"СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕЛӘН"
план-конспект урока (9 класс) на тему

Шәрәфиева Ләйсән Әлхәт кызы

"СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕЛӘН"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dresnen_temasy.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

ДӘРЕСНЕҢ ТЕМАСЫ: СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕЛӘН

МАКСАТЫ: мәгърифәтче шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың тормыш юлы  

                     һәм иҗаты белән таныштыру;

                    шагыйрь иҗатын анализлау һәм бәяләү, тикшеренү –эзләнү    

                     күнекмәләре  формалаштыру;

                    Акмулла иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау һәм материаллар: М.Акмулла, Р.Фәхретдин, Г.Тукай, Г.Чокрый, Ш.Зәки портретлары, “Карурманны чыккан чакта” җыентыгы, компьютер өчен тестлар, 9 сыйныф өчен дәреслек һәм хрестоматия, “Татарстан”, “Казан утлары”, журналлары, М.Әгъләмов “Акмулла арбасы” поәмасы, Н.Гыймадиева “Имтиханнар өчен сочинениеләр”

Дәреснең тибы: яңа теманы өйрәнү.

Дәреснең методы: тикшерү – эзләнү

                        ДӘРЕС БАРЫШЫ

  1. Оештыру моменты.

Укучылар алдан бүленгән төркемнәрдә үз урыннарын алалар. (укучыларны төркемнәргә бүлү һәм аларга биремнәр бирү 1-2 атна алдан башкарыла)

Төркемнәр:

- биографлар;

- тәнкыйтьчеләр;

- нәфис сүз осталары;

- географлар;

- рәссамнар;

- мөстәкыйль экспертлар

- әдәбият белгечләре

2. Яңа төшенчәләр бирү һәм эш алымнары формалаштыру

 Укытучының кереш сүзе

  • Һәр заманның үз җырчысы була. Мең еллык тарихы булган, Кол Гали, Сәйф Сараи, Котб, Мөхәммәдьяр, Мәүлә Колый, Утыз Имәни, Габделҗаббар Кандалый исемнәре белән балкыган татар поэзиясе 19 йөз уртасында башланган мәгърифәтчелек хәрәкәтенә кушылып китте. Шулвакыт шигърият мәйданына М.Акмулла кебек гуманист, мәгърифәтче демократ шагыйрь килеп чыкты. Ул үзенең килүе белән шигьриятның яңа бер этабын башлап җибәрде.
  • Шагыйрьнең биографиясе белән таныштыруны “ Биографлар” төркеменә тапшырам.

1нче биограф чыгышы:

Татар шагыйре Акмулла ( Мифтахетдин Камалетдин улы) 1831 елның 27 декабрендә Оренбург губернасының Туксанбай (кайбер чыганакларда Эстәрлебаш авылы) авылында туган. Дини белем алганнан соң ул үз-үзен аямыйча халыкка хезмәт итү юлын сайлый – Урал, Көнбатыш Себер авыллары буйлап мосафирлык кылып йөри. Җәйге айларда казах далаларында балаларга аң – белем бирә, татар мәгърифәтенең идеяләрен тарата.Изге эше, хакыйкать сөючәнлеге өчен ул нәкъ менә Акмулла ( якты күңелле, гадел остаз) кушаматын ала да инде. Акмулла туры сүзле, кыю кеше була. Бу исә күпләргә ошамый. Ялган яла аркасында ул кулга алына һәм төрмәгә ябыла. 1861-1871 елларда Троицк каласында төрмәдә утыра, монда үзенең атаклы шигырьләр циклын яза. Шагыйрьнең танышлары тырышлыгы белән АлександрII нең Акмулланы аклау турындагы указы чыга. Ул яңадан мәгърифәтчелек һәм педагогик эшчәнлегенә керешә, иҗаттан да аерылмый.

2 нче биограф чыгышы:

 Халыкта бер күзәтү бар: кеше туганда ук бәхетсез булса, гомере буена бәхетсез була. Акмулланың  язмышы да туганнан алып үлгәнче фаҗигале.

 Мифтахетдингә биш яшь чагында әтисе Мөхәммәдъяр вафат була. Әнисен, биш яшьлек Мифтахетдинне ияртеп, Дим буендагы Туксанбай авылына Камалетдин исемле башкортка өченче хатынлыкка бирәләр.Өч ел чамасы яшәгәч, сигез яшьлек Мифтахетдиннең әнисе дә вафат була. Нәкъ Утыз Имәни кебек, бик яшьли ата-анасыз, үги әти һәм ике үги әни кулында кала. Ятимлекнең бөтен авырлыгын күрә. Аннан качып Эстәрлебашка кайтып китә.

- Ә хәзер сүзне географлар төркеме дәвам итә.

1 нче географ чыгышы:

 Димнән алып Эстәрлебашка кадәр 70-75 чакырым. Сигез яшьлек малай шул юлны үткәнче ниләр генә кичермәгәндер...( географик картада бу ара күрсәтелә)

2 нче географ чыгышы:

 Эстәрлебашка кайткач, Мифтахетдин мәдрәсәдә көн күрә һәм шунда унбер ел торып укый. Өс-башын карау, тамагын туйдыру өчен ул баерак шәкертләргә аш пешерә, керләрен юа, йомышка йөри. Эстәрлебаш - мәдрәсә-мәчетләре белән Көньяк Уралда, Урта Азиядә, Әстерхан, Ырынбур далаларында дан тоткан авыл (географик картадан бу төбәкләр күрсәтелә). Авыл - галимнәре, китапханәсе, шагыйрьләре, чишмәдән уздырылган суханәләре белән (авыл халкы аны “Фонтал” дип йөрткән), ташчылары, балта осталары, тимерчеләре, итекчеләре белән дан тоткан. Хатын-кызлар тегүгә, чигүгә, асалы һәм чүпрәк паласлар сугуга бик маһир булганнар. Акмулла да тимер, балта эшенә остарган, итек – читек, киемне дә үзе теккән.

Сүз рәссамнар төркеменә бирелә.

1 нче рәссам чыгышы:

      Менә бу Эстәрлебаштагы атаклы “фонтал”ның без күзаллаган варианты. Ул рәсемгә карап “фонтал” тарихын сөйли. ( “Казан утлары” журналы, №        2006 ел, 182 нче бит)

2 нче рәссам чыгышы:

Без сезне Акмулланың биографиясенә бәйле һәм аның тормышында мөһим роль уйнаган 3 бүлемле арба рәсеме белән дә таныштырырга уйлыйбыз. 3 бүлектән торган арба – шагыйрьнең бар булган байлыгы. Бер бүлектә үткен балта ятса, икенче бүлеккә дала киңлекләренә аң-белем эстәүче татар китаплары кереп оялаган. Өченче бүлектә үзе утырып йөргән.

 Хәзер сүзне тикшерү эшләре белән шөгыльләнүче мөстәкыйль экспертлар төркеме дәвам итә. Алар Мөдәррис Әгъләмовның “Акмулла арбасы” поэмасы белән таныштыралар.

 1нче эксперт чыгышы:

 Поэма – татар, башкорт, казак халыкларының уртак рухи байлыгы, шагыйрь Акмуллага багышланган. Кешеләргә белем бирү, агарту хыялы белән авылдан авылга йөргән бу изге җанны, сүз остасын явызлар далада үтерәләр. Гадәти күзаллаулар ярдәмендә М.Әгъләмов шагыйрь Акмулланың катлаулы, бунтарь холкын ачу юлына чыга. Аның җыры төрмә-таш капчыкка да сыймаган, аның шигыре халыкка ышаныч, өмет алып барган.

                  Ул яктылык илткән даладагы

                  Халыкларга

                  Кара елларда.

Укытучы. Акмулла - шәхси яктан күп бәла-казаларга, бәхетсезлекләргә тарыса да, шагый        рь буларак бәхетле кеше. Аны исән вакытта да, вафат булгач та, татарлар гына түгел, казахлар һәм башкортлар да үз җырчылары итеп хисаплыйлар. Өч халыкның яраткан шагыйре булу иҗат кешесе өчен, әлбәттә, зур бәхет һәм олы дәрәҗә. Әгәр М. Акмулла премиясе лауреаты Зәки

Зәйнуллин сүзләре белән әйтсәк, “без татарга Акмулла иҗатын җентекләп    өйрәнү фарыздыр”.

Шушы уңайдан хәзер сүзне әдәбият белгечләренә бирәбез.

 1нче белгеч:

  Акмулланың иҗат мирасы әллә ни зур түгел - кечерәк бер китапка сыеп бетә.Үзе исән чакта бары бер китабы- “Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе”(Казан,1892) дөнья күрә. Вафатыннан соң Казанда ике шигырьләр җыентыгы басыла.Әсәрләре мәрсия, мәдхия, робагый, шигъри хат, мөнәҗәт, газәл жанрларында иҗат ителгән.

 Акмулла әсәрләрен идея- тематик яктан өч төркемгә бүлеп йөртәләр:

  1. Мәрҗәнигә мөнәсәбәтле, мәгърифәтчелекне, прогрессны яклап язган әсәрләре;
  2. әдипнең тоткынлыкта иҗат ителгән һәм иҗтимагый гаделсезлеккә ризасызлык белдергән әсәрләр;
  3. фәлсәфи, әхлакый, дини мәсьәләләр хакында төрле уйлануларны үз эченә алган парчалары.

  Ни өчен соң Акмулла Мәрҗани тематикасына еш мөрәҗәгать итә? Моңа шагыйрь түбәндәге юллар белән җавап бирә:

                           Ул минем атам имәс, остаз имәс,

                           Читтән гашыйк булдык- эшен күргәч.

 Автор өчен галим образына мөрәҗәгать итү Акмулла өчен уй-кичерешләрен, кеше идеалын гәүдәләндерүдә билгеле бер сылтау, мөһим бер чара.”Дамелла Шиһабетдин хәзрәт...” әүвәл мәдхия рәвешендә язылган. Автор Мәрҗәнинең үлем хәбәрен ишетеп, әсәрнең ахырына мәрсия өстәгән. Анда галимнең бөеклеген, үлемнең зур югалту булуын сурәтли.Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлегенә югары бәя биреп, аны Тимер Казык йолдызга тиңли.

Географлар төркеменнән бер укучы чыгышы:

    Тимер Казык йолдыз һәрвакытта төньяк котып ягына күрсәтүе белән географик дүрт тарафны билгеләүдә файдаланыла табигый ориентир йолдыз (Поляр йолдыз)

 Нәфис сүз остасы поэмадан өзек сөйли.

Укытучы: Менә шушы урында сүзне әдәбият белгечләре төркеменә бирик әле.

1 нче белгеч чыгышы: Шагыйрь әсәрләреннән күренгәнчә, Мифтахетдин ул чорда татар дөньясында колач җәйгән иҗимагый хәрәкәтне бик җентекләп күзәтеп барган.

 2 нче белгеч: Акмулланың төрмә циклы XIX йөз татар поэзиясенең иң югары казанышларыннан саналырга хаклы. Шагыйрь күңелен янаулар да, яла ягулар, җәберләүләр дә сындыра алмый, чичән “сандугачтай телле шоңкар” булып кала бирә. Тормыштагы социаль тигезсезлекләр борчый аны, аларны ул күңеле белән тоя һәм шигырьләрендә фаш итә.Шигырьләренә тирән лиризм, хис-кичерешләрнең табигыйлеге, ихласлылыгы хас. Автор тоткынлыкның авыр газапларын, лирик каһарманның кайнап торган рухи халәтен күрсәтү аша ирек, хаклык, шәхес хөрлеге идеалларын алга сөрә.

 Нәфис сүз остасы Акмулланың төрмәдә язган шигырен сөйли.

 3 нче белгеч: Акмулла - тормышның үзәгендә кайнаган, һәрвакыт хәрәкәттә, эш - гамәлдә булган тынгысыз зат. Аның иҗатында яшәеш, заманның күп мәсьәләләре образлы гәүдәләнеш тапкан. Башкалар кебек аны да кеше проблемасы борчый, ә кеше гомере чикле. Аңа исән вакытта ук бәхет, тулы канлы тормыш кирәк.Шагыйрь фикеренчә, моның өчен белем-мәгърифәт тупларга, һөнәр үзләштерергә, тынмыйча, акыл белән эш итәргә, даими хәрәкәт итәргә бурычлы.Акмулла белем, һөнәр төшенчәләрен гакыл, әхлак, әдәп, кешелеклелек төшенчәләре белән тыгыз бәйләнештә карый.Авторның күп кенә шигъри юллары матур әхлакый сыйфатларны, кешелекле эш-гамәлләрне мактауга, аларның капма-каршыларын кискен тәнкыйтьләүгә юнәлтелгән.Шагыйрь кешене белемле, һөнәрле, тәрбияле, саф һәм пакъ күңелле итү аша халыкны, җәмгыятьне имин, бәхетле итәргә тырыша. Монда руханилар да бик зур роль уйнавын яхшы аңлый ул. Әмма алар арасында төрлесе бар. Бер өлеш руханилар, нәфескә бирелеп,  тәкәбберләнеп,үз мәнфәгатьләрен генә кайгырту юлына басканнар. Андый затларны Акмулла сатира уты астына ала. Автор карашынча, чын мулла-ихлас табигатьле, бөтен күңеле белән дингә бирелгән кеше булырга тиеш.

 Нәфис сүз остасы шигырь сөйли.

Укытучы: Безнең бүгенге дәресебезгә тәнкыйтьчеләр дә килгән. Әйдәгез, сүзне аларга бирик әле.

1 нче тәнкыйтьче: Акмулла шигъриятенең үзенчәлеге - эчтәлек тирәнлеге һәм фикернең образлылыгы, төгәллек һәм тел афористлыгы. Ул XIX гасыр татар шигъриятендә беренчеләрдән булып Шәрыкъ белән Көнбатыш фәлсәфәсе казанышларын синтезлаштыра алды, фольклорның һәм Шәрыкъ шигъриятенең традицион жанрларының гармонияле кушылмасын тудыруга иреште. Сәнгати образлар эзләп ул башкаларга караганда күбрәк һәм яхшырак итеп халыкның көнкүрешенә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына мөрәҗәгать итә, фольклор сүзләрен киң куллана. Акмулла күпчелек шигырьләрен робагыйлар формасында яза, шулай ук башка шигъри формаларны да оста куллана.

 2 нче тәнкыйтьче: Үзенә үрнәк дип Акмулла бөек татар мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗанине һәм Риза Фәхретдинне саный( портретларга мөрәҗәгать ителә). Мәрҗанигә шигъри багышламасында ул аның турында рухи остазы буларак искә ала, үзенең татар милләтеннән булуын азсызыклый, Казанга татар мәдәниятенең үзәге буларак мәдхия җырлый.1894 елда Уфада Акмулла Риза Фәхретдин белән очраша.Ул аңа шигырьләрен бастыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Бу исә Акмулла шигърияте дин тәгълиматчысының күңел кылларына кагылган дигән сүз. Кызганыч ки, бу планнар тормышка ашмый кала.

 1895 елның караңгы октябрь төнендә ул Златоуст белән Миасс шәһәрләре арасындагы юлда фаҗигале төстә үтерелә.(“Татарстан”журналы №12,2006ел)

Дәрестә алган белемнәрне  системалаштыру һәм ныгыту  максатыннан тестлар тәкъдим ителә.

 Компьютерда тестлар эшләү.

1.Акмулланың туган елы:

 -1932

 -1931

 -1930

2.Акмулланың туган авылы:

- Эстәрлебаш;

- Туксанбай;

- Бәләбәй

3. Мифтахетдинның мәдрәсәдәге укытучысы:

- Шәмсетдин Зәки;

- Риза Фәхретдин

4. Шагыйрь нинди 3 телне камил белгән:

- татар, рус, башкорт;

- татар, башкорт ,казах;

- татар, рус, казах

5. Ш.Мәрҗани эшчәнлегенә югары бәя биреп, Акмулла аны нинди йолдыз белән тиңли:

- Зөһрә йолдыз;

- Тимер казык йолдыз;

- Тустыган йолдыз

6. “Саф алтынны нәҗескә буяу илән

      Нәҗес китәр, алтыннан заты китмәс!..”

Шагыйрьнең бу шигъри юллары кайда языла:

  • казах далаларында;
  • мәдрәсәдә;
  • төрмәдә.

7. Асыл затлар өчен кирәк булган 6 әйберне – иман, күңел, гакыл, шөкер, әдәб һәм сабыр – шагыйрь кайсы шигырендә ассызыклый:

- “Иң әүвәл кирәк нәрсә”;

- “Бирелдем мин яшьлегемдә”;

-“ Халь килсә, төрле фәнне”...

8. Акмулла язган күпчелек шигырьләрнең формасы:

- робагыйлар;

- газәлләр;

- мөнәҗәтләр.

9. “Акмулла арбасы” поэмасының авторы:

- Равил Фәйзуллин;

- Ренат Харис;

- Мөдәррис Әгъләмов.

10. Г. Тукайның кайсы шигырендә Акмулла иҗатының тәэсире нык сизелә:

-“ Шиһабетдин хәзрәт”;

- “Сабыйга”;

- “Китмибез”.

Дәресне йомгаклау, укучыларның белемнәрен бәяләү ( үзбәя алымын куллану отышлырак).

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кан хикмәтләре

  “КАННЫҢ ҮЗ ХИКМӘТЛӘРЕ” (Сәяхәт – дәрес) МАКСАТ: уен формасы рәвешендә организмның эчке тирәлеген, кан составын, күзәнәкләре төзелешен, башкарган эшләрен, әһәмиятен ачыкла...

"Татар шагыйрьләре иҗатында әнигә мәхәббәт хисе."

Төрле шагыйрьләрнең бу хисне төрлечә тасвирлавын өйрәнү...

Татар теле – шагыйрьләр теле

Туган тел айлыгында уздырылган кичә...

Яңа ел хикмәтләре

Яңа ел хикмәтләре...

Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан (Класстан-тыш чара)

Математикадан интеллектуаль"Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан" укучыларның танып-белү активлыкларын,иҗади фикерләүләрен үстерү максатын куя......

Презентация "Тапкырлаучыны тамыр тамгасы астына кертү,тапкырлаучыны тамыр тамгасы астыннан чыгару" , 8 класс

Презентация "Тапкырлаучыны тамыр тамгасы астына кертү,тапкырлаучыны тамыр тамгасы астыннан чыгару" , 8 класс...

Хайваннарның бүлеп чыгару системасы

Хайваннарның бүлеп чыгару органнары...