Г.ТУКАЙ ИҖАТЫ БУЕНЧА "ТАМЧЫ ШОУ"
методическая разработка (6 класс)
Г.ТУКАЙ ИҖАТЫ БУЕНЧА "ТАМЧЫ ШОУ"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tamchy_shou_g.tukay_uenny_alyp_baru.doc | 52 КБ |
Предварительный просмотр:
«Тамчы-шоу» уенын алып бару.
Исәнмесез, хөрмәтле укытучыларыбыз, укучыларыбыз !Без бүген “Тамчы шоу” интеллектуаль күңел ачу уенына җыелдык. “Тамчы –шоу”интеллектуаль күңел ачу уены ТНВ каналы тарафыннан да оштырылып килә һәм безнең мәктәп укучылары да бу уенда актив катнашучылар .Уенда катнашучыларның фотоларын күрә аласыз.
Бүгенге бәйгедә 6 нчы сыйныфта белем алучы укучылардан торган ике команда көч сынаша. Бер командада 3 кеше катнаша. Командалар белән таныштыру өчен сүзне командаларның үзләренә бирик. Якты йолызлар командасына көчле алкышлар! Хәзер сүзне көндәш командага бирәбез.Биектау егетләре командасын да алкышлыйбыз!
Уеныбыз бәйге формасында үтәчәк,уен ахырында без җиңүче команданың исемен атарга тиеш булачакбыз.Бу эштә безгә мөхтәрәм экспертларыбыз ярдәмгә киләчәк. Экспертларыбыз белән таныштырырга рөхсәт итегез.Г.Баруди исемендәге 4 нче номерлы мәктәпнең милли мәгариф буенча директор урынбасары –Гаязова Нурдидә Мәсхүт кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе -Илалова Тәнзилә Мансур кызы.
Уеныбызны башлап җибәрәбез. Командалар сез әзерме?Уен 4 турдан торачак.Беренче турны башлыйбыз.
I тур. Әлеге турда сезгә сораулар биреләчәк. Сораулар мәгълүм бер тема буенча.
Сезнең уенның темасы: Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты.
Бу турда командаларга сораулар чиратлашып бирелә. Мәсәлән, беренче сорау сезнең командага, ә икенче сорау көндәш командага. Сорау яңгыраганнан соң, җавап бирүче команда катнашучылары әлеге сорауга җавапны бергәләп, фикерләшеп эзлиләр, кәгазьгә язып куялар .Аннан соң команданың җаваплы вәкиле кәгазьгә язган җавап вариантын күрсәтеп, аны әйтә. Дөрес җавап 1 балл белән бәяләнәчәк.
Әгәр бирелгән сорауга команда җавап бирә алмаса, җавап бирү хокукы көндәш командага бирелә. Көндәш командаларга бирелгән сорауга җавапны язып түгел, ә телдән генә әйтергә кирәк була. Көндәш команда соравына җавап биргән командага да 1 балл куела. Нәтиҗәдә, һәр команда ничә сорауга дөрес җавап бирсә, шулкадәр очко җыя алачак. Сораулар саны 7 шәр була.
Сораулар:
1. Г.Тукай ничәнче елда ,кайда туган? (1886 нчы елның 26 апрелендә , Арча районының Кушлавыч авылында туган ) .
2.Г.Тукайны Казанда асрамага алган кешеләрнең исемнәре нинди? (Әтисе-Мөхәммәтвәли һәм әнисе -Газизә).
3.Тукайның үзенең әти-әнисенең исемнәре нинди? (Әтисенең исеме-Мөхәммәтгариф, әнисенең исеме -Мәмдүдә)
4.Г.Тукай Казанга ничәнче елда кайта? (1907)
5.Бу шигырь юллары Г.Тукайның нинди әсәреннән:
Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды бер дә алмастай күзен. (“ Эш беткәч уйнарга ярый»)
6.Фотосорау,тактада 3 нче сан астында бирелгән рәсем Г.Тукайның нинди шигыре буенча ясалган?(“Туган авыл”)
7. Уральск (Җаек) каласына Г.Тукай ничәнче елда кем белән китә.( 1895 елда Габдулла Тукай Уральск (Җаек) каласына әтисе белән бертуган апасы Газизә белән китә)
8. Г.Тукай сатирик әсәрләренең бик күбесен нинди журналда бастыра? («Ялт-йолт»журналында бастыра)
9.Яңадан фотосорау.Тактага игътибар белән карыйбыз,Г.Тукайның портреты ничәнче сан астында бирелгән.(Г.Тукайның портреты 2 нче сан астында бирелгән)
10. Шигырь юллары Г.Тукайның нинди әсәреннән?
Иркәли һәм сөя кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа чәчәкләр хуш исе. ("Бала белән күбәләк”)
11.Фотосорау,тактага карыйбыз.Кайсы сан астында иллюстрация Г.Тукай әкияте буенча ясалган, бу әкиятнең исеме ничек? (”Сарык белән кәҗә “әкияте,1 нче сани астында)
12.Г.Тукай ничә яшендә вафат була? (27 яшендә)
13. Бөек Тукайның әкият-поэмасына таянып «Шүрәле» балетын кем иҗат иткән? (Фәрит Яруллин иҗат иткән)
14.Кечкенә вакытта Г.Тукайга нинди кушамат бирелгән була?(Апуш дип йөртәләр)
II тур. Әлеге турда видеоязма аша сорау бирелә. Алар логик сорау булачак. Командаларда үзара фикерләшеп, җавап вариантын бирергә тиеш буласыз. Дөрес җаваплар 2 балл белән бәяләнә.
1.Нинди сәгать тәүлекккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?(Туктаган сәгать)
2.Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый? (Йоклыйсыңмы? дигән сорауга)
III тур.
3 нче турда турда бер укучыга 30 секунд эчендә билгеле бер темага багышланган сорауларга “әйе” яисә “юк” дип җавап бирергә кирәк булачак. Теманы сайлау түбәндәгечә була. 3 сан тәкъдим ителә. Әлеге саннар астында темалар була. Укучы санны әйткәч, шул сан астындагы тема буенча сораулар бирелә.
1)Татар халкының милли бәйрәмнәре.
2)Г.Тукай иҗаты.
3)Гомуми сораулар. (Монда төрле фән сораулары бирелә)
Г.Тукай иҗаты.
1. Г. Тукай 27 ел яшәгән. (әйе)
2. Габдулла Өчиледә укыган. (юк)
3. «Эшкә өндәү» Г. Тукай шигыре. (әйе)
4.Тукай «Кызыл ромашка» шигырен язган. (юк)
5.Габдулла Сәгъди абзыйда яшәгән. (әйе)
6.Г. Тукай исемендәге премия бар. (әйе)
7. Г.Тукай Зәй районында туган. (Юк)
8. «Туган тел» шигыре көйгә салынган. (әйе)
9. “Кәҗә белән Сарык” әсәре әкият.(Әйе)
10.Ул пар атта Кырлайга барган. (юк)
Татар халкының милли бәйрәмнәре.
1)Сабантуй бәйрәме кыш көне үткәрелә.(юк)
2)Сабан туенда татарча көрәшәләр.(әйе)
3)Нәүрүз бәйрәме 21 нче мартта үткәрелә.(әйе)
4) Сөмбелә -яз көне үткәрелә торган бәйрәм.(юк)
5)Нәүрүз бәйрәмендә “Нәүрүз бикә “ сайлана.(әйе)
6)“Нәүрүз” сүзе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата.(әйе)
7) Сабан туе батырына тәкә бүләк итәләр.(әйе)
8) “Карга боткасы” бәйрәме көз көне үткәрелә.(юк)
9) “Карга боткасы” бәйрәмендә учак ягып,ботка пешерәләр.(әйе)
10)Пасха-татар халкының милли бәйрәме.(юк)
Гомуми сорау
1.Январь кышның беренче ае (юк)
2. [б] саңгырау тартык(юк)
3.Чыршы яфраклы агач (юк)
4.Елда 12 ай (әйе)
5.Антонимнар капма-каршы мәгънәле сүзләр (әйе)
6.Без зат алмашлыгы (әйе)
7.Тукай 22 апрельдә туган (юк)
8.Сыйфат предметның эшен белдерә (юк)
9.Идел елгасы Татарстан аша ага (әйе)
10.А.С.Пушкин-шагыйрь.(әйе)
IV тур. Экранда хәрефләре төшеп калдырылып язылган сүзтезмәләр тәкъдим ителә. Төшеп калган хәрефләрне куеп, бирелгән сүзтезмәләрне язып куясыз.Командалар әзер булгач,һәрберегез үзегезнең җавапларыгызны укыйсыз.Аннан соң дөрес җавапларны тактадан карап тикшерәбез.
Мәг...лүмат җыю
Т...нге урам
Кызыл ...олдыз
Мәш...үр язучы
...өнәрле кеше
Боры...гы шәһәр
-Һәрбер команданың җавапларын тыңлап үттек.Укучылар,сез бәйгегә бик тырышып әзерләнгәнсез.Үзегезнең белемегезне дөрес җавапларыгыз белән дәлилләдегез.Белмәгән сораулар өстендә эшләп бетерәсе бар әле дигән нәтиҗә ясыйбыз.Хәзер уеныбызга йомгак ясау өчен сүзне экспертыбыз Нурдидә Мәсхүт кызына бирәбез.
______________командасын җиңүләре белән котлыйбыз,_______________командасына шулай ук көчле алкышлар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш
Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...
Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».
Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....
Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ
"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...
Телсез идек-Тукай безне телле итте, Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.
Әдәби-музыкаль, сәяхәт истәлек кичәсе....
Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.
Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...
Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.
Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...