Авторлык программасы
учебно-методический материал (5 класс) на тему
Туган якны өйрәнү буенча авторлык программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
avtorlyk_programmasy_haliullina_nurgalieva.doc | 106 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан республикасының Фән һәм Мәгариф министрлыгы
МКУ “Отдел образования БМР”
Баулы муниципаль районы Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Килешенде Раслыйм
Укыту-тәрбия буенча Мәктәп директоры
Директор урынбасары ______ Р.Н.Халиуллина _________И.Ш.Халиуллин
“Туган якны өйрәнү” буенча
1-4 нче сыйныфларда
дәрестән тыш эшчәнлек өчен төзелгән
авторлык программасы
Кабул ителде:
Методик киңәшмәдә
каралды ( беркетмә №1 , 10.09.12)
Программаны эшләде:
Баулы районы Татар Кандызы урта мәктәбе
1 нче квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучылары
Нургалиева Раушания Мирхәтим кызы,
Хәлиуллина Раушания Насыйбулла кызы
Рецензент:
Филология фәннәре кандидаты, ФГАОУ
ВПО КФУ доценты А.Х.Мухаметзянова.
Аңлатма язуы
Программа гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 1-4 класслары өчен төзелде.
Туган ил. Туган як. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле. Районыбыз һәм Татар Кандызы авылы тарихын өйрәнү, бүгенгесен барлау, авылның истәлекле урыннарына, чишмәләргә экскурсиягә бару, мәктәп тарихын өйрәнү, данлыклы һөнәрчеләре, сәнгать сөючеләре белән очрашу оештыру.
Ватанпәрвәрлек дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр,Ватанның лаеклы уллары,кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Ватанпәрвәрлек – үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.
Программада туган як, туган авыл тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә..
Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен дә кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.
Программаның төп максатлары:
-укучыларда район,авыл тарихы турында күзаллау булдыру;
-укучыларда туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам, мәхәббәт
тәрбияләү;
-районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү һәм эзләнү күнекмәләрен
формалаштыру.
-рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.
Программаның бурычлары:
- укучыларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;
- балаларда үз халкына,тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата
кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска
өйрәтү;
- балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;
- балаларда иҗат итү омтылышы уяту;
- экскурсияләр үткәрү.
Әдәбият.
- Х.Гарифуллин “Баулылар” Казан, 1989 ел.
- А.Дусайлы”Баллы елга.На медовой реке.”. Казан, 1996 ел.
- Ф. Гарипова. “Авыллар һәм калалар тарихы”.
- Ф. Садыкова “Бавлы ты сердцу милый уголок”, Москва 2001г.
- Музейда сакланган материаллар.
6. Информацион коммуникатив технологияләр.
Тема | Сәг. саны | Максат | Җиһазлар, материаллар, күрсәтмәлелек | Дәрестә үткә- релә торган Эш төрләре | Ис- кәр- мә | |
1 | Кереш дәрес.Тарихларга кергән Баулы ягы. | 1 | Укучыларның туган төбәк турындагы белемнәрен арттыру, аларга районыбыз турындагы яңа мәгълүматлар җиткерү. Баулы районының барлыкка килү тарихын аңлату. | Баулы картасы, аудио магнитофон, китаплар күргәзмәсе. | Укытучы чыгышы, үзара фикер алышу. | |
2 | Туган якның ачык китабы. | 1 | Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Баулының истәлекле урыннарына читтән торып сәяхәт ясау. | Компьютер, презентация. | Дәрес презентация, | |
3 | Районыбыз символлары. | 1 | Районыбызның рәсми символлары белән таныштыру, укучыларның күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен, чагыштыру сәләтләрен үстерү, районыбыз символларына карата хөрмәт һәм ихтирам, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. | Район Уставы, гербы, флагы рәсемнәре; герб һәм флаг турында Нигезләмәләр, “Хезмәткә дан” газетасы | Буклет ясау. | |
4 | Баулының зыялы затлары үрнәгендә.... | 1 | Игелекле гамәлләре белән халык күңеленә кергән Баулының зыялы затлары турындагы мәгълүматларны киңәйтү, алар үрнәгендә телебезгә, туган ягыбызга тугрылыклы, намуслы һәм тырыш булырга омтылыш тәрбияләү. | Интернет материаллары | Укытучы чыгышы, өстәмә материаллар белән танышу. | |
5-7 | Күренекле якташларыбыз.(Ф.Яруллин, Г.Сәйфуллин, М.Хабибуллин, М.Юныс, Р.Мостафин,Р.Гобәйдуллин,Ә.Шәрипов,В.Юныс, С. Батыршин) Авылдашларыбыз Рәшит һәм Илдус Әхмәтҗановларның иҗаты белән таныштыру. | 2 1 | Якташларыбыз – театр сәхнәсендә, җырчы һәм композиторлар, рәссамнар, язучылар турында мәгълүмат бирү. Аларның иҗаты белән таныштыру. Сәнгатькә омтылыш тәрбияләү. Р. Әхмәтҗанов әсәрләре турында күзаллау булдыру һәм иҗатына карата кызыксыну уяту. | Портретлар, презентация. | Гамәли эзләнү. Әңгәмә. | |
8 | Марофон дәвам итә. | 1 | Данлыклы марафончы В.Р. Матвеевның һәм атаклы гер күтәрүче И.Г.Стекольников биографияләре белән танышу. | рәсем | әңгәмә | |
9 | Кара алтынлы Баулы | 1 | Баулы нефтен чыгару тарихы, үзенең бөтен гомерен нефть чыгару һәм эшкәртүгә багышлаган эшсөяр кешеләр һәм бу тармакта эшләүчеләр язган шигырьләр белән таныштыру. Операторлар белән очрашу. | Китаплар күргәзмәсе | Түгәрәк өстәл артында әңгәмә. | |
10 | Баулының алтын каләме, еракларга китә сәламе. | 1 | Райондаш язучылар һәм шагыйрьләр белән танышу, горурлану хисе тәрбияләү. Балалар газета-журналларына язган укучыларның язмалары белән даими танышып бару. | “Ялкын”, “Сабантуй”, “Хезмәткә дан”, “Көмеш кыңгырау” газета- журналлар. | ||
11 | Баулы телерадиокомпаниясе. | 1 | Телевидение хезмәткәрләре белән очрашу, әңгәмә. | Телерадиокомпаниясе сайты архивы | Чын күңелдән сөйләшү. | |
12 | Баулы сандугачлары. | 1 | Баулыга багышланган җырлар тыңлау һәм өйрәнү. Җырлар конкурсы үткәрү. Җыр сәнгате турында белемнәрне киңәйтү. Эстетик һәм музыкаль тәрбия бирү. (“Баулылар” Н.Арсланов сүзләре, “Баулым” Р. Әхмәтҗанов сүзләре, Г.Сәйфуллин көе) | Җыр сүзләре, аудио магнитофон, җырның авторлары турында кыскача белешмә. | Концерт дәрес. | |
13 | “Баулы –минем туган ягым”, “ Кул җимеше – күңел җимеше” | 1 | Иншалар һәм рәсемнәр конкурсы. | Баулының “Туган як тарихы” музеена сәяхәт. | Рәсемнәр ясау. Күргәзмә. | |
14-15 | Боз сараена һәм бассейнга сәяхәт. | 2 | Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту,тимераякта шуу,бассейнда йөзү. | Тиешле өс киемнәрен барлау. | Сәяхәт дәрес. | |
16 | “Уйланабыз, эзләнәбез, Баулы синең хакта” | 1 | Укучыларның белемнәрен арттыру максатыннан тестлар эшләү,хикәя язу,кроссворд чишү. | Тестлар,кроссвордлар, сканвордлар. | Гамәли эзләнү. | |
17 | Туган авылым – Кандыз. | 1 | Туган авылыбызның килеп чыгу тарихы белән таныштыру, туган-үскән җиргә карата мәхәббәт хисе, толерант шәхес тәрбияләү. | “Туган якны өйрәнү” музее материаллары, фото рәсемнәр, презентация | Әңгәмә | |
18-19 | Челтер – челтер Кандыз чишмәләре. | 2 | Кандыз чишмәләренә сәяхәт ясау. Чишмәләрнең аталу тарихын өйрәнү, аларны саклау һәм чистарту эшләрен башкару. Экологик тәрбия бирү. Туган тәбигатьне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү. | Чишмә рәсемнәре. “Туган якны өйрәнү” музее материаллары, “Туган як” презентация. | Сәяхәт | |
20 | Мәктәбем – горурлыгым, Мәктәбем – йөз аклыгым. | 1 | Татар Кандызы урта мәктәбенең үткәне һәм бүгенгесенә сәяхәт. Сугыш чорында авырлыклар белән үз һөнәренә тугрылыклы калган укытучы Хәйретдинова Нәсимә апа белән очрашу. | Альбомнар “Мәктәп тарихы”, фотолар, №1, №2. | Очрашу кичәсе | |
21 | Музей-тәрбия учагы. “Икмәк музеена” экскурсия. | 1 | Мәктәптә оештырылган “Икмәк музеена” сәяхәт. Музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү. Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын,күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү. | Музей предметлары. | Сәяхәт дәрес. | |
22 | Авылымның “Кызыл китабы” | 1 | Региональ компоненттан чыгып балаларда кешелеклелек сыйфатлары, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, табигатьнең байлыкларын сакларга өйрәтү. | ТР Кызыл китабы, рәсемнәр, таблицалар, Безнең якта үсүче үсемлекләр, агачлар, хайваннар турында кыскача мәгълүмат. | Телдән журнал. | |
23 | Туган ягым – яшел бишек. | 1 | Балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру. Кандыз елгасы һәм болыннарына сәяхәт. Елга буе, буа һәм болын табигатен күзәтү һәм өйрәну. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. | Фотоаппарат. | Сәяхәт. | |
24 | Минем гаиләм-минем бәхетем. Гаиләнең үткәненә сәяхәт. | 1 | Укучыларны гаилә, шәҗәрә, нәсел агачы төшенчәләре белән таныштыру. Үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзергә өйрәтү. Гаиләдә бер-береңә хөрмәт, җылы мөнәсәбәт, әти-әниләренә, әби-бабаларына, туганнарына карата шәфкатьлелек, кайгыртучанлыу, ярдәмләшү хисе тәрбияләү; | Фотокүргәзмә “Гаиләм янәшәсендә”, шәҗәрә үрнәкләре, Г.Тукай “Безнең гаилә” шигыре, мәкальләр. | Әңгәмә, гамәли эш. | |
25 | “Алар даны мәңгелек!” Батырлык юлы кайдан башлана? | 1 | Укучыларны Бөек ватан сугышы ветераннары һәм районыбыз Советлар Союзы Геройлары белән таныштыру. Тыл батырларын барлау һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү. Укучыларда патриотик һәм граҗданлык хисләре булдыру. “Батырлык” төшенчәсенең мәгънәсен аңлату. | Плакатлар, слайдлар, темага кагылышлы җырлар, папка материаллары, фотолар, “Хәтер китабы”, Баулы шәһәре сайты. | Очрашу кичәсе. | |
26 | Без бәләкәй чакларда. “Ләйсән” балалар бакчасына сәяхәт. | 1 | “Ләйсән” балалар бакчасына сәяхәт оештыру. Нәниләргә кулдан ясалган санау материаллары бүләк итү. Уеннар өйрәтү һәм “күчтәнәч” концерт кую. | Санау материаллары, костюмнар, аудиомагнитофон. | Сәяхәт- дәрес. | |
27 | Матурлык һәм хезмәт янәшә. “Үзе яхшының эше дә яхшы.” | 1 | Төрле профессия кешеләре белән очрашу. (Мәдәният хезмәткәре, терлекче, кибетче, шәфкать туташы, китапханәче) Рәхмәт сүзе, өлкәннәргә булышу. | Мәкальлләр, плакат, китап күргәзмәсе, анкета сораулары. | Түгәрәк өстәл артында әңгәмә. | |
28 | “Күңелле тәнәфес”- күңел ачу кичәсе. | 1 | Халкыбызның авыз иҗатына, милли җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү. Әби- бабаларыбыздан калган күркәм гадәтләрне укучыларда тәрбияләү. Борынгы уеннарны искә төшерү: “Наза” , “Түгәрәк” , “Каз канаты” , “Кәрия – Зәкәрия” уеннарын уйнату. | Костюмнар, болын, урман, өй күренешләре. | Рольле уеннар. | |
29 | Хезмәтләре – хөрмәтле | 1 | Төрле тармакларда эшләүче авылыбыз уңганнары белән очрашу. Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу; элекке һөнәрчелек белән бүгенге һөнәрчелекне чагыштыру; вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау. Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. | Итек басу, шәл бәйләү күренешләре, чана ясау,талчыбыктан тавык-каз оясы,мурза үрү, морҗа чыгару...осталары белән очрашу. | Чын күңелдән сөйләшү. | |
30-31 | “Күңелең саф булсын” | 2 | Укучыларны яхшылык һәм яманлыкны аера белергә һәм дус, тату яшәргә өйрәтү. | Әңгәмә. | ||
32 | Китапханәгә сәяхәт | 1 | Авыл һәм мәктәп китапханәләре турында мәгълүмат бирү, укучыларда матур әдәбият укуга кызыксыну уяту. | Китаплар күргәзмәсе. | Сәяхәт дәрес. | |
33 | Игелек кылып яшик,тарихта эзле булыйк...“Таш белән атканга да аш белән ат”,“Яхшылык эшлә дә суга сал”. | 1 | Изге эшләр, миһербанлы гамәлләр кылырга өндәү. Ата-анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү, укучыларны үз хисләрен матур итеп әйтә, аңлата белергә өйрәтү һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү. | Китаплардан күргәзмә, мәкальләр, Э.Авзалова “Кояшка хат”, рәсемнәр. | Әңгәмә дәрес | |
34 | Дәрес-йомгаклау. Уйларымның иң татлысы – туган җирем хакында | Ел буе алган белемне системалаштыру, ныгыту.Туган җир, аның рухи байлыгы белән горурлану хисләре тәрбияләү. Баулы ягы турындагы җырларны кабатлау. Балаларның хыялын, иҗади сәләтләрен үстерү. Туган якка мәхәббәт, якташларыбыз иҗатына ихтирам хисләре тәрбияләү. | Слайдлар, презентация. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")
“Татар теленең лексикологиясе” дип аталган электив курсы программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре өчен т...
"Яшь журналист" авторлык программасы
Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү - милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...
«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.
Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительну...
“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы
Электив курсның актуальлеге:Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә урын бирелә. Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында танышып кына китәләр, стили...
Авторлык программасы
"9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү" темасына авторлык программасы...
Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ
Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы) ...
“Яшь иҗатчылар” түгәрәге өчен авторлык программасы (рус телле балалар белән эшләү өчен)
“Яшь иҗатчылар”түгәрәге өченавторлык программасы(рус телле балалар белән эшләү өчен)...