8 Мартка багышланган сценарий
план-конспект на тему
Разработка мероприятия праздника 8 Марта
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
8_martka_bagyshlangan_stsenariy.docx | 29.07 КБ |
Предварительный просмотр:
8 Мартка багышланган сценарий.
1нче алып баручы. Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?
2нче алып баручы. Март аенда, кар өстендә,
кояш нурлар уята -
Яз килэ каршы алыгыз -
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме -
Әниләр, әби-апалар
Хатын кызлар бәйрәме!
1нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле әниләр, хөрмәтле укытучы апалар һәм кызлар! Без бүген монда 8 нче март-халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәргә җыелдык.
Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью-Йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Нәкъ 8 нче март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар.
2нче алып баручы. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 нче елдан 8 нче март рәсми төстә ял көне.
1нче алып баручы. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезнең барыгызны да шушы якты язның беренче бәйрәме белән тәбриклибез. Йөзләрегездән һәм күңелләрегездән шатлык хисләре китмәсен!
2нче алып баручы. Җир шарының ак бәхете өчен
Яратылган җәүһәр, алтын сез.
Кешелекнең иң зур зиннәте-сез,
Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!
1нче алып баручы. Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә бүген бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
2нче алып баручы. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне 2 нче сыйныф укучылары котлый.
(Җыр
1нче алып баручы. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Без бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!” дип атала.
Әйдәгез, кул чабып, кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк
( Музыка астында сәхнәгә бер-бер артлы кызлар чыга, )
2нче алып баручы.
1нче алып баручы.
2нче алып баручы.
1нче алып баручы.
2нче алып баручы.
1нче алып баручы. Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары утыра. Алар безнең кызларыбызның тапкырлыкларын, уңганлыкларын һәм осталыкларын бәяләрләр.
2нче алып баручы. Уңышлар сезгә, кызлар!
Безнең беренче бәйгебез “Артистларны таны” дип атала.
1нче алып баручы. Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый икән?.
Нигә кояш көлеп карый?
Беләбез һәммәбез дә
Бүген сигезенче март бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана
Кадерле, хатын-кызларыбыз! Сезнең хөрмәткә җыр яңгырый.
(4 нче сыйныф укучылары)
2нче алып баручы. Кызларны сынауыбызны дәвам итәбез. 2 нче конкурсыбыз “Танышу” дип атала.
Узган бәйрәмдә егетләр үзләренең чаялыкларын күрсәткән иделәр инде. Заман кызлары алардан бер дә ким түгел һәм ошаган егетләр белән үзләре барып танышалар.
1нче алып баручы. Әбиләрне, әниләрне,
Апаларны, кызларны,
Бәйрәмегез белән диеп
Котлый барлык малайлар.
Мин дә котлыйм барыгызны,
Теләгем бар минем дә
Мәңге шулай кояш кебек
Балкыгыз җир йөзендә.
Сезне 3 нче сыйныф укучысы Зиннатуллин Зөфәр котлый.
(Шигырь
2нче алып баручы. Бәйгебез дәвам итә. 3 нче конкурс “Галстук бәйләү” дип атала. Егетләрнең бөтенесе дә эшли белми торгандыр әле моны. Кызлар ни дип җавап бирерләр икән? Кем беренче һәм дөрес итеп галстук бәйли?
1нче алып баручы. 4 нче бәйгебез дә егетләр белән бәйле. Кызлар үзләре теләгән егетләрне сайлап алып, матур мейк ап эшләргә тиеш.
Егетләрне бизәндергән арада 7 нче сыйныф укучылары әзерләгән скетчны карап китегез.
2нче алып баручы. Бәйрәмегез котлы булсын!
Елмаеп көлеп торыгыз.
Сәламәтлек юлдашыгыз,
Күңел сөйгән хезмәтегез,
Һәр барчасы мулдан булсын!
Бәйрәмегез котлы булсын!
5 нче сыйныф егетләре сезне бәйрәм белән котлый.
(Җыр.
1нче алып баручы. Конкурсантларыбыз безнең бик талантлы кызлар. Алар сезгә үзләре дә бүләк әзерләгәннәр. Рәхим итегез! Әзерләп килгән концерт номерларыгызны карарга вакыт җитте.
(Кызлар әзерләгән концерт номерларын күрсәтәләр)
2нче алып баручы. Кем дөньяга кеше бүләк итә?
Ә кешегә якты дөньяны.
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны.
Кем куллары өйне, җирне ямьли?
Изгелеге үлчәү тапкысыз.
Ул әлбәттә яшәү чыганагы,
Тормыш яме ул- Хатын-кыз!
Без бәйгебезне дәвам итәбез. Кызларыбызны алда тагын бер сынау көтә. Алар күзләрен бәйләп, открытка ясарга тиеш.
Бәйге барган арада 11 нче сыйныф егетләре сезнең хөрмәткә җыр башкарып китерләр.
1нче алып баручы. Хөрмәтле кызларыбыз! Сезнең өчен тагын бер сынауыбыз бар. Ул “Парлы бию” дип атала.
2 нче алып баручы. Ниһаять, бәйгебезнең соңгы биременә килеп җиттек. Сез өегездә әзерләп килгән ризык белән табын бизәү осталыгыгызны күрсәтергә тиеш.
Ә ул арада 8 нче сыйныф укучылары скетч тәкъдим итәләр.
1нче алып баручы. Гүзәл затлар, сезгә багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.
2нче алып баручы. Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык
1нче алып баручы. Булмас иде тормыш сездән башка
Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
Җир йөзенең серле чәчәкләре,
Гөлләре сез, сөеп туймаслык.
2нче алып баручы. Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык
1нче алып баручы. Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!
Бию. 6 сыйныф егетләре.
2нче алып баручы. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.
Жюри нәтиҗәләр ясый, бүләкләр тапшырыла.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
О, син илаhи зат- хатын- кыз! (мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән, 8 нче мартка карата, үткәрү өчен бәйге)
Ссылка http://belem.ru/resourcesО, син илаhи зат- хатын- кыз!(мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән, 8 нче мартка карата, үткәрү өчен бәйге)...
Өлкәннәр көненә багышланган сценарий.
Өлкән кешеләр- безнең әти-әниләребез,әби-бабайларыбыз.Без яшь буын хөрмәт итәргә тиеш....
Радик Фәизовның иҗат кичәсенә багышланган сценарий.
Укучыларда туган төбәгеңдә яшәп, иҗат иткән танылган шәхесләр белән кызыксыну хисе тәрбияләү....
Өлкәннәр көненә багышланган сценарий
Өлкәннәр көненә багышланган сценарий...
8 нче Мартка багышланган сценарий
Хэерле кэн , хэрмэтле укытучылар, килгэн кунаклар: Барыгызны да ихлас кунелдэн, егетлэрне хэм ир-атларны 23 нче февраль , э соекле хатын- кызларыбызны якынлашып килуче 8 нче март бэйрэме белэн котлыйб...
Туган тел көненә багышланган сценарий
Туган тел көненә багышланган сценарий...
Укытучылар һәм өлкәннәр көненә багышланган сценарий
Сценарий на двух языках на татарском и русском языках...