Тукай иҗаты буенча КВН
учебно-методический материал (7 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Туган телем-иркә гөлем
квн
Бу уенда 2 команда катнаша. Һәрбер командага исем
сайларга мөмкин.
Уенның максаты: Балаларда туган телне, әдәбиятне теләп
өйрәнүгә тирәнтен кызыксыну уяту.
ЯРЫШНЫҢ ПРОГРАММАСЫ :
1. Сәламләү ( исем, җыр, девиз ).
2. Г.Тукайның “ И, туган тел ” шигырен сәнгатьле итеп уку.
( Кайсы команда шигырьне сәнгатьлерәк укый, шул командага очко күбрәк куела).
3. Х ә р е ф л ә р э с т а ф е т а с ы. “ Сөйдергән дә - тел, көйдергән дә - тел “ мәкаленең һәр хәрефе һәм сызыгы аерым карточкаларга язылып, аның өске өлеше чыбыкка эленерлек итеп бөкләп куела һәм өстәлгә таратыла. Бер стенадан икенче стенага нәзек
чыбык тоташтырыла да, чыбыкның нәкъ урта бер җиренә өтер билгесе ясалган карточка беркетеп куела. Мәкальнең беренче яртысын чыбыкның бер ягына беренче команда, мәкальнең өтердән соңгы икенче яртысын чы-
быкның икенче ягына икенче команда урнаштырырга тиеш.Сигнал булу белән һәр команда үз яртысын, берәр хәреф алып йөгереп барып, чыбыкка элеп килә. Шулай соңгы хәрефкә кадәр. Кайсы команда дөрес ташып, үз өлешен чыбыкка элеп бетерә, шул - җиңүче.
4. М ә к а л ь л ә р э с т а ф е т а с ы :
Һәр команда өчен дә аерым өстәл хәзерләнеп, һәр
өстәлгә бер карандаш һәм түбәндәгечә язылган бер зур бит
кәгазь куела.
- Туган телем – иркә гөлем, ............................. .
- .................................. , аз сүзнең үзе яхшы.
- Колакка кергән салкын сүз ........................ .
- ................................ , авызы азыкка туймас.
- Сүз язып ............................. .
- ........................... , тел ярасы төзәлмәс.
Мәкальләр командада катнашучы кешеләр санынча
языла.
Буш урыннар тутырылгач, кәгазьдә мәкальләрнең
тулы вариантлары хасил була : Туган телем – иркә гөлем,
киңдер сиңа күңел түрем; Күп сүзнең азы яхшы, аз сүзнең
үзе яхшы ; Колакка кергән салкын сүз йөрәккә үтеп боз сала; Теле сүзгә туймас, авызы азыкка туймас ; Сүз язып
май чыкмас ; Тән ярасы төзәлер, тел ярасы төзәлмәс.
Сигнал булу белән һәр командадан беренче укучы, үз командасының өстәле янына йөгереп барып, беренче мәкальне тутырып яза һәм, яңадан йөгереп килеп, командасында иң артка баса. Икенче укучы тиз генә икенче мәкальне тутырып язарга йөгерә. Барлык мәкальләр язылып беткәнче шулай дәвам итә. Әгәр уйнаучылардан берсе үз чиратындагы мәкальне белмәсә, вакыт уздырып тормый, кире китә, чөнки аңа алга таба язарга ярамый. Ахырдан мәкальләрнең дөрес язылышы, грамоталылык, эшләрнең төгәл үтәлеше тикшерелә, йомгак ясала, очко билгеләнә.
5. “ Б аш ы ң в а т т а у й л а п т а п ! “
Халык шагыйренең сүзләрен укыгыз :
я | Я | ! | лык | сен |
тел | я | шә | ты | Ту |
шә | , | би | ту | ха |
дә | ган | сен | кай | ә |
(Җавап : “ Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел! “ Г. Тукай )
Командалар бу башваткычны уйлаганда, башка сыйныф укучылары
алдан әзерләнгән концерт номеры күрсәтергә мөмкин.
6. “ К ы зы к л ы с ү з л ә р “. Командалар бер – берсенә йөз белән тезелешеп басалар.
Шунда уртага “ Нейтраль « укучылар чыгалар да бәхәсләшә
башлыйлар : “ Мин, - ди арадан берәү, - өч бертөрле хәрефтән торган
сүз беләм !
-Ә менә мин, - ди икенчесе, - алты бертөрле хәрефле
сүз беләм.
- Миңа калса, - ди өченчесе, - бертөрле ун хәрефтән торган сүз күпкә кызыграк.
- Исегез китте инде иске чикмәнгә! Мин менә иллешәр
хәрефле сүз беләм.
- Юк инде, малайлар, иң кызыклы сүз миндә! Бер үк
сүздә бертөрле йөз хәреф!
Барысы бергә :
-Я, кайсы команда зирәгрәк? Нинди сүзләр беләбез без?
( Көч, алтын, тун, җилле, йөзә )
Ярыш азагында уенның һәр этабында очколар куеп
барган жюри әгъзалары, нәтиҗә ясап, җиңүчене билгели.
Бу уенны 15 – 16 яшьлек укучылар белән уйнарга
мөмкин.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш
Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...
Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе
Бу дәрес Р.Р.Нигъматуллинаның "Татарча да яхшы бел" дәреслеге буенча төзелде....
"Йолдызлар сәгате". Габдулла Тукай иҗаты буенча сыйныфтан тыш чара
Внеклассное мероприятие по жизни и творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая....
Габдулла Тукай иҗаты буенча презентация
Габдулла Тукайның туган көненә багышланган сыйныфтан тыш чара...
Барыбызга да таныш Шүрәле( Г.Тукай әкият-поэмасы буенча мастер-класс)
Мастер-класс по сказке-поэме Габдуллы Тукая...
Габдулла Тукай иҗаты буенча кроссворд
Габдулла Тукай иҗаты буенча кроссворд...
Г.ТУКАЙ ИҖАТЫ БУЕНЧА "ТАМЧЫ ШОУ"
Г.ТУКАЙ ИҖАТЫ БУЕНЧА "ТАМЧЫ ШОУ"...