Р. Фәхреддин мирасына бүгенге караш
статья на тему

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Р.Фәхреддин мирасына бүгенге караш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.fahreddin_mirasyna_bugenge_karash.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Р.ФӘРЕДДИН  МИРАСЫНА  БҮГЕНГЕ  КАРАШ

 Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы «Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                              

                     

Мин үз яшьтәшләремнән шуның белән бәхетлерәк булдым: атеистик идеология хакимлек иткән чорда да әниемнең (1924 – 2004) биш вакыт намазын, әтиемнең (1912–1984) кичләрен Коръән, борынгы дастаннар, кыйссалар, пәйгамбәребез хәдисләрен һәм шуңа аңлатма итеп, Р. Фәхреддиннең “Җәвамигуль кәлим шәрхе” җыентыгын укыганын, өй балкытып үткәрелгән корбан, гает бәйрәмнәрен, каз өмәләрен ишетеп-тыңлап, милли-дини рухта тәрбияләндем. Халык педагогикасының асылына төшенеп, әхлакый кыйммәтләрнең өстенлеген аңлап үстем.

Гомере буе  дөньяви эшләр белән дини йола, гореф-гадәтләрне бергә бәйләп, Ислам дине кануннары буенча мәгънәле итеп яшәгән пакь күңелле, ачык йөзле әнием һәрчак, җаен туры китереп, дини тәгълиматларны, пәйгамбәребез хәдисләрен кабатлап һәм  “Кеше сиңа таш белән атса да, аш белән ат”, “Яхшылык – җан азыгы”, “Кешегә яхшылык эшләсәң, кешене шатландырсаң гына үзеңә дә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирә”, “Әйткән сүз – аткан ук” дип, халкыбызның үлмәс мирасы аша әхлаклылыкка таба юл күрсәтә иде.

1989 елда беренче сыйныфларны кабул итеп алгач та: “Балалар белән матур гына сөйләш, алар яхшылык белән дә аңлыйлар, аларны орышырга ярамый, кызыксындырырга кирәк. Алты яшьлекләрне алтмыш яшьлекләр белән бер дәрәҗәдә хөрмәт итәргә кирәк. Ул сабыйлар үсәрләр, зур кеше булырлар. Начарлык та, яхшылык та онытылмый, кызым!” – дип үгет-нәсыйхәт бирә иде.

Шулай итеп мин гел әниемнең киңәшләрен тотарга тырыштым. Һәр укучыда кабатланмас шәхесне күрергә омтылып, балаларның  үзенчәлекләреннән чыгып, укытуны индивидуальләштерүне һәм дифференцияләштерүне төп юнәлеш итеп алдым. Соңрак, “технология” дигән сүз модага кереп киткәч, үземнең “Шәхескә юнәлдерелгән әхлакый-коммуникатив үстерелешле” технология белән эшләвемне аңладым һәм шул юнәлештә камилләшергә тырыштым. Башта “Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү” темасы буенча эшләдем, хәзер “Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү” методик темасын гамәлгә ашырырга тырышам. Шул өлкәләргә караган күп кенә фәнни-педагогик хезмәтләрне өйрәндем. Күбрәк танышкан саен, иң яхшы тәрбия ысулының халык педагогикасы нигезләренә барып тоташканлыгына, ә халык педагогикасының исә Коръәнгә нигезләнеп формалашуына төшенә бардым. Югыйсә “Педагогик белеме булмаган әнием кайдан шул хәтле, миңа киңәшләр бирерлек дәрәҗәдә, укыту-тәрбия серләрен белде икән?” – дип, күп еллар буе гаҗәпләнеп йөргән соравыма да җавап таптым: Ислам диненнән икән! Әниемнең гади генә итеп, ихластан биргән киңәшләре К. Насыйри, Р.Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләребез фикерләре белән аваздаш.  Мәсәлән, Каюм Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабында “алтмыш дүртенче” һәм “сиксән тугызынчы тәрбия”дә “һичбер кешегә телең белән җәрәхәт салма, ягъни яман сүз әйтмә” дип, “Изге холык вә йомшаклык белән татлы сүзләр сөйләш”ергә чакыруы, “Кеше күңелен рәнҗетүдән бик саклан[1]”ырга кушуы,  Ризаэддин Фәхреддиннең “укучыларны шатландырып, күңелләрен күтәреп, ихласларын сүндермәс вә гыйлемгә нәфрәт иттермәс рәвештә”[2] укытырга өндәве шулай ук әнием киңәшләре белән тәңгәл килә. Бүгенге көндәге фәнни педагогикада да “Шәхескә юнәлдерелгән әхлакый” технологиянең, ягъни укучыларны кызыксындырып укытуның өстенлеге күрсәтелә.

Р.Фәхреддиннең “Сәлимә, яки гыйффәт” романының “Ана нәсихәте”[127 –        128] бүлегендә дә хикәяләүче герой әнисенең “нәсихәт”ләрен, “вәгазь”ләрен гомерлеккә күңеленә сеңдерә һәм аларны тапламыйча саклый.  Мәдрәсә белеме алу өчен, әни кеше 12-13 яшьлек улын “ничә йөз чакрым ераклыктагы” Казан каласына озатып кала. Улына ул мәңге җуелмас байлык биреп җибәрә. Тирән мәгънәле  сүзләр бүләк итә! “Балам, бән сәне ислам карендәшләрең өчен тудырдым һәм тәрбия итеп үстердем.” Димәк һәр кеше беренче чиратта үз милләтенең вәкиле булырга тиеш. Мондый фикерләр [5,416 ] “Җәвамигуль кәлим шәрхе” җыентыгында да күпләп китерелгән. Бүген без, балаларыбызны тәрбия иткәндә, милләт төшенчәсен күз уңында тотабызмы? Балабызның киләчәген дөрес күзаллыйбызмы?  Мәрхүм әтисенең күркәм эшләренә “варис улмак өчен иҗтиһат итмәк”не улының бурычы дип саный ана. Бүгенге балаларга бурыч йөкләнеләме? Әллә без аларны әзергә хуҗа булырга гына өйрәтәбезме?

 Р.Фәхреддин әсәренең бер бүлегендә генә дә зур эзләнү эше язарлык хикмәт ята. Шул бер кечкенә кисәкне төрле яклап карап була. Ул безне бүгенге көндәге тәрбия алымнарыбыз хакында уйланырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, бүген балаларыбыз укырга яки эшкә чыгып киткәндә булсын, гаилә төзегәндә булсын,  без аларга бөтен нәрсәне бирергә (матди яктан тәэмин итәргә) тырышабыз. Әмма акыллы киңәшләр бирергә онытмыйбызмы? Балаларыбызга киңәш бирә беләбезме? Нинди киңәшләр бирәбез?

 Димәк киләчәктә әле Р.Фәхреддин әсәрләренең, фәнни хезмәтләренең  һәрбер өлешен аерым-аерым алып өйрәнергә, анализларга кирәк. Аның иҗаты, фәнни хезмәтләре укытучыларның өстәл китабы булырга тиеш. Биредә тәрбиянең барлык өлкәләрен колачлаган кыйммәтле фикерләр бар. Укыту-тәрбия өлкәсендә күп төрле карашлар яшәгән бүгенге чорда Р.Фәхреддин юнәлешләре безгә әби-бабаларыбыз мирасын сакларга, милли йөзебезне, кыйблабызны югалтмаска, әхлакый кыйммәтләрнең асылын аңларга һәм шуңа омтылырга ярдәм итә. Шуны да билгеләп үтәсе килә: Р.Фәхреддин мирасын пропагандалау өлкәсендә  мәгърифәтче галимнең укуларын республика күләмендә оештыручылар, үткәрүчеләр гаять игелекле эш башкаралар.

“Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер” дип язган Ризаэддин Фәхреддин. Безнең дә әби-бабаларыбыз тәрбия өлкәсендә шушы хакыйкатьне истә тотып эш иткәннәр. Халкыбызның “Сабыр төбе – сары алтын”, “Ашыккан ашка пешкән” гыйбарәләре дә  моңа туры килә.

Мин дә ана сөте белән күңелемә салынган халык педагогикасын, Р. Фәхреддин кебек бөек педагогларыбыз мәктәбен кулланып, киләчәктә укучыларымның  дөнья   мәдәниятен яхшы белү  белән беррәттән  милли мәдәниятне,  үзенең нәсел җебен, туган төбәгенең тарихын тирәнтен өйрәнгән; югары әхлакый сыйфатларга ия милләт балалары, игелекле шәхесләр булып, кешелеккә  сөенеч нурлары чәчүен телим.

Әдәбият

  1. Исәнбәт Н. Отканга мәкаль, тапкырга табышмак.  – Яр Чаллы: 2000. – 92 б.
  2. Фәхреддиннең Р.  Җәвамигуль кәлим шәрхе. – Казан: 1995. – 597 б.
  3. Фәхреддин Р.  Сәлимә, яки гыйффәт / Карурманны чыккан чакта...: ХIХ гасыр әдәбияты. –  Казан: Мәгариф, 2001. – Б.226 – 250.

[1] Насыйри К. Китаб-әт-тәрбия

[2] Фәхреддин Р. Җәвәмигуль-кәлим шәрхе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану

Р. Фәхретдин мирасын дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә киң файдаланабыз. Аның " Бары тик эш дәвамлы булганда гына , нәтиҗәле була "дигән фикере белән тулаем килешеп, А. Яхин программасы белән дәресләрд...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану....

Р.ФӘХРЕДДИН МИРАСЫН БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА ӘЗЕРЛЕК ВАКЫТЫНДА КУЛЛАНУ

БРТ әзерлек өчен автор варианты. Изложение+сочинение+тест.Татар мәктәбе (код 21)...

Р.Фәхреддин мирасын мирасын дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану

Р.Фәхреддин мирасын дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану...