Мастер-класс 2017
материал по теме

Ссылка на видео Мастер-класс 2017 - https://cloud.mail.ru/home/Мастер%20класс%20Талипова%20Н.К..mp4

Ссылка на видео Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность - https://cloud.mail.ru/home/Мой%20край%2C%20моя%20школа%2C%20моя%20профессиональная%20деятельность.mp4

Скачать:


Предварительный просмотр:

Заявка  участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел»

Район (город), регион

Юридический адрес общеобразовательной организации, адрес, телефон

ФИО учителя (полностью), контактный телефон

Информация об учителе (должность, квал.категория, общий стаж работы, стаж работы на последнем рабочем месте)

Ссылка на школьный (личный) сайт, где размещены материалы

Черемшанский муниципальный район

Черемшанский муниципальный район село Черемшан улица Советская дом 46

Талипова Наиля Калимулловна,

тел.8-927-467-40-69

Учитель татарского языка и литературы первая квалификационная категория, общий стаж -16, пед.стаж – 16,

на последнем рабочем месте- 6 лет.  

http://nsportal.ru/talipova-nailya-kalimullovna 


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадет мәктәп-интернаты» дәүләт  бюджет гомуми белем учреждениесе («Чирмешән кадет мәктәп-интернаты» ДБГБУ)«Советлар Союзы

 “Туган якны өйрәнү”

(6-7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)

Авторы:  Талипова Наилә Кәлимулла кызы

«Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге  

Чирмешән кадет мәктәп - интернаты» дәүләт бюджет

гомуми белем учреждениесенең 1 квалификацион

                                                                    категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                             

Эчтәлек

  1.      Аңлатма язуы

           1. Максат һәм бурычлар.

                2. Программаны тормышка ашыру шартлары

                3. Көтелгән  нәтиҗәләр

  4. Белем һәм күнекмәләрне бәяләү формалары

  1. Программаның тематик бүленеше

  1. Программаның  эчтәлеге

     IV. Өстәмә белем бирү программасының  методик яктан тәэмин ителеше

     

     V. Куллану өчен әдәбият

I бүлек.

Аңлатма язуы

      Ватан –кешеләрнең хөрмәте һәм һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр...Шуның өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз,Ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер. 

                                                                                                           Риза Фәхретдин

                                                                                                                                                             

        Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз.Ә  ул үз чиратында , туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.

Тәрбия эшендә Ватан темасы үлемсез. Ватан - кешенең изге туган җире. ”Ватан - кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире” дип аңлатма бирелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Ә Ватанын сөючене без патриот дибез. Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык эшенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотлык - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте , казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.

     Туган якны яратырга өйрәтү,  туган якка мәхәббәт тәрбияләү- патриотик тәрбия бирүнең беренче адымы.  Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе  тормышта зур роль уйный. Укучыларны җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр - Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү  патриотизм тәрбияләү өчен мөһим шарт булып тора. Бишек җырларыннан, ана теленнән башлап, балаларыбыз әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш - әти-әнисен, дусларын, үзе уйнап үскән яшел чирәмле урамын, өен, кичке шәфәкъ балкышын, туган якларын калдырып киткән торна тавышларын, яңа чабылган үлән исен ...Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең  патриоты була ала.Үзенең кече Ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә  һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк һәм һәр кеше язмышы өчен үзендә җаваплылык тояр.

        Патриотик тәрбия бирүнең икенче адымы-туган як тарихын өйрәнү.Туган як тарихы ул - шунда яшәгән кешеләр тарихы. Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә.        Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли.Без үсеп килүче буынга үзенең әтисе, гаиләсе, бабалары эшләрен дәвам итүче икәнен, аның тормышы, нәселе дәүләтнең һәм, ниһаять, илнең бер кисәге икәнен аңлатырга тиешбез .                                                            

        Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен  кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала.  

        Патриотик тәрбия бирүдә тагын мөһим чараларның берсе -музейлардагы хәзинәне - тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын , бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы кыйммәтле материалларны куллану.Укучыларда туган илгә мәхәббәт,  халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия. Музейлар шулай ук туган якның , туган авылның , туган мәктәпнең тарихын өйрәнү, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә.

Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару гаять тә отышлы. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып , Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы соң?  Сугыш һәм  тыл  ветраннары белән очрашулар , ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм күрсәтү- һәрберсе дә укучылар күңелендә өлкән буынга хөрмәт тәрбияли. Музейга кергән һәр бала ветераннарга багышланган стенд, альбом, экспонатларны күрә,бигрәк тә кече яшьтәгеләр ныграк кызыксына, күп сораулар яудыралар.Алар моннан илебез азатлыгы өчен көрәшкән кешеләрнең исемнәре алдагы буыннарга җитәчәген аңлап чыга.

     Музейда үткәрелгән очрашулар, экскурсия, дәресләр , туган якка кагылышлы җирле материалларны өйрәтү аша балалар күңеленә патриотизм орлыклары салына. Мәктәптә үткәрелгән әдәби кичәләр - укучыларга чын-чынлап илһам чыганагы.Балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү,тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру кебек  максатларга ирешү өчен музей материаллары - чиксез бай хәзинә.

Туган як тарихын өйрәнү халыкның иҗади көчен, гореф-гадәтләрен һәм игелекле традицияләрен тулысынча өйрәнүне күздә тота.Укучы үзе яши торган төбәкнең традицияләрен, халкын, тарихын, мәдәниятен, табигатен, аның үзенчәлекләрен аеруча яхшы белергә тиеш.

Тарихны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый.Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына , үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.

Электив курс түбәндәге максаттан чыгып оештырыла:

Балаларда туган як, башка халыкларның тарихын, мәдәниятын өйрәтү аша толерантлык һәм  патриотлык хисләре булдыру.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:

а) туган як тарихын өйрәнү аша балаларның кызыксынуларын һәм ихтыяҗларын реализацияләргә;

б) балаларның фәнн и – тикшеренү эшләрен оештыруда уңышлы формаларны табарга;

в) балаларның иҗади үсешенә, гражданнар булып җитешүләренә, һөнәри кызыксынуларын формалаштыруда туган якны өйрәнү эшчәнлеге ярдәмендә оптималь мөмкинлекләр тудырырга.

2. Үстерелешле:

а) уйлау процессын үстерү;

б) иҗади, танып – белү активлыгын үстерү;

в) анализ – синтез, йомгаклау,классификацияләү, фикерләүләрен үстерү.

3. Тәрбияви:

а) үзара аңлашып яшәү,толерантлык хисләре тәрбияләү;

б) үз халкының рухи кыйммәтләрен торгызу.

в) балаларга үзләренең нәсел тамырларына, үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту.

     Өстәмә белем бирү буенча бу программа  5 -  8 нче класс укучылары өчен атнага  2 тапкыр  112  сәгатькә, өч  уку елына  төзелгән.Ул түбәндәге бүлекләрдән тора:

“Мин һәм минем гаиләм”

“Туган авылым - Чирмешәнем”

 Чирмешәннең горурлыгы, байлыгы -   кешеләре”

 “Татарстан – минем республикам”    

 

     Һәр теманы өйрәнгәннән соң интеллектуаль уен, иҗади эш яки экскурсия планлаш-тырыла. Электив курсның  актуальлеге – укучыларда туган як тарихы, мәдәнияте,әдәбият - сәнгате буенча белемнәр формалаштыру кирәклеге һәм куелган максат, бурычлардан чыгып билгеләнә.

III бүлек

Эчтәлек

Электив курста туган як әдәбияты һәм тарихы белән кызыксынган балалар шө-гыльләнә. Программа үзенең эчтәлеге белән төбәк тарихын  үткәннән алып бүген-гесенә кадәр  үз эченә ала.Туган як тарихын өйрәнү юллары һәм методлары төрле : семинар, экскурсия, очрашулар, төрле уеннар, эзләнү –тикшеренү эшләре һ.б. Аларны үткәрү укучының яшеннән, әзерлек дәрәҗәсеннән, түгәрәк занятиеләренең мак-сатыннан тора.Бигрәк тә экскурсияләр укучыларда зур кызыксыну уята. Укучылар-ның түгәрәк белән кызыксынулары артсын өчен, укытучы үткәрү формаларын чи-ратлаштырып барырга тиеш. Балалар мөстәкыйль рәвештә документаль  чыганак-ларны өйрәнеп, тикшеренү эшләре алып барырга омтылалар. Тикшеренү эшләре укытучы җитәкчелегендә алып барыла.  Эшне оештырган укытучы үзе дә, беренче-дән, төбәк тарихы буенча төп чыганакларны белергә тиеш. Икенчедән, үзе дә тикшеренү эше белән шөгыльләнергә, укучының эше белән кызыксынырга , өченчедән, туган як әдәбиятын, тарихын өйрәнү буенча класстан тыш  эшләрдә оештыручы бу-лырга тиеш.

  Укучыларны бигрәк тә үзләренең күңелләренә якын булган, танышлары, якыннары катнашкан вакыйгалар, авылның барлыкка килүе  кызыксындыра. Шуңа да шөгыльләрдә тарихи вакыйга турында сөйләгәндә , бу вакыйганың безнең җирлеккә, авыл кешеләренә  нинди мөнәсәбәте  булуын  аңлату кирәк.

           

 I бүлек.Мин һәм минем гаиләм (16 сәгать) 

  1. Беренче бүлектә темалар “Мин һәм минем гаиләм” исмеме астында тупланган. Беренче дәрестә түгәрәккә йөрүчеләр урамда, музейларда, урам аша чыкканда, кешеләр арасында һәм башка урыннарда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре, техника куркынычсызлыгы белән танышалар. Кирәкле докумендларны тутыралар.  Әдәби туган як” түгәрәгендә техника куркынычсызлыгы  һәм үз – үзеңне тоту кагыйдәләре. Үз нәселеңне беләсеңме? Гаилә тарихын өйрәнү. Оештыру эшләренә багышланган кереш дәрес. Үз – үзеңне тоту кагыйдәләре. Киңәшләр. Укучыларга эшчәнлекнең юнәлешен, максатын, эшчәнлек төрләрен аңлату. Тест биремнәрен үтәү.

Бу юнәлешне мин гаилә тарихын өйрәнү, гаилә бәйрәмнәре, рус һәм татар гаиләләре, шәҗәрә, аны төзү, өйрәнү, дини бәйрәмнәр, ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр кебек эшләр аша да алып барам.

 2. Нәселем шәҗәрәсе.

Шәҗәрә турында аңлатма.Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөһим чыганак булуы. Шәҗәрә төзү үрнәкләре.Нәселнең географиясе, нәсел башлыгын эзләп табу. Гаиләдә электән сакланган хатларны туплау, хатлардагы мәгълүматларны файдалану. Нәселнең шөгыльләрен, һөнәрлә-рен өйрәнү.Укымышлы һәм озын гомерле кешеләре турында мәгълүмат җыю. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау. Һәр буынга сыйфатлама-характеристика язу -“Минем шәҗәрәм”. Шәҗәрәдә - гаиләм тарихы”- дәрес-конференция. Нәсел агачын төзү үрнәкләре. Шәҗәрә турында берничә сүз. Татар халкы бик борынгы заманнардан ук нәсел-ыру тарихын язуга зур әһәмият биргән. Шәҗәрә аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларын төшенгәннәр. Шәҗәрәне белү аларда туган илгә, җиргә, телгә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләүгә, туганнар, күрше-күләннәргә карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген кисәтеп торган. Укучылар тарафыннан төзелгән шәҗәрәләр белән бәйгеләрдә катнашабыз, балалар алдында чыгыш ясыйбыз. Бу -  тарихын өйрәнүгә кызыксыну уята. Нәселендәге үзенчәлекле шәхесләрне барлау - буыннар арасындагы мөнәсәбәтне  ныгыта. Бүгенге интернет, телевидение заманында туганнар, гаиләдәге кешеләр аралашуы юк дәрәҗәгә төште. Гаиләдәге традицияләрне, күренекле шәхесләрне барлаганда, гаиләләренә бүтән күзлектән карыйлар.  Гаиләләрен яратырга өйрәнәләр.

             II. Туган авылым  -  Чирмешәнем. (60 сәгать)

  1. Икенче бүлек туган авылым – Чирмешәнем дип атала.      Авылым тарихы. Авыл исемнәре. Аларның килеп чыгышы.

Авылга нигез салыну. Авыл исеменең килеп чыгышы. Авыл өлкәннәреннән хикәятләр, риваятьләр тыңлау, әби – бабайлар белән аралашу. Авыл тарихына багышланган китапларны, газета материалларын барлау. Бу бүлектә туган якның  тарихын, табигатен, халкын өйрәнү аша кешелеклек һәм зәвыклылык тәрбияләү бурычын куям. Балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә, халкына, тарихына, туган ягына мәхәббәт уяту, рухи яктан бай ,физик яктан камил шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы проблемаларның берсе булып тора.  Төрле тарихи истәлекләрне өйрәнеп, мин туган авыл турында шактый материал туплап, өйрәнеп,   үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт һәм ышаныч белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, бөек халкыбыз, үткән олы тарихыбыз белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә тиешбез.   Туган якның бай тарихы турында күбрәк белү, башкаларга да җиткерү.

2.Авылның мәйданы, географик урыны, халкы, сулыклары, истәлекле урыннары, атамалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышу. Ономастика, антропонимика, топонимика фәннәре белән танышу. Китапханәдә, архивта эшләргә өйрәнү. Төрле вакыйгаларны белүчеләр белән очрашу. Газета материалларын барлау .   Кеше дөньяга килгәннән соң табигать белән аралаша, аның тормышы табигать белән үрелеп, берсен-берсе тулыландырып тора. Кешенең исеме булган кебек, тирә-як табигатьнең дә үз исемнәре булган.  Табигать атамалары, авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлыклы үткәнне чагылдыра. Бер атама да юкка гына бирелмәгән, исем кую өчен берәр сәбәп ята. Безнең  Чирмешән районының  шушы  исем  белән аталуының кызыклы тарихы бар. Һәр зыялы кеше үз районының тарихын белергә тиеш.              

.

3.Авыл кешеләренең культурасы, гореф-гадәтләре. Бәет, җырлар чыгаручы кешеләр белән очрашу. “Умырзая”, “Ветераннар” хорлары башкарган җырлар белән танышу. Безнең якка гына хас булган биюле җырлар өйрәнү. Авылыбыздан чыккан күренекле һәм талантлы якташларыбызның күркәм эшләре белән таныштыру. 

  1. Авыл һөнәрчеләре һәм һөнәрләре турында мәгълүмат җыю, кул эшләреннән күргәзмә әзерләү,видеотасмага төшерү. Колхоз һәм башка оешмаларның тарихы. Хезмәт кешеләренең тормышын өйрәнү, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар үткәрү.
  2. Авылым кешеләре Бөек Ватан сугышында. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары турында материаллар туплау, өйләрендә булу. Фәнни-тикшеренү эшләре башкару. Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар белән очрашу, алар турында стенд эшләү.  Мәктәп , мәдрәсәләр тарихын өйрәнү, анда укыган кешеләрнең балаларын табу, ветеран укытучылар, чыгарылыш укучылары белән очрашулар үткәрү, мәктәп тарихын язу күздә тотыла. Мәктәп музеена экскурсия. Төбәгебездәге  күренекле кешеләрнең тормышларын өйрәнү,  кылган гамәлләрен хөрмәтләү, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләү. Истәлекле урыннарга сәяхәт.Чишмәләр,су буйларын күзәтү. Тарихи – экологик сукмак буйлап сәяхәт.

           

 III. “ Чирмешәннең горурлыгы, байлыгы -   кешеләре” (76 сәгать).

 Өченче бүлектә Чирмешән районында туып – үскән танылган шәхесләр, районның истәлекле урыннары, районның ономастикасы, анропонимиясе, топономиясе белән танышу.  Чирмешән районы тарихы битләреннән. 

  1. Районнар кешеләр кебек. Аларның һәркайсының үзләренең язмышы, үзләренең тарихы, үзләренә генә хас сыйфатлары бар. Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Районыбызның үткән   тарихын, табигатенең һәр почмагының матур атамалары килеп чыгышын, авылыбызның бүгенге көнен, андагы үзгәрешләрне тикшерүне, туган төбәгебез турында материалларны өйрәнәбез. Төбәк ономастикасы һәм аның кайбер тармаклары турында тарихи мәгълүматлар бирү төбәгебез тарихы турында тагын да күбрәк материаллар туплау

Районыбыз тарихы, мәйданы, авыллары, географик урыны, халкы, геройлары, күренекле кешеләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында мәгълүмат бирү. ”Чирмешән”,  ”Чирмешән тамчылары” китаплары белән танышу. Райондагы предприятиеләр турында әңгәмә.

  1. Данлыклы райондашларыбыз: 

Советлар Союзы Герое И.Н.Конев,

Советлар Союзы Герое А.В. Сухомлинский тормыш юллары , батырлыкалары белән танышу.

  1. Районнан чыккан күренекле артистлар, язучылар, шагыйрьләр, аларның иҗаты белән танышу

ТНВ” каналы дикторы И.Кыямов,

 Татарстанның халык артисты И.Биктаһиров,

  Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов    тормыш юллары һәм иҗатлары белән танышу.

  1. Район үзәгендәге Җиңү паркына, ”Безнең Чирмешән” газета-сы редакциясенә, районның Туган як музеена, Мемореаль музейга,  Боз сараена экскурсия.

 Әдәби – музыкаль кичә “Шушы яктан, шушы туфрактан без...”, “Якташларым белән горурланам” кичәсе :

       

              IV. Татарстан-минем республикам (54 сәгать).

Дүртенче бүлек Татарстан-минем республикам дип атала.

      ТР тарихы, географик урыны, символикасы, табигате, күренекле шәхесләре , шәһәрләре. Казан-чал тарихлы башкала. Алабуга-чор -дәверләр капкасы. Казан шәһәренә  багышланган “Йолдызлы сәгать”уены үткәрү. Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсияләр. Күренекле шәхесләре турында әңгәмә .”Татарстан һәм татар халкы тарихы” конкурсында катнашу.”Тамчы-шоу”уены. Бу авторлык прогаммасы укучыларга туган төбәкнең тарихы , мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында  тирәнрәк  аңларга, төрле формадагы эзләнү эшләренә -гади язмадан башлап, фәнни-тикшеренү эшләренә кадәр - өйрәнергә мөмкинлек бирә. Программа буенча эшчәнлек нәтиҗәләре укучылар тарафыннан  иҗади эшләр, реферат, фәнни-тикшеренү эшләре, презентацияләр һ.б. формасында тәкъдим ителә.

II бүлек

Электив курсның тематик бүленеше

Тема

Сәгать саны

Тео-

ретик

Прак-

тик

1 нче бүлек

Мин һәм минем гаиләм

36

12

24

1

“Әдәби туган як” түгәрә-гендә техника куркыныч-сызлыгы  һәм үз – үзеңне тоту кагыйдәләре.

 Үз нәселеңне беләсеңме?-гаилә тарихын өйрәнү (Әңгәмә, эзләнү)

6

3

3

2

Нәселем шәҗәрәсе

10

4

6

3

Нәселемнең укымышлы кешеләре. Нәселемнең озын гомерле кешеләре (Эзләнү эше)

6

0

6

4

Нәселем традицияләре (Төркемнәрдә эш)

6

0

6

5

“Шәҗәрәдә гаиләм тарихы” (Дәрес-конференция)

6

0

6

6

Нәсел агачын төзү үрнәкләре

2

0

2

2 нче бүлек

Туган авылым - Чирмешәнем

162

43

119

1

Авылым тарихы

14

6

8

2

Авылымның исеме каян килеп чыккан? (Эзләнү эше)

6

0

6

3

Авылымдагы географик атамалар һәм аларның тарихы (Өлкән кешеләр белән очрашып язып алу, китаплар, музей белән эшләү)

16

6

10

4

Авылым кешеләренең культурасы һәм көнкүреше(җырлар,

бәетләр). (“Умырзая” , ансамле, “Ветераннар” хоры башкарган җырлар белән танышу).

20

6

14

5

Авылым һөнәрләре һәм һөнәрчеләре . Музейга экскурсия

12

0

12

6

Колхоз тарихы .

Музейга экскурсия

2

1

1

7

Авылым кешеләре Бөек Ватан сугышында (Ветераннар белән очрашу, өйләрендә булу)

22

6

18

8

Сугыш чоры балалары (Эзләнү эше,очрашулар)

16

     6

10

9

Алар Ватан алдындагы бурычны үтәделәр (Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар  белән очрашу,стенд төзү)

6

0

6

10

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Күренекле кешеләр белән   очрашу үткәрү.Видео дәрес тә булырга мөмкин.

12

0

12

11

Авылымның тарихи урыннары. Чишмәләр, су буйларын күзәтү.Экскурсия.

12

6

6

12

Тарихи – экологик сукмак буйлап  экскурсия:

-“Вал”

-“Титов һәйкәле”

- “ Батырлар аллеясы”

12

6

6

13

Эзләнү – тикшеренү эшләре

6

0

6

14

Район, республика конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау

6

0

6

3 нче бүлек

“Чирмешәннең горурлыгы, байлыгы -   кешеләре”

106

46

60

1

Чирмешән районы тарихы битләреннән.

“Чирмешән тамчылары”,  “Чирмешән” китаплары белән танышу

20

10

10

2

Данлыклы райондаш-ларыбыз. Телдән журнал.

12

6

6

3

Юбилейлар елы

Геройлар аллеясы турында..

12

6

       6

4

Чирмешән сәхнә йолдызлары – күренекле артистлар, җырчылар.

20

20

5

Туган ягым  шагыйрьләре һәм язучылары, рәссамнары

20

10

10

6

Данлы Чирмешәнгә – 85 ел...

Районның Туган як музеена, Батырлар аллеясына, Боз сараена экскурсия.

6

6

0

7

Әдәби – музыкаль кичә “Шушы яктан, шушы туфрактан без”

6

2

4

8

Эзләнү – тикшеренү эшләре

Район, республика  конкурс-бәйгеләрендә катнашу өчен материаллар туплау

10

6

6

4 нче бүлек.

Татарстан – минем республикам

32

30

2

1

ТР тарихы

6

6

0

2

Татарстанның символикасы

2

2

0

3

ТР географик урыны

2

2

0

4

Татарстанның табигате

2

2

0

5

ТР шәһәрләре

Республика шәһәрләре белән таныштыру.Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсия ясау.

6

6

0

6

Казан-чал тарихлы башкала.

2

2

0

7

Алабуга-чор -дәверләр капкасы.

2

2

8

“Газиз дә син, кадерле дә, әй Туган җирем!”- “Тамчы-шоу” уены

4

2

2

9

Эзләнү – тикшеренү эшләре Район, республика конкурс-бәйгеләрен-дә катнашу өчен мате-риаллар туплау

6

6

0

ГОМУМИ

336

131

205

Көтелгән нәтиҗәләр:

     “Әдәби туган як” өйрәнү түгәрәгендә  шөгыльләнгән бала:

-үз гаиләсе тарихына хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерә;

-мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый,

-материал җыя, гомумиләштерә,

-эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый;

- уеннар вакытында өйрәнгән материалны ныгыта;

-туган як әдәбияты,  тарихы буенча белемнәрен арттыра;

-фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә;

- төрле бәйгеләрдә, конкурсларда чыгыш ясарга өйрәнә;

- үз – үзендә патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли;

- туган төбәгенең тарихына, әдәбиятына, сәнгатенә  бәйле  күренекле шәхесләре белән горурлана.

Белем һәм күнекмәләрне бәяләү формалары

Темалар

Белем һәм күнекмәләр

Контроль төре

1.

“Мин

һәм минем гаиләм”

  Үзләренең нәсел тамырлары, үз гаиләләренең үткәне белән кы-зыксынып, гаилә тарихын белү. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау.

Нәсел шәҗәрәсен төзи белү.

“Шәҗәрәдә – гаи-ләм тарихы”- дә-рес-конференция.

Нәсел агачын төзү-гә конкурс.

2.

“Туган авылым - Чирмешәнем”

   Авылның исеме, риваятьләре, мәйданы, географик урыны, хал-кы, сулыклары, истәлекле урын-нары, атамалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы; авыл кеше-ләренең культурасы, гореф-гадәт-ләрен; Бөек Ватан сугышы елла-рында безнең авылдашлар, Әф-ганстанда хәрби хезмәттә булу-чылар турында белү. Төбәге-бездәге  күренекле кешеләрнең тормышларын белеп, аларның кылган гамәлләрен хөрмәтләү, үзләрен шулар үрнәгендә тәрбия-ләү күнекмәсе булдыру.

Викторина “Син туган авылыңны беләсеңме?”

Проект яклау “Тарихи – экологик сукмак буйлап...”

3.

“Чирмешәннең горурлыгы, байлыгы -   кешеләре”

      Районыбыз тарихы, мәйданы, авыллары, географик урыны, хал-кы, геройлары, күренекле кеше-ләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы;  районнан чыккан күре-некле артистлар, язучылар, ша-гыйрьләр, аларның иҗаты ту-рында белү. Районның күренекле урыннарын  истә калдыру.

 Рефератлар.

Сочинение һәм шигырьләр язуга конкурс. Фәнни – эзләнү эшләрен оештыру, катнашу.

4.

“Татарстан – минем республикам”

   ТР тарихы, географик урыны, символикасы, табигате, күренек-ле шәхесләре, шәһәрләрен белү. Тарихи шәһәрләр: Казан һәм Ала-буга, Татарстанның  күренекле шәхесләре турында мәгълүматлы булу

”Татарстан һәм та-тар халкы тарихы” буенча конкурс.

Тест - викторина

V бүлек

     Куллану өчен әдәбият исемлеге:

1. Краеведение в школе. – Педагогическая энциклопедия, т.2.М., Советская энциклопедия,1965, с. 518-520.

2. Краеведческая программа. “Литературное краеведение”, составлена С.С.Кулаковой.

3. В.Е.Туманов. Школьный музей-хранитель народной памяти.М., 2006.

4. Экология һәм табигатьтән файдалану. – 3 нче чыгарылыш. – Казан: Татполиграф, 1997. – 378 б.

5. А.С.Тайсин. Татарстан Республикасы географиясе. Гомуми урта белем мәктәбенең 8-9 класслары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел. – 230 б.

6. Большая Советская Энциклопедия. – третье издание. – Москва: Издательство “Советская энциклопедия”, 1972. – стр. 606

7. Книга памяти о советских воинах, погибших в Афганистане.-т-2, Москва, Военное издательство, 1999

8. “Мәйдан “журналы

9.”Мәгариф”журналлары

10. Музей материаллары.

11.Протащук И.Ю.Гаилә елъязмалары.Казан -2009.

12.Татарстан тарихы.Төп мәктәп өчен уку әсбабы.-Казан.-ТаРИХ, 2001

13.Хәтер.Татарстан Республикасы, Казан, Хәтер китабы нәшр.,1996.

14. Красная книга Республики Татарстан. – К., 1995.

IV бүлек

Өстәмә белем бирү программасының  методик яктан тәэмин ителеше

1.   2004 - 2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы //Мәгариф. – 2005. - №1. – Б. 38.

2. Татар  мәктәпләрендә татар балаларына татар теле һәм әдәбияты укыту программалары. – Мәгариф, 2010.    

3. “Мәгариф”журналлары

4. Краеведческая программа. “Литературное краеведение”, составлена С.С.Кула-ковой.

5. Интернет- ресурслар: “Открытый класс”, “Белем ru.” Һ.б сайтлар.

6. Аудиокассеталар: “Җидегән йолдыз. Флера Гыйззәтуллина”; “Марсель Галиев шигырьләренә язылган җырлар”;  “Татар  халык әкиятләре” һ.б.

7. Аудио һәм DVD  дисклар: “Татар җырлары. 1500 караоке ”, “Классик әдәбияты-быз үрнәкләре”, “Шигърият бакчасында. Татар халык авыз иҗатыннан үрнәкләр”һ.б.



Предварительный просмотр:

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә:

Җаваплы укытучы: Талипова Наилә Кәлимулла

Егет. Исәнмесез, кадерле дуслар, әтиләр, бабайлар, абыйлар! Без бүген 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык.

Кыз. Кемнәр уйнарга ярата,

         Кемнәр өлгер һәм җитез.

         Үзара көч сынашырга

         Кемнәр тели, әйтегез?

Егет. Хәрәкәттә бәрәкәт

          Икәнен онытмагыз.

          Бер урында тик торудан

          Тимер күк тутыкмагыз.  

Кыз. Бүгенге кичәбез уен – бәйге рәвешендә барачак.  Әтиләр 3 командага бүленә. Сезнең кулларыгызда геометрик фигуралар:  өчпочмак, түгәрәк һәм квадратлар. Шулар буенча үз командагазны табарсыз.

Егет. Һәр командага исем уйларга кирәк. Ә исемне хәрефләрдән җыйнарга кирәк.

(“Батырлык”, “Горурлык” , “Бөркетләр”)

Кыз.  Ә хәзер һәр командага үз эмблемасын булдырырга кирәк.

      Концерт номеры. .....

Егет.  “ Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” – диләр.  Сезгә түбәндәге эшләрне бүлешергә кирәк була:

  • гер күтәрү (1 кеше)
  • төз ату (1 кеше)
  • винтовка сүтеп җыю (1 кеше)
  • төймә тагу (1 кеше)
  • бала төрү (1 кеше)

Концерт номеры. .....        

Кыз. Алдагы бәйге “Кем күбрәк?” дип атала. “Гөл” һәм “Ай” иҗекләреннән башланган хатын – кыз исемнәрен кайсы команда күбрәк яза? (Вакытка)  (Нәтиҗәне жюри чыгара)

         Концерт номеры. .....

Егет. Ә хәзер балачакның күңелле мизгелләрен искә төшереп үтәбез. Менә бу кәгазьләрдән самолетлар ясарга кирәк.

  • Самолетларны очыртырга һәм кыршау эченә кертергә кирәк. Ничә самолет кыршау эченә керә?

Концерт номеры. .....

 Егет. Безнең укучылар бик матур концерт номерлары әзерләгәннәр. Әтиләр дә үзләренең җыр – биюгә осталыкларын күрсәтеп китсеннәр әле.  Чираттагы бәйгедә һәр команда бер концерт номеры әзерли. Алар әзерләнгәндә концерт номеры. .....

Кыз.  Соңгы бәйгебез – Командалар арасында аркан тартышу.

Егет.  Сүзне жюрига бирәбез.

Кыз. Хөрмәтле әтиләр, бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Һәрвакыт сәламәт булыгыз.

Егет. Бәйрәмдә катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт. Бәйрәмебез чәй табыны янында дәвам итә.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы.  Халык монлы ул…

5нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Дәреснең максатлары:

     а) татар халык җырларының эчтәлеге, төзелеше, үзенчәлеге турында аңлату, җырның       мәгънәсенә төшенергә өйрәтү;

     б) укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

      в) укучыларның милли үзаңын үстерү, халык авыз иҗатына хөрмәт уяту.

Эш төре: анализ.

    Әлеге дәрес тематик бүленеш буенча 3нче дәрес. Укучылар хис, хиснең дәрәҗәсе турында мәгълүматлы, бу дәрестә хиснең сәбәбен һәм юану өлешләрен ачыкларга өйрәнүләре, хиснең өч өлешен аңлаулары, җырга тулы анализ ясый алулары сорала.

Кулланылган җиһаз:

  1. плакатлар: а) “... халык җырлары- халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”.(Г.Тукай)

б) “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”.(Г.Тукай)

  2) магнитофон, аудиокассеталар: “Өнсә авылы көе”, “Күн авылы көе”, “Нигә яна йөрәгем?”җыры.

   3) “Энҗе чәчтем- энҗе җыям. Татар халык җырлары” китабы.Казан, “Мәгариф”,2001.

Сыйныф дүртәр кешелек төркемнәргә бүленә, төркемнең җитәкчесе сайлана, дәрескә кадәр ул өй эшләрен тикшерә, кем чыгыш ясарга тиешлеген билгели,укытучы белән килештерә.

                                   

                               Дәрес барышы:

Уңай-психологик климат булдыру. Халык җырыннан өзек тыңлау. (“Өнсә авылы көе”)     -Укучылар, Г. Тукайның халык һәм халык авыз иҗаты, бигрәк тә халык җырлары турында әйткән фикерләрен укып китик әле. “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” дигән бөек шагыйребез Г.Тукай. Ә халык җырларын “халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе” дип атый. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнгәндә, без сезнең белән моңа ышандык инде.                                                                                                                          

-Нинди халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәндек? (Әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр, җырлар).

-Үткән дәрестә нинди әсәрләр белән таныштык? (Җырлар. Дүртьюллыклар).

 I.1) Өй эшләрен тикшерү.

-Ә хәзер, әйдәгез, өй эшләребез белән иптәшләребезне таныштырып узыйк.

А. Беренче бирем теләк буенча, ягъни иҗади бирем иде. Кемнәр эшләде икән? (һәр төркем иң яхшы дигән бер эшен тәкъдим итә: халык авыз иҗаты турында хикәя язарга, цитаталар эзләргә, җыр турында мәкальләр ятлап килергә бирелгән иде)

Б. 2нче бирем буенча укучылар дәреслектәге халык җырларыннан хис дәрәҗәсен белдергән бер строфага анализ ясау өстендә эшләргә тиеш иде.(Төркем җитәкчесе билгеләве буенча берәр укучының җавабы тыңлана, өстәмәләр кертелә)

В. Мәҗбүри характердагы эш буларак, дәреслектә бирелгән сорауларга җавап әзерләргә бирелгән иде, җавапларны тыңлап китәбез.

-Кеше кайчан җырлый?

-Нинди җырларга дүртьюллыклар диләр?

-Җыр нинди вазифа үти?

-Г.Тукай халык җырлары турында ни дигән?

Белемнәрне тигезләү.

- Бүгенге дәрестә кирәк булачак кайбер төшенчәләрне кабатлап китик.

Тактада: бәя, чагыштыру, хис, дәрәҗә сүзләре.

-Без әйбергә ничек бәя бирәбез? (Әйбергә бәя бирү өчен, аны башка нәрсә белән чагыштырып карарга кирәк).

-Чагыштыру аша без нәрсәгә ирешә алабыз? (Чагыштыру юлы белән бер нәрсәне ике итеп була. Чагыштыру аша бәләкәй нәрсәне тагын да бәләкәй, зурны тагын да зур итеп була).

-Нәрсә ул хис? (Хис ул- чынбарлык. Хис турында берәү дә тулысынча әйтеп бирә алмый. Хиснең зуры да, кечкенәсе дә, даимие дә, вакытлычасы да була!).

-Дәрәҗә дип нәрсәгә әйтәбез? (Хиснең төрле зурлыкта булуына хис дәрәҗәсе диләр).

Уку мәсьәләсен кую.

Хиснең башы да, ахыры да була. Икенче төрле әйткәндә, ул юктан бар була алмый. Димәк, һәр хиснең нәрсәсе булырга тиеш? (Сәбәбе)

- Шулай икән, бүгенге дәрестә халык җырларын өйрәнгәндә, без хиснең сәбәбен ачыкларга тырышырбыз. Хиснең сәбәбен, ягъни эчтәлеген табу ул- җырның эчтәлеген табу дигән сүз. Ә эчтәлекне җырның төзелешен ачыклап кына табып була. Сез ничек уйлыйсыз, җырны ни өчен җырлыйлар? ( Үз күңелеңне юату өчен).

-Димәк, без дүртьюллыкларда хиснең бу өлешен дә табарга тиеш булабыз.

Үзбәя. ( Ә хәзер дәресебезнең беренче өлеше өчен үзегезгә бәя куегыз: “5”- аңладым һәм аңлатып та бирә алам, “4”- аңладым, ләкин аңлатып бирергә кыенсынам, “3”- аңладым кебек, ләкин дәреслексез сөйли алмыйм)

II. Уку мәсьәләсен чишү.

-Дәреслек белән эш. Текстны уку.

-Ә хәзер Алия без бүген өйрәнәчәк “Аерылу турында дүртьюллыклар”ны “Күн авылы” көенә җырлап күрсәтер. Җырларның көенә дә, сүзләренә дә игътибарлы булыгыз. Җыр бит ул көйгә салынган шигьри әсәр. (Җыр тыңлау).

Карточкалар белән төркемнәрдә эш.

1нче эш: Һәр группа 2 шәр строфаны анализлый, түбәндәге сорауларга җавап бирә. (1нче карточка).

Сораулар:

  1. Дүртьюллыкларны икешәр өлешкә бүләргә.
  2. Беренче өлеш нәрсә турында? Икенче өлеш нәрсә турында?
  3. Кайсысы төп өлеш? Ни өчен?
  4. Ярдәмче өлеш нинди эчтәлек өсти? (Җавапларны тыңлау, өстәмәләр кертү).

Үзбәя.

    2нче эш:                “Алма бакча, челтәр капка

                                      ачыла ике якка.

                                     Аккош балалары кебек

                                      Икебез ике якта”.

Шушы строфадагы чагыштыруларны табу.

Сораулар: 1) Бәя чагыштыруда табыла. Чагыштыруларны табыгыз.

   2) Ни өчен җырлаучы үзләрен аккош балалары белән чагыштыра?

3) Алма бакча, челтәрле капка нинди мәгънә өсти? Капка нәрсәне аңлата? Аның  сыйфаты?

( Җавапларны тыңлау, өстәмәләр кертү).

Үзбәя.

Физкультминут.

3нче эш. Һәр төркем берәр строфадагы чагыштыруларны таба (2,3.5,6 строфалар).

Сораулар:

     1нче карточка: а) Якты йолдызның мәгънәсе нидә? б) Сагынган кеше нигә айга карый?

     2нче карточка:  а) Сынган гөлнең мәгънәсе нидә? б) Ни өчен үзен сынган гөлгә охшата?

     3нче карточка:  а) Өзелгән алмалар нинди мәгънә өсти? б) Алманы ни өчен җепкә тезәләр?

      4нче карточка: Ни өчен аккошның берсе югалды ди? б) Аерылган аккошлар нинди мәгънә өсти?

    ( Җаваплар тыңлана, өстәмәләр кертелә).

Үзбәя.

Нәтиҗә. – Бу биремнәрдә без нәрсәләр эшләдек? ( Өлешләргә бүлдек, төп һәм ярдәмче өлешләрне таптык, чагыштыруларны таптык, аларның ролен билгеләдек).

     Ярдәмче өлеш ни өчен кирәк икән? ( Ярдәмче өлеш төп өлешкә өстәмә эчтәлек өсти)

  • Бу дүртьюллыкларда җырлаучы хисенең кайсы өлеше, ни өчен? ( Сәбәбе, чөнки җырчы хисенең нидән барлыкка килүен әйтте).

Үзбәя.

Алдагы дүртюллыкларга күчәбез. (Бу дүртьюллыклар хиснең юану өлешенә карый).

4нче эш. Һәр төркем берәр строфаны анализлый.

 Сораулар: 1) Өлешләргә бүлегез.

                    2) Беренче өлеш нәрсә турында? Икенче өлеш?

                     3) Һәр өлешне исемләгез.

                     4) Ярдәмче өлеш нинди эчтәлек өсти?

                    5) Җырлаучы кеше нишләргә тырыша?

( Җавапларны тыңлау, нәтиҗә).

Үзбәя.

Нәтиҗә:

-Димәк, җырлаучы җырны юкка гына җырламый икән. Ул җыр аша үз хәсрәтенә юаныч табарга тырыша икән.

  • Без хиснең нинди өлешләрен өйрәндек? ( Дәрәҗә, сәбәп, юану).
  • Ә хәзер дәреслектәге нәтиҗәләрне укып алыйк, нәтиҗәләребезне чагыштырыйк. (Уку)

III. Рефлексия. Ә хәзер алган белемнәребезне гомумиләштерик.

     -   Дүртьюллыкларны анализлаганда без ниләр эшләдек? (Ике өлешкә бүлдек).

      -   Нинди нәтиҗәгә килдек? ( дүртьюллыкны ике өлешкә бүлеп була).

      -   Нинди өлешләр таптык? ( төп һәм ярдәмче өлешләр).

       - Димәк? ( җырда бер өлеш- төп, икенчесе ярдәмче була).

       - Ярдәмче өлеш ни бирә? ( ярдәмче өлеш өстәмә эчтәлек өсти).

       - Җырлар нәрсәдән тора? ( җырлар хистән тора).

       - Хиснең нинди өлешләре бар? (дәрәҗә, сәбәп, юану).

       -Татар җырлары ничек төзелә? (татар җырлары бер-берсенә эчтәлекләре белән тыгыз бәйләнгән өч төрле дүртьюллыклардан төзелә).

Модельләштерү (җырларга анализ ясауның эзлекле схемасын дәфтәрләргә яздыру).

Яшерен тактага язылган анализ моделен ачабыз, чагыштырабыз, эчтән кабатлатабыз, эчтән сөйләп карыйлар.

Үзбәя.

 Җыр тыңлап узабыз. “Нигә яна йөрәгем?” дигән. Хиснең өлешләрен билгелибез.

1нче строфа- хиснең дәрәҗәсе.

2нче строфа- сәбәбе.

3нче строфа- юану.

Дәрескә гомуми билге кую.

IV. Алдагы дәрескә максат кую. Икенче дәрескә без җырларда хиснең өч өлешен билгеләү өстендә эшләрбез.

      V.Өйгә эш.Өйгә мондый биремнәр:

1)Җыр язып карарга.

1)Дәреслектәге өч өлеш җырлардан үзара бәйләнгән тулы текстлар төзергә.

1)Дәреслектәге нәтиҗәләрне ятларга.  



Предварительный просмотр:

Заместителю Премьер-министра

Республики Татарстан –

Министру образования и науки

Республики Татарстан

Э.Н. Фаттахову

                                        от учителя татарского языка и

литературы ГБОУ «Черемшанская

кадетская школа-интернат»;

                                               Талиповой Наили Калимулловны

СОГЛАСИЕ

на обработку персональных данных

Я, Талипова  Наиля  Калимулловна,

соответствии со статьей 9 Федерального закона от 27 июля 2006 года N 152-ФЗ «О персональных данных»

даю согласие

Министерству образования и науки Республики Татарстан, расположенному по адресу: город Казань, ул. Кремлевская, дом 9 наобработку моих персональных данных.

Я уведомлен и понимаю, что под обработкой персональных данных подразумевается сбор, систематизацию, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), использование, распространение (в том числе передачу), обезличивание, блокирование, уничтожение и любые другие действия (операции) с персональными данными.

Также под персональными данными подразумевается любая информация, имеющая ко мне отношение как к субъекту персональных данных, в том числе его фамилия, имя, отчество, дата и место рождения, адрес проживания и любая другая информация.

Порядок отзыва согласия на обработку персональных данных мне известен.

                                                  /Талипова Наиля Калимулловна/

«28» февраля 2017 г.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым.

Эссе.

Югары квалификацион  категорияле

                                        татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Талипова Наилә Кәлимулла кызы

Укытучы...  Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрен бер читкә куеп, башкалар өчен яши алучы сирәк һөнәр ияләренең берсе ул. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчен куеп башкара  ул.

  Ташчылар турында искиткеч гыйбрәтле хәл беләм мин... Өч ташчы бергәләшеп хезмәт куйганнар. Бер вакыт аларга : “Сез нәрсә эшлисез?” - дип сорау биргәннәр. Беренчесе, ачуланып: “Арба белән таш ташыйм”, - дип җавап биргән. Икенчесе: “Мин гаиләмне туендырыр өчен акча эшлим”, ә өченче ташчы сорауга  “Мин матурлыгына тиңдәшлеге булмаган гаҗәеп таш сарай төзим. Ул сарай киләчәк буыннарга мең ел хезмәт итәчәк. Мин киләчәкне төзим ”, - дип елмаеп җавап биргән. Укытучының төп максаты: һәр балага укуны күтәрә алмаслык авыр йөк итеп түгел, ә аның булачак  җимешләрен күрергә өйрәтү.

Минем уйлавымча, һәр кешенең күңелендә нур бар.  Аңа ачылырга  мөмкинлек бирер өчен син үзеңнең  җылыңны, вакытыңны кызганмаска тиеш.Моның өчен беренче чиратта:

  • балаларны яратырга;
  • шәхес буларак ничек бар шулай кабул итәргә;
  • түзем, мәрхәмәтле булырга;
  • кимчелекләрен гафу итә белергә;
  • бала белән әңгәмә кыра белергә;
  • тыңлый, аңлый белергә;
  • проблемалары булса,  аларны чишү юлларын табарга өйрәтергә;

Минем зур дәрәҗәләрем дә, аерым казанышларым да юк.Мин гади генә бер укытучы.  Көндә балалар янына мәктәпкә ашыгам. Алар арасында авырткан башың да, өйдәге проблемаларың да арткы планга күчә. Әле генә уку елы башланган иде, инде өченче чирекнең дә ахыры якынлашып килә икән бит. Гомерләр уза икән шул, уза да китә икән. Балалар арасында дөнья башкача әйләнә ул. Һәр баланың уңышына – шатланып, уңышсызлыгына – кайгырып, үзе чәчкән орлыкның үсеп җимеш биргәнен көтеп яши инде ул укытучы.

Без хәзерге вакытта бик кызык һәм мавыктыргыч заманда яшибез. Шуның соңгы елларда тәрбия эшендә һәм балаларны укытуга караш  үзгәреш артыннан үзгәреш кичерә.Оста һөнәр иясе булу өчен үзеңнең эшеңдә барлык яңалыкларны истә тотып эш итәргә кирәк.Замана укытучысы дәрес бирүче генә түгел, ул – баланың бөтен хәләтен сизүче, аның “сулышын, йөрәк тибешен” тоеп яшәүче кеше. Максатым – гомумкешелек, милли, тәрбияви, шәхси сыйфатлар белән  һәр баланың тормышын мәгънәле итеп тулыландыру. Минем төп бурычым – баланы мөстәкыйль рәвештә эшләргә, актив булырга, җаваплылыкка өйрәтү,  олы тормышка әзерләү.

Безнең барыбызның да үз эш алымнары, методлары бар.Укытучы кеше гел эзләнә,өйрәнә, өйрәтә,үз өстендә эшли.Әгәр тукталып калса, ул мөгалим булудан туктый.

Менә инде 17 ел, шуның 6 елын кадет интернат мәктәбендә,   балаларга  татар теле һәм әдәбияты укытам.Татар теленә, татар халкына, аның гореф - гадәтләренә, йолаларына ихтирам хисе тәрбиялим.Эшемдә һәр укучыга шәхси якын киләм,чөнки аларның һәрберсен шәхес дип саныйм. Балаларны  үз-үзләренә ышану, өмет хисе, авырлыклар алдында югалып калмаска, төшенкелеккә бирелмәскә өйрәтәм. Шушы юнәлештә эшлим. Девизым :“Һәр бала -  кояш, аңа янарга мөмкинек бирергә кирәк” (Сократ).

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү бүгенге көндә бик зур проблема.  Хәзерге ата-аналарның татар теленә мөнәсәбәте төрлечә. Үземнең укыту тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: татар әти-әниләре дә, рус әти-әниләре арасында да татар телен өйрәнүгә мөнәсәбәт төрле. Бу гаиләдән, тәрбиядән һәм илдә, дөньяда барган үзгәрешләрдән дә тора, дип әйтер идем. Татар теленә мөнәсәбәт сабый чакта ук формалаша башлый, шуңа без балаларыбызны толерантлыкка өйрәтергә тиешбез, ике халыкның үзара мөнәсәбәтен кискенләштерү файдага түгел.   Рус һәм татар телләре икесе дә тигез булуын, ике телдә дә иркенләп сөйләшсәң, аңлашсаң, эшеңдә дә, тормышыңда да зур уңайлыклар, мөмкинлекләр булуын аңлатам. Минем эшемнең методик  темасы: “Диалогик сөйләмне үстерүдә мәгълүмати –коммуникатив технологияләр куллану”. Аралашуның иң төп чарасы - үзара сөйләшү. Үземнең дәресләремдә диалогик сөйләмне генә алга сөрмим, монологик сөйләмгә дә зур игътибар бирәм. Чөнки диалогик сөйләмдә дөрес җөмлә калыпларын кулланып сөйләү бик мөһим. Сүз байлыгы фикерне кыска, үтемле, төгәл, мавыктыргыч, тәэсирле һәм сәнгатьле итеп белдерергә булыша. Соңгы елларда укучыларым район һәм республика күләмендәге олимпиадаларда һәм конкурсларда призлы урыннарны яулыйлар. Бу - балаларның укуга карашлары үзгәрү нәтиҗәсе  һәм минем дә эш күрсәткечем дип саныйм.

Соңгы елларда уку – укыту Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп  алып барыла.Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр кулланабыз. Замана таләбе шундый. Ләкин ни генә булмасын, укытучыны бернинди компьютер да, интерактив такта да, интернет та алыштыра алмый.Чөнки укытучы белем бирүче җансыз машина түгел, ул -тәрбияче дә.Аның һәр сүзе, үзен тотышы мимикасы - барсы да бала күңеленә юнәлтелгән. Беренче көннән үк, мин укучыларыма  үземне укытучы итеп кенә түгел, дус, иптәш итеп тә күрсәтәсем килде. Бала белән укытучы арасында ниндидер чикләр була, ә дуслар арасында ул чик юк. Аларга авыр вакытта ярдәм итәм, шатлыкларын уртаклашам.  Республикада , районда, мәктәптә үткәргән конкурсларда актив катнашу һәм нәтиҗәләргә ирешүне укыту планымның бер максаты итеп куйдым. Район күләмендә үткәрелгән “Мин татарча сөйләшәм” бәйгесендә, район һәм республика олимпидаларында һәм башка бәйгеләрдә  ел саен призлы урыннарны яулыйбыз. Республикакүләм  конкурсларда катнашабыз, уңышлы нәтиҗәләребез дә бар

             Тормыш уңышлы,белемле, тәрбияле шәхес тәрбияләүне таләп итә. Хәзерге заман укучысына үзе дә шул таләпләргә җавап биргән  укытучы кирәк. Шуңа күрә, мин укучыларымнан бер адым алдан барырга тиешмен.

Әгәр укучыларым “Син нишлисең?” – дигән сорауга елмаеп, “Мин  киләчәкә атлыйм, мин киләчәкне төзим!”- дип саф татар телендә  җавап бирсәләр, димәк , мин максатыма ирешкәнмен, тырышлыгым бушка китмәгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2017 Мастер-класс "Информационно-творческий проект "Льговские писатели-детям"

Кафедра дошкольного и начального образования и отделение учителей начальных классов регионального УМО 26 января и 17 февраля 2017 года завершили очный этап конкурса методических разработо...

Мастер-класс на конкурс "Учитель года 2017"

Мастер-класс на конкурс "Учитель года 2017"...

Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер класс бәйгесенә Әхтәмова Гөлназ Мингали кызына бәяләмә-2017

Совет районы 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Әхтәмова Гөлназ Мингали кызына бәяләмә.   Әхтәмова Гөлназ Мингали к...

Мастер - класс «Метапредметный подход в преподавании физики» на Тьюторской конференции 2017 год

Мастер - класс «Метапредметный подход в преподавании физики» на Тьюторской конференции 2017 год...

Мастер-класс "Символ 2017"

В презентации в доступной форме показан ход работы с шерстяными нитками. Материал полезен для внеклассной работы с учащимися....

мастер-класс "Кормушка-2017"

изготовление кормушки...