М.Җәлил һәм Ф.Яруллинга багышланган кичә сценарие
материал (6, 7 класс) на тему
Февраль аенда туган көннәре билгеләп үтелә торган ике олугъ шәхесебезгә: Муса Җәлилгә һәм Фәнис Яруллинга багышланган әдәби-музыкаль кичә сценарие
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
m.zhlil_hm_f.yarullinga_bagyshlangan_stsenariy.docx | 24.99 КБ |
Предварительный просмотр:
“Шигърияттә кунакта” әдәби-музыкаль кичәсенә сценарий
Сәхнәгә “Шигърияттә кунакта” дип язылган, китап күргәзмәсе тора.
Алып баручы: Хәерле көн, кадерле кунаклар! Без бүген сезне “Шигърияткә кунакка” чакырабыз! Февраль аенда якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көннәре билгеләп үтелә. Бу ике язучы да безгә бик якын. Чөнки Фәнис Яруллин Баулы районында туган һәм бар илһамын туган яктан алган әдип, ә Муса Җәлилнең гомерен һәм иҗатын мәктәбебездә әдәби музее булган якташыбыз, Рафаэль Мостафин өйрәнгән һәм туган илгә аның данлы исемен кайтарган.
- Ә хәзер сезнең игътибарыгызга 4 нче сыйныф укучы кызлары Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен тәкъдим итә (кызлар ромашка булып киенгән).
- Иртәнге таң нурыннан 6. Әйттеләр: «Син, сеңелкәй, Уянды ромашкалар. Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Елмаеп, хәл сорашып, Нидән кызыл чукларың?
Күзгә-күз караштылар. Нидән алсу төсләрең?»
- Назлады җил аларны, 7. Әйтте кызыл ромашка:
Тибрәтеп ак чукларын, — «Төнлә минем яныма
Таң сипте өсләренә Ятып батыр сугышчы
Хуш исле саф чыкларын. Атты дошманнарына.
- Чәчкәләр, кәефләнеп, 8. Ул берүзе сугышты
Җай гына селкенделәр. Унбиш укчыга каршы;
Һәм кинәт шунда гаҗәп Чигенмәде, тик таңда
Бер яңа хәл күрделәр. Яраланды кулбашы.
- Ерак түгел моңаеп, 9. Аның батыр ал каны
Утыра ромашка кызы, Тамды минем чукларга.
Тик чуклары ак түгел, Минем кызыл күлмәгем
Кан шикелле кып-кызыл. Бик охшады Чулпанга.
- Ромашкалар бар да ак, 10. Егет китте, мин калдым
Аерылмый бер-береннән; Канын саклап чугымда,
Ничек болай бер үзе Көн дә аны сагынып,
Ул кызылдан киенгән? Балкыйм мин таң нурында».
- Фәнис Яруллинның балалар өчен шигырьләре бик күп. Алар арасында шаяру белән язылганнары да бар. Мәсәлән, “Эт алыр идем мин дә” шигыре. Аны сезнең алдыгызда 4 нче сыйныф укучысы Айдар Гомәров сөйли (уенчык эт белән чыгыш ясый).
Әгәр әти рөхсәт итсә, Я су эчеп яшәсә,
Әгәр әни рөхсәт итсә, Алыр идем мин дә эт,
Эт алыр идем мин дә Ләкин андый эт юк бит.
Һәм тотар идем өйдә.
Мин хәзергә болай итәм –
Ул эт ит тә сорамаса, Кеше этен сыйпап китәм.
Ул эт сөт тә сорамаса- Бусы да ярап куя,
Үлән генә ашаса, Эт кулны ялап куя.
- Фәнис Ярулинның кайбер шигырьләре җырга салынган. Мисал өчен “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры. Ул безнең хөрмәт иткән укытучыларыбыз турында. Ә аңа музыканы Әхмәт Хәйретдинов язган. Сәхнәдә 6 нчы сыйныф укучы кызлары!
Килгән чакта башка авырлык, Укып чыгып, дөнья тануны,
Җитми калса көч йә сабырлык, Бәхетебезне эзләп табуны
Сиздермичә ярдәм иткәнсез — Зур ышаныч белән көткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез. Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Балаларның теле — кыңгырау, Мактагансыз тиеш урында,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау. Яклагансыз тиеш урында.
Барысына да җавап биргәнсез — Безнең өчен сез тир түккәнсез —
Сез иң гүзәл кеше икәнсез. Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
- Әйтегез әле, кайсыгыз әбиләре белән бергә яши? Алар сезнең өчен ут йотып торалардыр, әйме? Безнең чираттагы чыгыш әнә шундый кайгыртучан әбиләр турында. Каршы алыгыз, Фәнис Ярулинның “Әйбәт тә минем әби!” шигырен 4 нче сыйныф укучысы Рафис Сабиров сөйли.
Ни тотса шуны булдыра — Күңелләре күтәрелә,
Минем әбием шәп тә! Бер ертыкны ямаса.
Аның эшләгән эшләрен Минем өчен мәктәпкә дә
Бетералмам сөйләп тә. Барыр иде... яраса.
Төймәне өздереп кайтсам, Килсә мәктәпкә берәрсе
Тагып бирә шалт кына. Онытып кирәк китабын,
Галстугымны югалтсам Уйлыймын шунда эчемнән:,
Табып бирә ялт кына. Әбисе юк, мөгаен.
Китапларны, дәфтәрләрне
Тикшереп, карап тора.
Ертылган битләре булса,
Тота да ябыштыра.
- Фәнис аганың балалар өчен язган әкиятләре арасында “Зәңгәр күлдә Ай коена” дип исемләнгәне бар. Ул бәлкем сезгә таныштыр. Таныш булмаса, аны сезгә 4нче һәм 5нче сыйныф укучылары сәхнәләштереп күрсәтер (әкият сәхнәләштерелә).
- Ә хәзер залда утыручы кунаклар белән интеллектуаль уен!
Лениза Әзһәровна: Кадерле укучылар, әйдәгез бергәләшеп викторина сорауларына җавап бирик! ( викторина сораулары:
1. Фәнис Яруллин кайчан һәм кайда туган? (1938 елның 9 феврале)
2. Аның нинди әсәрләрен беләсез?
3. Аның музей-йорты Баулы районында кайда урнашкан?
4. Безнең шәһәрдә узган елда шагыйрьгә һәйкәл кайсы урамда ачылды?
5. Анда кемнәр сурәтләнгән?
1. М. Җәлил ничәнче елда һәм кайда туган?
2. Муса Җәлилнең әнисе һәс әтисе кем исемле? (Мостафа, Рәхимә)
3. Ул кемнең шигырьләрен яттан белә? (Тукай)
4. Мәктәпкә ничә яшьтән бара? (6)
5. Кызының һәм хатынының исемнәре ничек? (Чулпан, Әминә)
6. Сугышка ничәнче елда китә? (1941)
7. Әсирлеккә ничәнче елда эләгә? (1942 июнь)
8. Муса Җәлил күпме токынлыкта була? (791 көн: 1942 июне-1944 августы)
9. Муса Җәлил кайда һәм кайчан җәзалап үтерелә? (Плетцензее,1944, 25 авг)
10. Тоткынлыкта язган шигырьләр җыентыгы ничек атала? (Моабит дәфтәре)
11. Ничә шигыре туган ягына кайта? (93)
12. Баулы шәһәрендә М. Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? (урам, мәдәният йорты)
7. Кичәбезнең нәни кунаклары, булдырдыгыз! Ә хәзер сезнең алдыгызга Алсу Фәхретдинованы чакырабыз. Рәхим ит, Алсу! (Алсу “Имән” шигырен сөйли)
8. Лениза Әзһәровна: Кадерле “Шигърият кунаклары” әдәби-музыкаль кичәбезне алып барган 7 нче сыйныф укучысы Алсу Фәхретдинова сезнең каршыда Муса Җәлилнең “Имән” шигырен сөйләде. Анда әйтелгәнчә, хезмәт яратыгыз, тырышып укыгыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт, киләсе очрашуларга кадәр!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Яңа елны каршылаганда" экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий
Әлеге сценарийны 5-9 сыйныфлар өчен яңа ел кичәсен үткәрүдә ярдәмлек итеп кулланып була....
Өлкәннәр көненә багышланган сценарий.
Өлкән кешеләр- безнең әти-әниләребез,әби-бабайларыбыз.Без яшь буын хөрмәт итәргә тиеш....
Халыкара туган теллләр көненә багышланган кичәгә сценарий
Туган тел көненә багышланган кичәгә сценарий...
Гаяз Исхакыйга багышланган кичә сценарие.
Гаяз Исхакыйга багышланган шигырьләр, әсәрләреннән өзекләр эшкәртмә....
Радик Фәизовның иҗат кичәсенә багышланган сценарий.
Укучыларда туган төбәгеңдә яшәп, иҗат иткән танылган шәхесләр белән кызыксыну хисе тәрбияләү....
8 Мартка багышланган сценарий
Разработка мероприятия праздника 8 Марта...
Өлкәннәр көненә багышланган сценарий
Өлкәннәр көненә багышланган сценарий...