Яңа ел хикмәтләре
материал (8 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Яңа ел хикмәтләре
« Яңа ел» җыры башкарыла
1 нче алып баручы . Бүген сез безнең Яңа ел сәламен алыгыз .
Бу көннән башлап гомергә яшь булып калыгыз .
2 нче алып баручы . Сезне бүген көтә күңелле бәйрәм .
Яшел чыршы өстәр бәйрәмгә зур ямь .
1нче алып баручы . Безнең чыршы иң матуры ,
Иң матур киенгәне .
Бизәп тора аны бүген
Уенчыкларның бер дигәне.
( Почтальон килеп керә . Ул рупор аша сөйли . )
Почтальон .
Тыңлагыз ! Тыңлагыз ! ... 116 нчы лицей чыршы –
сына телеграмма килде . Телеграмма Антарктидадан .
Укып җибәр әле , алып баручы иптәш , синең тавы –
шың да көчле , үзең дә бик яшь!
2 нче алып баручы . « Без сезгә Антарктида бозлары арасыннан боз
патшалыгыннан хәбәр итәбез . Һава температу –
расы минус 80 градус . Җил төньяктан исә , аның
тизлеге секундына 12 метр . Бортында Кыш бабай
һәм Кар кызы булган ЯЕ – 05 ( Яңа Ел ) маркалы
ракета стартка әзер . Очып китәргә тик 14 секунд
вакыт калды . Сезнең команданы көтәбез . «
( Почтальон чыга ).
1 нче алып баручы . Алар безнең команданы көтәләр . Әйдәгез
саныйбыз . 14 , 13 , 12 , … 4, 3 , 2 , 1 .
2 нче алып баручы . Кыш бабай һәм Кар кызы юлда булган арада ,
без үзебезнең һөнәрләребезне кабатлый торыйк .
Кыш бабай белән Кар кызы алдында оятка кал-
мыйк. Әйдәгез әле җырлап алыйк . ( Җыр. )
Күзәтүче . Ракета якынлаша ! Сигналчылар , әзерләнегез .
Сигналчылар . Без әзер !
Күзәтүче . Ракеталарны әзерләргә ! ( Хлопушкаларны
әзерлиләр ) .
Сигналчылар . Без әзер !
Күзәтүче . Ракетаны күрәм . Әзерләнегез !
Сигналчылар . Без әзер !
Күзәтүче . Хәзер килеп җитәләр . Салют !
( Сигналчылар хлопушкаларны шартлаталар . Кыш бабай белән Кар кызы килеп керәләр . )
Барысы да . Хуш киләсең , Кыш бабай ! Хуш киләсең , Кар
кызы ! Без сезне бик сагынып көттек .
( Кыш бабай турында җыр җырлыйлар . )
Кыш бабай . Исәнмесез , балалар , исәнмесез , кадерлеләрем
! Мин сезнең шатлыклы йөзләрегезне күрүемә
шатмын . Сезнең барыгызны да Яңа … ел
белән тәбрик итәм .
Сезгә очып килдем ,
Болытларны кудым .
Бик күп илләр күрдем
Күп җирләрдә булдым .
Зур бәхетләр , зур уңышлар
Һәрчак юлдаш булсын .
Көндәлекләрегез бары
« 5 « ле белән тулсын .
Кар кызы .
Кыш бабай , кара әле , нинди матур чыршы ! Ә балалар
күпме ! Барысы да шат , татулар !
Кыш бабай .
Әйе , без юкка гына кара болытларны үтеп килмәгәнбез
икән . Я , хәзер танышыйк инде .
1 нче алып баручы .
Кыш бабай , без бит инде күптәнге танышлар .
Оныттыңмыни ?
Кыш бабай .
Яле якынрак килегез . ( Ике алып баручы да Кыш бабай
янына киләләр ) Әйе , болар минем иске танышларым
икән .
2 нче алып баручы .
Ә болары - синең ярдәмчеләрең . Менә монысы – тыл-
сым иясе .
Кыш бабай . Бик шәп . Аның нинди тылсымчы икәнен күрсәгез , үзе-
гез дә шаккатырсыз әле .
1 нче алып баручы .
Ә бусы инде , Кыш бабай , гаҗәп тә шаян малай : аның
белән бик тә күңелле – ул бүген безнең Клоун .
Клоун . Кыш бабайга тигезләнегез . Смирно ! Бер – ике , ура !
Кыш бабай . Нәрсә булды ? Нигә ура кычкырасыз ?
Клоун . Безнең бәйрәмгә кунаклар килде .
Кыш бабай . Менә шәп булган . Менә бу эш ичмасам . Балалар , сез
хәзер күңел ачыгыз , концерт номерларын күрсәтегез .
Ә аннан соң концертыгыз ошаса , чыршы утларын
кабызырбыз .
Клоун . Ошамыймы соң ?.Менә хәзер үзем биеп күрсәтәм .
( Бии ) .
( Концерт номерлары башлана ).
Кыш бабай . Ә хәзер барыгыз да чыршы утларын кабызырга әзер-
ләнегез .
Шулвакыт Шүрәле йөгереп чыга һәм Кар кызын күтәреп алып китә .
Кар Кызы . Бабакай , дусларым , ярдәм итегез .
Кыш бабай . Кызым ! Кайда син ?
Тылсымчы . Тынычланыгыз . Хәзер , белергә тырышыйк .Кем ур-
лады икән Кар кызын ?
Кыш бабай .
Яле , яле . Балалар , ә сез тавышланмагыз .
Тылсымчы . ( Төрле хәрәкәтләр ясый , сөйләнә ) .
Химмаядыр – химмая , әфсен – төфсен , Кар кызы
пәйда булсын . Әһә - әһә , күренә : Кар кызын Шүрә-
ле алып китеп бара .
Кыш бабай .
Шүрәле дисеңме ? Былтыр күрсәткән җәфаларын
оныткан , күрәсең .Балалар , минем оныгымны кот –
карса , бары тик Былтыр гына коткара ала .
Укучы .
Кыш бабай , әллә Былтырны чакырыйкмы ?
Кыш бабай .
Әйе , шулай итик .
Балалар . Былтыр – батыр егет ,
Монда кил !
Кар кызын коткару өчен ,
Нинди дә булса эш кыл .
( Былтыр керә ) .
Былтыр . Мин хәзер дусларым ,
Хәзер үк юлга чыгам .
Кыш бабай . Бар , бар , балакай ,
Эшләрең барсын уңга .
Былтыр . Кырлай урманындагы хәлне
Оныткандыр , күрәсең .
Урман сарыгы , белеп тор ,
Кулларыма керерсең . ( Чыгып китә .)
Балалар . Хәерле юл ! Кар кызын тизрәк табып китер !
1 нче алып баручы .
Кыш бабай , Былтыр Кар кызын баребер коткарыр .
Аның Шүрәле белән беренче генә очрашуы түгел ин-
де .
Клоун . Кыш бабай , болай күңелсезләнеп утыру бәйрәм
өчен бер дә килешми бит . әйдәгез күңел ачыйк .
Җырлап алыйк , уйнап алыйк , Иске елда биеп ка-
лыйк .
( номерлар )
Күзәтүче . Таулар , урманнар артыннан ,
Диңгезләрнең аръягыннан
Безнең былтыр кайтып килә ,
Кар кызыбыз никтер көлә .
Шүрәле дә арттан килә .
( Шүрәле , Былтыр , Кар кызы керә .Шүрәле елый .)
Шүрәле . Син бераз кызган мине ,
Коткарчы , и адәм генәм .
Моннан ары үзеңә ,улыңа ,
Нәселеңә тимәм .
Дустым , җибәр , зинһар , җибәр ,
Бик авырта кулларым .
Шүрәлене рәнҗетүдән
Нәрсә бар сиңа , ни бар !
( Кар кызы Кыш бабайны кочаклап ала . )
Кар кызы . Кайттым , бабакаем . Менә шушы батыр егет ми-
не Шүрәледән коткарды .
Кыш бабай . Ә хәзер , дусларым , кулларны кулга тотышып ,
дус булып , Кар кызыбызны уртага алыйк .
Аны явызлардан саклыйк .
Кар кызы . Кар , буранда тудым мин ,
Кар биләүдә үстем мин .
Кар биләүләрдә үстем мин
Кар сулары эчтем мин .
Мин салкыннан курыкмыйм
Мин кар , буран яратам
Шуңа күрә бар дөньяга
Кар бөртеге таратам .
( Кар кызы кар бөртеге тарата. )
Кыш бабай . Хәзер шатлыгыбыз бик зур ,
Кабызыйк чыршыбызны .
Яңа елда янган утлар
Яктыртсын юлыбызны .
Барысы бергә . Чыршы , чыршы , кабын син ,
Утларыңны балкыт син . ( Чыршы утлары кабы-
на . )
Клоун . Юл бирегез , бирегез мәйдан
Артистлар килә … дан .
Үзем күреп беләм
Чын артистлар шунда инде .
Бүгенге безнең бәйрәмгә
Һәрберсе
Яңа һөнәр алып килде .
( Номерлар .)
Кыш бабай . Чыршыбыз җилдә тирбәлеп ,
Китерә миңа хәбәрләр .
Көтә мине бик күп җирләр ,
Көтә бик күп балалар .
Сау булыгыз , дусларым ,
Уйнагыз да көлегез .
Киләсе Яңа елларда
Тагын сезгә килербез .
Балалар . Рәхмәт сиңа , Кыш бабай ! Рәхмәт , сиңа Кар
кызы Сау булыгыз . Киләсе елга тагын килегез !
Номерлар . (җыр « Хуш инде Иске ел « )
2 нче алып баручы . Хөрмәтле укучылар ! Безнең бүгенге бәйрәмгә
бик күп кунаклар килгән иде. Аларның һәрберсе
бик матур итеп чыгыш ясадылар . Сүзне хәзер
жюрига бирәбез .
1 нче алып баручы . Хөрмәтле укучылар , укытучылар һәм кунак –
лар ! Сезне тагын бер кат Яңа … ел белән тәб –
рик итәбез .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кан хикмәтләре
“КАННЫҢ ҮЗ ХИКМӘТЛӘРЕ” (Сәяхәт – дәрес) МАКСАТ: уен формасы рәвешендә организмның эчке тирәлеген, кан составын, күзәнәкләре төзелешен, башкарган эшләрен, әһәмиятен ачыкла...
Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан (Класстан-тыш чара)
Математикадан интеллектуаль"Җиде-гаҗәеп хикмәтле сан" укучыларның танып-белү активлыкларын,иҗади фикерләүләрен үстерү максатын куя......
"СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕЛӘН"
"СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕЛӘН"...