Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер класс бәйгесенә Әхтәмова Гөлназ Мингали кызына бәяләмә-2017
статья по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Совет районы 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Әхтәмова Гөлназ Мингали кызына бәяләмә.

   Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы Совет районы 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 2012 нче елдан бирле эшли.

   Укытучының методик темасы: “Инновацион технологияләр аша укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү. ФББС  гамәлгә ашыру максатыннан укыту технологиясенең тирән белемле, дәрестә актив катнашучы, белемне,      мәгълүматны чыганаклардан үзе эзләп табучы, тормышка  әзерлекле шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап алырга тырыша. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның эшчәнлеген  парларда һәм төркемнәрдә       оештыра. Информацион  технологияләрне: презентацияләр, виртуаль дөньяда  сәяхәт, социаль челтәрләрнең мөмкинлекләреннән,  интернет ресурларыннан оста файдалана.

  Дәресләре методик яктан  уйлап дөрес итеп төзелгән, дәрестә  һәр укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләү мөмкинлеге тудырылган.

  Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы Мәгариф системасының  һәр яңалыгыннан хәбәрдар, балаларга белем бирү белән генә чикләнеп калмый, үзенең эш тәҗрибәсен матбугатта да, социаль  челтәрләрдә дә, башка укытучылар белән      уртаклашырга, яшьләргә  дә ярдәм итәргә  омтыла. Сыйныф җитәкчесе буларак,  Гөлназ Мингали кызы,  сыйныфтагы һәм сыйныфтан тыш эш төрләрен оештыра. Үз укучыларын  күмәкләшеп, бердәмләшеп, ярдәмләшеп  эшләргә     өнди.  Һәрвакыт укучыларның кызыксынулары, фикерләре белән исәпләшә. Әти-әниләр белән дә һәрдаим  тыгыз элемтәдә. Укучылары , әти- әниләр коллективы, коллегалары алдында  да бик югары абруйга ия.

  Гөлназ Мингали кызы  үзенең укучылары белән берлектә район, республика күләмендә    үткәрелә торган семинар,  конкурс,  олимпиада, конференцияләдә дә актив катнашып, призлы урыннар яулады.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beyaleme_ahtyamova_g.m.docx1.64 МБ

Предварительный просмотр: