Р.Фәхреддин мирасын мирасын дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану
статья на тему
Р.Фәхреддин мирасын дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rfahretdin_mirasyn_dreslrd_kullanu.doc | 30 КБ |
Предварительный просмотр:
Хатын кыз беренче тәрбия бирүче шәхес
Хатын-кыз – җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та. Ни хикмәт, бу сыйфатларның киресе дә нәкъ аңа хас. Юкка гына каләм ияләре аны “җавапсыз табышмак”, “җирдәге фәрештә”, “утлы корал”, “сихерче”, “сүнмәс кояш” белән чагыштырмый.
Хатын-кызның яшәешебездәге вазифасы мәсьәләсе һәрдаим актуаль. Бу турыда төрле фикерләр бар. “Хатын-кыз мәсьәләсе бүгенге тормышта милли проблема кебек үк, иң үткеннәрнең берсе булып тора. “Ни өчен үткен?” дигәнгә җавап мондый булыр: кешене физик яктан да, рухи яктан да хатын-кыз тудыра һәм үстерә! Табигать һәм кешелек җәмгыяте тарафыннан хатын-кызга әнә шундый иң бөек миссия йөкләнгән!” ди Ф.Миңнуллин.
Ризаэтдин Фәхретдин хатын-кызларны беренче чиратта булачак аналар буларак күзаллый. Ул бигрәк тә яшьли бирелгән тәрбиягә аерым игътибар итә, аның кешегә тәэсиренең искиткеч зур икәнлеген билгели. Ә беренчел тәрбия бирүче - ул ана кеше.
Ризаэтдин Фәхретдин иң элек ананы тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Шул максат белән “Тәрбияле хатын” һәм “”Тәрбияле ана” дигән хезмәтләрен яза. Әлеге дәреслекләрдә ананың гаиләдәге роле, бала тәрбияләүдә аның җәмгыять алдындагы җаваплылыгы бәян ителә, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү буенча күрсәтмәләр бирелә, төрле холыклы балалар белән эш итүнең ысуллары яктыртыла.
Автор шулай ук балалар белән һәрвакыт гадел булырга, аларның алдау гадәтләрен кисәтергә, җен-пәриләр белән куркытмаска киңәш бирә. Ана үзенең балаларында кечкенәдән үк үз эше өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә, балалар белән тыныч тонда гына сөйләшергә, аларны кыйнамаска тиеш, ди ул.
Яхшы тәрбия бирүне бары тик үзе яхшы тәрбия алган ана гына булдыра ала, дип яза.
Борынгы язучыларыбыз хатын-кызларны зыялы, тәрбияле булырлар дип уйлаганнар. Бүген бу сүзләргә ышану кыен инде. Чөнки дөньябызның ни хәлдә булуын барыбыз да күреп, әрнеп-көенеп торабыз. Җирдә миһербанлылык, рәхим-шәфкать, мәхәббәт көннән-көн кими бара. Көн саен телевизор экраннарыннан теләсә нинди утлы корал белән кешеләргә төбәп атучы, җинаятьче хатын-кызлар күрсәтелә, мактала…
Шул ук вакытта хатын-кызларның хәлләре чиксез авырая бара. Алар моңарчы колак ишетмәгән, күз күрмәгән кыен хәлләргә юлыкты: эшсезлек, йорт-җирсез, туган илсез калу; наркомания, һ.б…
Соңгы елларда күпме гаилә җимерелде. Әхлакый кануннарыбыз бик күпләр өчен кирәксезгә әйләнде, бик күпләр өчен артка чигенде. Сату-алу эшенә керешкән хатын-кызларның шактый өлеше кол дәрәҗәсенә төшерелде. Дөньяга кеше кадәр кеше тудыручы, кешелекнең гомер җебен дәвам иттерүче затның шушы хәлгә төшүе милләткә карата атом-төш коралы куллану белән бертигез түгелме?
Баланың яшәү рәвешен, телен, иманын «иң элек һәм гомерлеккә» дип әнкәсе сеңдерә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлламнең: «Ана, Ана, тагын бер тапкыр Ана, бары шуннан соң гына Ата», — дигән гыйбрәтле сүзләре нәкъ менә шул хакыйкатьне аңлата бит инде. Әйе, милләтнең рухын саклау Ана булган бөек затка йөкләнгән. Татарның киләчәге дә иң әүвәл ана карынында, бишектә хәл ителә.
1905 елгы инкыйлабтан соң татарлар яшәгән һәр өлкәдә, һәр авылда татар милли кызлар мәктәбе бер-бер артлы ачылып торган. Ул мәктәпләр өчен татар рухи тормышының барлык таләпләренә җавап бирерлек итеп программалар да төзелгән, дин һәм заман өчен кирәк булган дөньяви фәннәр дә укытыла башлаган. Ул чорда да татар милли югары уку йортлары булмау сәбәпле, милли кызлар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү максатыннан, төрле төбәкләрдә мөгаллимәләр курсы ачылган һәм аларда заман таләпләренә җавап бирерлек киң мәгълүматлы, тирән белемле мөгаллимнәр әзерләнгән. Шул чорның иң күренекле дин әһелләре, татар зыялылары һәм татар байлары бу эшне изге гамәлгә санап, үз өлешләрен керткән. Аларның эшчәнлеге матбугатта яктыртылып барылган.
Ни кызганыч, бүген безнең арада Рәмиевләр, Хөсәеновлар, Үтәмешевләр, Айтугановлар да, Ләбибә Хөсәения, Фатыйха Аитова, Гайния Яушевалар да юк. Кыз балалар тәрбиясенә хәләл көчен дә, хәләл малын да кызганмаган изге затлар болар.
Элек тәрбия белән әби-бабайлар (гаиләсендәге балаларны гына түгел), халык арасында абруйлы, затлы кешеләр бик теләп шөгыльләнә иде. Хәзер мондый олуг затларыбызның тәрбиясе гаиләләрдә дә тараеп бара. Аларның үзләренә хөрмәт тәрбияләү дә гаилә эше генә булып калды.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, татар кызы бәхетле булсын өчен, аңа дөрес тәрбия бирү хакында уйланырга, милләтебезне саклап калырга кирәк
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).
Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...
Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.
Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану....
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасын куллану.
Р.Фәхреддиннең китап-дәреслекләре ата-аналар, туганнар, дуслар, күршеләр, укытучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә, дини йолалар, бәйрәмнәр турында белешмәләр бирүдә; балаларда олыларга ...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану
Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану
Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...
Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда аутентик материаллар куллану аша укучыларның иҗади компетенциясен үстерү
Балалар белән иҗади хезмәттәшлектә булырга кирәк....
Ризаэддин Фәхретдиннең тәрбиягә багышланган хезмәтләрен дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллану тәҗрибәсе
Статья, опубликованная в Международном сборнике, посвященном наследию выдающегося педагога, просветителя Р.Фахретдина...