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге (Татар урта гомуми белем  мәктәбе 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин һ.б. редакиясендә.-Тулыландырылган 2 нче басма.-Казан: Мәгариф, 200. -335.);

                 - 11 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан хрестоматия (татар урта гомуми белем мәктәбе 11 нче сыйныфы өчен хрестоматия. Төзүчеләре: А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.А.Юзиев. – Тулыландырылган 2 нче басма.-Казан: Мәгариф, 200. 416б.);

                 - Э.Авзалованың “Җир елый” шигыре;

                 - “Акчарлак” гәзитендәге “Суга аккан мәетләр” мәкаләсе;

                 - Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010;

- күрсәтмәлелек өчен: табигать рәсеме, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһрләре рәсемнәре, ГЭС рәсеме.

                  - Әдәбият белеме сүзлеге.

Дәреснең тибы: йомгаклау дәресе.

Дәреснең методы: әңгәмә - анализ

Дәрес планы:

І .  Башлам.

     1. Исәнләшү.

     2. Эшлекле - проблемалы психологик халәт тудыру.

ІІ. Актуальләштерү.

     1. Әлеге шигырьдә сүз нәрсә турында барды?

     2. Ә сезнең шундый кыерсытылган табигать күренешенә юлыкканыгыз бармы?

ІІІ. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

     1. Ә.Баяновның “Сәяхәтнамә” әсәрендә сүз нәрсә хакында барды?

     2. Әсәрдә нинди географик атамаларның исеме аталды?

     3. Әсәрдә шул чорда  барган нинди үзгәрешләр, нинди төзелешләр хакында сүз барды?

     4. Кама сусаклагычы төзелү уңаеннан әсәрдә нинди фикерләр бар?

     5. Лирик герой җирдә яшәү өчен кешеләргә нишләргә куша?

     6. Табигатьнең шундый хәлгә калуына нәрсә сәбәпче?

     7. Су астыннан килгән тавышларны, Табигать- Ана, урманнар, өйләр белән сөйләшүне ничек аңлыйсыз?

     8. “Сәяхәтнамә” әсәре әдәбиятка нинди яңалык алып килде?

ІV. Йомгаклау.

V. Өй эше.

    Ә.Баяновның “Тау ягы” повестен укырга.

Дәрес барышы:

І .  Башлам.

     - Исәнмесез, укучылар! Ил – көннәр хәерле, еллар имин, күкләребез аяз булсын! Хәерле сәгатьтә эш көнебезне башлап җибәрик.

     - Хәзер мин сезгә бер шигырь укып  үтәм. Ә сез игътибар белән тыңлагыз:

Җир елый.

Ишетәсезме?!

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан

чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый.

 Ишетәмезме?!

Мин ишетәм!

Сандугалы

талкайларны

Кемнәр кискән?..

Җир елый.

Ишетәсезме?!

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу җир шары

Яшәр микән?

ІІ. Актуальләштерү.

          - Әлеге шигырьнең авторы - Энҗе Авзалова. Игътибар белән тыңладыгызмы, шигырьдә сүз нәрсә хакында барды? Шигырьнең беренче юлларыннан ук сез нинди уйлар кичердегез?

- Әсәрдә сүз экология, табигать турында барды.

          - Әйе, безнең табигатебезгә һәлакәт яный. Чөнки кеше көн –төн  табигатьне юкка чыгару эше алып бара: тирә - юньгә чүп – чар түгә, алар исә безнең сулыкларыбызга ага, үсемлекләрне юкка чыгара, һаваны боза... Завод – фабрикалар, траспортлардан күпме начар газлар чыгып һаваны агулый, ә алар исә безнең тирә - юнебезне бозучы төп факторлардан санала.

           Тагын да аянычлысы: Татарстаныбыз җирендә Кама Аланында атом электр станиясе төзергә җыендылар. Бу эш тукталып торса да, безнең ут күршебез Башкортстанда , аның да нәкъ менә Татарстан чигендә, безнең татар авылларына терәлеп  үк АЭС төзеп яталар. Ә аның зыяны, төзелеп бетеп эшли башласа, бик күп булачак. Дөньядагы аянычлы АЭС вакыйгаларын искәртүче “Маяк”, Чернобыль һәм менә соңгы көннәрдә генә бөтен җир шарына куркыныч тудырган Фукосимо исемнәрен генә атау да җитәдер.

           Димәк, безнең тормышыбызга, табигатькә зур куркыныч яный дигән сүз.

ІІІ. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

           - Менә яшь шагыйрә Э.Авзалова шул хакта үзенең шигырендә чаң суга, кешелекне уяу булырга, киләчәк хакында уйланырга чакры. Бу темага бик күп язучыларыбыз, шагыйрләребез  дә әсәрләр иҗат итте. Шулардан - Ә.Баяновның “Сәяхәтнамә” әсәрен, И.Юзеевның “Карурман”, “Гашыйклар тавы” әсәрләрен, Ф.Бәйрәмованың “Караболак” әсәрләрен санап үтәргә мөмкин. Ә.Баянов, И.Юзеев әсәрләре белән без алдагы дәресләрдә танышкан идек. Ә Ф.Бәйрәмованың “Караболак” әсәре өйдә  укып бетерергә бирелде. Ә хәзер, әйдәгез, әлеге әсәрләрдә сүз нәрсә хакында барды, шул турыда сөйләшәбез.

          (Ике - өч укучыдан әсәрләр хакында сорала).

          - Әсәрләрдә нинди географик атамалар исеме искә алынды?

- Кама елгасы, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре, Чиләбе өлкәсендәге Караболак исемле татар авылы, бүгенге көндәге авылларыбызның гомумиләштерелгән картиналары һ.б.

          - Әсәрләрдә шул чорларда барган нинди үзгәрешләр, вакыйгалар,  нинди төзелешләр хакында сүз бара?

- Кама сусаклагычы төзү, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре барлыкка килү, аларны промышленность үзәге ясау хакында сүз бара. Аның да табигаткә иң күп зыян сала торганнары – химия промышленносте һәм автомобиль җитештерү кебекләре.

          - Кама сусаклагычы хакында әйттегез. Әсәр укыганнан соң бу уңайдан нинди фикерләр туды?

- Ике төрле. Лирик герой аны башкалар исеменнән тәнкыйтьли, ә үз исеменнән уңай якларын күрсәтә, шагыйрь табигатьне, тормышны сакларга өндәп чаң суга:

Чаң кагам мин:

- Бар халыклар!

Барлык теләк – гадәтләрне

Буйсындырып бары акылга,

Кул бирегез бер – берегезгә

Җир хакына, яшәү хакына!- ди.

          - Әйе, дөрес. Шагыйрь  бергә берләшеп, аек акыл белән эш иткәндә генә  Җиребезне, әйләнә - тирәбезне саклап калырга мөмкин дип искәртә. Сусаклагычның үткәнебезгә, тарихыбызга саган зыяны хакында “Акчарлак” гәзитендә “Судагы мәетләр” дигән мәкалә дә басылып чыкты. Сусаклагыч төзелү нәтиҗәсендә су астында калган каберлекләрнең язмышы хакында әлеге мәкалә.

         Ә сез табигатьнең чаң кагарлык дәрәҗәдә  аяныч көнгә калуына нәрсә сәбәпче дип уйлыйсыз? И.Юзеевның “Карурман”, “Гашыйклар тавы” әсәрләрен искә төшерик.

- Кешеләрнең табигатькә карата булган саксыз карашлары, җир йөзендә бүгенге көн белән генә яшәп калырга тырышу.

          - Ф.Бәйрәмованың “Караболак” әсәрендәге авкыйгаларның эзе хакында ниләр әйтә аласыз?

          - “Маяк”  - тирәнгә яшерелгән сер булырга тиеш булса да, фаҗиганең нәтиҗәләре ярты гасырга якын вакыт үтүгә карамастан, һаман да аянычлы. Биредә яшәүчеләр арасында яман шеш авыруы, сабыйларның авыру булып дөньяга килүләре, табигатьнең әйләнә - тирәне зарарлап утырырга мәҗбүр ителүе әнә шул хакта сөйли.

           -  Чернобыль , “Маяк”, Фукосимо исемнәре үзләре үк кешелеккә чаң кага. Кешеләр, уяу булыгыз. Яшәү – бигрәк татлы сүз. Кадерен белегез аның! Үз – үзебезне һәлакәткә дучар итмик! Әйләнә - тирәбез матур, саф булсын! Табигать экологиясе күңелләребез экологиясеннән башлана. Тирә - юнебездге Өмет,                    теләктәшлек күрсәтик. Күңелләребез аларныкы кебек чиста булсын, үзебез хакында гына түгел, киләчәк буыннар турында да уйланырга вакыт! Табигать тә бездән шуны көтә. Без аңа карата рәхимле булсак, ул да безгә шәфкатьле булачак!

ІV. Йомгаклау.

        - Бүгенге дәрестә катнашуыгыз, үз сүзләрегезне, фикерләрегезне җиткерә алуыгыз өчен рәхмәт. Сүзләрегез эштә, гамәлдә дә чагылыш тапса иде. Ә.Баянов, И.Юзеев, Ф.Бәйрәмова һәм Э.Афзаловалар  бу әсәрләре белән белән бик вакытлы, урынлы проблема күтәрделәр. Алар кешелекне саклап калу өчен чакра. Тормыштагы яңалыклар табигатькә, кешеләргә зыян салмаслык булырга тиеш. Бу хакта онытмасак иде.  Мин дәрес азагында һәрвакыт күңелләрдә йөрергә тиешле бер символ тәкъдим итәм. Җир шарын саклыйк, яклыйк! Ул яшәргә хаклы! (Тактага символ ясала)Дәресне йомгаклап, үземнең бер шигыремне укып китәргә телим.

Хәлем бетсә, арып китеп,

                     Көчне каян аласы?

                     Җирем, суым көч иңдерә-

                     Мин – табигать баласы.

                     Күпләр күккә омтылганда

                     Килә җирдә каласы.

                     Нишлим күктә, җирем кирәк –

                     Мин – табигать баласы.

                     Урман, кырлар, болыннардан

                     Килә илһам аласы.

                     Китмим әле табигатьтән,

                     Мин – табигать баласы!

Ә хәзер дәрестә актив катнашучыларга билгеләр куям.

V. Өй эше.

Экология темасына инша язып килергә

Авыл өстендә йолдызлар

Сыйныфтан тыш чара

Максат: Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Фатих Хөсни иҗатын барлау, аның иҗатын үзләштерүне тикшерү, халкыбызның гореф - гадәтләрен искә төшерү, аның матур традицияләрен яңарту, милләтебез йолдызлары булырлык егет- кызларыбызны барлау.

1а.б.    Халкым минем- алтын халык,

       Җаны белән ялкын халык.

        Дусларына алкын халык,

        Дошманына салкын халык.

        Халкым минем – батыр халык,

        Ярдәмчел һәм матур халык.

        Күпме генә екмасыннар,

        Алып булып калкыр халык.

        Халкым эшчән , күркәм халык,

        Дан юлында йөргән халык.

        Иле өчен , милләт өчен ,

        Утка – суга кергән халык.

        Халкым минем – бөек халык,

        Саф йөрәккә ия халык.

  1. а.б.Әйе, без бөек халык вәкиле. Бу бөеклек белән, милләтебез, туган телебез белән без горурланып яшәргә тиешбез.

1а.б. Борынгылар дөрес әйткән:

  • Телен саткан – илен сатар.

Горурланып яшим җирдә ,

Анам татар, атам татар!

Мондый хәлнең кемнәргәдер

Ошамавы бик тә мөмкин.

Тик горурлар саклый ала

Туган җирен , рухи милкен.

Тап төшермә, пөхтә торсын,

Халкым узган юллар даны.

Болганмаган , чиста әле,

 Дәвамымда – татар каны.

Укытучы: Бүгенге бәйрәм кичәсенә нәкъ менә шундый – халкы – милләте белән, иле һәм теле белән горурланучы яшьләр килгән дип ышанам. Без бүген “Авыл өстендә йолдызлар” дип аталган әдәби кичәгә җыйналдык. Бүгенге кичәбез ике бүлектән тора. Аның беренче бүлеге Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Фатих Хөснинең иҗатын барлау, үзләштерүне тикшерү, Икенче бүлегендә исә, халкыбызның гореф- гадәтләренә, традицияләренә күбрәк игътибар бирербез. Гомумән, бүгенге кичә милләтебез йолдызлары булырлык егет- кызларыбызны барлау максатында үткәрелә.

  Фатих ага Хөснинең бүгенге кичәгә исем биргән әсәреннән өзек укып үтмәсәк., һич тә дөрес булмас иде.

1 а.б. Бүгенге кич тә шулай аяз һәм салкын килде. Кичке ашлар пешеп, морҗалардан сыек зәңгәр төтеннәр сузылып туктагач, бригада дворы янында гадәттә бер дә өзелеп тормый торган хәрәкәт бераз басыла төшкәч, әйтерсең, шуны гына сагалап торганнар, авыл өстендәге чалт аяз күк йөзендә — әле анда, әле монда — кайсылары җетерәк, ә кайберләре тоныграк булып йолдызлар кабына башладылар... Авыл үзенең эңгер дип атала торган кичке бөркәнчеген ябынды.

2 а.б. Ә тагын да бераздан, күктә кабынган йолдызлар кебек, җирдә дә, авылның әле аргы очында, әле бирге башында, әле теге тыкрыкта, әле бу чатта өйләргә утлар алынды. Урамнан узасың, әлегә пәрдәсе тартылырга өлгермәгән тәрәзәләргә күз саласың, асылмалы лампалар яктысында җыелып кичке ашны ашап утыручы тату гаилэлэрне күрәсең. Башына ак чәйнеген элеп, өстәлдә кәперәеп утырган җиз самоварлар күренеп кала, утлы тәрәзәләрдән коелган көлтә-көлтә нурлар, карлы урамнар өстендә берсе бер якка, икенчесе икенче якка  сузылып,   тонык  кына   кичке бизәкләр   салалар...

1 а.б. Аяз март.киче, җемелдәшеп күз кысыша торган йолдызлар, утлы тәрәзәләр, купшы җиз самоварлар, тормыш чыр-чуы белән тулы авыл өйләре!

        2 а.б. Тәрәзәләр дигәннән, никадәр утлы тәрәзәләр Наратбашта! Машиналарын китерә килгән җирдән бүген кичкә  Наратбашта куна калды Айда.а.б. р. Ни өчен, дип сорамагыз.Үзе дә әйтеп бирә алмас, каласы килде дә  калды. Менә хәзер урамда, ялгыз урамда, ялгыз башын каякуярга белмичә, утлы тәрәзәләргә карап йөри. Март киче шундый аяз, күккә озаграк карап  торсаң,  өстеңә йолдызлар коела башлардай күренә...

Укытучы: Без дә бүгенге бәйрәм кичәбездә үз авылыбыз күгендә яңа йолдызлар кабызырбыз. Сезнең игътибарга үземнең бер шигыремне тәкъдим итәм:

Мин синең бер кызың, бәхетле йолдызың,

Күгеңдә йолдызлар атылып юл сыза, Аланым.

Тарихың күгендә исәпсез йолдызлар,

Яктырып юл узган егетләр һәм кызлар,

Минем дә исемем күгеңдә юл сызар, Аланым.

Туган җир,  син күпме яуладың соң күкне,

Никадәр очырган кошларың , Аланым ?!

Мин дә бит тормышта канатын сынарга

Авылым ышанып очырган баламын.

Мин синең бер кызың, күктәге йолдызың,

Үземчә юл сызам мин дә бит, Аланым.

Бәхеткә ышанып, гаиләмнән көч алып,

Күгеңдә бер йолдыз булып мин каламын.

  1. а.б. Бүгенге “Авыл өстендә  йолдызлар” ярышында катнашалар: 8 – 11 нче сыйныфтан берәр егет һәм кыз.
  2. а.б. Ярышны гадел хөкемдарлар    хөкем итәчәк.

                    1 а.б. Беренче бирем “Әйдәгез, танышабыз!” дип атала. Бирелгән вакыт эчендә һәр команда  үзенең күршесе хакында сөйләргә әзерләнә. Тик уенның бер шарты бар : бу биремне һәркем аерым әзерли, бары тик үзләре белгәнне генә сөйли һәм тамашачыларны да шуңа ышандыра.  Ә алар әзерләнә торган арада, без сыйныфташларыбызга ярдәм итү өчен телефон чыбыгы сузарбыз. Кайсы сыйныф укучылары иң озын чыбык суза , шулар бер тапкыр иптәшләренә ярдәм итә алачаклар. Ә чыбыкны үзегез белән булган әйберләрдән генә сузарга мөмкин. Моның өчен сез киемнәрегездән файдалана аласыз. ( Бер – берсенә бәйләп сузылган кием - “чыбык” арасында иң озыны билгеләнә һәм ул команда үз уенчысына бер тапкыр ярдәм итү хокукына ия була).

  1. а.б.Менә безгә танышырга да вакыт җитте. Сүзне 11 сыйныф укучыларына бирәбез...

Танышу өчен төзелгән текстларны укыйлар.

1 а.б. Инде әйтеп үткәнебезчә, безнең алдагы биремебез якташ әдибебезнең иҗатына багышлана. Бу биремне үтәү өчен һәрбер сыйныфтан берәр укучыны бирегә чакырам. Минем кулымда Фатих Хөсни әсәрләреннән өзек язылган карточкалар. Сез шул карточкалар буенча бирелгән вакыт аралыгында тамаша әзерләргә тиеш буласыз. (“Йөзек кашы”, “Авыл өстендә йолдызлар”, “Фантазия” әсәрләреннән кызыклы өзекләр бирелә)

Уенчылар биремнәрен алып әзерләнергә китәләр. Аларга вакыт бирелә.

  1. а.б.Алар әзерләнгән арада без Ф.Хөсни шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсы үткәрәбез. Моның өчен һәр класстан да (тамашачылар арасыннан) икешәр укучыны бирегә чакырабыз. Бер кыз, бер егет чыкса, яхшырак булыр иде.

Кирәк   булса,   биек   тауга   менеп,

Таштан уклар ясап атыгыз,

Тәннәремә кызыл билге салсын

Очлы чуерташлар ватыгы.

 Кирәк булса әгәр,муеным бирәм,

Бугазымны килеп бусыннар,

 Кирәк булса, менә йөзем куям,

Агу  белән   йөзем   юсыннар.

Шунда   да  мин   һаман  шат булырмын,

Үз сүземне үзем сөйләрмен,

Дөнья матур, дөнья көләч әле,

 «Яшим әле мәңге!» диярмен,..

    Шигырьне сәнгатьле уку өчен һәр класс үзенә аерым бирем дә алыр. Бирем шигырьнең үзенә язылган (шатлыклы , кайгылы, битараф интонацияләр белән укырга)

     1 а.б. Ә хәзер тамаша өчен сүзне командаларга бирәбез. Әсәрләрдән өзекләрне ничек сәхнәләштерделәр икән?

2а.б.Чираттагы конкурсыбыз шулай ук Ф.Хөсни иҗаты буенча безнең белемнәребезне сынау өчен үткәрелер. Бу уен өчен биремнәрне алырга бирегә чакырам.

1а.б. Бирем:  Һәр команда Ф.Хөсни иҗаты буенча үзенең белгәннәрен раслар. Тест

2 а.б. Бу хикәяләрнең кайсы Ф.Хөснинеке?

А) “Бала”

Б) “Малай белән солдат”

В )” Нәҗип”

1 а.б. Бу повестьларның кайсы Ф.Хөснинеке?

 А) “Язгы авазлар”

Б)  “Салих бабайның өйләнүе”

в) “Авыл өстендә йолдызлар”

2 а.б. Бу романнарның кайсы Ф.Хөснинеке?

А) “Тирән тамырлар”

Б) “ Утызынчы ел”

В) “ Алтын йолдыз”

 1 а.б. Кичәбезнең икенче өлешенә күчәбез. Авыл өстендә балкыячак йолдызларны барлавыбызны дәвам итәбез.

2 а.б. Озыны бар сүзнең , кыскасы бар.

       Өтере бар сүзнең, ноктасы бар.

       Халык сүзен безнең отасы бар.

       Сүз түтәлен чүптән утасы бар.

       Алтын сүзне бергә тупласы бар,

       Кадерен белеп кенә тотасы бар.

1 а.б. Чираттагы конкурсыбыз “Тәмле сүз” дип атала. Һәр командага да бер үк сүзләр язылган карточкалар бирелә. Бу уеныбызны кадерле кешеләребезгә - әти - әниләребезгә багышлыйбыз. Аларга атап хатлар язып карыйк. Бу эшне киләчәктә солдат хезмәтенә барырга әзерләнүче егетләребезгә тапшырабыз.

  Карточкага язылган сүзләр:

Бердәнбер, газиз, сөекле, җан җылым, йөрәк парәм, кадерле, көнемнең кояшы, төнемнең ае, бәхетем дә, шатлыгым да синең белән генә, сагынуым чиксез, өметем, ышанычым, якты хыялларым.

2 а.б. Алар әзерләнгән арада без кызлар белән бер уен уйнап алабыз. Уен җыр исемнәрен табуга багышлана. Мин бер җыр исемен атыйм, ә сез шуның соңгы хәрефенә башланган икенче җырны әйтәсез. Исемнәр кабатланмаска тиеш.  

1 а.б. Ә хәзер без егетләрнең солдат хатларын тыңлап үтәбез.

Хатлары укыла.

2а.б.Алдагы конкурсыбыз- тапкырлар өчен.

      1 а.б.  Ул  “Әдәби тукталыш” дип атала.

  1. 3 язучы яки шагыйрә хатын- кыз исемен ата (Ф.Бәйрәмова, С. Сөләйманова, Г. Зәйнәшева, М. Маликова һ.б.)
  2. Ир-егетләр исеме белән аталган 3 әсәр исемен әйт (“Газинур”,  “Сәет батыр”, “Тукай”, “Муса”, “Кечкенә Апуш”).
  3. 3 автобиографик әсәр исемен ата (Ф.Хөсни. “Минем тәрәзәләрем”,Г.Тукай.“Исемдә калганнар”, Г.Бәширов. “Туган ягым- яшел бишек”).
  4. -Әсәрнең исемен , авторын билгелә: “Шәп маллар аякланып туа ...” (Г. Ибраһимов. “Алмачуар”)

    -“Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә...” (Ә. Еники. “әйтелмәгән васыят”)

   - “Тавыклары җырлай диләр...” (Г. Тукай. “Шүрәле”)

  1. 3 тарихи әсәр исемен ата (“Итил суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар”, “Кубрат хан” һ.б.).
  2. Халкыбызның милли бәйрәме – сабантуйны чагылдырган 3 әсәр исемен ата (“Алмачуар”- Г.Ибраһимов, “Йөзек кашы” – Ф.Хөсни, “Туган ягым – яшел бишек” – Г.Бәширов).

  1. а.б.    Туган тел ул-

Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

  1. а.б.Чираттагы конкурс “Киләчәккә хатлар” дип атала. Һәр команда киләчәк  буыннарга хат юллый. Хөкемдарлар хат эчтәлеген әһәмияте һәм оригиналь жанрда булуыннан чыгып бәяли.
  2. а.б. Ул арада без бергәләп уйнап алырбыз .

“Зәлилә” уены оештырыла. (Егетләр кызлар парлап басалар һәм кулга – кул тотынышып бер рәткә тезеләләр һәм капка барлыкка китерәләр. Парсыз калган уенчы капка каршына баса. Аңа багышлап җыр җырлана һәм ул капка аша үтеп, үзенә ошаган пар сайлый. Парсыз калган уенчы капка каршына килеп баса.)

  1. а.б.    Туган тел ул-

Бар тарихың

Чагыла торган тел ул.

Бүгенгең һәм киләчәгең

Сагында торган тел ул.

Туган тел ул-

Тумышыннан

 Безгә куәт булган тел.

Ызгыш- низаг өчен түгел ,

Иҗат өчен туган тел.

2 а.б.Менә шушы телебез аша бүгенге уйларыбызны киләчәк буыннар ничек күз алдына китерә алыр икән, уенчыларыбыз иҗат иткән хатлар аша хәзер без шуның белән танышып китик.

Хатлар укыла.

1а.б.“Кем тизрәк?” уенын уйнап алабыз. Моның өчен һәр командага да бер үк төрле бирем бирелә. Карточкалардагы җөмләләрнең хатасын табып, дөресләргә.

1 нче уен

 Олы юлдан өч малай һәм яңгыр килә. Икесе ботинкадан, берсе Әтнәдән.

2 а.б. Уенчыларыбыз уйлаган арада, без залдагы укучылар белән дә  бер уен уйнап алыйк

           УЕН

      Малайның исеме ничек?

      Фәридә, Наза, Наилә,Ләйлә бер егет белән танышалар.Үзләренең исемнәрен әйткәч :

  • Синең исемең ничек соң?- дип сорыйлар.
  • Берегезнең исеменең беренче хәрефе, икенчегезнең исеменең икенче хәрефе , өченчегезнең исеменнән өченче хәреф, дүртенчегезнекеннән дүртенче хәрефне кушсагыз, минем исем барлыкка килә ,- дигән егет.

  Егетнең исеме ничек булган?

Егетнең исемен дөрес әйткән сыйныф командасына  1 очко өстәлә.

1 а.б. Ә хәзер уенчыларыбызны тыңлап үтик. Алар биремнәрен ничек чиштеләр икән?

Уенчылар эшләрен укыйлар .

 “Гөлбану” уены уйнала. (Уенчылар түгәрәкләнеп басалар һәм җырлый – җырлый әйләнәләр: Син уртада , без кырыйда,

                    Әйләнәбез, Гөлбану.

                    Син нишләсәң, ни кылансаң,

                    Шуны эшләргә могу.

Уртадагы уенчы хәрәкәт ясый, түгәрәктәгеләр шуны кабатлый. Кабатларга соңга калган уенчы уртага калдырыла)

2 а.б. Сылу да син , инсафлы да,

      Мөлаем син , татар кызы.

      Йөзләреңдә нурлар уйный ,

      Милләтнең горур йолдызы.

1 а.б. Ә егеткә Ходай биргән

      Горурлыкны, тыйнаклыкны.

      Эштә- җитез, ә сүзендә

      Һәрвакытта җыйнаклыкны.

2 а.б.      Сез милләтнең киләчәге,

      Халкыбызның ул- кызлары.

      Сылу, горур, милли рухлы,

      Милләтебез йолдызлары.

1 а.б. Әйе, менә без сезнең чыннан да милләт йолдылары булырлык кызлар- егетләр икәнлегегезне күреп үттек. Безнең авылыбыз күгендә дә йолдызлар кабына, алар берсеннән - берсе якты. Бу якты йолдызларыбыз, киләчәгебезнең ышанычы, таянычы сез, кадерле дуслар. Ләкин бу хакта безгә хөкемдарларыбыз үз фикерләрен белдерер. Сүзне хәзер аларга бирәбез.

Урыннар билгеләнә, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла.

III.Фоторәсемнәрдә мәктәп тормышы

C:\Users\Comp\Desktop\DSC02052[1].JPGC:\Users\Comp\Desktop\очрашу (7).JPGC:\Users\Comp\Desktop\DSCN7427.JPGC:\Users\Comp\Desktop\DSC06451.JPG

C:\Users\Comp\Desktop\IMG_20170222_105726.jpg

C:\Users\Comp\Desktop\документлар фото\P_20160211_093558.jpg

C:\Users\Comp\Desktop\WhatsApp Images\WhatsApp Images\IMG-20161112-WA0011.jpg

C:\Users\Comp\Desktop\WhatsApp Images\WhatsApp Images\IMG-20161111-WA0011.jpg

C:\Users\Comp\Desktop\WhatsApp Images\WhatsApp Images\IMG-20161112-WA0009.jpg

C:\Users\Comp\Desktop\WhatsApp Images\WhatsApp Images\IMG-20161112-WA0007.jpg

C:\Users\Comp\Desktop\WhatsApp Images\WhatsApp Images\IMG-20161112-WA0010.jpg

C:\Users\Comp\Desktop\WhatsApp Images\WhatsApp Images\IMG-20161006-WA0003.jpg

C:\Users\Comp\Desktop\документлар фото\Папка 10 класс\DSCN7426.JPG

C:\Users\Comp\Desktop\документлар фото\Папка 10 класс\SAM_3841.JPG


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Портфолио учителя ИЗО и МХК

Материалы Портфолио за 2009-2010 гг...

Портфолио учителя.

Требования современной школы предполагают наличие у каждого учителя  Портфолио.  Но как – такового единого стандарта нет. Есть перечень того, что должно в нем содержаться. Возможно, это и хо...

Портфолио учителя

Образец портфолио учителя...

портфолио учителя технологии

результаты за 2007-2009 уч. год, данные об учителе, тема учителя,Учебники. Учебно-методическое обеспечение. Результат внеурочной деятельности по преподаваемым предметам ...

Личное портфолио учителя русского языка и литературы

Портфолио учителя русского языка и литературы, учителя высшей категории г.Краснодара Поповой И.В....

Портфолио учителя на конкурс лучших учителей

Портфолио учителя на конкурс лучших учителей...

Выступление на городском методическом объединении учителей физической культуры, организаторов основ безопасности жизнедеятельности Электронное портфолио учителя физической культуры как средство педагогической диагностики...

Выступление на  городском методическом объединении учителей физической культуры, организаторов основ безопасности жизнедеятельности на тему: Электронное портфолио учителя физической кул...