Гаяз Исхакыйга багышланган кичә сценарие.
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему
Гаяз Исхакыйга багышланган шигырьләр, әсәрләреннән өзекләр эшкәртмә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.ishakyy.doc | 44 КБ |
Предварительный просмотр:
Гаяз Исхакыйга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең сценарие
Максат:Г.Исхакыйның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, укучыларның сәләтләрен үстерү,күренекле татар кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.
1. Р. Яхинның “Яфрак” көе яңгырый.
2.Чорлар аша әрнеп үткәннәргә-
Халкым тарихына карадым;
Җил – давыллы язмыш йомычкадай
Җилтерәткән милләт карабын.
Сез кайларда , татар угланнары,
Кайсы кыйтга , кайсы җирләрдә?
Кан тартмаса, бәлки җан тартадыр,
“Әнкәй” дисез нинди телләрдә.
Сез кайларда , татар угланнары ,
Калдырасыз мирас кемнәргә?
Кан тартмаса бәлки җан тартадыр,
Җыр җырлыйсыз нинди телләрдә!
Алып баручы. Җисемнәре туган илдән еракта калып ,
исемнэре һэм иҗатлары яңадан үз халкына әйлэнеп
кайткан әдиплэр арасында татар язучысы
Г.Исхакыйның да исеме бар.
3. Бөек исмең синең илгә кайтты ,
Көнгә кайтты, Гаяз Исхакый.
Яхшы исмең белән горурланып ,
Яши халык , күктә ай балкый.
Яуширмәнең болын тугаенда
Уйнап үскәнсездер, Исхакый
Алсу гөлләр бүгенгесе көндә
Синең баскан җиреңне саклый.
Тау астында ага салкын чишмә ,
Җылы җирдә каеннар шаулый,
Озак еллар “онытып" торган өчен ,
Кичер безне , кичер Исхакый.
( Г.Шәмсетдинова.)
4. Р. Яхин “Яфрак” оркестр.
5. Алып баручы. Мөхәммәт Гаяз Исхакый
1878 нче елның 22 февралендэ хэзерге
Чистай районы Яуширмә авылында
Гыйлаҗетдин хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә.
Кечкенәдән үзенең үткенлеге , зирәклеге белән
аерылып торган Гаяз 5 яшендә укырга ойрәнеп,
тиз арада башлангыч мәктәп программасын
үзләштерә, гарәп-фарсы китапларен аңлап укый
башлый. Ул кечкенәдән үз халкын яратып, аңа
сокланып үсә. Үсеп җиткәч халкы кебек батыр,
матур буласы килә аның.
6.”Матур буласым килә”Хәкимҗан Халикав сүзләре,Ильяс Гыйләҗетдинов музыкасы . Ансамбль башкара.
7.Алып баручы.Г Исхакыйның бала чак хатирәләренә нигезләнеп язган әсәрләреннән берсе – “ Кәҗүл читек”. Хәзер сезгә шушы әсәрдән бер өзек тәкъдим итәбез.
8. “Кәҗүл читек” әсәреннән өзек.
9. Исхакыйдай бөек әдипләрне
Халык күңеленнән яшермә.
Син ич аныҗ белән бүген шанлы
Авыл булдың, Иске Яуширмә.
Каз үләнен, юл тузанын таптап,
Синдә йөгереп үткән Исхакый.
Аның төсен монда һәрбер агач,
Һәрбер урам, һәрбер өй саклый
Мәдрәсәңдә тырышып белем алган,
Синнән чыгып киткән Казанга,
Күзләренә яшьләр килгән аның,
Китабына сине язганда.
(Р.Рәкыйпов)
10.Алып баручы. 3 ел Чистай мәдрәсәсендә укыгач, ул 1893 нче елда, Казанга килеп, Күл буе мәдрәсәсендә белем ала. Аннары Яңа бистәнең бер мәдрәсәсендә хәлфә була.
1902нче елны Г.Исхакый Г.Колахметов,Х.Ямашевлар белән бергә Казан татар укытучылар мәктәбен тамамлый. Шушы елларда үзенең беренче әсәрләрен яза башлый.
Бунтарь йөрәкле әдип тормышының актык көннәренәчә милләт язмышын кайгыртып яши, аның азатлыгы, бәйсезлеге, мөстәкыйльлеге өчен көрәшә. Дистәләрчә газета – журналлар чыгара. Ул 15 драма әсәре, “Бай углы”, “Теләнче кыз”, “Мулла бабай”, “Зиндан”, “Көз” кебек романнар һәм повестьлар, хикәяләр һәм мәкаләләр авторы да. Ләкин ,кызганычка каршы, туган иле, милләте өчен яшәгән, бөтен әсәрләрен халкына багышлаган Г.Исхакыйга чит илгә китәргә туры килә.
- Һавадагы киек ак болыттан
Син каян?- дип сорадым
Шул болыттан тамчы тамды,
Керфекләрем чыланды.
Кыйбла яктан искән җилдән
Син каян? – дип сорадым.
Шул җил минем чәчләремнән,
Маңгаемнан сыйпады.
Һавадагы аккошларга
Эндәшергә кыймадым,
Төшеп калган каурыйларын
Мин тезләнеп җыйнадым.
Һавадагы киек каздан
Син каян? – дип сорадым,
Ул кычкырып җавап бирде,
Мин утырып еладым.
- Рөстәм Яхин. “Серле күзләр”.
- Алып баручы.Эмиграция вакытында да аның уйлары туган ягында йөри. Ул һаман үз милләте турында кайгырта. Эмиграциядә язылган әсәрләрдән берсе – “Җан Баевич” комедиясе.Хәзер шушы әсәрдән бер өзек тәкъдим итәбез.
14.”Җан Баевич” әсәреннән өзек.
15. Алып баручы.Чит-ят җи рләрдә дә туган халкының киләчәгент кайгыртып яшәгән кайнар йөрәкле милләтпәрвәр,атаклы прозаик, драматург, публицист һәм журналист – милләтебезнең горурлыгы - Г.Исхакый 1954нче елның 22нче июлендә Төркиядә вафат була.
16. Р. Яхин “Яфрак” оркестр.
17. И Туган җир!
Күпме гизсәм дә мин
Чит илләрне – ятлар төбәген,
Күңел кыйблам була туган туфрак,
Иделем дип тибә йөрәгем.
Җәннәткә тиң төштә ял итсәм дә,
Шәп узса да читтә һәр көнем,
Син , Туган җир, чыкмыйсың һич истән,
Сагындыра хәтта әремең.
Каеннарың тора адлда балкып,
Кырпак карың керә төшемә...
Кадерлерәк синнән берни дә юк
Кочагыңда үскән кешегә.
18. “Уракчы кыз”.Оркестр башкара.
19. Кояш чыкты, ул калыкты
Тәрәзәдән ут балыкты.
Уян татар, уян инде,
Уянырга вакыт җитте.
Ач күзеңне, күр үзеңне
Бу тормышның көзгесендә.
Инде кемгә охшап калдың,
Нинди кавем йөзе синдә?
Ана телен ,туган телен
Гарипләрең каян белсен?
Үз җиреңдә, үз телеңдә
Сөйләшергә газиз бит син.
Уян , татар, уян инде,
Шуны сорый үзе заман.
Милләтче дип аталудан
Куркасыңмы әле һаман!
Милләтем дип янса берәү,
Милләтче дип чыкты сүзе.
Татар өчен кем көрәшсен,
Көрәшмәсә әгәр үзе?
Уян , татар, уян инде,
Уян син дип кояш чыга.
Тор да кузгал изге эшкэ,
Бу җыр булсын сиңа дога.
20. “Туган җиремә”Г Зәйнәшева сүзләре, Зиннур Гыйбадуллин музыкасы.Ансамбль башкара.
21. Алып баручы. Шуның белән Г.Исхакыйга багышланган кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
22. Р. Яхин “Яфрак” оркестр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Замандашлар аңламаса, оныкларда өмет бар. ( Г.Исхакыйга суд процессы)
Класстан тыш чара. Гаяз Исхакыйга суд....
"Яңа елны каршылаганда" экология һәм сәламәтлеккә багышланган театр үткәрү өчен сценарий
Әлеге сценарийны 5-9 сыйныфлар өчен яңа ел кичәсен үткәрүдә ярдәмлек итеп кулланып була....
Өлкәннәр көненә багышланган сценарий.
Өлкән кешеләр- безнең әти-әниләребез,әби-бабайларыбыз.Без яшь буын хөрмәт итәргә тиеш....
Халыкара туган теллләр көненә багышланган кичәгә сценарий
Туган тел көненә багышланган кичәгә сценарий...
Г. Исхакыйга багышланаган “Йолдызлы сәгать”
Г. Исхакыйга багышланаган “Йолдызлы сәгать”...
М.Җәлил һәм Ф.Яруллинга багышланган кичә сценарие
Февраль аенда туган көннәре билгеләп үтелә торган ике олугъ шәхесебезгә: Муса Җәлилгә һәм Фәнис Яруллинга багышланган әдәби-музыкаль кичә сценарие...
Сүнмәс йолдыз (Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)
Киек казлар өйгә кайта иде – Каңгылдашып күккә эленеп калды... Офыкларга сары сагыш ку...